Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мең кабат карадык үлемнең күзенә....

***

Мең кабат үлеп мин мең кабат терелдем!

Тик шулай да мин һич үлемсез түгелмен.

 

Тарихның битләрен ачканда кабаттан

Хәнҗәрдән бабамдай егылдым ак аттан.

 

Казанны шашкын ут дөрләткән чагында

Күмергә әйләнде йөрәгем тагын да.

 

Дөньяны тетрәткән илкәем югалтып,

Тораташ булдым күк... Юк, булмас юатып...

 

Манара ауганда бәгырем дә ауды...

Һәм кабат терелде... терелеп хәл алды.

 

Милләтем улларын тәреле иткәндә

Өзелде бер кисәк минем җан-иттән дә.

 

Халкымның ирләрен зинданга япканда,

Өшеде күңелем, җылы шәл япсам да.

 

Телемне авыздан йолкыган чагында

Телсезгә әйләнми калынды чак кына.

 

Мең кабат карадык үлемнең күзенә.

Яшеннәр аркылы үткәндәй үзем дә.

 

Үлемсез түгелмен бу фани дөньяда.

Төннәрдән соң килә ал нурлар – көн яңа.

 

 

Ком бураны

 

Гарипләнә телем, аксый җаным...

Бер үксездәй милләт – кавемем.

Ничек кенә исән чыгарга соң

Безгә кыйбласызлык дәверен?

 

Ком бураны дулый... Тынмый һаман...

Эзләр калмый барган юлларда...

Кайнар күктән төшми бер тамчы да

Гөнаһларны бераз юарга.

 

Кычкырсак та ишетмәсләр кебек,

Авыз ачсак – тула кайнар ком.

Ата-баба биргән өмет бөр(е)сен

Үзләренә кире кайтардым...

 

Ела, җаным, ела әйдә, йөрәк!

Чишмә булып ургы, күңелем!

Елап аргач бәлки аңлармын – без

Алай өметсез үк түгелен.

 

Табыласы иде... исән чакта...

Тамырларда моңнар барында...

Ком бураны тынар, бөре шытар

Милләтемнең туар таңында!

 

 

 

 

Яфраклар яңгыры

 

Агачлардан яфрак коелгандай,

Җилгә оча гомер көннәре...

Әлегә без гомер агачында...

Җиргә төшкән яфрак көнләрме?

 

Әлегә без ботак белән бергә

Тирбәләбез җилнең тыныннан.

Чатырдатып ябышабыз кайчак,

Әгәр җилләр чыкса чыгырдан.

 

Яфраккайлар җиргә түшәләләр

Көз сулышы күчкәч көннәргә.

Көзне күрү – олы бәхет бит ул,

Пәрәвездән йомгак эрләргә...

 

Йомгак ясап өлгералмый кемдер,

Яшен үтсә кинәт телгәләп.

Яфрак яңгырыдай яву – бәхет,

Күккә хатирәләр элгәләп.

 

Яфрак ява гомер көннәредәй...

Әллә инде гомер сыманмы?

Берәм-берәм коела күк гомер...

Гомер – яфрак кына нибары.

 

 

***

Тарих янды, дөрләп, утын кебек

Җиңүченең тимер мичендә...

Ләкин көлгә кала алмады ул

Рухы сынмас йөрәк эчендә.

 

Тарих китабына җилләр кага,

Умырып-умырып ала битләрен.

Хәтер капкаларын каермасын,

Элик яхшыларын бикләрнең.

 

Хәтерсез дә яшәп буладыр ла,

Туң йөрәкне ерак яшереп.

Тик барыбер гамең бер уяныр,

Беркөн чыгар күздән яшь бәреп.

 

Тарих көлен җыям учларыма,

Өрәк ялкын учны пешерә.

Тәрәзәдән бүгенгемә багам:

Гүя бар да бары төш кенә.

 

Уянасы иде... Уятасы...

Йокы сарган агач-үләнне.

Йокы сарган... Әллә бөтенләй үк

Сусызлыктан кара көйгәнме?

 

Китабымның мин битләрен барлыйм:

Җил тараткан төрле тарафка...

Күтәрелеп кояшыма багам –

Бәлки, өмет кабар карашка...

 

ИМӘН

Җилләрең дә моңлы синең... суларың – тоташ сагыш...

Ә өметем – иске дивар, җимерелмәсен ялгыш.

 

Суларың да болганчык шул, актарылып торганга.

Суык тигән йөрәгемне җылыталмый юрган да.

 

Ауган имән тамырларын килә кочып үксисе.

Касәмдәге суның ничек тамчысын да түкмисе,

 

Тапшырасы балаларга имән догасы итеп?

Ә хәтерне әле һаман алалар китеп-китеп.

 

Җилләреңә сыеныйм да имән шавын ишетим.

Җиргә гөрселдәп ауса да, үлмәс җанын иш итим.

 

Иеләм дә, нәрсә күрәм: туфракта имән яше.

Кипмичә гасырлар буе кояш нурларын дәшә.

 

Өзелгән тамырларын мин ялгасам, җөе кала.

Мин үзем дә исән калган тамырдан шыткан бала!

 

Йөрәгемә зур имәннең авазы, каны кага!

 

 

 

 

Остазыма

 

Кичер мине... Саксыз җилләр булып

Җилфердәтсәм күңел челтәрең.

Кичер, салкын карлар булып өтсәм

Гөл таҗыңның нәфис читләрен.

 

Кичер берүк! Йолдыз итеп мине

Зәңгәр күккә үрелеп элгәндә

Кометадай аска томырылдым –

Кинәт сүнәчәгем белсәм дә.

 

Кичер, давыл уятырлык сүзләр

Боздай яуса әгәр җаныңа.

Боз иленә әйләндерми калдым

Кояш илен Күңлең чак кына.

 

Йолдыз итеп элдең...

Мин – сүрелдем...

Ләкин кояш булып тереләм!

Күңелеңә яуган бар бозымны

Эретермен, ышан, сүз бирәм!

 

 

 

 

Юк сынарга хакыбыз

 

Авыл диеп сыкрап зар елыйбыз

Авыллардан күчеп киткәннәр.

"Татар теле" диеп лаф орабыз

Бала телен "урыс" иткәннәр.

 

Әй сүгәбез илне! Иренмибез!

Көзгегә юк вакыт багарга.

Ияләндек бар дөньясын чәйнәп

Үзебезне генә акларга.

 

Карга күзен карга чукымый ди,

Татар күзен татар чукыр тик.

Милләтемә йоккан хасталарны

Дәваларга ярдәм чакыртыйк?

 

Күз буышлы уйный бүген бар да,

Яулык – һәр уенчы күзендә.

Кем кемнәрне тота? Кемнәр ота?

Аңлый алмый торам үзем дә.

 

Кычкырырга микән? Хат язарга?

Тик кемгә соң? Бәлки Ходайга?

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәгез...

Авыр миңа... безгә... болай да...

 

Гаеплене эзләп мәгънә чыкмас.

Гаеплеләр – мин дә, син дә, ул...

Турайыйк та басыйк без аякка:

Көлмәсеннәр, диеп, "Сынды ул".

 

Сынарга һич безнең юк хакыбыз! –

Туар таңнар безгә бакканнар.

Юкка мени Идел ярларына

Бабамнар үз канын якканнар?

 

"Итил суы ака торур" һаман,

Йөрәкләргә кагар дулкыны.

Милләтемнең көне тәмамланмас

Хөр яшәсә җирдә ул-кызы.

 

 

Тормыш тавы

 

Тормыш тавы үтә биек,

Үтә текә кайвакыт.

Тәгәрәп төшүчеләр күп

Менгән чакта чайпалып.

 

Тормыш тавы карлы да ул.

Ишелергә мөмкин кар.

Барын тыныч кабул итә

Мөселманнар-мөэминнәр.

 

Тау итәген хуп күрүче,

Менми ятучылар бар.

Өскә менеп баручыны

Астан тартучылар бар.

 

Өскә менеп җиткәннәрнең

Башлары әйләнүчән,

Менмәк булып тырышканга

Һәрьяклап бәйләнүчән.

 

Тормыш тавы катлы-катлы –

Менгән саен зурая.

Арка бөкрәйсә дә, рухың –

Йөрәк кылың турая.

 

Тормыш тавы – көрәш кыры,

Гадәттә, үзең белән...

Тауның үлчәмен, асылда

Һәр кеше үзе белә.

 

 

 

 

Кочак-кочак нурлар түгелә

 

Кешеләргә канат бирелмәгән –

Хыяллары үскән иңнәргә.

Кешеләрнең төрле эшләре бар:

Чыпчык, бөркетләргә тиңләргә.

 

Кешеләргә йолдыз булып балку

Мөмкин түгел зәңгәр күкләрдә.

Ләкин мөмкин күңелләрдә яну,

Яшен атылгандай күкрәргә.

 

Кешеләр ул шарлавыклар түгел,

Җир йөзенең күрке булырга.

Ләкин мөмкин шарлавыклар кебек

Тормыш кыясыннан ургырга.

 

Кояш булып иркен офыкларны

Колачларга мөмкин түгел лә...

Кешеләргә...

Ә шулай да якты күңелләрдән

Кочак-кочак нурлар түгелә.

 

Кеше булып калган чакта Җирдә

Күп капкалар, күкләр ачыла.

Чыктай таму җитә безгә кайчак

Моң уралган чәчәк таҗына.

 

 

 

Калдырып китсәк...

 

Хыялымда күп гизәмен дөньяның төрле җирен.

Ул илләрдә шундый рәхәт, сулавы хәтта иркен!

 

Аларда бар да башкача, исем-акылым китә!

Хыялым мине тауларга, диңгез төбенә илтә.

 

Танышам төрле диндәге, милләттәгеләр белән.

Алар аркылы бихисап кызык әйберләр беләм.

 

Бу хыяллар чынга ашсын! Зур теләкләрнең берсе:

Аякларым чит җирләрдә сәяхәт итеп йөрсен.

 

Чит илдәге купшылыкны ишетәм башкалардан.

Сәлам җилләре ирешә утраудан, таш каладан...

 

Чит илләрне гизү – хыял, кабатланыйм, булмаса.

Күңелем очарга әзер мөмкинлек кул болгаса.

 

Әмма мин яшәп калалмам үземнең җирдән читтә.

Ничек инде сагынмаска, газиз туфрактан кит тә?

 

Анам телен урам буйлап каңгырап эзләрмен күк.

Минем бит туган ягымда, сукмакта эзләрем күп.

 

Эзләр генә түгел әле, туганнар, халкым кала.

Мин бит капка төбендәге чирәмне кочкан бала.

 

Калдырып китсәк барыбыз ата-бабалар йортын,

Хәтер учагына кемнәр атып торырлар утын?

 

Кем зиярәт итәр безнең әби-бабайлар кабрен?

Кемнәр дан җырлар Иделгә? Кем белер Чулман кадрен?

 

Тамырларым берегеп үскән туфракны актарасым

Килми минем һич кенә дә!

Илемне яктыртасым килә ак көннәр белән.

 

Бу – хыялның төп өлеше. ашсын иде ул чынга!

Йөрәгемнең бар өметен салдым кайнар учыма.