Мәңгелек белән элемтә (дәвамы)
Республика “туган” көндә
(Мөдәррис белән сөйләшү)
Бәйрәм белән матәм буталса, Иделләрдә агым тукталыр.
Киләчәккә барыр юлыңны дәрья басар, җанны ут алыр.
\эпиграф\
1
Карадым да сурәтенә,
Мин сорау бирдем аңа:
– Әйт әле, нишләргә инде? –
Милләтнең җаны яна...
- Үзең бел, – диде, үзең бел, –
Син – шагыйрь шуның өчен,
Эшкә җик бар гайрәтенә
Туган телебез көчен!
Аңлат, теге дүрт ягын да
Кыйбла итеп көн күргән,
Милләткә берни дә бирми
Бары үзе үзгәргән,
Кяфир хезмәтчесе булып
Миллиардлар җыйганнарның
Тарих иләгеннән инде
Бүген коелганнарын!
2
– Шулай, шагыйрь, Заман андыйларны
Тарих иләгенә салачак.
Туган җирен, Туган телен сатып
“Баеганнар” шәрә калачак!
Чөнки санга Күлмәк киеп була,
Вөҗдан чүпрәкләргә төренми.
Бүген милләтемнең хәле авыр,
Тик көрәштән
Тукта-ма-я-чак ул терелми!
Югалтулар... Алар ышанудан
“Өстәгеләр” әйткән сүзләргә.
Инде тормас татар авыз ачып,
Төтен җибәргәндә күзләргә!—
Анда—сәхнә, монда сәхнә корган...
Һәм ясалма бәйрәм ясыйлар.
Чын бәйрәм ул җанда гына була, –
Аңлый алмый шуны кайсылар...
Ятлаганны сөйләп, фәрман үтәп,
Тыпыр-тыпыр китә биеп тә.
Ышандырдык беркатлыны диеп,
Кемнәр көлеп тора “биектә”?
Чын бәйрәм ул җанны ачып керә.
Беләм, “шоу”ның бәйрәм түгелен.
Туган телдә уйлыйм, сөйлим, җырлыйм,
Туган телдә елыйм мин бүген...
Чын бәйрәмдә җаннар җырлап тора.
Чын бәйрәмдә – җанда тантана!
Бүген әле телен җуйган милләт
Гаҗизлектән генә таптана.
Бәйрәмме бу? Әллә мәтамме бу?
Нәрсә, әллә ялгыш әйтәмме?
Туган телне тартып өзгәндә,
Авызың тулы кара кан булып та,
Ятлар сизмәсен дип түзгәндә...
Әйтче, Тукай, әйтче, Исхакый!
Әйтче, Дәрдмәнд, Такташ, әйт, Туфан!
Әйтегезче, Зөлфәт, Мөдәррис!—
Бәйрәм итәр идегезме бүген,
Фани җиргә кабат килсәгез?
. . . . . . . . . . . . . . . . . .. . . . . . . .
Дүрт ягын да кыйбла иткәннәрне
Герой иткәннәрен күрсәгез?
Мөдәрриснең туган көнендә
Аның тавышын тыңладым,
Тыңладым озын төнне.
Кабереннән аваз салды:
– Бәгьрем, сөйләмә инде...
Анда түгел, инде монда
Тынычлык юк җаннарга.
Бүген дә бил бөгә түрә,
Киләчәге янганда...
Дәшми генә акча саный,
Дәшми генә шомлана.
Уйсыз түгел ул түгелен,
Җаны сукыр, томана.
Әйди алмагач милләтен
Киләчәге юлына,
Бирәлмәгәч Туган телен
Кызына һәм улына,
Нинди юлбашчы булсыннар,
Ни-нәрсә булдыралар?
Казанны саткан чакта да
Гел шундый булган алар.
Инде биш гасырдан соң да
Иман иңмәгән икән,
Ул кешеләр нәфесләрен
Һаман җиңмәгән икән,
Тагы бер кабат Казанны
Әзер алар бирергә.
Тагы әзер армиясе
Казан-илгә керергә. –
(Баскыннар табанын үбеп,
Башын иеп йөрергә.)
Монда җирне тыңлап ятам, –
Хәтер ул – Җир катында.
Кемнәр өскә чыгармаска,
Таптый татар атында?
Таптый Яңа бистәне дә,
Кабанны, Иделне дә,
Каберләр күренмәсен дип,
Иделләрнең төбендә.
Тере түгел, үлеләрне
Ышандыралмыйм, бәгырь:
Кол булырга ризамыни
Татар милләте хәзер?
Үзем дә ышанмаганга,
Калганнар да ышанмый.
Мин – кабердә, чыга алмыйм.
Тереләр ник кымшанмый?
Фәрман белән хәтерне дә
Сүндермәкче булалар?!
Һәммәсе дә авызына
Су тутырган түрәләр.
(Шул гамәлгә дә сүз әйтми
Таттүрәләр торалар?)
Лә илаһе иллалаһе
Мөхәммәд-рәсүлулла!
Кабердәшләр торганчы дим,
Татар түрәсе, уйла!
Син дә мәңгелек түгелсең,
Ә яшәү дәвам итә.
Күпме бәхетсезләр бүген
Сезне каһәрләп китә!
Уйлап кына чыгарылган
Сүз түгел: ләгьнәт, каһәр!
Сөякләрегез өстенә
Салыныр шәһәр-каһәр...
Мин дә китеп барган булдым,
Ә өмет калды анда!
Җан – мәңгелек, анда– өмет, –
Кояш чыгачак таңда!
Исәчәк тарих җилләре,
Иләячәк иләге!
Киләчәккә берегезнең дә
Калмаячак кирәге!
Милләтен дә сакламаган
Нәфесле сатлык җаннар,
Сез тәмугта янганда да
Чиркәүләр кагар чаңнар!
Кабатланачак тарих!
(Өмет балладасы)
Үткәннәргә күзне йомып, яраклашып бүгенгә,
Яшәү җиңел, төтен чыга! — нәрсә яна җиңеңдә?
Төйнәлгән йодрыгыңны да күрсәтәлмәгәч чөеп,
Ни мәгьнә бар яшәвеңдә, утларда янып-көеп?
Утсыз төтен чыкмый инде, карап кына торалар.
Хаттә төтен юнәлешен башка якка боралар. –
Күрмәсен, сизмәсеннәр дип, төтенен дә, утын да.
Белмәсеннәр үзләренең милләтенең чутын да...
Уйласыннар, без аз диеп, инде беткәнбез диеп.
Һаман да хезмәт итсеннәр, коллык богавын киеп.
Бер-берсен ишетмәсеннәр, берләшә күрмәсеннәр.
Бөтен төркинең бер теле икәнен белмәсеннәр,
Пантюркизмны яңадан күтәрсәләр, эш харап!
Әлегә алар торалар бары көфергә карап.
Ничәнче кат, ничә гасыр шулай буалар безне.
Нигә соң ни булыр диеп, йомып торабыз күзне?
Ник әйтмибез уйлаганны, юк диеп, булмаганны.
Депутат итеп сайлыйбыз акылга тулмаганны.
Туган телебезне саклау чарасын табалмыйбыз.
Үзебезгә тиеш булган өлешне алалмыйбыз.
“Юк”ны “бар”диеп халыкны ышандырмакчы кемнәр?
Буыннарны өзү өчен эшли һәр үткән көннәр.
Баланы бәби чагыннан алып сугаралар бит.
Шул мохиткә бала биргән безләр — диваналар бит.
Түрәләргә акча — иман, – кычкырып көлә Иван.
Мәйданнарга юлны алар күптәннән бикләп куйган,
Күрмәсен дип, килер буын хәтере исәннәрне,
Сизмәсеннәр буын җебен хәйләләп кискәннәрне.
Тарихны киләчәк белән тик хәтер бәйләп тота.
Бары тарихи хәтерен саклаган милләт ота.
Үткәннәргә күзне йомып, тик бүгенгә ярашып
Тормагыз, ни булыр, диеп, бер-берегезгә карашып!
Милли балалар бакчасы, укыту туган телдә,
Туган телдә иҗат итү, үзеңчә яшәү көн дә
Кирәк! – Ә шушы чынлыкны теләмиләр танырга.
Тырышалар ничә гасыр безгә барысын тагарга.
Такканнарын тарта-тарта чиләнеп бетте арка.
Тарткан саен салалар бит, йөге туктаусыз арта.
Үз йөгең авыр булмый ул, – алар белеп сөйлиләр.
Ә без шуны кабатласак безне никтер сөймиләр.
Үз йөгебез авыр түгел – туган тел, дәүләтебез!
Тарихи хәтер кабатлый: тарихта дәүләтле без!
Йөгебезне киләчәккә илтеп җиткерәчәкбез!
Туган тел, дәүләт, милләт дип, утка да керәчәкбез!
Милләтне тарихта кабат Дәүләтле күрәчәкбез!