Логотип Казан Утлары
Повесть

Фәйзулла (ахыры)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

15

Тышта төн... Яңгыр сибәли. Өй түбәләрендә шыбырдашкан тамчылар төнге тынлыкны боза. Дөньяда шундый хәлләрнең дә булуын белгән җил, теш шыгырдатып ыңгыраша. Ә болытлар бертуктаусыз елыйлар да елыйлар. Болыт яшьләре җиргә вак кына яңгыр булып яуганда, такси яллап, Уфадан Чиләбегә ашык-пошык Әкълимә түти кайтып төште. Аның да күңеле сизенде: Рудигы ялгыз калса, тагын ычкыначак. Тагын шул наркоманнарын җыеп, эт туе оештырачак. Килене баламны әниләрдә, районда табам дип, авылга кайтып китте бит.

Килен болай ару гына да, тик бердәнбер улы – Рудигы гына, карап тормасаң, тәртәдән чыга да китә. Күпме тырышты шул Рудик өчен, күпме тырышты. Акча күбрәк булсын, бердәнбер улы михнәт күрмәсен дип, базарда сату итте. Бик төшемле шөгыль дип, астан гына наркотиклар сатты. Ә улы? Күз-колак булмасаң, хәзер шул наркоманнарга иярә. Әллә өйләнгәч туктармы дип уйлаган иде, юк шул, җае туры килсә, ычкынып киткәли. Баласы булса, туктар, мөгаен, дип уйлый-уйлый, баскычтан менде. Ишекнең ачык икәнен күргәч, йөрәге «жу» итеп китте, тәне эсселе-суыклы булды. «Талаганнар!» – дип уйлады.

Ах, сволочь, юньсез! Рудик тагын теге нәмәстәкәйләрен җыеп, кәеф-сафа корып ята. Өйдән әллә нинди сасы ис килә. Тәмәке, аракы, косык исләре. Әкълимә түти танавын кулъяулыгы белән каплап, фатирга килеп керде һәм... катып калды. Өйнең тузганын күргәне бар иде аның. Әмма монысы бигрәк тә аяныч. Карават кан белән тулы. «Рудигын, бердәнбер улын суйганнар» дигән уй Әкълимә түтине яшен уты кебек тишеп үтте. Улының үле гәүдәсен эзләде. Ипләбрәк караса, улының кухня идәнендә гырлап йоклап ятканын күрде. Андый-мондый нәрсә күренми. Бөтен бүлмәләрне карап чыкты. Бөтенесе исерек, йоклыйлар йә саташып яталар. Тфү, юньсезләр, күбесе шәп-шәрә. Канга баткан ятакны тагын барып карады.

– Әллә бер өстерәлчеге монда бала табып яткан инде? Баласы да монда түгелме соң? – дип, игътибар белән караса, озак акырып елаудан тамаклары карлыгып арыган сабый яңа гына йоклап киткән иде. Мыш-мыш йоклый.

Әкълимә түти иң тәүдә баланы балконнан очырырга уйлады. Курыкты. Иртәгә бөтен милиция өй тирәсенә җыелачак. Эзләячәкләр, шикләнәчәкләр. Өенә тентү белән килсәләр? Юк, бүтән нәрсә уйларга кирәк. Кайсысыныкы икән дип, шунда күмәкләшеп, тәгәрәшеп яткан хатыннарны карап чыкты. Мондагылар тапмаган баланы. Әлбәттә, шушы азгын наркоман хатыннарның берәрсе инде. Тапкан да, баласын монда калдырып качкан.

Шунда кинәт башына бер уй килде. Уяна күрмәсен тагын дип, йоклаган сабыйны ипләп кенә алып, шунда яткан җәймәгә төрде. Шкафтан бала сыярлык бер катыргы тартма алып, аны шунда салды. Өстен ябып куйды. Урлашкан кеше сыман, як-ягына карана-карана, подъезддан чыгып китте. Кайда олактырырга, кайда очырырга? Әһә, әнә читтә генә, юл буенда азык-төлек кибете. Шуның бусагасына куярга. Шулай уйлап, кибет алдына барды.

– Юк, җил-яңгырга уянып, акыра башлар. Йә эт-мазар тияр. Җитмәсә, суык, – дип уйлады Әкълимә. Үзе дә ана булган кеше бит. Балалар йортына алып барасы инде әллә? Юк-юк, «Кайдан? Кемнеке? Ничек?» дип тикшерә башлаячаклар. Аннан тагын милиция. Юк, юк, Рудикка зыяны тияргә мөмкин. Аңа җил-яңгыр тияргә тиеш түгел.

Ул шулай уйлады һәм почмакта торган тимер чүп-чар багы эченә тартманы куеп, өстен япты. Җиңел сулап куйды. Халык эшкә йөгерә башларга бер-ике сәгать кенә калды. Берәрсе табып алыр әле. Йә кибет җыештыручы хатыннар күрер. Тәрәзәләрдә утлар да кабына башлады дип уйлап, бу баладан тиз котыла алуына шатланып куйды. Йөгерә-атлый, өенә кайтып китте.

Башта канлы юрган-түшәкләрне ваннага тутырып, өстенә су агызды. Идәндә аунап яткан наркоманнарны берәм-берәм бәргәләп диярлек, өйдән сөреп чыгарды. «Ярый әле, килен күрмәде, белмәде», –  дип уйлады ул. Кухняда берни белми исереп яткан Рудигын күңеле булганчы ярды. Бүлмәдә киеп йөри торган тапочка белән кыйнады. Ул өзелеп ертылгач, тузан каккыч белән өстәде. Рудик карышып тормады. Ничәнче көн инде исереп яткан адәмнең каршы торырлык хәле дә, рәте дә юк иде. Ул бары:

– Әнекәем, мамочка, – дип ыңгырашып кына ятты. Әкълимә түти беренче тапкыр улын шулай озак һәм рәхимсез кыйнады. «Кемнәр генә шулай улымны бозып, наркоманга әйләндерде икән? Күзләрен чокып, бугазларын чәйнәр идем шуларның», – дип үрсәләнде ана.

Рудигының әнисеннән чит кешеләр аша наркотик сатып алганын белми иде шул Әкълимә түти. Шул ук наркотикларны уңышлы сатып җыйган акчасын Рудикка биреп:

– Мә, улым, әтисез үстең. Хет хәзер аталы балалардан калышма. Йөрмә акчага тилмереп. Таксида йөре, яхшы киен. Кирәк булса, юньле кешеләр белән генә ресторанына да бар. Тик кара аны, азып-тузып йөрмә. Аракы эчеп, теге чурт-чураманын тартма түлке, – дип кисәтте ана. Улын беркайчан да акчадан өзмәде. Үзе шулай йөзәрләп-йөзәрләп тоттырган акчалар исә сихерле боҗра-түгәрәктә әйләнде. Улыннан – әнисенә, әнисеннән – улына. Наркотик аркасында балаларын, якыннарын югалткан, тормышлары бозылган гаиләләрне Әкълимә түтинең күргәне бар иде. Тик аларның кайгы-сыкрануларын гына аңламады да, белмәде дә. Аңа тик акча гына булсын. Ә сатып алучылар теләсә нәрсә эшләсеннәр. Аларда аның эше юк. Балаларын юньле-рәтле тәрбияли алмаганнар икән, моңа ул гаеплемени?

Үзенең улы да шул хәлгә төшәр, үзе дә шул кичерешләрне кичерер дип, Әкълимә түти башына да китермәде. Рудик күптән инде әнисенең улы түгел, ә шул әнисе саткан агу колы иде. Әкълимә түти акчага алданып, шушы хәлгә төшүен, алданганлыгын аңлап, үзенең гаебен ачуга әйләндереп, Рудигын кыйнады да кыйнады. Тузан каккыч белән кыйнап арыгач, уклау белән бәргәли башлады. Гарьләнеп, елый-елый кыйнады.

Рудикның шыңшуы ишетелми башлады. Куллары белән әнисе суккан урыннарны да тотмый, җәелеп төште. Авыз-борыннары җимерелеп, бөтенләй канга батты. Шунда гына Әкълимә түти, чамадан ычкынып киткәнен аңлап, үкси-үкси, диванга барып капланды. Эткә нәрсә булсын, бигрәк тә наркоманга. Бераз вакыт ятканнан соң, тән авыртуларын басар өчен Рудик үзенең кара көнгә дип, газ плитәсе астына яшереп куйган дозасын тапты, миләре яктырып киткән кебек булды. Авыртулар басылды. Ул яңадан кеше танымаслык хәлгә килеп, аягына басты. Диванда әнисе сынына кереп, үзен кыйнаган, муены ике-өч метрга сузылган бер нәрсә ятканын күрде. Тау кадәр корсаклы, лампочка башлы бер пәри. Кухнядагы ит чаба торган балтаны алып чыкты да пәригә таба юнәлде.

Ә дөньяда мәшрикътән килгән яктылык белән мәгърип караңгылыгы бер-берсе белән сугыша-сугыша, көч сынаша. Караңгылык җиңелеп, таң сызылды. Җил, үзәкләргә үтеп, торба һәм морҗа башларында сызгырды. Болытлар исә, бу вәхшилекне җир йөзеннән яшьләре белән юып төшерергә теләп елыйлар да елыйлар. Аларның күз яшьләре яңгыр булып, җиргә тама...

16

Сәламәтлеге нык булганга, Сания бик бирешмәде. Хәтере генә начарланган. Өйләренә кайтканны, үзен җәфалап җәберләгәннәрен, интеккәннәрен белә. Ә менә монда Әүҗән юлына ничек килеп чыгуын һич исенә төшерә алмый.

– Нәрсә булды, дочька, нәрсә эшләп бу хәлгә төштең, – дип, бер марҗа түти култыклап, өенә алып кереп барганда гына, Саниянең башына адәм рәтле уйлар керә башлады.

– Балам төште, балам үлде, – дип аңлата алды ул. Саниянең хәленә кереп, марҗа түти куе итеп төрле үлән чәйләре эчерде. Балга бутаган ниндидер тамыр каптырды. Чәйләр эчеп, әзрәк ял итеп алгач, Саниягә хәл керде. Тик күзләрендәге сәер ялтыравы гына һаман бетмәде. Марҗа апага мең рәхмәтләр әйтеп, ул кайтыр юлга ашыкты. Их, шул күрәчәкләрне алдан күреп, урап үтеп булса иде дә бит! Юк шул.

Әүҗәнгә җәяү чыккан иде дә, берничә чакрымнан соң хәле бетте. Бәхетенә, бүрәнә төягән йөк машинасы юлда туктап утыртты. Шул машина белән Колгынага кадәр килде. Машина лесхозга килгән икән. Рәхмәтләр әйтеп, авыл урамыннан җәяү китте Сания.

Бу юллардан йөргәне булмаганга, ул Эстәрлегә кайдан китәргә икәнлеген сораштыра-сораштыра, авылның икенче очына чыкканда, тәмам егылыр чиккә җиткән иде инде. Тукталышта халык хәтсез генә. Шуңа да ул, бер читкәрәк китеп, бүрәнә өстенә утырды.

«Ничек бу тирәгә килеп чыктым соң әле мин?» – дип уйлап караса да, очына барып чыга алмады. «Их, башкайларымның тагын ниләр күрәсе бар икән? Бер тиен акча юк, ничек кайтып җитәргә?» – дип, мышык-мышык елап җибәрде. «Аяктан гына егылмаска, тик аяктан гына егылмаска иде», – дип теләде. Тукталыштагы халык җайлап утырып китте, кайберләре, суыкка түзмичә, кире өйләренә таралды. Утырган урынында туңды Сания. Ачы җил үзәкләргә үтә. Күм-күк булды. «Мөгаен, берәрсенә куна керергә туры килер инде», – дип, урыныннан торуга, бүрәнә төягән трактор күренде. «Каршысына чыгып туктатам, берәр миһербанлы бәндә булса, утыртыр әле», –  дип, юлга атлады. Ул да булмый, читтә генә таякка таянган, бик шакшы киенгән, йөзе күптән пәке күрмәгән бер бәндә дә кузгалды.

Сания кулларын болгый-болгый, тракторга каршы чыкты. Трактор чәчләре агарып беткән теге сукбай янына туктады. Беренче булып барып җитәргә ничек кенә тырышса да, Сания өлгерә алмады. Теге сукбай алга басты. Сания да бирешмәде. Картны җәһәт кенә читкә этеп, трактор кабинасына менә башлады...

– Юньле-рәтле кыланмасаң, күрмәгәнеңне күрсәтәм, – дип, егып төшерергә уйлап, артына борылып караса, теге сукбай итәгенә ябышып, аны тартырга тотынды. Шуннан Сания бар көченә тегеңә тибеп җибәрде. Бик уңайлы эләкте, ахры. Әллә битенә, әллә башына. Шайтан белсен, сукбай пычракка тәгәрәп төште. «Үзе исерек, аягында чак басып тора», – дип уйлады Сания эчтән.

Шундыйлар аркасында баласын югалтты бит ул! Баласы исенә төшкәч, хатын бөтенләй җенләнде. Сикереп төшеп, итәген рәтләде дә теге сукбайны типкәләргә, бөтен ачуын аңардан алырга тотынды:

– Хәшәрәт, сукбай, берәдәк, сволочь...

Ничәмә көннәр җыелган күз яшенә ирек бирде дә елый-елый, сукбайны тагы дөмбәсләргә кереште. Чәчләренә ябышты. Үзенең дә юньләп хәле дә, көче дә юк бит инде. Читтән карасаң, исерек ир белән исерек хатын сугыша дип уйларсың.

Сукбай да елап җибәрде.

Бу  Саниянең җизнәсе Фәйзулла иде...
 

Тәмам.