Мәрсия (хикәя)
Габдерәхим Утыз Имәни тормышыннан
Арык1 янына килеп туктадылар.
Кич җитеп килә. Җәйге кояш, ком сахрасын соңгы тапкыр ялмап алып, офык артына кереп китәргә җыена. Ә чылтырап аккан арык тирәсе яшел үлән, вак куаклыклар белән капланган. Арык артында, ерак та түгел бер кышлак күренә.
Габдерәхим җилкәсендәге капчыгын җиргә төшерде. Хәмидә дә төенчеген җиргә куйды. Ул арада уллары Габденнасыйр арыкка йөгерде.
– Әй, сак бул! Суга егылып төшмә!
Габдерәхим белән Хәмидә дә уллары янына, арык кырыена килеп чүмәштеләр. Җиңнәрен сызганып, салкын су белән кул-битләрен юдылар, рәхәтләнеп, туйганчы су эчтеләр. Аннан әтисе белән әнисе тәһарәт алды. Әтисе Габденнасыйрның да аяк-кулларын юарга булышты:
– Кил әле, улым! Менә шула-ай! Хәзер инде чип-чиста булдың. Намаз укырга да ярый...
Тәһарәт эшләрен бетергәч, бераз читкәрәк китеп, Габдерәхим яшел чирәмгә өчесенә дә намазлык җәйде. Өчесе дә чиста намазлыкка аяк басты. Габдерәхим камәт төшерде: арык буйларына аның көчле моңлы тавышы җәелде. Өчесе дә ашыкмыйча гына, тәмен белеп, икенде намазын укыдылар.
Намаз тәмамлангач, Габдерәхим күренеп торган кышлакка ымлап:
– Минем, нишләптер, кунарга кертегез әле, дип соранып йөрисем килми. Шушында гына йокласак, ничек булыр? – диде.
– Ярар, – диде Хәмидә. – Саф һавада... Яхшырак та булыр... Төгәл карарга килгәч, төнне шунда гына үткәрергә әзерләнә башладылар.
Габдерәхим чирәмне чыбык-чабыктан чистартып, капчыгыннан зур-зур тукымалар алып, шалаш кора башлады. Габденнасыйр да, әтисенә булышырга теләп, аның тирәсендә бөтерелде. Дүрт якка дүрт казык кагу, аларга әлеге зур тукымаларны тарттырып бәйләп кую белән шактый мәшәләнгәч, ике-өч кешелек шалаш әзер булды.
Тамак туйдырып алгач, Габдерәхим янына улын да утыртып, Коръән укый башлады. Ком сахрасына, арык буйларына хәзрәтнең моңлы мәкам тавышы таралды.
Караңгы төште. Йолдызлар җемелди башлады. Көндезге эсселек сүрелеп, җиргә талгынлык таралды. Өчәүләп, шалашка кереп яттылар. Арыктан чылтырап аккан су тавышы күңелне тынычландыра, гәүдәгә арыганлык халәте өсти иде. Чынлап та, шактый арыткан икән бит. Бала аягы белән генә булса да, көн буена Бохарадан ун чакрымлап юл үтелгән. Габдерәхимнең аркасында кирәк-яраклар тутырылган зур гына биштәр капчык, кулында кулъязма китаплар салынган бөктәр. Әлбәттә, Могак мәчете имамы Хаҗи Багдадидан сораган булса, ул Габдерәхимне ат яки дөя белән озатып та җибәргән булыр иде. Әмма Габдерәхим үзенең туган иленә кайтып китүен халыкка бик белдерәсе килмәде. Шуңа күрә моннан өч-дүрт көн элек мәҗлестә бу турыда сөйләшкәннән соң, мәсьәләне башкача куертып тормады. Хәмидә белән юлга кирәк-яракларны әзерләделәр дә чәршәмбе көнне иртән Аллага тапшырып кузгалдылар. Сагындырган иде шул туган ил! Ничә ел бит инде Габдерәхимнең сөекле туган авылы Утыз Имәнгә кайтканы юк!..
Габденнасыйрның бер дә йоклыйсы килми. Ул әтисен тыкырдата башлады:
– Әкият сөйлә әле, әтием! Бүген сөйләмәдең бит әле...
– Әкият түгел ул, улым. Булган хәл. Бик күп еллар элек булган хәлләр... Пәйгамбәрләр яшәгән чордан калган риваятьләр...
– Ярар, булган хәл булсын. Анысы да кызык бит...
Габденнасыйр торып утырып, әтисенә якынрак килде. Әтисенә текәлде.
– Менә, улым, Аллаһы сөбханә вә тәбарәкә хәзрәтләре Җир йөзенә кешеләргә ярдәмгә пәйгамбәрләр җибәргән. Шуларның берсе, Дауд улы Сөләйман, бик зирәк булган. Аллаһы Тәгалә аңа бер пәйгамбәр дә моңа кадәр белмәгән кодрәт биргән, кошлар, хайваннар белән сөйләшергә өйрәткән. Аның бер хикмәтле йөзеге булган. Ул йөзектә Аллаһның туксан тугыз күркәм исеме – «Исме әгъзам» язылган икән. Ошбу хикмәтле йөзек кем кулына керсә, шул хөкемдар, патша була, ди. Әлеге йөзек ярдәмендә Сөләйман җен-пәриләр, диюләр белән идарә иткән. Бервакыт бер дию, Сөләйман тәһарәт алган чакта, йөзекне саклаучы колны алдап, бу хәзинәне үзенә алган да тәхеткә менеп утырган. Аллаһ ярдәме белән соңыннан бу йөзекне Сөләйманга Әрхәм исемле бер балык китереп биргән. Сөләйман кошлар, сандугачлар белән сөйләшкән, аларның хәлләрен белешкән...
– Их, мин дә пәйгамбәр булса идем, әти! Мин дә рәхәтләнеп, кошлар белән сөйләшер идем...
– Юк, улым! Аллаһы Тәгалә безнең сөекле Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәламне Җир йөзенә соңгы пәйгамбәр итеп җибәргән. Аңардан соң башка пәйгамбәр булмаячак, кыямәт көненә кадәр... Әмма Коръәндә әйтелә: «Галимнәр – пәйгамбәрләрнең җирдәге вәкиле», диелә. Галим булсаң, динебез кушканча гына яшәсәң, инша Аллаһ, Хак Тәгалә сине дә мәрхәмәтеннән ташламас...
Әтисе белән улы шулай сөйләшә-сөйләшә, йокыга талдылар... Төн тыныч үтте.
Әмма иртәнге кояш чыгып, инде бераз кыздыра да башлагач, Хәмидә ана тоемлавы белән сизенеп, кинәт сискәнеп китте. Күзен ачып караса, Габденнасыйрга елан якынлашып килә иде.
– Ай! – дип кычкырып җибәрде ана һәм гәүдәсе белән улын каплады. Еланның угы анага эләкте.
Габдерәхим сикереп торып, аягы белән еланга типте. Ләкин эш эшләнгән иде инде. Хәмидәнең беләге кызарып чыкты.
Габдерәхим, яраның канын суырып алып, җиргә төкерде. Әмма аның гына файдасы булмады, кул шешә башлады.
Әти кеше, бөктәреннән чиста чүпрәк табып, ананың кулын кысып бәйләде, тик бераздан Хәмидә кызарына, хәтта калтырана башлады.
Нишләргә? Яннарында дару да юк. Табиб кирәк!
– Шушында гына торыгыз! Мин – хәзер! – диде дә, Габдерәхим якындагы кышлакка юнәлде. Күп тә үтмәде, чуар киемле бер үзбәкне ияртеп кайтып та җитте.
– Ай-вай-вай! Калай2 шешеп чыккан! Нәмә кылмак кирәк! – диде табиб, яраны карагач. Бәйләгәнне чишеп, үзе белән алып килгән дөя маен сөртте.
– Сахрада терелтеп булмас. Әйдәгез безгә! Кышлакта ничек тә җаен табарбыз.
Башка чара юк иде. Барлык әйберләрне җыештырдылар да, Хәмидәне култыклап, авылга юнәлделәр.
Табибның йорты кышлакның уртасындарак икән. Үзбәк хатыны мөсафирларны ачык йөз белән каршы алды. Тиз генә урын-җир әзерләп, авыруны шунда яткырдылар. Яраны су белән юып, бәйләп куйдылар.
Табиб Фазлетдин үзенә ярдәмгә бер танышын алып килде. Үзара киңәшләшеп, дәвалый башладылар. Көне буе ниләр генә эшләмәделәр алар! Ярага салкын чүпрәк, шифалы үләннәр төнәтмәсе дә бәйләделәр, суган, сарымсак, ачы торма телемнәре дә куйдылар, кайнар артыш агачы белән имләп тә, дога укып өшкереп тә карадылар, әмма файдасы булмады; Хәмидә һаман калтырана иде, тәне ут кебек янудан туктамады...
Икенче көнгә инде авыруның терелергә өмете бөтенләй юклыгы сизелә башлады. Нишләргә дә белмәгән Габдерәхим гаҗиз булып, хатынының баш очына утырып, ясин чыга башлады. Ясинны укып бетергәч, Хәмидәнең йөзенә караса, хатынының бер ноктага төбәлеп катып калган күз карашын күреп хәйран итте. Саклык белән генә аның күзләрен йомдырды...
Табиб Фазлетдин кабер казу, җирләү эшләрен үз өстенә алды. Ислам дине вафат булган кешене озак тотарга кушмый. Төш вакыты узуга, кабер дә инде әзер иде. Кышлактан күп кеше җыелып, мөсафир Габдерәхимнең хәләл җефетен җир куенына иңдерделәр. Алар Хәмидәне җирләп кайтып та баралар инде.
Боларның барысын да башта Габдерәхим төштә булган кебек кенә кичерде. Ә менә хәзер кинәт аның исенә шул килеп төште: җирләгәннән соң кабер яныннан соңгы кеше кырык адым киткәч, гүр эченә Мөнкир һәм Нәнкир исемле ике фәрештә килә һәм үлгән кешедән яхшы-яман гамәлләре хакында сорау ала башлый. Нәкъ шушы мизгелдә Габдерәхим башына бу вакыйганың бөтен кайгысы ишелеп төште, күңелен бар кырыслыгы, рәхимсезлеге, ачысы белән уратып алды; хәзрәт аның бөтен фаҗигасен тойды. Ул нишләргә дә белмәде. Җитәкләп барган Габденнасыйрны кулына алды, аның битен күз яшьләре белән чылатып пышылдады:
– Улы-ым! Икәү генә калды-ык! Әниең китте-е!..
Аннан улын күкрәгенә кысып, бик тирәннән иңрәп, сыкранып чыккан сүзләрен тәкрарлый башлады:
Кичә-көндез дога кылган,
Изгеләрдән ярдәм сорган,
Ходага күп хәмед3 әйткән
Хәмидәмнән җөда булдым4.
Кичә-көндез ишем булган,
Хәтәрләрдә дога кылган,
Шәехләрдән ярдәм сорган
Догачымнан җөда булдым.
Башыма күп бәла килсә,
Дус-ишләрем күңел өзсә,
Шул чакта да күңел өзмәс
Тугры дустан җөда булдым...
Габдерәхим улының күзләренә карады, сыкрап тәкрарлавын дәвам итте:
Балалары ятим калган,
Ана өчен аһлар орган,
Бала өчен бәгъре көйгән
Миһербандин җөда булдым...
1798 елда булган бу вакыйга шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәнинең үз тормышында кичергән иң зур фаҗигасе иде.
1 Арык – басуларны сугару каналы. Урта Азиядә кечерәк каналлар арык дип атала.
2 Калай (үзбәкчә) – ничек.
3 Хәмед – мактау, мактап сөйләү.
4 Җөда булу – аерылу.