Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хикәя җегәре

Сонгы дүрт дистә ел эчендә татар әдәбиятының үтә мөһим проблемалар белән сугарылуы, һичшиксез, Айдар Хәлим әсәрләре белән дә бәйле. Ул  поэзия, проза, драматургия, публицистика, балалар әдәбияты кебек өлкәләрнең һәркайсында бердәй югары дәрәҗәдә иҗат итүче күпкырлы каләм иясе буларак, соклану хисләре уята. Алай гына да түгел, әдип үзенең иҗади басуында әлеге өлкәләргә кагылышлы жанрларны «ай урагы» белән түгел, ә «үзйөрешле комбайны» белән ура кебек. Гүя аңа үзе аеруча уңышка ирешкән хикәя-новелла жанрыннан повесть («Өч аяклы ат»), роман («Татар вакыты») кебек күләмле әсәрләргә, хәтта өчәр томлык роман-эпопеяга («Хунвэйбин») күчү берни тормый.   

Айдар Хәлим, ни-нәрсә турында гына язмасын, әйтәсе фикерен җиткереп үткәрә. Ул дөнья, ил яшәешендәге теге яки бу күренешкә үтә сизгерлек күрсәтә. Әсәрләре, үз халкына төбәлеп, җанындагы иң кайнар, иң нәзек, бөек мәгънәле  хис-тойгы – миллилек белән сугарылган. Әдип татар әдәбиятында   башкаларны кабатламау, сәнгатьчә камиллек, бөтенлек белән үзенчәлекле урын тота. Аның иҗатына кагылышлы тәнкыйди мәкаләләрдә ассызыкланучы әлеге фикерләр кече күләмле проза жанрлары мисалында да раслана. 

«Миңа калса, заманнар узу белән язучылар әдәби әсәр уйлап чыгарудан, гомумән, туктарлар кебек. Язучылар, әгәр инде алар булсалар, уйлап чыгарып язмаслар, бәлки, тормышта үзләре өчен әһәмиятле яисә кызыклы нәрсәләр турында гына сөйләрләр». М.Мәһдиев «Бәхилләшү» әсәренә эпиграф итеп, Лев Толстойның менә шушы сүзләрен сайлаган иде. Р.Зәйдулла билгеләп үткәнчә, М.Мәһдиев кебек сизгер йөрәкле каләм иясе бу фикергә очраклы гына тукталмаган, әлбәттә. Бу фикерләр заман әдәбиятында расланып бара.  Айдар Хәлимнең «Китап», «Чыршы бәйрәмендә», «Виктория» хикәяләре дә, иң беренче чиратта, сюжетлары нигезенә нәкъ менә әдипнең үзе кичергәннәр, күңеленә нык уелып калган хатирәләр салынуы белән укучыны җәлеп итә. 

Әлеге әсәрләрнең үзәк геройлары – сабыйлар, яшүсмерләр. Конфликт, психологик кичерешләр, хис-тойгылар алар күңелендәге сафлык, чисталык  белән сурәтләнә.  Балачакта кичерелгән җан әрнеше олы тәҗрибә, өлгергән карашлар белән сугарыла. Автор аларны өстәмә тәэсир-мәгънәләр белән баета һәм зур гомумиләштерүләр ясый. 

«Чыршы бәйрәме» хикәясенең үзәк конфликты – матурлык, бөтенлек турындагы хыял, матур итеп яшәргә омтылыш белән кырыс чынбарлыкның бәрелеше. Үзәк герой – сугыш нәтиҗәсендә әтисез калган меңнәрчә ятимнәрнең берсе. Аңа үз гомерендә абыйсына ияреп, беренче тапкыр чыршы бәйрәменә барырга форсат чыккан. Малай аны бик тә ямьле, күңелле итеп күзаллый. Шуңа күрә бу бәйрәмгә матур киемнәр белән барасы килә. Тик алар, аеруча чабаталары, бик тузган. Зирәк малай, ничек итсә итә, яңаларын юнәтә. Балалар чыршы бәйрәменә китәләр. 

Чыршы урынына бастырылган сары каен чаукасы, аның ботакларындагы кәгазь кисентеләре, шул каен тирәсендә биеп маташкан чабаталы, ертык бишмәтле балалар, сугыштан берсе аяксыз, икенчесе контузия белән кайткан ике бертуган укытучы абыйлар, кичке авыл тәрәзәләрендә җемелдәгән утлар, балалардан да ятимрәк, ачрак хәлсез атлар – кыскасы, һәр образ-персонаж, образ-деталь, образ-сүз әдипнең балалык чорына туры килгән елларның сәяси-җәмгыяви-икътисади хәлен күз алдына бастыра. Әмма хикәянең төп идея-мәгънәви эчтәлеге боларны гына ассызыклау түгел. Әдип укучының игътибарын шушы матди җитмәүчелек, фәкыйрьлек күзгә бәрелеп торган шартларда бәйрәмнең балага ясаган тәэсир сурәтенә юнәлтә. Әйтерсең, ул чабата урынына яхшы күн итек, бишмәт урынына килешле тун кигән?!. Кәгазьдән генә кисеп ясалган уенчыклар да атласмыни?! Ул  сабыйларга хас самимилек белән шундый зур серле бәйрәмдә катнашуына куана, ихласлык белән күңел ача. Бу аның гомерендә беренче чыршы бәйрәме бит. Бала күңелендә кайнаган хис-тойгылар авторның әрнүле, сагышлы моңы белән өретелә. Тик бу аның кызгану хисе түгел. Киресенчә,  әлеге ятимнәр язмышлары үтә катлаулы чорга туры килсә дә, үзләренең  дөньяда барлыгын, кабатланмас бердәнбер һәм матурлыкка, шәхси бәхеткә хокуклы булуларын расларга тырышалар. Бу тартышта алар җиңүчеләр булып чыга. 

«Китап» хикәясендә дә әдипнең җанында гомере буе дәвам иткән балачак хатирәләре урын алган. Район үзәгенә туган телдә уку китаплары кайткан. Нибары биш данә. Алар 85 тиенлек хак белән бары тик яхшы билгеләренә генә укучыларга сатылачак икән. Өченче сыйныфта укучы герой бу исемлектә бар. Чөнки ул чирекне гел «бишле»гә генә укып бара. Әмма юньле-башлы ашарына да булмаган гаиләдә әлеге сумманың тиене дә юк. Затлы китапка ия булу теләге шул хәтле көчле ки, малай барлык зиһенен эшкә җигә. Кырыс чынбарлык шартларында исән калырга тырышу, тырмашу, тарткалашу нәтиҗәсендә үзләштерелгән компетенцияләр, метапредметлылык ярдәмгә килә. Ул китапны кулга алу бәхетенә ирешә. Автор баланың психологик-эмоциональ халәтен бик нечкә, табигый итеп күрсәтә. Чөнки геройның күңелендә кайнаган шатлык, эзләнү, борчылу, чарасызлык, өмет хисләре – болар барысы да сугыш елларында китапка сусаган Нәҗметдин улы Борисның да хисләре. Әсәр китапка сәҗдә кылу рухы белән сугарылган. Язучы, гомумән, китапка омтылышны бик югары бәяли. Аның фикеренчә,  китап укымаган кешедә иман булмый. 

Билгеле булганча, Айдар Хәлим – әдәбиятка шигърият аша килгән язучы. Ул бүген дә, холык-фигыле, яшәү рәвеше,  иҗат максаты, көрәш кыйбласы белән генә түгел, бәлки, фикерләрен сәнгатьчә яңгырату  алымнары ягыннан да шагыйрьләрчә иҗат итүче булып кала. «Виктория» хикәясен  нәкъ менә шагыйрь каләме белән язылган дип бәяләргә була. Автор аеруча игътибарга лаек дип саналган фикерләрен кабатлаулар, мәгънә нуры чәчә торган метафора, фокус-детальләр аша җиткерә. Әсәрдә мәгънәсенә зирәк укучы гына төшенердәй образлар да урын алган.  Вакыйга вакыты 1955 елның 22 февраль көне дип төгәлләштерелгән. Сугыш беткәннең 10 еллыгы якынлаша. Иртәгәсе көн – Совет армиясе бәйрәме. Әлеге зур бәйрәм хөрмәтенә мәктәптә чаңгы ярышлары оештырыла. Канәгать исемле яшүсмер малай җир йөзендә күрелмәгән «фабричный» чаңгыларда, беренче булып килеп, барысын да таң калдырырга ниятли. Әмма бабасы нимес  җиреннән трофей итеп алып кайткан чаңгылар шумый (чөнки алар урман-тау гаскәрләре өчен эшләнгән).  Канәгатьне хәтта мәктәпнең иң көчсез саналган укучылары да үзләре генә әмәлләгән чаңгыларда узып китәләр. Малай ярдәмгә сугышта үлеп калган әтисенең рухын да, ул казыкка элеп калдырган ак аргамакның баш сөяген дә чакырып карый. Тик берсе дә булышмый. Чамадан тыш авыр нимес чаңгылары аркасында, кичә генә алдынгы булып та, бүген адәм көлкесенә калган малай гарьлектән ачынып елый. Фикерле, зирәк укучы бу вакыйгага олы идея-эстетик мәгънә салынган булуына төшенә ала. Очыну, хыял, коры теләк, Көнбатышка ияреп, «без булдырабыз» ерпачлыгы белән генә максатка ирешеп булмый шул. Үз көчең, үз җегәрең кирәк. Һәр милләт, һәр халык үзенең яшәешендә, үсешендә пассионар нигезләренә, гореф-гадәтләренә таянырга тиеш. Җир йөзендә нибары әлегә 13 елын яшәгән малайның үз чаңгыларына беренчелекне кайтару ачышы әнә шундый зур гомумиләштерүләргә – төрки татарның тарихи урынын җуйдырмаска тырышу ниятенә барып тоташа. Айдар Хәлим һәрдаим татар әдәбиятын  яңа образлар белән баетырга тырыша. Алар арасында үтә дә үзенчәлекле, кабатланмас булганнары бар. Бу хикәядә шул рәттәгеләрнең берсе – «макаронник» образы урын алган.  (Армия срогыннан соң үз теләге (күбесе тамак ялына)  белән хәрби хезмәттә калган, халык аңында сержант-старшина кебек  «бик зур дәрәҗәгә ирешкән» кешеләрне халык телендә «макаронник» дип йөртәләр. Әдип фикеренчә, «макаронниклар» – татар авылларына тәмәке, аракы, сүгенү сүзләрен, сөйкемле марҗаларын алып кайтып, ил, тел, милләт казнасын җимерүгә шактый өлеш кертүчеләр. Канәгатьнең физкультура укытучысы – Гариф шул катлам хәрбиләрнең типик вәкиле. Ул урысча сүзләр сөйли. Шулай иткән саен үзен башкалардан акыллырак саный. Физкультурадан тыш, немец, география фәненнән дә укыткан Гариф, «кеше һәрчак сугышка әзер булырга тиеш» дип, яшь буынның иманын сава. Әлеге чаңгы ярышына да укучыларга «полный боевой вклад» – автомат, консерва тыгылган вещмешок белән килергә кушыла. Автомат урынына утын түмәре, консерва урынына каткан ипи кисәге дә ярап тора. Әмма вещмешок әзер булсын. (Макаронник образы әдипнең «Теге малай», «Штабтан шалтыратмадылармы?» хикәяләрендә дә тәнкыйди яссылыкта сурәтләнә). 

Айдар Хәлим иҗаты, жанр төрлелегеннән тыш, хис-тойгы төсмерләренә  байлык белән дә сокландыра. Автор сәнгатьчә фикерләрен фаҗигалелек,  драматик, сатирик кебек пафосларда бердәй оста яңгырата ала.

«Паравыз кычкыртты» – фаҗигале-драматик хис дулкынында иҗат ителгән хикәя. Сугыш башланган көннәр. Авыл дүрт ир-егетен сугышка озата. Болар – беренчеләрдән булып сугышка китүчеләр, авылның иң асыл ирләре.  Берсе – авылның иң яхшы чалгычысы, икенчесе – иң көчле көрәшче, өченчесе – иң уңган тракторчы, дүртенчесе – иң оста гармунчы. Авыл яшәешендәге дүрт терәк багана. Гармунчысы Газинур исемле. Газинур яшь кәләше Тәнзилә белән туйдан соң нибары бер ай яшәп калган. Шуны исәпкә алыптыр инде, авылдан бердәнбер хатын-кызга – Тәнзиләгә генә – Әкчин каласына ирен озату хокукы бирелгән. Алар иртәнге дүрткә каланың вокзалына килеп җитәләр (военкомат әмере). Әлегә хыял белән чынбарлык, әкият белән чынбарлык, гөман белән томан арасында яшәгән Тәнзилә «сугыш» дигән фаҗиганең тирәнлеген күз алдына китерә дә алмый. Үз гомерендә беренче мәртәбә паровоз күргән унсигез яшьлек авыл кызының башкада: «Сугыш чыкмаган булса, кайчан күрер идем әле бу паровозны?» Исемлек барланып, ирләргә вагоннарга утырырга әмер яңгырагач та әле, ул  чынбарлыктагы фаҗигане бәяләр дәрәҗәдә түгел. Күңеленнән «Шушы исемлек буенча алып кайтырлар микән?» дигән уй йөгереп уза. Паровоз гыйфрит тавышы белән кычкыртып җибәрә. Нәкъ менә шул мәлдә Тәнзиләнең гөманнары томаннан аерыла. Ул кинәт бу аерылуның мәңгелеккә икәненә төшенә. Паровоз кузгалып китә. Яшь хатын бар көченә ирен алып киткән эшелон артыннан йөгерә башлый. Ул күздән югалганчы йөгерә дә йөгерә... «Унсигез яшендә тол калган Тәнзилә гомере буе шул состав артыннан йөгерәчәк. Килен булып төшкән тупсасында картаячак һәм 92 яшендә дөнья куячак». Менә шундый эпилог белән очланган хикәя  «сугыш» дигән афәт фаҗигасен үтә тирән итеп чагылдыра. 

Айдар Хәлим – сурәт офыклары, дөньяви карашлары киң, белемгә бай булган язучы. Тормышның әчесен-төчесен күп татыган, күпне күргән язучының үзенә мәгълүм булган һәр вакыйгага, һәр күренешкә үз карашы, һәр шәйгә үз фикере бар.  

А.Хәлимнең үткен каләме каһәрле, имансыз халыкара сәясәтнең,  кешелексез империяләрнең бик күп җинаятьчел гамәлләрен фаш итте.  «Үрнәк эшелон» хикәясендә менә шундый гамәлләрнең берсе урын алган. Үзәктә – 1944 елда хаксызга Ватаннарыннан сөрелгән кырым татарлары фаҗигасенең бер сурәте.  Тимер юлдан 007 литерлы эшелон чаба. Анда гомер буе тупланган малыннан, дөньясыннан көчләп кубарылган биш мең кеше сөргенгә китеп бара. Алар арасында җиде яшьлек улы белән Бәкер исемле ир һәм берсеннән-берсе кечкенә дүрт кызчыгы белән Мәмдүдә дигән хатын да бар. Бу бәхетсез кешеләр, шул исәптән нарасый балалар да, «сатлык җан», «сатлык милләт вәкилләре» дип тамгаланган. Бу халыкара хыянәтчел вакыйганың гайре табигый булуы (парадоксы) да шунда ки, әлеге сатлык балаларның әтиләре, сатлык хатыннарның ирләре, туганнары фашистларга каршы көрәштә кан коя. Бәкернең әтисе яраланып, фронттан кайткан, әнисе Севастопольдә оборона эшләрендә җәфа чигә. Мәмдүдәнең ире исә – совет гаскәрләрендә офицер. Тоткыннарны Татарстан һәм Башкортстан НКВД сы солдатлары (күбесе татарлар) саклый. Эшелон бер станциядә туктый. Тоткыннар вагоннардан җиргә сибелә. Һәркем иркенлектә, тере, җанлы табигать кочагында сулыш алып калырга тырыша. Шулай да иманын җуймаган халык башта намазын укый. Әмма Аллаһы Тәгалә адәм баласына билгеләгән вакыт аларныкы түгел. Ул табигый хаҗәтләрен үтәү өчен генә бирелгән. Чамалы вакыт бик тиз узып китә. Эшелон кузгала. Чыр-чу килгән кешеләр арасында Бәкер үзенең улын күздән югалта. Көтелмәгән бу хәлдән шашынып калган ир эшелоннан кире сикереп төшә дә елга буена йөгерә. Улы шунда булырга, су коенырга киткән булырга тиеш. Шулай булып чыга да. Бала да состав кузгалып киткәнне күрә. Инде күп явызлыкларны татыган малай, әтисе белән дә мәңгегә аерылачагын аңлап, эшелонга таба йөгерә башлый. Әтисен күрү шатлыгына сабыйның нәни йөрәге түзми, коточкыч тетрәнүдән,  киеренкелектән шартлый. Шулчак автоматтан очередь бирәләр. Бәкерне дә, инструкцияне бозып, аларга ярдәм итәргә килеп җиткән НКВД солдаты татар Шиһабетдинне дә ерткыч хәрбиләр юк итәләр. Шулай итеп,  ике бертуган халыкның балалары Хәрәбәле сазларында козгыннарга азык булып ятып кала. Соңыннан офицерлар киңәшмәсендә бу хәл тикшерелә. Сәясәт ялчысы булган рәсми тарих, кирәк булганда, «Казан татарлары белән Кырым татарлары арасында бернинди уртаклык юк» дип тәкрарласа, бу юлы инде дәүләтнең карагруһ офицеры «Кырым татарлары да, Казан татарлары да – алар барысы да бер нәсел этләре» дип, мәсьәләне  явызлык файдасына хәл итә. Тик шулай да Казан татары үлеме бушка төшсә, Кырым татарлары өчен түләргә кирәклеген искәртә. 

Һәр олы әдипнең иҗаты бербөтенне тәшкил итә. Теге яки бу язучының һәр әсәре башкаларына табигый рәвештә килеп ялгана. Шулар арасында аның тулаем иҗатының асылы, квинтэссенциясе сыман берничә әсәре була. Алар әдипнең бербөтен иҗатына фикер нурларын чәчә. Һәр әсәр үз чиратында идея-эстетик мәгънәсе белән шушы әсәрләргә килеп тоташа. Безнең карашка, Айдар Хәлимнең  «Калеб яратылганда» һәм «Көчле кеше» әсәрләре нәкъ менә шундый үзенчәлеккә ия булып тора.

Алар икесе дә кешенең көч-гайрәт чыганаклары турында уйландыра.  «Калеб яратылганда» – нәсер жанрында язылган әсәр. Аның сюжеты бик гади. Төсләр, аһәңнәр, исләр, һәр эреле-ваклы җанлы нәрсәнең хәрәкәтләреннән оешкан бербөтен гармонияле манзара: төнге йокыга талырга  хәзерләнгән табигать. Ике хатын – нәни лирик геройның әнисе һәм аның ахирәте – йон төенчекләре белән авылга кайтып баралар. Ике сугыш толы бертавышка «Идел» җырын көйли... Алар артыннан кечкенә малай атлый. Шушы бербөтен галәми бөтенлектә, сихрилектә сабый бала әлегә үзе аңлап бетермәгән яшәеш серен тоемлый. Тәҗрибәле әдип кешенең бу күңел халәтенә  «җан сугарылу», «калеб яратылу», «Мин кешеләрне яклый алам» дигән гүзәл гамь белән сугарылу, йөрәккә сөю, көю, гаҗәпләнү хисләре урнашу мизгеле дип бәя бирә. Бу халәт – шәхес калебендә дөньяның, яшәешнең гармониясе, бөтенлеге ачылган мизгел. (Танып-белү теориясендә һәм психологиясендә «озарение души», «инсайт» төшенчәсе белән йөртелә). Әдип кеше күңеленең без белмәгән якларын шул дәрәҗәдә нәкышлап бирә ки, һәрнәрсәне яратасы, яратудан елыйсы килә. Авторның галәми колачлы фикере, хис-тойгыларның тирәнлеге, нечкәлеге таң калдыра. 

«Көчле кеше» – фәлсәфи-гамәли хикәя. Ул Вольтер, Руссо, Л.Толстой рухында язылган фәнни трактатны хәтерләтә. Әдип кешедәге «көч» дигән сихри күренешнең беренчел алшартларын билгеләргә омтыла. Алар түбәндәгеләр: 1) гаилә;  2) табигать, аның  нигъмәтләре; 3) халык авыз иҗаты, фольклор әсәрләре, аларда чагылыш тапкан кайгыны, авырлыкны сабырлык белән күтәрә белү хикмәте; 4) хезмәт; 5) мәхәббәт. Айдар Хәлим фикеренчә, яшәеш менә шушы алтын  баганалардан тора.

Йомгак ясап әйткәндә, Айдар Хәлим – тирән мәгънәле, сәнгатьчә нәфис  яңгырашлы хикәя-новеллалар остасы. Әлеге әсәрләр танып-белү, тәрбия, эстетика җәһәтеннән татар әдәбиятының хәзинәсенә байлык өстәделәр. Язучы бүген дә шушы рухта, шушы дулкында иҗатын дәвам итә.