ҖӘҺӘННӘМ БЕЛӘН КУРКЫТМА МИНЕ.
Әскәр Таукан улы Додуев (1954) – балкар шагыйре, «Мәңге тау» журналның баш мөхәррире. Карачай-Черкес Республикасының халык шагыйре.
Бәхеткә юл
Күзләреңнең ни дип кычкырганын
Аңлап булмый күреп кылганың.
Ник алдарга – берни файдасы юк:
Хәтеремдә нәни кулларым.
Мин калдырып кабат үз өемне
Китеп бардым синнән еракка.
Синнән башка язмыш тозын сибеп,
Камчы белән кыйный ул якта.
Синең белән күргән михнәтләрем
Йөз мәртәбә миндә яңара.
Менә шулай тырышам мин сине
Хәтеремнән сызып ташларга.
Озын булган саен бәхеткә юл
Кыскарганнан бара кыскара.
Әле иртәрәк
Җәһәннәм белән куркытма мине,
Күрергә аны әле өлгерәм.
Ни генә кичми адәм башыннан,
Кеше барыбер анда бер керә.
Бу җирдә аны белми яшәсәк,
Һәр кеше булыр иде тазарак.
Җәһәннәм белән кеше куркытма,
Тыныч яшәсен кеше азрак.
Гомер иткәндә кеше бу җирдә
Кайгы-борчулар күрмәчә калмас.
Йөрәккә яра салган кайгылар
Җәһәннәм белән чагыша алмас.
Чик
Һәрнәрсәнең чиге була.
Таш та упкынга убыла.
Поезд ыргый тимер юлдан,
Каядыр ашкына ул да.
Һәрнәрсәнең чиге була.
Упкын төбендә таш тына.
Поезд да бер туктый барып,
Чапкан ат та туктый арып.
Чикләр белми кеше генә.
Йозак элеп ишегенә,
Чыгып китә ерак юлга.
Карап тормый уңга, сулга.
Гомер буе чабып кеше,
Бары соңгы көндә генә,
Туктап кала төртелә дә,
Килеп кабер түмгәгенә.