Логотип Казан Утлары
Хикәя

Сәлмән карт гыйшкы

                                       (Табиб авызыннан)

     Район хастаханәсенең инфекция бүлегендә эшләгәндә булды бу хәл. Халык телендә “заразный” диләр бу бүлекне. Бу тирәне читтәнрәк урап  үтәргә тырыша хастаханәгә йомышы төшкәннәр... Янәсе, әллә ни йоктыруың бар. Югыйсә, каты йөткереп азапланган, яисә эче китү белән интеккән авыруларны  вакытлыча изоляцияләп дәвалау урыны гына инде үзе.  Һичкемнең сәламәтлегенә зыян-зәвәр сала торган җир түге, кыскасы.  Дөнья булгач, барыбер бирегә эләгүчеләр саны кимегәне юк. Әмма иске гадәт буенча, яманаты чыккан шикле бүлеккә үзләре теләп кереп ятарга атлыгып тормыйлар.

     Ә бу, районның  уртакул түрәсен әйтүем, бер көнне миңа гозерләп шалтырата. Әнине берәр атнага үз бүлегеңә урнаштыр, ди. Гаҗәпләнә калдым инде. “Ни булды, кайсы төше авырта”, – дим. Минем урынлы  соравым ошамады булса кирәк телефонның теге очындагы  Әхмәтов дигән кешегә. Ни әйтсәң дә район җитәкчеләре даирәсендә катышып йөрүче  нәчәлник кисәге бит. Ә мин исә артык төпченеп, аның башын әйләндерәм булып чыга. Үзем әңгәмә корам, үзем юктан гына кәефе кырылган, ачуы кабарган теге адәмнең шул мәлдәге төс-кыяфәтен аерым-ачык  күз алдыма китерәм.  Кабартмадай аскы ирене  сүз башлаганчы ук сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп, калтырап торыр аның. Куе кашлары өскә таба алмаш-тилмәш уйнап, сикергәләр... Нишләтәсең, менә шундый чире тота иде аның нервыланганда. Гәптәшемне артык борчымас өчен сүзне кыска тоттым.  Ярый, җибәр, мәйтәм, әниеңне, карарбыз, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз.

     Күптә үтмәде, флигель сыман  аерым урнашкан безнең бина ишегалдына машина килеп туктады. Аннан яулыгын күзенә үк төшереп бәйләгән 60-65 яшьләрендәге  карчык төште.... Бүлмәмә керүгә, ипле генә исәнләште, “Гөлфирә атлы булам”, – диде. Утырырга тәкьдим итеп:   

   – Исәнлегең-саулыгың ничек, әби? Нидән зарланасыз? – димен.

   – Нәрсәдер аш үтми башлады, энем. Эчемне нидер кырамы, чәнчиме шунда...

    Температурасын-пульсын үлчәп карыйм. Бар да тәртиптә. Үзем  тиешле кәгазьләрне тутырам, үзем эчтән генә гаҗизләнеп уйланам, баш ватам. Ник әнисен мондый җәйге кызу челләдә бөркү палатага  китереп тыгарга булды икән хөрмәтле Вәзир Хаҗипович? Артык кашыкка санап, аннан  котылып тору нияте беләнме бу? Барыбер атна-ун көннән күпкә яткыра алмыйм лабаса. Эх, бер картайгач, эт типкесендә кала  шул кайбер әти-әниләр дип заманаларның бозылуы, кешеләрнең шәфкатьсезлеге турында сызланып уйланам...  Тикшерә-карый торгач, нужа туздырган карт организмда  барыбер нинди булса да чир билгеләре табыла инде ул. Профилактик  дәвалау чаралары күрдек  Гөлфирә әбигә. Дөрес, бер атна тула дигәндә алып киттеләр үзен.  Ходай рәхмәтләре укып, бик разый булып китте әбием. Чыкканда  нидер әйтергә дә талпынды, кеше күп булганга, авыз ачарга батырчылык итмәде булса кирәк, эченә йотты.

     Бу сәер, әкәмәт хәл турында онытып бетергәндә, көннәрдән бер көнне янә шалтырата Әхмәтов. Билгеле, усал гасабилы, дорфа холкы тамчы да үзгәрмәгән, элеккечә бөере белән, югарыдан торып сөйләшә. Райком әгьзасы  бит, вак булса да учреждение башлыгы. Дәрәҗәсен төшерми, янәсе. Колагым ни ишетә, тагын анасын “лечить” итәргә куша бу. “Нинди чире кузгалды соң?” – дип, ихластан кызыксынуыма каршы,  “Ансын үзе әйтер” дип сүзен кырт өзеп, төребкәсен куйды.

         Килде әбием. Керә-керешкә бик тә уңайсыз сизә иде үзен. Миңа туры карамаска  тырышып исәнләште. Һәм шунда ук кулыма конверт тоттырды. Аптырап ачып карасам – эчендә Ленин сурәте төшерелгән берничә кызыл кәгазь...  Акча инде! Ришвәт диләр ич инде моның ишене. Бу хәлне үзенчә аңлатырга тырыша әби-карчык:

    – Энем, ал, зинһар, күчтәнәчем булсын дип, Вәзирем сиңа җибәрде, – ди.  Акчалы конвертны кире карчыкның кулына тотырдым да,  эчемдә кайнаган ачуымны тыеп,  Гөлчирә әбидән сак кына янә монда мөрәҗәгать итүенең хикмәтен сораша башладым. “Улың белән мөнәсәбәтегез ничегрәк соң? Килен кыерсытамы әллә үзеңне?” – дип сорыйм. Карчык уфылдый-уфылдый  беравык тын гына утырды да, кинәт ныклы карарга килгән кешедәй, сер капчыгын ачып җибәрде, ниһаять.

     – Юк, юк, Аллага шөкер, улым да, килен дә  яхшы минем. Менә карт тәре... Ирем инде ...

   – Нәрсә кул күтәрәме, кыйный да ук мәллә? – дип, гаҗәпләнеп сүзен бүлдердем.

    – Юк, гөнаһысына керәлмим, анысы да юк... Ни бит... Ну, тынгылык бирми инде... Оят булса да әйтим, энем,  төннәрен пакуй бирми. Шуңа бөтен тәнем сызлый ... 

    Менә нәрсәдә икән чикләвек!

   –  Нәрсә, әллә булдыра дамы? – дигән мәнсез сорауны ычкындырганымны  сизми дә калдым.

    Гөлфирә әби дә онытылып китеп, үзен-үзе белештермичәме, кызулык белән:

    – Шул, ирлеген иткән була инде, мескен, – диде дә, чөгендердәй  кызарып, авызын яулык очы белән каплый төшеп, кеткелдәп куйды. Бераз тынычлана төшкәч әйтте:

   –  Белмим, ни-нәрсә каба  торгандыр, бераз салып алдымы, тыгызлый башлый. Камыр изгәндә дә артыма төшә, әстәгъфирулла! ... Балалар әйтеп,  ачуланып та карыйлар үзен,  файдасы юк. Менә шуның өчен  качыралар да инде мине бирегә Сәлмән бабаңнан, – диде, көрсенеп.

     Дәрте ташып торса да, дәрманы-көче тәмам беткән, төкәнгән ир-ат гыйшкының, донжуанның мондый кыланышы  көлке иде, әлбәттә. Әмма сәламәтлеге, хәл-әхвәле мәзәктән узган иде күрәсең җиденче дистәне тутырып килүче Сәлмән картның.  Кәмит тә, кызганыч та. Психикасына бәйләнешле түгел микән аның бу сәер холкы-тотышы. Ә Гөлфирә карчык исә вакытлы-вакытсыз ташы кызган бабайның иләмсез һөҗүменнән, эзәрлекләвеннән  качып,  әле туганнарында ихтыярсыз озаклап  кунак булырга, әле тагын каядыр яшәп торырга мәҗбүр... Бер дә авыз ерырлык сәбәп күрмим. Гаиләдә андый көчләүләргә дучар булган хатын-кыз кызгануга һәм яклауга мохтаҗ ул.                                                                           

      Менә безнең бүлеккә дә Гөлчирә әбине шул бәла китергән.                           Бу юлы да ун көн чамасы дәваланып чыкты бездә. Һичнинди дә авырлыксыз  карадык, тәрбияләдек, дәваладык, тынычландырырга тырыштык самими күңелле авыл карчыгын.

       Неврология бүлеге мөдире белән киңәшкәннән соң, Әхмәтовка сырхау атасын хастаханәдә яткызып  дәваларга киңәш бирдек. Кешедәге  андый көтелмәгән психик чир, нормадан тайпылыш медицинада күптәннән мәгьлүм һәм аның  дәвалауга мохтаҗлыгын да аңлаттык....

      Шул вакыйгадан соң чамасыз дәртле Сәлмән картның үзен неврология бүлегенә салдылар. Гөлфирә карчык кулына күчтәнәч тотып  аның  хәлен белешергә килгәләп йөрде.