Күкрәп шыткан язның тын аһәңе...
Көй
Безне моңландырган дөнья
Беркөн сезгә каласы.
Бу хәятта көй тапсагыз,
Сездер милләт баласы.
Ә ул көйне гомер бакый
Эзләргә дә эзләргә.
Көйсезне дә көйле итеп,
Яшәү язсын сезгә дә.
Сезгә дә язсын моңнардан
Чайпалып түгелергә...
Ә ул көйнең чишмә башы
Әнкәйләр күңелендә.
Хак дигәне...
Чыны бер әкият була,
Яшәү дигәне – уен...
Кичәгемне үзем беләм,
Хәзергесе бик кыен.
Хак дигәне хата була,
Дөрескә чыга ялган.
Алдагысын Алла белә,
Хәзергесе бик яман.
Каз өмәсе
Хәрәм нәҗесләгән Җирдә
Ходай
Хәләлен дә биргән өммәтенә.
Бәрәкәтле яшәү сәнгатедер
Халкыбызның каз өмәсе дә.
Умырзая
Күкрәп шыткан язның тын аһәңе,
Таҗларына юкса кар яткан...
Без дә бераз яшәрәбез булыр,
Җиһан яңарганда кабаттан.
Таҗлы зәхмәт
Бар дөньясы әверелгән чакта
Вәсвәсә вә фетнә тотыгына,
Нух көймәсе килеп коткарганчы,
Саламга да ярый тотынырга.
Ак калфак
Кара дәвер китәр...
Бәгырьнең дә
Бер җөйләнми калмас ярасы.
Ак калфакны гына җуя күрмик,
Табылмастыр инде яңасы.
Искәртү
Төнлектән дә керә алу кирәк,
Бусагадан әгәр кусалар...
Илне яклау – Телне саклау да ул,
Дип искәрткән безгә Мусалар.
Бер классикны укыгач
Сөрелгән дә, чәчелгән дә,
Белмичә, әллә белеп...
Том-том булып ята гомер,
Кысыр калган кыр кебек.
Һәдия
Аллаһының олуг һәдиясе –
Хәләл тәгам, хәләл гамәлдер...
Хәтта әүлияның гөнаһы да
Адәм өзгән алма кадәрдер.
Дания Нурлы
Нурлы бәгыреннән ургып чыкты
Абыстайның* соңгы ораны...
Сәхнәбезнең Агәбиседер ул, –
Алкышыбыз булсын догалы.
Итагать
Бу дөньяда һәр кемсә дә
Йөри ансы эш кырып...
Иң зур эш – үзеңне җиңү,
Хакка итагать кылып.
Көнбагыш зары
Әрсез бер җирүсем үзем,
Үсәм дә үсәм инде...
Кем генә шагыйрь булмады,
Кояшка тиңләп мине.
Ирек
Ирек Мөхәммәдевкә
Спартак булып биедең,
Дан-шөһрәт алдың биеп.
Ирек сөйгән Спартактай
Хөр егет булсын диеп
Куйганнар исем-атыңны,
Куйганнар бик тә белеп...
Безнең ерак бабайлар да
Ирекле булган элек.
Шул ирекне юксынадыр
Казаның, Кабан күле...
Ә син дөнья михрабында
Ирек яулыйсың бүген.
Талпынасың... талпынасың...
Канатың – иңнәреңдә.
Кадере була ирекнең
Ирекле илдә генә...
1988
Дәүләт музее
Дәүләт музее...
Бирегә
Хәтернең үзе сыйган.
Ниләр генә күрмәгән ул,
Халыкның үзе сыман.
Дәүләт музее...
Биредә
Дәверләр килә телгә.
Бабайларның изге сүзе,
Мәкаме иңә телгә.
Дәүләт музее...
Биредә
Дәүләтләр ята яшәп.
Идел-йорт күк яшь тә алар,
Тарихлар белән яшьтәш.
Вакыт мәгарәсе кебек
Хәтер дигән бу ханлык...
Монда җитми Кабанның тик
Төбендәге пар сандык...
1998
Мыеклы сабый
(Роберт Миңнуллинчарак)
Кемнәр уйнап, кемнәр туйлап,
Кемнәр уйлап яши...
Ә син менә башлы булдың,
Ушлы булдың яшьли.
Уңганлыкта, булганлыкта
Син – бал корты бугай.
Дәүсовет та синең өчен
Иҗат йорты бугай.
Үзең мыеклы булсаң да,
Уйнак түгелдер син.
Депутат башың белән дә
Сабый күңелле син.
Күпме бала күңеленә
Шигъри орлык чәчтең.
Халык шагыйре булсаң да,
Һич агармый чәчең.
Картаймауның бер хәйләсен
Беләсеңдер, димен...
Безгә дә өйрәтмәссеңме
Чалармауның имен?
Депутатлык бер үтәр ул,
Ә шагыйрьлек калыр.
Дөнья безне коеп куйган
Шагыйреннән таныр.
Милләт балалары сиңа,
Бабай, диеп дәшә.
Мыеклы сабый булып син
Әле озак яшә...
2008
Бер генә!
Татар ПЕН-үзәгенең шәрәфле президенты Туфан Миңнуллинга
Татар ул мәрткә китсә дә,
Сәхнә күргәч, терелә.
Драматурглар бик күп алар,
Безнең Туфан бер генә.
Әлмәндәрле халык мәңге
Тугры калыр дененә.
Шигырь язучылар күп ул,
Безнең Туфан бер генә.
Хәйям белән чәкешә ул
Робагыйлар телендә...
Президентлар бик күп алар,
Безнең Туфан бер генә.
Ил агасы булырга да
Ымсынмыйдыр кем генә...
Миңнуллиннар бик күп алар,
Безнең Туфан бер генә.
Безнең Туфан бер генә!..
2010
Һәммәсе дә сыйган күзләреңә
Һәммәсе дә сыйган күзләреңә:
урман-кырлар,
диңгез-күлләр,
дала-чүлләр...
Мин Җир буйлап сәяхәттә гүя, –
компас итеп сөю йолдызларын,
шушы сихри илгә кереп барам.
Минем алда –
нәфрәт урманнары,
мөлдерәмә сөю тулы күлләр,
кипкән иреннәрдәй дала-чүлләр...
Һәммәсе дә сыйган күзләреңә.
Мин Җир буйлап сәяхәттә
гүя.
Гөнаһлы уй
Сөймәдем дә кебек...
Тик үткән һәр мизгел
Сагындыра икән.
Тойган ләззәт янә
Кабындыра икән.
Гүзәл тән барыбер
Табындыра икән...
Аяныч
Инешләр кипсә –
Елга аяныч.
Елгалар кипсә –
Диңгез аяныч.
Диңгезләр кипсә –
...Кеше аяныч.
Әгәр күңелең
тын күл дә булса,
давылламаса,
кеше булуың
аяныч хәтта.
Муйнак
Малайчакка кайтып барам,
Арттан ияргән Муйнак...
Гомерләр дә үтеп киткән,
Бергә качышлы уйнап.
* * *
Язгы сабан. Иген кыры.
Баш очында – Яшәү гимны –
Моңдаш тургайлар җыры.
Шагыйрьдә дә шундый халәт:
Шигырьләре тургай булса,
Йөрәге – төрән аның.
Төн
Көн кисәвеннән
Очкыннар очты
Галәмгә таба...
Коткаручы
Бу дөньяда Матурлыкның үзен
Коръән кәлимәсе коткарыр.
Юл башы
Илбашының да юл башы
Әлифбадан башлана.
Бизмән
Тугры Тукай бизмәненә сыйган
Бу татарның бөтен уй-гаме.
Хак
Җан иңдерелгән безләргә
Хакның хакын хакларга!
Хадим
Халыкның хадиме булу –
Иң олуг вазифадыр.
Әнкәй
Тулган Ай күк түгәрәктер
Әнкәйле дөнья гына.
Ана теле
Ана теле безгә – мәңге яшәр
Хәким дә ул, зирәк хаким дә.
Мәрҗани
Мәрҗани ул – Вакыт дисбесенең
Бер мәрҗәне, асылташыдыр...
Сәнгать
Заманга да иш булсын ул сәнгать,
Һәм узышсын Вакыт белән дә!..
Казан
Казан – япь-яшь тарих яшьтәше ул,
Һәм меңьяшәр яшьлек каласы!
Дамир Йосыпов
Итагатьле татар егетенә
Фәрештәләр канат җәйгәндер...
Без
Чорлар безне Тартария дип тә,
Татарстан дип тә атаган!
Аккош күле
Аккошларны төшләрендә күреп,
Ямансулый булыр Аккош күле...
*Мөхлисә Буби.