Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ваемлы йөрәк авазы (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстанда «тәртип» урнаштырган еллар. Шагыйрь башта ук хак сорау куя: «Безнең патриотизм хисләренә / Әфган якларында нәрсә калган?» Поэманың төп герое Мөхәммәтне Татарстанга тутыя табутта кайтаралар. Тома ятим хәлдә үскән егетне икенче бәхетсезлек тәмам гүргә тыга. Бөтен авыл елый. Япь-яшь кызый, бусагага башын бәрә-бәрә, илереп сыктый. Бабасы Әюпнең психикасы бозыла. Ул инде әледән-әле үзалдына сыкрап тиргәнә башлый, соңрак барыбер аң-зиһенендә бәет чыгарырлык көч таба. Беренче һәм соң мәртәбә... Автор исә үткәннәр түренә тарихи экскурслар да ясый. Казан ханлыгын яклап шәһит киткән татар яугирләрен искә алып, безнең кавем кичергән башка сугышларны да үзара чагыштырып карый. Аннары хөкемдардай нәтиҗәсен чыгара. «Солдат чит дәүләттә батырларча һәлак булды. Тик ни өчен? Ни хакына? – дип өзгәләнә Ркаил Зәйдулла әсәрнең чәчмәдә язылган өлешендә. – Йөзләрчә татар егете әфган туфрагына башын салды. Кем җибәрде аларны анда? Һәр халык үз язмышы буенча яшәргә тиеш. Бер иярдә ике җайдак утыра алмый». Һәм каләмдәшебез әлеге мәсьәләгә карашын тезмәдә дә ап-ачык белдергәләп тора.

Үз атына мәхәббәтле халык

Ят дан хакына яуга ялланган...

***

Мәшрикътан мәгърипкәчә җирләр

Безнең халык белән ашланган.

***

Нигә һаман чит илләрне яулап

Саклыйбыз соң туган илебезне?

                                      («Матәм»)

         Күрәбез, «Матәм» исемле поэмадан хәтта иләмәннәрне уйга төшерә торган, дөрес яшәү хакына гыйбрәт алырга чакырган сөземтәләр килеп чыга. Алар байтак. (Бәлки, кысаларның чикләвен санламаучы автор да бу кадәр нәтиҗәләргә исәп тотмагандыр). Иң әүвәл дөнья хакимнәрен  уятырга тиеш сорау туа: иҗтимагый үсеш дәрәҗәсе буенча алдынгы булып саналган бериш дәүләтләр, җиһандар вазифасына керешеп, кайчанга чаклы үзләренең яшәү рәвешен башка илләргә көчләп тагачак? Ирекле-ирексез әмәлдә соцлагерь оештырылды. Аннары еллар дәвамында Вьетнам, Әфганстан, Ирак, Ливия, Сирия фаҗигале тыкшынуларны кичерде. Хәзер инде кирәкмәс «төсле инкыйлап»ларны «демократиясез» мәмләкәтләргә импортлау көчәеп бара. Никадәр кан коела. Бу хәттин ашу бит! Аллаһ тигез хокуклы итеп яралткан кавемнәргә жандармча акыл кертергә маташу ниемә хаҗәт?  Әйтик, Көнбатыш Саян тауларындагы аулак тарлауда гомер сөреп ятучы ялгызак Агафьяга: «Кала фатирына күченеп кайт, Россия казнасына салым түлә!», - дип, түтәйнең урман ешлыгындагы күркәм алачагына ОМОН белән бәреп кермиләр ләбаса. Табигать иркәсен көчләргә ярамый. Үзе теләгәнчә тереклек кылсын. Шулай ук милли горурлыгын үҗәтләрчә саклап килгән Төньяк Корея да, Яңа Гвинеядагы папуаслар кабиләсе дә кан өне кушканча көн күрсен. Кешелек төрлелекне ярата.

Ничек шулай туры килгән, Ркаил Зәйдулланың әлеге дә баягы «Матәм» поэмасын кабатлап укыган көннәрдә Америка Кушма Штатлары үзләренең гаскәри төркемен Әфганстаннан бөтенләй чыгарып бетерде. 20 ел! Алар шуның кадәр вакыт дәвамында җәмгыятьне «яңача» үзгәртеп кормакчы булды. Гадәттәгечә, үзләрен тиңдәшсез йогынты көче, дөнья кендеге хәлендә тоттылар. Ә нәтиҗә нуль! Хәер, аяныч нәтиҗәне инде күрмичә мөмкин түгел – халык бихисап корбаннар бирергә мәҗбүр ителде... Әсәрнең буеннан-буена яшен тамырдай үткән лейтмотив уйланучан кешеләрне менә шундый гомумиләштерүләргә этәрә. Ә Ркаил Зәйдулланың ошбу патетик рухлы поэмасы узган гасырның 90 нчы елында ук язылган бит. Иң кыйммәте, авторның астарлы рәвештә әйтергә теләгән гаять мөһим фикерләре бүгенге дөнья җәмәгатьчелегенең карашы белән дә аваздаш яңгырый. Әйе, шагыйрьгә кайчак алдан күрүчәнлек тә, ягъни бераз оракуллык та кирәктер. Катлаулы чорда яшибез. Күпъяклы ялган стандартлар тәхеткә менеп утырды. Инсаният әллә акылыннан язамы, дип, ихтыярсыз шикләнеп тә куйгалыйсың. Замананың гайре табигый хәлләрен бик тирәнтен аңлаган Ркаил Зәйдулла «Хәсрәт» һәм «Караңгыда...» шигырьләрендә тикәмәгә генә шулай көрсенмидер:

Бу нинди дөнья булды соң?

Бу нинди... нинди... нинди!..

Аның белән тураям дип,

Мин авыш булдым инде.

***

Тәңрем!

Бу туң заманда

Ник йомшак бәгырь бирдең?..

Тәңрем!

Бу җәһаләттә

Ник шикчел акыл бирдең?

Сизгәнсездер, югарыда Ркаил Зәйдулланың табигатенә сеңгән байтак җете сыйфатлар ачып күрсәтелде. Шагыйрьнең иҗат өслүбе дә шул хасиятләргә турыдан-туры ялганган. Купшырак сүзләр белән әйткәндә, зиһен тирәнлегендә бөре чыгарган җырлар күңел утырымнары аркылы сөзелеп чыга. Чынбарлык материалын һәркем үзенчә эшкәртә, шәхсиян «темперамент казаны»нда үзенчә кайната, эчтәлек сыгынтысын үзенчә калыпка агыза. «Туа шигырь – ага сагыш җанымнан...»; «Үтте гүя минем аша / Бар газабы бу галәмнең...» Күрәбез, «Ә күкләрдә» һәм «Йомылдылар йолдызларым» исемле әсәрләрдә могҗизалы әверелешне Ркаил Зәйдулла да чагылдырып уза. Шушы җәһәттән аның язу рәвеше дә нәкъ менә насыйп рухиятенә  охшап тора.

Игътибар белән карасак, Ркаил Зәйдулланың  шигъри сөйләмендәге стиль үзгәлеге әсәрләрнең ритмик нигезендә үк күзгә ташлана. Тезмәдә еш кына иҗекләр саны бозыла, шуларга бәйле рәвештә назымның темпы үзгәрә. Бер үк шигырьдәге рифмалар да кай очракта үлчәмнәрен төрлеләндереп тора. Ниндидер какофония. Әлбәттә, болар каләм әһеленең халәтеннән дә килә. Шигърият кыйммәтләрен сүз тезмәсеннән, формальлектән генә эзләргә ярамый. Тоташ каршылыкларга корылган тормышта да көй дигәннәре әледән-әле даимилеген җуя. Мөһим сүзләрне кирәкле урынга кую буп-буш шомартуга да китерергә мөмкин. Хакыйкатән, тышкы ялтырау иҗатчының холык-фигылен дә, аның уй-фикерләрен дә тоныкландыра ала. Чик-чама хисен санлау хәерле. Шагыйрь өслүбенең «чатаклык» шикелле сиземләнгән билгеләрен әдәбият белгечләре дә үзләренчә күргәли икән. «Ркаил келәймәсе сугылган кайбер шигырьләрнең беренче карашка шактый тупас, усал кебек тоелуы ихтимал, аларның күбесендә ритм-көй булмау да моны көчәйтеп җибәрә, - дип язды Нәҗип Нәкъкаш. – Гүяки ботаклы-сатаклы катыршы каен тактасы, кайсы якка ышкыласаң да, ышкы тимере нәрсәгәдер килеп төртелә. Искәрткәнемчә, беренче карашка шулай. Ә менә тирәнрәк төшеп зиһенләсәң, бу – каләм иясенең көчле бер чарасы бит. Шигырь шуып кына үтеп китми, ул сискәндерә, уйландыра һәм... авторның болай әйтергә хакы барлыгына ышандыра».

Мәсьәләгә шушы яктан якынлашсак, Ркаил Зәйдулланың акрынлап инде калыплашкан язу рәвешендә игътибарны тагын бер аерымлык үзенә тарта. Монысы бериш шигырьләрнең артык катлаулы яки чамасыз серле булып тоелуыннан гыйбарәт. Болары җитешсезлек исәбенә керәме? Бусы бәяләүчегә бәйле. Гомумән, әдәби әсәрләрнең аңлашылып җитмәве электән үк хупланмаган, чынбарлыклыкта ул талант мөмкинлекләренең чамалы икәнен белдергән. «Кабуснамә»дә искәртелгәнчә, шигырьләр үзең өчен генә түгел, бөтен халыкны истә тотып языла. Алар бернинди мантыйксыз тарызда тезелеп киткән матур сүзләр җыелмасын гына хәтерләтә икән... Озак тәфсилләп тормыйм. Затлы җебе өзелгән мәрҗәннең дә төп гамәли асылы юкка чыга. Шулай пыран-заран килгән муенсаны кеше дикъкатеннән яшереп, барчасын сигез кырлы стаканга тутырсаң гына инде. Бәлки, назымда мондый томанлылык төгәл фикер кытлыгына, үзәктәге шигъри хикмәтне тонык күзаллауга баглыдыр. Шигърият тулысынча беленмәгән якка юл алу, дип, капыл кырт кисәргә ашыгыр Ркаил Зәйдулла. Шушылай кемнеңдер әйткәнен кабатлар. Янәсе, сәнгатькә сер бик килешә. Каршы төшмим. Әмма монда да чик белү кирәк.

Ай-һай, иҗади хыяллау барыбер эчке мантыйкый халәт сүрүендә, илһамлану белән мантыйк тигезләнеше шартларында барырга тиештер.  Күзәтүләр күрсәткәнчә, Ркаил Зәйдулла җыентыкларында «томанлырак» шигырьләр байтак. Һәрхәлдә, андый әсәрләрне кәгазьгә төшерер чакта ошбу таләпне хәтердә яңарту зарур.  «Сүз иярендә /Җилдерик бер тагын да...» Әле яшь шагыйрь исемен горур йөрткән елларда «Көтүче малай» әкияте авторы шулай язган иде. Лөгатьне кирәкле эзгә кертү алай ук җиңел бирелми. Алар катгый боерык буенча гына җаның теләгән рәвешле сафка басмый. «Күкрәк куышлыгында яралган гади дә, бергә тезелгәч сәер дә яңгыраган сүзләрне дөньяга кычкырасым килә, – ди Ркаил Зәйдулла «Гөләпләр керфеге» парчасында. – Бер-берсен этә-төртә, сүзләр... ашыга. Шуларны бер тезмәгә салырга сабырлыгым җитми». Бу уңайдан шагыйрьне юату теләге туа: сабырлык чыганагы беркайчан да саекмасын; «серлелек»кә авышу куркусыз каләмне үтмәсли. Әнә, үз-үзеңә тәнкыйтьчел каравыңны назымыңда да сиздергәнсең.

Сәер бер маза кузгала

Күңелем ызанында:

Кирәкмәсне күп яздым, ник

Сүз тапмыйм кирәгенә?

                   («Үкенү хисе»)

Шулай бервакыт Александр Блок күнегелгән гадәти тәртиптә язудан туктап калуы, чөнки әлеге эшне ифрат оста башкаруы хакында көндәлегенә теркәп куйган. Таныш хисләр. Бәлки, тәҗрибә тупларга өлгергән талантлы шагыйрьләр нәкъ менә шундый халәттә әдәбиятның башка жанрларында да көч сынап карарга ният кыладыр. Ишле очракка таянып әйтсәк, андый эзләнүчән каләмнәр чәчмәне якынрак күрә. «Белгечлек»не үзгәртү хәле дөнья күләмендә күзәтелә. Мәсәлән, француз прозасын җиһанга таныткан муза әһелләренең күпчелеге иҗадият үрләрен яулауны Парнас юнәлешеннән башлап җибәргән. Безнең татар әдәбиятында да бу исемлеккә керердәйләр хәтсез. Чәчмәдә шигъри башлангычның гаять әһәмиятле өлеш тәшкил итүен Япония әдипләре дә объектив зарурлык сыйфатында танып бәяли. Прозада назымның дәвамын күрүчеләр дә, бүтән метаморфозаны тоемлаучылар да җитәрлек. Һәрхәлдә, әдәби төрләр арасында Кытай дивары юктыр. Моны Ркаил Зәйдулла да үз мисалында раслый алыр, чөнки ул чәчмә кишәрлегенә чыгуның серләрен яхшы аңлый. «Шагыйрьнең берчак кыйссалар ягына авышуы сүз-лөгать сәнгате өчен бәһаләп бетергесез гамәл, - дип исәпли Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла да. – Ркаил Зәйдулланың мөмкинлекләре зур, ул шәп шагыйрь дә, шәп прозаик та... Лексик хәзинәнең кадерен белүче шагыйрьләр прозада да кыскалыкка, сурәтлелеккә омтыла. Алар чәчмәне шигырь дәрәҗәсенә менгезә. Прозадан тезмәгә күчкән затны тарих хәтерләми, шигырьдән чәчмәгә күчү исә табигый күренеш булып санала».

Дөрестән дә, Ркаил Зәйдулланың чәчмә иҗатында да аның башлангыч тел-өслүбе ачык чагыла. Юк, «Ихласлык» әсәрендә ишарәләп үткәнчә, «Сау булыгыз инде, шигырьләрем!» – дип, ул назымнан бөтенләйгә китмәде ич. Классиклар сүзе белән әйткәндә, каләм иясенең күңелендә тормыш прозасыннан тормыш шигъриятен чыгару теләге туган. Мондый олы максатка алынсаң, кимендә ике сәләтең булсын. Мөгаен, Ркаил шуңа төшенгән: шагыйрь гадәти кебек тоелган күренешнең дә үтә кызыклы якларын ачып бирергә мөмкин; шулай ук чәчмәдә дә фикер тирәнлеге бик хаҗәт; җиргә нык басып язылган проза үрнәкләре яшәешкә кирәкле нәрсәләрне күбрәк яктыртып күрсәтә. Чәчмәдә эшләү авыррак диюләре дә, ихтимал, хак сөйләүчеләр раславына туры киләдер.

Менә шундый чынлыкны хәтердә тоткан хәлдә, Ркаил Зәйдулла бер-бер артлы хикәяләр, тарихи повестьлар, романнар яза башлый. Аның чәчмә әсәрләрен туплаган «Татар таҗы» (2004), «Ташка ордым башны» (2008) һ.б. китаплары басылып чыга. Безнең өммәт әдибе күпкырлы булырга тиеш. Бу милли ментальлектән, язмышыбыз ихтыяҗыннан килә. Каләм иркенлеген тулысынча тойган шагыйребез, тезмә-чәчмә кысаларында чикләнмичә, драматургия мәктәбен дә үтәргә тели. Башка сәнгать төренә ныклап тартылган авторның «Казан утлары» журналында (2001) тарихилыгы күренеп торган «Хан һәм шагыйрь» трагедиясе дөнья күрә. Ә Ркаил Зәйдулланың «Саташкан сандугач» пьесасы атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановның игътибарын җәлеп итә, һәм әлеге әсәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында уңышлы рәвештә куела да. Аннары «Үлеп яратты» драмасын да шул ук иҗат коллективы сәхнәләштерде. Гомумән, шагыйрьлектән «азган» драматургның төрле темаларга багышланган дистәгә якын пьесасын Казан, Түбән Кама, Буа, Оренбург шәһәрләрендә эшләп килүче бүтән театрлар да тамашачы хөкеменә тапшырды. Күренә ки, сәхнә сәнгатенә дә ул якорен салды. Өстәп әйтсәк, Ркаил Зәйдулла тәрҗемә өлкәсендә дә шушы «политехнизм» биеклеген сакларга тырыша.

Инде ышанып әйтергә мөмкин, Ркаил Зәйдулла һәммә юнәлештә дә үз максатына маһирларча ирешергә омтыла. Ярсу кальбендә кайнаган уйлары бертөрле калыпка гына сыймый. «Яралгы» әсәрендә аныклап үтелгәнчә, «Бөек мәгънә эзли... шагыйрь». Әлеге бөек мәгънә изге гамьгә тоташа.  «Сәер уен» исемле шигырьдәге ошбу мисраглар авторның үзенә дә бик килешеп тора: «Гасырлардан килгән татар гаме/ Йөрәгенә аның сыенды...». Иҗатчы кәгазенә агылган күпчелек юлларда шушындый мөкатдәс ваем үзәккә куела. Гүя аңа Тукаебыз: «Һәр кеше күңелен күрмә, милләт авыруына да бак», - дип, остазларча кисәтүләр ясый.

Халыкны шәхесләр олылый. Безнең газиз ул-кызларыбыз Габдулла Тукай, Мөхлисә Буби, Хәсән Туфан, Ильяс Алкин, Нәгыймә Айтматова турында махсус әсәрләр язуы да шул ук Ркаил Зәйдулланың барлык әдәби жанрларда да милләт мәнфәгатьләрен башка мотивлардан күпкә өстен итеп санавын дәлилле рәвештә раслый. Сәнгатьнең байтак юнәлешләрен колачлаган каләм җитди йөкне тигез тартырга тырыша.  Бу күпкырлы эшчәнлек югары бәяләнде дә. Әйтик, Ркаил Зәйдуллага төрле елларда «Татарстанның халык шагыйре», «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелү, аның әле республикабызның М. Җәлил исемендәге, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгының Ф. Хөсни исемендәге премияләренә лаек булуы да шул хакта сөйли. «Яңа татар пьесасы» бәйгесендә дә ул берничә тапкыр җиңүгә иреште, шулай ук Д. Сираҗиев исемен йөрткән мәртәбәле театр бүләген дә алды.

Менә бит, иҗатчы талантының бәрәкәтле төстә тармакланып китүе хезмәтнең әһәмиятен билгеләүдә дә ачык чагыла. Әмма нинди өлкәдә генә иҗтиһат кылмасын, Ркаил Зәйдулла үзенең шагыйрьлеген сиздереп тора. Кайвакыт тезмә әсәрләрен барлап, хисап тотарга да ымсына. «Минем кайбер әйберләр белән хушлашуым» исемле шәлкемдә шигърият үрләрен яулаган шәхеснең халәте күзаллана төсле.

Китәләр көннәр бер-бер артлы...

Һәм вакыттыр, бәлки,

Сорау бирергә дә:

Мин кем? Нәрсә? Мин ни атлы?..

Ни таптым мин җирдә шигырь язарлык?

Шигырь язарлык ни югалттым соң?

Күпмедер үзгәлек өчендер, Ркаил Зәйдулланың «Мәгарә» исемле шигъри китабында (2005) бүлекләр чәчмәдә язылган парча белән ачыла. Автор анда яшь кенә малайның, әтисенә ияреп, болынга баруын җентекләп тасвир кыла. Менә ул чытырманлык аша елга буена юнәлә, суда ялгызы йөзгән чакта тәмам төшләнә башлый: кыбырсык олан кара урманда адашып йөри, ничек тә офык киңлегенә чыгарга омтыла... Маҗарага тарыккан тиктормас яшүсмер Ркаилнең мотлак үзен хәтерләтә. Белгәнебезчә, Иван Грозный Казанга илбасарлык походларын барлы-юклы унбиш яшьтә оештырырга керешә. (Ни шайтаныма шул Мөдһишне урынсыз искә төшерергә әле!). Ә шагыйрь булырга хыялланган мәктәп баласы мәркәзгә тәүге тапкыр ундүрт яшендә килә. Соңгысының максатлары игелекле. Аның атаклы Казан дәүләт университетында үзенә кирәкле белем аласы, биредә «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенә староста сыйфатында җитәкчелек итәсе, «Яшь ленинчы», «Татарстан яшьләре» газеталары редакциясендә беркадәр каләм чарлыйсы, «Идел», «Гаилә һәм мәктәп» журналларында җаваплы вазифалар башкарасы, төрле жанрларга караган әсәрләрне аерым китаплар рәвешендә бастырасы бар. Аннары инде тәҗрибәле егетне олырак бурычлар алга этәрер.

Асылда тормыш шәфкатьле, адәм баласының яшьли сайлаган юлы аны яңадан-яңа биеклекләргә алып менә. «Кендек өзеген кысып барам учыма, / Мәңгелеккә ялганасым бар минем...». Күрәбез, «Кендек» исеме белән аталган дүртьюллыкта шагыйребез шундый амбициясен белдереп куя. Бик хуп, сәнгать әһеле замана югарылыгында торырга да, шулай ук мәңгелекне дә тоярга тиеш. Теге маҗаралы парча тагын искә төшә. Гаҗизлек хәлендә калган малайны күреп, ап-ак сакаллы Хозыр Ильяс эндәшә: «Юлың озак, олан, атла да атла!» Амин, озак барырга язсын. Хозыр галәйһиссәламнең киңәшенә өстәп, шуны да әйтәсе килә: «Шагыйрьлегең һич саекмасын, Ркаил, барысына да ирешерсең».