Логотип Казан Утлары
Роман

Буа (дәвамы (6))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Алар бөтен гаиләсе белән акрынлап, әйберләрен җыярга керештеләр.

Җылы җәйге кичләрнең берсе иде. Зөбәйдә, көянтәләрен алып, чишмәгә суга төшеп китте. Чишмә инеш чокырының төбендә үк, аңа кадәр әрәмәлек эченнән үтүче тар сукмак аша менәсе. Чиләкләрен тутырып, чокырдан өскә менеп кенә җиттем дигәндә, Зөбәйдә күзгә-күз Таһир белән очрашты. Таһир, күрәсең, бераз салмыш, йөзләре кызарып чыккан. Зөбәйдәне дә биредә сагалап торган, ахрысы – аты ерак түгел үлән утлап йөри.

– Саумы, Зөбәйдә, – диде Таһир, чүгәләгән җиреннән торып басып.

Күн тужуркадан, күн картуздан, аякта күн итек, галифе чалбар, билдә наган, күкрәктә портупея – мондый килеш-килбәт авылда бары тик колхоз рәисенеке генә.  

– Исәнмесез, Таһир абый...

– Сез димә инде, Зөбәйдә, аннан соң, ниткән абый булыйм ди мин сиңа? Куй әле чиләкләреңне, бер утырып сөйләшик.

– Әти белән әни көтә, озак торсам борчылырлар.

Таһир аңа якынрак килде, Зөбәйдәнең йөзенә хәмер исе килеп бәрелде. Ул йөзен читкә борды.

– Бөтенләй буйга җиткән кыз булып үскәнсең, Зөбәйдә, – Таһир елмайган кыяфәт чыгарды, никтер ул калтырана иде. – Синең белән кайчан бер утырып тынычлап сөйләшеп булыр икән? Бүген кич чыга аласыңмы?

– Юк, Таһир абый, миңа ярамый, – диде кызый, үзен кая куярга белмичә.

– Ник ярамый? Кем комачаулый? Әйдә, әтиең белән үзем сөйләшәм.

Таһир калтыранган бармаклары белән Зөбәйдәнең иягеннән тотып, башын үзенә таба күтәрде. Хәмер исеннән җирәнеп, Зөбәйдә шунда ук артка чигенде, чиләкләрендә су чайпалып, җиргә түгелде.

– Нәрсә, җирәнәсеңмени? – Таһирның елмаюы качты. – Юкка болай кыланасың, Зөбәйдә, син дә, әтиең дә. Минем белән сиңа да, аларга да яхшырак булачак. Аңлыйсыңмы шуны? Кызыйны кызыктырырга маташып, Таһир йомшара төште.

– Таһир абый, кайтыйм инде, – диде тегесе, мондый игътибардан кая качарга белмичә.

– Әллә соң мин башкалардан кимме? – дип, янә кызга таба килә башлады Таһир. – Ким түгел, күпкә артык! Авылда күкрәк киереп йөриячәксең, аңлыйсыңмы?!

Зөбәйдә кинәт көянтәсен-чиләкләрен күтәреп бәрде дә, әрәмәлек аша авылга таба йөгерде. Йөрәге дөп-дөп тибә иде.

– Үзеңне дә, әти-әниеңне дә коткара аласың, Зөбәйдә, юкка качасың! – дип, Таһирның кычкырган тавышы аның колакларында әле озак яңгырап торды.

Зөбәйдә авыл башына җиткәч, инеш ягына борылып карады. Таһир кара айгырына атланып, бригада утары ягына китеп бара иде. Нык куркынган булса да, кире килеп, көянтә-чиләкләрен алды, ләкин суга төшеп тормады. Өйгә кайткач та, әнисенә юлда абынып егылдым, суым шунда түгелде дип кенә әйтте. Әти-әнисен бу очрашу турында сөйләп хафаландырасы килмәде, аларның болай да бик киеренке чорлары. Әтисе мәчетсез калуны аеруча авыр кичерә, әнисенең көмәнлек белән үз хәле хәл...

Кичен ул каралты артына чыкты. Аны биредә Вакыйфы көтә иде. Алар умарталар янындагы куаклыкка барып елыштылар. Шушы мизгелдә, сөйгән егете җылысында гына Зөбәйдә күңелен бушатырга ирек бирде. Ул, мышык-мышык елый-елый, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде.

– Үтерәм мин аны, – дип, йодрыкларын кысты Вакыйф.

– Кирәкми, Вакыйф, башыңа бәла алма. Мин барыбер синеке генә булачакмын. Аның миңа зыян китерергә хәленнән килмәячәк. Урында эшләгәч, бигрәк тә. Алдагысын тормыш күрсәтер.

Вакыйф та уйга калды.

– Сине сорарга әнине җибәрсәм?! – диде кинәт Вакыйф. – Күченергә җыенасыз, сиңа да мәшәкате азрак булыр. 

– Вакыйф, мин бик риза да бит, ләкин бүгенге хәлләрендә әти-әниләр никах мәшәкатьләре, мине кияүгә бирү хәстәре белән йөрерлек түгел. Аннан бигрәк Таһирдан куркам, берәр зыян салып куймагае! Тынычланыр, онытыр, көтәргә кирәк. Дөньялар һаман да болай хәтәр булмас, афәт озакка бармас. Бераз гына сабыр ит инде, җаным!

Алар әле бик озак сөйләшеп утырдылар, киләчәкне әле алай, әле болай фараз кылдылар. Зөбәйдәне озатып, кайтыр юлга чыкканда, күк йөзе тәмам караңгыланып, анда йолдызлар сибелгән иде. Болытлар артыннан ай калкып чыкты, дөнья көмеш нурларга күмелде. Ике урам арасындагы сукмак уртасында Вакыйф кара атка атланган кешене шәйләп алды. Ул, атын ашыкмый гына атлатып, аңа таба килә иде. Нишләргә дә белми туктап калды Вакыйф. Аны Таһирның тавышы айнытып җибәрде.

– Кая бардың, Вакыйф?! – диде ул һәм аңа берничә адым кала атыннан сикереп төште. – Кара төндә нишләп йөрисең, иртәгә эшкә чыгасың юкмыни?

Вакыйф дәшмәде. Ул Зөбәйдәнең Таһир белән очрашуын искә төшереп, колхоз рәисенә ташланыр хәлгә җитсә дә, сабырлыгын җыеп тыелып калды.

– Нәрсә, әллә мулла кызы янына йөрисеңме?! – Таһир шаркылдап көлеп җибәрде. Аннан кинәт Вакыйфны ике куллап, якасыннан эләктереп алды да үзенә таба тартты. Алар йөзгә-йөз очраштылар. Таһирның авызыннан авыр ис килсә дә, Вакыйф түзде. – Хәзер мине тыңла, контра. Әгәр дә мулла кызына бармак белән генә кагылсаң да, үзеңне дә, әниеңне дә бер арбага төяп, Себергә озатам. Әби патша юлы нык, сезне генә күтәрерлек җае бар аның. Әгәр син аңа өйләнергә уйласаң, мин, совет власте вәкиле буларак, моңа бернинди ризалык та, рәсми документ та бирмәячәкмен. Ул чагында инде әниең белән сине генә түгел, син бозган Зөбәйдәңне дә янәшәгезгә утыртып олактырырмын, аңладыңмы?! Тагын бер генә тапкыр Зөбәйдә тирәсендә чуалганыңны күрсәм, беттең, егетем. Үзеңне уйламасаң, әниеңне уйла, аның юл газабын күтәрерлек көче калмагандыр.

Таһир бар көчтән Вакыйфны төртеп җибәрде. Вакыйф әйтер сүз тапмады. Ул берни дә дәшмәде. Күлмәкләрен рәтләде дә Таһир аша туп-турыга текәлеп, үз юлы белән китеп барды.

Икенче көнне Таһирны районга чакыртып алдылар. Беренче секретарь бүлмәсендә җирле НКВД вәкиле утыра иде. Ул Таһир белән коры гына исәнләште.

– Иптәш Фәтхуллин, менә сезне иптәш Фролов күрергә теләгән иде, – диде беренче секретарь.

– Әйе, тыңлыйм... – Таһир коелып төшсә дә, сер бирмәде, тәкъдим ителгән урынга утырды.

– Сезнең авылдан өч гаилә сөргенгә җибәрелде, алар бүген моннан еракта, белүемчә, малларын колхозга җәлеп иткәнсез. – НКВД вәкиле кулындагы кәгазьләрендә казына-казына, Таһирга карамый гына сөйләшә иде. Аннан кинәт күтәрелеп, пыяладай салкын, чем-кара күзләрен колхоз рәисенә төбәде. – Ләкин бер гаилә исемлеккә керми калган. Тимерхановлар. Безнең  мәгълүмат буенча, алар да хәлле кешеләр, җитмәсә, муллалык белән шөгыльләнәләр. Мондый аерым мөнәсәбәтнең сәбәбе нидә?

– Аерым мөнәсәбәт юк, иптәш Фролов... – Таһир, ни әйтергә дә белми, каушап ук калды. Үзенә янарга торган куркынычны тоюдан тәненә эсселек йөгерде. – Без колхоз идарәсе карары белән мәчетне яптык инде. Мулла гаиләсе дә колхозга керәчәк.

– Ләкин бүгенгә кадәр кермәгән булып чыга?

– Аңлыйсызмы, аңа капылт кына муллалыктан күчү авыррак, бераз вакыт кирәк.

– Безнең вакытыбыз юк. Бәлки, ишеткәнсездер, безнең көчләр белән бу тирәләрдә эш иткән кулак-мулла оешмасы тар-мар ителде. Алар, җыелышлар үткәреп, совет властена каршы мәкерле планнар корганнар, хакимиятне бәреп төшерү юлларын эзләгәннәр. Хәмидулла Тимерханов шул төркемдә катнашмаган дип, кем әйтә ала?!

– Юк, булмас. Авылдан китеп йөрми ул, һәрвакыт өендә.

– Иптәш Фәтхуллин, өендә утырган көе нәрсә хисабына яши соң ул?

– Белмим дә инде. Бәлки, элек җыйган маллары калгандыр... Фроловның тавышы кырыслана төште:

– Шулкадәр мал җыйган элементны сез ник яклыйсыз?!

– Якламыйм, сез нәрсә?! – Таһирның тамагы кипте, ләкин өстәлдәге графиннан су салып эчәргә җөрьәт итмәде. – Без аны катгый игътибар үзәгендә тотабыз, колхозга керергә, малларын безгә тапшырырга күндерербез кебек...

– Күндерерсез кебек?!

– Әйе. Аңлыйсызмы, мулланың барыбер авыл халкы арасында дәрәҗәсе зур, сүзе үтә. – Таһир аклану өчен сәбәп табуына шатланып куйды, үз-үзенә ышанычы кайтты. – Колхоз әле аякка гына басып килә, халыкны котыртмасын, фетнә чыгармасын дип ашыкмыйча, акрынлап сөйләшү алып барабыз.

– Алай икән... – Фролов беренче секретарьга борылды. –  Андый дәрәҗәле кеше булгач, Фәтхуллин урынына Тимерхановны колхоз рәисе итеп куярга кирәк. Таһир янә шабыр тиргә батты, ул үзен якларга ашыкты:

– Юк, сез мине дөрес аңламадагыз! Кеше котыртырга мөмкин дип кенә әйтүем...

– Иптәш Фәтхуллин, Тимерхановларның язмышы хәл ителгән инде, юкка сүз көрәштереп утырасыз, – диде Фролов, кулындагы папканы ябып куеп.

– Минем бер генә үтенечем бар, иптәш өлкән лейтенант.

– Тыңлап карыйк.

– Мулланың гаиләсенә тимәсәк иде. Аның хатыны белән кызының гаебе юк дип беләм. Алар мулла сүзеннән чыга алмый, шуңа гына колхозга керми торалар. – Таһир алдашуга күчүен үзе дә сизми калды. – Мин аерым-аерым хатыны белән дә, кызы белән дә сөйләштем, икесе дә колхозга керергә риза. Мулланың нинди кырын эшләрдә катнашуын белмиләр. Әгәр алар колхозга керсә, икесен дә калдырып булырмы икән?

Фролов янә папканы ачып, бер андагы кәгазьләргә, бер Таһирга карады. Аның карашыннан Таһир куырылып килде. НКВД вәкиле янә беренче секретарьгә борылды.

– Мулланың кызына унбиш яшь. – Фролов та, беренче секретарь дә нәрсәдер белгән төсле елмайдылар.– Иптәш Фәтхуллин – безнең ышанычлы кешебез. Үзенең совет властена тугры булуын канлы бәрелешләрдә, революциянең беренче елларында ук раслаган кеше, – диде беренче секретарь. –  Шуңа күрә аның бу зур үтенечен мөмкин булганча исәпкә алып, мулланың хатыны белән кызын калдырырга тәкъдим итәм. Иптәш Фәтхуллин җаваплылыгында, әлбәттә.

Фролов дәшмәде, папканы өстәлдән алды да:

– Иптәш Фәтхуллин, иртәгә сигездә сезне үземдә көтәм, – дип саубуллашып чыгып китте. Таһир исә беренче секретарь белән хуҗалык эшләре турында сөйләшергә калды.

Таһир авылга кайткач та, төне буе йоклый алмый чыкты. Иртәгә НКВД вәкиле янына барасы, анда тагын ниләр сорарлар? Мулла гаиләсе, җавапсыз хисләре колхоз рәисен авыр таш сыман куркыныч чоңгыл төбенә өстери. Йокыга киткәч, сәер бер төш күрде.

Караңгы базда утыра, имеш, Таһир. Баз тирән һәм салкын. Ул, торып басып, аның җир диварларын капшады. Чыгарлык түгел, кул белән тотынырлык та урын юк. Шулай капшана торгач, Таһир артында гына кыштырдаган тавыш ишетте. Борылып карагач, биредә ялгызы түгеллеген аңлады. Базның икенче читендә кемдер чүгәләгән. Йөрәге куркудан ярылырга җитсә дә, Таһир:

– Син кем?! – дип сорарга көч тапты.

– Исәнме, Таһир! – Теге бәндә тәмәке кабызып җибәрде. Шырпы яктылыгында аның иңнәренә кадәр төшеп торган озын кара чәчләре, уттай янып торган күзләре абайланды.

– Мин – ул син.

– Ничек инде алай?!

– Менә шулай.

– Без кайда соң?!

– Базда. Әлегә тирән түгел ул баз, ләкин тирәнәя бара. Аның сүзләрен раслап, урта бер төштән җир каядыр түбәнгә убыла башлады. Таһир, коты чыгып, баз диварына елышты.

– Моннан ничек чыгабыз соң? – диде калтыранган Таһир.

– Әлегә баз авызы капланмаган. Чыннан да, өстә яктылык күренде.

– Миңа нишләргә кирәк?!

– Моннан кеше өстенә менеп кенә күтәрелергә мөмкин, Таһир...

– Нинди кеше? Синнән башка беркем дә юк бит?!

– Мин сиңа ярдәм итә алмыйм, чөнки син ул мин дип әйттем бит. Башка кешене табарга кирәк, юкса икебез дә упкын төбенә очабыз.

Теге бәндә юк булды. Җир убылудан туктамады.

Таһир, каты кычкырып уянып китте. Икенче көнне иртән НКВД вәкиленә килгәндә, бөтен тәне авырта иде. Йокысызлык галәмәте, башы да шаулап авырта. Ятканчы салган да иде... НКВД хезмәткәре озак сөйләшеп тормады. Ул аңа документ сузды. «Мин, Таһир Солтан улы Фәтхуллин...» дип башланган кәгазьдә Хәмидулла мулланың явызлыклары тасвирланган. Ул фетнә әзерләгән, өендә кулак-мулла калдыкларын җыеп котыртып яткан, кораллар сатып алырга керешкән. Ике кәгазь биткә тузга язмаган нәрсәләр теркәлгән иде.

– Миңа нишлисе? – диде Таһир, тәмам куркуга калып.
– Кул куегыз, иптәш Фәтхуллин. Калганы безнең эш.

– Ләкин бит...

– Нәрсә ләкин?! – Фроловның тавышына яман ачу чыккан иде.

– Юк. Каләм бирегез. – Таһир калтыранган куллары белән кәгазьне имзалады.

– Бүгенге числоны куегыз. Таһир карышмады. Фролов яныннан чыгып киткән чакта ул инде тынычланган, хәле кайткан иде. Бөтен мулла-поплар сөрелгәндә, Хәмидулла гына калмас. Монда Таһирның бер генә гаебе дә юк. Заманага яраклашмасаң, үзең дә бетәсең. Хәмидулла үзгәрергә теләмәде. Таһир бу системадагы вак бөртек кенә. Шулай уйлап, ул үзенең намусы чисталыгында акланып, МТСтагы танышлары янына аракы эчәргә китеп барды.

Авыл читенә күченүне Хәмидуллага күрергә насыйп булмады. Көннәрнең берендә аларның йорты каршына кара машина килеп туктады. Аның эченнән өч хәрби һәм Таһир чыкты. Таһир югалып калган кыяфәттә, бу вакыйгада катнашу аңа ошап бетмәве сизелә иде. Шулай да ул хәрбиләрдән калышмады. Тегеләр өйгә ишекне шакымый гына керделәр.

– Тимерханов! – дигән тавышка өйдәгеләр сискәнеп куйды. Хәмидулла мулла керүчеләрне каршыларга ашыкты.

– Мин булам, исәнмесез, – диде ул, формадагы кешеләрне күргәннән эсселе-суыклы булып.

– Җыеныгыз, сезгә безнең белән бергә китәргә туры киләчәк. Ишек катында күзләре чыланган Нәсимә, янәшәсендә менә-менә елап җибәрергә әзер Зөбәйдә күренде. Хәмидулла аларның икесенә дә күз кысты, мөмкин кадәренчә елмайган итте.

– Борчылмагыз, тиздән кайтам, гаебем юклыгын беләсез бит... Нәсимә, зинһар, үзеңне сакла, көчле бул. Кызым, син әниеңә булыша күр.

Ике хәрби, ишектәге хатын белән кызны чак кына төртеп җибәреп, олы якка атладылар, өстәл тартмаларын, китап киштәләрен актарырга керештеләр. Урын-җирләрнең дә асты өскә килде. Аерым бер чемоданга кайбер китаплар, ниндидер кәгазьләр салына барды.

Нәсимә, кызына урамга чыгып торырга кушып, иренә юлга җыенырга ярдәмгә ашыкты.

Хәмидулла янына иелгәч, тегесе хатынының калтыранган кулын тотып алды.

– Сиңа дулкынланырга ярамый, тынычрак бул...

– Бибисара карчык малай булыр диде. – Нәсимә пышылдап әйтте дә, янә тыела алмый еларга кереште.

– Бар, үзең дә урамга чыгып һава сулап ал, мин һичшиксез кайтырмын, яме?! Зөбәйдәне, туачак улыбызны сакла.

– Җәһәтрәк кыланыгыз! – дип кычкырды хәрбиләрнең башлыгы. Өйдә табылган кайбер китапларны җыештырып, ике хәрби ике яктан озаткан килеш, Хәмидулланы урамга алып чыктылар. Мулла йорты тирәсенә шактый кеше җыелган иде. Кара машина янына килгәч, ул янә баласы белән хатынына борылды. «Мин сезне яратам», – дип, тавышсыз гына иреннәре белән әйтте дә хәрбиләр белән бергә арткы урынга утырды. Машина кузгалгач та, борылып карады. Тузан өермәсе артыннан елый-елый, кызы Зөбәйдә йөгерә иде...

Машина туры Казанга юл алды. Биредә Хәмидулланы баштанаяк тикшерделәр, фоторәсемгә төшерделәр һәм төрмәнең халык белән шыгрым тулы камерасына кертеп тыктылар. Биредәге кешеләрне күздән кичергәч, ул һәммәсеннән дә аңкып торучы курку һәм өметсезлек хисен аермачык тоемлады. Араларында кыйналганнар да җитәрлек. Хәмидулла буш урынга килеп утырды. – Кайдан син? – дип сорады өске нарадагы тоткын. Хәмидулла кайдан икәнлеген әйтте.

– Һөнәрең бармы?

– Мулла мин.

– Ә, мулла... – Тоткын уйланып торды. – Сиңа кадәр генә ике попны алып чыгып киттеләр, шуннан бирле күренгәннәре юк. Камерада янә тынлык урнашты.

Хәмидулла ятып, бераз ял итәргә карар кылды. Арыганлык үзенекен итте – йоклап киткәнен сизми дә калган. Ул үзенең фамилиясен кычкырган тавышка сискәнеп уянды.

– Тимерханов! Тикшерүче янына! Аны, озын караңгы коридор буйлап алып китеп, кечкенә генә бер бүлмәгә керттеләр. Тикшерүче симез йөзле нурсыз бер бәндә булып чыкты. Ул өстәл артында утыра. Хәмидулла басып торган килеш калды.

– Тәәк, Тимерханов, – тикшерүче өстәлдән бер папканы тартып чыгарды, андагы кәгазьләрне актарырга кереште. – Сез үзегезнең Троцкий яклы оешмада әгъза булып торуыгызны, террорчылык оешмасында катнашуыгызны таныйсызмы?

– Иптәш тикшерүче...

– Мин сиңа иптәш түгел, – дип, тупас бүлдерде тикшерүче.

– Кем дип эндәшим соң сезгә? – Болай да башы каткан Хәмидулла бөтенләй аптырап калды.

– Гражданин тикшерүче.

– Гражданин тикшерүче, мин бернинди оешмада да катнашмадым.

– Ә менә... – тикшерүче, бер бармагын төкерекләп, папкадагы кәгазьләрне актарырга кереште, кирәген тартып чыгарды. –

Ә менә иптәш Лысков сезне атады.

– Ниткән Лысков тагын? Мин андый кешене бөтенләй белмим...

– Белмисең, әлбәттә, шуның өчен яшерен оешма бит инде ул. Ул белә, син аны белмисең. Бирегә эләккәч, беркем дә берни дә белми. Беләсезме, гражданин, ихлас күңелдән әйтелгән дөреслек җәзаны киметә, шуңа күрә...

– Минем бернинди гөнаһым да юк!

– Сезгә гражданин Тимерханов Сәгыйдулла танышмы? Хәмидулла дерт итеп куйды. Сәгыйдулланың бу хәлләргә ни катнашы бар икән? Аның аркасында ул бирегә килеп эләктеме әллә?

– Таныш, әлбәттә, ул минем бертуган энекәшем. Тикшерүче папкадан икенче бер кәгазьне тартып чыгарды. Хәмидулланың тез буыннары калтырана башлады, ул нык тирләп чыкты. Тикшерүченең кулында Сәгыйдулланың соңгы хаты иде.

– Кайда ул хәзер?
– Белмим...

– Башка хатларын юк иттегезме?

– Юк.

– Ул чит илдән торып, совет хакимиятенә каршы нинди эшчәнлек алып бара?

– Бернинди эшчәнлек тә алып бармый, бу аның соңгы хаты, унҗиденче елдан бирле бер хәбәре дә юк.

– «Абый, күңелем сизә, бу кабахәт большевиклар минем башыма җитәчәк», – дип, тикшерүче Сәгыйдулланың хатыннан бер юлны кычкырып укып бирде, аннан карашын янә Хәмидуллага күтәрде. – Димәк, без кабахәт большевиклар, шулаймы?!

– Гражданин тикшерүче, мин энекәшемне соңгы тапкыр революциягә кадәр күрдем. Аның хәлләре турында хәбәрдар түгелмен. Ул вакытта Петроградта ниләр булганын, энем нәрсә өчен большевиклар белән сүзгә керүен белмим.

– Аңлашылды... Ничек әйтәләр әле сездә? Белмимнең башы авыртмый, диләрме? Хәлләрегез бик хөрти, гражданин Тимерханов. Иртәгә кадәр уйларга мөмкинлегегез бар. Конвой, алып китегез!

Икенче көнне аны янә чакыртып, троцкистлар яклы оешмада террорчылык эшчәнлеге алып барганлыгын таныган кәгазьгә кул куюын таләп иттеләр.

Хәмидулла килешмәде. Карцерда ике көн яткырдылар. Янә теге кәгазьне күрсәттеләр. Хәмидулла кул куймады. Каты гына итеп кыйнадылар. Бөтен тәне күгәреп чыкса да, Хәмидулланы сындыра алмадылар. Ахыр чиктә гаепләү аның имзасыннан башка да расланды. Мулла әлеге «документ» белән танышып чыккач та, тикшерүчегә барысы да ялган икәнлеген әйтте.

– Ялганмы-юкмы, анысын син дә, мин дә хәл итмим. Мәскәүдә барысын да аңлатырлар үзеңә, – диде тегесе, тагын бер эшне ябуына шат булуын яшермичә.

Хәмидулланы этап белән Мәскәүнең Лефортово төрмәсенә алып килделәр. Казандагы изолятордан соң бу урын җәннәт сыман тоелды. Биредә судка кадәр үз чиратыңны аерым камерада көтәсе, анда хәтта урындыклар да бар.

 Озак утырырга насыйп булмады – Тимерхановны ике конвоир алып китте. Суд бүлмәсенә барганда, Хәмидулла барлык белгән догаларын укыды, яшүсмер кызы, әле дөньяга туарга гына торган баласы, хатыны хакына үзен азат итүне, хакыйкатьнең мәкер-ялганнан өстен чыгуын сорады.

Бүләмәгә керделәр. Конвой ике ягына басты. Озын өстәл артында өч хәрби утыра. Янәшәдә генә секретарь. Югары судның хәрби коллегиясе шуннан гыйбарәт.

– Гаепләү белән килешәсезме? – дип сорады судья. – Юкмыни? Ләкин биредәге шаһитлар киресе хакында сөйләгән.

– Мин аларның берсен дә белмим.

– Кәгазьгә басылган сүзләргә каршы барып булмый. Алар, ихлас күңелдән гаепләрен танып, сезгә күрсәткәннәр. Үз тирәгездә кулакларны, муллаларны туплагансыз, өегездә яшерен җыелышлар үткәргәнсез. Оешманың башында кемнәр торганлыгы да язылган.
– Мин бернинди оешмада да катнашмадым.

– Аңлашылды. – Хөкемдар нәзек кенә папкадагы кәгазьләрне караштыргалады. – Әһә, чит илдәге энекәшегез белән тыгыз элемтәдә торасыз. Ул нинди эшчәнлеккә өнди?

– Бернинди эшчәнлек тә алып бармыйбыз, минем аның белән унҗиденче елдан бирле күрешкән дә, язышкан да юк.

– Суд киңәшмә залына китә, – диде уртадагы хәрби урыныннан торып, аңа калган икесе дә иярде.

Озак киңәшләшмәделәр, биш минут та үтмәгәндер, кире чыктылар. Хәмидулланың соңгы өмете өзелде. Бер басма биткә сыйган суд карары нигезендә аны Җинаять кодексының 58 маддәсенең 8 нче пункты буенча террорда гаепләп, ун елга ирегеннән мәхрүм итәләр.

Йа Хода! Әгәр исән калса, төрмәдән чыга алса, ул инде картаеп беткән бер авыру кеше булачак! Ул кыяфәттә туганнары янына кайтып, ничек күзләренә күренер?! Ун ел! Ул кызының ничек итеп үсеп җитүен, улының дөньяга тәүге тапкыр аваз салуын беркайчан да күрмәячәк! Нинди гөнаһлары өчен аңа мондый сынаулар җибәрелә?!

Хөкем карарын Хәмидулла хәзрәт бик авыр кичерде. Укыган догалары да тынычландыра алмый, күз алдыннан боегып, кечерәеп калган Нәсимәсе, машина артыннан елый-елый йөгерүче кызы китми. Бу хатирәләр җанын әрнетә, башка нәрсә турында уйланырга мөмкинлек калдырмый. Камерага кертелүче үзе кебек мескеннәрне дә күрми. Әмма вакыт узу белән тынычланып, Хәмидулла хәзрәт үзен кулга алды. Күңел төшенкелеген җиңәргә кирәк иде аңа. Бирешергә ярамый. Ул исән-имин кайтачак, гаиләсе янәшәсендә булачак, һәм моңа берни дә комачаулый алмаячак! Гарип калсын, гомере генә өзелмәсен. Өендә аны барыбер көтеп торачакларына бер генә дә шиге юк. Кайткан төшенә Нәсимә генә түгел, кечкенә улы Хәбибулла да үскән булыр. Бер Хәмидулла гына түгел, илдәге күпме халык аның төсле авыр язмышка дучар ителде бит. Ул алардан артык та, ким дә түгел. Бирешмәскә, сабыр, акыллы булырга кирәк!

Этап белән Ак диңгез буена данлыклы канал төзелешенә китеп барганда, Хәмидулла ачы язмышына тулысы белән буйсынган иде инде...

(Дәвамы бар)