Халкым миңа газиз, газиз туган төяк!
Бөтен Рәсәй, СССР күләмендә киң танылган шагыйрьләр Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев, Алим Кешоков, Давыт Көгелтинов, Мостай Кәримнәрнең иҗатын белмәгән татар укучысы бар микән? Бу шагыйрьләр барысы да узган гасырда торып калды. Бары тик иҗатлары, әсәрләре генә әдәбият күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып балкый. Ә бит алар мәңгелек йортларына китсә дә, әдәбият яши, яңа әдипләр мәйдан тота. Ә менә алар турында бүгенге укучы аз белә. Кызганычка каршы, СССР таркалганнан соң без барыбыз да үз йортларыбызга, үз фатирларыбызга кереп бикләндек. Бер-беребез белән сирәк аралашабыз. Күршеләребездә нинди әдипләр иҗат иткәнен сирәкләребез белә. Китапларыбыз бер-беребезгә барып җитми. Бер-беребезнең телләренә тәрҗемә ителми. Журналыбызның бу санында без Каф тавы республикаларының берсе булган Дагстан әдәбиятының соңгырак буын шагыйрьләре иҗаты белән таныштырырга булдык.
Мөхәммәт Әхмәтов
Мөхәммәт Әхмәтовны Дагстанда һәм Мәскәүдә Магомед Ахметов дип беләләр. Ул – Дагстан Язучылар берлеге рәисе. Бу җаваплы вазифаны бөек Рәсүл Гамзатовтан соң башкарып килә. 60 яшьлек юбилее якынлашканда Мөхәммәт Әхмәтов үз шигырьләренең татар телендә дә дөнья күрүен теләве турында әйтте. Һәм мин бу эшкә бик теләп алындым.
Магомед ул әлбәттә без Мөхәммәт дигән исем белән таныгын пәйгамбәребез исеме. Шуңа күрә дә мин аны татар укучысына Мөхәммәт дигән исем белән танытуны дөрес булыр дигән карарга килдем. Моңа ул үзе дә каршы килмәс дип уйладым. Мөхәммәт Әхмәтов үзе дә шигырьләрендә Аллаһыга, пәйгамбәребезгә бик еш мөрәҗәгать итә. Аның әсәрләрендә СССР таркалганнан соң Россиядә барган тискәре күренешләрне бик авыр кичерүе чагыла.
Мөхәммәт Әхмәтов Мәскәүдә Әдәбият институтында белем алган. Танылган тәнкыйтьче, әдәбият галиме, дөнья һәм рус әдәбиятлары буенча зур белгеч Александр Михайлов алып барган семинарда шөгыльләнгән. Укуын тәмамлагач Дагстан Язучылар берлеге аппаратында Рәсүл Гамзатов кул астында эшләгән, аның таләпчән мәктәбен үткән.
М.Әхмәтов Дагстанның Гуниб районы Гонода авылында туган. Гуниб заманында тау халыкларының азатлык өчен көрәшчесе, имам Шамил русларга әсирлеккә төшкән урын. Үз теләге белән ак патшага бирелгән имамны күп кенә таулылар гаеплиләр дә. Ләкин шушы адымы белән Шамил Дагстан халкын котылгысыз һәлакәттән саклап калган. Шулай ук Кавказны Россиягә якынайткан. Мөхәммәт Әхмәтов та, үзенең бөек остазы Рәсүл, башка күренекле авар шагыйрьләре кебек үк, бер үк вакытта россияле дә булып кала.
М.Әхмәтов үз иҗатында туган җиренең, туган ягының, гүзәл Кавказ һәм Дагстанның бүгенгесе турында яза, сөйгән халкы, аның киләчәге турында борчыла. Туган теле хакында кайгырта. Аның туган җире хакында борчылуы ул – Рәсәйнең киләчәге хакында борчылу булып та яңгырый.
Рафис Корбан
Туган тел
Кабат каршылыйм таңны тауларда –
Чал чәчем кебек яп-якты ак таң.
Туган тел генә кала сакланып,
Бәлагә тарган чагында Ватан.
Ул гына кала, бары ул гына,
Бөтен дөньяны тынлык басканда.
Тынып калса да барлык авазлар,
Туган тел барда Ватан саклана.
Авар теленең бөтен аһәңе
Кайта әйләнеп миңа яңадан.
Океан төбе җирнең бар тозын
Үз кочагында саклаган сыман.
Мин тау, кыялар китабын укыйм,
Көннән-көн арта бара гыйлемем.
Агачлар, ташлар арасыннан мин
Аһәңен эзлим туган телемнең.
Хәзер ул һаман гел минем белән,
Кайчан булса да – көндез һәм төнен,
Минем кадерле, сөекле, газиз,
И авар теле, и туган телем!..
Шәһәр романсы
Туган телен оныткан калада
Әверелә халык төркемгә.
Нәрсә булыр, Ходай, безнең белән,
Соңгы шагыйрь үлсә бер көндә?
Ватан кирәкме соң бу узгынчы,
Үткән-саткан әтрәк-әләмгә?
Һичберкайчан! Аларның бит күптән
Чүп-чар белән башы әйләнгән.
Йөрәк һәм җан бары буш авазга
Әверелгән мескен бу илдә,
Тормыш җырын күптән карак җырлый,
Саз кылларын угры чиртә.
Хәерчене сәнгать кызыктырмый.
Ул ят нәрсә аның ишегә.
Фәкыйрь, мескен, кәфенлек дип чаба...
Ә ул җитми бөтен кешегә.
***
Төшемме бу, өнме – белә алмыйм, бахыр!
Кешни кара айгыр, коеп ява яңгыр.
Җирәндерә мине тәкәббер аксөяк,
Халкым миңа газиз, газиз туган төяк.
Авар җире, миңа синең һәр уч туфрак,
Һәр ком-ташың тоела изге дога сымак.
Уйлап куям шунда: ничек булыйм кунак?
Миңа туган монда һәрбер чыбык-куак!
Атым алып менә мине Ияр-тауга,
Тау читенә килеп үрә торып баса –
Калам, әллә үләм – ансы түгел мөһим,
Котылу юк ласа, язмышка ни язса!
Ә кошлар һавада гел очуын белә,
Ә чәчәкләр һаман үсә дә гел үсә.
Дөнья матур, бүген кабат мин бу җирдә! –
Шунсы мөһим!
Төшләр, әйдә, керсен керсә.
***
Еракта җемелдәгән ут,
Туган якның күрсәт юлын.
Туган йортның бусагасы
Сагынгандыр газиз улын.
Мин тәкъва да, гөнаһлы да,
Егылдым да, мин тордым да.
Алла күрә – мин сынмадым,
Юкка түгел тууым да.
Еракта җемелдәгән ут,
Сакла минем елларымны
Өшеткеч туң катлавыннан,
Җылыт барыр юлларымны.
Бозландырма күзләремне –
Мин битараф була алмам.
Җаным күккә ашкынганда,
Үзем җирдә тамырланам.
Еракта җемелдәгән ут –
Үт тә карлы бураннарны,
Тарат бөтен шикләремне,
Оныттыр бар борчуларны.
***
Биектән карап дөньяга торсам,
Тәгәри йөрәк таудан упкынга.
Тормышымны мин башкача корсам,
Исем дә китмәс иде һич моңа.
Ишетер өчен күкләр хәбәрен,
Менәргә кирәк икән шул тауга.
Инде ни генә көтсә дә алда,
Белә йөрәгем: булды ул тауда!