Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар галименең аянычлы язмышы..

Кем ул Җәвад Алмаз?

Бүген аны белүчеләр бик аз инде, югыйсә ул бит милләткә “Кыйссаи Йосыф”, “Җөмҗөмә солтан” дастаннарын кире кайтарган, беренчеләрдән булып, Габделҗәббар Кандалый, Газизә Сәмитова китапларын төзеп-әзерләп чыгарган, скифларның төрки телле булулары турында рус телендә тиңсез хезмәт язып калдырган, Казан университетында студентларга урта гасырлар борынгы татар теле һәм әдәбиятын, гарәп телен укыткан, ана теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, үзбәк, казакъ, рус, немец һәм француз телләрен яхшы белгән, борынгы кулъязмалар буенча сирәк белгеч, ачылмаган шагыйрь, олуг галим иде! Шушыларга карамастан, нахак яла ягып, моннан нәкъ алтмыш ел элек ул университеттан куылган, илдә бер генә җирдә дә эшкә алырга рөхсәт ителмәгән, фәнгә, матбугатка якын китерелмәгән, эзәрлекләнгән, гаиләсе җимерелгән, Ташкентта бертуган апасында яшәп, 1979 елда 63 яшендә йөрәге өянәгеннән үлгән бәхетсез татар кешесе... Казаннан куылса да, Җәвад Алмаз үзенең архивын шунда кайтарырга васыять итеп калдырган, бу кыйммәтле мирас, әле бер җирдә дә басылмаган том-том кулъязмалар, фәнни хезмәтләре һәм меңләгән шигыре бүген Милли музейда һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының “Мирасханә”сендә саклана, дөньяга чыгаруны көтеп ята...

Кем соң ул – Җәвад Алмаз, кыска гына гомерендә шундый зур хезмәтләр язып калдырган һәм үзе исән чакта бар ишекләрдән дә куылган, үз бәясен алмыйча дөньялыктан китеп барган татар галиме? Ни өчен шулай булган? Моңа кем гаепле – университеттан бирелгән белешмәләрдән күренгәнчә, куылуына үзе сәбәпче булганмы, аны якламаган татар галимнәреме, әллә милләтне артык күтәргәне һәм яклаганы өчен читләр гомерлеккә авызын томаларга уйлаганнармы? Фәнгә, шәрык дөньясына татарлардан зур акыл иясе, көчле белгеч килгәнен күреп, әллә милләткә каршы кара көчләр хәрәкәткә килгәнме? Бу хәлләрне белүчеләрнең күбесе инде дөньяда юк, исәннәре дә бик олы яшьтә, ә Җәвад Алмаз турында язмалар берничә генә. Археограф, борынгы кулъязмалар белгече Марсель Әхмәтҗанов мәкаләләре һәм шәҗәрәләр китабы, шәкерте, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов һәм Клара Булатова хатирәләре, “Кыйссаи Йосыф” дастаны буенча фәнни хезмәтләр язган галим Нурмөхәммәт Хисамов китаплары, галим Мәсгуд Гайнетдиннең фикере, язучы Госман Гомәрнең Җәвад Алмазга багышланган “Мөһер” дип аталган маҗаралы повесте (әмма ул өлешчә генә аның турында һәм шәхес фаҗигасен ачып бетерми)... Сорауларыма җавап табар өчен мин аларның барысын да укыдым, Җәвад Алмазның “Кыйссаи Йосыф” дастанына багышланган мәкаләләре, хезмәтләре, докладлары белән таныштым, шул чор белән бәйле өстәмә материал өйрәндем. Шулай ук Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты “Мирасханә”сендә Җәвад Алмаз архивы белән таныштым. Болар хакында фикеремне алга таба җиткерә барырмын...

Шул чорда яшәгән, Җәвад Алмазны күреп белгән кешеләрнең фикере минем өчен аеруча мөһим иде, алар бүген дә исән-сау, Аллаһка шөкер! Университетта Җәвад Алмаздан белем алган, бер чорда аннан куып чыгарылган шагыйрә Клара Булатова белән мин Әлмәт районының Нәдер авылында махсус очраштым, бу хакта язмамда бәян итәрмен, иншалла! Хәзер үзе дә зур галим, заманында Җәвад Алмазның шәкерте булган, остазы юлыннан китеп, борынгы татар әдәбиятын өйрәнгән филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов белән элемтәгә кереп, күп мәгълүмат алдым. Шулай ук татар зыялылары Лена Гайнанова, Рәдиф Гаташ, Роза Туфитуллова, Ирек Һадиев, Раиф Мәрданов миңа бу эзләнүләремдә ярдәм иттеләр, аларның фикерләрен дә укучыларыма җиткерә барырмын. “Мирасханә” миңа үзенең ишекләрен ачты, аның җитәкчесе Илһам Гомәров белән яшь галимә Нурдидә Насыйбуллинага күрсәткән хезмәтләре өчен бик рәхмәтлемен! Шулай ук Татарстан Республикасы Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина да бу тема буенча миңа күп мәгълүмат бирде, аңа Аллаһның рәхмәтләре булсын!

Болардан тыш, мин Үзбәкстанда Җәвад Алмазның улын, оныкларын һәм туганнарын эзләп таптым, алар белән элемтәгә кердем. Галимнең бертуган сеңелесе Мөшәррәфәнең кызы Тату ханым Мемишева миңа Җәвад Алмаз турында күп мәгълүмат бирде, фотолар җибәрде. Болар турында да язмамда хәбәр итәрмен. Шулай ук Җәвад Алмазның әтисе туган якларда – Яңа Чишмә районының Чертуш авылында туганнан туганы Хәфизә әби яшәгәнлеген ачыкладым. Алар сөргенгә сөрелүдән качкан урыннар – Самара өлкәсенең Благодаровка (Хөсәен) авылы буенча эзләнүләр алып бардым, чөнки бу нәсел тарихында үзем өчен дә ачыклап бетерәсе нәрсәләр бар иде, алар әле хәзер дә бар...

Шушыларны белгәч, “Кем ул – Җәвад Алмаз?” дигән сорауга җавап табылган кебек иде, әмма аның турында күбрәк белгән саен сораулар арта гына барды. Татар энциклопедиясе “Алмазов Җәвад Диндарович 1916 елны Казан губернасының Чистай өязендәге Чертуш авылында туган”, дип яза. (Татарская энциклопедия. – Казань, 2002, стр.115.) Марсель Әхмәтҗанов исә башкачарак әйтә: “Җәвад Алмаз (документлар буенча – Җәвад Диндарович Алмазов), чын исеме-фамилиясе Җәүдәт Ногман улы Ногманов, 1916 елда хәзерге Татарстан җөмһүриятенең Чистай төбәгенә караган Чиртуш авылында туган (туганнарының әйтүе буенча).” (Мирас, 1996, № 4. - 65-68 бб.) Ә Җәвад Алмаз автобиографиясендә туган җирен бөтенләй башка төрле күрсәтә, үзенең Самара төбәгендәге Чельно-Вершинский районы, Благодаровка авылында тууын яза, бу – ул вакытта Хөсәен-Яңавыл дип йөртелгән, күршедәге Кизләү мәдрәсәсе туздырылгач, өлешчә шунда күченгән диндарлар авылы. Ни өчен бу автобиографиягә җентекләп тукталабыз, чөнки ул соңыннан Җәвад Алмаз язмышында хәлиткеч роль уйнаган. Куркыныч ягы белән килеп чыккан, өметле галимне фәннән сызып аткан...

Менә минем кулымда Җәвад Алмаз тарафыннан төрле елларда язылган автобиографик белешмәләр, аларда шактый аерма бар. Әйтик, 1954 елның 10 июнендә, Казанда тутырылган автобиографиясендә ул, әтисе Беренче империалистик сугышта юкка чыкты, әни 1921 елгы ачлыкта үлде, дип яза. Аннан туганнарында тору, алар тарафыннан Кутлушкино (Яуширмә) интернатына озатылу, Чистай балалар йортына күчерелү, Казанга качу, туганнарының аны карый алмаулары, тагы качаклык, ил буйлап, караучысыз калган балаларга ияреп йөрү, 1930 елның җәендә, Ташкент вокзалында тотылу һәм стенографистлыкка укырга урнаштырылу. (Мирасханә: 117 ф., 1 тасвир., 23 эш, 2 б.)

Ә менә инде 1971 елда Алма-Атада, Казахстан фәни оешмаларына язган белешмәдә Җәвад Алмаз автобиографиясенең бу өлешен тулысынча диярлек үзгәртә, үзенең дин әһеле - мулла гаиләсендә тууын, 1929-30 елларда караучысыз калган балалар белән качаклыкта йөрүен, чөнки әтисенең ул вакытта заводта эшләвен, кереме аз булу сәбәпле, гаиләсен туйдыра алмавын, качаклыкта йөргәндә, 1930 елда Ташкент вокзалында тотылып, укырга җибәрелүен яза. “...Куйбышев өлкәсенең Чально-Вершин районы Благодаровка авылында мулла гаиләсендә туганмын. 1929-30 нчы елларда сукбайлыкта йөрдем: әти ул вакытта заводта эшли иде, хезмәт хакы аз булу сәбәпле, гаиләсен туйдыра алмый иде. 1930 елда мине, сукбай буларак, Ташкент вокзалында тоттылар. Ташкентның Караусыз калган балалар эшләре буенче өлкә комиссиясе мине стенографистлар курсына җибәрде (тәрҗемә безнеке. – авт.) (Р.А.Абзалина. Архив Джаудата Алмаза в коллекции Национального музея РТ как образец собрания татарского ученого-просветителя-ориенталиста / Материалы Лихачевских чтений. – Казань, 2014, стр. 113.)

Әлбәттә, Җәвад Алмаз биографиясенең Казандагы варианты тулысынча диярлек ялган, әмма ул бу ялганга барырга мәҗбүр булган. Әйткәнебечә, исеме дә Җәвад түгел, Җәүдәт, әтисенең исеме дә Диндар түгел, Ногман, фамилиясе дә Алмазов түгел, Ногманов. Туу урыны да бәхәсле – үзе Благодаровка, дип яза, ә энциклопедик хезмәтләрдә Чертуш, диелгән. Яңа документлар алганда, ул туган елын да үзгәрткән булырга мөмкин. Әмма аның иң олы “ялганы” – баштагы чордагы рәсми документларда ата-анасын үлгән итеп күрсәтү, һәрхәлдә, алар бу вакытта исән булалар. Марсель абый Әхмәтҗанов фикеренчә, “үзен эзәрлекләүләрдән коткару өчен”, Җәвад Алмаз автобиографиясенең башлангыч өлешен үзгәртергә мәҗбүр булган. Һәм болар берсе дә Җәвад Алмаз уйлап чыгарган нәрсәләр түгел, ә туган якларын ташлап качарга мәҗбүр булган ата-ананың, балаларын саклап калу өчен, аларга менә шушы ялган биография уйлап табып, яңа документлар эшләп бирүләрендә. Утызынчы елларның кара кайтавазында...

Әйе, Җәвад Алмазның аянычлы язмышы шул елларда башлана. “Җәвад Алмазның әти-әниләре 1930 еллар тирәсенә кадәр Чертушта яши, - дип яза Марсель Әхмәтҗанов. – Шулвакытта муллаларны эзәрлекли башлыйлар. Хакимият агрессив сул элементлардан саналган затларны җәзага тартырга дип, исемлек төзи. Ул исемлеккә Ногман бине Габделмәнигъ та кертелә. Әлеге мәсьәлә хәл ителгән җыелышта катнашкан дусты, кич кереп, бу хакта хәзрәткә хәбәр кыла. Хәзрәт тиз-тиз җыена да иң кирәкле әйберләрен алып, атын җигеп, гаиләсе белән Келәүле станциясенә чыгып китә. Аннан Ташкентка юл тоталар. Хәзрәт, бик укымышлы, галим зат буларак, монда да тиз арада дан-шөһрәткә ирешә.” (Марсель Әхмәтҗанов. Миңа тигән зәһәр җилләр... Тел галиме Җәвад Алмазның тормыш юлы, фәнни мирасы // Безнең мирас, 2015, № 2, 68 б.)

Марсель Әхмәтҗанов – 1981 елда ИЯЛИ тарафыннан төзелгән Җәвад Алмаз архивын өйрәнү комиссиясе әгъзасы була һәм аны 1982 елда Казанга кайтару, барлап-тасвирлау өчен күп көч куйган галим. Бу мәртәбәле комиссиянең рәисе филология фәннәре докторы Нил Юзиев була, әгъзалары – галимнәр Г.Дәүләтшин, Ш.Абилов, М.Әхмәтҗанов, А.Хәйретдинов. Ул вакытта бары тик Татарстанның Берләштерелгән Дәүләт музее (хәзерге Милли музей) гына шәхси архив материалларын сатып алырга хокукы булганга, Җәвад Алмазның мирасы шунда тапшырыла. Архивның калган өлешен 1987 елда Ташкенттан галимә Әнисә Сабирова алып кайта һәм тасвирлап калдыра, ул хәзер Мирасханәдә саклана.

Әйткәнебезчә, Марсель Әхмәтҗанов – Җәвад Алмазның мирасын өйрәнеп, аның бер өлешен матбугатта чыгарган галим. 1996 елны ул аның “Җөмҗөмә солтан” дастаны тәрҗемәсен “Әдәби мирас” җыентыгында, ә инде 2001 елның февраль аенда, кереш сүз белән, “Мирас” журналында бастырып чыгара. Марсель абый Җәвад Алмазның туганнары, бигрәк тә аның бертуган апасы Мөгаззәмә Гатауллина белән аралашып яши, күп мәгълүматларны аннан ала. Шуңа карамастан, Җәвад Алмазның башлангыч чор биографиясе буенча сораулар барыбер кала.

Төп сорау: алай да, Җәвад Алмаз кайда туган соң – Чертуштамы, әллә Благодаровкадамы? Ул үзе дә, сеңелесе Мөшәррәфә дә рәсми документларда хәзерге Самара өлкәсенең Чельно-Вершинский районы, Благодаровка (Хөсәен) авылында туган, дип язылган. Бу нәрсә – эзәрлекләүдән качарга тырышумы, әллә дөресе дә шулмы? Мөшәррәфәнең туу турында таныклыгында әнисенең исем-фамилиясе дә икенче кеше язылган – Нәфисә Хәмидуллина, ә аларның әниләре Фатыйма исемле булган. Күренеп тора, күп документлар максатчан үзгәртелгән, махсус буташтырылган, эз югалту өчен шулай эшләнгән булырга мөмкин.

Утызынчы елларда мулла гаиләсенең Ташкент якларына чыгып качу вакыйгасын Марсель Әхмәтҗанов Җәвад Алмазның апасы сөйләгәннәр буенча язган булырга охшый. Ул үзенең югарыда телгә алган язмасында Келәүле станциясен искә ала, ә ул нәкъ менә Самара өлкәсенең Благодаровка авылы ягында бит, Чертуш тирәсендә түгел! Ягъни Җәвад Алмазның әтисе Ногман хәзрәт, беренче никахтан туган балалары Бәрия белән Әсгатьне, хатыны Фатыйма абыстыйны, буй җиткән сылу кызлары Мөгаззәмәне, үсмер балалары Җәүдәтне (Җәвад Алмаз), кызлары Мөхтәбәрә һәм Мөшәррәфәне алып, Келәүле станциясендә поездга утырып, Ташкент якларына чыгып качарга мәҗбүр була. Качканнарын сизмәсеннәр өчен өендә утын да сүндерми, җигүле атын вокзал янында бәйләп калдыра. Бу вакытта аңа инде 58 яшь була...

Ак сакаллы бу галим ил карты үзбәкләр арасында зур хөрмәткә ия була, аны сатмыйлар, дошман кулына тотып бирмиләр. Ул кече кызы Мөшәррәфә тәрбиясендә 1951 елда бакыйлыкка күчә, соңгы елларында сукыраеп, урын өстендә уздыра. Хатыны Фатыйма абыстайны исә 1943 елда Ташкентта трамвай таптап үтергән була. Ногман хәзрәтнең Ташкент шәһәрендәге каберенә, хатыны белән икесенә бер таш язып куелган, анда “Татарстан вилаяте, Чистай нахиясе фазыйль мөхтәрәм, әл-галим, шагыйрь вә имам Ногман бине Габделмәнигъ Чиртуши (1872-1951. 5 VIII) вә зәүҗәи мохтарәмәсе Фатыйма бине Сибгатулла Акъяри (1889-1943. 12 II) дип язылган. Моннан күренгәнчә, Ногман хәзрәт үзе Чертуш авылында, хатыны күрше Акъярда туган булып чыга, бу авыллар хәзер Яңа Чишмә районына керә. Ягъни Җәвад Алмазның нәсел башы барыбер Чертушка килеп чыга...

Ни өчен боларга җентекләп тукталам, чөнки Җәвад Алмазның әтисе Ногман хәзрәт үзе дә аерым игътибарга лаек, улы кебек ул да шигырьләр язган, алар басылмаган килеш Милли музей архивында ята. Марсель Әхмәтҗановның язуынча, “алар икенче исемнәр белән яшәп гомер итәләр”. Бу “икенче исем” Җәвад Алмазга гына карыймы, әллә Ногман хәзрәтнең үзенә дәме? Үлеме турында белешмәдән күренгәнчә, Ташкентта Ногман хәзрәт Манигин булып йөргән, бу – Габделмәнигътан кыскартылган бик сирәк фамилия. Ике улы – Әсгать белән Җәвад Алмазовка әйләнгән. Беренче хатыннан туган олы кызы Бәрия башта Ногманова булып йөргән. Башка кызлары кияүгә чыкканчы, Манигиналар булганнар. Кайсы дөрес, төп фамилия кайсы?

Мин Ризаэтдин Фәхретдиннең “Асар” китабында Ногман Манигинны тапмадым, ул шулай ук муллалар исемлегендә дә юк. Иң гаҗәбе – 1980 елда Чистайда Сара Гатауллина тарафыннан Марсель Әхмәтҗановка тапшырылган Чертуш авылы шәҗәрәсендә дә Ногман хәзрәт юк! Атасы Габделмәнигъ бар, ир туганнары бар, хәтта игезәк сыңары Баһман да бар, ә Ногман исеме юк. Дөрес, соңыннан 2014 елда чыккан “Татар шәҗәрәләре. II том” китабында Марсель абый Чертуш шәҗәрәсенә Мелла Ногман исемен дә өсти, шулай ук бу исемлеккә Җәвад Алмазны, Әсгатьне, Мөгаззәмәне дә кертә (Татар шәҗәрәләре. II том, 56-57 бб.) Марсель Әхмәтҗанов Ногман хәзрәт турында “Анда (Ташкентта) 1951 елгача икенче фамилия белән яши”, дип язган. Алайса төп фамилияләре кайсы? Бу юнәлештә эзләнүләр алга таба да дәвам итәр, иншалла!

Җәвад Алмазның, шушы яңа исем һәм шуны раслаган белешмәләр белән төп тормыш биографиясе Ташкентта 1930 елда стенографистлар курсында уку белән башлана. Аннан бу талантлы татар баласы үзенең максатына йолдыз кебек атыла... 1931 елда Үзбәкстан Наркомпроссында стенографист булып эшләү һәм югары уку йортына әзерлек курсларына йөрү, 1933 елда Үзбәк дәүләт университетының тел-әдәбият бүлегенә укырга керү һәм мәктәптә укыту, 1934 елда, сәламәтлеге сәбәпле, укырга Мәскәү дәүләт университетына күчү, аннан соң аларның бар группаларын Смоленск институтына күчерү, аны 1939 елда рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы белән тәмамлау... Аннан тагы Ташкент, 1942 елга кадәр Укытучыларның белемен күтәрү институтында милли төркемнәрдә рус теле укыту, шул ук вакытта Ташкент институтында борынгы кулъязмаларны өйрәнү бүлегендә уку, төрки, гарәп, фарсы телләре белгечлеге алу. Аннан соң Җәвад Алмаз Үзбәкстан Наркомпроссында методик бюро директоры, Ташкентта финанс-икътисад техникумы директоры булып эшли. Шул ук вакытта ул читтән торып, юридик мәктәпне тәмамлый, 1947 елда Сәмәрканд шәһәрендә педагогика институтында үзбәк төркемнәрендә – рус телен, 1948-1953 елларда Үзбәкстан дәүләт университетында – борынгы төрки, гарәп һәм фарсы телләрен һәм 1954 елның башыннан 1955 елга кадәр, Казанга күчкәнче, Хәрәзем педагогика институтында иске үзбәк телен һәм әдәби тел тарихын укыта, тюркология буенча дәресләр бирә...

Казан...

Ата-бабаларының туган төбәге, шәркый һәм төрки мәгърифәтнең үзәге, Евразиядәге беренче университеты, Мәрҗани кебек зур галимнәре, Тукай кебек талантлы шагыйрьләре белән дөньяга дан тоткан нурлы Казан, моңлы Казан, серле Казан... Җәвад Алмаз кайда килгәнен белеп килә, ул Казанга зур гыйльми багаж белән, күп еллык мөгаллимлек тәҗрибәсе белән, укуын алга таба дәвам итү өчен килә һәм Казан дәүләт университеты каршындагы аспирантурага укырга керә. Бу вакытта аңа 40 яшь була, һәм аның максаты – фән, фән, бары тик фән! Борынгы төрки чыганаклар, кулъязмалар аша ул заманнарда татар теленең тоткан зур урынын, бөеклеген, гүзәллеген раслау. Тел тарихы аша милләт тарихын күрсәтү, аны дөньяга таныту. Кол Галиләрдән башланган татар әдәбиятының милләтне саклап калуда тоткан урынын күрсәтү...

Әйе, ул Казанга Такташ кебек атылган йолдыздай килеп керә һәм берничә елда милләт күгеннән сызылып, янып төшә, юкка чыга... Университеттан гына түгел, фәннән куыла, яшәгән торагыннан чыгарыла, Казаннан китәргә мәҗбүр була. Нигә, ни өчен? Хезмәт кенәгәсенә бер җиргә эшкә алмаслык статья язылу сәбәпле, Ташкент тирәсендәге кышлакларда фотограф булып йөрергә мәҗбүр була, 63 яшендә йөрәге ярылып үлә... Хакимият тарафыннан шул хәтле рәхимсез җәза алырлык нәрсә эшләгән соң Җәвад Алмаз? Хәзер шул сорауларга җавап бирергә тырышыйк.

Әйткәнемчә, 1955-1958 елларда ул Казан дәүләт университеты каршындагы аспирантурада укый, аны тәмамлагач, 1959 елның башыннан 1961 елның 10 апреленә кадәр университетның татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшли. Биредә Җәвад Алмаз студентларга гарәп телен укыта, шулай ук төрки телләр һәм татар әдәби теле тарихы, борынгы татар әдәбияты буенча дәресләр бирә. Ул университет тормышын җанландырып җибәрә, татар студентлары белән төрле түгәрәкләр оештыра, үзешчән сәнгатьне күтәрә, җәйләрен шәкертләре белән Татарстан һәм Башкортстан районнарына фәнни экспедицияләргә чыга.

“Казан университетында эшләгән дәверендә ул археография, диалектология, “Кыйссаи Йосыф” текстологиясе проблемалары белән шөгыльләнә, - дип яза галим Марсель Әхмәтҗанов. – Аның журналларда, фәнни җыентыкларда мәкаләләре басыла. ...Галимнең Башкортстандагы Дүртөйле һәм Илеш төбәкләрендәге татар сөйләшләренең диалекталь үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган, экспедиция материалларына таянып язылган хезмәте дә әһәмиятле. Талантлы галимне Казанда татар кадрлары хәзерләүдән һәм иҗат эшеннән аеру татар филологиясе һәм, гомумән, әдәбият тарихы үсеше өчен олы бер явызлык һәм диверсия булды.” (Марсель Әхмәтҗанов. Галим һәм шагыйрь Җәвад Алмаз // Мирас. 1996, № 4, 66 б.)

Аспирантурада Җәвад Алмазның диссертация темасы Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастанының тел үзенчәлекләрен өйрәнү була. Бу әсәрне ул үлгәнче өйрәнә һәм шул хакта фәнни хезмәтләр яза, аларның күбесе әле басылмаган. Басылганнары арасында “Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны”н аеруча ассызыклап үтәсе килә, чөнки ул, татарның борынгы мирасын олылау Мәскәү фәрманы белән тыелганнан соң, дөньяга аваз салган беренче хезмәтләрдән була. Шактый күләмле бу язма “Совет әдәбияты” журналының 1960 елгы 2 нче санында басылып чыга, ул Җәвад Алмазның фәнни монографиясеннән кыскартылган бер өлеше булырга тиеш.

Галимнең бу мәкаләсе, бик җитди фәнни темага язылган булса да, үзенең гадилеге, төгәллеге һәм һәркемгә аңлаешлы булуы белән аерылып тора. Анда буш сүз, кысыр фикер юк, ә мәгълүмат күп. Ул саф татар телендә, фәнни төшенчәләр белән артык чуарланмыйча, милли рухта язылган. Дөрес, язманың башында, шул чор таләпләреннән чыгып, мифология мәсьәләсендә Маркс белән Ленинның хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән, әмма бу мәҗбүрияттән эшләнгән. Дөнья халыкларының һәм дөнья диннәренең уртак мирасы, уртак сюжеты булган Йосыф кыйссасы болгар-татарларның да мең еллар буе иң яратып укыган әсәре була. Җәвад Алмаз моның сәбәбен дастанның гаять халыкчанлыгында, язмышларның тетрәндергеч итеп бирелүендә, теленең ифрат гүзәл, шул ук вакытта һәр татарга аңлаешлы булуында күрә. Автор Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны төрки телләрдә язылган 23 әсәр арасында иң борынгысы, ди, аның үз көе белән тууын әйтә, ягъни бу көй дә безгә, бары тик татарларга гына хас.

“Кыйссаи Йосыф” дастанының татар әдәби теле һәм татар поэзиясе тарихында әһәмияте чиксез зур; татар поэзиясе тулысынча бу дастан традицияләрендә үсә һәм аларны дәвам итә”, дип яза ул. (Җәвад Алмаз. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны // Совет әдәбияты. 1960, № 2, 98-99 бб.)

Бу мәкаләне укыганда, Җәвад Алмазның борынгы һәм үз заманындагы татар әдәбиятын бик яхшы белүен, Кол Гали иҗатын аның дәвамчылары булган Тукай, Дәрдемәндләр белән чагыштырып өйрәнүен күрәсең. Ул халык тормышын, татар халык авыз иҗатын да бик яхшы белә, әледән әле шуларга нигезләп, мисаллар китерә. Авторның дин буенча күзәтүләре дә кызыклы, ул халыкта диннең көчле булуын, әмма суфичылыкның булмавын яза. “Димәк, XIII гасырда (нәкъ “Кыйссаи Йосыф” язылган чорда) болгарлар арасында, бер яктан, суфизм тамырлана алмаган, икенче яктан, ислам дине шактый нык урнашкан булган. Болгар җәмгыятендәге бу иҗтимагый хәл “Кыйссаи Йосыф” поэмасында бик ачык чагылган. Дастанда суфизмның эзе дә юк. Шуның белән дастан Урта Азиядә язылган “Йосыф вә Зөләйха” поэмаларыннан бик нык аерыла. Бу соңгыларда суфизмның тәэсире бик көчле.” (Җәвад Алмаз. Кол Галинең..., 106 б.)

Мондый күләмле фәнни мәкалә язганда, дастанның сюжетын да бирмичә булмый. Җәвад Алмаз аны да үзенчә хәл иткән – эчтәлекне дастандагы төп вакыйгаларга фәлсәфи бәя бирү аша ачкан. Бу урыннарда авторның теле бик бай, сурәтләү чаралары җете, бу татар дастанындагы фаҗигаи хәлләрне аңларга нык ярдәм итә, тетрәндерә. “Агаларының көнләшүе Йосыфны, бу тыныч тормыштан аерып, дәһшәтләр кочагына ташлый, - дип яза ул. – Ата кочагында үткәргән бәхетле минутлар фаҗигале көннәргә әйләнә. Үлем үзенең рәхимсез куллары белән берничә мәртәбә Йосыфның бугазына ябыша. Ләкин ул билгесез вакытка чигенә. Йосыфның йөрәгенә кадарга селтәнгән пычак һавада ялтыраган килеш туктап кала...” “Дастанны укып барганда, сөйгән улыннан аерылган ата образы – Якуб чиктән тыш аяныч тоела, ләкин поэманың ахырында автор укучының бу хисенә салкын су сибә. Якубның андый җәзага дучар булуы урынлы икәне көтелмәгән бер хәл белән аңлатыла: Йосыф туганда, аның анасы үлә, Йосыфны имезергә Якуб бер кол хатын сатып ала һәм аның бөтен сөтен Йосыфка гына имездерү өчен бу хатынның бердәнбер улы – бишек баласы Бәширне анасыннан аерып сатып җибәрә. Автор Якубны пәйгамбәр-фәлән дип тормый. Бу әшәке эше өчен аны иң сөйгән баласы Йосыфтан аерып җитмеш ел буе сукырайганчы елата. Шулай итеп, шагыйрь явызларны бу дөньяда ук җәзалый...” (Җәвад Алмаз. Кол Галинең..., 100, 101 бб.)

 Җәвад Алмаз университеттан хурлык белән куылгач, шунда ук укыткан язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев лекцияләрендә аның турында: “Нинди кешене югалттык!”- дип сызланып әйтә торган булган. Әйе, нинди зур галимне, нинди үткен каләмле зур язучыны да югалтканбыз икән без Җәвад Алмазны милләт тормышыннан куып!.. Борынгы тамырларыбыз белән күкләрне тоташтырып шаулап үсеп утырган мәһабәт имәнне үз кулларыбыз белән чабып аударганбыз... И, татарлар, татарлар!..

Әле университеттан куылганчы, Җәвад Алмаз 1960 елның 9-16 августында Мәскәүдә узган мәртәбәле фәнни җыенда катнаша һәм искиткеч көчле чыгыш ясый, яшь татар галимен зал алкышларга күмә. Ә бу бит Көнчыгышны өйрәнүче галимнәрнең 25 нче Халыкара конгрессы була, анда бөтен дөньядан шәрык белгечләре катнаша. Җәвад Алмаз рус телендә “Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре – болгар-татар әдәбияты ядкаре” дигән темага доклад ясый, соңыннан аның чыгышы конгресс җыентыгында басылып та чыга. (Труды двадцать пятого международного конгресса востоковедов. Том. 3. – М., 1963, 382-388 стр.)

 “Җәвад Алмаз поэманың тел үзенчәлекләрен, аның таралыш географиясен өйрәнеп, әсәрнең татар җирлегендә генә яшәгәнлеген, аның 1897 елда казакъчага һәм 1915 елда кумык теленә тәрҗемә ителүе турында, авторына, кулъязмаларына кагылышлы фикерләрен күтәреп чыкты. Аның тарафыннан 1960 елга “Кыйссаи Йосыф”ның 34 кулъязмасы мәгълүм булуы әйтелә. Бу хезмәтнең әһәмияте бүген дә кимегәне юк”, дип яза Марсель Әхмәтҗанов, “Мирас” журналының 1996 елгы 4 нче санында “Галим һәм шагыйрь Җәвад Алмаз” дип аталган мәкаләсендә (Мирас, 1996 ел, № 4, 66 б.).

Бу, дөрестән дә, шулай. Җәвад Алмазның Мәскәүдә ясаган ул докладын мин дә алтмыш елдан соң табып алып укыдым. Ул “Кыйссаи Йосыф” поэмасының болгар-татар ядкаре икәнлеген кире каккысыз дәлилләр белән исбатлый, төрки телле мондый әдәби әсәрнең дәүләт теле хәзәр катнаш төрки тел булган урында гына туарга мөмкин булганын әйтә. Ә ул дәүләт бар – үзебезнең Идел-Кама Болгарстаны... Ә “Кыйссаи Йосыф”ка дәгъва кылган Урта Азия, Госманлы илләренең бу әсәр иҗат ителгән заманда рәсми әдәби телләре фарсы теле булган, Җәвад Алмаз моны да искә төшерә. Ул шулай ук “Кыйссаи Йосыф” әсәренең теленә уйгыр, төрки телләрнең угыз-кыпчак тәэсире барлыгын да кире какмый, әмма фонетикасына казан татарларының инкыйлабка кадәр булган әдәби телләре нигез булуын әйтә. Галим поэманың телендә орхон-енисей кабер ташларында булган борынгы грамматик форма-әйтелешләрне дә табып күрсәтә, шулай ук Мәхмүт Кашгарый сүзлегендә, Алтын Урда ядкарьләрендә булган сүзләрнең дә “Кыйссаи Йосыф”та кабатлануын дәлилли. Моның өстенә, бүгенге татар телендә “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә булган 400 сүзнең кулланылышта булуын әйтә, үзенең чыгышында мисалга күп татарча сүзләр китерә, аларның чагыштырма анализын бирә.

Җәвад Алмаз “Кыйссаи Йосыф” әсәренең җәмгысе 34 нөсхәсе барлыгын, аларның барысын да татарлар күчереп язуын ассызыклый, башка халыкларга әсәр шушылардан тәрҗемә ителә. Ул шулай ук үзенә кадәр бу әсәр өстендә нинди галимнәр, кайсы юнәлештә эшләүләрен әйтә, Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләренә махсус туктала. Җәвад Алмаз билгеләп үткәнчә, Мәрҗани дә Йосыф китабының бары тик татарлар арасында гына таралуына игътибар итә, әсәрнең теле болгар кабер ташларына якын булуын, монголлар килгәнче һәм хәтта алардан соң да халыкның шушы болгар-татар телендә сөйләшүен, чөнки монгол ханнарының бирегә үз телләрен алып килмәүләрен искәртә. Боларга өстәп, мәртәбәле залның күзенә карап, Җәвад Алмаз болай дип әйтә:

“К выводам Ш.Марджани можно лишь добавить, что на языковых традициях поэмы Кисса-и Юсуф развивался татарский литературный язык вплоть до Октябрьской революции, а сама поэма Кисса-и Юсуф, дошедшая до нас в упомянутых выше 34 списках и в тексте казанского издания, является памятником булгаро-татарского (древнетатарского) письменного языка». (Джавад Алмаз (Казань): «Кисса-и Юсуф» Али – Булгаро-татарский памятник. Труды двадцать пятого международного конгресса востоковедов. Том. 3. – М., 1963, стр. 386.)

 Күренеп тора, Җәвад Алмазның төп максаты – дөньяга татарның мең еллык язма әдәбиятын күрсәтү, милләтнең югары мәдәниятле әсәр тудырырга сәләтле булуын ассызыклау, бу югары традицияләрнең бүген дә дәвам итүен исбатлау. Һәм ул моны иң югары дәрәҗәдә башкарып чыга! Урысның үзеннән дә оста рус телендә, шәрыкчы галимнәрне сокландырырлык гарәп алынмаларын һәм сирәк чыганаклар файдаланып, борынгы һәм бүгенге татар теленең бөтен нечкәлекләрен белеп, фән дөньясы алдында ул үзенең төпле сүзен әйтә. Милләтен олылап, аның мең еллык язма әдәбиятына сокланып, татар халкы белән горурланып ясый Җәвад Алмаз Мәскәүдә үзенең чыгышын. Фән дөньясына әзерлекле, кыю зур галим килгәнен танырга мәҗбүр булалар, кемдер моны сөенеп кабул итә, кемнәрнеңдер эченә шом керә... Ул тагы нинди ачышлар ясар, заманында дистәләгән дәүләтләр тоткан татарның бөеклегенә дан җырлаган әсәрләрне өстерәп чыгармасмы, коллыкка төшкән халкының гасырларга сузылган аяусыз көрәшен чагылдырган тарихи язмаларны тапмасмы, хакыйкатьне ачып салмасмы? Бу милли фаҗиганең гаеплеләре төртеп күрсәтелмәсме, таш диварларны таран кебек җимереп барган бу татар галиме каршында башкалар кәрлә булып калмасмы?

(Дәвамы бар)