Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин бәхетле - ил бәхетле булса (дәвамы)

Көз офыгы

Көз әле алтынсу биләүдә –

Мин инде җәйләрне сагынам.

Сагышның мәйданы киңәя –

Офыклар киңәйгән чагында.

 

Соңгы кат сөенеп калыйм, дип,

Каеннар таң белән торганнар.

Күңелгә көз моңын иңдереп,

Каңгылдый һавада торналар.

 

Яңгырый хушлашу авазы

Күкләрдән, таулардан – бар яктан;

...Йөрәгең өзелер бер мәлдә –

Агачтан өзелгән яфрактай.

 

Тик һаман кошларга ияреп

Талпына күңелем югары.

Бәхетнең үзенә илтә күк

Күктәге кошларның юллары.

 

 

Сез әле мине белмисез

Артист һәм режиссер Раил Садриевка

 

Сез әле мине белмисез... Мин бары үзем беләм:

Кеше көлгәндә елыйм мин, кеше еласа көләм.

 

Сез әле мине белмисез, белми хәтта таш Казан.

Бик күпләргә... күп нәрсәне белми яшәргә язган.

 

Сез әле мине белмисез, ә мин сезләрне беләм.

Бу сәхнә – минем язмышым, мин шунда туам, үләм...

 

Сез әле мине белмисез, – мин сезнең өчен яшим.

Иҗатым белән сөртәм мин милләтемнең күз яшен.

 

Сез әле мине белмисез, – җаным сер белән тулган.

Тик белегез: бу дөньяда Һәр татар миңа туган.

 

 

 

Бәхетле булсыннар җырларым

Җырчы Хәния Фәрхи истәлегенә

 

Мин җиргә яз белән килгәнмен,

Елыйсы урында көлгәнмен.

Күз яшен йөрәккә яшереп

Яшисен алдан ук белгәнмен.

 

Мин җирдә моң эзләп яшәдем,

Яшеннәр сукса да дәшмәдем.

Елларым чабудан тартканда,

Алкышлар шавыннан яшәрдем.

 

Дөньяда килү бар, китү бар...

Газаплы ул көнне көтүләр.

Мин сезгә мең кабат бурычлы, –

Мин киткәч, бурычым җыр түләр.

 

Мин китәм мәңгелек иленә,

Хушыгыз, урманнар, кырларым.

Мин китәм язмышка ияреп,

Калдырып иң газиз моңнарым.

 

Мин китәм мәңгелек иленә,

Бәхетле булсыннар җырларым.

 

 

Хушлашу

Җырчы Рафаэль Сәхәбиев истәлегенә

 

Син сәхнәгә чыгып җыр башласаң,

Китә иде дөньям яктырып...

Каян килгән сиңа бу якты моң,

Каян килгән мондый затлылык?!

Синең белән күпме юллар кичтек,

Учак ягып таңнар аттырдык...

Җырың белән илләр яуладың син...

Каян килгән мондый батырлык

Илаһилык, рухи матурлык?!

Китеп бардың, җыр калдырып илгә,

Җир уллары отып ятларлык.

«Мин татар», дип оран салмасаң да,

Ташып торды синдә татарлык.

Дуслар өчен җаның фида иде,

Ихлас иде һәрчак күңелең.

Шатлык чәчеп җирдә яшәдең дә,

Якты сагыш булып түгелдең.

Һәр көн саен хәзер көтәрмен мин

Гарешләрдән синең тавышны.

Ташлап киттең. Юкса, безнең дә бит

Гомеребез көзгә авышты.

Кара җирнең кайгыларын күмеп,

Озакламый килер ак кышы...

Изге җаның Җомга иртәсендә

Фәрештәләр белән кавышты.

 

 

Соңгы тукталыш

Көтмәгәндә яңгыр түккән өчен,

Сүгә-сүгә болыт ертыгын,

Чыланудан качып, трамвайга

Болай гына кереп утырдым.

 

Трамвайга кыйбла кирәк түгел,

Аңа барыбер, кая барса да...

Рельслардан чыгып булмый ла шул, –

Китәр идек туры Арчага.

 

Чабар идек Тукай якларына,

Әй тәгәрәр иде «Кисекбаш»...

Бер-беребезне аңлар идек әле, –

Тукай белән без бит гасырдаш.

 

Кая илтә мине язмыш юлы? –

Тирә-юньдә юк дус, юк таныш...

Авыр сулап, кемдер әйтеп куйды:

"Килеп җиттек. Соңгы тукталыш."

 

 

 (Кышкы учак: Шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 382 б.).

 

Диңгездә ява яңгыр

 

Искә төшә әллә ниләр...

Сагышлар бигрәк авыр.

Инде менә ничәнче көн

Диңгездә ява яңгыр

 

Чүлләрнең кипкән ирене,

Сөяк булган саксаул.

Оеп утыра барханнар-

Диңгездә ява яңгыр.

 

Тын калган басу юллары,

Юк бер юлчы узганы

Бер көндә куна тарихның

Бер гасырлык тузаны.

 

Искереп бетте кояш та,

Уңды күкнең буявы.

Күңел төбенә күмелгән

Бар сагышлар уянды.

 

Каралды күптән инеш тә-

Елганың зәңгәр җиңе...

Диңгезгә барып егылды

Даланың кайнар җиле.

 

Кунды йөзгә җыерчыклар-

Җир-анага,һай, авыр.

Әлсери кырда игеннәр...

Диңгездә... ява яңгыр.

 

 

Чәчәк бәйләме

Язмыш мине алга әйдәде дә...

Гомер бирде, чәчәк бәйләмедәй.

 

Яңгырларда калдым, күрдем карны,

Гөлләремне юлга сибеп бардым.

 

Килеп җиттем бугай җир читенә...

Ялгыз бару юлда, һай, читен лә.

 

Үткәннәргә борылып карадым да...

Чәчәк эзләп кире барам менә.

 

Кайда соң син, кайда, умырзаям?

Үткән мәллә яшь гомерем зая?

 

Кайда соң сез, кайда, гөләпләрем?

Үтәлгәнме олы теләкләрем?

 

Бәхетлеме соң мин, әйт, ромашка!

Хыялларым чынга ашканнармы?

 

Язмыш мине тагын алга әйди,

Чәчәкләрдән бәйләм бәйли-бәйли.

(2017 елда басылган)

 

 

Мин бары җыр көйләдем

(1960 елларда әдәбиятка килгән шагыйрьләрне укыгач)

 

Мин күмәч тә пешермәдем,

Күккә акча чөймәдем,

Кемгәдер баш та имәдем

Мин бары җыр көйләдем.

 

Сату-алуны белмәдем.

Егермедә өйләндем.

Дошманнар гайбәт сөйләде...

Мин бары җыр көйләдем.

 

Пегасларга атланмадым,

Парнасларга менмәдем,

Йөрәкләрне дә ватмадым...

Мин бары җыр көйләдем.

 

Алар бергә учак якты,

Мин ялгызым көйрәдем.

Хорда җырлап булмас, ахры...

Мин ялгыз җыр көйләрмен.

(2017 басылган. 3 сан)

 

Көз көзгесе

Аягүрә йортлар елап тора...
Кызганалар бугай дөньяны.
Көз китергән сары күлмәк киде
Җир шарының менә бу ягы.

Саубуллашмый-нитми кошлар китте,
Кошлар китте кояш артыннан.
Кошлар халкын уйлап басып тордым,
Чапкан чакта төшеп атымнан.

Җир, гөнаһлы адәм баласыдай,
Юынды да һаман юынды.
Чистармады ләкин пычрагыннан...
...Мин югалттым бугай юлымны.

Мине ташлап аргамагым качты,
Чабып китте дала ягына...
Ияренә менгермәсә дөнья,
Асылынып барыйк ялына!

Урамнарда йөрдем дәрвиш кебек...
Ай урамда йөзә, ай арган.
Боз астында катып калыр кебек...
Айны кудым пычрак сулардан.

Кышны уйлап моңсуланып йөрдем,
Канатлары сынган казлардай.
Бар өметем хәзер язда инде...
Кыш артында чөнки язлар бар.

2016,№9.