Логотип Казан Утлары
Роман

Буа (дәвамы (3))

(Романны башыннан укыгыз)

***

Бу көн – 1931 елның 30 гыйнвары, чыннан да, Германия генә түгел, бөтен дөнья тарихына кереп каласы иде. Берлинның Рейхсканцлерплацында урнашкан «Кайзерһоф» кунакханәсендә шырпы сызсаң, шартлау яңгырарлык мохит хөкем сөрә иде. Бирегә зур өстәл янына нацистлар партиясенең лидерлары җыелган. Табын түрендә – Адольф Гитлер. Ул үзен кая куярга белми, куллары калтырана, күзләре арлы-бирле йөгерә, өстәл артындагы сөйләшүләрне ул ишетми, ишетсә дә, аңламый, башаяк үз уйларына чумган. Аның янәшәсендә, урындыкка ятып диярлек, Герман Геринг утыра. Парламентта җылы урын биләгәнгә, ул әлегә биредәгеләр арасында Германиянең иң югары җитәкчесе. Ләкин нәкъ менә Геринг бу хәл озакламый үзгәрәчәген тәгаен белә, әлеге шатлыклы хәбәрне ул кичә төнлә Гитлерның үзенә җиткерде. Хакимлек инде бик якын, Геринг Гитлерның болай борчылуын аңлый да, аңламый да кебек. Гитлер янәшәсендә шулай ук Эрнст Ганфштенгель, фюрерның якын дусты, сердәшчесе, киңәшчесе. Читтәрәк авыру кыяфәтле, ябык гәүдәле Йозеф Геббельс; симез чучкага охшаган, бит тиресе майланып торучы Эрнст Рём; күптән түгел генә нацистларга килеп кушылган, ләкин 30 гыйнвар вакыйгаларында өлеше зур булган Иоахим фон Риббентроп; Гитлерга нимес гражданлыгы алуда ярдәм иткән Вильгельм Фрик; Гитлерның шәхси сак хезмәте ССны җитәкләүче Генрих Гиммлер. Бүлмәдә нацистлар партиясенең өске эшелонына кергән башка кешеләр да шактый. Адольф Гитлер сәгатькә күз салды һәм кинәт сикереп торды.

– Кузгалырга вакыт, – диде ул усал эт өргән тавыш белән. Урындыклар дөбердәде, бүлмәдәгеләр аягүрә бастылар. Көрән формага киенгән СС егетләре килеп чыкты. Алар, Адольф Гитлерны бар яктан да әйләндереп алып, урамга юнәлделәр. «Кайзерһоф» каршына инде шактый халык җыелырга өлгергән. Гитлер, аларны күргәч, ничектер уңайсызланган төсле елмаеп, уң кулын иңенә кадәр генә күтәреп сәламләде. Төрле яклардан фотокамералар черт-черт итә торды. СС егетләре озатуында Адольф Гитлер автомобильгә утырды һәм машина, акрын гына кузгалып китеп, кунакханәдән ерак түгел урнашкан рейхсканцеляриягә юнәлде. Халык ташкыны, репортерлар машина артыннан кузгалды. Кунакханә эчендәгеләр исә, тәрәзә каршына басып, тынлыкта үзләренең юлбашчыларын көтә калдылар.

– Биредән барысы да бик яхшы күренә, – диде Йозеф Геббельс, тәрәзәдән күзен алмый.

– Сәфәре уңышлымы-юкмы икәнлеген моннан ук чыраеннан аңлап булачак.

– Борчылма әле, әллә ниләр юрама, без җиңәчәкбез. – Геринг симез корсагын сыйпап куйды. – Әйтте диярсез.

Бу вакыт мәңгелеккә сузылды төсле. Ә моңарчы нацистларның күргәне күпме! Төрмәләр дә, урам бәрелешләре дә, үтерешләр дә, куркыту-өркетүләр, сатлыкҗанлык та күп булды. Хәзер алар барлык югалту-борчулары өчен бурыч кайтаруны көтә. Ниһаять, рейхсканцелярия ишегендә Адольф Гитлер күренде. Аның йөзенә барысы да аермачык итеп язылган иде. Бүлмәдәгеләр, кычкырыша-кычкырыша, бер-берсе белән кочаклаша, бер-берсен котлый башладылар. Шау-шу урамда да башланды. Гитлер утырган машинаны СС, СА вәкилләре, партия әгъзалары, нацистларны яклаган нимесләр урап алды.

Адольф Гитлер бүлмәгә килеп кергәндә, андагылар инде тынычланырга өлгергән иде. Яңа гына Президент каршында ант иткән рейхсканцлерның күзендә яшьләр, бөтен тәне калтырана, күзләре ут булып яна. Ул, әйтерсең, ничектер кечерәеп калган, ләкин аларның барысыннан да өстен, әйтерсең, фани дөньядан бакыйлыкка күчкән, гүя үлеп яңадан терелгән.
– Әле генә без... – диде ул, елап җибәрер хәлгә җитеп. – Барысы да хәл ителде...

Бүлмәдәгеләр – купшы киемле Герингтан башлап, официантларга кадәр – Гитлерны котларга, кулын кысарга ашыкты. Кайдандыр шәраб, кабымлыклар чыкты. Гитлер, әйтерсең, югалып калган, шатлыклы, шул ук вакытта ниндидер сәер елмаю белән һәркемгә караш ташлый, күзләре анда-монда йөгерә. Зур бүлмә бокаллар чыңлавына күмелде. Берара Гитлер белән Вильгельм Фрик каядыр югалып тордылар. Озакламый Фрик Рёмны чакырып алып, аның колагына нидер пышылдады. Минут та үтмәде, көрән форма кигән СА вәкилләре олы бүлмәдән партиягә катнашы булмаганнарны, официантларны коридорга озатты. Тынып калган җәмәгать каршына Адольф Гитлер чыкты. Ул тынычланган, йөзе тораташтай каткан.

– Бүген, – диде ул, бүлмәдәгеләрнең баш очыннан караш ташлап, – сез барыгыз да тарихи вакыйга шаһитлары! Бөек Германия – безнең иң зур максатыбыз. Тапталган, таланган нимес халкы тезләнеп түгел, күкрәк киереп яшәргә тиеш. Нимес халкына тормыш мәйданын тәэмин итү – безнең изге бурычыбыз! Коммунистлар, яһүдләр – безнең дошманнарыбыз! Яһүдләр бөек нимес халкын ничәмә гасырлар буе буып, мыскыл итеп яши – без моңа чик куярга тиеш! Бүген зур тырышлык белән алынган хакимлек – беренче адымыбыз гына. Ләкин бер нәрсәне онытмагыз – хакимлекне алу бер хәл, аны әле ныклап, кулда да тотарга кирәк. Бары тик барыбыз да бердәм йодрык булганда гына, моңа ирешергә мөмкин. Сатлыкҗаннар, явызлар безнең арага да үтеп керәләр, аларны тамырлары белән йолкырга вакыт. Бөек Германия өчен!

Шау-шу белән нацистлар бокалларга үрелде, бүлмәне янә көлгән тавышлар, җанлы сөйләшү күмеп китте. Урамда инде караңгы төшкән. Адольф Гитлерны Эрнст Рём балконга дәште. Урамда салкынча булса да, Гитлер күлмәкчән генә чыкты. «Кайзерһоф» янәшәсендә – халык ташкыны. Утлы факеллар күтәргән СА отрядлары, яңа билгеләнгән канцлерны сәламләп, Вильгельмштрасседан кунакханәгә таба агыла. Моны күреп, Адольф Гитлер, нацистларны сәламләп, уң кулын алга ташлады. Тигез рәтләргә тезелгән нимесләр үтеп киткәндә, ул әле аларны сәламли, әле бии, әле рәхәтләнеп көлә иде. Ахыр чиктә, хисләргә түзә алмый елый башлагач, Эрнст Ганфштенгель аны иңнәреннән кочаклап алып, бүлмәгә алып керде.

«Кайзерһоф»ка җыенган нацистлар барчасына да министр кәнәфие эләкмәгәнлеген беләләр иде инде. Кайберәүләрнең кәефе кырылса да, моны күрсәтмәде. Хакимиятне кулына алгач, ычкындырмас өчен барысын да эшләргә, хәтта янәшәдә булганнарны да аямаска әзер булуын Адольф Гитлер ачыктан-ачык әйтте. Аның кылычы кемнең башын кисәр? Адольф Гитлер беренчеләрдән булып, Рёмның башына җитәчәк. Моны әлегә Гитлер белән Гиммлер гына белә. Рёмны үтерү дусларга кисәтү, дошманнарга уйлану өчен кирәк... Әлегә исә национал-социалистлар бәйрәм итә, Берлин урамнарында утлы йөрешләр төне буе тынмады.

Бу вакыйгалардан Адольф Гитлер калтырана, тәне чемерди, башында мең төрле уй кабына да сүнә. Менә язмыш ничек итеп борылды бит! Хәзер барысы да аның бу дөньяга олы бер миссия белән килүен, тыштан күренмәгән илаһи бер көчкә ия булуын аңлар! Бөтен дөнья аның каршында 
тезләнәчәк, башыннан үткән барча җәбер-золымнар өчен гафу үтенәчәк. Кирәк булса, кан белән үзләренең ялгышларын юачаклар!

 ...Аны балачактан яратмадылар. Мәктәптә укыганда да, һәрчак кыерсыттылар, кимсеттеләр. Хәер, үзе дә кимен куя торган бала түгел. Ул киребеткән, үзсүзле, үчле булып үсте. Мөгаен, җир йөзендә аны чынлап торып ярата алган бер генә кеше – әнисе булгандыр. Әни кеше һәркемгә дә якын, ләкин Адольфның бөтен дөньясында әнисеннән кала беркеме дә юк иде. Кырыс холыклы әтисе Алоисның каһәрле сүзләреннән, каты кулыннан да һәрвакыт әнисе Клара яклап чыкты. Алоис улының үзе кебек чиновник хезмәтен үзләштерүен теләсә, Адольф рәссам булырга хыялланды. Әлеге мәсьәләдәге бәхәс аркасында гаиләдә шактый гына гауга да чыккалады. Ләкин әтисен тыңламау бер дә файда китермәде – Венадагы академиягә ике тапкыр укырга керергә маташса да, Адольф Гитлерның рәсемнәрен икесендә дә чүпкә дә яраксыз дип таптылар һәм студентлар эскәмиясенә утыртмадылар.

Адольф башта әтисен югалтты – ул алтмыш биш яшендә якты дөнья белән хушлашты. Ул вакытта Адольфка унөч яшь кенә иде. Алоис Гитлер бер танышы янына кунакханәгә баргач, шунда җан бирде. Мәрхүмнең үпкәләре авыру икәнлеген барысы да белә, кинәт ул идәнгә мәтәлгән, авызыннан кан агып чыккан. Идәндә кан эчендә аунап яткан әтисен күргәч, Адольф, ирексездән, елап ук җибәрде. Бу кешедән, аның каты кулларыннан, әшәке сүгенү, кимсетүләреннән тәмам гарык. Әмма әтисенең мондый мәсхәрәле хәлдә җан тәслим кылуы бөтен нәселенә түбәнчелек төсле тоелды аңа.

Клара кулында ике бала – Адольф белән Паула калды. Адольф әнисенең тырышлыгын, аларга белем бирер өчен бөтен көчен куюын бик яхшы күрсә дә, балачактан күңеленә сеңгән кирелек аркасында укуда әллә ни зур уңышларга ирешә алмады. Кызыксынса, шул тарих белән генә аз-маз кызыксынды. Гомумән, үзләре яшәгән урамда да, мәктәптә дә Адольфның дәрәҗәсе дә, тотып мактанырлык исеме дә булмады. Ничек теләсә шулай яшәде, озакламый укуын да ташлады. Әнисе Клара болай да күкрәгендәге яман чирдән интегә. Улының мәгънәсез үсүе гомерен кыскарткан тагын бер сәбәп булгандыр, күрәсең. Адольфка унтугыз тулды дигәндә, әнисе мәрхүм булды. Аны Австриядәге Леондинге зиратына Алоис Гитлер янәшәсенә җирләделәр.

Адольф өчен бу – тормышында иң авыр мизгелләрнең берсе иде. Әйтерсең, дөнья шушы урында бетте. Алда ни көтә – билгесез. Хәер, көтмәсә дә ярый төсле. Әнисе киткәч, ул дөньяда ятим, беркемгә дә кирәкмәс бәндә булып калды.

Ябык, картлар төсле зарланучан, коры, усал Адольфны хатын-кыз өммәте кабул итмәде. Туганнары, балачактан ук рәт чыкмаячагы күренгәч, аннан йөз чөерде. Венадагы академия ишеген борыны төбендә шартлатып ябып куйдылар... Адольфның күңелендә бөтен дөньяга нәфрәт, ачу уянды. Балачактан ук үчле егет йөрәгендә үзен кимсеткән, кыерсытканнарны кайчан да булса җәзага тарту хыялы дөрләп кабынды.

Вена урамнарында теләсә нинди акчага булса да, картиналарын сатарга маташкан Адольф бигрәк тә зур ачу белән тук кыяфәтле яһүдләргә карап кала иде. Тегеләре дә моның картиналарын әле алай, әле болай әйләндергәләп карыйлар да борыннарын ямьсез җыерып кире киштәгә куялар һәм юлларын дәвам итәләр. Менә кемнәр кулында байлык! Менә кемнәр аркасында мескен Адольф ачлык-ялангачлыктан интегә!

Күпне күрде үз тормышында Адольф. 1914 елда үз теләге белән фронтка китте. Франциядәге сугышта ул ике тапкыр яраланып, ефрейторлыкка күтәрелде, түшен беренче дәрәҗә Тимер тәре белән бизәп куйды. Әлеге бүләкне аеруча батырлык күрсәткән өчен солдатларга гына бирәләр иде. Адольф Гитлер гомеренең соңгы көненә кадәр кителенә шул Тимер тәресен тагып йөрде, шуның белән теге дөньяга да китеп барды...

Германиянең беренче Бөтендөнья сугышында җиңелүе Гитлерның тормышында әнисе үлеменә тиң кара көнгә әйләнде. Фронттан кайтып, анда-монда бәрелеп-сугылып йөреп, ниһаять, национал-социалистлар янына килеп эләкте. Тынгысызлыгы бәрабәренә тиз арада партиянең югары катламнарына үтеп керде.

Сөйли белә иде Адольф. Дөньясын онытып, карлыкканчы кычкырып, төкерек чәчә-чәчә сөйли иде. Шуның белән сыраханәләрдә дан казанды, нацистларның күренекле лидерына әверелде. Дошманнарны да таба белә – яһүдләр, сугышта солдатларны мәсхәрәләгән генералитет. Генераллар да яһүдләр сыман үз җаен гына карый, солдатларны иттарткычка илтеп тыга да капитуляцияли. Мюнхенның сыраханәләренә кереп, озын кичләрдә аны тыңлаган нимесләрнең күңеленә бу ефрейтор фикерләре хуш килде. Җитмәсә, ветеран, алар шикелле үк кимсетелгән, ярык тагарак каршында калган мескен бер кеше...

Ләкин партия эшчәнлегендә дә барысы да матур гына бармады шул. Төрмәдә дә утырып чыкты. Анда Адольф Гитлер вакытын бушка әрәм итмәде, нацистларның төп әсбабына әйләнгән хезмәтне – «Минем көрәш» китабын язды. Бүген әлеге китап көннән-көн киңрәк таралып, меңнәрчә нимесләрнең миен агулый, шуның белән бергә Адольфның кесәсен дә калынайта.

Китап гонорарына гына яшәп булмый, әлбәттә. Шөкер, Гитлерны акчалы кешеләр, кайбер эре промышленниклар күреп алды. Алар Гитлерда шәп оратордан бигрәк коммунизм афәтенә каршы торырдай идеология вәкилен таптылар. Эре промышленниклар ике явызлыкның берсен сайлады. Халыкны дәррәү күтәрә торган коммунизм бик куркыныч тоелды аларга. Ә нацистлар милеккә, капитализмга каршы чыкмый, башка төрдәрәк идеология, мисал өчен, Ватанны ярату кебек хисләрне күтәрмәкче. Ә яһүдләр... Гомер буе куылган инде алар, кешелек яратылганнан бирле анда-монда йөргәннәр, аларга хәзер генә зыян тимәс, дигәнрәк уйлар иде Германиянең бай эшмәкәрләре башында.

Нацистлар партиясе эшчәнлегенә акча бирүчеләр бүген шактый күбәйде. Кайберләре белән шулай ук беренче Бөтендөнья сугышы ветераны, очкычында дошманнарны дер селкетеп торган Герман Геринг таныштырды. Адольф аны бүлмәдәгеләр арасыннан карашы белән эзләп тапты. Чиксез симергән, циркта чыгыш ясарга яраклы күлмәк-кәчтүм кигән бу кешене хәзер самолёт штурвалы артында күз алдына китерү авыррак... Күпме генә дәваланса да, Геринг әфьюн белән мавыгудан туктый алмый. Хәзер дә, әнә, калын иреннәре кыйшайган, күзләре кып-кызыл...
Адольф Гитлер, шау-шудан качып, икенче бүлмәгә кереп китте. Аны Йозеф Геббельс дәшсә дә, аптыратма әле дигән кыяфәт белән кулын селтәде. Бөтен нәрсә дә бар, бөтен нәрсә дә урында кебек. Тик бер генә әйбер күңеленә тынгылык бирми бүген. Янәшәсендә чынлап торып яраткан кешесе юк. Гели Раубаль, ул аны бүген дә сагынып яши...

Адольф – хатын-кызларга, хатын-кызлар Адольфка салкын булды дигән идек. Ачу, үпкә, нәфрәт, тагын әллә ниләр белән чүпләнгән башында мәхәббәт кебек юк-бар хискә урын табылмады.

Кесәсендә, партия резолюцияләре белән беррәттән акча да шыгырдый башлагач, Гитлер Оберзальцбергта үзе өчен вилла сатып алды. Зур хуҗалыкны карап, ашарга пешереп торырга кеше кирәк. Исәнлекиминлеген, сәламәтлеген, хәтта гомерен кемгә ышанып тапшырырга? Дошман тулы дөньяда ышанычлы кешене кайдан табарга? Эзли торгач, Венадагы туганы – әтисенең икенче хатыныннан туган кызы Ангела Раубальны эзләп тапты. Кулында ике кызы – Гели һәм Фридл калган хатынның хәлләре шәптән түгел, ә Оберзальцбергта җылы почмак, тәмле ризык тәкъдим итәләр. Ангела ике дә уйлап тормый ризалашты һәм, озакка сузмый, кызларын ияртеп, виллага күченеп тә килде.

Адольф Гелины моңарчы күргәне бар иде инде. Ләкин ул чакта кызчык артык яшь иде. Оберзальцбергка исә буйга җиткән, мул күкрәкле, яше егермедән узган менә дигән туташ килеп төште. Беренче тапкыр табынга утыргач, Адольф аңа оялып кына, караш ташлады. Гели бу игътибарга каршы түгел иде кебек. Акрынлап, алар аралаша башладылар. Гели, читтән чибәр туташ, эчтән исә шактый һавалы, вакыты белән әче телле, ир-ат тәмен татырга өлгергән кыз булып чыкты. Аларның икәүдән-икәү калулары озакламый интим мөнәсәбәтләргә күчте. Оберзальцбергта Адольф белән Гели беркемнән дә тартынмый, бер бүлмәдә йоклый башладылар.

Сәеррәк иде бу. Адольф белән Гели ерак туганнар бит. Икенче яктан, нәрсәдән сәерсенәсе? Адольфның әти-әниләре дә ерак туганнар булган, шуңа күрә бу алма да агачыннан ерак тәгәрәмәде...

Адольф белән Гелиның интим тормышын бу китап битләре күтәрерлек түгел. Түбән дәрәҗәдә әшәке, хайваннарча пычрак иде ул төннәр. Ләкин халык арасында Адольф белән Гели бер-берсенә үлеп гашыйк пар булып йөрделәр. Тик бу төче, ясалма гыйшык иде. Көннәрнең берендә Адольф Гелидан үзенә җырлап бирүен үтенде. Гели каршы килмәде. Җыр тәмамлангач, Адольф үзенә генә хас кыяфәттә тирән уйга калды, аннан сикереп торып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады.

– Беләсеңме, сөйгәнем Гели, сине тыңлаганда, мин үземне Вена операсында утыргандай хис иттем! – диде ул, йодрыкларын агарып чыкканчы йомарлап. – Сиңа, һичшиксез, сәхнәгә менәргә кирәк! Син нимес операсын бөтен дөньяга танытачаксың!

– Һай Адольф, бу бит минем күптәнге хыялым! – Гели саташкан ефрейторының кочагына ташланды. – Син миңа ярдәм итсәң, без сәхнәне дер селкетәчәкбез!

– Сәхнәне түгел, дөньяны! – Гитлерның күзләре уттай яна иде бу мизгелдә.
Икенче көнне үк алар икәүләшеп машинага утырып, юлга кузгалдылар. Өйдән чыкканда, каршыларына алъяпкычы белән тәлинкә сөртүче Ангела очрады.

– Кая җыендыгыз болай? – диде ул, тәлинкә ышкуыннан туктамыйча гына.

– Әни, без музыка укытучысы янына киттек. Мин операда җырлаячакмын!

– Чиксез шатлыгыннан елмаеп, ул Адольфка төбәлде.

– Чыккан ди синнән җырчы. – Ангела җирәнүен яшермәде. Адольфның чигәләрендә кан тамырлары шартлардай булып күперсә дә, ул тыелып калды һәм тыныч кына җавап кайтарды:

– Фрау Ангела, сез Гелиның мөмкинлекләрен, талантын белеп бетермисез. Мин аны иң шәп музыка белгечләрендә тәрбияләп, исемен бөтен дөньяга танытачакмын.

Яшьләр артыннан Ангела йөзен чытып карап калды. Кызының төннәрен ниләр кыланганын яхшы белә иде ул. Аристократ каны белән аерылып тормаганга, әледән-әле бүлмә ишеге төбендә дә тыңлап торгалады. Ләкин бу шакшы мөнәсәбәтләргә каршы чыгарга көч таба алмады. Тамак кайгысы үзенекен итте... Гитлерның «иң шәп музыка белгече» дигәне инде шактый өлкән яшьтәге, нацистлар партиясе әгъзасы Адольф Фогель иде. Гитлерга бигрәк тә аның карт булуы ошады – димәк, Гелига бәйләнмәячәк. Гитлер үзе партия эшләре белән еш кына юлда, ә Гелиның азгын холкын белеп булмый. Аннан соң, Гитлер интим мөнәсәбәтләрдән үзе өчен канәгатьлек алса да, Гели канәгать каламы-юкмы икәнлеге дә билгесез бит. Чөнки Адольф бик сирәк көннәрдә генә аны ирлек көче белән шатландыра ала иде...

Фогель Гелины музыкаль яктан булдыксыз дип тапты. Ләкин Адольф әлеге булдыксызлыкта, киресенчә, Фогельның үзен генә гаепләде. Партиядәш дуслары шунда ук Фогельның үткәненнән кара таплар таптылар: аның бер укучысы Берта Морена, шактый танылган опера җырчысы  – яһүд кызы икән! Әлбәттә, партия җитәкчесенең туганы яһүдләр белән аралашкан, алардан акча алган, аларның вәкилен сәнгать югарылыгына күтәргән бәндәдә укый алмый иде!

Икенче укытучысы – Ганс Штрек – Фогельгә караганда акыллырак, хәйләкәррәк булып чыкты. Гелины укыткан өчен Гитлер партия казнасыннан вакытында һәм күп итеп акча түләп бара, нигә әле туташны музыка серләренә төшендермәскә? Хәер, Гитлер партия эшләре белән чыгып киткәндә, Гели дәрес алырга кирәк санамый, өйдә шөгыльләнми, җырчылык таланты ягыннан да исерек табын артында чыгыш ясарга гына яраклы. Кызның үз-үзен тотышы да авыл гыйбадларыныкы сыман, каты гына итеп сүгенеп куярга да күп сорамый. Әмма Штрек боларның барысына да түзеп, Гелиның «музыка укытучысы» булып йөри башлады.

Адольф белән Гелиның мөнәсәбәтләре, әлбәттә, җырдагыча көйле генә бармады. Нык бәдәнле бу кызга үзен кочагында кысып, төннәрен хәлдән тайдырганчы иркәләрлек ир кирәк иде. Адольф Германиянең төрле почмакларында булган чакта Гели бер дә ноталар өйрәнеп ятмады, очраклы танышкан дәртле ирләр белән үз күңелен үзе күрде. Бу хакта сизенгән Адольф еш кына Гели белән каты гына сүзгә керә, хәтта кызны кыйный да башлады. Андый вакытларда Гели Гитлерны «импотент», «булдыксыз», «чүпрәк» дигән сүзләр белән яшь аралаш түбәнсетә иде.

1931 елның 18 сентябрь иртәсендә алар чираттагы төнге талаштан соң, табын артына утырдылар. Гели Адольфка карамый, Адольф берни дә ашамый, чәнечкесе белән тәлинкәсендә казына. Ангела киеренкелек зыңгылдап торган бүлмәдә ни әйтергә дә белми, яшьләр янына табынга утырды.

– Каһвә эчәсеңме? – дип сорады ул Гелидан.

– Эчәм. Сөт белән. – Әнисенең чәйнекләргә сузылуын күзәтеп, ул әллә аңа, әллә Гитлерга мөрәҗәгать итте.

– Мин бүген Венага китәм. Бөтенләйгә. Адольф бер мәлгә тынсыз калды. Аннан каршында торган тәлинкәне тотып алып, стенага бәреп ватты да һушыннан язар чиккә җиткән Ангеланы урап, Гелига ташланды.

– Венага?! Кем, фахишә булыпмы?! Җибәрермен мин сине Венага! – Һәм чәчләреннән тотып алып, Гелины бите белән тәлинкәгә сукты. Гелиның борыныннан кан китте, ул, уң кул учы белән борынын сөртеп, бер мизгел генә кып-кызыл канга карап торды. Аннан сикереп торып, Адольф өстенә сикерде. Чыгырыннан чыккан хатын-кыз дулаган биядән дә яман. Алар әүмәкләшеп, кухняда сугыша башладылар. Савыт-саба дөбердәве, стаканнарның чәлпәрәмә килеп ватылган тавышы аша берберсенә яудырган әшәке сүзләр ишетелә иде. Ангела аңына килеп аермаса, бу көрәшнең ни белән тәмамланачагын күз алдына китерүе дә авыр. Икесе дә калтыраналар, Гели баштанаяк канга баткан.

– Хәзер үк бүлмәңә кереп кит! – дип кычкырды Адольф. Ангела аңа нәфрәт тулы карашын ташлады. Ләкин тормыш алып баруны кайгырту ана хисеннән көчлерәк булып чыкты. Тынычландырып, борыннарын сөртеп, ул кызын бүлмәгә таба алып китте. Озакламый алар янына ертылган күлмәген алмаштырып, Адольф та керде.

– Ангела, чыгыгыз биредән, – диде ул. Гитлерның куллары артында, борыны өскә чөерелгән, йөзендә ник бер кан тамчысы булсын. Ангела бүлмәдән чыкса да, ерак китмәскә карар кылды. Гитлер Гели янына килде, кулын аның иңенә куйды.

– Болай ярамый, Гели.

– Мин арыдым, бүтән түзәр хәлем юк, – дип, Гели үксеп елый башлады.

– Мин бүген Нюрнбергта. Кайткач сөйләшербез. Урын өстендә үксеп утыручы Гелины калдырып, Адольф бүлмәдән чыкты. Урамда аны инде машина көтеп тора иде.

– Кая юл тотабыз? – дип сорады исәнләшкәч тә Юлиус Шрек.

– Нюрнбергка, Юлиус.

Икенче көннең иртәсендә Ангела Оберзальцбергтагы йортларына хезмәт күрсәтүче Винтерны чакырып алды. Гелиның бүлмәсе эчтән бикле иде. Винтер ишекне җимереп ачты. Бүлмәдә алар кан эчендә яткан Гелины табып алдылар. Кызның кулында – Гитлерның револьверы. Гели пычракка баткан тормышка бүтән түзә алмый, үз теләге белән дөньядан китеп барды...

– Адольф, – дигән тавыш Гитлерны хатирәләреннән бүлдерде. Ишектә Геринг тора иде.

– Ни бар, Герман?
– Фройляйн Ева килде.

– Ева?! Ә, Ева, әйе, чыгам. – Һәм ул ирененә елмаю элеп, Ева Браунны каршыларга ашыкты... 

(Дәвамы бар)