Логотип Казан Утлары
Публицистика

Утлар кичкән садә күңел

Фронтовик шагыйрь, прозаик Әдип Малик улы Маликовның (1921- 2009) тууына 100 ел тулуны билгеләп үткән бу көннәрдә Татарстан радиосы фондында сакланучы аңа кагылышлы язмалар хәрәкәткә китерелде. Язучының иҗатын яратучы укучыларбызга мәгълүмдер, Ә. Маликов, 1939 елда педучилище тәмамлап, Пермь өлкәсенең Барда районы Солтанай авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Шул ук елның көзендә армиягә алына. Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, аның гаскәри хезмәте җиде елга сузыла. 1945 елның августында разведка төркеме командиры сыйфатында Сахалин утравын японнардан азат итү сугышларында катнаша. Казанга ул күкрәгендә «Батырлык өчен» медален балкытып кайтып керә. 1946 - 1949 елларда Татарстан радиосында әдәби-драматик тапшырулар редакторы булып эшли. Шуңа да карамастан, безнең фондта ул әзерләгән тапшырулар бөтенләй сакланмаган, чөнки тавыш яздыру эше ул радиодан киткәч, 1953 елда гына җайга салынган. Шунлыктан Әдип Маликовка кагылышлы язмалар соңгырак елларга карый. Бигрәк тә иҗатының чәчәк аткан чорында – Әлмәттә яшәгән елларында ул Казанга килгән чакларында шигырьләрен студиядә яздыра торган булган. Хәзерге вакытта аның шигыренә Арслан Батыршин язган «Авылым Солтанай» җыры (Флера Газизова башкаруында), композитор Әнвәр Бакиров белән берлектә иҗат ителгән «Тальян моңы» музыкаль комедиясеннән Шакирә арияләре (Мөнирә Булатова язмасында) саклана. Шулай ук «Фронтовик язучылар иҗаты» дип исемләнгән тапшырулар циклында Әдип Маликов шигырьләре актив файдаланылган, бу язмалар әле бүген дә, бигрәк тә Бөек Җиңүне билгеләп үткән көннәрдә, эфирга еш бирелә.

Игътибарыгызга радио җурналисты һәм язучы Дания Гайнетдинова тарафыннан Әдип Маликовның тууына 100 ел тулуга багышлап әзерләнгән  тапшыру тәкъдим ителә. Ул язучының Әлмәт шәһәренә нигез салынуга 25 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада ясаган чыгышы белән башланып китә. Биредә ул әле бүгенге көнебездә дә сабак булырлык фикерләр әйтә, әйтик, каләм иясенең халыкның күңел ихтыяҗын тоеп язарга тиешлеге, шулай булмаганда аның хезмәтенең кирәксез бер эш булуы турында сөйли. Аннары тапшыру әдипнең үз укуындагы шигырьләре белән дәвам итә.