Логотип Казан Утлары
Повесть

Фәйзулла (повесть)

1

Фәйзуллага тормыш ничектер гел арты белән торды. Яшьтән үк әтисе вафат булып, дөньяның әчесен-төчесен иртә татып үсте. Ир бала булганга, михнәт дигән арбаның төбенә җигелеп тартты. Аңламассың бу дөньяны... Берәүләргә барысы да җиңел һәм мул бирелә. Әти-әниләре дә исән, җегәрле. Ага-туганнары да ярдәм итеп торалар. Гомумән, дөньялары тигез һәм матур бара.

Чынлап та, никтер гел тискәре, гел кире булды бу тормыш. Армиядән кайтып, бер ай да үтмәгән иде әле, кинәт кенә әнисе үлеп китте. Йөрәк, диделәр.  Әтиләре үлгәч, әниләре төннәр буе елый торган иде шул. Ул йөрәк ничек түзсен? Өч баланы аякка бастырам дип, күпме авырлыклар күрде... Башта апасын Стәрлетамактагы шәфкать туташлары әзерли торган училищеда укытты. Ярый әле училище директоры Әхмәт, ерак кына булса да, кияү тиешле кеше. Кайчакларда матди, кайчагында әйбәт киңәшләре белән ярдәм итеп, кызына күз-колак булды. Эшкә урнашырга булышты. Аннан Фәйзулланы ташчы-төзүчеләр әзерли торган училищега укырга җибәрде. Фәйзулла:

– Беркая да бармыйм, әни, сиңа ярдәм итәм. Колхозда эшлим, – дигән иде.

– Юк, балам, – диде әнисе. – Хәзер замана икенче, белем заманасы. Укырга бар, укы, һөнәр иясе бул. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Миңа да ярдәм итеп торырсың.

Ярдәм итәрсең дигәч, Фәйзулла риза булды. Тик ташчы-төзүче булырга язмаган икән. Әнисе ягыннан туган тиешле бер абзыйсы: – Ташчы да булдымы һөнәр? Әйдә, электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып чыгарсың. Бездә яңа уку комбинаты ачылды. Шунда урнаштырам, – дип, Чиләбе шәһәренә үзе янына алып китте. 

Абзыйсы юл буена:

– Безнең һөнәр – авылда да, шәһәрдә дә бик кирәкле һөнәр. Бервакытта да икмәксез утырмассың. Теләсәң – Себергә барып акча көрә, теләсәң – авылда эшлә. Иренмә генә, – дип үгетләде.

Һәм дөрес эшләгән. Училищеда өч тапкыр ашаттылар, гади генә булса да, киендерделәр. Фәйзулла бер елда һөнәре буенча таныклык алып, үзенең туган авылына колхозга эшкә кайтты.

Озак эшләргә туры килмәде аңа, чөнки яше тулып, армиягә алдылар. Хезмәтен тутырып, туган йортка кайтып, бер ай да тормады, әнисе вафат булды.

Улы армия сафларыннан ныгып, күкрәк киңәйтеп, беләкләренә көч утыртып кайтуына әнисе, әй, шатланган иде. Кешегә авыр кайгы да, зур шатлык та бик ярап бетми, диләр шул. Фәйзулла тормышта япа-ялгызы калды. Ярый әле әтисе мәрхүмнең ядкаре – иске генә тальян бар. Күңеле тулып, эч пошудан түзәр әмәл калмаганда, уйнап, күңелен баса. Баштарак хәл белергә, тальян моңы тыңларга дип, Фәйзуллага тиңдәшләре «ярты» күтәреп керә башлагач, егет аларга каршы сүз әйтергә кыймыйча торды. Соңыннан бу хәлләр ешайгач, егет үзе өен бикләп, берәр туганына, яисә күршеләренә кереп, иптәшләреннән кача торган булды. Бәләкәй авылда барлы-юклы яшьләрнең барыр урыннары юк шул. Клубның электр миче янып чыгып, идәннәре туңган. Суык... Кая барсыннар? Кайда җылы урын, шунда җыелалар. Фәйзулла үзе эчәргә яратмый, шуңа да юк йомышны бар итеп, өйдән чыгып китеп котыла иде ул алардан. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, иптәшләре дә Фәйзулладан суындылар. Югары оч Хисмәт кенә ара-тирә кереп, сөйләшеп утыра торган булды.

Кышын авылда юньле эш тә юк, аеруча бәләкәй авылларда. Ферма тирәсенә күптән урнашып төпләнеп алганнар, үз араларына читләрне кертмиләр диярлек. Фәйзулла машина-трактор мастерскоенда эретеп ябыштыручы булып эшләп йөри. Анда да кайбер вакытны көннәр буе эшсез утырырга туры килә.

Ярый әле кибеткә икмәк китерәләр. Икмәкне сатып ала, чөнки үзе пешерә белми. Гел күрше-күләнгә сорап кермәссең бит инде. Йорттагы бөтен эшне дә үзе башкара. Сыерын сава, сөтен аерта. Әле дә ярый шул мәшәкатьләр бар, югыйсә ялгызлыктан бүре булып уларга гына кала. Кыш шулай вак-төяк мәшәкатьләр белән Фәйзуллага озын, бик озын булып тоелса да, ямьле яз да килеп җитте.

Менә шунда башланды инде. Өйдәге бөтен эш, әйтерсең лә, бер күчкә өелде. Бернигә дә өлгереп, бер генә эшне дә җиренә җиткереп башкарып булмый. Таңнан сыерын сау, көтүгә ку, бозавын ашат-эчерт, арканла. Чебешләр алган булды. Алары бер бәла. Әнисенең төсе итеп калдырган ала казы бәбкәгә утыра. Аны кара. Йомыркаларын тикшер. Вакытында һавага чыгарып керт. Кайчагында Фәйзулла эшкә дә йә бер стакан сөт, йә катык эчеп кенә чаба башлады. Мастерскойга да һич менеп җитәрмен, димә. Ә чәчү вакытында бөтенләй иза чикте.

Ага-туган, күршеләр «өйлән дә өйлән» дип үгетләп, кемнәрне генә димләмәделәр. Берсе дә ошамады Фәйзуллага. Әле азрак күз атып йөргән түбән оч бригадир Мәҗит кызы Зәкиягә бөтен батырлыгын җыеп тәкъдим ясаган иде дә. Зәкия һавалы шул, әллә нинди шартлар куйды:

– Өеңне сат, Стәрлетамакта тиз арада фатир алып була. Авылда сыер койрыгына ябышып яшисем юк. Син училище гына бетергән. Институтка кер, – диде. Нык гарьләнде Фәйзулла, тешен кысып түзде, бүтән ялынмады.

Яшьлек бит, дөнья көтәм дип, гел өйдә генә ятып буламыни? Өй эшләрен тизрәк башкарып, тальянын култык астына кыстырып, кичке уеннарга да чыккалады. Кызларның күбесе үзләре муенга асылынса да, Фәйзуллага әллә нәрсә кирәк иде. Әллә кемне көтте. Яшьләр гел магнитофонга, үзебезчә түгел, шәһәрчә боргаланып-сыргаланып биергә яраткач, Фәйзулла да тальянын үзе белән бик йөртми башлады.

2

Беркөнне шулай тальянсыз гына кичке уенга төшкәч, Фәйзулланың күзенә ниндидер чит кыз чалынды. Әллә ни һуш китәрлек тә түгел кебек үзе. Беренче карашка, «бара инде авыл җиренә», дигәндәй. Дусты Хисмәт аның колагына:

– Зәкия алып кайткан. Кунак кыз. Бергә укыйлар, ди. Мин Зәкия белән сөйләштем. Син аны озатасың, мин кунак кызын чамалыйм, – дип, хәбәр салды.

Фәйзулла тагын бер кат Зәкиянең кылларын чиртеп карарга форсат чыккач, риза булды. Кешенең язмышы алдан ук язылып куелган була, дигәннәре дөрестер, күрәсең. Нәкъ шушы минутта Зәкия белән бергә институтта укыган, бер бүлмәдә торып, бер казаннан ашап, бер чәйнектән чәй эчкән Зилә кичке уенда Фәйзулланы әллә кайлардан күреп алды. Зәкиянең дә шушы егеткә күз атып йөргәнен кунак кыз белми иде шул.

– Әнә теге читтә генә басып торган нинди йолкыш ул?! – дип, үзе дә сизмәстән, Зәкиядән сорап куйды.

Үзе күз атып, маяга булса да, торып торсын әле, арурагы килеп чыкмаса, карарбыз, дип йөргән кызның мондый сорауга ачуы кабарса да, дус кызы Зиләгә ул:

– Әй, бер кыргый инде шунда. Минем арттан да бер-ике рәт килгән иде. Аның кебекләр миндә җитәрлек, – дип, эредән чирттерде.

Шунда Зилә:

– Ә мин аны хәзер көл итәм. Менә карап тор. Бүген үк кулга ияләштерәм. Әйтте, диярсең, – дип, мут кына көлеп куйды. Ә Зәкия Фәйзулланы белә: кызлар үзләре аның артыннан чаба башласа, кырт кисә дә куя. Үзенә ошамаса, беркайчан да бүтәннәр кебек, вакыт үткәрер өчен генә йөрми. Бу – бердән. Ә икенчедән – Фәйзулла Зәкия барында Зиләгә иярү түгел, борылып та карамаячак. Шуңа да Зәкия:

– Әгәр дә булдыра алсаң... Ике бүлмәдә бер ай буе кизү торам. Аш-суны үзем әзерләп, идәнне үзем юам. Булдыра алмасаң – киресе. Барысына да бер ай син хуҗа, – дип ычкындырды. Кызлар чыркылдашып, үзләренең чая шаяруларына канәгать булып көлештеләр дә уенны башлап та җибәрделәр. Башкаларның магнитофонга биеп, парлашып бөтерелгәненә, чыр-чу килеп көлешкәннәренә читтән генә көнләшеп карап торган Фәйзулланың беләгенә:
– Ой, пардон! Танкеткамның үкчәсе сынды, ахры, – дип, берәү килеп сарылды. Бу – Зиләнең усал, хәйләле уенының башы иде. Фәйзулла ипләп караса, клуб алдын яктырткан тонык кына яктылыкта әллә кем булып күренмәсә дә, Зилә якыннан мөлаем гына, зифа буйлы бер кыз икән. Елмайганда, ике бит алмасы чокыраеп, аны тагын да сөйкемлерәк итә. Зиләнең алдан клуб ихатасындагы баганага бәреп, үкчәсе сындырылган танкеткасы аягыннан кулына күчте.

– Авылыгызның асфальты ярыклы, шунда эләкте, ахры. Хәзер нәрсә киям инде? Әни кайткач, кирәкне бирәчәк! – дип, Зилә чатанлап-чатанлап, бер аягында сикергәләде. Ә үзе Фәйзулланың беләген ычкындырмыйча, менә авам, менә егылам дигән кебек кыланды. Егет тә, егылмасын тагын дип, ипләбрәк тоткан булды. Ә Зилә еламсырап:

– Кем ныгыта инде үкчәмне? Сынуын да сынмаган,  купкан гына. Бармы шушы авылда берәр оста, арурак егет? Үкчәмне төзәтеп, каккалап бирер иде ичмаса. Туйганчы бер биермен дигән идем, булмады, – дип такмаклады.

Фәйзулла чынлап торып егыла инде бу дип, үзе дә сизмәстән, Зиләне биленнән тотып алды. Анысы:

– Кара әле, әллә син кызларның гел биленнән генә тотып йөрисең инде? Нинди килешле итеп кочып тотасың. Кулларың бигрәк кайнар, йөрәгемне яндырып җибәрмәсә ярар иде!  –  дип әйтеп салды.

Фәйзуллага, әйтерсең, кызган таба тоттырдылар. Кулын ялт итеп тартып алды. Бер аякта басып торган Зилә тагы чайкалып киткән булды. Фәйзулла аның һичшиксез егылачагына ышанып, иңбашыннан тотып калды. Шунда Зилә егетнең күзләренә текәлде. Бер мизгел шулай бер-берсеннән аерыла алмыйча карашып тордылар. Зилә, кинәт нидер исенә төшкәндәй, читкә борылды:

– Синең телең бармы? «Түфлиеңне үзем төзәтәм», диген дә төзәтеп бир инде. Кулыңнан килмәсә, иртәгә Зәкиянең әтисеннән сорармын, – дип, уенын дәвам итте.

Чибәр, күңелгә ятышлы кызларның аяк киеме дә күңелгә рәхәтлек биреп, тирә-якка нур чәчеп торган сыман иде. Фәйзулла Зиләнең кулыннан саклык белән генә танкеткасын алды. Әйтерсең, бер зиннәтле әйбер. Әйләндереп карады да:

– Төзәтергә була, тик монда түгел инде, өйдә. Эш коралларын мин үзем белән йөртмим бит,  – диде.

Зилә уенын дәвам итеп:

– Соң, әйдә, өегезгә алып бар, – дип, һаман Фәйзулланың беләген ычкындырмый, бер аягында сикергәләп тора бирде. Фәйзулла кыяр-кыймас кына:

– Әйдәгез соң, – дип, Зиләне үзе белән чакырды.

Клуб алдында яшьләр шау-гөр килеп, ниндидер уен уйныйлар. Читтә генә дәшми басып торган Фәйзулланың Зилә белән җәйге караңгылыкка кереп киткәнен беркем дә шәйләмәде. Сирәк-мирәк Фәйзуллага күз аткалап торган Зәкия дә бию белән мавыгып, егетнең Зиләне ияртеп, кайсы якка киткәнен абайламый калды.

Атларга җиңелрәк булсын дип, Зилә икенче танкеткасын да салып, кулына тотты. Урамга җәйгән кырчын ташлар аягына кадалса да, түзде. Фәйзулланы култыклап алган кулын ычкындырмады. Дәшми генә барган Фәйзуллага Зилә тагын төрттереп, уены-чыны белән:

– Болай авызыңа су кабып барасыңны белмәдем, ичмаса магнитофон ала идем, тыңлап барырга. Әйдә, хет танышыйк. Минем исемем – Зилә, – дигән булды. Егетнең исемен бая Зәкиядән сорашып белгән булса да, аның үз авызыннан ишетәсе килде.

Фәйзулла исә каушаудан исемен чак әйтә алды. Ул үзен-үзе әрләп килә иде. Нигә шулай кызлар алдында югала да кала икән? Ярый әле караңгы, оялудан кызарган йөзен беркем дә күрми.

Тагын тынып калдылар. Сөйләшергә бер сүз табып булмый. Әйтерсең лә, дөньяда сүз беткән. Фәйзулла ни генә сораса да, нәрсә дип сүз башласа да, килешмәс кебек. Егет шуңа янып-көеп, уфтанып, сүзсез генә атлый бирде. Ә Зиләнең башын башка уйлар бораулый иде. Ул кинәт:

– Әләй, әләй – дип чүгәләде дә җиргә утырды. Фәйзулла да каушап китте. Шулай да:

– Нәрсә булды? – дип сорый алды.

Зилә инде бөтенләй авыртуга түзә алмый, шыңшый башлады.

– Аягым, аягым. Әллә тимерчыбык, әллә пыяла керде, атлап булмый, – дип елап ук җибәрде.

Фәйзулла эчтән генә кемнәрнедер әрләп алды: «Юньсезләр, нинди аламасы урамга пыяла ватып китте икән? Шушындый вакытта. Матур итеп җитәкләшеп дигәндәй китеп баралар иде бит».

Зилә еламсырап:

– Өегез еракмы әле? – дип сорап куйды.

– Ерак түгел. Моннан биш-алты өй аша гына торам мин, – дип, урамның аргы ягына караңгылыкка күрсәтте. Зилә авылның иң очында тонык кына, ялгызлыктан җәфа чиккән электр лампасыннан башка берни дә күрмәде.

– Нәрсә эшлибез инде? Мин атлый алмыйм, – дип әйтеп салгач, Фәйзулла бөтенләй югалып калды. Кызны күтәреп кенә алыр иде дә бит, клуб алдында ялгыш биленнән тотып алганга да уңайсызланды. Зилә үзе кыюсыз гына әйтеп куйды:

– Ичмасам, күтәреп торгыз инде, болай урам уртасында яту килешмәс. Фәйзулла кызны ипләп кенә кулларыннан тотып күтәрде. Зилә һаман:

– Аягым да каймыкты, ахры, басып та булмый, – дип, егетнең иңбашына бөтенләй сарылды. Фәйзулланың кызларны кочаклау түгел, болай якын итеп басып торганы да булмаганлыктан, калтыранып ук китте. Шулай да бөтен ихтыярын җыеп, кызның биленнән кочакларга мәҗбүр булды. Нишләргә белми тирә-ягына каранды һәм күрше Риф абыйларының капка төбендәге утыргычны исенә төшереп:

– Әйдәгез, Зилә, менә монда урындык бар, утырып торыгыз. Мин хәзер сезнең танкеткагызны төзәтеп алып киләм, – дигәч, Зилә егеткә тагын да ныграк сарылып, аны тагын да ныграк кочаклап:

– Юк, юк, төнлә куркам мин. Чит авылда нәрсә эшләп утырам, ди. Әллә мине ташлап качар идеңме? Өегез якын, дисең бит. Егет булсаң, күтәреп алып бар! – дигәч, Фәйзулла шатланып риза булды. «Ә» дигәнче Зиләне яшь балаларны күтәргән кебек элеп алды. Зилә алай бик авыр түгел икән, җип-җиңел. Үз гомерендә беренче тапкыр кызлар кочаклаганына дулкынланып, тез буыннары калтыраса да, Зиләне генә күтәреп йөртерлек хәле бар әле, бар Фәйзулланың. Егет нык басып, алга атлады. Зилә дә моны сизде. Болай бик гәүдәле булмаса да, егетнең мускуллары уйнап, көч-куәт бөркелеп тора. Фәйзулла да кыздан ниндидер серле наз сибелүен, ниндидер тәмле сихри, үзенә генә тартып торган һәм кызларга гына хас булган бер хуш искә исерде. Ул бу сихри хистән көннәр буе исереп йөрергә дә әзер иде шушы минутта. Ул Зиләнең нәфис гәүдәсен гомере буе күтәреп йөрергә дә риза иде.

Зилә дә Фәйзулланың яңагына яңагын куеп, егетнең битен менә үбәм, менә үбәм дип, бара. Ни гаҗәп, егет тә нәкъ шундый уйлар уйлап, әмма кызны ачуландырудан куркып кына тыелып атлады.

Шунысы үкенечле: өйләренә бик тиз килеп җиттеләр. Егет белән кыз чамасыз хисләнеп, күрше капка төбендә утырган яшьләрне дә шәйләмәделәр. Ә бу инде иртәгә авылга яшен тизлеге белән таралачак гайбәтнең башы булачак. Анысы көн кебек ачык.

Әлегә Фәйзулла Зиләне кулыннан төшерми генә үрелеп, җил капканы ачты. Ишеккә элдереп кенә куйган йозакны алып, кызны өйләренә кадәр күтәреп керде. Шунда гына Зилә исенә килеп, егетнең кочагыннан шуып төште.

– Син нәрсә, кызлар күтәрдем дигәч тә, өйдәгеләрең нәрсә әйтер? Әниең килеп чыкса, йә әтиең, – дип пышылдады Зилә. Өйнең бикле торганын, алардан башка бүтән беркемнең дә булмавын шәйләрлек хәлдә түгел иде. Фәйзулла үрелеп, ут кабызды. Тәрәзә пәрдәләрен корып куйды да Зиләгә карап:

– Курыкма. Өйдә беркем юк, үзем генә, – дип елмаеп куйды. Әллә Зиләне кочаклап күтәреп йөрү, әллә үз өенең стеналары Фәйзуллага кыюлык бирде. Ул Зиләнең танкеткасын бик сак кына төзәтә башлады.

– Өйдәгеләрең кайда?

– Әнием бер елдан артык инде гүр иясе булды. Әтием мин бәләкәй чакта ук үлде. Апа кияүдә. Сеңелкәш апалар торган авылда укытып йөри. Ә мин менә берүзем дөнья көтәм.

Зиләне иң нык хәйран калдырганы – өйдәге чисталык, пөхтәлек һәм һәр нәрсәнең үз урынында булуы иде. Табак-савытлар да, чынаяк-чәйнекләр дә бик чиста, стенада эленеп торган шкафта ялтырап тезелешеп утыралар. Өйдә һәр нәрсә җыештырылган, бар тарафта тәртип. Зилә идәнгә карап куйды. Анда да эчке бүлмәгә кадәр тар гына палас җәелгән. Аптыравына түзә алмыйча, Зилә урындыгыннан торып:

– Түр ягыгызга да күз салырга мөмкинме? – дип сорады. Фәйзулла эш белән мавыгып, Зиләнең аягы авыртмаганын да, аның аз гына да чатанламаганын да абайламады. Зилә үзе дә чатанларга кирәген онытып, түр якның ишеген ачты. Бүлмә караңгы иде. Ул бу йортка, әйтерсең лә, элек тә кергәне бар кеше кебек утны кабызды.

Түр як та шулай ук матур итеп җыештырылган, тик авыл өйләренә генә хас бер пөхтәлек иде. Стеналарда төрле-төрле чиккән рәсемнәр. Түрдә, ике тәрәзә уртасында, зур көзге эленеп тора. Ничек кенә таза, пөхтә булмасын, түр яктан ниндидер бер суык бушлык сизелә. Моны Зилә хатын-кызлар сиземләве белән тойды. Утны сүндереп, ал якка чыкты. Ул арада самавыр да менә кайныйм, менә кайныйм дип, тавышын акрынайтты. Зилә ниндидер бик матур көй көйли-көйли, табак-савыт шкафыннан пар чынаяк алып, табын әзерли башлады. Фәйзулла исә күз кырые белән генә гел аны күзәтте.

– Эх, шушы чибәр белән гомер буе бергә яшәп, тормыш көтсәң икән, – дип, эчтән генә уйлап куйды.

Табын әзер булуга, самавыр да кайнап чыкты. Фәйзулла да:

– Танкеткаң әзер, тик әзрәк җилеме генә кипсен. Хәзер моның белән «Әпипә»гә биергә дә була, – дип, кызның танкеткасын чүпрәк белән сөрткәләп, өстәл читенә үк китереп куйды.

– Кит, җүләр, аяк киеменең урыны ишек төбендә булырга тиеш, – диде кыз.

– Юк, юк, бу танкетка түрдә – иң хөрмәтле урында торачак. Бу аяк киеменә мең рәхмәт. Әле дә үкчәсе купкан. Шулай булмаса, мин кайчан сине кочаклап күтәреп йөртер идем дә синең белән кайчан кара-каршы утырып чәй эчәр идем? – дип елмайды Фәйзулла.

Егет чоланнан каймак, төрле тәм-томнар алып керде. Ул кунак кызына үзе чәй ясап, үзе ясаган җиләк кайнатмасы белән чәй эчерергә уйлаган иде дә, Зилә каршы килде:

– Юк, юк, үзем генә сыйлыйм, – дип, чәй ясарга тотынды.

Озаклап шулай чәй эчтеләр...

Мәхәббәт дигәннәре шулай башлана микәнни? Нинди татлы, җилкендерә торган сихри тойгы икән! Зиләнең дә бу өйне калдырып, тиз генә чыгып китәсе килмәде. Беренче карашка бик үк һуш китәрлек булып тоелмаса да, әмма ачылып китсә, Фәйзулладан да нурлырак йөзле, эчкерсез, беркатлы егетне күргәне юк икән әле аның. Егет янында озак-озак буласы килде. Тавышын сандугачлар сайравына тиңләп, егет тә аны ләззәтләнеп тыңлады. Күптән туйган булса да, кыз ясаган чәйләрне эчә торды. Ул шулай итеп Зилә белән бергә булган минутларны озаккарак сузарга тырышты. Аннан бергәләп, гаилә фотоальбомын актардылар. Түр яктагы шкаф башында бик кадерләп саклаган тальян гармунны кунак кыз кергәч үк күргән иде.

– Син гармунда да уйныйсыңдыр, ахры. Берәр көй уйнап ишеттер әле, Фәйзулла, – дип, исеме белән дәшкәч, егет оялудан кызарып ук чыкты.

– Үземә генә уйныйм да ул, тик чит кешеләр алдында уйнаган юк, – дип акланды.

– Әллә мине һаман чит кешегә саныйсың инде? Үзеңә бер самавыр чәй эчереп бетердем, – дип, Зилә әллә ясалма, әллә чынлап турсаеп куйды.

Егет уңайсызланып кына, әтисеннән калган, бик кадерләп кенә саклап тоткан тальянны кулларына алды. Тузаны булмаса да, өстен сөрткәләде. Кышкы озын кичләрдә, әнисен юксынып, эче пошканда, яшәргә көч, тормышына ямь өстәгән иптәше – тальян телләре буйлап бармакларын йөгертте.

Гармун белән алар гүя бертуган! Тальян да, егет тә тирән итеп тын алдылар да, өйгә акрын гына моң сузылды. Бүтән кеше булса, Фәйзулла мәңге уйнамас иде, ә Зиләгә каршы килә алмады...

Өй эче кинәт кенә моң һәм сихри бер наз белән тулды. Ул яктырып, нурланып китте. Әйтерсең лә өйгә яз кояшы керде. Гүя шашып-шашып, язгы ташкыннар акты да, болыннар шаулап, гөлләр чәчәк атты. Тальян шулай тилереп, берчә өзгәләнде, берчә яшьлеге үтеп барганга үксеп-үксеп елады. Аннан акрын-акрын гына, таңда искән җилгә шыбырдашкан усак яфраклары арасында таң кошы булып сайрап, җай гына тынып калды. Фәйзулла гүя шушы көй аша аңа үзенең бөтен язмышын сөйләп бирде. Зиләнең йөрәге күкрәгенә сыймый тыпырчынды, әллә нинди сагышларга батып сулкылдады. Әгәр көй тагын дәвам итсә, Зилә, билләһи, елап җибәрер кебек иде. Аның күзләренә яшь тулды. Тамагына килеп төелгән төерне йотып җибәрә алмый торды.

Бераз тын утырдылар. Фәйзулла бүтән уйнамады. Зилә кыстамады.

– Фәйзулла, сиңа зур рәхмәт. Чәйләр эчереп, танкетканы төзәтеп бирдең. Бик матур уйныйсың икән, бик моңлы көй. Чак елатмадың. Бала чакларым искә төшеп китте. Миңа кайтырга вакыт. Зәкия дә югалткандыр, – дип, урыныннан торды. Фәйзулла да Зилә белән бергә булган минутлары азагына якынлашуын тоеп, моңсуланып калды.

Кыз ишек төбендә чыгаргамы, юкмы дип, икеләнеп калды. Фәйзулла аны озата чыгарга әзерләнеп, утны сүндерде дә, ишеккә юнәлде. Зилә дә шул минутта тоткага үрелде. Алар, ирексездән, бер-берсенә бәрелешеп, туктап калдылар. Зиләнең кулыннан танкеткасы төшеп китте, һәм ул аны алырга иелде. Фәйзулла да танкетканы алып бирәм дип иелгән иде, тагын бәрелештеләр. Аннары сүзсез генә икесе дә тураеп бастылар.

Ни булса, шул булыр дип, Фәйзулла Зиләне кочаклап алды да муенын үбәргә тотынды. Зилә башта карышыбрак торса да, аннары үзе дә кайнар куллары белән кочаклап алды. Иреннәр үзләреннән-үзләре бер-берсен эзләп таптылар.

Фәйзулла кызның колагына:

– Минеке бул. Бу өйдән бүтән беркая да чыгармыйм, – дип пышылдады.

Зилә үзе дә сизмәстән:

– Мин риза, – диде.

Егет кызны сак кына күтәреп, түр яктагы диванга илтеп салды... 

(Дәвамы бар)