Логотип Казан Утлары
Повесть

Моң кайтты (дәвамы (1))

(Башыннан укыгыз)

3

Биредә яңгыраган һәр аһәң мәхәббәт, котылгысыз язмыш тарафыннан бездән тартып алынган мәхәббәтне кире кайтару турында иде. Сөю. Нәрсә ул? Ул намус, гаделлек хакына авырлыкларны җиңүме, әллә җиңеллек хакына авырлыклардан җиңелүме? Мәхәббәтнең, сөюнең кавышу йөзеге берәү генәме? Берәү генә булганда, нигә ел фасылы дүрт тә, нигә язлар кабатлана? Адәм баласы мәхәббәтнең бу йөзеген ничә мәртәбә киюе мөмкин? Ул бит аны бары кия генә ала, сала алмый, шулай бит? Зөһрәсылуның «Җидегән чишмә»сендәге йөзек аның уйларын әллә кайларга алып кереп китте. Моннан берничә көн элек кенә авылының бер ялгыз хатыны Салиха белән икесе арасында яралган серле төен зиһененнән бер генә минутка да чыкмыйча аны газаплы вә ләззәтле уйларда бимазалый иде. Әллә ничек кенә килеп чыкты инде шунда. Йорт-җирен юыштырып җыештырып чыгарга дип чакырткан иде ул аны. Бушка түгел, әҗерен түләп. Әллә ир-ат назына сусаган хатын арбап алды, әллә үзен шунда шайтан котыртты... Юк, мондый адымга барырга хакы бар идеме, дигән сорау борчымый иде инде аны хәзер. Буласы булган. Гомер иткән сөекле Мәрфугасы алдында тотачак җаваплылыгы да куркытмый. Никахсызнисез бу эшкә хакы бар идеме? Шул гына. Болар барысы да аны борчыса да, алар, соңгы чиратта, үз язмышына үзе хуҗа булуы, теләгән хәлдә, аерылу-кушылу мәсьәләләрендә исламият, шәригать кануннары ярдәмендә мәсьәләне үзе генә дә хәл итә алуының гамәли бер чагылышы гына иде. Ул гомер буе бер мәхәббәткә табынып, бер генә гаиләдә, бер генә хәләл җефет, бер генә хатын белән яшәп, өч кыз бала үстергән, начармы-яхшымы, аларны башлы-күзле иткән, шул нияткә хезмәт итүдән башка юлларны, борылышларны күз алдына да китермәгән «бер генә мәхәббәткә тугры» Сабирҗан илле җиде яше өстендә, аның уенча, унҗиде яшеннән белергә тиешле булган иң «гади» сөаль белән башын изә иде: нәрсә ул мәхәббәт? Мәхәббәтле булдымы ул, әллә мәхәббәтсезме? Мәхәббәт дигәне берәү генә буламы, әллә кабатланамы? Кабатланса, Мәрфугасыннан башка икенче бер хатыннан, бу очракта Салихадан, берәр ир бала тудыра алыр идеме? Ала, тик балаң ятим генә үсмәсен!.. Әллә мәхәббәт дигән нәрсәнең мондый чиктән үткәрми торган чиге, ары кертелми торган коймасы бармы? Мәхәббәт – иманмы, әллә мизгеллек хис кенәме? Мәхәббәт – язмышмы, әллә язмыш – мәхәббәтме? Әллә болар икесе дә бергәме? Әллә мәхәббәт берәү булып, язмышлар күп буламы? Язмышлар күп булганда, алар шул ук бер мәхәббәттән яраламы, әллә башка бер тойгы-гамәлдәнме? 

Мәхәббәт – бер вә бердәм, әмма ул – тирән тойгы гына, димәк, бер, мәңге бер булган мәхәббәтнең язмыш чишелешләре бихисап булуы мөмкин, дигән фикергә килде Сабирҗан әле җыештырыла гына башлаган иске өендә. Мәхәббәт бер вә бердәм, әмма аның тамырлары, боҗралары гына төрле, дип куәтләп куйды тагын да. Һәркемнең үз матдәсе, үз ураны, үз атомы, атомның җимергеч һәм яшәрткеч көче бар. Изгелеге һәм явызлыгы. Кайсын куллану – синең эшең. Изгелеген куллансаң, тормыш изгелеккә, явызлыгын куллансаң, явызлыкка тартыр. Аларның барысының үзәген яктыртып, чалкан туган ай – иман үзе ятадыр. Намус ятадыр. Мәхәббәт һәм ятимлек – дошман көчләр. Мәхәббәт үтерелгән җирдә ятимлек ярала. Шуңа да кайда сугыш, шунда ятимлек. Шушы мәлдә аны тагын уранның җир язмышындагы урыны, сугыш һәм тынычлык мәсьәләсе борчый башлый. Уран галәмнең иң карт, иң борынгы, иң беренчел казылма байлыкларыннан санала. Атом төшенең бүленеше аңа энергия бүләк итә. Бу бүләк кешенең йөрәк ташыннан моң дигән гыйбрәтле вә гыйззәтле төшенчәне китереп чыгара. Уран – шул ук моң, моң – шул ук уран ул. Уңга тартсаң – моң, сулга тартсаң – атом бүленеше.  Уңга тартсаң – тормыш, сулга тартсаң – үлем. Үзбәкстанның ялкынланып янган кояшы астында тирләп-пешеп, бу нечкәлекләрне төшенергә дә өлгерә алмыйча уран бушатканда, Сабирҗан төсләрен үзгәртеп тора торган шул аксыл яшенташ белән берлектә моң энергиясен, атом изотобын, хәтта ки атом бомбасы энергиясен бушатканлыгы турында уйлый да алмаган бит! Кемдер моңлы кешене бәхетсезгә юрый. Юк, дөрес түгел. Моң иясе – бәхет иясе. Атом иясе – бәхет иясе. Тик кешелеккә адәм затлы тигезлеккә генә ирешергә кирәк. Дөньяның йөзләгән кавемнәреннән бары тик биш-алты кавемгә генә атом хуҗасы хокукын бирү уранны урлау, моңны урлауга тиң булган җинаять. Моны Халыкара хөкемнәр хәл итәргә бурычлы. Табигатьтән тигез, ирекле булган атом төше белән ирексезләрне, түбәнсетелгәннәрне куркытып яшәү тигезлек арбасының күчәрен сындыра. Менә Сабирҗан шул моңны эзләп, ата-бабасы Ватанына кайтты. Бәлки Ватан аңа туган моңнарын да кайтарыр?! 

 Сабирҗан Җир шарының алты кыйтгасын күз алдына китерергә тырышты. Җир йөзендә нәрсә бар, адәм баласының күзе нәрсәгә илтифат итә – мәһабәт калалар вә салалар, таң калырлык биналар вә каралтылар, юллар вә аэропортлар, мәгърур һәйкәлләр вә стадионнар, борынгы китаплар вә китапханәләр, утыртылган, үстерелгән агачлар вә чәчкәләр һәм болар арасында иң мөһим, иң бөек казаныш – атабыз Адәм галәйһиссәлам вә анабыз Һаваның балалары булган миллиард-миллиард кешеләр – болар барысы да Аллаһыдан килгән мәхәббәт җимешедер. Бу байлыклар барысы да мәхәббәт вә Бала хакына иҗат ителгән. «Мин сине яратам!» – дигән бер җенеснең вәкиле булган Адәмзат икенче җенес вәкиләсе Адәмиягә. «Кабул итеп ал, мин дә сине яратам, бу минем сиңа һидаям!» – дип җавап биргән Адәмия. 

Илле җиде яшендә ата-баба нигезенә кайткан Сабирҗан хәзер Сократтан ким булмаган философ иде. Җир йөзендә хәтта иң көчле үтерү кораллары – безнең авыл урамы ураныннан алынган атом бомбалары да мәхәббәт хакына көчәнә-көчәнә уйлап табылган, чөнки хакимнәр аларны ярышып: «Минем мәхәббәтем синең мәхәббәтеңә караганда көчлерәк, чистарак, камилрәк, әгәр син шуны инкаръ итсәң, мин синең үзеңне шартлатам һәм җиреңне басып алам!» – дип раслау хакына ясаган һәм басып та алган... Ләкин иң көчле дәүләтләр дә җимерелгән, әмма Мәхәббәт исән калган. Яшәсен Мәхәббәт!.. Мәхәббәт яңадан яратылган, Мәхәббәт кабатланган, Мәхәббәт хакына иң даһи иҗатчылар җир йөзендә кешелек күрмәгән биналар, әсәрләр, могҗизаи корылмалар төзегән. Шулай итеп, МәхәббәтИман берәү булып калса да, балаларда вә оныкларда боҗраланып, аның кабатланыш-язмышлары төрле вә сагынычлы булган... 

Тукта, нәрсә ишетә? Кем җырлый? Аһ, Хәйдәр!..

Таллар тагын талпындылар!..

Иеләләр, күрәсең;

Чәчләреңне сыйпап синең

Сөенәләр, күрәсең... 

Талгын гына агып яткан Җидегән чишмәнең чулпы чыңнарын гүя шул чишмәне утырган таллар эләктереп алалар һәм күкләргә талпыналар... Иелеп талпыналар! Тукта, атом, шартламый тор! Хәер, бабайлар иелгән башны кылыч кисми дисәләр дә, кайчакта иелә барган саен башлар киселә бара... Иң бөек, горур шагыйрьләр дә иелгән башлары белән зинданнарда утыралар бит әле. Җыр сүзләренең авторы шагыйрь Хәсән Туфанны гына ал. Совет властеннан төрмә алса да, шул ук властьтан орденнар да алды ул. Әмма халыкның үз шагыйрьләре дә шул ук халыкның «дошманнары» булып табылган. Менә кайда ул уран рудасын бушатканнар! Зинданда утырган шагыйрь сөйгәненең чәчләрен сыйпый алганнары өчен хәтта таллардан, җилләрдән көнләшә биреп куя. «Сөенәләр, күрәсең...» Никадәр өзелми калган нечкәлек! Мондый нечкәлекне Сабирҗанның бүтән төр төрки шигърият-музыкада очратканы булмады. Юк, ул моны башка милли моңнарны кимсетергә теләүдән әйтми. Белгәнен генә тәкрарлый. Әнә, тын сукмактагы таллар өстеннән кызларның теге кыйгач кашы кебек сызык Ай күтәрелә... Мондый җырны тудыру өчен тарих тәгәрмәче астында изелеп, руда астында ишелеп тә, исән калу кирәк. Сез ишетәсезме? 

Таллар тагын талпындылар?!

Без яшәргә тиеш!

Әнә Хәйдәрнең бәрхет моңлы тавышы киң күкрәкләрдән ургылып, күкләргә аша һәм, бөтерелә-бөтерелә, иң югары ноктасына менеп җитеп, тургайга әйләнә? Аннан, бу үз хокуклары хакына көрәшкән өчен Себергә «катырга» куылган, моңнары хакына чит мәнфәгатьләр өчен канлы сугышларда кырылган, шахталардагы күмер катламнары, коммунизм төзелешләренең руда тачкалары астында изелгән миллионнарның аһы булып, җиргә гөрселди!.. Соңгы чорлардагы йомшарган татар җырына хас булган вак көнкүреш таллыкларының, мескенлекләренең биредә әсәрәсе дә юк. Шуңа да, бу җыр гына түгел – җыру. Мондый җырулар «башлары иелгән» килеш тә көрәшкә чакыра. Бу горурлык, пентатоник ягымлылык, лирик өзлегү белән сугарылган драма кара көчләр алдында бирешмәгән кеше ихтыярына дан җырлай, залимнарның битенә лачкылдатып төкерә!.. 

Яктырт, атом, моңландыр, атом, тик җимермә, үтермә генә!

Зөһрәнең дүрт минут җиде секунд барган «Җидегән чишмә»се, Хәйдәрнең алты минут унбиш секунд барган «Тын сукмакта тал тирбәлә»се, җәмгысе ун минут егерме ике секунд барган ике җыруда Сабирҗан өчен татар моңының гына түгел, татар дигән милли шәхеслекнең мең еллык яшәеше чагылыш тапкан иде. Сабирҗанга шушы ике җыр Зөһрә һәм Хәйдәрне бер Җирнең, бер минең ике ярымшары, бер йөрәкнең ике яртысы итеп күрсәтте. Гүя алар шушы бер тәрәзәнең ике өлгесе, бер гәүдәнең ике кулы, ике аягы, ике күзе булып яратылган. Зөһрәгә исә, Аллаһы Тәгалә алиһәи хатын-кыз буларак, алтынчы, әгәр кирәк икән, җиденче-сигезенче тойгыларны да биреп, ирнең сөйгән яры, тугрылыклы, сүзсез буйсына торган колы, аның һәр теләк-ихтыяҗын үти торган хатыны, түземле бала анасы сыйфатларын да һидаять иткән иде... 

Сабирҗан газны кабызып, чәй кайнатты. Ясаган чәе суынды. Кинәт ул өшеп киткәндәй булды. Җылынырга теләп, тагын кайнатты.Тагын ясады. Тагын суынды. Тәрәзә аша кое сиртмәсе, сиртмәсендә бидрәсе. Бидрәсендә һаман да шул уран тирбәлә иде... 

Хәйдәр!.. Сарманнан алтын толымлы Салих-Тукай авылы кызы сине үлеп ярата һәм сиңа гомерен багышларга әзер!..

Зөһрә!.. Нижгар якларыннан татарның чын бер талантлы егете сине үлеп ярата!.. Ул сиңа гомерен багышларга әзер!..

Нинди бәхет!.. Бар микән җир йөзендә алар кебек туры килгән пар?!

Алар тере һәм тере булмаган табигатьтә плюска – минус, минуска плюс буларак яратылган иде.

Инде гаилә корып өлгергән ике яшь җырчының татар сәхнәсенә, киң мәгънәдә әйткәндә, чиксез дөньяның җыр сәхнәсенә басуы йөрәктәге б а с ы м н а н башлана иде. Бу кадәр басымга түзәргә кирәк! Басымга түзү өчен әле әүвәлдә сәхнә дигән серле нәрсәнең үзенә чыгып басарга кирәк бит. Мондый моң басымы тантаналы танылу аша гына түгел, ә бәлки, моңача күрелмәгән изелү, түзем һәм сабырлык аша киләдер. Җаннан тышка чыгарга дип талпынган моң басымы! Җирдә, һавада, утта һәм суда!.. Көндә, төндә, кичтә һәм таңда шәфагында да басым!.. Басым һәркайда!.. Туганнар һәм урманнар, авыллар һәм давыллар арасында да басым!.. Авыл сәхнәләрендә һәм КамАЗ төзелеш мәйданнарында. Уфада һәм Ленинградта. Мәскәүдә һәм Омскида. Һельсинкида һәм Владивостокта. Консерватория аудиторияләрендә һәм әле студент чакта ук җырлый башлаган Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә... Ил буйлап гастрольләргә чыкканда, туксанышар-йөзәр концерт биргәндә. Ачлы-туклы, ялсыз-нисез сикәлтәле юлларда, кайда ат арбасында, кайда тузанлы машина әрҗәсендә, кайда җәяү чаптырганда. Кем, нинди басымнар, нинди уран балкышлары түзәр бу кадәр сынауга? Комбайн бункерына аккан иген, җидегән чишмәләрдән ак чиләкләргә аккан көмеш сулар басымы көне-төне тынгы белми башкарылган моң басымы белән алышынды. Тукай... Җәлил... Пушкин сүзләренә язылган җырларроманслар кирәк!.. Чайковский, Рахманинов, Мансур Мозаффаров, Рөстәм Яхин, Ренат Еникеев, Фасил Әхмәтов әсәрләреннән яңа программалар, яңа яшь җырчылар, композиторлар кирәк!.. 

Алар сәхнәләргә чыгу белән залларда чебен очкан тавыш та ишетелгәндер. Бу заллар концертлардан соң яртышар сәгать кул чабулардан айный алмагандыр. Шуңа күрә дә утыз-утыз биш яшьләрдә алар Татарстанның атказанган, бераздан – халык артистлары, Хәйдәр исә Россияның атказанган артисты булып та җитешкәндер. Җир йөзенең төрле почмакларыннан килгән хатлар. Әмрикә, Төркия, Финляндия, Венгриядән чакырулар... Сабирҗанга Хәйдәрне икенче бөек җыручы Радик Гәрәевнең Уфаның опера театрына эшкә чакыруы билгеле. Финляндия милли операсында тыңлану һәм башка һәм башка күңелле ядкарьләр көткән бит аны!.. 

(Дәвамы бар)