Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әлки әллә Әллүкиме?

Әлки әллә Әллүкиме?

Әлки авылы халкына бу сәер соравымны 1972 елгы Сабан туена театр белән гастрольгә килеп чыккач биргән идем. Авыл тулы кунак. Гармун тавышлары бер генә мизгелгә дә тынып тормый. Искиткеч матур тавышлы яшьләр аларга кушылып, яңадан-яңа җырлар җырлыйлар. Без алып килгән «Әтиең мин синең!» спектакленә дә билетлар күптән сатылып беткән. Ул вакытларда Әлки авылы клубының тамаша залы кайбер мәдәният йортларыныкыннан да зуррак иде. Хәтта Базарлы Матакта да андагыдай – артистлар җанына май булып ята торган шыгрым тулы залда, алма төшәрлек урын да калмаган аншлагны күрмәдек! Ничек инде минем күңел авыл кадәр авылны иләсләндергән күтәренке рухтан исерми калсын да: «Әлки – Әл көй,  Әллүки – Әллү көй, бәллү көй түгелме?» – дигән фантастик фаразлы сорауны бирмәсен?! Әллүкинең сүзләре Тукайныкы икәнен дә беләм, ә бит аның көе – халыкныкы. Тирән мәгънәгә ия бу көй, бәлки, шушындый милли рухлы мәдәниятен саклаган җырлымоңлы Әлки авылларында тугандыр? Читтә эшләп йөреп, туган авылына кунакка кайткан әлкилеләр арасында ник бер исереп, ямьсезләнеп йөргән кеше күренсен? 

Әсхәт Хисмәтне ул чорда әле белми идем. Армия хезмәтем мине шушы авыл егете Дамир белән Мурманск шәһәре аэропортының (безнең хәрби аэродром шунда иде) Килп-яр бистәсендә очраштырды. Әлкинең бөтен гүзәл сыйфатларын үзенә җыйган эре сөякле, гайрәтле, беркайчан да мактанмый, шырланып, кеше көлдерми торган, нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкаручы бу уңган егет аркылы миңа әлкилеләрнең тагын бер кызык ягы ачылды. Хезмәттәшләрем Доценко, Сорокопудов, Епишкин, Меликовскийлар бик кыстагач, отпусктан яшереп кенә, берничә шешә «Старка» дигән эчемлек алып килгән идем. Шуларны бушатып, бәйрәм иткәндә, генерал малае Доценко, үзләре белән табынны бүлешмәгәнгәме, мине рәнҗетерлек сүз әйтте. Мин кулыма тоттырган стаканны рәхмәт әйтеп, өстәлгә куйгач, тагы да тозлы-борычлысын өстәде. Шунда Әлки малае Дамир ипләп кенә аны урамга алып чыгып китте. Алар арасында ни булгандыр (өлкән сержантның сер итеп кенә әйткән гайбәтендә Дамир Володяны суккан саен тәгәрәтеп торган), бер Алла белә, әмма тәмам айнып кергән генерал малае миннән гафу үтенгән иде. Дамир турында сүзне озайтмыйм, мәгәр, нәкъ шул авылдашының сыйфатларын төсмерләп, Әсхәтне дә бик якын итә башладым. Аллаһыбыз Әсхәткә зур артистка кирәк булган талантны гына түгел, чын кеше булыр өчен кирәкле сыйфатларны да кызганмый биргән. Яшь артистлар аны аеруча үз итә. Театрда ул биләгән урынга күтәрелү һәм олы хөрмәткә ирешү өчен кешедән чиксез тырышлык та сорала. Ә бит без, элек яшәгән катлаулы чорны бүгенгебез белән чагыштырып, әлеге совет заманына өстенлекне бирсәк тә, анда да бик күп талантларыбыз саташты, юлдан ук язып, бөтенләйгә югалды. Ә менә Әсхәт, затлы авылның затлы гаиләсендә тәрбия күргән әлкилеләрчә, ул чакларда да туктаусыз үсештә булды, бүген дә гөрләтеп яши. Г.Камал театрын  аңардан башка күз алдына китерүе дә кыен. Кайсы гына эшне аңа йөкләмәде театр, ул һәрвакыт аны җиренә җиткереп башкарды. Артистларыбызның: «Хәтта мәрхүмнәр дә Әсхәткә бакый дөньяларыннан рәхмәт юллап ятадыр», – диюләре юкка түгел. Театрның кайгыга баткан кешеләре, якыннарының үлеменнән каушап, мәрхүмнәрен соңгы юлга озатып йөргәндә, барысын да җиренә җиткереп оештыра белүчеләр элек тә күп түгел иде – бүген инде бөтенләй юкка чыгып бара. Әле ярый иман, дин тернәкләнеп килә. Әйе, Әсхәт зур артист булуына карамастан, һич зарланмыйча, кыйммәтле вакытын шушы читен, әмма дә изге эшләрнең берсенә багышлап, тормыш көтә. Өстәвенә бер дигән тамада да бит әле ул безнең. Аның кул астында теләсә кайсы бәйрәмнең онытылмаслык булып узасын белеп, кемнәр генә аны түренә утыртмый?!. 

Кабат яраткан Әлкиебезне искә алыйк әле. Беренче килүебездә үк, үзем дә белмичә, Әсхәтнең сәнгать белән җенләнгән гаиләсенә фатирга төшкәнмен. Рәхилә апа белән Әсәдулла абый театр белән саташкан балаларына мине үзләрендә кундырырга рөхсәт биргәннәр. Соңрак та Рәхилә апа: «Әпеш килсә, үзебезгә алып кайтыгыз», – дия торган булган. Әпеш – Рәфкать Бикчәнтәев куйган «Әтиең мин синең» спектаклендә мин башкарган Апуш роле. Безнең әлеге спектакльне әлкилеләр бертуктаусыз алкышлап карадылар. Спектакльдән алган җан рәхәте, Әсхәтләр өенә дә ияреп кайтып, хуҗалар белән бик иркенләп сөйләшеп утырырга мөмкинлек тудырды. Аларның Әсхәтне шулчаклы да яратуы миңа да күчеп, мин инде аны үзебез белән бер табында утырган кебек хис итә башлаган идем. Әлкидән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп киткән Әсхәтнең Казанда төзүче булуын да, эштән бушап торганда, вакытын мәдәният йортының ансамбль концертларында уздырганын да сөйләделәр. Әсхәтнекедәй җанга якын матур тавышка ия сеңлесе абыйсының җырчы булырга хыяллануын да чиште. Кайчандыр Камал театрында Булатны уйнаган артист, композитор һәм шәп җитәкче Мәсгут Имашевның аңа зур киләчәк фаразлаганын да белдем мин бу кичтә. Шулай итеп, бик күп кешенең гомерен ашаган сугышта да сынатмаган Әсәдулла абый һәм таң калырлык шагыйранә күңелле Рәхилә апа гаиләсе, аларның әтием-әнием дип өзелеп торган бала-чагасы белән ике арада бик җиңел генә гомерлек дуслык урнашты. 

Габдулла Шамуков, Рәфкать Бикчәнтәев кебек остазларымнан: «Син, Юныс, үзең күргән, үзең белгән тормыш, кешеләр турында яз, чит ил китапларын укып, шуннан алынган ясалма калыпларга безнең кешеләрне бөкләп тыкма, безнең чынбарлыкны кеше аңламаслык итеп укмаштырма, чөнки, чит ил укучысына да җансыз, тамырсыз, ясалма дөнья кызык түгел!» – дигән үгет-нәсихәтләрен еш ишеттем. Һәм менә җирдә нык басып торучы Әсхәт турында язганда да, остазларым өйрәткәнчә, үзем яхшы белгән, минем әсәрләрем буенча куелган спектакльләрдә үзенә генә хас образлар тудырган, инде 36 ел буе бакчам күршесе дә булып торучы, бакчама комсыз кешеләр кул сузганда, мин фәкыйрегезне судка барып яклашып та йөргән Әсхәт Хисмәт турында язам. 

Әмма аның төп хезмәте сәхнә түрендә. Ул – меңләгән тамашачының сөеклесе. Мине Марсель абый театрга алганда, Әсхәт инде Камалның танылып килүче артисты иде. Марсель абыйга аны атаклы Мәсгут Имашев үзе алып килә. Марсель абый аңа, үзе укыткан икенче курска ук алып, сәхнә белеме бирә. Театрның баш режиссёры кебек үк, директоры Шамил Закиров та, Әсхәтне, Марсель абыйдан көнләшә-көнләшә, үзенеке итеп күрергә тели. Ничек инде шулай булмасын, Әсхәт өметле артист кына түгел, директорның уң кулы булырлык шәп профком  рәисе дә.   

Режиссёр Дамир Сираҗиев 1981 елны «Алмазбулат»ны куя башлагач: «Кияү Җен итеп кемне күрәсең?» – диде.

Әсхәт уйнаса шәп булыр иде дә, тик куркам, ул, яшь булса да, инде Мирсәет, Җәмил, Ильяс кебек геройларны уйный торган күренекле артист – миндәге бер сүзле Кияү Җенгә алынырмы? 

Гаҗәп, Әсхәт алынып кына калмады, Кияү Җеннең онытылмаслык образын тудырды. Артистлар Кияү Җеннең Кәләш Җенгә (Фирдәвес Хәйруллина): «Яратасың да инде биергә!» – дигән сүзләрен, Әсхәт кебек әйтергә тырышып, гел кабатлап йөрделәр. Әмма татар теленең бөтен нечкәлекләрен белгән, музыкаль ишетү сәләте белән дә бүләкләнгән артист, әлеге репликаны мең дә бер төрле итеп тә әйтә ала иде. Һәм менә без Дамир белән, «Ләйсән ире Хәсән»не дә сәхнәләштерә башлагач, кабат Әсхәтне искә төшердек. Дамир бу рольдә башка артистны күзалласа да, мин беренче составка Әсхәтне алырга киңәш иттем. Хәсәннең сүзләрен кыскартырга кирәк була бит, дигәч, киресенчә, син әле Әсхәткә миннән яңа сүзләр дә яздырачаксың, дидем. Һәм шулай булды да. Дамир Әсхәт Хәсәне өчен композитордан хәтта җыр да яздырды. Бу чорда бик үк тулы булмаган залларга уйнаучы спектакльләребез дә бар иде. Ә «Ләйсән ире Хәсән» һәрвакыт тулы залларда узды. «Халык йөрми торган спектакль билетларын «Ләйсән ире Хәсән»дә басып карарга сатып, план үтибез!» – дия иде театрның «бичурасы», инде мәрхүм Шамил Зиннурович. Мондый уңышта төп рольдә уйнаучы артистның да өлеше, һичшиксез, зур була. 

Әсхәт Хисмәт комик артистлардан саналмый. Аны милли театрның йөзек кашыннан саналучы җырчы артисты, диләр. Мәгәр, Әсхәт – күпкырлы артист. Камал театрының беренче номерлы комигы Равил Шәрәфи дә кызыгырлык комик образлары да бар аның. Шуларның беренчесе – Гелүс. Репертуарга без Дамир белән бергә бик тырышып, Илдар Юзеевнең «Улыбыз өйләнә, без – аерылышабыз» дигән әсәрен керткән идек. Мәктәп яшеннән чыгарга өлгермәгән Гелүс белән Нәзнинә өйләнешеп йөргәндә, Гелүснең ата-анасы, авызларыннан ана сөте кибәргә дә өлгермәгән бу яшь парны фатирлы итәр өчен, «аерылышып» йөри. Исәпләре – шундый юл белән яңа фатир яулап алу. Кабат, Дамирның яраткан гадәте буенча, кайсы артистка нинди роль бирергә икән дип, киңәшергә керештек. Дамир, Әсхәтнең җырчы икәнен дә искә төшереп, аңа Әбүзәр ролен бирмәкче. Бу уңайдан шундый мөһим нәрсәгә игътибар итик: Илдар Юзеевнең әлеге карт буйдакны үз әсәренә Гелүс белән капма-каршы куеп кертеп җибәрүе зур табыш иде. Өстәвенә, драматург күтәргән фикерне бик калку итеп ача торган Әбүзәр – Миңнурый сәхнәләре дә чын драматург кулы белән язылган. Режиссёрның Миңнурый роленә ихлас һәм гаҗәеп зур талантка ия Зөлфирә Зарипованы алуы да, бик уйлап, алга карап эшләнгән бер эш иде. 

– Дамир, Гелүсне Әсхәттән уйнат әле, – дигәч, режиссёрыбыз:

– Минем Гелүс бар инде, – дип җаваплады.

– Беләм, гәүдәсе дә малайларныкы дип мактадың...

– Нәзнинәм дә бар! Алар бер-берсенә бик пар киләләр.

– Пар килүләре Ромео белән Джульеттаны уйнаганда шәп була. Ә инде, төймә борынлы көчек кебек, чәң-чәң килеп торучы Гөрпинә-Аграфиняны, ягъни Нәзнинәне калын җилкәсенә утыртып йөрүче пәһлеван гәүдәле Гелүс – нәкъ менә бүгенге яшьләр арасыннан. Ә Фәритнең Гелүсенә килсәк, укытучы апасына яшерен генә мәхәббәт тотып та, чынлыкта кызлар кулына кагылырга да курыккан малай. Әбүзәр әнә шуның инде үсеп җитеп картая ук башлаган капма-каршысы, – ди драматург. – Ә Әсхәт исә – парта арасында ук кызлар белән үбешеп, инде яшерен җимешләрдән дә авыз итәрлек булып үсеп җиткән зур күсәк. Кечкенә буйлы кызлар Әсхәт Гелүсе кебекләргә ябыша. Ә Фәриткә пар итеп, зур гәүдәле кыз алсаң, отышлырак буласы, рәхәтләнеп көләчәк тамашачың. Ике состав ике төрле мәгънә бирәчәк спектаклеңдә. 

Илдар Юзеевнең «Бөркетләр кыяга оялый»сы (бездә, әйткәнемчә, «Улыбыз өйләнә, без – аерылышабыз») худсовет аша бик авырлык белән узган иде, әмма халык аңа ябырылып йөрде. Артистларны режиссёр, вакыт-вакыт бауларга ябыштырып, сәхнә буйлап очырткалап алса да, спектакльнең уңышы Равил Шәрәфи, Зөлфирә Зарипова, Ринат Таҗи, Наилә Гәрәй, Әсхәт кебек, драматург идеясен аңлап, шуны халыкка җиткерер өчен гаҗәеп кызыклы детальләр табып уйнаган артистлар кулында иде. 

Дамирның Әсхәт белән Зөлфирәне бергә партнёрлар итәргә омтылуы да «Яшь йөрәкләр» спектаклендә тормышка ашты. Режиссёр Празат Исәнбәт куйган, Рәшит Газиев кебек талант иясе сәхнә бизәлешен иҗат иткән бу үтә милли спектакльгә тиң тамашаны минем әлегәчә күргәнем юк. Чын мәгънәсендә Яңарыш чоры спектакле иде ул. Безнең үтенечне үтәп, 80 яшьлек Габделхәбир хәзрәт белән мөфти Габдулла хәзрәтләр дә,  бу спектакльне камилләштерүгә лаеклы өлеш керттеләр. Спектакльдә укылган догалар да, авыл белән саубуллашучы егетләрнең үз-үзләрен итагатьле тотулары да җанга бик якын иде. Элекке куелышлардагы муллага дигән сәдака акчасын кайнар мич алдында кыздырып, мулла учына салгач, аның үрле-кырлы сикереп алуыннан көлүче җүләрләр юк иде инде анда. Халыкта җиргә мәтәлеп төшә башлаган самолётта бер генә Алласыз кеше дә калмый дигән сүз бар. Монда да үлем эченә китеп баручылар мулланы мыскыл итмиләр. Әмма спектакльнең җитди һәм төп уңышын бу куелышта режиссёрның оста мизансценалары да, рәссамның шәп сәхнә бизәлеше дә түгел, ә Әсхәт белән Зөлфирәнең гүзәл образлары тәэмин итте. Театр белгече Һ.Мәхмүтов сокланып биргән бәяне искә төшерик: «Әсхәт белән Зөлфирә ике саф күңелнең үзара мөнәсәбәтен үтә нечкә, эчкерсез, балаларча тыйнак итеп бирүгә ирешәләр...» Күренекле белгечнең сүзенә тагын тамашачыларның: «Нигә сәхнәдән шундый кәтәнә кешеләрне генә күрсәтеп, аларны үрнәк итеп куясыз?! Безне болай да ватаныбыз СССРда икенче сортлы кешеләр итеп калдырдылар. Без кемнән ким, сәхнәбездә генә булса да, күрсәтегез инде первосортный татарны – үзе кечкенә, үзе хәлсез, төссез кешеләр теләсә кайсы халыкта да бар. Башка милләтләрдә бит аларны милләтнең йөзек кашы итеп тәкъдим итмиләр. Театр, мактаулы исемнәр, дәрәҗәләр алып яшәр өчен дин әһелләрен мыс кыл иткән күпме спектакль куйды. Авыллары белән кырып салган ачлык вакытларында байтак хөрмәтле муллаларның авылларны саклап калганын күрсәтегез әле бер...» – дигән сүзләрен өстисе килә.

Кыскасы, тамашачының йөрәген яулаган Әсхәтле, Зөлфирәле «Яшь йөрәкләр»ебез аша театрның даны бермә-бер күтәрелде.

 Әсхәтнең Булатын күргән, чын ирләр тавышы белән җырлаган җыр-моңын ишеткән тамашачы һәм кулына бу мәкалә килеп кергән укучы нигә бу язманың авторы «Зәңгәр шәл»не һаман телгә алмый икән дип аптырыйдыр. Чыннан да, халык үзенең легендар шәхесләрен онытмый. Тамашачы күңелендә сакланган, театр тарихын бизәп торучы җырчы артистлар күп түгел шул. Әмма мин Әсхәтне әлеге җырчы артистлардан аерып торган, артист халкында бөтенләй дә диярлек очрамаган бер мактаулы ягын да өстәмәкче булам. Марсель абый «Идегәй»  трагедиясен куйганда, Аңгысын ролен Әсхәткә бирде. Бик катлаулы эчтәлеккә ия, бөтен театр катнаша торган унике күренешле бу тарихи драманың мәгънәсе тамашачыга барып җитсен өчен нәкъ менә Әсхәтнең Аңгысыны кирәк иде. Ул әсәрдә үзенә бертөрле ачкыч ролен уйный. Әмма төп әйтәсе сүзем, Әсхәтнең бөтен спектакльгә юнәлеш биреп, таркатмый тота алучы шәхси сыйфаты турында. Спектакльне ул режиссёр ярдәмчесенә караганда да шәбрәк белеп, «Әнисәнең сәхнәгә чыгарга вакыты җитте, аңа хәбәр итче; Субра күренеше башланырга тора, сәхнә эшчесе күренми, декорациягә хилафлык килүе мөмкин; әйтегез, күмәк күренешкә чыгарга җыенучылар арасында студент Фәнис юк; Әзһар абый, өстәге күзәтү мәйданына хәзер үк менә башласаң яхшы булмасмы» кебек бихисап борчылулары Әсхәтне спектакльнең иминлеген, сугышчан рухын саклап торучы, үзенә күрә бер гаскәр башлыгы кебек күрсәтә.

Чын милли җырчы артистлар арасында беренчелек Булат, Хәлил, Батырҗан, Исмәгыйль, Ильяс рольләрен татар тамашачысының җанына үтеп керерлек итеп башкарган Ситдыйк Айдаровка бирелгән дип беләбез. Минем кебек өлкән яшьтәге театр кешеләренең дә Айдаровны сәхнәдә күргәннәре юк. Аның каравы безгә Булат ролен уйнарга опера театрыннан килеп йөргән СССРның халык артисты Азат Аббасовны, артист, композитор һәм җырчы булу белән бергә, сәнгать дөньясында тагы башка күп игелекле эшләр башкарган Мәсгут Имашевны, тумышы белән үк Булат булган Наил Әюповны, шул исәптән театрның тарихында чын Булат булып урын алу бәхетенә ирешкән, өстәвенә «Казан сөлгесе»ндә Ильясны, «Яшь йөрәкләр»дә Хәйретдинне башкарган Әсхәт Хисмәтовны бик күп тапкырлар аягүрә баскан тамашачылар белән бергә алкышлау бәхете насыйп булды. Ходай Тәгалә тарафыннан Әсхәткә бүләк ителгән моңлы  бай тавыш аны җырлы рольләрне башкаручы артист итеп санатса да, башта ук әйтеп куйганымча, ул – күпкырлы артист. Аның репертуарында Яңа ел бәйрәмнәренең алыштыргысыз Кыш бабае һәм ничәмә-ничә буын балаларыбызга милли аң өләшүче авыл эте Акбае бар.  Аңа кадәр башка зур талантлар тудырган образларда да сынатмады Әсхәт Хисмәт. Әйтик, Марсель абый аңа «Әни килде»дәге Максуд ролен тапшырганда, Габдулла Шамуков кадәрле уйный алмаячак, диделәр. Миндә дә шундыйрак шик туган иде. Әмма Марсель абыйны премьера белән котларга кергәч, «Күрдеңме?!» дип, бер генә сүз әйтте бөек режиссёр. Әсхәтнең бу зур җиңүен башкалар да раслады. «Кара чикмән»дәге Ишәкнең артист репертуарындагы гомер онытылмаслык образлары янәшәсенә теркәлүен дә искә төшерик. Осетин театрының баш режиссёры Хугаев язган «Чёрная бурка» безнең репертуарга  авторның М.Сәлимҗановтан үтенүе нәтиҗәсендә килеп керде. Марсель абый әсәрне миннән тәрҗемә иттереп, репетицияләргә дә тотынган иде. Әмма үлем аны бакый дөньяга озаткач, «Кара чикмән» баш режиссёр урынын алган Ф.Бикчәнтәевкә күчте. Ишәк ролен уйнарга тиешле Әсхәт Фәрит Рәфкатович кулына калгач, мин нык кына борчылып куйдым. Чөнки Әсхәт – баш-аягы белән Марсель абыйның яраткан артисты. Театрга яңалыклар кертү белән мавыккан Фәрит үз артистлары беләнрәк эшләргә ярата... Әмма, гаҗәпкә каршы, алар бик тиз уртак тел таптылар. Бер генә репетициясен дә калдырмыйча, яратып, сокланып карап барырга мәҗбүр итте мине бу гаҗәеп спектакльнең дөньяга килүе. Аңгыра дип даны чыккан ишәк урынына бик тә тырыш, хуҗалыктагы бөтен кара эшләрне эшләп баручы, чын татар ишәге дә туды бу гүзәл спектакльдә. Миңа Әсхәт ишәге Кыйканың киреләнеп куюлары да бик ошый иде. Шулай булырга тиеш тә – ачы тире чыкканның ачы теле дә чыга. Киң күңелле күндәм керәшен егете Бәчкене дә тамашачыбыз бик үз итте. Әсхәт Хисмәт тормыш биргән рольләр буенча халык күңеленә кереп урнашкан образларны санап бетереп буламыни бер кечкенә генә мәкаләдә. Шулай да «Җимерелгән бәхет»тәге Дерюгин белән «Өзелгән өмет»тәге Тетеревын һәм «Ханума»дагы грузин Акопын төшереп калдырып булмый; Әсхәтнең дингә каршы аяусыз көрәш барган чорда язылган «Зәңгәр шәл»дәге Ишаны да гаҗәеп килешле. Мин аны соңгы тапкыр караганда, хатадан беркем дә хали түгел дип утырдым. Әсхәт ишаны хатын-кызны  артык нык ярата. Без әле әнә үзебез бер хатын белән дә мәш килеп алгалыйбыз. Зарланып та куйгалыйбыз. Ә монда бит алар бишәү. Ишан хәзрәтләре бу кадәр хатын-кыз белән үзенә-үзе җәза да бирә түгелме?! Пычрак күңелле, пычрак җанлы түгел Әсхәтнең ишаны. Бервакыт Нурихан Фәттах тәнкыйть мәкаләсе язып, «Тинчуринның Ишаны пычрак телле», дигән иде. Язучы килеп караган спектакльне хәтерлим – Ишанны ул көнне Шәүкәт Биктимеров уйнамады. Капка артында керә алмый торган Ишан, Галәвигә, күршеләр ишетер дип тә тормыйча, чукрак ишәк, дуңгыз, хайван дип акыра. Бу артист Ишан роленә кереп кенә килә иде кебек. Аның ишәк, дуңгыз, хайван дигән сүзләре шулчаклы ямьсез булып яңгырый иде, әйтерсең, алар канау кырында сүгенеп утыручы бер исерек авызыннан чыга. Әсхәттә мондый дорфа тон юк. Әсхәтнең уенында мин бик яраткан артистым Хөсәен ага Уразиков чалымнарын да күргәлим. Ишанны ул 60 нчы елларда уйнады. Әсхәтнең аны күрүе икеле, шулай да аның уенында Хөсәен абый чалымнары да бар. 

Марсель абый бакый дөньяга күчәрдән элек яраткан артистын Татарстанның халык артисты итәргә өлгерде. Шуннан бирле 19 ел үтте. Бик кызганыч, академия театрының төп артистларыннан саналган артистка Тукай премиясе дә, «Россиянең атказанган артисты» дигән мактаулы исем дә бирелмәде.

Әсхәт Хисмәтне кино артисты дип тә беләбез. Уннарча татар кинофильмнарында уйнап танылды ул. Аны тамашачы эстрада җырчысы итеп тә кабул итә. Әсхәт концертлары һәрчак тулы заллар җыя. 

Әсхәт Хисмәт концертына килгән Илһам Шакировның, аны зурлап чәчәк биреп, затлы итеп котлавын күрү бәхете дә тигән иде безгә. Әсхәтнең М.Сәлимҗанов урамындагы дүрт бүлмәле фатирында, берничә көн буе Рәхилә апа һәм Әсәдулла абый белән сөйләшеп, аларның истәлекләрен магнитофон тасмаларына яздырып утырган идем. Әсәдулла абзый гаҗәп тыйнак итеп үзләренең сугыштагы авыр хәлләрдән ничек чыгуын сөйләгәндә, Рәхилә апа истәлекләре тоташ мәхәббәт, моң белән тулы иде. Их, берәр журналда язып чыгарасы иде шуларны, шушы кадәр рухи байлык укучыларга барып җитсен иде.

Әсәдулла абзыйларга Булат кебек оныкларын күрергә дә, аларның уңышларына сөенергә дә насыйп булды. Чыннан да, җыр, моң белән тулы гаиләдә тәрбияләнгән Булатыбыз, бабасы йөргән сукмаклардан барып, ярты Европага татар моңын яңгыратып кайтты. Әлбәттә, монда инде хатыны Рәшидә турында да бер-ике сүз әйтү сорала. Чөнки, Булат һәм аның сеңлесе Илсөярнең теләсә кайсы ата-ана шатланырлык милләт балалары булып үсеп җитүләрендә аның да өлеше бик зур бит. Рәшидәне курчак театрында артистка булып эшләгән чакларыннан ук беләбез. Театрның хөрмәтле, бик талантлы артисткасы булуына да карамастан, ул безнең Камал театрына күчеп килеп, Әсхәт Хисмәткә кияүгә чыкты. Артистка булып эшлисе килгәндер аның да, әмма алга карап, балаларының киләчәге хакына артист талантын корбан итте – гаиләдә берьюлы ике артист булганда, балаларга тиешле тәрбия биреп булмас, диптерме, башка эшкә алынды һәм ялгышмады, аның бу эше дә иҗат белән турыдан-туры бәйле. 

Бу мәкалә язылганда, Әсхәт белән зурдан кубып аралашып, туктаусыз очрашып йөрергә мөмкинлек чыкмады. Ул баш-аягы белән театрның яңа куелып ята торган «Сәфәр»енә катнашып, көне-төне репетицияләр ясады. Премьерага бик аз вакыт калганлыктан, мин дә аңа комачауларга батырчылык итмәдем.

Яшь режиссёрның өр-яңа яшь автор белән эшләгән «Сәфәр»ендә Әсхәт Хисмәтнең Шакиры артык күп күренмәсә дә, төп фикерне ачуда мөһим образ булып җитеште. Милләтләрнең башын ашарга чыккан бәлаләр белән тулы заманда татар белән башкорт халкы арасындагы дуслыкның сыналса да, сынмавы кирәклеген ача анда Әсхәтнең тулы канлы образы. Шәт, иншалла, мондый зәһәр сынаулар аша үткән халыкларыбыз арасындагы дуслык яңарып, элеккесеннән дә ныграк булып әйләнеп кайтыр.