Логотип Казан Утлары
Публицистика

Затлы җырчы, олуг шәхес

Милли опера сәхнәсендә һәм татар эстрадасында онытылмаслык якты эз калдырган күренекле җырчыбыз, педагог, Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхабиевның (1951 – 2019) тууына 70 ел тулды.

Кызганыч, аның юбилеен без җырчының үзеннән башка гына билгеләп үтәргә мәҗбүрбез. Шушы уңайдан Татарстан радиосында искә алу тапшыруы һәм ул башкарган җырлардан төзелгән берничә концерт әзерләнде. Программалар өчен материал туплау барышында бер нәрсәгә игътибар иттек: Рафаэль абыйның сәхнә эшчәнлеге безнең радио фонотекасында бик ачык булып чагылыш таба икән. Бездә аның башкаруындагы 102 әсәр саклана. Болар – халык җырлары, татар, рус, чит ил композиторларының җырлары һәм романслары, ул үзе катнашкан опера спектакльләреннән арияләр. Җырларның берничәсе яраткан оныгы Нариман Сәхабиев белән бергәләп башкарылган.

Ә менә җырчы үзе катнашкан тапшыруларга килсәк, кызганыч, алар күп түгел. Рафаэль Сәхабиев радиога җырлар яздырырга еш килеп йөрсә дә, үз аягы белән килеп кергән мөмкинлектән файдаланып калучы җурналистлар сирәк булган.

Журнал укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган әлеге язма - Рафаэль абыйның сөйләгәннәре сакланып калган аз санлы тапшыруларның берсе. Тарихы болай. 2010 елда «Казан утлары» журналы гаять кызыклы бер сәхифә ачып җибәргән иде. «Бәләкәйләр» дип исемләнгән бу сәхифәдә язучылар, галимнәр, мәдәният-сәнгать әһелләре арасыннан күп кенә танылган шәхесләр үзләренең балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Шул елның июль ае санында «Бәләкәй Сәхаби» дигән баш астында Рафаэль Сәхабиевның парчалары да дөнья күрде. Фәкыйрегез әнә шул вакытта аның белән очрашып әңгәмә корган иде. Әлбәттә, биредә җырчының зур иҗатына, музыка сәнгате үсешенә керткән хезмәтенә бәя бирү максаты куелмаган. Монда Рафаэль абый җылы, ихлас хисләргә бирелеп, фәкать балачагы, анда калган күңелле хәлләр турында турында сөйли. Аның белән аралашкан, якыннан белгән кеше биредә нәкъ тормыштагыча шаян, җор сүзле, философ Рафаэль Сәхабинең үзе белән очрашачак.

Бу язмада сез шулай ук җырчы башкаруындагы җырлар да тыңлый аласыз. Әңгәмә тәмамлануга аның якты рухын искә алып әзерләнгән концерт башланып китә.

Татар җырларын затлы-зәвыклы югарылыкта башкару өлгесен барлыкка китергән, үз артыннан килүчеләргә бер үрнәк булып калган зур җырчы, олуг шәхес Рафаэль Сәхабиевның якты рухына бер дога булса иде бу эшебез.