Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (6))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Гарәфетдиннән дә, күрше авыл хатыны Бибимәрфугадан да, үз кызларыннан да булачак кияве Әхмәтгалимнәрнең тормышы мул дип ишетсә дә, әле ярәшү көннәрендә болай уктыр дип уйламаган иде Нихан. Дөрес, Шүләнгердә Зәмниха бик әйбәт җиргә китә, урынында таш булып утырсын инде, моннан да яхшыракны таба алмас, диючеләр алардан тыш та булды. Менә шул, нәкъ шунысы аларны ныграк шүрләтә дә иде. Андый йортта Зәмнихага кеше итеп караучы табылырмы, кимсетмәсләрме?.. Нихан белән Габделбасыйр кызларын затлы кодалар каршында үзләре дә ким-хур итәргә теләмәде. Зәмниханың өшәнчек әйберләре ике сандык булып, Әхмәтгалимнәрнең өйләрен яңабаштан киендерергә җитте. Кыз, йола кушканча, кызыл башлы сөлгеләрне, кашагаларны, парчалы чаршауларны, тәрәзә өленгеләрен Шүләнгердән үк иренмичә Өскебашына килгән иптәш кызлары белән бер бәйрәм ясап элде. Килен яулыкларын, чөй яулыкларын хәзерләргә дә онытмаган иде ул. Чигешле мендәр тышларыннан Әхмәтгалимнәрнең яңа салынган йортлары тагын да ямьләнеп китте. Күп кунаклар керәсе-киләсе зур бәйрәмнәргә, сабантуй җыеннарга бизәлгәннән дә артык иде.

Кызыл туйлар да үтеп, Зәмниханың каената йортында көндәлек мәшәкатьләрдән торган тормышы башланды. Җәй иде. Кышка кирәк-ярак хәзерләгән вакыт, башка эшләрнең дә чиксез чагы иде. Зур йортта эшләве дә зурдан, ашавы да мулдан икән, дип уйлады Зәмниха, тырышлык куеп, авылларында башкалардан уңайрак көн иткән әтиләре алып барган тормыш белән чагыштырып.

Әхмәтхәсән әткәсен дә, Шәмгыйҗиһан әнкәсен дә бик яратты яшь килен. Аларга килгәнче, белмәгән бер нәрсәм юк, атын да җигәм, печәнен дә чабам, тукымасын да тукыйм дип уйлый иде, бар икән: каенанасы аны үзе күнекмәгән эшләргә шактый өйрәтте. Иртәсеннән алып киченә кадәр кече капка һич ябылмый иде: Җиһан да Җиһан дип, әле хатын-кыз коштабагын, тозын-чәен, якында табылмаган, әмма күршесе кайдандыр эзләп табып киптергән үләнен сорап керә, ирләр балтасын, башкасын алып тора, Хәсән агай да, Хәсән агай дип, яшьрәкләре бурычка акча сорый.

Зәмниха Өскебаш килененә әйләнгәч, шактый үзгәрде: тынычланып, сабыр холыклыланып калды, оялчанрак булып китте. Бер көтү малайлар белән шаярышып, аларны үстерешеп, үзе дә малайшаланып, ирдәүкәләнеп беткән булгандай тоелды аңа. Затлы читекләре аның йөрешен ваклатты, яңа көмеш чулпылары чәчендә дәртлерәк биеште, эш эшләп йөргәндә җилфердәп-җилфердәп киткән бөрмә итәкләре кайвакыт аны читтән күзәтеп утырган Әхмәтгалим күңеленә рәхәтлек бирә иде.

Яшь кәләш белән кияү ай саен шәп атларда тирә-як авылларга баруны, туган-тумачаларның хәлен белүне үзләренә бер гадәткә алдылар. Каенанасы Зәмниха белән эч серләрен бүлеште, килененә тормышның бөтенләй яңа якларын ачты. Әхмәтгалиме кичләрен берсеннән-берсе кызыклы китаплар укыды, каядыр барса, син дә ошатырсың дип, үзләрендә булмаганын бүләккә дә алып кайта иде. Яшь хатын сөенеп бетә алмады: ире аны үзе теләгәнчә, үсмердән хыялланганча яшәтте – өрмәгән җиргә дә утыртмады.

Кияүгә бик теләп чыкса да, каената йортына еламый гына китеп барса да, Зәмниха баштарак Шүләнгерне, әти-әнисен барыбер сагынды. Тора-бара бу хисләре басылды. Җитмәсә, артыннан ук иптәш кызлары да, сеңелләре Ләмига белән Гөлшикәр тә, хәтта кодачалары Җәмига да алар яшәгән урамга, ир ягына ук килен булып төште. Төште дә аларга керүне тора-бара ешайтты, аныңча, хәсрәте зур – ире вакыт-вакыт эшеннән салып кайтканга охшый иде. Хәсәнҗан булдырганын сатып эчмәсә дә, бимазаламаса да, алдануына өзгәләнә башлаган Җәмига.

– Алдан бу гадәтен белмәдем, юкса авызына аракының тамчысын алган кешегә чыкмыйм дип, үз-үземә сүз биргән идем, – диде ул бер кергәнендә.

– Йөргәнсез дә инде...

– Йөрде дип... Кем аның белән көн саен очрашкан.

– Бер булмаса бер исерек килеш күренер иде ул. Капкалаган кеше сүзгә керми калмый. Туганнарыңа ишетелер, җиңги әйтер иде.

Җәмиганың Гамига апасы Зәмниханың үз авылларында яшәп яткан Әхмәтҗан исемле энесенә кияүгә чыккан иде.

– Эчә, димәсәләр дә, чыкма, диделәр.

– Соң?.. Алайса кая карадың?

– Кая карыйсың... Хәсәнҗанга! Яратудан күз аркылыга әйләнгәндер. Әтәй никахка ризалык бирмәгәч, кичен йокларга ятар алдыннан комган алып, ишегалдына чыгып киткән булдым да комганымны баскыч төбенә куеп, бакча артыннан гына Хәсәнҗаннарга йөгердем.

– Берүзеңме? Урман аркылымы?

– Юк. Ул шунда көтеп тора иде.

– Шулай дисәң генә, – диде Зәмниха, никахына ризалык бирмәсәләр, үзенең дә Әхмәтгалимгә ябышып чыгарга әзер булганлыгын исенә төшереп.

– Яраткан кешедә акыл бетә.

– Яшибез инде... Яшисең...

– Килеп кердегез аларга. Шуннан?

– Әтинең ризалыгын алмыйча кайтып киткәннәр иде бит. Аптырап калдылар.

– Йөрәк тә икән үзеңдә! – диде Зәмниха, Җәмиганың бу эшләренә шаккатып.

– Нинди йөрәк?! Куркудан табан астына төште ул.

– Әтиләреңнән кача алгач, йөрәк инде. Әйттем ич, моңа акыл кирәкми.

– Хәсәнҗан җитәкләп, үзләренә алып керде. Әнисе якты чырай белән ике куллап күреште, өстәл янына дәште, сеңлесе табын көйли башлады. Әтисе яткан иде, энесе келәткә уятырга чыгып китте. Соң иде инде.

– Алары ярар. Хәсәнҗан нишләде, ни диде?

– Авызына су капкандай тора. Хәсәнҗан дип, инде үзем сүз башлаган идем дә, оятымнан телем көрмәкләнеп китеп, аның урынына «кәрәле» килеп чыкты. Зәмниха рәхәтләнеп көлде:

– Менә кайдан килә икән ул Кәрәле Җәмигасы! Кушамат бүләк иткәнсең икән син ир ягыңа.

Җәмига үпкәләмәде. Зәмниха хәсрәт түгә ала торган бердәнбер кешесе иде.

– Кай төшләренә генә кызыккансыңдыр шул Хәсәнҗанның, – дигән булды Зәмниха, яшь хатынның тел төбен тартып.
– И-и-и, атлар яратуына инде. Бервакыт әти, ат яраткан кеше йомшак күңелле була ул, дигән иде. Атларны бик кызгангач, миңа да шундый миһербанлы булыр дип уйладым. Аннан ни... Исеме дә җизнинекенә охшаш бит. Ул бик әйбәт безнең.

– Әхмәтгалимем ягында бөтен кешедә бер исем, яраткан туганнарыныкын буын саен әллә ничәшәрне кушканнар. Татарның электән килгән бу гадәтенә аптырый идем. Кайберәүләр ирне дә җизни исеме белән сайлый икән, – дип, тагын көлде Зәмниха.

– Әхмәтҗан да, Хәсәнҗан да начар кеше түгел, көлмәле син, Зәмнихатти!

– Аны мин әйтимме, синме?!

– Теләсә кемне бер кулы белән бәреп егарлык көч-гайрәт минем иремдә. Җитмәсә, барыгыздан акыллы да! – диде дә Җәмига пырлап ишектән чыгып та китте. Чоланнан узып барган Җәмиганың Хәсәнҗанны кычкыра-кычкыра мактаганы гына ишетелеп калды.

Аларның икесенең дә яхшы икәнлеген болай да белә Зәмниха. Әле дә ярый әтәйләр өйдә түгел, дип уйлады ул, башка чакта үтә дә ипле яшь киленне шушы кыланышын күреп кенә, чорсызга санауларыннан курыкканга.

Элегрәк әни әтигә күрмичә генә чыккан, иллә дә әйбәт тора, дип мактана иде Җәмига. Кайчакта шундый булуы да яхшыдыр уртак тормыш коруның, тик нигә бар кешенең дә яратканына чыгасы килә?!

Кешеләрнең ни хурлавына, ни мактавына карамыйча, Зәмниха Әхмәтҗанны да, Хәсәнҗанны да якын итә. Хатыннарын бигрәк тә. Итмәскә: ике яктан да кечкенә авылда көн иткән нәселләре үзара тәмам буталышып беткән, кайсылары – ахири, кайсылары – кода-кодагый йә кодача, кайсы – агайне, туган. Әхмәтҗан гына түгел, Хәсәнҗаны да шулар рәтеннән иде. Шуңа да һәркайсының кызыкларын белеп-күреп тора да иде ул.

Җәмига Хәсәнҗаннан эчә дип зарланса да, хатынын бик яраткангамы, ире бераздан әлеге яман гадәтен ташлаган, имеш. Әллә ул гадәт анда бөтенләй булмагандыр да: хатын-кыз күзенә кайчак елга бер салып кайткан ир дә исерек булып күренә. Лавка85 яныннан узганда, бәйрәмнәрдә, әйдә салыйк, дип кыстаучыларга:

– Мин бит атлар карыйм, ат белән эт бер дә аракы исен яратмый, ди икән Хәсәнҗаным, – дип мактанып сөйли башлады Җәмига. Тормыш әле сафланып, әле болганып киткән елга шикелле, кызыклары-хәсрәтләре, борчулары-шатлыклары буталышып, тезелешеп ага да ага икән. Зәмниханың да әкренләп, Өскебашында авылдашларының, күрше Шүләнгерләрдә яшәгән танышларының, туганнарының саны тагын да артты. Сеңелләренең йорты Зәмнихаларның тәрәзәсеннән күренеп үк тора иде. Апаларына көн дә булмаса да, көн аралаш керми калмады. Инде яшь киленгә Өскебаш белән туган авылы арасы бик нык якынайгандай тоелды.

Әхмәтхәсән аганың каралтысында кемгә дә эш җитәрлек иде. Ике катлы абзарлар тулы эре мал, кырык оялык умарталык. Зәмниха шуңа гына бик аптырады: бар нәрсә шундый матур, аларга су буендагы инде керенеп чыкканда юынган тәнеңә корымын сылап калучы кара мунча нәрсәгә икән? Итек тә басмыйлар югыйсә. Чишмә буендагы мунча әллә су ташырга җиңелгә килсенгә, әллә утынны аз тоту өчен мәллә?.. Монысын иртә томалыйлар, җылысы аз югала дипме?! Бервакыт шулай иреннән:

– Ишегалдында мунчаның агы булса да, барыбер гел карасын ягабыз. Нигә алай? – дип сорады.

– Электән килгән бер гадәт кенә. Бакча турысында инеш буабыз бит. Шунда юкә батырабыз. Бакчада эшләп йөрибез. Кара мунча тиз өлгерә, өеңә кайтканчы, ягасың да керенәсең.

– Анысы шулай. Өйгә чиста кайтуың миңа да бик ошый. – Аралашырга җыелган иптәшләрең белән мунчадан чыгып, буа суында йөзү үзе бер күңелле. Зәмниха:

– Шулай инде, сиңа миннән аерылып, егетләр белән кызык күреп йөрү генә булсын, – дип шаяртып, Әхмәтгалие үбеп алмасмы дигән өметтә иреннәрен бүлтәйтте. Үпмәде, аңламады. Бармак очлары белән кагылып, бырылдатып алды да:

– Әллә борынгырак заманнарда бабайлар итеген дә баскандыр, – диде.

– Теләгән кеше ишегалдындагысын яга. Кышын күбрәк шунысында коенабыз без. Анысы парлыларга – үзебез өчен генә. – Теге мунча гел ягылгач, монысының миченә ут төртергә кыенсынам. Җәен үзебездә ике көнгә бер яга идек. Өй тулы авыр эштә йөргән ир малай бит.

Әхмәтгалим хатынын бик батыр саный иде:

– Их, карчык, син дә кемнәндер курыккач! Бездә икесен бергә яксаң да, сүз әйтмәсләр, утынга кытлык юк, – диде. – Алай да тауларга карап торган, инеш буендагы мунчаны әнәй белән әтәй дә ярата. Аның чормасында кипкән үләннәрнең чуты юк. Чоланында ятып ял итәргә, чәй белән сихәтләнергә урыны бар. Эштән арыган чакта тагын ни кирәк?

Зәмниха шаян сүзле, йомшак күңелле, йортында иртәдән кичкә кадәр ут борчасыдай чапкан, бар нәрсәгә өлгергән каенапасын бигрәк тә үз итте, аңа майабыстай булып китте. Алар Айбану белән икесе бакча эшләре вакытында бергәләп, кара мунчада юыналар, хәл белергә дип килсә, чәй өстәле артында сүзләре бетми иде. Зәмниханың менә буада да коенасы, аның белән Әхмәтгалимнәр кебек шаярышасы килә. Ярамый. Ул Өскебашына сөннәтче һәм кендек әбисе – затлы бер килен булып килде.

– Сез соң кеше күрмәгәндә, төнлә төшеп коеныгыз. Безнең буа турында, су анасы, җеннәр-убырлар оясы кебек төрле имеш-мимешләр йөргәнгә, караңгыда аның янына ирләр дә килми, һичкем күрмәс, – дип көлде Әхмәтгалим, карчыгы бу хакта сүз каткач. Нәрсәгә үртәп маташырга инде?.. Буадамы, башка бер җирдәме ниндидер куркыныч җан ияләре яши дигән әкияткә Зәмниха ышанмый да ышанмый.

– Марҗа кызлары кебекме? – дип турсайды ул. Аның русларда хатыннар элегрәк мунчаны да ирләр белән бергә керенгәннәрен ишеткәне бар иде. Кызлары, имеш, хәзер дә елгада шәрә килеш коенырга кыенсынмый.

– Марҗаларга нәрсә булган?

– Алар кебек үк оятсызлана башласаң!.. Кечкенәрәкләргә килешә әле ул. Миңа инде ярамый!

Зәмниха Әхмәтгалиенә кендек әбисе булуы, башкасы белән мактанса да, Өскебашына килгәндә, бар тирә-якка танылган сөннәтчегә әйләнермен дип башына да китермәгән иде. Приказчик картының кочагында җылынып, затлы киемнәр эчендә матурланып, йомшак түшәкләр өстендә түш киереп яшәргә иде аның исәбе. Яшәвен дә яшәде, тик даның артыңнан түгел, алдыңнан йөри икән.

Зәмниханың Өскебаштагы көннәре, чыннан да, артык җиңел, бәхетле башланды. Ул моны югалтудан бик курыкты. Биш вакыт намазга басса да, дога китаплары укып утырса да, Ходайдан читләр бәхетемне күпсенмәсен, үзең рәхмәтеңнән ташлама, муллыктан, сәламәтлектән, тигезлектән аерма, дип теләде. 

85Лавка – кечерәк кибет.
 

(Дәвамы бар)