Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бәләкәй Фирзәр

«Бабачы» килгәч

Иң беренче исемдә калган вакыйга – мине сөннәткә утыртулары. Дүрт яшьтә булганмындыр ул вакытта. Нәрсә икәнен белмим – гомергә ишеткән юк... Бабачы килә, диләр. Нигә килә ул, нишли? Ни гаебем бар? Киләсен белүем була, гел качам. Йә укол кадар дип куркам. Бөтен авыл баласы шундый: духтыр дигән сүз чыктымы, югалып бетәләр иде. Өйдә дә, урамда да эзе-безе юк. Бакчада бәрәңге сабагы үскән вакыт, бабачының чакыртылуын сизүем булды, чыгып яттым шунда. Мышнамыйм да. Ара-тирә күтәрелеп караштыргалыйм: әй, йөри теге, сумкасын да аскан. Минем кайда икәнне берәү дә белми, әмма шушы ишегалды яки бакча тирәсендә дип чамалыйлар.

Берзаман:

– Киттеләр, киттеләр, чык давай! – дип, абый аваз салды. Шуңа ышанып торып басуым булды, эләктереп тә алдылар. Кулларны каерып, ыштанны салдырып, хәл итеп тә куйдылар. Абый миннән алты яшькә олы. Үзе күптән котылган бу хәлдән. Чаршау артында ятам.

– Хәзер кызларга күрсәтәм, – ди. Куам тегеләрне – оят, чүтеки. Менә шулай булды минем бу мәсьәлә...

Хирыслык...

Мин музыкага бала вакытта ук хирыс идем.

Дүрт яшемдә урындыкны гармун итеп «Имәннәр шаулый»ны җырлап җибәрәм!.. Биш яшь тулганда, Буаның Пионерлар сараена комиссия килгән – яшь талантлар эзлиләр икән. Боларга да шуны җырлап күрсәттем.

Бервакытны чакыру килеп төште – Казанга, интернатка.

Әни:

– Әти-әнисе исән килеш баланы интернатка бирергә җүләрмени без? – диде.

Үземнең дә бик барасы килеп тормый иде әле.

Аннан соң алты яшемдә авылдагы мәктәпкә укырга кердем. Унөчтә – педучилищега киттем. Унбиш сәгать буе Казан – Уфа поезды белән Бөгелмәгә, аннан төшеп, автобуска утырасы. Ул инде киткән була, бер белмәгән шәһәрдә берүзең каласың. Анда инде «тегенди» малайлар булган акчаңны сыпыртып алалар, каршы килеп торсаң кыйныйлар. Икенче көнне автобуска утырып, Лениногорскига барырлык акчаң да калмый. Фирзәр Мортазин булганчы, шактый кыен ашарга туры килде шулай.
 

Эшләп үстек

Безнең авылда бөтен җирдә иген үсә иде. Болыннар юк. Япьләшкә белән печән җыярга китәбез. Ат арбасыннан кечкенә ул, ике тәгәрмәчле... Кукуруз арасыннан кул белән тугызбуын дигән үләнне җыябыз... Колхоз председателе күренсә – качасың, эләктерсәләр – беттең, чөнки колхоз милкенә кагылырга ярамый. Югыйсә чүп үләненнән чистарту файдага гына бит инде. Көнгә берничә рейс ясыйбыз. Озын Куак дигән урман ягына дүрт чакрым барасы. Бабай мәрхүм, сөенеп тора, әйтерсең, үзенә ашыйсы. «Ай, рәхмәт, балаларым, ай, рәхмәт!» – ди торган иде, кипкән печәнне түбәгә тутырганда.

Өйдәгеләр:

– Әгәр сарай башын тутырсагыз, сиңа тальянка алып бирербез, – диләр миңа.

Ун яшемнән ат җигә башладым. Кычыткан чабам. Сәгыйдә апа бар иде, усал хатын иде.

– Бу синең җыйган кычытканың бозауга пес итәргә дә җитми, – дип, ачуны да китергәләде.

Үҗәтләнеп, печән җыям. Шуның акчасын җыеп, әтиләр дә кушып, тальянкалы булдым. Анысын өйрәнгәч, хромка аласы килә. Абый-апага әйтәм: «Давай, булышыгыз!» Үзем генә акча җыеп булмый. Ат белән йөрим, һаман үлән җыям, чабам, алай итәм, болай итәм, шулай итеп сарай башын шыплап тутырдык. Аның бит әле, алам дисәң дә, ул вакытта гармуннары да юк. Таптык – анысында да уйнарга өйрәндем. Хәзер баянда уйныйсы килә башлады. Монысын кайдан табасы?..

Грузчик булып эшлим, җәй көне иген бушатам. Нәтиҗәсе: баянлык җыелды. Әтиләр күбрәк кушты, мин – аз гына. Сельпо күрше авылда иде, аның председателе аша заказ бирдек. Баян кайткан көнне бәйрәм булды. Минем өчен андый бәйрәмнең беркайчан да булганы юк иде әле.

«Җиз кыңгырау моңнары»н шунда ук уйнап җибәрдем. Элек кичен капка төпләрендә гармун уйнап утыру бар иде. Шуның тарту көче бик зур. Менә бүген чыгып уйнап кара әле шулай! «Солтан малае ычкынганмы әллә?» – диячәкләр. «Салган, ахрысы...» – дип әйтергә дә күп сорамаячаклар. Заманы шундый...

Без өйдә өчәү үстек.

Энем Илсур әле соңрак туды.

Чөгендер утарга барганда, стаканга салып, пешкән чөгендер белән май алабыз, шуның белән тамак ялгый идек.  Ак күмәчне мин ун яшькә хәтле күрмәдем. Ул вакытта теге үсеп җитмәгән әтәчне суйгач, бүлеп ашыйлар, шикәрне кләшчә белән ваталар иде әле. Әткәйнең сеңлесенең малайлары Рафил белән Наилләрдә ипи дә бар, конфет та... Мин килсәм, өкөмәт (хөкүмәт) ипие дип, миңа да кисеп биргәлиләр...

Ә мин усал идем. Бервакыт болар безгә машина руле тотып килделәр. Каян алганнардыр – анысын белмим, әмма кызыктым. Озак уйлап тормадым,  Наилдән тартып алдым да үзен куып-куып кыйнадым. Шуннан соң бер атна килмәделәр.

Рәхмәтле хисләр...

Һәр йортта дүртәр-бишәр бала иде. Безгә концертларга барырга ярамый – кеше күп булгач, урын җитмәгәндер инде. Шулай да әнкәй мине кайтып ала иде. Аның белән булгач, кертәләр. Кайбер малайлар клубтагы түгәрәк мич артыннан качып карый иде.

Шундый мәрхәмәтле Җиһанша бабам бар иде, ә әби кырысрак. Кайчакта посылкалар килә. Анда лимон, җимеш, конфет була иде, кайчакта бер-ике ысланган балык. Әби аларны шунда ук җыеп куя.

– Улым, кәнфит анда түгел, тегендә, тегендә!.. – дип, бабай конфетларның кайдалыгын күрсәтә иде.

Оныкларын бик яратты ул. Икәүләп, без аның әтисенең каберенә каен утырттык, соңыннан үзенә дә чардуган куйдым. Менә шундый тәрбия булган безгә яшь вакытта.

Әнкәйгә зур рәхмәт! Ул йөртмәсә Илһам абый, Әлфия апа, Сөләйман Йосыпов концертларына кем алып барыр иде?

Илһам абый берзаман микрофон тотып чыкты. Залдан берәү: «Илһам, микрофонсыз җырла!» – дип кычкырды. Ул аңа җавап итеп: «Хәзер муллалар да азанны микрофон белән әйтә», – диде. Бик кызык кеше иде ул, мәрхүм. Киеренкелек туган очракта сүзне шулай йомшак кына юморга борып җибәрә торган осталыгы бар иде.


Шуклыклар...

Дөресен генә әйткәндә, минем белән кызык хәлләр шактый күп булды. Кайберләре соңыннан үкенечкә дә булгалады...

Элек кар суы күп була иде бит. Гөрләвекләр акканда, «алдавыч» ясап, кеше батыру белән мәш килә идек. Безнең якта «баткоф» дип атала иде ул. Кеше күп йөри торган җиргәрәк карны тирән чокыр итеп казыйсың. Асты су була бит инде аның, ә өстен оста гына кар белән каплап куясың. Шуннан соң качып, кем үтәр дә, кем батар икән дип күзәтеп торасың. Кем дә булса батса, әй, кызык та була торган иде инде. Хәзер менә шуны уйлап, «этлек» булган икән бу кыланышларыбыз дип, үземне битәрлим. Аяк киемнәре дә алмашка булмый торган иде ул вакытта, ашыккан да булганнардыр инде. Әле бит шуннан соң салкын тигезеп, авырып ятулары да ихтимал. Берсендә география укытучысы Расих абый эләкте шул баткофка. Иң яраткан укытучыларымның берсе. Дәресләрен бакчаларда үткәрә иде.

Яз көне күрше Камил белән «шырпы мылтыгы»нда уйнап шаяра идек. Пистолетка охшаган тактага кадак белән җиз көпшәне бөгәбез дә көпшә эченә шырпы кырабыз. Шырпы кырабыз-кырабыз да, будыргычка (резинка) тарттырылган кадакны көпшә эченә кисәктән суыртабыз – шартламый. Тагын шырпының күкертен көпшәгә җыябыз. Берзаман мәктәптән кайтучы укучыларга төбәп – «Шарт!». Көпшәсеннән утлар чыга пистолетның. Кемнеңдер күзен, битен көйдереп алган чаклар да булды. Икенче көнне «линейка»да бик каты ачуланалар иде. Хәзер вакытында чарасын күрә белгәннәре өчен рәхмәт кенә әйтәм.


Тәрбия

Безне күбрәк әни тәрбияләде. Каеш белән дә, төрле җәза биргәләп тә. Әткәй кул тигермәде. Ул радиода да эшләде, партказначей да булды, аннан соң газовик та, электромонтёр да. Ул радиода эшләгәндә, без шунда барып җырлый идек. Әти күбрәк мине җырлата иде. Ул вакытта һәр йортта радио бар. Әткәй музыкасын бирә. Казанны түгел, Уфаны тота. Илфак Смаковны шуннан беләм.

Авыл радиосында концерт болай башлана. Әти башта болай ди: «Кабычрадсөли. Хәзконцкубыз» – шул хәтле тиз сөйли, аның нәрсә әйткәнен авыл кешеләре генә белә. Җайлап әйткәндә, ул җөмлә болай яңгырарга тиеш: «Кайбыч радиосы сөйли. Хәзер концерт куябыз».


Газга гына баскаладым

Үсмер чакларда колхозда байтак эшләдек. Ләкин акчасын күрмәдек. Бирсәләр дә, аны ата-ана кулына тоттыралар. Яшьтән эшләп үсү – кеше арасына керү, үзеңне таныту, аның кыйммәте дә шунда...

Мисал өчен, мин колхозда машина йөртергә өйрәндем. Унике яшьтә комбайн штурвалына тотындым. Фәрит абыйның машина йөртергә өйрәткәне истә калган. Бервакыт: «Бар, машинаны алып куй!» – ди бу миңа. Кабызам да, машина дрык-дрык итә дә сүнә, дрык-дрык итә дә сүнә. «Скоростьтан ал, анаңны сатыйм...», – дип, колакка тартты берне. Тиз өйрәндем.

Басудан кайттык та, тегенең машинасы кабынмый. Стартеры эшләми. «Утыр рульгә, чыгып, ручка белән борам, – ди. Теге бора-бора, әйләндерә-әйләндерә, борыныннан тир тама, кызарды-бүртенде... Шуннан өметен өзеп:

– Бор ачкычны, – ди.

Мин әйтәм:

– Мин бит аны кабызмадым. Газга гына баскаладым...


Алмаз ХӘМЗИН язып алды.