Татар кызы (роман)
Ирләр белән иңгә-иң торып тормыш тарткан Татар кызы! Кем Син? Нинди Син? Узган гарасатлы гасыр, яшәгән тирәлегең ничек үзгәртте Сине? Ниләрдән рухыңны сындырмаслык көчләр аласың? Нинди сыйфатларыңны балаларыңа, оныкларыңа биреп калдырырга ашкынасың? Синең хакта башка кавемнәр ничек уйлый? Илең, халкың, нинди булуыңны тели, заман Синнән ни көтә? Шушы сорауларга җавапны, Сине, үзара бик күп җепләр белән бәйләнгән кыргыз һәм татар халкының гореф-гадәтләрен янәшә куеп, бер нәселне буын арты буын дәвам иткән хатын-кызларның гыйбрәтле язмышы ярдәмендә сурәтләдем мин.
Автор
Беренче бүлек
Ир бала – өй иясе
1
Ишекне үзе сыярлык кына ачып чыккан Муса яңгырдан соң тузаны басылган, тынычланып калган дөньяга беренче тапкыр күргән кебек карады да күкрәген киереп сулыш алды. Саф һава тамырлары буйлап йөгергәндер, бераз хәл кергәндәй булды. Чарасын1 тотып, эт оясына таба атламакчы иде, юк әйбергә сөрлеккәндәй, кинәт туктап калды: ишек төбенә буран өеп куйган ком өстендә кемдер таптанып торганга охшаган. Мәхшәрле төндә йомышы төшеп килгән дә хуҗаларны уятырга базмыйча керми киткәнме? Әллә соң үзәгенә үтәрлек ком бураныннан качмакчы булганмы, аның кыңгыр эшләрен юар өчен артыннан ук килгән яңгырда бер куыш эзләгәнме? Төнлектән чыккан төтенне дә күреп алырлык төн түгел иде шул...
Эзләрне күзләрен кысып карады, анык кына аера алмады. Билгесез кунак йортны2 берничә әйләнеп, ишеккә килгәч, юлын үзгәрткән – күрше тирмәгә – агасы Багланнарга киткәнгә охшаган. Муса шунда гына үзенең эзгә аучы күзе белән караганын, бу төндә башының тәмам миңгерәүләнгәнен аңлады. Болар – хатынының тоны3 чыкмаганга киез өй тирәли киле төеп әйләнгән жиңгәсе Җидегүл эзләре ләбаса! Кендек әби чыгарып җибәргән иде аны шул эшкә. Аннан үзләренә киткән инде алайса. Тирмәне яңгыраткан бала тавышын ишеткәндер дә... Ике атлыйсын бер атлагандыр! Сөенечле хәбәрне иң башта туганнарына ул җиткергән булып чыга. Айҗига бала табарга булышудан йончыган, хәлсезләнеп калган Муса, инде үзе дә яңадан тугандай, бу һаваны беренче кат тойгандай сулый иде.
Кышлакта төн буе җил котырынды: әле күтәрелде, әле басылды, аннан, тирә-як яктыра башлаган бер чакта, тагын да көчәеп китеп, агачларның ваграк ботакларын сындырырлык, аунаган әйберләрне очыртырлык өермә барлыкка килде дә, тузан, чүп-чарларны ала алган кадәр эләктереп, тиз арада каядыр китеп тә югалды. Дөнья менә-менә тынычланыр дигәндә, ерактарак куркыныч яшенләгән кебек иде, шуның болытлары килеп җитеп, яңгыр бәреп яварга тотынды. Ком-тузанны тәмам җиргә сылагач, анысы да туктады, өерелеп килгән болытлар кышлак өстеннән тиз арада гаип булды.
«Бала» гына булмаса да, артык зыян салырлык түгел иде өермә. Күнгәй-Ала-Тооны4 саклаган Улан белән Санташ батырларның җирне дер селкетерлек өермәләр кузгаткан кара-каршы сугышы янында бу чүп кенә, Уланның бер шаярып алуы гынадыр, дип көлде Муса.
Ачыклыклар, үзәннәр аша узган җил тау юлларыннан бигрәк тә апрель-май тирәләрендә, инде яңадан әйләнеп кайтмас дип кенә уйлыйсың, кайвакыт коточкыч салкыннар алып килә. Аның салкын дымы киемнәрең аркылы үзәгеңә кадәр уза. Бер дулый бураннар, ике дә, өч тә... Санташ белән Улан күл өстендә очрашса, бик биек дулкыннар кубаралар, көймәңне әйләндереп үк аталар. Бераздан җир өстенә чыгалар да ком буранына әвереләләр.
Ыссык-Көлнең5 нык уйнаган чакларында көчкә исән калганы булды Мусаның. Аткан үрдәкләрен дә җыеп тормыйча, ярга көчкә чыгып өлгерде ул соңгысында. Давыл күл тирәли үсеп утырган тирәкләрне дә бөккән, сындырган иде. Бу төндә көчле җил кузгаткан ком бураны Чок-Талда озак тоткарланмады, Сары-Камыш ягына китеп барды. Ком буранына сәяхәттә юлыкканнарга иллә дә яман. Бер-бер кышлак турында булсалар, алар, һичшиксез, мәрхәмәтле, кунакчыл хуҗаларның тирмәсен эзли. Эзли дип, юлчыны сыендырмаган, уйламаган җирдән килеп чыккан адәмне сөймәгән, аңа табыныннан ризык җыйдырмаган кыргыз юк инде ул. Ризыклы тирмә бу авыр заманнарда тышыннан ук беленә...
Бала чагыннан Улан белән Санташ турындагы риваятьне тыңлап үссә дә, һава торышындагы үзгәрешләрнең нидән икәнлеген аңлый Муса, ә барыбер давыллы-җилле чакта шуны хәтеренә еш төшерә. Кыргызның тормышын әкияттән-җырдан, кубыз тавышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ул бар нәрсәне җырга сала, киләчәк буыннарга шуның аша илтеп җиткерергә тырыша.
Бу иртәдә рәхәтнең рәхәте иде Мусага. Бар дөньяны яктыртып, сусынын басар өчен тугандай, шат елмаеп, күктә кояш күренде. Башка чакта түбәләреңне пешерә бу, дип зарланырга яратса да, анысы да үз, җанына якын тоелды Мусаның. Ул, җиңгәсенең баланың җиңел табылуына ярдәм иткән сүзләрен борын астыннан гына көйли-көйли, тышны күзәтергә кереште:
– Тушту бо, тушту бо?6
Бераздан рәхәтлек, сөенеч хисенә түзмәде, җавапны бөтен дөньяга үзе үк кычкырды:
– Тудың бит, улым, тудың! Якында җиргә кунаклаган кошларның пырхылдап, югары күтәрелгәне ишетелде. Ул тагын да ныграк:
– Тудың бит, улым, тудың! – дип оран салды. – Муса улы Бешә! Куанычыннан нишләргә белмәгән ата кешенең тавышына кышлаклар гына түгел, еракларда җәйләүдән җәйләүгә күченгән илдәшләре – айылдашлар уянырга, кушылырга тиеш кебек иде. Алай булмады. Һәрберсенең үз эше, үз тормышы, үзе хәл итәсе мәсьәләләре бар шул дип уйлады ата кеше. Бераздан агасының тирмә ишегеннән Җидегүл башы күренде:
– Ким?7
– Ул!
– Ким? – дип кабатлап сорады Җидегүл, аның сүзенә ышанмагандай.
– Бөрү бо, түлкү бо?
– Бүре инде, бүре! Нишләп төлке булсын! – диде аңа Муса, алдан ук ир бала туасын белеп көткәндәй.
Җидегүл шул арада югалды. Башкаларга инде кем икәнлеген әйтергә булгандыр. Озак та үтмәде, ишек тагын ярым ачылды. Инде Җидегүл:
– Безгә кереп ят, Муса, төн буе йокламадың. Балалар торышка чәй хәзерлим, ятмасаң, тамак ялгарсың, – дип, кул изәде.
Ком бураны кичә хатынын тулгак тотарга ябышкан бер вакытта әллә кайдан гына күтәрелде шул. Мондый хәлләрне йөз тапкыр күргән булса да, малае туар алдыннан гына давыл чыгуга әле дә аптыравы бетмәде Мусаның. Нәрсәдән дә булса хәбәр бит инде бу! Тормышның зур үзгәрешләреннәнме, дүңгәләк кебек бөтерелеп кенә үткән ваграк хәлләреннәнме?.. Башта ук, артык кырач җил искәч тә, җылы көннәр далага, тау итәкләренә тәмам утырды дигәндә, ни бу дип шомланган, хәвеф-хәтәргә түгелме, дип шикләнгән иде ул. Аннан калын кием аша да үзәккә үткән салкынлыгын, кискенлеген һаваның да кинәт алмашуына фаразлады. Табигать, ул көткәнчә, башка чаклардагыча әллә ни үзгәрмәде, иртә җиңелчә генә суынып туды. Төшләргә кояш кыздыра ук башлагач, үз рәтенә кайтыр әле ул.
Озак та котырынмады бит язгы буран, шул арада тирмә тирәсен кубарылган үлән, ком-туфрак ише нәрсәләр белән тутырган. Муса аунап яткан кайбер кирәк-яракны, сыңар кулы белән генә күтәреп, корылмалар тирәсенә елыштырды. Абыйсының кызлары җыештырып алыр әле, мондый көнне ярдәмләшмичә калмаслар.
Эңгер-меңгердә Чолпон Атаның элекке муллыгын югалткан базарыннан мең бәягә бүләкләр тутырып кайткан Муса, аларны кышкы өйдәге жагланабдыраларда8 калдыргач, малларны карау белән тирмәгә керергә уйлады, чөнки Айҗи өчен бик борчыла иде. Көчле җил дә купкач, башта жил арканнарны ныгыткалап алгандай итте. Аннан түзмәде, малларны да карап тормыйча, бар нәрсәсен тотып, туп-туры йортка узды.
Тышта караңгыланып бетмәсә дә, әллә ничә җирдә ут яна иде. Муса үзе алдан ук бар чыракларга май салып чыкты. Кызыл балчыктан эшләнгәннәре урынына да, базардан сатып алып, чуенныкын элде. Кирәгәнең9 теге төшенә, бу төшенә тумарчалар10 асылган. Мусага игътибар итүче дә юк – хатын-кыз сөенечле мәшәкатькә баткан. Үзеңне тоту, кайда утыру тәртипләре онытылган кебек бүген. Айҗиның бу вакытта хәле хәл икәнлеген шунда ук аңлады ир. Көне җитеп килә, бүген-иртәгә дип торалар иде инде. Ир хатынына Ходайдан җиңеллек сорады, тел очындагы бер уен әйтмичә, яшереп калдырды. Аныңча, кыргызның бик тугры шундый сүзе бар: «Кыз боло – төрдүн ээси, эр боло – үйдүн ээси»11. Муса йортына чын хуҗа кирәк. Бар нәрсәне кулында тотучы. Ата-анасына, ыруына хезмәт итүче.
Әйе, чәче озын – акылы кыска яшь киленнәр бүген түргә басарга ярамаганны да онытканнар... Кыз туса, кунакларга дигән кыйммәтле урынны йортында ул алган булыр иде... Аңа да каршы түгел түгелен Муса. Алай да... Инде башкалар да ишетсен, ир бала гына тели икән, дип уйламасыннар өчен ул, теле белән кем булса, шул булыр, бәхете белән тусын дип, һәр кеше ишетерлек итеп әйтте. Кирәгәң киң булсын, ике бусагаң тиң булсын, дигәне дә бар бит әле сүзнең. Хатын-кыз белән ирнең генә тиңлеге түгел, кыз белән улның тиңлеге дә кирәк ул чынлыкта, дип уйлады булачак ата ихластан.
Муса алган әйберләрен киемнәр салынган зур сандык өстенә – абдырага куйды да, түр тарафтагы бохара юрганнары, түшәкләр өеп куелган башкалары янына утырып, белгән догаларын укырга кереште. Укудан ялыгып туктаган вакытта үзе һаман, кайсы ел соң әле бу дип, исенә төшереп азапланды. Аннан тәки санап чыгарды: еланныкы икән. Җыен хәшәрәт яз башыннан ук үрчегәннән үрчи бара, юкка түгелдер... Елан елының башында туган бала хыялый була, диләр, уртасында – көнчел, ахырында – холыксыз. Әле дә ярый малае җәйгә калмады, дип елмайды Муса. Хыялый булу, чиктән артып китмәсә, кешегә бик кирәк. Ул сыйфат өметле итә, сәфәргә тарта, дөньяны беләсе килү теләген көчәйтә. Ышануларның, елан елында җәй коры килә, иген уңмый, юктан да ызгышлар кабынып китә, сугыш чыга, дигәне дә бар иде. Башкаларына сөенсә, монысына борчылды Муса. Ниндидер бер эчке тоем да шомландыра иде аны. Кыргыз илендәге генә түгел, дөньядагы хәлләргә күз салсаң да, тормышлар кирегә китәргә охшаган...
Муса, яман уйларын куарга теләп, тагын дога укырга тотынды. Аның белгәне алай да күп түгел иде, шуңа күрә Айҗиның көмәнле икәне сизелүгә, Чолпон Атада белем биргән яшь татар хәлфәсеннән вак-төяк кәгазьләргә сүрәләр яздырып алды да ул. Аларны электән үк хәзерләнеп, һаман «догалы» итәргә җае килмәгән күн капчыкларга салган, саман йорттагы шкафка куйган да оныткан иде. Менә бит, кирәкләре чыккан. Алла боерса, хатынына файдалары тими калмас. И Ходаем, җиңел генә китерсә икән...
Муса торып, кирәгә укларын тоташтырган тезгечләрдәге тумарчаларның берсен алды да, исе киткәндәй, күн бизәкләренә карап утыра башлады. Ул аларны остадан махсус ясатып алган иде. Туып килгән ай сурәте – сабый, икенче бизәк – аны саклаучы Умай-ана, дип аңлатты аңа күнче. Муса боларны гына үзе дә белә! Өлкән кешенең сүзен бүлмәде, күңеле булсын дип, сөйләгәнен сабырлык белән тыңлады. Тумарның эчендә ул аңламаган гарәп телендәге сүрә дә аның туачак баласын сакларга тиеш. Сез кыргызның Алла белән балбалга табынуы бергә, дип көлгән иде Казан мулласы – хак. Шунысы яхшы: ата-бабага да нык буйсына Муса, аларның киңәшен гел алга куя.
Саклагычларның яңаларын ясатмаска да була иде. Югары җәйләүдәге бүз йортта – соргылт төстәге кечерәк тирмәдә – тиредән-чүпрәктән шаман теккән тозлы-туфраклы, ат кыллы тумарлар шактый. Агасы йортында көмеш тумарлар җитәрлек. Алары – бабаларының бабаларыннан ук сакланып килә. Хәзерге тумарлар, алтын-көмештән булмаса да, иләми киптергән тире генә түгел, яхшы кыйммәтле күннән, буяулары ачык. Мусаның:
– Затлы чималдан ясалган икән, – диюенә каршы:
– Фабрик малы белән эш итәм, – диде оста, мактанып.
Хатыннар ягында – «Эпчи жак»та – Айҗиның торган саен ныграк ыңгырашканы, кендек әбисенең борчулы киңәшләре ишетелде. Эр тарапта12 кайсы нәрсә кайгырткан җиңгәчәләр, кыз туганнар барысы да тын калды, кирәгә буйлап салынган киезләргә барып утырды. Һәммәсе көтә иде. Йөзләреннән Муса кебек үк борчылганнары күренеп тора. Хатыннар ягын бүлеп алган шымшины13 күтәреп, туры аңа караган кендек әбисе, ым кагып кына, Мусаны үзләре янына дәште... Ярдәмгә вакытында кайтып җиткән алайса. Ир борчылып, кабаланып, хатын-кыз ягына атлады.
Хәзер боларның барысы да артта калды. Төндә кисәк исеп куйган җилдән өермәле буранга әйләнгән иде. Инде ул булмагандыр да кебек. Аның турында тәртипсезләнеп калган каралты тирәсе генә сөйли. Яңгырның эзләре беленә әле. Җирләр кибеп өлгермәгән. Дөньяга яңа җан аваз салган тынгысыз төн күңелдән бөтенләй үк китмәсә дә, яңа көн башланды инде. Мусаның уллы тормышы башланды! Шулчак киртәләргә киезләр элеп йөргән Токтобусуның аяз күк йөзедәй ачык тавыш белән җырлаганы ишетелде:
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек,
Без оялчан кыз идек,
Без хезмәтчән кыз идек...
Кирәк булса, уйнадык,
Тирмәбезне җыйнадык...
Әти кеше күз читләре белән генә елмайды. Агасының өендә сигезенче бала булып дөньяга килгән Токтобусунга, һич югы монысында кыз туу тукталсын дип, Муса колагына ятышсызрак исем кушканнар иде. Инде чәчбиләрнең саны уникегә җитте. Токтокызы да, Бурулгүле дә бар... Борылмый гына бит кызларга тәкъдирнең мәрхәмәтле юлы!
Мусаның менә беренче баласы ук ир углан булды. Хатыны Айҗи белән алдан ук малай туса, Беше, диярбез, кызга Акылай кушарбыз дип сөйләшкәннәр иде, ул теләгәнчә, хатыны уйлаганча, егет-мәргән туды! Кыз туганнары, кодалар-кодачалар җәмәгатенең «Аййөзле» исеменә «Акыллы ай» бик ятып тора дип хупласалар да, дөресен әйткәндә, Мусаның башта Кызгалдак14 кушасы килде. Исемнең хатыннар күңеленә хуш килүен теләүдән битәр, талаа аймактарын15 бизәгән ал гөлләргә бервакыт үлеп гашыйк булган иде ул. Аннан каенатасы:
– Күйөө бала16, бабалар гадәтенә күрә, жээнгә17 Айҗинекенә бераз булса да, охшашлы исем кирәк,– дигәч, каршы төшмәде, ризалашты – Акылай исеменә килеште. Мусада әйткән сүзен сүз итү дә бар иде. Үз атына артык ук тартмаса да, мулла күңеленә артык якын тоелмаячак Бешедә алай да нык торды. Инде ике исемгә дә бик ияләнеп беткән иде. Бәхете нәп-нәкъ үзе теләгәнчә булды! Балалары туып кына торсын, кыргызда исем Ыссык-күлдәге балык кебек күп. Әле аяк арасында Җыргалы да йөгерер, Айшаны да, башкасы да... Кызларны аеруча ярата ул! Тик менә... җиде атадан ук килгән уйча... башта малай туса – бәхет инде!
Айҗиның көмәне барлыгы беленгәч, Муса көтүләрне карышкарлардан18 саклаучы этнең көчеген сатып алган иде. Кичә генә шуның колакларын кисте. Мәргән угылның тәпи атлап киткән чагына бүрене җиңәрлек эт бик тә шәп бүләк булачак. Аңарчы ул аны мал сакларга да, хуҗаны якларга да, ауга йөрергә дә өйрәтер. Хатыны:
– Әй син, безнең инде сарыканчыгыбыз19 бар бит, – дисә дә, Муса, юк, малайга этнең шәбен – алабай алабыз, дип, каршы төште, югыйсә Ашым бүрене бер ташланудан өзеп атардай эт иде. Аңа исемне Муса үзе куйды, бу кушаматның «кисәкләргә өзгәләүче» мәгънәсен бала чагыннан белә иде.
Сарыканчыклар да начар түгел, тик Ашым – ана эт. Ана этләр ел да бала таба, аларга яңа ия эзләргә кирәк, юк итәргә кул бармый. Хәзер инде бигрәк тә шулай булыр... Ата сарыканчыклар иңкүлектәге көтү тирәсендә болай да җитәрлек. Аларының хәзер хуҗасы бар. Ир балага үз эте, үз мылтыгы, үз тирмәсе, таулар итәгендә үз болынлыгы кирәк! Муса боларның һәркайсына ия, тик әле улы гына юк иде. Инде Бешесе дә булгач, хатыны аңа зурлап, әтисе, дип дәшәр! Ә бит үзеңнеке генә булган хатын да бик мөһим икән!
Чон атасы20 Женишбек Мусага, зәгыйфь кыяфәттә туганга, уңга таба китәр дип, Оңгал кушарга теләгән. Казаннан дин таратырга килгән бер мулланың аларда кунаклап яткан чагы икән. Шул бар кеше бик хөрмәт иткән адәм, нәсел-нәсәбегездә мөселманлык көчәер, әйдә, улыңа берәр пәйгамбәребез исемен бирик, дигән. Дингә артык исе китмәсә дә, ата-бабаның борынгы йолаларын ныграк тотса да, кунакны рәнҗетәсе килмәгәндер инде: менә ул Муса булып киткән. Әлегә сәламәтлеге дә, тормышы да ару гына. Тфү-тфү, әйткәнемне җил алсын, алга таба да шулай булсын, заманның бик болганган, һәр нәрсәнең кирегә киткән чагы.
Урыс-баскакның күзе алар иленә ныклап төшкәнче, Ала-Тоо иңкүлекләрендә ничәмә-ничә көтү тоталар иде. Исем-исем дисең дә... җиңү сөйгән, бар нәрсәдән табыш тапкан Женишбеккә дә, кызыллар түрәлеккә килгәч, исеме бер дә булышмады. Булган малының яртысы да калмады. Җирен кычкыртып таладылар – арык сугарган иң яхшы кырларын тартып алдылар. Уналтынчы елны, кыргызның бар байлыгы сугышка җыела, үзе ач кала, уллары хезмәткә алына башлагач, күтәрелеп тә караганнар иде. Каршы төшкәннәрнең берсе дә юк хәзер. Манаплары-биләре дә, ярлы-ябагасы да. Яхшы гына тормышлы Усубалылар исән менә... Бераз байлыклары да исән... Булышкан була түгелме соң инде исеме?!
Бу заманда, сәвитнекеләрдән түгел, аткаминерләрдән21 дә исем генә йолып кала алса... Ә бит элегрәк мин кем дип йөргән егетләр Женишбек яныннан китмиләр, әллә кайдан сәлам биреп узалар иде. Хәзер һәркайсының үз тормышын җайлыйсы килә, түрәләр каршында ыру хакын хаклауны алга куйган кебек тоелсалар да, моны байлар малына өметләнеп, үзләренә өлеш чыкканга гына кайгырталар.
Таулар сөйсә дә, Усубалының ата-бабасы ук утрак тормыш белән көн иткән: арыгы булган, җир эшкәрткән, ашлык, үзенә җитәрлек кенә булса да, җиләк-җимеш үстергән. Дөрес, моннан артык файда күрмәгән. Табышның төп өлеше көтүдә йөргән малдан килә, әмма икмәксез дә яшәп булмый. Картаеп, сакаллары агарган, йөреше әкренәйгән, гадәттә, тирмә ишеге төбеннән ерак китмәгән, таягына таянып, челем тартып, шуннан тирә-юньне күзәтеп утырган Усубалы картның да, әле яшьләргә артык бирешмәгән атасы Женишбекнең дә күңелләре һаман – дала бөркетенеке. Язын-җәен, эшләрен байгуш-тыйынгытка22, энекәшләренә калдырып, җәйләүләрендә торып кайталар алар. Хәзер дә әнкәсе белән ыргылып аккан киң сулы Чок-тал буендагы иңкүлекләрдә көн итеп ятышлары.
Муса бүген үк барыр, сөенче алыр. Кендек әбине ризалатасылары бар, шуннан бер матур гына кузы алып төшәр – суйгач, кабыргасын, тиресен аңа бирер. Башка күчтәнәчләре дә җитәрлек. Измә өйдәге абажада23 яңа пешергән бавырсак, бик тәмле тозлы корыт24, мүмбәргә25 тутырган маханказы, чучук26, кадерле кунакка гына куела торган бал көтә кунакларны. Эченнән баш ватсын, ниләр алып китәрмен Муса йортыннан, дип хыялланып йөрсен. Баласы да, хатыны да исән калгач, бүләкне кызганмый да кызганмый инде.
Әле кендек әбисенең аларда торасы, улын явыз албастыдан, хатынын чирдән, өзлегеп китүдән саклыйсы бар. Их, Муса мәче башлы ябалак тотып кайтырга өлгермәде. Албастыны түгел, башкаларын да куркытып качырырга булдырыр иде ул. Кычкырса, андый кош сабый бала кебек үзәк өзгеч, күңелгә шом салырлык тавышлар чыгара.
Тирмәгә кергәндә, бәби туышка матурлап агартылган зур йорттан кичтән пешереп куйган шулпаны алып керергә онытмаска кирәк булыр! Хатыныңа әле башка нәрсә бирергә ярамый, дигән иде кендек кискән Шайыркул кортка.
Балчыктан салынган йорты түгел, таш сарае булса да, кыргызга киез өй кирәк. Урыс хуҗа булгач, гадәтләр китә, дип кайгыра Усубалы карт, артыннан ук, әле дә ярый кышлакта аны куюдан тыймыйлар, дип сөенә. Мусаларның, агаларының тормышы – шуның эчендә. Измә кирпечләрдән төзелгән йортка җәен балаларны гына, анда да төннәрен эссерәк, һавасызрак чакта гына кертәләр. Үзләре кышта шунда тора торуын. Усубалы карт, укымышлы адәм булгангамы, зур файда биргән иңкүлекле, мул сулы тауларны яратса да, даими күчмәнлекне сөймәде, кышлакта яшәде, кан-кардәшләренең тормышы белән идарә итте. Базарына да атында ул чапты, читтән килгәннәрне дә ул кунакка алды.
Бервакыт шулай Мусаны Тамга базарына алып барды. Анда төрле кирәк-ярак була, бер әйләнеп кайтыйк әле, диде. Яңа жабага-калпак27 кигән Мусаны алдына гына утыртты да, ат өстендә киттеләр. Авылга кергәч, сүлпәнрәк атлаган, инде юыртмаган атта кәпрәеп барган булды шул чакта. Әтисенең улы, имеш! Нинди шәп киенгән! Татар малайлары көнләшеп калсын әле!
Тамганың туп-туры салынган урамы буенча ике яктан көмеш тирәкләр утыртылган. Әле кечкенәләр, ныклап үсеп китмәгәннәр. Йортлар нык, матур икән. Урамда бала-чага да күп. Берсе дә Мусадан начар киенмәгән...
– Әти, кыргыз үй дә кыргыз үй28, дисең, мондый йортларда яшәр идем мин, – диде малай, бераздан татарларның тормышына кызыгып китеп.
– Татар кызына өйләнәсең инде алайса, – дип шаярткан булды әтисе.
– Ә нигә өйләнмәскә?! – диде Муса, авызын бүлтәйтеп.
– Өйләнәм дә Ырынбурга китеп, зуррак мәдрәсәдә укып, мулла булам мин!
– Таяк жейсин29, – дигән булды әтисе. – Мин сине атаңны ташласын өчен укырга бирдеммени?!
Муса аның юри – улын чынында да үзеннән ерак җибәрергә теләмәгәнгә әйткәнен белә иде, шуңа күрә тагын үзенекен сукалады:
– Мулла булам да зур калада торам. Казандамы, Мәскәүдәме!
– Атандын башы!30 Мәскәү – урысныкы, Казанның үз мулласы да җиткән!
– Алайса шуннан татар кызы алам да монда кайтам.
– Булды-булды, кайтырсың, – дип, сүзне туктатты Женишбек. Барасы урынга килеп җиткәч, өстеннән төшеп, атны бер карт тирәккә бәйләделәр. Агачта карга булган икән. Мусаның беренче генә кигән колпагына кәкәй итмәсенме?! Әле генә өйләнәм дип тарткалашып барган «җегет» кычкырып елап җибәрде. Әтисе:
– Их син, татар кияве, – дия-дия, малайның баш киемен чистартты. – Борыныңнан су кипмәгән, инде өйләнмәкче буласың. Башны балта гына бозмый ул, маңкалы акыл да боза. Малай тагын да ныграк елый башлады, әтисенең сүзләренә хәтере калды.
Җинешбек сүзне матур якка борды:
– Борынгылар, «биздин колго да карга чычар»31 дигәннәр, байыйбыз инде алайса. Башыңа миннән колпакның яңасы булыр.
Малай, алдамый микән, дип, атасына күзләрен кысып, бик сынап карады. Бер дә ялганлаганга охшамаган.
Аннан әтисенә тагын үпкәләде Муса, татар кияве дип үртәүне бер дә куясы юк икән:
– Кияүләп тә йөрисең бар. Әниең бизәгән колпак янына базардан алган шәп бер аяк киеме дә.
Тамгада, чыннан да, әтисенең эшләре уңды бугай. Бик яхшы кәеф белән кайтты. Мусага болгар итекләр дә тәтеде. Анысын әтисе һич кенә дә ялганлап әйтмәгән икән.
Хәзер менә шул сәфәр исенә төшсә, көлә генә Муса. Юкка тарткалашкан да инде. Аның Айҗие татар кызларыннан бер дә ким түгел. Эшкә дә булган, сүзгә дә. Ир-атларны ат өстендә дә уза ул! Укыган кызлар эшкә дә, гади тормышка да ярамый, дигән сүзләр йөргәч, аннан нинди хатын чыгар дип, бик кайгырган иде Муса. Чок-Талда әле хатыннарның аннан да шәбе юк! Кулы эшкә ятып тора, сөйләшүе күңелгә ятышлы. Җитмәсә, матур да. Зөһрә кебек. Мусаның Усубалы бабасы татарлар белән элек-электән аралашкан кеше иде. Ул тиреләрен, яхшы түли, алдамый дип, Каракол сәүдәгәре Кәримовка илтергә гадәтләнде. Хәзер менә ул якка юллары өзелде. Картайды чон атасы. Кулыннан эше төште. Кирәкле киңәшен генә бирерлек әле үзе. Ул Ыссык-Көл буйлап йөргән баржа-баркаслар да – татарларныкы, ди иде, соңгы вакытта алар күзгә күренеп кимегән сыман тоела.
Караколда шактый икән татарлар. Бабасы, сәүдәгәрләре генә дә анда йөзләптер, ди торган иде. Шулайдыр. Үз урамнары, мәктәпләре дә булгач, аз түгел инде! Шулкадәр ерак илләрдән килеп, монда ныгып кал әле! Алай дисәң, әтисе Мусага, бабаңнар кытайлар янында ук көн иткән башта, ди. Аның ул җирләрдә булганы бар, имеш. Бардыр, тау аркылы юллар күп. Күпләр йөреп тора, алыш-биреш итә. Мусаның менә анда барганы булмады.
– Элек яшәгән йортларын кытайлар бимазаламаса, төркиләр бөтен дөнья буйлап таралмас иде, – диде ул бервакыт әтисенә, алар хакында аның мактап сөйләгәнен ошатмыйча.
– Ыру сугышчан булуы, үзе өчен тырышуы белән көчле ул. Кытай үзен кайгырткан!
– Башка бер вакытта безнең халык турында да, бөек тә бөек, дисең, үзеннән дә бөекне таратучылар бар икән!
Татарның күпмесе шул Кытай аша килгән ләбаса кыргыз җиренә. Алар көн күрсәтмәгәнгә. Сәүдәләре чит якта кирегә киткәнгә. Диннәре кысылганга. Бер куган җиргә яңадан кайтып та бәхетле була алмый икән бу кеше дигәнең. Кыргыз илендә үзләрен ничек хис итә икән татарлар?.. Менә без аларны хөрмәтлибез кебек тә. Аларга да шулай тоеламы бу?.. Әллә Казан ягын, Ырынбурны, башкасын – нәселләренең соңгы туфрагын сагынып яшиләрме?
Мусалар, әтисе Женишбекнең танышлары булдымы, бер өйгә керергә уйладылар. Ишекләрен озак кагып та, эчке яктан җавап ишетелмәгәч, китәргә борылганнар иде, өлгеләре ачык тәрәзәдән бер карчык башы күренде.
– Сәламәтсезме! – диде аңа Женишбек, хәл белеп. Карый аның сәламен алды да:
– Атыныз ким болот?32 – дип сорады.
– Сиз ким?33 – диде аның соравына каршы сорау белән әтисе. Соң, исемен әйтсә, ни була инде дип уйлады Муса. Карчык Женишбек күрергә теләгән адәмнең әнисе икән. Габдулла агай базарга чыгып киткән, имеш. Әтисе ишегалдын күзеннән бер кичергәч:
– Әйдә, улым, китик, – диде. Ул тагын нидер әйтмәкче иде, әмма шул арада ишектән бик матур кыз килеп чыкканын күреп тукталды. Әбисе кызга кунакларны әтисе янына озатып куярга кушкан икән. Женишбек аннан да исемен сораган булды.
– Зөһрә, – диде кызчык. Аннан, әллә чыннан да шулай булганга, әллә чит кешеләр белән артык күп сөйләшергә теләмәгәнгә, бәлки, ярамаганга:
– Мен кыргызча сүйлөй албайм34, – дип өстәде. Муса, кыргызча аңлыйдыр, тик кайтарып җавап бирергә кыенсынадыр, дип уйлады. Олылар үзләренекен гәпләшкәндә, сөйләшергә җай чыгар әле, дип, күңеленә беркетте.
Зөһрәне Муса кызыксындырмый иде бугай. Җелт-җелт атлап, урам буйлап киттеләр. Малай юлда гел кызны күзәтте. Зөһрәнең кап-кара чәчләре, баш түбәсеннән икегә аерылып, чәчүргечләр кушып, толымнарга үрелгән иде. Бездә чәчен болай киленнәр-хатыннар гына җыя, дип уйлады малай. Булса булыр. Зөһрәгә башындагы чәчкә-калфагына толымчыклары да, чигә бөдрәләре дә шундый ятыша. Бизәкләп эшләнгән күн башмаклары да, бөрмә итәкле күлмәге дә бик матур! Йөрешләре җитез – гәүдәсе тау кәҗәсенеке кебек җиңел!
Базарга кадәр сөйләшми барсалар да, өйгә чәйгә кайткач, Зөһрә күзеннән юкка чыкса да, малай күңеленә ул шул чакта онытылмаслык – нык кереп утырган иде. Еллар узып, инде чынлап дуслашкач, Мусаның күз алдына кыз гел беренче күргән сурәттә килде. Әле дә булса төшләренә сабый булып керә, бергәләп, үзләренең йорт янында уйныйлар, Ыссык-көл комлыкларында йөгерешәләр, куышалар иде.
Татарлар урысча бик яхшы сөйләшә икән. Габдулла абзасының базарга килгән урыслар белән үзләреннән дә оста тарткалашуын күргәч, Муса шулай дип уйлады. Әтисе Женишбек тә яхшы гына сукалый югыйсә, бабасы да күпмедер белә. Алай да әллә кайлардан бу җирләргә кадәр юл тоткан татарлар кебек түгел. Мусаның урысчасы хәзер дә ипи-тозлык кына. Бабасы, хәлфә чакыртып, өендә генә өйрәткән иде аңа, тормыш итәргә ул кадәре дә ярап куя.
Татар кызына өйләнеп, мулла булып китмәсәң дә, сәүдәгә яхшы буласы иде, Муса күңеленә кергән ул уйны онытырга тырышты. Тормышы болай да ярыйсы. Шөкер итәргә кирәк.
Күзе төшкән татар кызы бар иде шул, бар иде яшьлегендә. Атасына, Габдулла агайның Зөһрәсен ярәшик, дип әйтергә кыюлыгы гына җитмәде. Ул инде күптән кияүдә. Муса башкага өйләнеп ялгыштым дип уйламый уйлавын. Телләр якын булса да, гадәтләрнең кайдадыр охшашса да, шактый аерылганын яхшы күрә. Урыс арасында озак гомер иткән татарлар туганнарына да урысча яши кебек тоела, шуңа күрә өйләнәм дип, сүз катарга йөрәге җитмәде бугай аның.
Татар кызы атта чабармы? Көтү көтәрме? Елның-елына тау иңкүлекләренә китеп, мал карап җәйләрме? Үз-үзенә шундый сораулар бирә иде Муса, күңеленә Зөһрәгә өйләнү уе килгәндә. Җитмәсә, татарларның кызлары да белемле. Кыргызның алар кебек укыганы әлеге эшләргә артык атлыгып тормаганда, иренең һәр теләгенә сүзсез буйсынмаганда, татар кызы гаиләдә үзен ничек тотар? Матур тормышта, иркәрәк үскәннең, малайлар кебек укыганның яңача, шәһәр тормышы белән яшисе килә. Бай кияү, тиң ир тапмаса, кайда инде һәр кызга андый тормыш?!
Элегрәк чәченә калфак кадап, каюлы ак күлмәктән, кәҗүл читекләрдән йөргән Зөһрә турында уй белән башын катырса да, соңрак аңа бәйле хыялларын куды, татар кызына өйләнүне чынга ашмаслык бер нәрсә саный башлады Муса. Бераздан, сирәгрәк очраша башлаганга, аралары да ерагая төшкәч, аны уйлауны киметте, тора-бара онытты диярлек, чөнки Зөһрәгә тартым Айҗины күреп алды да ихластан яратты. Гомерлек юлдаш итәр өчен аталарына әллә никадәр калым түләде, кыз туганнарына, үзенә затлы киемнәр, үкчәле итекләр алып кидерде. Аның Айҗины сайлаганына туганнары арасыннан егет күңелендә башта кем булганны тойган беркем дә аптырамады: «Ай йөзле» үз сылуы да, ак чырайлы Зөһрә дә бик тә, бик тә охшашлар иде шул...
Усубалы карт элегрәк умарта тоткан. Ул аларны татар туфрагыннан, бик ерактагы Нократ елгасы буеннан күченеп килгән Хәмидулла байдан сатып алган, умартачылыкка да шуннан өйрәнгән. Әллә чирләп юкка чыгып беттеләр кортлар, әллә бу эшне элегрәк үзенеке санамаган атасының алар белән мәшәкатьләнәсе килмәде, инде югары җәйләүдә берничә баш кына калды.
– Якындагы кашлан35 башына төшерик тә кортларга ризык булырлык чәчәкле үсемлекләр утыртыйк, – дип караган иде дә Муса, бабасы кул гына селтәде.
– Балның затлысы, кыйммәтлесе төрле чәчәктән җыела, язда ачылып-шәбәеп, соңрак кояш эссесеннән терелмәслек булып корыган үләннәрдән түгел. Гомер бакый тары утырткан җирне нәрсәгә үзгәртергә? Балны кортлар кайдан да җыяр. Кышлакка якын ашлык җире бик кадерле, ташлы каткан туфракны рәткә керткәнче, күпме кеше китмәнләгән, булмаган сүз сөйләмә! – диде.
Әллә кайларга китте бу уй. Өйдә көтеп тормыйлар микән? Юктыр. Анда хатын-кыз да җитәрлек. Бешене чүпрәккә төргәннәрдер, әнисе хәл тапса, татлым минем, көчегем минем, дип сөядер. Муса тирә-ягына күз йөртеп чыкты. Ул менә эткә исем эзләп тормаган, токым атын гына кушкан иде. Мондый тәпәэтләр36 күп сөйләшкәнне, хуҗаның ялагайланып, төчеләнеп эндәшкәнен яратмый. Хуҗа:
– Алабай, бире кил! – дип кычкырды.
Тавыш-тын ишетелмәде. Соңгы вакытта мал суелмады. Эткә ни эчәге, ни үпкә эләкмәде. Үзләренең дә бу арада гына көтүлеккә барып, куй алып төшәргә вакытлары табылмады. Хәзер менә малай тугач суясы да суясы! Ир балага икене суясы, диләр дә, әле икесе дә җитмәс!
(Дәвамы бар)
1 Чара – тире җәенке табак.
2 Йорт – тирмә (юрта).
3 Тон – плацента – карын.
4 Күнгәй-Ала-Тоо – Көнгәй-Алатау.
5 Ыссык-Көл – Иссык күл.
6 Тушту бо – төштеме, тудымы мәгънәсендә.
7 Ким – кем.
8 Жаглан-абдыра – әйберләр саклый торган сандык төрләре.
9 Кирәгә – керәгә (киерге) – күчерелмә киез өйнең кабыргалык агачлары, челтәре.
10 Тумарча – өчпочмаклы түмәр – амулет.
11 «Кыз бала – түрнең иясе, ир бала – өйнең иясе».
12 Эр тарап – ирләр тарафы.
13 Шымши – чий агачыннан ясалган циновка.
14 Кызгалдак – лалә, тюльпан.
15 Талаа аймактары – дала аймаклары – дала җирләре.
16 Күйөө бала – кияү бала.
17 Жээн – онык, кыз баласы.
18 Карышкар – бүре.
19 Сарыканчык – бүре буучы этнең сары төстәге төре.
20 Чон-атасы – бабасы.
21 Аткаминер – аткаменерләр – башта гади дала халкы белән идарә итәргә тырышкан, ыру исеменнән эш йөрткәннәр, соңрак сәвит битлеге япкан активистлар.
22 Байгуш-тыйынгут – байгыш (мескен) – ялчы.
23 Абажа – ризык сандыгы.
24 Корыт – киптергән сарык сыры.
25 Мүмбәр – эчәге.
26 Чучук – чужык – тутырма.
27 Жабага-калпак – ябага (җабага) – калпак, йон өс һәм баш киемнәре.
28 Кыргыз үй – тирмә.
29 Таяк жейсин – таяк ашарсың (җыярсың), кирәгеңне бирермен мәгънәсендә.
30 Атандын башы – атаң башы, ахмак баш мәгънәсендә.
31 Биздин колго да карга чычар – Безнең кулга (татарда «башка» варианты да бар) да карга тәрәтләр.
32 Исемегез кем була (исемегез ничек)?
33 Сез кем?
34 Мин кыргызча сөйләшә белмим.
35 Кашлан – калку җирдәге кыр.
36 Тәпәэт – кыргызда дебе эте, ягъни түбә (тәпә) эте сүзләреннән ясалган, тауларда яшәүче эт мәгънәсендә.