Логотип Казан Утлары
Шигърият

Табылсын якуты вакытның (дәвамы)

***

Һавада ак күмәч исеме?

Кояшмы тәбикмәк өлгертә? –

Сулап та, яшәп тә туймаслык

яшеллек бәхете исертә.

 

Елмаю ягылган һавага

болытлар кый[1] баллы мамыктыр:

март-апрель “пырхылдый-пырхылдый”

чемодан тутыра. Шымытыр[2]...

 

Яшәү соң һай тәмле! Тел төбем –

чыркылдык кошларның бәлзәме.

Ак мичтә ак майда чажлаган

ак күмәч, ак шомырт исле бу – май ямье.

 

Яшәргә соңлама.

Май кебек өр-яңа күлмәк ки – яшелне.

(басуның тузаны бетмәс ул!)

Син менә нәкъ бүген яшисең.

Сора бер:

Мин чынлап яшимме?..

 

***

Басу өсләп тузан күтәрелә –

буразналар башын калкыткан.

Яңгыр көтә җиһан. Аҗаганлап.

Сеңердәге эссе ялкыткан.

 

Сутлы үлән башын иеп, сусап,

әй тилмерә, бәгырь, яңгырга.

Гөрселдәтеп күкне, камчы-камчы,

орып-орып, шаулап яу гына!..

 

Туфрак дымга мохтаҗ – сеңер шартлый.

Тамчы-тамчы дога, там гына.

Игеннәргә яшәү көчен өрче!

Һәм болытлар аксын, тын гына...

 

Туган туфрак тыны: еш-еш сулый,

җанны меңгә бүлә бу челлә.

Яргаланган җирем уч төбендә

әрнүем дә шушы, көчем дә...

 

***

Язымда кал әле! Бу мартта!

Суыклар бер китәр диген дә...

Йөк түгел, Каф тавы кадәрле

ярату нибары иңеңдә.

 

Ул минем ярату! Зарыгып

сагынып көтелгән ашкыну.

Марттагы ташуга алдан да –

бергәләп булсын бу яз чыгу.

 

Мәчеләр туй ясый... Ярату

ташуга кушылып акканда

бу ярда без шалаш корыйк та,

пар эзләр үрелсен ак комда...

 

Ник кирәк шыр дөрес бу яшәү? –

Искәрмә булуга ни җитә!

Тар күлмәк иреккә омтыла:

төймәләр коела пар җиңдә.

 

Мин дәшмим. Вакыт тар.

Ярда март аягын чылата басмада.

Бу соңгы сөйләшү. Соң сайлау...

Кал монда! Йә башка кайтма да!..

 

***

Яратып туймаслык яшем бу.

Бар төсләр җете һәм мәгънәле.

Таңнарның кояшка ияреп,

Биеккә үрләгән мәлләре.

 

Яратып туймаслык җәем бу.

Тел очы – җиләкле бал гына.

Баш түбәм – кырчәчәк-тәкыя,

Кыңгырау җыр суза тын гына…

 

Яратып туймаслык тормыш бу:

Бары – бар, югы да – минеке.

Елларны санамыйм – очсыннар!

Бәхет ул вакыттан иркеле.

 

Бәхетнең иң тәмле ноктасы –

Мин әле ут булып яшәрлек!

Зирәклек, белмим шул, бар микән –

Ярату – җир шарын кичәрлек.

 

Яратып туймаслык яшем бу –

Кочакка нык кысып бәхетем:

Шөкер! – дим, мең рәхмәт! мең разый!

Яңа таң. Исәнме, кадерлем!

 

Яратып туймаслык яшем бу...

 

***

Таганда без идек.

- “Син миңа язгансың, – дигәндә

Язмышмы шыгырдап бер көлгән?

Ирендә тукранбаш балымы...

Син миңа, мин – синең кочакка түгелгән.

 

Ниндиме беренче мәхәббәт?

Исәрлек. Сабыйлык. Табыну.

“Пырхылдап” күперләр яндыргач

Гомергә җитәрлек Сагыну.

 

Ә анда... Ул чакта... Бербөтен

вәгъдәләр тоташты таңнарга,

Без бергә менәсе тауларны

Әй чөйдек күкләргә таганда.

 

Тукранбаш тәме ич ирендә!

(Дөресе – сөтләр дә кимпәгән!)

Мәңгегә дип антлар эчкәндә

Мәңгелек ник килеп җитмәгән?!.

 

Таганда без идек...

Сагындым, димә тик!

Күзеңә бөялгән яшьне дә күрсәтмә!

Мин күрмим!..
Керсезлек бөркелгән

Яшьлек бит кыбырсый терсәктә...

 

Әйтелеп бетмәгән сүзләрең

Болай да сулуга каплана

Җидегән кабызыр, тауларга менгезер

Ут-яшьлек атына таганда...

 

Таганда... Таганда без идек...

 

***

Бернигә карамый кар ява

Елмаер сәбәбем шул бугай.

Тауларның биеген сайлыйм да,

Күңелнең сусавы – күл, тугай...

*

Бернигә карамый сибәли,

Яңгыры, әйтерсең, адашкан!

Бу әле чыбылдык кыш киче,

Ак кардан йомарлам атышкан.

*

Бернигә карамый кыздыра:

Гомернең җәйгәме барышы?..

Елмаер сәбәбем юк димә:

Син үзең кемнеңдер кояшы!..

*

Бернигә карамый җил исә:

Миңа ни? Мин сиңа сыендым!

Беркемгә бирмимен барыбер:

Язы ни, кышы ни, яңгыры...

 

***

Куркырлык кара төн түгел лә, сандугач җыр суза төн ката.

Йолдызлар санарга өлгермим, ашыга-ашыга таң ата.

Болдырда буялган идәннең салкыны үрмәли тәпигә.

Киенеп чыгарга вакыт тар: чикерткә тавышы – “әпипә”. 

Ипигә ягарлык һавасы, җәйнең, дим, төне дә кәрәздәй.

Каз тәне чыгарыр җырмыни – бал корты, шөпшәме безелдәй.

Мин төнне саклыймын болдырда! Йокымның диккатен йоклатам.

Ал офык артында йоклаган кояшны бакалар уята..

Йолдызлар санап та өлгермим, ашыга-ашыга таң ата.

 

***

Яратулы яраларга еллар дәва тапмады.

Җанда әле әрем кыры – җиң сызганып чапмалы...

Күз күреме офык түгел, күз алмасы – син бары.

Онытылыр дигән давыл ярты гомерне алды.

Яратулы яра да соң, буразнасы кый әрем.

Газаплары – агымсуда, әрнүен җилгә элдем...

Яралар җөйләнмәде лә, ярату – үзе яра.

Тәме – каһвә, кый ачысы касә төбендә кала...

 

***

Көн саен тагын бер шәм сүнә.

Кыйпылчык мизгелме бу гомер?

Фитилдә өмет вә ышаныч –

кулларны пешерә ут-күмер.

 

Бер мизгел. Буынтык бармаклар

Җыймакчы уалчан ак комны...

Бугазда “олы юл тузаны”...

Ник кыска бу гомер агымы?

 

Сибелә ап-ак ком. Җил белән...

Күзләрне ачыта, чәч – тузган.

Сахралар кайтаваз бүлешә.

Шәм сүнгән. Баеш бу. Җәй узган...

 

Елмаер, яратыр, яшьнәрлек

күпме таң күз кысып торганда

фитилгә төн куна...

Буыннар алмашы. Кан алмаш.

Табыш һәм югалту – бер нокта...

 

[1] Кый – гадәттән тыш, артык, чиксез мәгънәсендә(диал.)

[2] Шымытыр – буш, берни дә юк мәгънәсендә (диал.)