Логотип Казан Утлары
Шигърият

Зур халыклар җырлый минем җырымны

          Кадрия (Кадрия Уразбай кызы Тимербулатова) – 1948 елның 22 мартында Дагстанның Нугай районы Терекле-Мәктәп авылында туган. Мәскәүдә Әдәбият институтын тәмамлаган. Беренче шигырьләре 1965 елда “Дала маягы” дигән район гәзитәсендә, “Туган җир” дип аталган нугай телендәге күмәк җыентыкта дөнья күргән яшь шагыйрә 1977 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.

           1970 елларда аның бер-бер артлы Дагстан китап нәшриятында нугай телендә “Таулар үзәннән башлана” дигән, Карачай-Черкес китап нәшриятында “Сукмак”, Дагстанда “Яшьлек җырлары”, “Гаҗәпләнү” дигән җыентыклары басылып чыга. 1975 елда Мәскәүдә “Яшь гвардия” нәшриятында рус телендә чыккан “Ай елмаюы” китабы өчен Кадрия Дагстан автономияле республикасы комсомолы премиясенә лаек була. Шагыйрә Дагстан Язучылар Союзы идарәсе составына сайлана. Яшь язучыларның Бөтенроссия киңәшмәсендә, РСФСР Язучылар берлегенең алтынчы съездында катнаша.

           1978 елда шагыйрәнең иҗаты чәчәк аткан бер вакытта, фаҗигале рәвештә, гомере  өзелә.

           2018 елда 70 еллык юбилее уңаеннан ТЮРКСОЙ оешмасы Кадриянең шигырьләрен төрле телләргә тәрҗемә иттереп, китабын чыгарды. Татар теленә тәрҗемә итүне миннән үтенделәр.

                                          Рафис Корбан

Кадрия

 

Халкым минем

Бүләк итә кояш җиргә нурларын,

Нурга төрә һәр инсанын дөньяның.

Бер горурлык халкым минем олы, дип,

Горурланам зурлыгына мин аның.

 

Халкым минем, хисабы юк дауларда

Атың саклап угылларың үлделәр.

Нәни халкым, шушы иркен Нугайда

Сине ялгыз сабый кебек күрделәр.

 

Күп нәрсәләр чыга безнең хәтердән,

Истән чыга элек ниләр булганы.

Зур халыкны кечерәйтә вакытлар,

Кечкенәсен олы итә уллары.

 

Бу дөньяда тагын булыр сугышлар,

Тагын туйга безне, заман, дәшәсең...

Бәхетлесең, халкым, һәрберебезгә

Кояш кебек җылы нурың чәчәсең.

 

Үз гомерен багышлады кыз балаң

Сөю, намус, ирек җырын җырлауга.

Һичбер инсан танымаган кызыңны

Юлын таптың ил алдында зурларга.

 

Зур халыклар җырлый минем җырымны,

Таң шикелле кыска минем җырларым!

Әгәр, халкым, калса синнән өч инсан,

Өченчесе мин булырмын шуларның!

 

Искә алсам...

Далам минем, сине искә төшерсәм,

Кылган үскән кырлар күрәм төшемдә.

Ялан тәпи чапкан кызның эзләрен

Син саклыйсың әле һаман түшеңдә.

 

Аналарның күңеле гел балада,

Син дә мине балаң итеп сөясең.

Сабый чактан төреп мине биләүгә,

Анама тиң булып янып-көясең.

 

Ком түбәләр булган минем бишегем,

Гөлләр кояш кызуыннан саклаган.

Назлап мине җырлар әйткән әбкәмнең

Толымнары йөзләремне каплаган.

 

Дөяләрнең кыңгыравы уенчык

Булган миңа сабый чакта бишектә.

Мин үскәндә далада куй көтүче

Минем тәүге җырларымны ишеткән.

 

Даладагы үрләрне мин әнкәмнең

Маңаендагы сырлар күк күрәмен.

Кочаклыйсың кулың белән иркәләп,

Ә мин синең маңгаеңнан үбәмен.

 

Канатланып үсә икән балалар,

Мин дә килдем саубуллашып китәргә.

Ком тастарның читен үбеп даламның

Китәмен мин илгә хезмәт итәргә.

 

Асфальт юллар, тимер юллар тормышта,

Алар мине синнән ерак алып китәр.

Әбкәм толымнары кебек сукмагым

Үз йортыма бер киртәсез дә илтәр.

 

Ватаным 

Төрле юллар алып китә еракка,

Илләр гизеп йөредем мин күп якта.

Әмма йөрәк һаман сиңа талпынды,

Ватаным, мин уйлыйм гел синең хакта.

 

Сагынам мин синең җылы языңны.

Граниттай ут йөрәкле яшьләрең.

Дала гизеп йөргән җырчы кызың мин,

Ватаным, тик сине уйлап яшәдем.

 

Түш өстенә алтын төймәләр тезгән

Ала чикмән киеп өстенә, далам,

Күренәсең сылу кыздай күземә,

Син шул чибәр кыз шикелле, Ватаным.

 

Кайсы якта, кайда гына йөрсәм дә,

Ватаным, мин сине генә сагынам.

Сине күрми читтә торып калсам да,

Күңелемдә һаман сиңа табынам.

 

* * *  

Үләннәре корып кипкән даланың

Уйсыз җилләр ап-ак түшен тырмалый.

Хәлсез яткан яшь хатындай даламны

Кайнар җилләр төрле яктан кармалый.

 

Һәм корыган камышларның куллары

Күккә карап яңгыр сорап сузылган.

Аңа карап яумадылар яңгырлар,

Эсселектән дала яме бозылган.

 

Әмма бермәл күктә болыт җыелып,

Яңгыр яуса, чүл баткакка әйләнә.

Дала кошларының шатлык авазы

Яшәү дигән назлы сүзгә бәйләнә.

 

Әнә шулай яшәү авыр чагында,

Игелекне башкалардан көтәсең,

Һәм арада якын дустың кул сузса,

Дус кадерен менә шунда күрәсең.

 

 

Газиз анам

Таянып терсәкләремә,

Төннәрен көтсәм хәбәр,

Шул көтүдә, газиз анам,

Син дә барсың, син дә бар...

 

Агачларның ышыгында

Җырласам әгәр җырлар,

Шул җырымда, газиз анам,

Син дә барсың, син дә бар...

 

Усалланып, эшләремә

Дөньясында булса тар,

Ул эшемдә, газиз анам,

Син дә барсың, син дә бар...

 

Дан яулады кызың, диеп,

Ерактан килсә хәбәр,

Ул данымда, газиз анам,

Син дә барсың, син дә бар!..

 

Куллар

Тамырланып беткән бу кулларны

Олылап мин мактыйм әле бер.

Шушы куллар күргән дәверләрне

Искә ал син, дускай, яле бер.

 

Юк итәргә илне дошман килгәч,

Шушы куллар утка керделәр.

Һәм дошманны үз иленә куып,

Рейхстагка байрак элделәр.

 

Шушы куллар сугыш барган илдә

Сагына иде газиз улларын.

Сагындылар алар сабан сөреп,

Иген иккән басу-кырларын.

                        Нугайчадан Рафис Корбан тәрҗемәсе