Логотип Казан Утлары
Хикәя

Итек (хикәя)

Сәлимҗанның унынчы көн инде баш күтәрми эчү белән җәфаланган вакыты. Малаеның «кубышка»сында җыелган тиеннәрен кушып, көчкә юнәтеп кайткан шешә дә бушады. Ә эченә кереп оялаган Иблис һаман эчәргә сорый. Инде абзардагы соңгы мал да, өйдә кеше күзе төшәрлек әйберләр дә юкка чыкты. Табагач болгасаң, эләгерлек затлы пәрдә-мазар да калмады. Хәтта ничәмә еллар кулыннан төшмәгән, күпме игелек иткән галиҗәнап балтасын да кабат түләп алырмын әле дигән өмет белән бер чирек самогонга илтеп бирде.

Ә бит Сәлимҗан әле кайчан гына авылларында алтын куллы балта остасы, азамат ир-егет иде. Үз авылларында гына түгел, якын-тирәдәге башка якларда да, аның алтын кулы тигән берсеннән-берсе саллы йорт-каралтылар бихисап. Ә инде өйләнер алдыннан булачак гаиләсе өчен төзегән өй – үзе бер могҗиза.

Татар баеса – хатын ала, урыс баеса – чиркәү сала, диләр. Сәлимҗанга да, ата-бабадан калган шул йола-гадәткә тугрылык сакларга туры килде. Әнисе үзенә ошаган һәм абруйлы гаиләдә үскән берничә авыл кызын кодалап караса да, егетнең искергән, тәбәнәкләнеп, җиргә иңә башлаган өйгә килен төшерәсе килмәде. Ул яңа өй салу өчен акча юнәтү ягын карарга булды. Моның өчен авыздан өзеп, мал симертеп сатудан, шулай ук бәрәңге һәм сөт җыючылардан килгән акча гына җитәрлек түгел иде. Кулы балта эшенә ятып торганлыктан, егет авылларында бура бурау, йорт-каралты төзү белән шөгыльләнүче Галиәкбәр бабайга ярдәмче булып алынды. Һәм гаҗәпнең дә гаҗәбе: тиз арада бабай белгәннәрне дә узып, аннан да остарак һәм шәбрәк эшли торган балта остасы булып җитеште.
Авыл халкы исә күрмәде түгел, күрде. Аларны, Галиәкбәр бабай белән икесен, чакырып алып эшләтә башладылар. Авылда һәм якын тарафта болар бураган һәм төзегән яңа өйләр бер-бер артлы арта торды. Сәлимҗанның кесәсе дә акрынлап калынайды һәм үзләренең яшәгән «алачыгын» алмаштырырга да чират җитте.

Әтисе белән икесе мари урманыннан делянка алып, юан-юан наратларны үзләре кистеләр, өй бурасын да Сәлимҗан берүзе диярлек бурады, өй күтәреп, түбә астына кертү генә өмә ярдәмендә башкарылды.

Ә менә үтеп-сүтеп йөрүчеләрне кат-кат борылып карарга мәҗбүр иткән гаҗәеп матур бизәкле тәрәзә йөзлекләрен Сәлимҗан үзе ясады. Шулай ук бормалы-сырмалы итеп нәкышләнгән өй кыегы бизәкләрен һәм дә төрле төсләргә буялган, миңа да карагыз, дип кычкырып торган челтәрле капканы да, илһамланып, үз куллары белән эшләде. Менә шунда инде утызын тутырган буйдак Сәлимҗаныбызга, ниһаять, өйләнергә дә вакыт җитте.

Әмма әнисенә баласының баласын күрү, оныгын тупылдатып сөю һәм тәрбия итү шатлыгы насыйп булмаган икән – улы йорт бетергәндә генә, дәү әни булырга өметләнгән кеше үлеп китте. Әниләрен җирләгәч, әтисе өлгереп җиткән четерекле мәсьәләне башлап, үзе күтәрде:

– Ишеткәнең бардыр, улым, бабайлар заманында кулыннан килгән ата кеше, өй салып һәм өйләндереп, олы балаларын башка чыгара торган булган. Төпчек ул исә картайган ата-анасын тәрбия итәргә төп йортта торып калган. Хак булса, «өйләнү» сүзе менә шуннан калган, диләр.

– Ишеткәнем бар, әти. Тел төбеңнең кая барганлыгын сизеп торам.

– Атаңның, улым, сине өй салып өйләндерергә көче, малы җитмәде. Әниең, мәрхүмә, оныгыбызны күралмыйча да китеп барды. Үзең тырыш булдың, менә дигән өй салдың...

– Өйлән димәкчесең инде, әти, шулаймы?

Ата кеше улының үзен дөрес аңлавын җөпләп, баш какты.

– Мин иртәгәдән өйләнергә риза, – диде Сәлимҗан. –Тик хәзергә күз атып йөргән кызым юк.

Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, дип юкка гына әйтмиләрдер. Нәкъ шул мәлне совхоз директоры буйдак егетебезне Казандагы бер түрәнең дачасын төзешергә җибәрмәсенме, әй! Һәм менә шунда очратты да ул үзенең өлешенә тигән көмешен. Ничек танышып, якынлашып китүләре бүгенгедәй күз алдында.

Резеда исемле бу кыз дача салдыручы түрәнең кызы белән чәчәк утыртырга дип килгәннәр иде. Сәлимҗан аларга бакчаның аргы башында, көрәккә басмыйча гына, кул белән генә этәреп, ике-өч түгәрәк клумба ясап бирде. Шунда ул әлеге кызның астыртын гына үзен күзәтүен, бик ансат кына итеп җир казуына, алга чыгып һәм уйнаклап торган күкрәк мускулларына (егет билгә кадәр ялангач иде) сокланып карап-карап алганлыгын сизде. Хәтта иркә һәм ягымлы караш ташлап, кыз аның адресына мактау сүзләре дә ычкындырды:

– Сезгә җир казу уен гына икән.
– Җирдә аунап үскән малай бит.

– Сез авылданмыни?

– Әйе, җирнең кадерен белә торган, аңа туендыручы итеп карый торган авыл җиреннән мин.

Шуның белән тәүге очрашу өзелде. Сәлимҗанны иптәшләре чакырып алдылар. Әмма кызлар тагын һәм тагын килде, йә яңа төр чәчәкләр утыртырга дип, йә су сибәргә дигән сылтау белән дә. Һәрхәлдә, Сәлимҗанга Резеда аннан ирләрчә адым ясаганын көтә, җавап хисләре уянуына өмет итә кебек тоела башлады. Чөнки кыз әле аның күлмәк төймәсен нәзек бармаклары белән боргалый, әле аның маңгай чәчләрен төзәткән булып, күңелендә бөреләнгән хисләрен сиздерә, якынаерга омтыла иде. Егет тә кызга битараф түгел, йөрәге түрендә аны күптән көткән сөйгәне итәргә, кочаклап алырга өнди торган ялкынлы теләк кабынды.

Сәлимҗанның иртәгә инде кайтып китәр вакыты җиткәнен белептерме, Резеда дус кызына ияреп, янә дачага килде. Икәве генә калгач, мәхәббәт шаукымына эләккән егет, кызның өмет һәм талпыну-ашкыну белән тулы карашын тоеп, тәвәккәлләргә, турыдан ярып салырга булды.

– Минем белән авылга кайтасыңмы?

Кызның күзләре шардай булып ачылды һәм, ничек җавап бирергә белмичә, сылукай бер минутка югалып калды. Җавап озак көттермәде.

– Кунакка чакырасызмыни?

– Сине яраткан хатыным, авыл килене итәсем килә. Тормыш көтәргә авылда яңа гына үз кулларым белән салган бик матур йортым да бар...

Резеда Сәлимҗанның, нәзакәтләнмичә, турыдан ярып, ни өчен авылга чакыруын башта ук аңлаган иде. Ул, әлбәттә, бик теләп риза булды. Алар авылга кайтып төштеләр һәм бергә яши башладылар. Сәлимҗан хатынын яратмады түгел, яратты. Аңа – шәһәр кызы бит – күңеле булсын дип, балта белән эшләп тапкан акчасына ювелир әйберләр бүләк итте, затлы һәм матур кием-салым алып бирде. Атналар, хәтта ай буена диярек читтә эшләргә туры килгән очракларда да, хатыны янына аңа ошаган бүләкләр алып кайта торган булды.

Әмма Резедасы авыл җирен ошатмады. Унбер сыйныфтан соң бер җирдә дә укымаганга, махсус белеме булмаганга күрә, ул монда акыл хезмәте белән бәйле эшкә урнаша алмады. Ә инде физик хезмәтне үз итмәгәндерме, килен булып төшкән йортта мал-туар карау, көянтә белән су ташу һәм ашарга әзерләү, чүп утау һәм бәрәңге күмү кебек эшләр аның өчен авыр җәза булып чыкты. Авыл тормышына күнегәсе һәм ире корган хуҗалыкны үз итеп, теше-тырнагы белән ябышып ятасы урында, ул үзен вакытлыча эшкә ялланган кебек тотты. Ә бервакыт түземлеген җуеп, эченә җыелган ризасызлыгын тышка чыгарды:

– Мондагы кара эштән энә дә тотмаган кулларымны сөял басты. Алсу йөзем дә, кытыршыланып, каракучкыл төскә керде, – диде ул, кояшта янган яңакларына күрсәтеп. – Җүләр бит мин. Әгәр монда ни көткәнен белсәмме, аяк та басмаган булыр идем авылыгызга. Резеданың авырлы икәнен белгәнгә күрә, Сәлимҗан эндәшмичә тыелып калды. Ул балалары тугач, хатыны үзгәрер, ияләшеп китәр дип көтте, өметен өзмәде. Тик алай булып чыкмады. Ни хикмәттер, Илшатлары тугач та, Резеданың аналарга хас хисләре ныклап уянмады, туктаусыз авылда ясле булмауга, бала карауның авырлыгына зарланды. Халык әйтмешли, бүреккә салгач та, урманга караган бүре баласы кебек, кыз һаман яшьлеге үткән шәһәр җирен мактады. Шәһәрдәге җиңел генә кереп ашап чыга торган кафе-рестораннарны искә алды, биек үкчәле туфлиләрдән шык-шык басып йөри торган асфальт тротуарларны, заманында үзе очынып биегән танцы залларын теленнән төшермәде.

Баштагы чорда Сәлимҗан боларга да түзде. Әмма уллары Илшат үсә төшкән саен, Резеданың үзен «ала карга» кебек тотуы, авылга гына түгел, ә иренә карата да ризасызлыгы, күңел бизүе көчәя генә барды. Юк-бар сәбәп табып, тавыш чыгарулар, урынлы-урынсызга бәйләнү һәм гаепләүләре гадәткә кереп китте.

– Син авылга кендегең белән ябышкан деревенщина...

– Син балта эшеңне һәм малаеңны гына яратасың...

– Янымда ятканда, тир һәм тәмәке исе килә үзеңнән...

– Әтиең төнлә кереп-чыгып йөреп, йокыдан уята...

Үз исеме төрләндерелгәнне кат-кат ишеткән карт әтисе ишегалдында сүтелмичә калган иске өйләрендә куна башларга мәҗбүр булды. Һәм ике ел элек шунда кунганда, йөрәге тотып, якты дөньядан китеп барды, бахыр. Әгәр яннарында булса, бәлки, ул әтисен алып та кала алган булыр иде. Әмма үкенүдән ни файда...

Ике арада сиздерми генә башланган киеренкелек һаман кискенләште. Көннәрдән бер көн хатыны, иренә әйтмичә, һәм улын калдырып, бер атна буена шәһәрдә торып килгәннән соң, гаиләнең иминлек тәсбихе өзелер дәрәҗәгә җитте. Әлеге тәсбихның баш төймәсе, Мәрьям анасы булырга тиешле хатыны, ни сәбәптер, башлап үзе шуңа юл куйды. Йөрәген телгәләгән халәтне һәм хатынының кырыслыгын, «мин-минлеген» җиңәргә юл таба алмаганга, Сәлимҗан эшеннән салгалап кайта башлады. Үртәлүе, хәтере калуы көчле иде.

Ярый әле йөрәге янган вакытларда юанырга өендә магнит кебек тартып торган улы бар. Кайда гына эшләсә дә, шул сагындырып, кайтырга ашкындыра. Илшаты эт яратканга, ул аңа бәләкәйрәк чагында плюштан тегелгән эт алып кайтып биргән иде. Бу юлы иртәгә алты яше тула дигән көнне Сәлимҗан аңа чын, тере эт бүләк итәргә булды. Кызмача кайткан әтисе кулында туп кебек йомарланган эт баласы күргәч, Илшатның никадәр нык шатланганын гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Улының очынып сикергәләгәнен, муеныннан кысып кочаклап, әтисен кат-кат үпкәнен ана кеше читтән генә көнләшеп күзәтеп торды. Малаен котламады. Эткә Акбай дип Илшат теләгән исем куштылар.

Бер атна читтә эшләп, икенче кайтуында Сәлимҗанның өйгә атлап керүе булды, малае елап, моның талчыккан гәүдәсенә килеп сыенды.

– Нигә елыйсың, улым, нәрсә булды?

Әләкләшергә ярамаганлыгын Илшат инде аңлый иде. Ләкин нык рәнҗүдән күңеле тулганга, тыелып кала алмады:
– Әнием Акбайны буага батырды, – диде ул, үкси-үкси. – Сиңа эт кирәк түгел, диде...

Сәлимҗан сыкраган күңелен басар өчен тагын салып кайткан иде. Ташып чыккан ачуын көчкә тыеп, бер читтә боларны тыңлап торган хатыны янына килде.

– Этне нишләттең?

Резеда артык исе китмичә генә, балачактан күңеленә сеңгән карашын белдерде:

– Кеше түгел, эт бит ул. Эт, песи йоны кешедә аллергия чире китереп чыгара. Әни безнең песи балаларын Казан суына илтеп ташлата иде.

– Шәп тәрбия алгансың икән. Этнең батканын Илшат күреп тордымы?

– Күрсә ни? Ир кеше булып үссен.

Сәлимҗанның түземлеге бетте. Үзен белештермичә, хатынының яңагына чалтыратып җибәрде.

Шушы аяныч мизгездән соң, болай да көйсез гаиләдә тормышның асты өскә килде. Моңарчы инде Резеда бер-ике тапкыр авыл тормышына һәм күңеле кайткан «авыл мужигына» кул селтәп, бөтенләй китәргә җыенган иде. Шәһәрдәге уңышлы гына гаилә корган дус кызы белән телефоннан сөйләшеп тора бит. Кияүгә чыкканчы артыннан йөргән егете яңа гына Себердә эшләп кайткан, һаман өйләнмәгән, ди. Резеда баласыз кайтса, бүгеннән өйләнергә әзер дип әйтә, ди. Хатыны боларны, чындырмы, юри алдапмы, аралары бозылгач әйтеп ташлады.

Көтмәгәндә килеп туган әлеге ызгыш күңеле кытыкланган, шәһәрдә яңа тормыш башларга ашкынган Резедасына бик кулай булган икән. Икенче көнне Сәлимҗан айнып уянып китсә, хатыны ята торган як – буш. Ул йоклаганда, тегесе, үзенә кирәкле әйберләрен җыеп, алдан әзерләп куйган чемоданын алып, юкка чыккан. Өстәлдә «Мине эзләмә» дип, ике генә сүзле язу калдырган. Ир, башына ишелеп төшкән әлеге фаҗигадән соң, алыштырган кебек нык үзгәрде. Хатыны ташлаудан бигрәк, аның китүенә күбрәк үзен гаепле санаганга, бик үрсәләнде ул, бала хакына түзәргә иде дип, кул күтәргәненә үкенде. Әгәр дә ул Резеданың үзе артында ир хатынына ярамаган уен алып барганын белсә, эче бу кадәр янмас, җиңеллек эзләп, кайгысын хәмер белән басу юлына басмас та иде, бәлки.

Бәла парлап йөри, диләр. Эчүгә сабышу аркасында эшкә йөрмәгәч, Сәлимҗан өендәге тормыш көтү өчен кирәкле бөтен нәрсәне аткарып бетерде. Әтисе айнымагач, Илшатка да ифрат кыен. Җитмәсә, кышкы салкыннар башланды. Чыгырын ике кул белән көчкә әйләндереп, коедан су алу, сарайдан өйгә утын ташып кую, ашарга әзерләү кебек өй эшләре һәм тышта кар көрәү аның өстендә.

Әле Илшат төн чыкканчы салкынайган өйдә, плюш этен кочаклап, юрган астында ята. Бик еш, юксынып, әнисен искә төшерә.Чинап елау тавышы чыгарып, су астына кереп киткән бичара Акбае күз алдына килә.

Әтисенең ничә көн инде кырынганы юк, тимгелләнеп, әтәч кикриге кебек кызарган йөзен сакал баскан. Эчендәге Иблис һаман тынгылык бирми. Эчәргә каян табарга? Нәрсә исәбенә? Самогон куучы хатынга буш кул белән барып булмый. Тезләнеп сораса да, бирмәячәк.

Шулай баш ватып азапланганда, улының мич алдына кибәргә дип куелган киез итекләренә күзе төште. Әле узган көздә генә базардан алып кайткан иде – йомшак итеп басылган өр-яңа итекләр. Миңгерәүләнгән башка аек фикер киләмени: очсызга булса да, сатып, аракы алырга, йә самогонга алмаштырырга, дигән уй җанландырып җибәрде аны.

Менә ул буйсынырга теләмәгән гәүдәсен көчкә кузгатып, урыныннан торды да бик озаклап киенде. Аннары мич янына барып, өмет баглаган итекләрне култык астына кыстырды да ава-түнә, ишеккә таба юнәлде. Бу хәлне күзәтеп яткан Илшат сикереп торып, әтисенең җиңенә барып ябышты.

– Әтием, минем итекләрне кая алып барасың?

Сәлимҗан үзен белештермичә, малаен этеп җибәрде һәм «мәктәпкә барасың юк әле» дип, авыз эченнән мыгырдап чыгып та китте.

Төн буена кар яуган иде, юлларны җиңелчә көрт баскан. Ата кеше, уңга-сулга чайкала-чайкала, гәүдәсен алга өстерәде. Шулай барганда, колагына арттан тонык кына еламсыраган тавыш ишетелгән кебек булды:

– Әтием, минем итекләремне сатма...

Саташам, ахры, дигән уй моның миен мазалап үтте. Ләкин ул аякларын көчкә сөйрәп, юлын дәвам итте. Үкси-үкси елап ялварган тавыш артта тагын-тагын кабатланды:

– Әтием, сиңа әйтәм, минем итекләремне сатма...

«Белая горячка» бу. Уф Алла, саташам, дип сөйләнә-сөйләнә, әти кеше алпан-тилпән атлавын белде.

Кеше ышанмаслык хәл! Әтисе артыннан, чыннан да, яланаяк килеш, егыла-түнә кар ярып, яраткан сабые килә иде. Тәнен кышкы салкын өте-пөтеп алганга, аяк табаннары һәм балтырлары, кызышып, энәләр кадаган кебек авырта башлаганга, ул кызулап, әтисе каршына чыга алмады. Ә бер чокырлы урында, абынып, көрт эченә егылып калды.

Сәлимҗанның үзен белештермичә, баш күтәрмичә эчүе шулвакытта тагын өч көн дәвам итте. Күршесенең кереп, нәрсәдер әйтергә, айнытырга тырышуын ул төш кебек кенә хәтерли. Дүртенче көнне иртән, җәмгысы ике атна тула дигәндә, ниһаять, исенә-ушына килде һәм борчылып, улының хәлен белим дисә, Илшаты өйдә юк. Плюш эте генә идәндә аунап ята. Мөгаен, якыннан аралаша торган Зөбәйдә беләдер дип, күршесенә җыенганда, тегесе үзе килеп керде. Керешли үк ата йөрәген ут кебек өтеп алган хәбәр җиткерде.

– Ничек җир йотмый сине, Сәлимҗан? Беркөн кибеттән кайтканда, күземә күренәме дип торам, Илшатның чокырда егылып ятканын шәйләп алдым. Килсәм янына, әйтсәм, ышанмассың, көрт эчендә бу, елый-елый торырга азаплана. Өстендә изүләре дә эләктерелмәгән курткасы, ә үзе, Ходаем, шушы кышкы салкында яланаяк, мескен. – Зөбәйдә башын чайкап, уфтанып куйды да, сүзен дәвам итте. – Тиз генә өйгә күтәреп кайттым да,«Скорый»га шалтыраттым. Хәзер ул, дүртенче көн инде бүлнистә. Кичә операция ясарга туры киләчәк дип шалтыратканнар иде. Ризалыгыңны сорамакчылар иде. Сине уятып булмады.
Күршесе боларны Сәлимҗанның зиһененә барып җитәрлек итеп, бер-бер артлы тезеп, басым ясый-ясый әйтте һәм ахырда кистереп:

– Җитте сиңа, исерекбаш. Эчүеңне бүгеннән оныт, балаңны сакла, хәзер үк барып хәлен белеш, – диде.

Сәлимҗан чыннан да улының елый-елый ялварып үз артыннан килгәнен исенә төшерде. Күршесенә кат-кат рәхмәтләр укыды. Шул ук мәрхәмәтле күршесе биргән акчага барып, малаеның итекләрен кире кайтарып алды. Кибеттән мандарин, тәм-том алырга да онытмады. Аннары инде маршрут автобусы белән шул ук сәгатьтә район үзәгенә барып та төште. Хастаханәдә аны сагаеп, улы турында сүз кузгатмыйча каршыладылар. Табиб аны Илшат яткан палатага алып керде.

Әнә түрдәге караватта нәселен, бабасының һәм әтисенең геннарын, канын дәвам итүче варисы – газиз баласы ята. Хәтәр гаебе өчен өзгәләнгән һәм ничек тә улының күңелен табарга ашкынган ата, кулындагы әйберләрен бирергә дип, Илшат яткан карават янына килде.

– Мин гафу ителмәслек юләрлек эшләгәнмен. Үкенеп бетә алмыйм. Менә, улым, итекләрең. Илшатның ике күзеннән дә яшь тәгәрәп чыкты.

– Әтием, алар миңа кирәк түгел инде, – диде ул рәнҗүле һәм ачынулы тавыш белән.

– Нигә алай дисең? – дип гаҗәпсенде әтисе, улының әйткән сүзләрен аңламыйча.

Шулчак Сәлимҗанның күзе малаеның аяк турына төште. Балтыр турысында ак җәймәгә кан таплары саркып чыккан. Ә җәймәнең түбән өлешендә аякны тубыкка кадәр каплап, бүлтәеп торырга тиешле өлешендә бушлык сизелә.

Әти кешенең никадәр авыр хәлдә калганын күреп, моңарчы эндәшми торган табиб акланырга ашыкты:

– Аякларын саклыйк дип, вакыт әрәм итсәк, улыгызны берничә көн эчендә гангрена алып китәчәк, каны агуланып үләчәк иде. Чөнки чамадан тыш өшегән аяклары инде үле, бөтенләй сизмәс хәлгә килгән иде.

Сәлимҗан табибның сүзләрен аңларлык хәлдә түгел иде. Улының киселгән аякларын күрүгә, аның эчендә бөтен вөҗүден тетрәндереп, нәрсәдер өзелде. Шунда култык астына кыстырып алып килгән итекләр шап итеп, палата идәненә килеп төште.