Мәңгелек белән элемтә
Яшьлеккә дәшү
Шундый сүз эзлим, табылса, мәңгегә калдырырлык!
Мин яшьлектән яшен эзлим, – коллыкны яндырырлык!
(Эпиграф)
Исәнмесез, саулармы? Җанда янар таулармы?
Безнең йөрәк ярсуларын сезнең йөрәк аңлармы?
Әйтеп карагыз, дисезме, – йөрәкнең ни дигәнен?
Аңлатырга тырышыйммы нидән аның көйгәнен?
Һәрчак югалтканын эзли, тапмыйча тынмый кеше.
Инде ул бишенче гасыр милли дәүләтсез өши.
Югалтулар шулкадәр зур – төшмәс өчен төпләргә,
Канат куярга мәҗбүр без мәңге очмас күпләргә...
Данны түгел, җан сакларга түгелә, аһ, көчебез...
Яшәми бакыйга күчә шулай күпме кешебез...
Тарихның сират күперен кичү чоры татарның.
Кирәк икән, шул күпергә басма булып ятармын!
Нык булса минем үзәгем, милләт басып атласын.
Тик туар таңнары гына үздәүләтсез атмасын!
Үз илендә, үз җирендә сөйләшсен үз телендә.
Рухи афәт болай яшәү ата-баба көлендә...
Минем җанда бабайлардан кабынган ялкын үрли.
Аһ, тик мин дә китеп барам үз дәүләтемне күрми...
Алыгыз, сез, шул ялкынны! – Алыгыз, җаным белән!
Шагыйрь җиргә шул ялкынны тик күчерергә килгән.
Китеп барам
(Татар язучыларына)
Бер дә кайтмас җиргә китеп барам...
Сагынсагыз, сез дә киләчәксез.
Әмма китү язык язучыга,
Милләт калса әгәр киләчәксез...
Милләт калса телсез, киләчәксез,
Караңгы гүр якты була алмый.
Гөнаһлар да керә гүребезгә,
Саныбыздан бер адым да калмый.
Керер гәүдә эзләп очар җаннар,
Инәлерләр: “Кая татар, татар!”
Мәрхүмнәргә шундый авыр булыр, –
Гамьсезлеге үз туфрагын таптар.
“Җирдә чакта, җаның санда чакта
Уйлау кирәк иде шушы хакта!
Сиңа милләт җанын ярып бирде,
Алып барсын диеп киләчәккә!
Бар кылганың саның өчен булды,
Җан таләбен артка куя бардың.
Җан таләбен үтәмәскә һәрчак
Сәбәп таба тордың, мин, дип, арыдым.
Җир әйләнеп, һаман урый барды
Гөнаһларың үзенең күчәренә,
Ышанганга җәсәдеңнең беркөн,
Барыбер дә үзенә күчәренә.
Китеп барам мәңге кайтмас җиргә! –
Бу бит тамырыннан ялгыш, хата!
Китеп барабыз без киләчәккә! –
Уйлау кирәк бераз шушы хакта!
Китәрбез дә котылырбыз диеп,
Юатмагыз, зинһар, үзегезне!
Тамуг утларында янмас өчен
Әйтеп китү кирәк сүзебезне –
Яраклашмый, ялагайланмыйча
Бүген хаким булган затларга,
Милләт рухын сүнмәс маяк итеп,
Киләчәккә горур атларга!
Ничә гасыр иңәр санын эзли
Милләт өчен баш салганнар җаны...
Җан авазын ишеттермәс өчен
Көчәйтәләр һаман чиркәү чаңын.
Бер дә кайтмас җиргә китеп барам,
Диеп кенә, чыңлап китәр идем...
Сагышларым яфракларга төреп,
Ләхетемне тәхет итәр идем...
Алай итә алмыйм, җаным кушмый, –
“Киләчәккә маяк – милләтең! – ди, –
Акла милләт киләчәге өчен
Корбан киткәннәрнең өметен!” – ди.
Яфрак төшкән саен шул өн килә,
Өзелгәннәр санын кем санаган...
Үзебез булып киләчәккә барыйк! –
Җиргә кабат туу юк анадан!
Бер дә кайтмас җиргә түгел, беләм,
Китеп барам гомер көзләремә...
Миңа түгел, колак салсагызчы
Яфракларның әйткән сүзләренә...
Шигырьме-гомерме?
Сайлау алдына куйсалар, шигырьме, гомерме дип,
Минем шул мизгелдә калыр бар саным күмер көеп...
Минем кан тамырларымда кан урынына – шигырь.
Кисеп карасагыз, барыбер, кан түгел, шигырь чыгар.
Шигырь төсендә булыр ул, булыр хыял төсендә,
Моң төсендә, гамь төсендә! – димәк, яшәү көчендә.
Шигырь яшәү төсендә ул, сөю, нәфрәт төсендә.
Шагыйрь яна бу дөньяда төтәгәннәр өчен дә...
Шигырь туган тел төсендә, туган туфрак төсендә!
Шигырь мәхәббәт төсендә бөтен дөнья өчен дә!
Шигырь шагыйрь төсендә ул! Шигырь – киләчәк төсе!
Ритмлы хәрәкәттә – йөрәкнең бөтен көче!
Кайчан шигырь языла?
Вөҗдан — шагыйрь җаны,
Шигырь — аның чаңы.
Җаның бар дөньяга ачык булса,
Җаныңа җыр ташкын булып тулса,
Җылыталсаң җирне кояш булып,
Моңнарыңда йөзсәң айдай тулып,
Нәфрәтләнсәң җанны кысканнарга,
Хакыйкатьтән читкә посканнарга,
Бәхет түгел, тәхет даулаганга,
Мәхәббәтне таный алмаганга.
Җан җылыңнан китсә күкләр түгелеп,
Башкаларга җаның бирсәң бүлеп,
Шигырь язу шул ул — гашыйк булсаң үлеп...
Әйт, кем тиде?
Апас районы музеенда җирле рәссам Илгиз Маликовның 1891елгы Ышна вакыйгасына багышлап язылган картинасын күргәч.
1
“Музейларга кермәм”, – дигән идем,
Ничек кермисең ди, керәсең...
“Инде башка күрмәм”, –дигән идем,
Керәсең дә, тагы күрәсең...
Чыбыкларның сыгылып торган чагы, –
Март ахыры, таллар – чәчәктә.
Тагы бер музейга барып кердем,
Каршы алды тальян, чәкчәк тә...
Күз яшләрем чәчрәп кенә чыкты
“Күрмәм” дигән күренеш алдында:
Гыйсьяннарны пешкән чыбык белән
Суктыралар... Ышна ягында...
Хәким дигән иблис, җаһил, ялчы
Җансыз сандыр, бары сан гына...
Санап бара, ничә чыбыктан соң
Гыйсьян җаннан калыр кан гына.
Каны агып торган ак күлмәкле
Ил ирләре ята, сугылган…
Мәйдан халкы җаны әрнүеннән,
Кара кайгысыннан егылган.
Йөз утыз ел элек... Бүген дә шул
Хакыйкатьның сырты ялангач.
Суктыралар башка корал белән,
Таллар гына ала алмагач...
Җәза тактасында – тагы берәү,
Богаулылар тора чиратта...
Әллә уйлыйсызмы бу көннәрне
Калган диеп күптән еракта?
Юк, юк! Азат җаннар китми җирдән!
Җир – ул азат җаннар тәхете!
Тик көрәшеп кенә алып булла
Халкың өчен җирдә бәхетне!
Җәллад ничә гасыр тал пешерә,
Кылыч кайрый, туплар ясата.
Ә азатлык – богау тотмый, аны,
Алып булмый, дию – сафсата!
2
Музейларга кермәм дигән идем,
Ничек кермисең ди тарихыңа! –
Җаны булган чыдамаслык хәлләр...
Анда – тарихның да җаны гына!
Ыңгырашып, үксеп елый-елый,
Чыгып барам Апас музееннан.
“Әби, ник елыйсың, кем тиде?” – дип,
Итәгемнән тарта, аһ, бер олан.
Туктап калам, ничек елмаерга?! –
Бу илаһи сабый күзләрендә
Өмет нурын саклап калдырырга!
Алай гына түгел, кирәк! Кирәк! –
Өмет нуры сүнгән җаннарда да
Өмет нурын кабат яндырырга!
“Әйт, кем тиде?” – ди бит сабый бала. –
Туган телдә туры карап күзгә!
Җавап бирәм: “Бел син, нарасыем,
Бәхет өчен нәрсә җитми безгә? –
Синең белән минем аңлашуым
Туган телдә һәм дә бәйсез илдә!
Кем тидеме? Ансын һәркем белә! –
Дәшми яшәүләре газап гел дә.
Музей – тарих, ә син – киләчәгем! –
Хәлләремә кердең туган телдә!
Мин еламыйм, язгы тамчылар ул
Түбәләрдән тамып тора әнә...
Бурыч һәм бер уч
Мин бу җирдән күпме язлар алдым
Күпме назлар алдым мәхәббәттән.
Җәйләреннән күпме җылы алдым,
Сагышларым Иделләргә салдым.
Күпме серләремне сыйдырды ай,
Давылларда күпме ярсуларым!
Күкрәүләрем күкрәгемә сыймый,
Ташкын иттем күпме кар суларын...
Яфрак-йөрәкләрнең өсләренә
Басып йөрдем сары көзләрдә лә.
Күпме нурлар, җылы елмаюлар
Өзеп алдым ачык йөзләрдән дә.
Җылыттылар мине, өшеттеләр,
Яраттылар мине, тараттылар...
Йолдызлы күк дигән мәңгелекнең
Күзләренә хәтта караттылар.
Мин бу җирдән шулкадәр күп алдым, –
Бурычлы мин җиргә, зур бурычлы.
Ә калдырып китәм куенымдагы
Туган туфрагымнан тик бер учны...
Җирнең ярасына сипсәгез лә...
Бурычымны гафу итсәгез лә...
***
Ышанасы килми... Ләкин мин дә
Җир өстендә тиздән булмам инде.
Һәм берәүнең кайнар кочагына
Сөю кузы булып тулмам инде.
Моңсу итәрмен күк кемнәрнедер
Бәлки бик тә, бик тә бәхетле?!
Ләкин тартып ала алмас алар
Ләхеттән дә үзенә тәхетне.
Сагынучылары да бәлки булыр...
Яфракларны көзләр саргайтыр.
Сарысын да, соры, карасын да
Салкын карлар тагы агартыр...
Яз дөньяны кабат чишендерер, –
Умырзая башын түбән ияр.
Бу язларның тәүге шыткан гөле –
Әүвәлгесе барыбер ул – мин! – дияр.
Ышанасы килми. Ләкин мин дә
Бу дөньяның иң нык көтелгәне!
Чама белми фани җил иркендә
Ахыргача гына сүтелгәне!
Бакый дөнья җыеп алды, менә, –
Талларымның тоям тамырларын.
Мин бәхетле, мин бит тоеп ятам
Фани таллар мине таныуларын?
“Ышанасы килми”, дигән идем,
Шулкадәрләр ышанасы килә. –
Каберем өстендәге талларыма
Яшел бәбкәләре менеп килә...
Аһ, күрәсе генә килә, килә!..