Логотип Казан Утлары
Повесть

Фәйзулла (дәвамы (1))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

3

Иртәгесен алар ир белән хатын булып уяндылар. Ул таңда Фәйзулланың сыерын күрше Җиһан карчык савып, көтүен дә ул куды. Авыл халкы ни арада ишетеп, ни арада барысын да белеп өлгерә, диген. Сәгать уннар тирәсендә юк йомышны бар итеп, күрше апа-җиңгиләр берәм-берәм Фәйзуллага кереп чыктылар. Яшь килен алдында Фәйзуллага кыен булмасын дип, төрле-төрле тәм-том, бавырсак-ләвәшләргә кадәр пешереп алып кергәннәр иде. Каян, ничек өлгерә соң бу авыл хатыннары? Аңламассың!

Кунак кызның кунарга кайтмый калуына әллә ни уфтанмаса да, төш вакытында «Фәйзулла кыз алып кайткан икән, кәләшнең исеме Зилә икән», дигән сүзләрне ишеткәч, аһ итте Зәкия. Ачу-гарьлектән кая керергә урын таба алмый йөрде. Барып, Зиләне бөтен кеше алдында хур итеп әрлисе, битләрен тырнап, чәчләренә ябышып кыйнап ташлыйсы килде.

Тик соң иде шул, соң иде. Эш үткән. Үзе гаепле, кичә Фәйзулланы Зиләгә үзе тоттырып җибәрде бит. Их, эшнең болай зурга китәсен белгән булса, ялындырмый иде бит ул. Былтыр ук риза буласы калган. Ул тинтәккә күп кирәк идемени, бер кочаклап үпкән булса, шул җитә иде бит. Кәҗә бәтие кебек кулга ияләшеп, арттан да калмаячак иде... Калган көннәрен дә Зәкия шулай уфтанып үткәрде һәм Зилә белән Фәйзулланы барыбер бергә яшәтмәячәкмен дип, эчтән генә ант итте. Егет Зәкиянеке генә! Шулай итмәсә, исеме Зәкия булмасын! Үзенең кулдан ычкынган бәхетен, бигрәк тә үзен кызганып, әллә ничә тапкыр елап та алды. Ярата идеме соң ул Фәйзулланы? Юк, мөгаен, яратмагандыр. Чөнки ул әле яратуның ни икәнен кинолардан күреп кенә белә. Эчтән янды Зәкия. Тыштан сиздермәде. Көнләшүдән кара көйде.

...Киләсе җомгага әти-әнисеннән фатиха алырга барырга вәгъдәләшеп, Фәйзулла Зиләне күрше авылга кадәр озатып, автобуска утыртып җибәрде. Тукталышта кеше хәтсез генә булганга, алар бер-берсенең күзләренә генә карап, кул бирешеп кенә саубуллаштылар. Авыл халкы бит кеше алдында кочаклашып саубуллашуны бик өнәп бетерми.

Фәйзулла канатланып дигәндәй, көне буе Зиләне уйлап, киләчәк турында хыялланып, эш сәгате үткәнен дә сизмәде. Кич өенә кайтып керсә, аптырап китте: ишеге ачык, кемнеңдер җырлаганы ишетелә. Әллә апасы кайтканмы? Вәт, шәп булыр иде. Ни күрсен – өстәлдә аш пешкән, чәй кайнаган, ә беркем юк. Болай сеңлесе генә шаяртырга мөмкин. Ул кайткан, ахры. Үрелеп түр якка караса, көзге алдында бизәнеп, Зәкия басып тора.  

– Әйдә, үт, нәрсә аптырап калдың, азгын ир кисәге. Мин сине сынар өчен Зиләне котыртып җибәрдем. Ә ул? Беренче күргән итәккә ябышып, башын югалтты. Былтыргы сүзләрең кайда, хәчтерүш? Кияүгә чык миңа дип ялынып йөрдең, – дип тезеп китте Зәкия.

Фәйзулла кара көйде, ни әйтергә дә белмәде һәм иң яхшысы – дәшми калу дип, Зәкияне тыңлады. Әрләр, әрләр дә чыгып китәр әле бу,  дип уйлады.

– Мин аны юри, сине сынар өчен сөйләшеп алып кайттым. Ул безнең курсның атаклы фахишәсе. Бер төн кунган өчен акча күпме түләдең? Хәер, мин аны кисәткән идем шул. Тегеләй-болай була калса, сматри, минем егеттән акча алма дип. Нәрсәләргә өйрәтте? Тәмлеме? – дип, Зәкия мыскыллап сөйләде дә сөйләде.

Фәйзулла әллә тыңлады, әллә юк, тешләрен генә кысты. Яңагындагы тамырлары бер бүртте, бер сулды. Тешләре шыгырдады. Түзде Фәйзулла. Зилә турында бүтән кабахәт сүзләр ишетмәс өчен зур-зур атлап, түр якка үтте дә ярсып, шкаф башыннан тальянны алды.

Зәкия моны үзенчә аңлады:

– Сугып кына кара, йолкыш. Төрмәдә черетәм башыңны. Көчләргә ябыштың, диячәкмен. Абыйлар кабыргаңны санарлар, азрак акылга утыртырлар үзеңне. Тиеп кенә кара! – дип чәрелдәп, егетнең сугып җибәрүеннән куркып, йөзен куллары белән каплап, идәнгә чүгәләде.

Фәйзулла, мондый кабахәт әшәкелекне тальяным да күрмәсен дигәндәй, дәшми-нитми, ишекләрне шар ачык калдырып чыгып китте.

Үзенең тагын бер хата эшләгәнен аңлап, Зәкия кычкырып елап җибәрде. Ачу китереп акырган магнитофонны өстәлдән атып бәрде. Фәйзулласы белән әйбәтләп, матурлап сөйләшергә килгән иде бит, юкса. Утырып чәй эчәрбез, шунда аңлашырбыз дип уйлаган иде. Барып чыкмады.  

Ул Фәйзулланы көтеп, кара төнгә кадәр утырды. Егет кайтмады. Әзрәк тынычлангач, Зәкия өйгә күз йөртеп чыкты. Эшкә уңган шул Зилә – ике  көн эчендә нинди матур, пөхтә итеп җыештырган. Белми иде шул ул Фәйзулланың  берүзе яшәсә дә, өйне тәртиптә тотканын. Аның бу өйгә кереп чыкканы да булмады. Бердән, алар бит авылның икесе ике очында торалар. Икенчедән, бу ярлы бәләкәй йортка кереп чыгуны Зәкия үзе өчен түбәнсенү дип кабул итә иде. Чөнки аның әтисе авылда күптәннән бригадир булып эшли, дәрәҗәле кеше. Йортлары да биек, карагайдан салынган; өй түбәләре дә ерактан күз явын алып тора, елтыр калайдан ябылган. Былтыр егетне санламыйча, борынын күтәреп йөргән Зәкия бүген Фәйзулла өчен теләсә кемнең чәчен йолкып, күзен чокырга әзер. Тик Фәйзулла гына юк.

Ә Фәйзулла ул төнне урманда, чишмә башында үткәрде. Авыр чакларында гел шушында килә Фәйзулла. Шушы чишмә чылтыравы аның күңелен юатып, ярсу-сагышларын баса торган иде. Бүген дә шулай. Егет бер чишмә чылтыравын, бер тальянның өзелеп-өзелеп елаганын тыңлады.

Их, дөнья кичә нинди ямьле, нинди күңелле иде. Ә бүген? Әгәр дә Зәкия алдамаган булса? Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел. Теге көнне Фәйзулла Зиләнең: «Нигә бу кадәр калтырыйсың, суыкмы әллә?» – дип соравына: «Син – минем үз гомеремдә ирләрчә яраткан беренче хатын-кызым. Шуңа да, өшеп түгел, ә дулкынланудан калтырыйм», – дип җаваплаган иде.

– Минем дә әле ир-ат заты белән беренче тапкыр ятуым һәм... соңгысы да булырсың. Үзем дә белмим, нәрсә белән мине арбадың, нәрсәң белән сихерләдең? Ә бит мине моңарчы «недотрога» дип кенә йөртәләр иде. Ышанмасаң, Зәкиядән сора, ул алдамас, – дигән иде.

Кояш чыккач кына кайтты йортына Фәйзулла. Зәкия кайтып киткән. Өстәлдәге аш-су суынып беткән. Түр якта идәндә ватык магнитофоны аунап ята. Ашларны Фәйзулла эткә чыгарып салды. Чәй дә эчмәде, банкадагы катыкны күтәреп чөмерде дә, күрше авылдагы кәнсәләргә барып, бер атнага ял сорады. Рөхсәт иттеләр. Мал-туарын күрше-күләнгә күз колак булыгыз, дип тапшырды да чыгып китте. Туп-туры күрше районга апаларына юл алды Фәйзулла. Күңеленә Зәкия салган кара уйларны уйламаска тырышты.

Апалары белән киңәшләшеп, билгеләнгән көнгә кадәр җизнәләренә төрле эшләрдә ярдәмләшеп йөрде. Зилә белән вәгъдәләшкән җомгага алар өчәүләп килеп төштеләр. Көтеп торганнар икән Зиләнең әти-әнисе, сый-хөрмәт белән каршы алдылар. Бигрәк тә Зилә канатланып оча. Кешеләргә күрсәтмәскә тырышса да, ургылып торган шатлыкны яшереп буламыни? Зиләнең әтисе, йоласын саклап кына дигәндәй:

– Әллә шул, укыйсы да бар бит әле, – дип карышып маташса да, барыбер риза булдылар. Эшне озакка сузмыйча, шул ук көнне никах укыттылар. Фәйзулланың тома ятим икәнен белгәч, Зиләнең әтисе:

– Туйны үзебездә генә үткәрербез. Артык мәшәкатьләнмәгез. Кулыгыздан килгәнчә әзрәк кешегә күрсәтерлек күчтәнәчегез булса, шул җиткән, – дип өзеп әйткәч ризалаштылар.

Туйлар да гөрләп үтте. Киленне адәмчә төшермәсә, авыл авыл буламыни? Күрше-күлән Фәйзулла Зиләне алып кайтасы көнне җыелышып, үзләре бер бәләкәй туй ясадылар. Җиһан әби барысын да йола буенча эшләде. Киленне мендәргә дә бастырды. Яхшы теләкләр әйтеп, авызына икешәр тапкыр балын-маен да каптырды. Ә инде Зилә үз чиратында машина артындагы сандыктан ике тулы чиләк бодай алып, тавыкларга сипкәч, күршеләр  канәгать булып гүләштеләр. Җиһан әбисе исә Фәйзулланы мактап, киленгә болай эшләгәне өчен рәхмәтләр әйтеп, күз яшен сөртте дә йөгереп барып, яшь киленгә ишек ачты. 

4

Шулай итеп, Зилә белән Фәйзулла бергә яши башладылар. Тик менә Фәйзулла гына кара көеп йөри. Зилә дә моны сизенде. Сорарга гына кыенсынды. Зиләнең тагы бер ел укыйсы бар. Ул Фәйзулла янына атна саен кайтып торды. Йә Фәйзулла үзе баргалады. Тулай торакта хәзер Зилә белән Зәкия бергә тормыйлар. Чөнки Зәкия аны төрле нахак сүзләр әйтеп, бик каты рәнҗетте. Әллә нинди сүзләр белән каргый башлагач, түзмәде шул Зилә. Очрашмас өчен алар хәзер бер-берсен урап үтәләр. Кан дошманга әйләнделәр.  

Беркөн шулай мастерскойда бригадир Мәҗит абзый – Зәкиянең әтисе:

– Әйдә, кил әле, энекәш, көне-төне эшлисең дә эшлисең. Колхозда синнән дә яхшы һәм күп эшләгән сварщик юк. Бер сөйләшеп утырыйк әле, – дип, сүз башлап җибәрде.

Бераз тын торгач дәвам итеп:

– Синсез безнең бригада нишләр инде, малай? Бигрәк тыңлаучан, эшчән егетсең. Үзеңне бер сыйлыйм әле, – дип, кесәсеннән бер ярты чыгарып утыртты.

– Мин эчмим бит, Мәҗит абзый, бөтенләй авызга да алган юк, – диде Фәйзулла.

– Инде ир булдың бит, туган. Менә дигән кәләш тә алып кайткансың. Маладис! Сине котлап дигәндәй, ике центнер бодайлата премия яздым, рәис имзасын да куйды. Тагын язарбыз, Алла боерса. Әйдә, әйдә, минем сыйны кире кагып кимсетмә, туган. Үзеңне ихтирам иткәнгә генә сыйларга булдым. Үзең беләсең, бүтәннәргә мин бик каты. Әйдә, туган, бергә-бергә эшләп, бергә яшик, – дип, Мәҗит абзый тулыр-тулмас кырлы стаканны Фәйзулланың кулына тоттырды. Көчләп диярлек тоттыргач, Фәйзулла, икеләнә-икеләнә булса да, аны кулына алды.  

– Йә, әйдә, энем, берәрсе килеп чыга башлар. Аннан сүз китә, – дип, һаман Фәйзулланы кыстады.

Уртлап кына кире бирергә уйлаган иде дә, Мәҗит абзасы чын-чынлап үпкәләп:

– Син нәрсә, егет, әллә мине бөтенләй санга сукмыйсың? Әтиеңнәр белән бергә уйнап үскән кеше бит мин. Авыл бригадиры. Олы башымны кече итеп, сине хөрмәт итәргә, сыйларга исәп. Ә син? Үзеңне бигрәк эре тотма, туган. Мине рәнҗетмә, әйдә, эч тә куй, – дип кыстагач, ни булса – шул булыр дип, ул кырлы стаканны түңкәреп куйды. Кабарга бернәрсә дә юк. Шуңа да сусаганда эчәргә булыр дип алып килгән чәен эчеп куйды.

– Вәт, маладис егет икәнсең, – дип, аркасыннан кагып, рәхмәт әйтте дә Мәҗит абзасы, кеткелди-кеткелди матаена утырып, китеп тә барды.

 Үз уйлары, үз планнары бар иде Мәҗитнең. Ул туп-туры колхоз рәисенә китте. Аны икенче бригаданың чөгендер басуында табып, шунда ук:

– Теге безнең Алла суккан сварщикны әйтәм: уракка төшәр алдыннан унбиш көнләп югалып йөрде. Туй ясый, имеш. Бүтән көннәрне дә югалып-югалып тора. Әле менә ике көн инде лаякыл исерек. Ни сөйләгәнен белми. Җитмәсә, каршы дәшә. Атна саен Стәрлетамакка чаба. Бөтенләй санга сукмый башлады. Басуда чөгендер комбайнының орчыгы сынып чыккан. Ябыштырырга кеше юк. Баш каткан инде бу эт малай белән, – дип тезеп китте.

Халыкка таратырга дип калдырган бодайның яртысыннан күбесен район җитәкчелеге уполномоченныйлар җибәртеп тартып алулары өчен кара көеп, ачудан кая барып бәрелергә белмәгән колхоз рәисе машинасына утырып, мастерскойга килде. Үз күзләре белән күреп ышанасы итте. Кайчакларда шомартырга яраткан бригадир бүген алдашмаган, дөресен сөйләгән иде. Басуда бая ук ватылган чөгендер комбайны яңа гына мастерской янына килеп туктаган. Тракторчы, ярдәмчесе белән сүгенә-сүгенә, комбайнның ватылган урынын төзәтеп маташалар. Үз гомерендә аракы тәмен бүген генә татып караган Фәйзулла сүзен дә сөйли алмый, исереп мыгырданып басып тора. Бүген эш эшләрлек түгел, егылмаса да, рәхмәт, диярсең. Исереккә нәрсә әйтәсең? Колхоз рәисе аны әрләмәде, сүкмәде, тик:

– Бар, кайт, айнымыйча күземә күренмә. Иртәгә минем янга керерсең, шунда сөйләшербез, – дип кайтарып җибәрде.

Икенче көнне Мәҗит абзасы таң белән килеп җиткән.

– Да, егет, син мине кыен хәлдә калдырдың бит. Бар инде, сине идарәгә чакырталар. Миңа да эләкте. Бригадир булгач, таякның юан башы миңа төште. Син тагын анда барып, мине сатма инде. Алайса, эшләр хана, – дип сөйләнде. – Син колхоз рәисенә каршы сүз әйтмә. Ярамый. Тик бүтән эчмәскә вәгъдә бир һәм дәшмә, – дип, акыл өйрәтте ул.

Идарәдә колхоз рәисе Фәйзулладан кем эчергәнен сорашса да, ул дәшмәде. Тик бүтән алай итмәс. Шимбә, якшәмбе көннәрне эш урынында булырга сүз бирде. Кыр эшләре бетмәгән шул. Шуңа да авылда ял дигән нәрсә яз-җәй көннәрендә, бигрәк тә көз көннәрендә юк инде ул, юк. Фәйзулла рәис яныннан «соңгы кисәтү» алып чыкты. Яхшы эшләгәнгә дип биреләсе бүләк бодайны да сызып ташладылар.

Икенче көнне мастерскойда бригадир Мәҗит абзасы аны юатып тынычландырды.

– Син, егет, абзаң барда курыкма. Мин сине һәрвакыт яклашырмын. Кичә дә колхоз рәисен чак-чак үгетләдем. Сине бөтенләй эштән куарга иде планы. Ә мине сатмавың өчен рәхмәт һәм мин сиңа бурычлымын. Әнә капкаң авып-түнеп бара. Склад алдындагы дүрт торба һәм ике угольник синеке. Үзеңә капкага алып кайт. Яздырган кәгазе үземдә, үземә дип яздырган идем, – дип, накладной кәгазьләрен кесәсеннән чыгарып күрсәтте. – Син минем өчен чын дус. Бригадада иң тыңлаучаны син бит, – дип, үтереп-үтереп мактады егетне. Фәйзулла «әйе-әйе» дип баш кагып, дәшми генә торды. Ә Мәҗит абзасы һаман: – Ярар, ярар, туган, эшләгәндә була инде ул. Әйдә, соңгы кисәтүеңне юыйк – дип, акбаш чыгара башлаган иде, Фәйзулла:

– Юк! – дип, җитди генә кырт кискәч, мыгырданып китеп барды. Бер-ике көннән Мәҗит абзыйсы Фәйзуллага:

– Торбаларыңны тизрәк ал, алайса икенче бригададан Хәмит тә күз салып йөри, – дигәч, торба һәм угольникларны, җаен чыгарып, өенә кайтарып куйды. Шул көнне үк бригадир тагын колхоз рәисенә барып хәбәр салды.

– Бу Фәйзулла бөтенләй шашына бит, әй. Фермага дип яздырган дүрт торбаны, ике угольникны чәлдергән. Мөгаен, сатып эчкәндер әле, – дип әйтеп салды. – Алып кайтканын күрүчеләр бар, алар исбатлап дөресләрләр.

Колхоз рәисе болай акыллы гына булса да, аерым-аерым кешеләр белән ипләп утырып сөйләшеп, эч-бавырларына үтеп керә ала торган кеше түгел иде. Аның үз турысы – туры, үз кыйбласы – кыйбла. Фәйзулланы чакыртып сөйләшергә иде дә бит, юк, кем нәрсә әйтсә, шул дөрес. Колхоз зур, кайсысы белән сөйләшеп бетсен дә кайсысын күреп өлгерсен. Шуңа да ул:

– Дөресен ачыклагыз да эшеннән куыгыз һәм бетте, – диде дә куйды.

Мәҗит моның белән генә чикләнмәде. Районга милиция бүлегенә шалтыратып, участковыйны чакыртты. Эш зурга китте. Урланган торбаларны Фәйзулла йортыннан таптылар.  

Участковый:

– Утыртам, сиңа биш, иң кимендә өч, – дип җикеренде. Фәйзулланы белгән олы колхозчылар, авылдашларның яклавы аркасында һәм югалган малның табылуы сәбәпле, Фәйзулланың беркайчан да җавапка тарттырылмавын исәпкә алып, штраф һәм алты ай егерме процент хезмәт хакын колхозга түләргә кушып, эшне туктаттылар.

Тик Фәйзулланы эшеннән кудылар. Фәйзулла эшсез хәзер. Бригадада эш бетмәс әле, сәнәк-көрәк тота беләм дип уйлаган Фәйзуллага кара көннәр килде. Мәҗит абзасы аңа бүтән эш бирмәде.

Үзе сорап барган иде:

– Туган, дөресен әйтергә кирәк, колхоз рәисе әйткәч, мин аңа каршы бара алмыйм инде, – дип җаваплады бригадир.

Эчкече Хәмит белән Әхәткә эш бар, ә Фәйзуллага – юк. Ничәнче көн барып та колхоз рәисен туры китерә алмады. Беркөнне контора алдында рәис үзе туктап:

– Нишләп эштә түгелсең, ничәнче көн инде шушында буталасың? – дигәч:

– Мин ни, шул эш сорап килгән идем, –  диде.

Рәис аңа каршы:

– Нинди эш кирәк соң сиңа? Бригадагызда болай да кеше җитешми. Әнә, иртәгәдән бригадир ферма улакларын ремонтларга кушар, кайт та шунда ярдәм ит. Әзрәк акчасы да, фуражы да булыр. Төшемле эш, – дип китеп барды.

Ләкин Мәҗит абзасы икенче, өченче көнне дә дәшмәде. Фәйзулла, аптырагач, бригадирның өенә барды. Беркатлы иде шул Фәйзулла, барысын да белеп бетерми иде.

Мәҗит абзасы өендә булырга тиеш вакытка чамалабрак барган иде дә, туры китерә алмады. Бригадир Фәйзулланың кереп килгәнен күреп, түр якка  мич артына ук барып посты. Сабира түти казан янында йөри. Фәйзулланың сәлам биреп керүенә дә игътибар итмәде. Аның ни йомыш белән йөрүен белгәч, хатын-кыз бит, түзмәде, әйтте дә салды:

– Нигә яшь кәләшеңнең әтиләре ярдәм итми? Ә?! Зәкия атасының аягына егылырга ризасыңмы хәзер? Зәкия кемнән ким иде? Бүген-иртәгә югары белемле укытучы булырга тора. Ә син, юньсез, безнең кызны ни буе, ни төсе булмаган пумалага алыштырдың. Җирбит, нәселегез корып бетеп бара, хәерче. Ябагасын койган ат кебек басып торасың минем бусагада. Яхшы белән яманны аера белмәдең. Нигә кызыбызны алдап йөрттең? – дип тезде дә тезде. 
Фәйзулланың өстенә пычрак су сиптеләрмени?! Тәүдә нишләргә дип аптырап калды. Аннан гына исән-имин чакта бу өйдән югалырга кирәклеген аңлап, аклы-күкле булып, ничек чыгып шылганын да сизмәде. Әйтәм, бу очта Сабира түтине «кырлы Сабира» дип йөртәләр, юкка түгел икән.

Менә эш нәрсәдә икән... Шуны аңлады Фәйзулла. Бу Зәкиянең үче иде. Әйе, бик каты, бик каты үч алдылар. Уйларга уелып, Фәйзулла ике көн өеннән дә чыкмый ятты. Төннәрен йоклый алмады. Зәкия усал елмаеп, күз алдына килеп җәфалады. Кышны ничек чыгар? Бригадир ат-техника бирмәү сәбәпле, печән дә чамалы. Утын белән салам бөтенләй юк. Мәҗит абзасына ышанып йөри торгач, әнә нинди көнгә калды. Каравылчы кирәклеген белгәч, ферма мөдиренә барган иде, ул ап-ачык итеп әйтеп бирде:

– Туган, бригадир сине алмаска кушты. Теләсә кемне эшкә ал, тик Рәхмәй малаен гына якын китерә күрмә, матри! – диде. – Шулай булгач, Фәйзулла туганым, үзең аңла. Минем дә бит әле дүрт бала укытып үстерәсем бар. Шул Мәҗитнең юлына нәрсә белән аркылы төштең? Ачуы бетмичә, син бу бригадада эш таба алмассың, энем. Ә аның ачуы, үзен бригадирлыктан төшермичә – бетми. Ничәнче колхоз рәисе алышына, ә ул – юк. Чөнки яңа рәискә дә тиз ярый белә, район хуҗалары өчен дә ул күптән инде «хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәткәре». Бу сүз икебезнең генә арада калсын, үзең аңла инде, Фәйзулла, – дигәч, барысы да ачыкланды. 

(Дәвамы бар)