Логотип Казан Утлары
Повесть

Фәйзулла (дәвамы (5))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

11

Торба эченнән сүгенә-сүгенә килүче адәм актыгы – Гошаның ялчысы, бер доза наркотик өчен аның теләсә нинди боерыгын да үтәргә әзер торучы Сапог иде. Аны Гоша: «Ул-бу була калса, күз-колак булырсың», – дип, тимер юл вокзалына алып килде.

Яңа курьерлар күз алдында мәхшәр оештырып качып киткәч, Гоша котырынды: 
– Җир астыннанмы, җир өстеннәнме, үлеме, тереме, минем алга китереп бастырыгыз. Гарип бала белән әллә кая китә алмаслар. Тирә-яктан эзләгез! – дип, әмер бирде. – Тапмасагыз, үзегезгә үпкәләгез. Сез мине беләсез! – дип тә өстәде.

Әйе, алар Гошаны бик яхшы беләләр. Шуңа барысы да берсүзсез качакларны эзләп, тирә-якка сибелделәр. Сапог, качаклар чокыр тирәсендәге агач арасында ятмыйлар микән дип, эзләгәндә, аягы таеп, күпер читенә шуып төште. Бетон торбалардан салынган күпер астына керергә куркып, байтак басып торды. Кире китәргә уйлап борыла башлаган иде, ниндидер баланың кычкырып елавын ишеткәч, хәтта чәчләре үрә торды. Курыкты Сапог. Аннан соң гына «теге качак хатынның баласы елый» дигән уй башына барып җитте. Кесәсеннән каләм очлый торган пәкесен чыгарды. Аның белән кирәк чакта кешене ару гына җәрәхәтләргә була. Ул шул пәкесен алдан болгый-болгый, үзен дәртләндереп, торба эченә кереп китте.

Сапог бу күпернең бер ягы рәшәткәле икәнен белә. Күпер эчендә качак хатын гарип баласы белән генә дип уйлап, хатынны рәхәтләнеп мыскыл итәчәген күз алдына китереп, татлы хыялларга бирелеп атлады һәм куркуын басар өчен, үз-үзе белән сөйләште...

– Тычканнар, ничек, читлектә утырасызмы? Хәзер яныгызга ата песи килә. Иреңне тотып ботарладык, үзеңне казыкка утыртабыз. Минем казыкка, – дип, сүгенә-сүгенә алга атлады йә шаркылдап көлгән булды. Тавышлар бөтенләй якынлашкач, Зилә яр янында утырган Илдарга:

– Улым, ярдәм ит, тарт кулларымнан, – дип дәште. Чөнки Фәйзулла бөтенләй күренми, Илдар килеп Зиләнең кулына ябышты. Үзе мышык-мышык, тавышсыз елый, үзе аны тарткан була.

Эче кысылудан Зиләнең күз аллары караңгыланып китте. Артка чыгарлык түгел, хәл бетте. Эзәрлекләүчеләр дә килеп җитте, ахры. Чак артка борылып карый алды Зилә. Анда ул бер килбәтсез адәмне генә шәйләде. Килеп җитәргә бер-ике адым калгач, Сапог рәшәткә арасында кысылып калган ярым шәрә хатынны күрде. Шуннан эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, ямьсез итеп шаркылдап көлеп җибәрде. Аннан кабалана-кабалана, Зилә янына килә башлады. Хатын да эшнең нидә икәнен аңлап алды да Илдарга:

– Улым, йөри аласың бит, бар, читкә кит, әтиеңне чакыр, – дип пышылдады.

Илдар бераз читкә киткәч, әкрен генә яшь аралаш:

– Әти, әти, – дип Фәйзулланы чакыра башлады. Теге адәм актыгы Зиләгә үрелде. Зилә аяклары белән тибәргә тырышып караса да, булдыра алмады. Аяклар һавада гына буталды. Ике яклап кысып алган арматура тәнен авырттыра, тын алырга да ирек бирми. Җан көченә аяклары белән тибенүдән Зиләнең тәне йөрәк тамырлары белән бергә кушылып сызлый, сыкрана башлады. Һушын җуеп, ул тынып калды.

Юлдан язган шакшы наркоман хатыннардан гайре хатын-кыз заты күрмәгән Сапогта вәхшиләргә генә хас бер дәрт уянып китте. Вокзалга килер алдыннан бер доза наркотик кабул иткәнгә, аның бөтен сиземләү әгъзалары нык сизгерләнгән иде. Ирлеге дә бераз артып китте бугай. Шулчакны кинәт кенә арматуралар арасыннан ниндидер зәңгәрсу бер шәүлә килеп чыгып, нәрсә беләндер Сапогның борынына көч белән китереп тондырды. Ул нәрсә булганын да аңламый калды. «Әллә тыштагы малай актыгы берәр нәрсә белән сукты», – дип уйлады. «Юк, ул түгел икән. Ул, әнә яр буйлап китеп бара. Инде хәрәкәтсез калган хатынга тагы үрелгән генә иде, теге зәңгәрсу шәүлә тагын хасил булды. Сапог, коты очып, бөтен көченә артка сикерде. Ул ниндидер хырылдык бер аваз чыгарды да, баскан урынында тораташ булды. Бармаклары тырпаеп, кемнедер тотырга, кочакларга җыенган кебек катып калды. Ә күзләрендә – коточкыч курку, алар гаҗәеп зур булып ачылган, адәм күзләренә хас булмаганча, акаеп чыкканнар иде. Сапогның гәүдәсе шул рәвешле катып калды. Бу мең гөнаһлы тәннән җан да тизрәк чыгып китәргә ашыкты, күрәсең. Теге зәңгәрсу томаннан куркып, артка сикергәндә, Сапог башы белән бая Зилә чигәсен бәргән арматурага кадалган иде. Тимер, баш сөяген арты яктан тишеп, баш миенә керде, Сапогның мең гөнаһлы гәүдәсе шул гаҗәеп халәттә асылынып калды...

12

Зилә куркудан бөтен гәүдәсе белән алга омтылды. Авыртудан бөтен тәнен көзән җыерды, хатын ниндидер вакытка һушыннан язды.

Күзләрен ачса, үзенең биленнән ике яклап кысып торган арматура җөеннән ычкынганын һәм бөгелеп җирдә ятканын аңлады. Тын алуы да җиңел. Әнә, йөгерә-атлый, ире бер тимер кисәге тотып килә, уллары Илдар егерме биш-утыз метрлар ары, яр буенда утырып тора.

Ул рәшәткә арасыннан җиңел генә шуып чыкты да, юеш киемнәрен сыга башлады. Үзе дер-дер калтырый. Өшүдән бигрәк, исән-сау котылуына аптырап, шатланып бетә алмый. Фәйзулла үзенең коры күлмәген һәм костюмын салып, тиз генә Зиләгә кидерде. Калтырануы бераз басылды. Торба авызына карана-карана:

– Тегеләр кайда? Әллә кире якка йөгерделәрме? – дип сорады Фәйзулла.

Ул күпер эчендәгеләрнең тавышын шәйләгән иде. Зиләне куркытмас өчен дәшмәгән иде.

– Әллә тагын? Авыртудан үлә яздым, һушыма килгәндә, мин бу якта ята идем, – диде Зилә. – Фәйзулла күпер авызына якын килеп, тыңлап карады. Ул-бу ишетелми. Ипләбрәк караңгыга караган иде, коты очудан өнсез калды. Аңа «хәзер сине дә тотып ашыйм» дигән кебек берәү карап тора иде. Фәйзулла куркып читкә сикерде. Йөгереп барып, тимер кисәгенә ябышты. Аны күргән Зилә дә абына-сөртенә, Илдары янына торып чапты. Утырып торган улын күтәреп алды.

Фәйзулла, тимер кисәген күтәргән килеш, теге шәүләне күзәтә башлады. Ә Сапог инде шул эленеп торган килеш каткан. Ул элеккегә караганда да ямьсезрәк, авызы ачык, чынлап торып котны алырлык бер хәлдә иде. Фәйзулла бер мизгелгә өнсез калып, бу гыйбрәттән күзен ала алмый торды.

Гыйфрит селкенми дә, катып калган. Фәйзулланың чәчләре үрә торды, арка тамырлары буйлап һәм чәч араларыннан кырмыскалар йөгереште. Үзе дә сизмәстән, борылып, хатыны белән улы янына йөгерде. Абына-сөртенә:

– Әйдәгез тизрәк, тизрәк. Моннан таярга кирәк, – дип, ашыга-ашыга белгән догаларын укый башлады.

Көч-хәл белән алар әллә нинди тыкрыклар, пычрак юллар үтеп шәһәр читенә килеп чыктылар. Олы яшьтәге бер таксист Уфа юлына чыгар өчен кайсы якка барырга, ниндирәк урамнар үтәргә кирәклеген күрсәтте. Тимер юл белән кайтуны күз алдына да китерү кыен. Чөнки карчыга танауның кешеләренә юлыгуың бар. Алар төне буе төрле урамнар буйлап адаша-адаша, аяктан егылыр хәлгә җиткәндә генә, Уфа автотрассасына илтә торган урам чатына килеп чыктылар. Ниһаять, төн караңгылыгы чигенә башлады. Төрле машиналарга кул күтәрә-күтәрә арып, өшеп беттеләр. Көзге суык җәяү атлаганда гына сизелмәгән, басып тора башлагач, арыган гәүдәне катырып алды. Җитмәсә, яңгыр сибәли, җил үзәкләргә үтә. Инде бөтен өметләре өзелде дигәндә, янәшәләренә бер «Жигули» килеп туктады. Чиләбедән төрле товарлар төяп кайтып килүче алыпсатар хатын икән. Бердән, бензин хакын кайтарырлар, икенчедән, сөйләшеп кайтырга да кеше булыр, ә иң мөһиме – бала-чагалы машинаны милиция-фәлән бик туктатмый дип, үзенчә файда китерергә уйлады. Туктаган көе:

– Хатын белән баланы алам. Ә ирегезне алмыйм, урыным юк, – дип кырт кисте. Туры Уфага кайтканын да белгәч, Зилә шатланып, риза булды. Фәйзулла да:

– Минем өчен кайгырмагыз, үзем генә булгач, сездән тизрәк тә кайтып җитәрмен әле, – дип, аларга хәерле юл теләп, саубуллашып, юл чатында торып калды. «Жигули»га кереп утыргач, Илдар изрәп йоклап та китте. Олылар белән беррәттән, бала нинди мәхшәр, нинди маҗаралар кичермәде. Төне буе башта күпер астында, аннан яңгырда чыланып, өшеп, туңып бетте. Зилә үзе алгы урындыкка утырды. Җылына гына башлаган иде, салонга юеш киемнәрдән күпер астындагы пычрак сасы су исләре тарала башлады. Шофер хатын:

– Әллә балаң машинага олы хаҗәтен ычкындырды, әллә үзең. Бөтен салонны сасы ис белән тутырдыгыз, тын алырга калмады, – дип, танавын җыерды.

Зиләнең дәшмәвен күреп, ул тагын да кызды:

– Әллә чынлап астыгызга җибәрдегез инде? Кайсыгыз ул? Синең үзеңнән бик алама ис килә. Әллә син бомжмы? – дигәч кенә, сүзнең нәрсә турында баруы Зиләнең башына барып җитте:

– Зинһар, гафу итегез инде. Бүген безне таладылар һәм кыйнап, күпер астына канализациягә ыргыттылар. Авылга кайткач, билләһи, юл хакын икеләтә түләрмен, – дип караган иде дә, кая ул, барып чыкмады. Теге хатын машинасын туктатып, салондагы утны кабызып карады һәм Зиләнең таушалып, пычранып беткән киемнәрен күрде. Җитмәсә, башындагы яулык та, бите дә канга буялган. Коты очты.

– Ах, сволочь, әле сине таладылармыни? Юлга түләргә акчаң да юк алайса. Төш, бомж кисәге, күземнән югал. Машинаны сасыттыгыз. Хәзер милициягә тапшырам үзеңне!

Зилә гафу үтенүдән башка сүз әйтә алмады. Шәһәрне дә чыгып җитмәделәр, ичмаса. Берәр авыл тирәсе булса, авыл кешеләре белән сөйләшеп, берәрсендә киемнәрен юып, үзен адәм рәтенә кертер иде. Шәһәр халкы каты бәгырьле шул. Җитмәсә, яңгыры да яңадан сибәли башлап, җиле дә көчәйде.

Зилә, йоклаган Илдарын күтәреп, юлга якын гына салынган, утлары ялт итеп торган кибет янына килеп, җил һәм яңгырдан ышыкланырга дип, караңгырак почмакка басты. Җил тавышы тынган арада, җанны өшетеп, бер мәче баласымы, көчекме елый. Зилә дә үзен шул мәхлукка тиңләп, аяусыз чынбарлыктан гаҗиз булып, елап җибәрде. Нинди көннәргә калдылар бит?! Нинди көннәргә! Нигә бу тормыш гел аларга каршы? Нигә гел барысы да кире? Әллә шушы ятим аркасында микән? Берәр ятимнәр йортына илтеп тапшырсаң да булыр иде дә ул. Кит, Аллам сакласын! Бу уй аның йөрәген өтеп алды. Юк, юк. Нәрсә уйлыйм мин? Әллә тилерә башладыммы? Улым, үлгән улым хөрмәтенә, Илдарым хөрмәтенә Аллаһы Тәгалә биргән бала бит ул. Бер кешегә дә бирәчәгем юк! Үзебез үстерәбез, Аллаһы боерса. Кеше, иң соңгы чиккә җитеп, төшенкелеккә бирелгән чагында да күңелендә якты хыялның бер ватык кисәгенә булса да, урын калдыра ул. Зилә дә шул хәлдә иде. Туйганчы елады Зилә. Туйганчы...

Әле иртә, урамда кешеләр бөтенләй юк диярлек. Ара-тирә эшкә ашыгып йөгерүчеләр генә күренгәли башлады. Кибет кенә тизрәк ачылсын. Барыбер берәр әби-чәби килер. Зилә алар белән сөйләшер, аңлашыр. Өйләренә алып кереп, Илдарга хет җылы сөт, йә булмаса кайнар чәй эчерер. Ә әлегә кибет почмагында бала күтәреп елап утырган хатында беркемнең дә эше юк. Ара-тирә генә карап-карап китәләр. Катты Зилә. Туңды. Илдары гына өшемәсә ярар иде. Зилә улының юеш аякларын куенына тыкты. Бала да бит хәзер авыр гына, куллары талды.

Ә теге мәхлук көчек шыңшый да шыңшый. Болай да төшенке күңелгә әйтеп тә, сөйләп тә бетермәслек ниндидер сагыш өсти. Кайда соң бу эт баласы? Әллә берәр канализация чокырына батканмы? Үзенең авыр уйларыннан арынып, бу тавышка игътибар иткән иде, шыңшу бөтенләй ачык ишетелә башлады. Зилә дә шушы көчек хәлендә бит. Чит җирдә кем сиңа ярдәм итсен? Милициягә барыр иде дә бит, анда да шул Дүшәнбедәге кебектер. Ә арураклары үзләре китә, китмәсә  атып үтерәләр. Әнә теге «карчыга борын» да бит кичә ничегрәк сөйләшә иде милиционер белән.

Зиләнең уе тагын кичәге хәлләргә әйләнеп кайтты. Яңадан шуларны күз алдына китерде. Әнә бер эт баласы, йөрәкне тырнап, әллә нинди тавышлар чыгарып елый. Елавы йөрәккә ук булып кадала. Кайда соң ул җан иясе? Нигә ул кадәр шыңшый? Зилә тагын шул турыда уйлый башлады. Менә бу чүп савытыннан килә түгелме? И кадерсез җан иясе, мөгаен, берәр малай-шалай салып киткәндер, йә булмаса, ашарга эзләп менеп, егылып төшкәндер. Алай дияр идең, көчек анда ничек менә алсын. Тимердән эшләнгән бит. Җитмәсә, капкачы да бар. Ә эт баласы һаман җанны әрнетеп, әллә нинди шомлы тавышлар чыгара. Зилә шулай уйлый-уйлый, бөгелмәс хәлгә җитеп өшегән аякларын чак-чак турайтып, торып басты. Чак атлап, тимер әрҗә янына килде. Тимер тартма эчендә булуына карамастан, эт баласы якында тере җан иясе барын сизепме, ныграк шыңшый башлады. Аннары «мине ишеттеләрме икән?» дигән кебек тынып калды. Бераздан яңа туган бала тавышлары чыгарып, тагын елавын дәвам итте. Зилә түзмәде. Әрҗәне ачты да чүп-чар актарырга кереште.

Урам буйлап эшкә ашыгучы кешеләр Зиләнең чүп-чар актарганын күреп, бер дә гаҗәпләнмәделәр. Мондый күренешкә барысы да күнегеп беткәннәр инде.
Ә Зилә теге көчекне тапты. Юньсезләр, җитмәсә, тартмага салганнар. Зилә бер кулы белән генә тартманы ачты. Һәм... икенче кулында йоклаган Илдары чак төшеп китмәде. Тартмада – биләүгә әллә төрелгән, әллә юк, бер бала ята. Яшен суктымыни Зиләне! Чак һуштан язмады. Йөрәге кысылып куйды, аяк бармакларына кадәр кан йөгергәнен тойды. Ә тартмадагы бала, иреннәрен очлайтып, авызы белән имчәк эзли. Кулга алгач, елаудан туктады сабый. Зилә үзен-үзе белештерми, як-ягына каранды. Дөньяны яңгыратып:

– Кешеләр! – дип кычкырасы килде аның. Әмма кычкыра алмады, өне тыгылды. Тамагыннан тавышы ысылдап кына чыкты. Ә урамда барысы да ашыга-ашыга, каядыр йөгерә. Беркемнең дә беркемдә дә эше юк.

Ике кулына ике бала күтәргән Зилә үз-үзен белештерми йөгерә-йөгерә, кибетне урап чыкты. «Нишләргә, нишләргә?» Ярый әле күрше йортлар яныннан бер ир килеп чыкты. Зилә аңардан:

– Больница кайсы якта? –  дип, чак сорый алды. Бу минутларда аның бөтен теләге – бу ташландык, бер гөнаһсыз сабыйны больницага илтеп, берәр балалы хатыннан имездереп, тамагын туйдыру иде. Әнә ничек иреннәрен кымтый-кымтый, имчәк сорый бит сабый. Баланың  биләве дә  юньләп биләнмәгән, анасы, күрәсең, яшь, тәҗрибәсез хатындыр инде. Нинди юньсезе сабыен ташлады икән?

Теге ир аптырап, Зиләгә карады да кулы белән ишарәләп, Уфа юлы аша ары күрсәтте. Үзе Зиләдән килгән сасы истән борынын җыерып, тизрәк аның яныннан китү җаен карады. Зилә, аны-моны уйлап тормыйча, теге ир күрсәткән якка – больницага торып йөгерде. Әйтүе генә җиңел йөгерде дип. Ул өшегән аякларын чак-чак өстерәп, ике кулына ике бала күтәргән килеш, тизрәк больницага барып җитү уе белән юлны аркылы чыга башлады. Иртә булуга карамастан, машиналар тыз-быз йөреп тора. Юлга чыгуы булды, бер җиңел машина Зиләне чак бәрдермәде. Шофёр Зиләне бәрдереп ектым, дип уйлады, ахры. Аклы-күкле булып, машинасыннан төште. Куркуыннан ике баланы да кочаклап, җиргә капланган хатын җай гына торып килә иде. Ә асфальтка бәрелеп, нәрсә булганын аңламый йокысыннан уянган Илдар, ташландык сабыйга кушылып, үкереп елап җибәрде. Моны күргәч, шофёр бөтенләй телсез калды. Күзләренә төшкән яулыгын әйбәтләргә дип, Зилә ике баланы да капот өстенә салды. Утыргач, Илдар әзрәк басыла төште, ә теге биләүдәге сабый, киресенчә, тагын берүзе калганын сизеп, ныграк елый башлады.

Кеше бәрдердем дип коты алынган шофёр егет тә һушына килде. Өчесенең дә исән-имин икәнлегенә тәмам ышангач, аты-юлы белән сүгенеп:

– Синең аркада бөтен тормышым чәлпәрәмә килә язды! Үзеңне жәлләмәсәң, ике баланы жәлләр идең! – дип тезеп китте. Теленә ни килсә, шуны әйтеп, бераз эчен бушатты. Куркуы басыла төшкәч, тынып калды. Аннары, кабалана-кабалана, балаларны капшап чыкты.

– Исәннәрме? Бернәрсә дә булмаганмы? Үзе дә сизмичә, Зиләне дә капшый башлаган иде, кинәт туктап калды.– Кая кайтып барасың?! Кул күтәрсәң дә туктар идем инде. Хәзер менә милиция чакыртам! Зилә үзе дә сизмәстән куркып:

– Уфа, Уфага. Башкортстанга кайтам, – дип елап җибәрде.
– Утыр алайса, юньсез, юлга шулай чыгалар, димени?! Балалы хатынга һәр юньле шофер туктый. Юлда балалы хатын очратсаң, юл уңа, – дип, әллә тиргәп, әллә үгетләп, Зиләне балалары белән көчләп диярлек, машинасына кертеп утыртты.

Әле берничә ел гына эшкуарлык белән шөгыльләнеп, эшләрен уңышлы гына алып баручы озын буйлы, бөдрә чәчле бу егет Чиләбе трактор заводы белән Уфа нефть эшкәртү заводлары арасында арадашчы вазифасын башкаручы кеше иде. Зиләне тизрәк машинага утыртуының да сәбәбе бар. ГАИ-мазар килеп чыгып, бер бәйләнә башласа, акча түләп кенә котыла алмаячаксың. Җитмәсә, кем икәнеңне дә белсәләр, бөтенләй котырачаклар. Ярты товарыңны алып калачаклар. Шуларны уйлап, ул иелеп, яңа гына алган машинасының асларын карап чыкты. Тәгәрмәчләренә типкәләп алды. Артка тагылган прицептагы йөкне бәйләгән бауларын тикшерде. Эчтән генә, белгән догаларын укый-укый, машинасын бордюрдан юлга төшерде. Болай зыян килмәгән. Акрын гына кузгалып, Уфага таба юл алдылар. Шофёр, эшнең болай тыныч-имин бетүенә куанып, Зиләдән:

– Исемең ничек? – дип сорады. Җылы машинага утыргач, Зиләне бизгәк тотты, ул сүзен дә әйтә алмый, авызын чак-чак ачып:

– З-з-зилә...ә... – дип әйтә алды.

– Карале, слушай, син үзебезнең кеше икәнсең дә, тик хәлең нормальномы? – дип, урысча, башкортча сораштыра башлады. Зилә башта шикләнеп, бу кылыч танаулы, кап-кара егетне беренче күрүдә: «Әллә Гошаның берәр туганы микән», –  дип уйлаган иде. Юк икән. Зилә шуңа шатланып, бигрәк тә бу кешенең башкорт булуына куанып, калтыравын җиңәргә тырышып, тотлыга-тотлыга:

– Но-но... нормаль... норма...льно... – дип әйтә алды. Нәрсәгәдер шикләнгән шофёр егет, машинасын юл читенә чыгып туктатты да: – Бер җирең дә авыртмыймы? – дип сорады. Зилә тагын теше-тешкә шакылдап:

– Ю-ю-к, – диде.  

Шофёр егет машинаның вак-төяк сала торган тартмасын үрелеп ачты да, стакан һәм коньяк шешәсе тартып чыгарды. Тутырып, стаканга коньяк салды да:

– Эч, инәңнең баш баласы. Эч.

Бу шакы-шокы калтыравың куркудан ул. Үзең гаепле, чак машина астында калмадың, бичә. Эч, стрессың бетәр. Үзем дә синең исән-саулыгыңа рәхәтләнеп, берәр стакан тотар идем дә... Мин эчсәм, сезне кем алып кайта?  – диде елмаеп.

Аның әрләүдән сыйлауга күчүен аңламаган Зилә аптырап китте.

– Эч, балаларыңның исән калулары хакына күтәр. Эчмәсәң, төшереп калдырам. Туңып беткәнсең әнә, – дигәч, Зилә, хет әзрәк җылынырмын дип, бер йотым булса да ясап карарга уйлады.

– Эч, дим бит. Мин шаяртмыйм. Әле үземнең дә тезләр һаман калтырый. Балаларың белән таптаган булсам, миңа ун елдан да ким эләкми иде, туңбаш, – дип, егет Зиләне чынлап торып әрләп ташлады.

Ни булса да булыр дип, Зилә коньякны эчеп бетерә язды. Тәненә җылы керә башлагач, кабалана-кабалана, ташландык сабыйның биләвен чиште. И нарасый, и сабый! Бу бит бүген таң алдыннан гына туган, ахры. Ир бала, кендеге дә кипмәгән. Сабый, шыңшый-шыңшый, иреннәрен очлайтып, имәргә сорый. И бәләкәч, тууыңның беренче көненнән үк шулай бәхетсез булырсың дип кем уйлаган? Зилә үзе белгән догаларын укып, баланың башыннан сыйпады һәм кире биләвенә биләде. Арткы урындыкта яткан Илдарның аяк киемнәрен салдырып, чалбар балакларын тезенә кадәр күтәрде, аякларын калган коньяк белән уды.

Эчкәннән соң кабарга дип, егет Зиләгә колбаса белән сыр кисәге сузды. Бу җан ияләреннән килгән сасы исне тоеп, аптырап китте. «Әллә бу берәр алкаш хатын инде? Үзеннән әллә нинди әшәке ис килгән кебек. Әллә баласы шулай сасы итеп җибәрде», дип уйлады.

Шуннан түзмәде:

– Әллә бәләкәчең кәкәй иткәнме? – дип сорап куйды. Зилә, тагын баягы вакыйга кабатланмаса ярар иде, төшереп калдырса, беттек, дип уйлап, куркып китте. Уфага кайтып җитәренә ышанычын югалта башлады.

– Зинһар... куз...кузгалыйк. Кай...та...кайта сөй...ләрмен, – дип, сүзен көчкә әйтә алды.

Коньякның шаукымы бик тиз башына менеп җитте шул. Исерә башлаган Зиләгә җан керде. Машина асфальт юлдан шактый тизлектә җилдерә башлагач, хатын әрнү катыш:

– Сорама инде, туганым. Кешегә сөйләсәң, кеше ышанмас, – дип куйды.

Күңеле тулып, тагын елап җибәрде...

Җылы машинада балалар тиз йоклап киттеләр. Арткы урындыкта берничә тартма-төенчек булганга, утырып кайтуы бик үк уңайлы булмаса да, Зиләгә бу җылы машина эче оҗмах кебек иде. Шофер егет тә аларның кысылып утырганнарын күреп:

– Артта бик уңайсыз булса, алга күчеп утырыгыз, – дип әйтеп караган иде, Зилә үзенең пычрак өс киемнәреннән сасы ис килүеннән куркып, риза булмады. Үзе шулай җылы машинада Уфага кайтып баруына ышанып бетә алмыйча, Фәйзулласын уйлады. «Ул да берәр машинага утырып, исән-сау кайтып киләдер», дип, үзен-үзе юатты.

Азаккы көннәрдә күргән михнәт-маҗаралары турында кемгәдер сөйлисе, кайгы-хәсрәтләрен кем беләндер уртаклашасы килде Зиләнең. Коньяк шаукымыннан исереп, аны йокы басты. Йокласам, тагын берәр маҗарага эләгермен дип куркып, Зилә җай гына сүзен башлап җибәрде. Барысын да сөйләде. Тик тимер чүп-чар савытыннан бала табып алуын гына әйтмәде. Руль артында утырган егет:

– Да, әйе, – дип гаҗәпләнеп, башын селкетте. Ара-тирә көзге аша Зиләгә күз салды.

Тәмам яктырды. Зилә, чынлап та, бер бомж эчкече хатынга охшап калган. Берничә төн эчендә битендә яңа сырлар барлыкка килгән, чигә чәченә яңа бәсләр яткан. Куртка, күлмәге урыны-урыны белән ертылган һәм пычранган. Чәчләре тузып, урыны-урыны белән канга укмашкан. Шофер егет тәүдә күргәч: «Үзем машина белән бәрдереп җәрәхәтләдем, минем аркада шушындый хәлгә төштеләр», – дип уйлаган иде бит. Алай түгел икән шул.

Сөйләде Зилә, барысын да сөйләде. Тик соңгы чиккә җитеп, юлда кичергән михнәт-кичерешләр үзенекен итте. Бара торгач, үзе дә сизмәстән, изрәп йоклап китте...

Бала шыңшыганга уянды ул. Күзен ачса, тышта караңгы төшеп килә. Зилә, аптырап:
– Без әле кайда? – дип сорады.

– Кайтып җиттек. Ай-һай озак йоклыйсың, кодача, – дип шаяртып куйды шофёр егет.

– «Тор, шәкерт, җиттек Өфегә, алдыбызда бит Өфе», – дип, Тукайчарак әйтеп, Зиләнең күңелен күтәреп җибәрде.

Уфага җиткәннәр икән шул. Тышта шәһәр утлары җемелди. Зиләнең йокысы бөтенләй ачылды.

– Сезне кайсы тирәгә илтергә, кемгә кайтасыз?

– Безгә автовокзалга инде. Уфада сеңлем тора, тик адресын белмим, –  диде Зилә.

– Аңлашыла, алайса. Без болай итәбез, – дип, шофёр егет аларны үзе торган йортка алып кайтты. «Әй» урамында торалар икән. Зилә Уфаны белми, шофёр егет үзе таныштыра-таныштыра алып килде. Хатын, кыенсынып кына:

– Уңайсыз бит әле, бу кыяфәттә килеп керү дә оят, – дип, шартына китереп карышып торган булса да, эчтән генә бик шатланды. Шулай ярдәм итеп, яхшылыклар эшләргә әзер торган егетне очратканына Ходайга мең рәхмәтләр укыды.

Ишекне олы яшьләрдәге бер апа ачты. Шофёр егет таныштырып: – Бу минем әнием, – диде. Аннан Зиләгә карап: – Әни, бу Зилә. Иң башта, әни, син шикләнмә. Алар яхшы кешеләр, тик бәлагә тарыганнар. Калганын кайткач сөйләрмен, әни. Машинаны гына гаражга куям да, – дип чыгып та китте.

– Тәңкәбикә минем исемем...

Хуҗабикә үзен шулай таныштырды. Башта Зиләгә танавын җыерып, чирканып, хәтта бераз җирәнеп карады Тәңкәбикә апа. Әмма үзе тиз генә ваннага җылы су тутырып, юынып чыгарга тәкъдим ясады. Үзе юынып, улы Илдарны да юындырып, Тәңкәбикә апаның иске халатын кигәч, Зилә бераз адәм рәтенә керде. Киемнәрен юып элде.

Биләүдә яткан сабыйны имезеп караган булды. Аны жәлләп, тагын күз яшен сыгып алды. Бала бик теремек булып, күкрәген матур гына суырса да, анда тамчы да сөт юклыктан, шыңшый ук башлады.

– Баламны поездда таптым, сөтем юк, – дип алдарга мәҗбүр булды Зилә. Тәңкәбикә апа бик җитез һәм кеше хәленә тиз керүчән булып чыкты. «Ә», дигәнче әллә күпме танышларына шалтыратып, яңа гына бала тапкан бер дусларының киленнәрен эзләп таптылар. Улы – шофёр егет, Хәйдәр исемле икән. Ул кайтканчы ашарга да әзерләп өлгерде. Утырып ашап алдылар да теге дусларына барып, сабыйны имезеп, тамагын туйдырып алып кайттылар. Төнлә ачыгып уянса дип, яшь килен бер шешәгә хәтта үзенең сөтен савып та бирде. Ул, Зиләнең алай-болай сөте булмый торса дип, алдан әзерләп куйган «Бәби» исемле бер кап ясалма сөтне дә тоттырды. Ничек әзерләргә икәнен дә өйрәтте. Бар бит бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торган кешеләр. Тәңкәбикә апага Зилә чын күңелдән мең-мең рәхмәтләр укыды.

Икенче көнне Хәйдәр автобуска билетлар сатып алып, Зиләне утыртып җибәрде. Кирәк була калса дип, әзрәк акча да тоттырды. Автобуска утыргач, бер олы гына сумка калдырып:

– Авылга буш кул белән кайту килешми, алыгыз, – дип, кире кагарга урын калдырмыйча, автобустан төшеп тә калды.Чыккач, кул болгап:

– Килеп йөрегез, адресны беләсез. Әнигә бер банка авыл каймагы һәм мәтрүшкә бәйләме алып кил, – диде дә борылып китеп тә барды. Зиләнең күңеле нечкәреп, шатлыгыннан тагын яшьләре коелды. Ходайның рәхмәте, нинди яхшы кешеләр бар бит. Үзем дә шулай кешеләргә ярдәм итә алыр идемме икән, дип уйлап куйды. Ул арада автобус кузгалып та китте... 

(Дәвамы бар)