Логотип Казан Утлары
Публицистика

Үлемсез шигърияте калды

Харрас белән танышуым 1977 елның җәендә булды. Шул елны мин университетның өченче курсын тәмамлагач, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаштым. Харрас белән без күрше бүлмәләрдә утырып эшләдек. Мәктәпләр һәм вузлар бүлегендә Роза Рәхмәтуллина (мөдир), Хөсәен Вәлиәхмәтов (спорт хәбәрчесе), Мөдәррис Вәлиев (мәктәп тормышы) һәм мин – студентлар тормышын яктырту буенча җаваплы корреспондент. Ә Харраслар утырган бүлмәдә – кайсы өлкән саналгандыр һәм ни өчен җавап биргәннәрдер – Госман Гомәров, Рәфикъ Юнысов һәм Харрас Әюпов өчәүләп, авыл яшьләре, комсомол һәм партия тормышыннан язмалар әзерлиләр иде. Мин әле ул чакта егерме яшьлек малай, алар миннән инде ун-унбиш һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге абыйлар. Ул елларда «Татарстан яшьләре»ндә җаваплы сәркатип булып, Сәмигулла Хәйретдинов, аннан соң Рашат Низамиев, пропаганда бүлегендә Шамил Маннапов, Рафис Гыйззәтуллин, хатлар бүлегендә Рина Зарипова, тәрҗемәче булып, Исмәгыйль Шәрәфиев, техник персоналлар булып Исмәгыйльнең хатыны Роза Шәрәфиева, Мәгъфрүзә апа Хуҗина, Илсөяр апа Гарипова, типография белән редакция арасында йөрүче Алик Гарәфетдинов эшли иде. Коллектив бик дус, бердәм, Җәүдәт абый Кәлимуллин кебек оста җитәкче, яхшы журналист кул астына берләшкән, әле ул чакта шактый ук яшь, тормышка яңарак аяк баскан энергияле егетләр һәм кызлар булган икән.

Ул вакытта яшьрәк булгангадырмы, ике көннең берендә дигәндәй, килеп-китеп кенә эшләп йөргәнгәме, өлкәнрәк журналистлар белән мин бик аралашмый идем. Харрасны да бары тик гәзиткә язган мәкаләләре аша, журналист буларак кына белә идем. Ул чакта әле Харрас шагыйрь булып бик танылмаган иде. Мускуллары уйнап торган таза, нык бәдәнле, авылда эшләп үскәнлеге әллә кайдан күренеп торган утыз бер яшьлек ир-егет. Истә әле, 1978 елны каршы алганда, редакция журналистлары озын гына стена газетасы чыгардылар. Ул чакта шундый нәрсә модада иде. Һәм шунда мин өстә сурәтләгән Харрас кебек кара тәнле ялангач бер егетнең гәүдәсенә Харрасның баш сурәтен ябыштырып, астына аның турында эпиграмма язып куйганнар. Бу рәсем аның үзенә тач туры килеп тора иде.

Бер ел эшләгәннән соң, мин яшьләр гәзитеннән киттем. Шуннан соң инде без Харрас белән очрашканда-күрешкәндә, күптәнге танышлар булып исәнләшә, сөйләшә, «Татарстан яшьләре»ндә бергә эшләгән чакларны искә алгалый торган идек. Мин радиокомитетта эшләгәндә, Харрас янына килеп, аннан интервью алганымны, бер тапшыруда чыгыш ясатканымны хәтерлим. Кайсы ел булгандыр инде, миңа Хәсән Туфан турында тапшыру әзерләргә туры килде. Харрас ул чакта нәшриятта редактор. Якташы Наис Гамбәр белән бер бүлмәдә утыралар иде бугай. Шул елны Харрас Хәсән Туфан турында истәлекләр китабы төзеп чыгарган иде. Мин «Ак чәчәк атар иде» дип исемләнгән ул китапны Харрасның үземә бүләк итүен сорадым. Чөнки ул бөек шагыйрь турында бик күп бай материал туплаган, шактый ук саллы, кызыклы һәм файдалы җыентык. Харрас Хәсән Туфан иҗатына гашыйк шагыйрь иде. Нәшриятта эшләгәндә, «Ак чәчәк атар иде»не әзерләгәннән соң шактый еллар үткәч, Харрасның Хәсән Туфан томлыкларын чыгарган вакытта хаксыз рәвештә гаепсездән гаепле булып калган бер вакыйганы искә төшереп үтәсем килә. 2006 елда Хәсән ага Туфан иҗатын һәм тормышын өйрәнгән галим Мәсгут Гайнетдинов аның әсәрләренең тулы басмасын чыгару артыннан йөри башлаган. Нишләптер, ул бу эшне турыдан-туры начальство тирәсеннән башлаган, матур әдәбият редакциясе белән сөйләшүне кирәк дип тапмаган. Ә начальство бит ничек тә кысу ягын карый, табакларны кисү җаен эзли. Моңа да директор Туфан томнарын сораган кадәр күләмдә чыгаруга рөхсәт бирергә ашыкмаган. Мәсгут агага җавап бирү бурычы Харрас Әюпов өстендә торып калган. Ә Харрасның директор белән мөнәсәбәтләре шактый киеренке чаклар иде, ул кабат-кабат аңа кереп, Хәсән Туфан томнары турында мәсьәләне кузгатуны авырыксынып йөргән бер мәлдә, Мәсгут ага аны эттән алып эткә салып сүккән. «Синең Хәсән Туфан бөеклеген дә аңламаган килеш баш редактор булып эшләргә бернинди хакың юк», – дип, моны пыр туздырып ташлаган. Мәсгут абыйны тынычландыруны үз өстемә алырга туры килде. Нәтиҗәдә, директорны да килештереп, 2007 елда Хәсән Туфан әсәрләренең биш томнан торган тулы басмасын дөньяга чыгару насыйп булды. Харрас та, Мәсгут ага да канәгать калдылар, Хәсән Туфан мирасы да тулы басмада укучылар кулына барып иреште.

«Татарстан яшьләре»ннән соң унсигез ел үткәч, әнә шулай безгә Харрас белән яңадан очрашырга, бер коллективта эшләргә туры килде. Бу юлы инде Татарстан китап нәшриятында. Мин 1996 елда нәшриятның маркетинг бүлегендә китап тарату белән шөгыльләнә башладым. Харрас 1984 елдан бирле шунда эшли, ә бу вакытта инде нәшриятның баш мөхәррире. Нәшриятка урнашуым Харрас туган көнгә, хәтта 50 яшьлек юбилее көненә туры килде. Эш көне ахырында Бауман урамындагы Чәй йортына барып, Харрасның юбилеен бәйрәм иттек. Илле яшендә Харрас инде танылган шагыйрь булып, Казан милли-мәдәни үзәгендә үткәрелгән юбилей кичәсендә якташлары аңа җиңел машина бүләк иттеләр. Харрас белән без кабат унике ел бергә эшләдек. Шуның соңгы ел ярымында аның кәнәфиенә утырып эшләргә туры килде. Харрас белән эшләү җиңел иде. Ул бервакытта да урыныннан, дәрәҗәсеннән файдаланмады. Хезмәткәрләр белән дә, авторлар белән дә өстән торып сөйләшмәде. Ул – яхшы шагыйрь, үзенчәлекле, үз язу өслүбе булган талантлы каләм иясе. Ул биләгән урында утыручы кеше ел саен, хәтта елына икешәр, өчәр китап чыгара алган булыр иде. Ә Харрас егерме еллап баш мөхәррир вазифасын башкарып та, нибары биш-алты китап бастырып чыгарды. Урыс телендәге китабын да баш мөхәррирлектән киткәч, минем белән киңәшеп, «ничек булыр икән, килешер микән?» дигән икеләнүләр аша гына чыгарырга җөрьәт итте һәм белүемчә, үзе күрми дә калды шикелле.

Харрас бик гаилә җанлы кеше иде. Балаларын, Лүзиясен өзелеп яратты. Һәр кичә саен Лүзиясенә багышланган «Дөньяга мин сине эзләп килдем» дигән шигырен укый иде. Һәр строфаның икенче һәм дүртенче юллары «китәм» дип тәмамлана. Күрәсең, шулай буласын күңеле белән алдан сизенгәндер. Китте Харрас. Барысын да калдырып китте. Сөекле халкына, сөекле Лүзиясенә зур мәхәббәт белән тулы олы шигъриятен калдырып китте. Үлемсез шигъриятен калдырды.

Кызганыч, Харрас Әюпов иҗаты тиешенчә бәясен алмый калды. Ул үзенең китапларын берничә тапкыр Тукай премиясенә тәкъдим итәргә талпынып карады. Миңа бу талпынуларның шаһиты булырга туры килде. Мин беркемне дә гаепләргә җыенмыйм, ләкин аның бу югары бүләкне алмый китүендә барыбызның да гаебе бар дип саныйм. Беренче чиратта, ул эшләгән коллектив җитәкчелегенең. Ни эшлисең, Тукай бүләген алу бәхетенә бик азлар, санаулы шагыйрьләр генә иреште, бик күпләр тәкъдим ителеп тә, бу бәхетне татымый калды. Бәя ул бүләк белән генә билгеләнми әле. Бүләк ул халык күңелендә урын алу, халык хәтерендә яшәү дә. Ә Харрас Әюпов – әдәбият сөючеләр күңеленә мәңгегә кереп калган бәхетле шагыйребез.