Логотип Казан Утлары
Публицистика

Төрле чор җанисәп мәгълүматларында татарларның саннарында аермалар һәм моның кайбер сәбәпләре турында

Россия империясендә уздырылган җанисәпләр вакытында аерым бер төбәкләрдә татарларның саны кискен үзгәреп тору, бигрәк тә Урта Иделдә яшәүчеләрнең Көньяк Урал төбәгенә дулкын-дулкын булып күченүләре, гомумән, татарларның Россия буенча таралып яшәүләре төрлечә аңлатыла, бәхәсләргә дә урын калдыра. Без дә шушы сорауларга җанисәпләр материалларына нигезләнеп, җавап эзләп карарбыз.

Әлбәттә, борынгыдан кешелек тарихында күченүләр сугышлар белән бәйле булып, дәүләтләрнең чикләре гел үзгәрү, аларның кайберләре югалып, урынына яңалары барлыкка килү, зур-зур империяләрнең уалып, юкка чыгуы аларда яшәүчеләргә дә нык тәэсир иткән. Бу хәл этник төркемнәрне, көндәлек тормыш алып барудан тыш, шундый дәверләрдә исән калу турында уйларга этәргән; буйсыныргамы яки мөстәкыйльлек өчен көрәшне дәвам итәргәме, әгәр көрәш юлы һәлакәткә илтә икән, ничек итеп яңа тормышка ияләнергә дигән сораулар алдына бастырган. Дәүләтчелеген югалткан халыкларның яңа хакимият кануннарына ияләшүе һәм җәмгыятьтәге социаль катламнарга «кереп китүе» дә җиңел генә бармаган.

XVI гасыр уртасында Казан егылгач, Урта Идел төбәгендә яшәгән халыкларга да яңа тәртипләргә ияләнүе авыр булып, алар төрле каршылыкларга очраганнар. Бу каршылыкларның иң югары ноктасы дип, төбәктә 1552-1557, 1573, 1582-1583, 1592, 1615-1616, 1662-1664, 1681-1684 еллардагы баш күтәрүләрне атарга кирәк (Алишев С.Х. Тернистый путь борьбы за свободу. (Социальная и национально-освободительная борьба татарского народа. II половина XVI – XIX вв.). Казань, 1999. С. 12-36). Гадәттә, мондый бәрелешләрдән соң күченү процессы активлашкан.

1552-1557 еллардагы тарихи әдәбиятка «Казан сугышы» дип кереп калган баш күтәрүләр барышында төбәк халкының бер өлеше һәлак булган, бер өлеше сугышларда әсирлеккә эләккән, бер өлеше исән калу өчен күрше төрки дәүләтләргә качып киткән. Югары катлам вәкилләренең һәм казакларның (сугышчыларның) аз калуы сәбәпле, 1570 елларның икенче яртысы – 1590 елларда хакимиятнең төбәктә социаль таяныч булган йомышлы татарлар катлавын – ясаклы татарлардан туплавы да шушы катлаулы вазгыятьнең бер нәтиҗәсе булып тора.

Шуннан соңгы дәверләрдә Урта Идел төбәгендә социаль киеренкелекне (кайчак баш күтәрү белән тәмамланган) еш кына җирле хакимиятнең, үзәктән күзәтүнең йомшак булуыннан файдаланып, халыкны җәберләве китереп чыгарган. Шул сәбәпле Мәскәү хөкүмәте воеводаларны 1-2 ел саен алыштырып, төбәк хакимиятенә үз тәртипләрен урнаштырырга мөмкинлек бирмәскә тырышкан. Үз чиратында, шушы социаль гаделсезлек кешеләрне яшәү өчен яхшырак җирләр эзләргә ымсындырган. Мондый күченүләрне җирле хакимиятнең башбаштаклыгына, салымнарның артуына каршы пассив каршылык күрсәтү дип исемләргә мөмкин.

Мәскәү дәүләте 1557 елны Әстерхан ханлыгын, ягъни Түбән Идел төбәген кушкач, Күчем ханны җиңеп, XVII гасыр башында Себерне дә үзенеке итүгә ирешкәч, Урта Идел халыклары күпме генә көньякка, көньяк-көнчыгышка яки көнчыгышка таба күченсә дә, Мәскәү дәүләтенең чик буена барып урнашкан булып чыккан. Икенче төрле әйткәндә, Урта Идел халыклары көн күргән җирләрнең, Мәскәү дәүләтенең чикләре нык киңәю сәбәпле, «эчке төбәк»кә әверелүе миграциянең геополитик эчтәлеген юкка чыгарган. Шуңа күрә тарихчылар татарларда берничә гасыр дәвам иткән күченүләрне «этносның яшәү ареалы киңәю» дип бәялиләр.

XVIII гасырның 30 елларында Көньяк Урал төбәгендә Оренбург экспедициясе оешкач, «каршылыклы адаптация» 1735-1740, 1743, 1755, 1773-1775 еллардагы баш күтәрүләрдә чагылыш таба. Шушы ук елларда Көньяк Урал төбәгенә Пётр I тарафыннан нык арттырылган салымнарны түләүдән һәм чукындырудан качып, Урта Идел халыклары күпләп күченә, көтүлек булган кара туфраклы җирләрне сөрә, эшкәртә башлый. Күрәсең, «Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер» мәкале дә шул төркемдә иҗат ителгәндер.

Хөкүмәт бу качу-миграциянең җирле хакимияткә каршы көрәш чарасы икәнен белсә дә, нигездә, фәкать качып киткән алпавыт крестьяннарын гына эзләп табып, кире хуҗаларына кайтарып биргән. Ясаклы игенчеләр дәүләт крестьяннары булганлыктан, алар күченгән җирләр хөкүмәтнеке икән (башкорт вотчина җирләренә дә патша хуҗа булган, ул аларны файдаланып торырга биргән), сөрүлек җирләр артуын, салымнарның элеккечә түләнүен, казнадан бер тиен дә акча сарыф итмичә, чик буе төбәгенең буш яткан мәйданнары күченүчеләр тырышлыгы хисабына һәм хәләл тир түгеп үзләштерелүен күздә тотып, хакимият аларга карата мәрхәмәтле булган.

Шулай итеп, беренче ияләнү-адаптация төбәге Урта Идел булса, аның җиңеләйтелгән варианты Көньяк Уралда оеша. Биредә көн итүче төрки халыкларның күпчелеге – чик буенда яшәүләрен исәпкә алып исемләнгән башкорт, мещеряк, казак һәм типтәр сословие төркемнәре. Хөкүмәт XVIII гасыр азагында бу төбәккә хәрби характердагы кантон идарә системасын кертә, ә империядәге губерна идарәсе тәртибе 1865 елда гына урнаша.

Гомумән алганда, татарларның яңа хакимияткә ияләнү-адаптация чоры берничә гасыр дәвам иткән, бу вакыт аралыгында күп буыннар алышынган, һәр яңа буын хакимият белән килешеп, көн итәргә, кануннарны үтәргә һәм бер үк вакытта иманын, традицион тормыш рәвешен саклап, диненә һәм гореф-гадәтләренә хилафлык китермичә, башка диндәге халык вәкилләрен гаиләгә кертмичә яшәргә өйрәнгән.

Чагыштырып карасак, Кырым ханлыгын Россиягә кушкач, Екатерина II 1783 ел 8 апрель Указында мөселманнарга ислам динен якларга, мәчетләрне сакларга, югары катлам вәкилләренең хокукларын элеккечә калдырырга вәгъдә бирә. Элекке Кырым ханлыгы җирләрен империягә интеграцияләүдә Таврия өлкәсен (1784-1896) юкка чыгарып, ул җирләрне Новороссийск губернасына кушу, аннары, 1802 елны, аерым Таврия губернасы оештыру һәм гомумроссия идарәсе тәртибен кертү мөһим роль уйный. Күрәбез, Идел буе татарлары ике гасыр дәвамында кичергән иҗтимагый-сәяси үзгәреш юлын кырым татарлары чирек гасырда, ике буын алмашынуы аралыгында үтә.

Хакимият кырым татарлары һәм нугайлар дини тормышына кысылмыйча, аларның хокукларын саклап яшәргә омтылса да, төбәктә килеп чыккан һәм җирле халыкның идарәгә ышанычын киметкән кайбер вакыйгалар сәбәпле, 1784-1786 һәм 1804-1806 елларда алар арасында Кара диңгез аръягындагы Госманлы дәүләтенә күченүләр күзәтелә. Төбәктә руханиларның һәм кырым морзаларының өстенлекле социаль халәте саклануга карамастан, төп мәсьәләгә әле җавап табылмаган була: православие дәүләтендә мөселманнар дин ирегенә тиенеп яши алырлармы?

Шундый борчулы уйларга ияреп, туган җирләрен, беренче чиратта, яңа тәртипләр белән килешмәгән адәмнәр калдыра. Әйтергә кирәк, мөһаҗирлек хәрәкәте Россия дәүләтенә дә, Госманлы мәмләкәтенә дә файдалы була. Беренчесе бушап калган урыннарга христиан динендәге игенчеләрне китереп утырта, икенчесе мөһаҗирләрне үзләштерелмәгән төбәккә урнаштырып, дәүләтендә салым түләүчеләр санын арттыра. 

Инде кырым татарларының һәм нугайларның берничә буыны алышынып, сәяси һәм иҗтимагый планда яңа тәртипләргә ияләшү яхшы гына барганда, Кырым сугышы чыга. Англия, Франция һәм Госманлы гаскәрләре Кырым ярымутравына десант төшерә, Севастопольне камый һәм яулап ала.

1853-1856 елгы Кырым сугышы Россия өчен ачы җиңелү белән тәмамлана. Хөкүмәт даирәләрендә гаеплеләрне эзләү башлангач, кырым татарлары һәм нугайлар дошман басып алган үз авылларында императорның ышанычын тулысынча акламадылар, дигән сүзләр тарала. Бу гаепләүләр җирле халыкка да килеп ишетелә, төрле шөбһәләнүләр таралуга һәм, ахыр чиктә, массакүләм күченү хәрәкәтенә сәбәп була. 1860-1862 елларда Таврия губернасыннан Госманлы мәмләкәтенә 192,4 мең кеше күченә (Кабузан В.М. Народы России в первой половине XIX в. Численность и этнический состав. М., 1992. С. 189). Губернаның материк өлешендә яшәгән нугайларның барысы да туган авылларын бөтенләйгә калдырып китә. Нәтиҗәдә 1897 елгы җанисәп вакытында Таврия губернасында фәкать 187,9 мең кырым татары гына теркәлә (Первая всеобщая перепись населения Российской империи, 1897 г. XLI. Таврическая  губерния. СПб., 1904. С. V).

1817 елда башланган Кавказ сугышында тау халыклары җитәкчесе имам Шамил әсирлеккә төшкәннән соң, Россия хакимиятенең хәрби-колониаль сәясәте 1859-1865 елларда Кавказ халыкларының да күпләп, чит мәмләкәтләргә күченү хәрәкәтенә китерә. Шушы елларда Төньяк Кавказда яшәгән 493 мең кеше туган авылларын ташлап китәргә мәҗбүр була (Авксентьев А. Ислам на Северном Кавказе. Ставрополь, 1984. С. 69).

Төньяк Кавказда нугайлар Ставрополь губернасында көн күргәннәр. 1860 еллар башында аларның күбесе Госманлы мәмләкәтенә, Анадолу өлкәсенә күченә: 1858 елны 103,2 мең кеше булсалар, 1897 елны 79,6 мең кеше исәпләнә (Кабузан В.М. Народы России в первой половине XIX в. Численность и этнический состав. М., 1992. С. 191-192).

1783-1850 еллар аралыгында күченгән кырым татарларының һәм нугайларның бер өлешен Госманлы хөкүмәте бүгенге Румыниянең Дубруҗа төбәгенә, Бабадаг һәм Констанца районнарына урнаштыра (Кылынч Арзу. Идел-Урал татарларының Госманлы җирләренә XIX гасырның 70 нче елларына кадәрге күчешләре // Чын мирас. 2012. № 5-6. 46 б.)

Кырым татарлары өчен 1860 еллардагы мөһаҗирлек хәрәкәте зур фаҗигагә әверелә. Беренчедән, Госманлы дәүләтендә яшәү шартлары Россиянекенә караганда, күпкә начар булып, мөһаҗирләр тормышларын көйләп җибәрә алмыйча интегә, ә кирегә юл ябык булып чыга. Госманлы мәмләкәте мөһаҗирләрне җибәрми, Россия хөкүмәте дә качакларны кире кабул итәргә теләми.

Икенчедән, мөһаҗирләрнең туган авыллары, кишәрлекләре, җиләк-җимеш бакчалары башка халык вәкилләре кулына күчә, гыйлемле руханиларның XIX гасыр дәвамында ватаннарын ташлап китүләре дини мәгариф системасын таркалу хәленә җиткерә, укый-яза белүче мөселманнар саны кими, мәдәни һәм дини тормыш артка таба тәгәри. Халык саны нык кимү кырым татарлары мәдәнияте үсешенә, этносның социаль һәм икътисади халәтенә тискәре йогынты ясый: җәмгыять яңарыш кичерми, Идел-Урал татарларыныкы кебек сәүдәгәрләр һәм промышленниклар катламы оешмый, халык үрчеми, мәктәп-мәдрәсәләр, мәчет-мәхәлләләр, руханилар саны артмый. Шул сәбәпле, кырым татары И.Гаспралының модернистик идеологиясе, беренче нәүбәттә, Идел-Урал төбәгендә теләктәшлек таба һәм тормышка ашырыла башлый.

Бу чорда Идел-Урал төбәгендәге мөһаҗирлек хәрәкәте дә Госманлы империясенә таба юнәлеш ала. Кайбер галимнәр фикеренчә, 1783-1922 елларда Россия империясеннән Госманлы дәүләтенә 1 млн 800 мең мөһаҗир төрки-татар күченгән (Кылынч Арзу. Идел-Урал татарларының Госманы җирләренә XIX гасырның 70 нче елларына кадәрге күчешләре... 45 б.). 

Мөһаҗирләр арасында Идел-Урал төбәгендә яшәгән татарларның саны күпме булган соң? Төркия архивларда сакланган тулы булмаган мәгълүматлар 1857-1917 елларда кимендә 9 меңгә якын кеше күченгән дип уйларга мөмкинлек бирә. Аерым алганда, Казан губернасыннан 1863 елны – 400, 1895 елны – 422, 1896 елны – 400, 1898 елны – 624, 1899 елны 724 кеше күченә. Иң актив 1894 елны Казан губернасыннан – 439 гаилә, Самара губернасыннан – 510 гаилә, Оренбург губернасыннан – 1894 кеше, Уфа губернасыннан 306 кеше Төркиягә барып урнаша (Төрекуглы Исмәгыйль. XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башында төрек-татар багланышлары // Чын мирас. 2013. №1. 11 б.). Бу китерелгән саннар Россия архивларында табылган мөһаҗирлек хәрәкәтенә кагылышлы мәгълүматлар белән туры килеп бетми.

Эш шунда, Кырым сугышыннан соң Россиядән эмиграция ташкыны белән очрашкач, Госманлы мәмләкәте күченүчеләрне теркәү, аларга яшәү урыннары сайлау, ул җирләргә китереп урнаштыру, акчалата һәм башка төрле ярдәм күрсәтүне оештыру өчен (юл чыгымнары, чәчү орлыклары, азык-төлек) 1859 елны махсус Мөһаҗирләр комиссиясе төзи. Шушы вакыттан башлап, күченүчеләрне теркәү тәртибе урнаша. Мөһаҗирләр комиссиясе 12 яшьтән өлкән балаларга һәм өлкәннәргә – 100, 12 яшьтән кечкенә балаларга 50 куруш акча бүлеп бирү турында карар кабул итә.

Идел-Урал төбәгеннән мөһаҗирләр булып, ягъни ирексез күченүләр XIX гасырның икенче яртысында активлаша. 1860 еллар башында Казан губернасында Александр II мөселманнарга Госманлы мәмләкәтенә ирекле күченергә рөхсәт иткән дигән хәбәрләр тарала. Бу хәбәрләр Урта Идел буена Әстерханнан килеп җитә. 1850 еллар ахырында Әстерхан губернасыннан берничә дистә татар гаиләсенең күченүе билгеле.

1865 елгы идарә реформасы дулкынында Көньяк Уралда яшәүче татарлар арасында Төркиягә күченү омтылышы туа. Кайбер даирәләрдә губерна реформасы әле моның белән генә тәмамланмаячак, әле башкортларның вотчина җирләрен тартып алып, төбәк халыкларын чукындырачаклар дигән сүзләр тарала, алар башкортлар, мещеряклар һәм типтәрләр арасында Госманлы дәүләтенә яки Себергә казак гаскәренә хезмәт итәргә күченү турында сөйләшүләргә сәбәп була. 1865 елны Истанбулда Идел-Урал төбәге татарларын очраткач, Россия илчесе Г.П.Игнатьев Госманлы хөкүмәтенә аңлатма бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Дәүләт министры А.Али-паша 1865 елның 18 маенда биргән рәсми җавабында мәмләкәтнең мөселманнарны күченергә өндәп, Россиягә эмиссарлар җибәргәне юк дип яза, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүче руханилар хаҗга чакыру өчен акча түләп, кешеләр җибәргән булырга мөмкин дип фаразлый. Россия хөкүмәтенә юллаган хатында граф Г.П.Игнатьев мөһаҗир татарларның күченеп килүләренә дәүләтнең идарә итү алымнары, хөкүмәтнең эчке сәясәте һәм төбәк чиновникларның эш-гамәлләре гаепле дип белдерә (Материалы по истории Татарии второй половины ХIХ в. Ч. 1. М. ; Л., 1936. С. 215-216).

Госманлы мәмләкәтенә күченү ике төрле юл белән тормышка ашырылган. Беренчесе яшерен төстә, ягъни читкә акча эшләргә яки хаҗ кылу нияте белән дип, паспорт алып күченү булса, икенче ысул татарлар арасында 1880 елларда гамәлгә керә. Зур төркемнәргә берләшеп, вәкил аша Госманлы хөкүмәтенә мөрәҗәгать итү, рөхсәт алу һәм Россия дәүләте ризалыгы белән күченү ул (Арслан Али. Казаннан Төркиягә мөһаҗирлек һәм аның үзенчәлекләре // Гасырлар авазы-Эхо веков. 2002. №3-4. 76 б.).

Башланып киткән мөһаҗирлек хәрәкәтенең нигезендә модернизация юлына баскан православ Россия дәүләтендә киләчәктә мөселманнарның дини ирекләре сакланырмы һәм аларга үз иманнарында яшәү мөмкин булырмы дигән методологик сорау ята. Бу нисбәттән, әйтик, Бохарада укып кайткан һәм 23 ел дәвамында Буби авылы мәдрәсәсендә 500дән артык шәкерткә белем биргән Мөхәммәт Габделкәрим хәзрәт 1863 елны 7 кешелек гаиләсе белән Госманлы мәмләкәтенә күченеп китә. Ш.Мәрҗани исә мондый төшенке фикерләрне якламый, тиешле реформалар үткәрелсә, Россиядә дә мөселманнарның алгарышы һәм үсеше өчен шартлар бар дип саный.
1864 елны Зөя өязе Чәчкаб авылының элекке мөәзине мөрид Габделлатыйф Алкин һәм аның мөршиде Чистай өязе Әлмәт авылы мулласы Гатаулла Нигъмәтуллин Буа ярминкәсендә, шулай ук Зөя, Тәтеш, Чуел, Чабаксар өязләрендә авылдан-авылга йөреп, мөселманлыкка кайткан керәшен татарларын һәм 1860 елны лашман хезмәте бетерелгәч, рекрут хәрби йөкләмәсен үтәргә тиеш булган лашманнарны Госманлы дәүләтенә күченеп китәргә өндиләр. Бер үк вакытта Төркиядәге авылдашларыннан килгән хатларда Госманлы дәүләтенең мөһаҗирләргә матди ярдәм күрсәтүе турында хәбәрләр дә була.

Казан губернасында 1860 еллар уртасында булган мөһаҗирлек хәрәкәте керәшеннәр арасында массакүләм мөселманлыкка чыгу башлангач, бабалары диненә кайтырга рөхсәт итүне сорап, император галиҗәнапларына күмәк гаризалар язып, инде эшне беткәнгә санап, мөселманча киенеп, мәчетләргә йөри башлаган халыкның җитәкчеләрен җирле хакимиятнең төрмәгә утыртуларына бәйле рәвештә күтәрелә.

Күченү хәрәкәте яшерен башланып, хакимият эзәрлекләвенә кадәр берничә дистә гаилә авылларын калдырып китәргә өлгерә. Кайберәүләр исә рөхсәт сорап, Эчке эшләр министрына мөрәҗәгать итә. Әйтик, Сембер губернасы Курмыш өязе Яңа Мәдәнә авылыннан 14 гаилә башлыгы (Х ревизия буенча 46 ир-ат һәм 58 хатын-кыз исеменнән) гариза биреп, күченү сәбәбен Госманлы дәүләтендә дини кагыйдәләрне «төгәл һәм һәркөн» үтәргә мөмкин булачак дип аңлаталар (Материалы по истории Татарии второй половины ХIХ в. Ч. 1. М. ; Л., 1936. С. 213).

Крестьян җәмгыятендә яшәүчеләрнең салымнарын түләүдә дәүләт күмәк җаваплылык таләп итү сәбәпле, киткәнче алар кишәрлекләрен кире тапшыру һәм салымнарны түләүне дә үзара хәл итәргә тиеш булалар. Гадәттә, җир кишәрлекләре туганнарына бирелә, салым түләү дә аларга йөкләнә. Күченүчеләргә рекрут хезмәтенә каралырлык уллары булган гаилә башлыклары каршы чыга. Улларының яшьтәшләре әти-әниләре белән Төркиягә китеп барса, балаларын 20 елга армиягә алырлар дип кайгыралар. Татар Талкышы авылының уллары рекрутка каралырга тиешле дүрт крестьяны 1865 елның 26 апрелендә полициягә барып, 13 гаилә башлыгының паспорт алуларын һәм Госманлы мәмләкәтенә күченеп китәргә җыенып, йорт-җирләрен сатуларын хәбәр итә. Бу авылдан 1864 елны инде 9 гаилә, эшләргә китәбез дигән сүз таратып, Төркиягә күченгән була.

Мөһаҗирлек хәрәкәтен туктату өчен Казан губернаторы Чистай һәм Тәтеш өязләре исправникларына 1865 елның мартында паспортлар бирүне туктатырга һәм биргәннәрен җыеп алырга, ә 1866 елны дәүләт крестьяннарына, гомумән, паспортларны зур саклык белән генә бирергә боера.

Юлга, гадәттә, 4-6 гаилә берләшеп кузгала. 1866 елның язында паспортларны җыеп алганчы, мондый күчешләр Спас өязенең Новый Баран һәм Яңа Салман авылларында, Чистай өязендә берничә авылда (16 гаилә, унысы Татар Талкышыннан) күзәтелә, шулай ук Зөя, Тәтеш өязләреннән берничә гаилә китәргә өлгерә. 1866 елны Чистай өязенең Ерыклы авылы халкы Госманлы дәүләтендә тормыш шартларын ачыклау өчен һәм анда яшәргә урын әзерләү өчен Истанбулга үзенең вәкилен җибәрә.

Эчке эшләр министры, Урта Идел төбәгеннән мөһаҗирлек хәрәкәте турында хәбәр алгач, 1866 елның декабрендә мөселман руханиларына хаҗ сәфәрен тыя.

Хакимият Урта Идел төбәгендә башланган күченү хәрәкәтен оештыруда «Төркия эзен» эзләргә тотына. 1867 елны полиция, чыннан да, Сембер губернасының Зөябаш авылында өч ел элек Төркиягә күченгән һәм шушы мәмләкәтнең паспорты белән туган иленә татарларны хаҗга барырга өндәргә кайткан Саратов губернасы Вольск өязе мулласының улы Камалетдин Хафизовны бер төрек юлдашы белән тоткарлый (Материалы по истории Татарии ... – С. 215-220).

Шулай итеп, 1860 еллар урталарында эчке губерналарда башланып киткән мөһаҗирлек хәрәкәте хакимият басымы астында сүнә. Полиция күченүгә актив каршы тору сәясәте алып бара: мондый омтылышларны тамырдан кисәргә тырыша, хәтта милеген сатып өлгергән крестьяннарның паспортларын тартып алуга кадәр барып җитә. Кайбер күченүләр полициягә билгесез булып кала.

Төркия архивында 1881 елны Госманлы хөкүмәтенә Казан губернасыннан күченергә рөхсәт сорап язылган, гаилә әгъзалары белән һәммәсе 35224 кеше исеме теркәлгән гаризалар саклана (Төрекуглы Исмәгыйль. XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башында төректатар багланышлары // Чын мирас. 2013. №1. 11 б.). Бу кадәр зур төркемнең күченеп китүе Казан архивлары документларында чагылыш тапмый. Күрәсең, бу гаризалар Казан губернасында чукындырудан куркып җәелгән һәм татар крестьяннарының 1878-1879 еллардагы гаскәр кулланып бастырылган каршылык хәрәкәте йогынтысында язылганнардыр һәм вакыт узу белән ислам диненә зыян салынмавын күргәч, халык тынычлангандыр.

1890 елларга таба Оренбург мөселманнары арасында ислам хөкүмәт тарафыннан кысрыклана, дин әһелләре хакимияткә хезмәт итә, шуңа күрә динне якламый дигән караш урнаша. Мондый нәтиҗәне татарлар берничә вакыйганы күздә тотып ясыйлар: 1) 1891 елдан булачак муллалардан русча белем хакында ценз таләп итү; 2) дини басмалардагы Коръән сүзләрен цензорның төзәтүе; 3) чит илдә басылган дини китапларны һәм мәктәп-мәдрәсәләрдә кулланылган кулъязма әсбапларны, тикшерелмәгән булу сәбәпле, тыю турындагы Халык мәгарифе министрлыгының 1892 ел 10 июль карары.

1892 елны Оренбург казак гаскәренең башлыгы, татар балалары рус уку йортларына йөрсен өчен, барлык мәктәп-мәдрәсәләрне ябу хакында приказ биргәч, татарлар арасындагы ризасызлык Госманлы империясенә күчү хәрәкәтенә әйләнә. Кайбер авыллар губернатор исеменә паспорт бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Хәтта аерым үтенечләрдә, әгәр 1892 ел 10 июль карары юкка чыгарылмаса, Төркиягә күченеп китәбез дип языла.

Эчке эшләр министры татарларның Төркиягә күченү хәрәкәте хакында Александр III кә җиткерә. Үз нәүбәтендә патша «халыкны туктатырга һәм тынычландырырга» әмер бирә. 1894 ел апрель аеның соңгы ункөнлегендә губернатор, жандармерия, Оренбург мөфтие бар көчләрен патшаның шушы боерыгын үтәүгә юнәлтәләр. Аерым алганда, өндәүче агитаторларны җавапка тарту башлана. Өяз җитәкчелеге чукындыру белән куркытуның дөреслеккә туры килмәвен аңлату белән шөгыльләнә: хөкүмәтнең мөселманнарны чукындырырга теләмәве хакында басма белдерү тарата, вакытлы матбугатта мөселманнар арасындагы ризасызлыклар турында язып чыгуны тыя. Элекке хаталарны исәпкә алып, өяз исправникларына һәм приставларга татарлар белән аралашканда, «халыкта ризасызлык китереп чыгармас өчен, сак булырга, сүзне уйлап сөйләргә һәм кискен адымнар ясамаска» киңәш ителә.

Халыкны тынычландыруда мөфти М.Солтанов зур роль уйный. Ул, губернатор белән киңәшеп, муллаларга һәм ахуннарга мөрәҗәгать тексты яза. Аны Уфа, Оренбург, Самара, Казан һәм башка күрше губерналар муллаларына тараттыра. Россия империясендә мөселманнарның хокукларын аңлату өчен, ул Уфа губернасы авылларына йөри, Оренбург, Самара, Казан губерналарыннан кайбер дин әһелләрен чакыра. 9 июльдән 3 августка кадәр Оренбург губернасындагы ярсулы авылларда була. Бу вакытта казак авылларыннан күпләп күченеп китүләр ачыклана. Кайбер авыллардан 15-20 шәр гаилә юлга кузгалган булып чыга. Хөкүмәтнең исламга каршы эш йөртүе турындагы сүзләрнең дә нәкъ менә Оренбург губернасыннан бөтен Россиягә таралуы мәгълүм була.

1943 елны Гаяз Исхакый Искешәһәр янындагы татар мөһаҗирләре яшәгән Корыкөек авылында булып, алар күчеп киткән Оренбург губернасы авылларын язып ала: Иске Зөбәче (Казаклар), Яңа Зөбәче, Татищев, Чесноков, Тукмак. Биредә шулай ук Уфа губернасының Утыз Имән һәм Агыйдел буендагы Дүртөйле, Бәләбәй өязенең Ашыт, Бөгелмә өязенең Иштирәк, Пермь губернасы Шадрин өязенең Мөслим авылларыннан, Җидепулат һәм Оренбург шәһәрләреннән күченгән татарлар була (Фәйзуллина Ф. Милләт язмышын кайгыртып... (Г. Исхакый көндәлеге) // Чын мирас. 2014. № 4. 66 б.).

1890 елларда күченү хокукый нигезләнә. Арадашчылар ярдәмендә күчеп китәргә теләүчеләр бергәләп, гаилә башлыгының фамилиясен һәм исемен, кеше санын, яшәү урынын күрсәтеп, үтенечләр яздыралар һәм аларны Госманлы империясендәге тиешле органнарга юллыйлар. Төрек консуллыклары аша бу мәгълүматлар Россиядәге Эчке эшләр министрлыгына һәм губерна җитәкчеләренә җиткерелә.

Казан губернасыннан, нигездә, Чистай (8 авыл) һәм өлешчә Спас өязләреннән берничә йөз татар гаиләсе рәсми рәвештә мөрәҗәгать итә. Тикшерү вакытында шунысы ачыклана: 1893 елгы күченүгә сәбәп булып, көтелә торган чукындыру турында прокламация-язулар һәм 1896 елдан башлап, авылларда 8 яшьлек балалар өчен мәҗбүри рәвештә русча укыта торган мәктәпләр ачылачак дигән сүзләр тора. Халык мондый эшләр нәтиҗәсендә балалар исламга суынырлар, дин тотудан читләшерләр дип саный. Китәр өчен милек сату исә, күченеп китүчеләргә Төркиядә уңдырышлы җирләр һәм өстенлекләр биреләчәк, Госманлы хөкүмәте аларның рус хөкүмәтенә бурычларын түләячәк дигән сүзләр таралганнан соң көчәя. 1894 елның язында Чистай өязеннән 40 гаилә яшерен рәвештә Төркиягә китә. Халыкка Нарат-Елга авылы мулласы Мөхәммәтвәлиевнең күченеп китүе нык тәэсир ясый. Дөрес, мулла үзенең хатларында авылдашларына кыенлыклар хакында дөресен яза: «Күченеп китәргә теләүчеләрнең сабыр итүен сорыйм, чөнки бу дәүләттә сату-алу эше начар куелган, монда килгән берничә мең кеше эшкә урнаша алмый. Кызганыч тормыш сөрәләр. Әгәр авыллардагы барлык мәдрәсәләрдә русча укытырга мәҗбүр итсәләр дә, зур кыенлык юк, монда да шундый ук хәлләр бар». «Әгәр хөкүмәт дингә кагылмаса, күченеп килергә кирәкми». Үзләрен башкача тотучылар да була. 1896 елны Чистай өязенең өч крестьяны «ватанны ташлап китәргә котыртканнары өчен» берничә айга төрмәгә ябыла.

Авыл кешеләре күченеп киткән авылдашлары хатлары аша Госманлы империясенең үзләренең бурычларын түләмәячәкләрен белгәч, 1895 елны күченеп китү хәрәкәте туктый. Шиксез, монда хөкүмәтнең аңлату эшләре алып баруы да, крестьяннарның паспортларын бирмәү дә хәлиткеч роль уйнагандыр. Нәтиҗәдә төрек хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән 363 гаиләнең тугызы гына күченә.

1894 елда Самара губернасы Бөгелмә өязеннән 94 гаилә башлыгы Эчке эшләр министрлыгына Төркиягә күчәргә рөхсәт сорап яза. Апрель аенда губернатор А.Брянчанинов Бөгелмә һәм Богырыслан өязләре буйлап йөри, чукындыру хакындагы сүзләрнең ялган булуын аңлата. Ул 25 татар авылында була, дин әһелләре белән очраша, күрше авыллардан кешеләрне үз янына чакырып сөйләшә. Шулай ук мөселманнарның дини хокукларын саклау турында басма белдерү тараттыра. Сембер губернасы Буа өязе татарларының ризасызлыгы 1894 елның августында, җирле губернатор авылларда булып киткәннән соң сүрелә (Загидуллин И.К. Татарское национальное движение в 1860–1905 гг. Казан, 2014. С. 286-294).

1897 елгы халык җанисәбен алуга хәзерлек барышында мөселманнарны чукындырачаклар дигән сүзләр таралу кабат мөһаҗирлек хәрәкәтен яңарта.

Самара һәм Уфа губерналарыннан 1898 елны күченергә теләгән 448 кешене хакимият кире туган авылларына кайтара. Самара губернасы авылларыннан тупланган һәм кулларында паспортлары булган 373 кешелек төркем Самсун аша Госманлы дәүләтенә юнәлә (Гусева Ю.Н. Переселенческое движение мусульман Самарской губернии в Турцию в конце XIX – начала ХХ вв.: к истории вопроса // Фаизхановские чтения: материалы четвёртой научно-практической конференции «Фаизхановские чтения». Нижний Новгород, 2008. С. 172). 

Шушы елларда Төркиягә күченеп, Искешәһәр янындагы җирләргә барып урнашкан Казан өязе татарлары турында Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романында бәян ителә.

1903 елдан башлап, хөкүмәткә Госманлы дәүләтенә күченергә рөхсәт сорап, Тубыл губернасында көн күргән бохарлылар мөрәҗәгать итә башлый. Алар туган якларын калдырып китәргә теләүләрен җир биләмәләре бу якларга күченгән рус крестьяннарына бирелү белән аңлаталар (Дякин С.В. Национальный вопрос во внутренней политике царизма (XIX – начало ХХ вв.). СПб, 1998. С.153).

1914-1918 еллардагы Беренче Бөтендөнья сугышында Госманлы дәүләтенә күпме татар солдаты әсирлеккә эләккәнлеге турында чыганаклар юк дәрәҗәсендә. Шулай да, тарихчы Надир Дәүләт Госманлы дәүләте җирләрендә Россия армиясенең, нигездә, Идел-Урал төбәге һәм Кырым ярымутравы татарлары, шулай ук башкортлардан торган һәм җирле халык арасында ассимиляцияләнеп яки төрек армиясе сафына баскан 662 мөселман әсире булуны күрсәтә (Сибгатуллина А. Контакты тюрокмусульман Российской и Османской империй на рубеже XIX – XX вв.  М.: Институт востоковедения РАН, 2010. С. 218).

Шулай итеп, Россиянең яулап алу сәясәте нәтиҗәсендә күп кенә мөселман халыклары үзләре өчен чит булган сәяси-хокукый тирәлеккә эләгә. Яңа хакимият кертергә теләгән үзгәрешләр кырым татарлары, нугайлар, Кавказ халыкларының үзләре яшәгән җирләрне күпләп ташлап китүенә сәбәп була. Аерым төркемнәрнең Россияне үз ватаннары итеп танырга теләмәве, сәяси яклау һәм сыену эзләве Госманлы империясен Бөтендөнья мөселманнарын яклаучы статусына якынайта.

Идел һәм Урал буйларында яшәгән татарларның чит җирләргә, хәтта илләргә күченүе, нигездә, милли мәсьәләгә барып тоташа. Халык арасында чукындырудан курку көчле булып, хөкүмәт кертергә теләгән һәр яңалык каршылыкка очрый. Мондый вазгыятьтә мөселманлыкны саклап калу беренче планга чыга, моның өчен кешеләр хәтта ватаннарын алыштыруга кадәр баралар.

Бу хәрәкәтләрнең дулкын булып күтәрелүендә иген уңмау, 1892 елгы ачлык, авыл җирендә яшәүчеләрнең икътисади хәле начарлану да роль уйный. Төркиягә барып урнашкан ватандашларының күченеп килүчеләргә дәүләт ярдәме турында хәбәр иткән хатлары тук тормышка өмет уята. Аерым бер кешеләр күченүне – үз эшләрен ачу, баю мөмкинлеге дип саный.

 Яшәү урынын алыштыру, күченүләр халык санын алу вакытларында төрле елларда теркәлгән мәгълүматлар арасында үзгәрешләргә китерә. Үз чиратында, җанисәп материаллары бүгенге галимнәргә халыкның ничек көн итүен генә түгел, аның туган җирен ташлап китү мәҗбүриятен, бу фаҗиганең сәбәпләрен дә эзләргә, күзәтергә, аңлатырга мөмкинлек бирә.