Камил геройлар остасы (ахыры)
Бу каршылык аларның кылган гамәлләре, үз-үзләрен тотышлары аркылы эчке көрәш рәвешендә чагыла. Г.Исхакый әсәрләренә («Кәләпүшче кыз», 1897; «Ике йөз елдан соң инкыйраз», 1902-1904) нигезләнеп язылган «Курчак туе» (2001, М.Гыйләҗев белән автордашлыкта) пьесасында татар хатын-кызы язмышы XX йөз башы драматик вакыйгалары шартларында яктыртыла. XX йөз башы әсәрләрендә күтәрелгән, безнең көннәрдә дә актуальлеген югалтмаган хатын-кыз язмышы проблемасын авторлар, бүгенге көн күзлегеннән чыгып, киңрәк планда яктырталар. Әсәрдә Камәр, аның гаиләсе, үги әтисенең кызы Хәдичәнең фаҗигале язмышы аркылы шул чордагы хатын-кызларның тормышы, гомумән, гади халыкның аяныч хәле сурәтләнә11. Күрәбез, хатын-кыз язмышы проблемасы һәр чорда да иң актуаль проблемаларның берсе булган һәм шулай булып кала бирә. Читтән караганда, әсәрләр үзәгендә – аерым хатын-кызлар язмышы, ә киңрәк алганда – бөтен бер халык драмасы.
Мәгълүм булганча, 1980 еллар уртасыннан башланып киткән демократик үзгәрешләр әдәби-мәдәни тормышка да уңай йогынты ясый. Үткәнгә яңача караш, тарихи-иҗтимагый, иҗтимагый-сәяси тормышта хөкем сөргән сәяси, идеологик үзгәрешләргә бәя бирү, рухи кыйммәтләрне өр-яңадан барлау процесслары башлана. Татар әдәбиятында билгеле бер тарихи чорларны яктырту, тарихи шәхесләрнең әдәби образларын гәүдәләндерү омтылышы күзәтелә, «иң мөһиме, җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең асылын аңлау, заман куйган әхлакый, фәлсәфи, социаль сорауларга мөнәсәбәтле кеше рухын ачу теләге әдәбиятта, шул исәптән драматургиядә эзләнүләргә юл ача»12. Әдипләр иҗатларында иҗтимагый тормышның көн кадагына суга торган мөһим мәсьәләләрен яктыртырга, фәлсәфи гомумиләштерүләргә, тема-жанрлар, алым-формалар, сурәтләү чаралары төрлелегенә, яңа сәнгатьчә табышлар, образлар байлыгына омтылалар. Бу уңайдан Р.Хәмиднең җәмгыятьтә үзгәртеп корулар башланганнан соңгы чор иҗаты аеруча игътибарга лаек. Әдипнең бу чор иҗатында, алдагы еллар иҗатына хас сыйфатлар сакланган хәлдә, милли эчтәлек алгы планга чыга, милләт язмышы, аның киләчәге, халкыбызның гасырлар дәвамында сакланып килгән традицияләренә сакчыл караш, туган тел, катнаш никах, әдәп-әхлак мәсьәләләре үзәккә алып яктыртыла, милли инкыйразга китерүче сәбәпләр ачык күрсәтелә; шушы мәсьәләләр белән бәйле рәвештә әсәрләрендә кыю фикерләр яңгыраш таба; автор катлаулы, каршылыклы һәм үзенчәлекле герой образларын сәхнәгә чыгара. Тормышның катлаулы, четерекле якларын гәүдәләндерү максатыннан драматургның жанр һәм жанр формалары өлкәсендәге эзләнүләре җитди кызыксыну уята. Ул, татар драматургиясендә беренче булып, бер кешелек «Олы юлның тузаны» монодрамасын яза, автор аны «драматик хикәя» дип атый; ике генә персонаждан торган «Ике сәгать – бер гомер» драмасы укучы, тамашачы арасында зур уңыш казана. Әдипнең яңарыш чорына аяк басканда иҗат ителгән «Актамырлар иле» (1989-90) трагедиясе сәнгатьчә эшләнеше ягыннан аерым игътибар таләп итә. Автор аны «трагедия-реквием» дип атый. Реквием – үлгәннәр рухына багышланган музыкаль әсәр. «Хан кызы» (1994), «Идегәй» (1993-94) тарихи драмалары, «Җанкай улы Җанкыяр» (1998), «Тигезәкләр» (2000) трагифарслары, «Чабаталы чәүчәләк» (2001) музыкаль-театраль тамашасы һ.б. әсәрләре драматургны чын мәгънәсендә сәхнә әдәбияты остасы итеп таныталар.
Р.Хәмид иҗатында татар драматургиясенә хас традицион һәм традицион булмаган сәнгатьчә сурәтләү чаралары (гипербола, гротеск, җанландыру, абсурд күренешләр, фарс, фантастика элементлары), модернизм (мифологема образлары, символикметафорик мәгънә, шартлылык, «явызлык театры» һ.б.) һәм постмодернизм (уен, ирония, пародия, фрагментар сурәт тудыру, гиперреализм һ.б.) күренешләре оста һәм отышлы файдаланыла. Заманның әһәмиятле дөньяви-иҗтимагый, рухи-әхлакый мәсьәләләрен яктыртканда, кеше шәхесен, аның рухи дөньясын ачканда кулланылган төрле образ-символлар: символик-аллегорик, символик-метафорик образлар, космогоник, дини-мифологик символлар, образ-детальләр һ.б. Р.Хәмид иҗатының сәнгатьчә дөньясын тулыландыра. Драматург иҗатында ир-ат образларын, гомумән, кешеләрнең холкын ачуда мөһим роль уйнаган бүре, явызлык, дошманлык һәм көрәш символын гәүдәләндергән мылтык, тормышка ашмаган хыяллар, өметсезлек билгесе булган буш бишек образлары, кешенең күңел халәте белән табигать күренешләрендәге үзгәрешләрне янәшә бирү, персонажларның рухи дөньясын ачуда җырның эстетик вазифасын күрсәтү, милләт язмышы белән бәйле актуаль проблемаларны хәл иткәндә әһәмиятле роль башкарган Тәңре, Хода кебек дини-мифологик символлар, кеше күңелендәге караңгы якны, явызлыкны гәүдәләндерүче Шәүлә архетибы – шундыйлардан. Әдип иҗатында иҗтимагый тормыш хәлләрен яктыртканда кулланылган заман, җәмгыять төшенчәләрен эченә алучы Йорт-нигез образы аеруча үзенчәлекле. Замана авырлыклары, шәхеснең рухи дөньясы, характеры, дөньяга карашы шәхес һәм аның йорты белән үзара бәйләнештә ачыла. Йортлар эчендәге төрле хәлләр иҗтимагый тормыш күренешләре булып күзаллана. Драмаларда сурәтләнгән йортларга бәйле рәвештә автор кешене борчыган, аның яшәү чыганагы булган күп кенә актуаль проблемаларны яктырта.
Җәмгыятьтәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә милли үзаң үсү, дәүләтчелекне торгызу идеясенең киң яклау табуы әдәбиятта милли тематиканың киң чагылуына китерә13. «Актамырлар иле» трагедиясе – әдипнең милләт язмышы проблемасын үзәккә алып яктырткан иң көчле әсәрләреннән берсе. Ул «милләт яшәешенең антиутопиясе»н14 бирүе белән тетрәндерә. «Актамырлар иле» – метафорик мәгънәгә ия. Биредә татар иле, татар дәүләте күздә тотыла. Бетүгә таба йөз тоткан татар милләтенә реквием башкарып, драматург «татар милләтенең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында җитди уйланырлык җирлек тудыра. Бу максаттан, чорны тасвирлаганда, үзенчәлекле синтез тәкъдим итә: реаль чынбарлык белән метафизик үлчәм аралаштырыла»15. Милли рух өчен көрәшүче Мөштәри карт образында драматург трагик шәхес концепциясен ача. Трагедиядә үзенең «маңкортлыгы белән татар милләтенең киләчәгенә нокта куярдай Гәрәй-Гарри»16 «маҗаралары» сурәтләнә. Яшәү һәм үлем төшенчәләре трагедиядә киң фәлсәфи мәгънәгә ия. Ул татар халкының яшәү рәвеше, яшәү мәгънәсе, милли рух югала бару сәбәпле, татарның юкка чыга баруы кебек аңлашыла. Әлеге фәлсәфә Мөштәри карт һәм аның гаиләсе, нәселне дәвам итәргә тиеш булган баланың үлүе, татар рухын сакларга тиеш бердәнбер оныкның да, тәре тагып, диненнән, теленнән ваз кичүе кебек күренешләр аркылы бирелә. Пьесада чагылыш тапкан катнаш никах мәсьәләсен, миллилекне юкка чыгаруда мондый никахларның тискәре йогынтысын драматург Актамырлар белән Күктамырлар ыруы легендасы мисалында эзоп теле аркылы яктырта. Бу күренеш милләт язмышы мәсьәләсен хәл итүдә авторның сәнгатьчә табышы булып тора. Әдип чынбарлыкның вәхшилегенә төшендерүдә тетрәндергеч ситуацияләр таба белә. Трагедиядә егетнең кызны ата-бабалар рухын саклап торучы иң изге урында – зиратта мәсхәрәләве – бернинди чикләргә дә сыймый торган ерткычлык күренеше. Татар зиратының ташландык хәлдә булуы, ата-бабаларыбыз кабере өстендә җенси якынлык кылу – татарның милли-әхлакый йөзе юкка чыгуны ассызыклаучы күренеш. Пьесада акылларны ярып керерлек янә бер ситуация бар. Вакыйга ташландык татар авылында дуңгызлар үрчетә торган йортта бара. Гәрәй имчәк баласына бабаларыннан сөт таба алмый кайта һәм тамагы ачыгу сәбәпле елаган сабыйга «эксперимент ясап карамакчы» була: нарасыйны ана дуңгызның аягы астына куеп, аңа аның имчәген каптыра! Яшь ата үз эшләре белән мәшгуль булган арада ана дуңгыз баланы таптап үтерә. Бу – акылга сыймаслык хәл, абсурд күренеш. Драматург әсәрләрендә нәкъ менә шул «абсурд театры», «явызлык театры» күренешләре аркылы татарның үзе һәм киләчәк язмышы өчен әһәмиятле мәсьәләләргә игътибарны юнәлтергә тели. Пьесада әлеге күренеш тирән иҗтимагый-символик мәгънәгә ия. Бу татарның, башка кавем тарафыннан тәмам йотылып, милли йөзен, гореф-гадәтләрен, ягъни татарлыгын югалта баруы, әхлакый-мораль яктан таркалуы булып аңлашыла. Болай дәвам итсә, татар халкының киләчәге «ана дуңгыз астында тапталып үлгән сабый» язмышы кебегрәк хәл ителәчәгенә басым ясала сыман. «Көзнең соңгы яфраклары», «Ирем китте войнага» драмаларында автор яхшатланып яшәп ятучы намуссыз бәндәләр тарафыннан мәсхәрәләнгән хатын-кызлар язмышын бирә. Соңгысында ана карынында яралган сабыйның дөнья явызлыкларыннан куркып юкка чыгуын, әлеге вакыйгада сихер, гипноз ише көчләрнең тәэсирен күрсәтеп, әдип рәхимсез заманның акылга сыймаслык коточкыч бер күренешен яктырта.
Татар халкының бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлану, аның теленә, горефгадәтләренә, менталитетына гына түгел, гомумән, яшәешенә янаган куркыныч сәбәпләрен ачыклау омтылышы драматургны халкыбызның ерак тарихына мөрәҗәгать итүгә китерә17. Әдипнең «Хан кызы» (1994) һәм Р.Мингалим белән автордашлыкта иҗат иткән «Идегәй» (1993-94) тарихи драмаларында тасвирланган чорлар – дәүләтләр язмышында кискен борылышлар ясалган, вакыйгалар кешеләр тормышында фаҗигале юнәлеш алган дәверләр. Дәүләт эчендә бердәмлек, оешканлыкның булмавы; хан, хакимнәр, морзалар арасында тәхет өчен көрәш, үзара бертуктаусыз ызгыш-талашлар драмаларда империяне һәлакәткә илтүче күренешләр буларак күзаллана.
«Идегәй» драмасында Идегәй үзәк урынны били. Ул көчле, курку белмәс, гадел һәм акыллы фикер йөртүче зирәк шәхес буларак ачыла. Аның төп максаты һәм теләге – түрә булу түгел, ә гади кешеләрнең дусты булу, бер гөнаһсыз кешеләр белән сату итүне тыю, колларны иреккә чыгару, үз сүзләре белән әйтсәк, «гаделлек урнаштыру». Совет чорында иҗат ителгән әсәрләрдән аермалы буларак, XX йөзнең 90 нчы елларында язылган тарихи әсәрләрдә «тарихи шәхес концепциясенең» үзгәреш кичерүе сизелә. Әдипләр тарихи үсештә мөһим урын тоткан шәхесләрнең, аерым алганда, дәүләт җитәкчеләренең бөеклеген тасвирлау белән бергә, аларның кеше язмышларын көлгә әйләндерә торган рәхимсезлеген, шәфкатьсезлеген дә гәүдәләндерәләр. Пьесада бу Аксак Тимер һәм Туктамыш хан образларында ачык күренә. Аларга үзләрен беркайчан да гаепле санамау, кылган гөнаһларны танырга теләмәү, шулай ук хакимлек итүне берничек тә кулдан ычкындырмаска тырышу, күп очракта үз мәнфәгатьләрен генә кайгырту да хас.
«Хан кызы» пьесасында Сөембикә – Казан ханлыгын коткару өчен кулыннан килгәннең барын да эшләүче бөек, нык ихтыяр көченә ия шәхес, трагик образ, зирәклек, акыллылык, матурлык, үз халкына тугрылык символы, «милли горурлык объекты, милли эстетик идеал гәүдәләнеше»18. Сөембикә – баласын өзелеп сөюче нечкә күңелле ана да, шул ук вакытта дәүләт эшенә аек акыл белән караучы, ил язмышы өчен хәлиткеч мизгелләрдә үзен тыныч тотарга тырышып, ыгы-зыгы куптармый гына дөрес һәм гадел карарлар кабул итәргә омтылучы кырыс һәм җитди сәяси эшлекле дә. Газиз халкын, илен өзелеп яратучы, милләтенең аянычлы язмышы, киләчәге өчен чын күңелдән борчылучы, аның иминлеге, бәхете өчен үзен аямыйча көрәшүче, халкының ихтирамын казанган тугры милләт анасы да ул. Әсәрдә халык кызы Язгөле ханбикә язмышын «дәвам итүче», халык мәхәббәтен казанган, дошманнарына карата көчле нәфрәт хисе белән сугарылган ватанпәрвәр, иленә һәм халкына тугры неомифик образ буларак үзенчәлекле. «Сөембикә белән Язгөленең рухи бердәмлегендә, якынлыгында халыкның ханбикәгә булган мөнәсәбәте, уртак максатка омтылышы чагыла»19. Шунысын да әйтеп китү кирәк: автор үзе әсәрне «тарихи драма» дип атаса да, жанр үзенчәлекләрен күздә тотып, әдәби тәнкыйтьтә бу әсәрне «трагедия» буларак тикшерү хупланыла (Ә.Закирҗанов).
Милләтебезнең ассимиляциясен тизләтүче катнаш никах мәсьәләсе – җәмәгатьчелекне нык борчыган җитди мәсьәләләрнең берсе. Язучылар үз әсәрләрендә әлеге проблеманы кыю күтәреп чыгалар һәм катнаш никахның милли рухка зур зыян китерүен ачыктан-ачык язалар. «Җанкай улы Җанкыяр» (1998) трагифарсы – «татар милләтенә башка милләт вәкилләре белән, бигрәк тә урыслар белән катнаш гаилә коруның никадәр хәвефле икәнен масштаблы итеп, сәнгатьчә көчле итеп сурәтләүнең иң уңышлы мисалларыннан берсе»20. Пьесада татар байларыннан берсе Атилла җиде кешедән торган «Җидегән» оешмасы оештыра. Оешма әгъзалары да – катнаш гаилә корган татар милләте кешеләре. Берсенең дә баласы ана телен белми. Әлеге оешманың төп максаты – халыкка милли рухны кайтару, аның киләчәге өчен булдыра алганча ярдәм итү. Атилладан кала, оешма әгъзаларының барысы да – йөзләренә битлек кигән персонажлар. Болар – әдипнең төп фикерен җиткерүдә зур әһәмияткә ия схематикабстракт образлар. Әсәрдә «беренче», «икенче», «өченче» һәм «башкалар» дип бирелгән әлеге «битлекләр»нең сүзләрендә драматург күтәргән мөһим проблемаларга төрле мөнәсәбәт күзәтелә. Пьесада йөзләренә битлек кигән мул тормышлы кәсәбәчеләрнең милләт язмышын кайгыртырга алынулары автор ирониясе булып аңлашыла. Гомер буе үз тормышларын яхшырту турындагы эгоистик максатларны гына күздә тотып яшәргә күнеккән яңа татар байларында кинәт милли аң уяну ышандырып җиткерми. Пьесада битлек образы әлеге кешеләрнең чын йөзен яшерү алымы ролен үти. Бу шулай ук аларның үз йөзләре юклыгын да күрсәтә. Трагифарс тулаем уенга корылган. Татар язмышын уңай якка үзгәртергә алынган «битлекләр» уены уңышсызлыкка очрый. Аның киләчәге юк. Оешма башлыгы Атилланың үлеме дә шуңа ишарәли. Әсәрдә туган телен, гореф-гадәтләрне, милли күренешләрне, гомумән, татар мохитен күңеленә якын итә алмаучы Виктор – үзенчәлекле образ. Геройның чын исеме – Вәкил. Милли рухы сакланмаган әлеге татар егете образы әсәрдә манкорт буларак ачыла. Әсәр азагында «битлекләр» уены яңадан кабатлана. Бу юлы «битлекләр» башлыгы Виктор була. Виктор үз мәгарәсендә «рус битлекләре»ннән тупланган җәмгыять белән «фан-клуб Интим» оештыра һәм бөтен нәрсәгә дә уенга караган кебек карарга тәкъдим итә. Виктор җәмгыяте һәм ул оештырган уен әтисе Атилланың вөҗданлы уенына капма-каршы куеп бирелә. Ул «рус битлекләре» белән әхлакый түбәнлекне ассызыклаучы күңел ачу уены, ягъни битлекләр маскарады оештыра. Егетнең язмышы фаҗигале тәмамлана: «рус битлекләре» аны чолгап алалар һәм гомерен өзәләр. Ул – трагик шәхес. Трагизмның төп сәбәбе кешенең дөрес яшәү кыйбласын югалтып, телен, динен, милләтен «танымый»ча, башка бер милләт тарафыннан «йотылып» яшәргә мәҗбүр булуында. Әсәр азагында кабатланган үлем күренеше иҗтимагый мәгънә ала: татар егетенең «рус битлекләре» тарафыннан чолганып алынуы һәм юк ителүе татар милләтен битараф яшәү рәвеше алып барган очракта шуңа охшаш язмыш көтүенә ишарәли кебек.
«Тигезәкләр» (2000) трагифарсында драматург, юк-бар сүзләргә ышанып, башкалар тормышына зур зыян китерүчеләрне тәнкыйть утына ала. Әдип әсәрдә авыл язмышы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, аталар һәм балалар, ата-ана кадере, өлкәннәргә хөрмәт проблемаларын күтәреп чыга. Колхозлашу елларының һәм аннан соңгы авыр чорның гаделсезлекләрен картлар язмышына бәйләп ача.
«Чабаталы чәүчәләк» (2001) – карнаваль көлүгә нигезләнгән театральләштерелгән музыкаль тамаша, фантастик әсәр, гротеск алымыннан уңышлы файдаланылган халыкчан комедия. Пьесада әдип туган тел мәсьәләсен үзгә бер сәнгатьчә югарылыкта яктырта. Әсәрнең сюжеты үзенчәлекле оештырылган: персонажлар үз язмышларын, аларны борчыган мәсьәләләрне такмакка салып сөйлиләр. Әлеге такмакларның иҗтимагый вазифасы шунда: аерым кешеләр язмышы аркылы бөтен бер халык язмышы яктыртыла. Бу – драматургның сюжет төзүдә сәнгатьчә табышы. Тамашадан аңлашылганча, зур булмаган татар авылында хәлле тормышта яшәүче Исәнали оныкларының татарча бер авыз сүз белмәүләренә бик борчыла: «Болай барса, балаларыбызның балаларының балалары – торыннарыбыз кемнәр булып бетәрләр?! Нәселләренең Никулай-Микулайларга әверелеп бетүләрен аңламыйлар микәнни алар?! Киләчәктә үзләренең каберләренә дә борылып карамаячаклар ич алар, кая инде ул кадерләрен белү...»21. Үз балалары да янында түгел. Төрле милләт кешеләре белән тормыш корып, читтә яшәп яталар. Алар да туган нигезләренә, туган телләренә битараф. Исәнали – сатирик персонаж. Комедия героена хас булганча, ул «таләпчән»: туган телне җәмгыятькә кайтаруны «таләп итә». «Баланы туган телдән биздерүдә мәктәп гаепле» дигән уйны күңеленә салып куйган чабаталы чәүчәләк үзенең хаклылыгына ахмакларча ышанып, ахмак гамәлләр кылып йөри. Вакыйгалар шартлылыкка корылган. Күренешләр әкияттәгечә бик тиз арада булып уза. Исәналинең, балаларына, оныкларына туган телнең кадерен төшендерә, аңа хөрмәт уята белмәүдә үз гаебенең дә зурлыгын аңламыйча, аларны туган телдән биздерүдә бары хатынын, оныкларының әти-әниләрен һәм мәгариф хезмәткәрләрен генә гаепләп чәүчәләве көлке. Драматург персонажларны гәүдәләндерүдә, шул рәвешчә пьесаның иҗтимагый әһәмиятен җиткерүдә тышкы охшашлык алымыннан да отышлы файдалана. Пьесада бирелгән мәктәп директоры да, район мәгариф идарәсе җитәкчесе дә, мәгариф министрлыгының «бик тә җаваплы хезмәткәре» дә – бер үк исемдәге, бер-берсенә бик тә охшаш, бары париклары һәм фамилияләрендәге бер хәреф белән генә бераз аерылып торучы персонажлар. Болар үзләре дә ике телне бергә кушып сөйләшә. Ни гаҗәп: аларның тышкы кыяфәтләре генә түгел, уйлары, фикер сөрешләре дә берберсенекеннән аерылмый. Гакыйль әйтмешли, «бөтен кыланышлары, мәнсезлекләре нәкъ бертөсле». Үзләре татар булсалар да, рус теленә, рус мәдәниятенә өстенлек бирәләр. «Авыл гыйбадлары»ның татар телен яклап әйткән сүзләре аларга сәер һәм көлке тоела. Болар өстән кушылганны бер каршылыксыз үтәргә әзер торган роботлар кебек күзалланалар. Бу күренешләр мәгариф системасы торышына пародия кебек аңлашыла. Охшашлык китереп чыгарган шундый гайре табигый хәлләр күз яше аша көлдерә. Әлеге алым ярдәмендә әдип татар теленең бөек тел булуын яклап чыга, үз милләтеңнән, үз телеңнән йөз чөереп, башкаларга иярүнең хурлык һәм ахмаклык билгесе булуына төшендерә.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: Р.Хәмид әсәрләре тормыш дөреслеген чагылдыруы, иҗтимагый әһәмияте, фәлсәфи тирәнлеге, әхлакый-эстетик кыйммәте, дидактик-психологик рухы, сәнгатьчә бирелеше белән аерылып тора. Иҗатының үзәгендә торган шәхес проблемасы белән Р.Хәмид шәхес иреге, шәхес бәхете, шәхеснең әхлакый кыйммәтләре өчен көрәшә. Тормыштагы, кешеләр характерындагы тискәре, ямьсез күренешләрне фаш итү, яхшы гадәтле, рухи-әхлакый камил герой образларын бирү аша драматург югары әхлак сыйфатларын яклап чыга, эстетик идеал бөеклегенә омтыла.
Тәмам.