Логотип Казан Утлары
Повесть

Йә, кем кызганыч? (повесть)

1

...Һи, татар баеса, чабатасын түргә элә, имеш. Төрттерүен кара, ә! Янәсе, син, тирестә казынып үскән хәерче Хафизулла малае, артыгын кыланасың. Әйе, элде Җәмил, тик аныкы юкә кайрысыннан үрелгән мескен «аяк савыты» түгел, аныкы күз чагылган саф алтыннан эшләнгән сувенир. Бәләкәй генә булса да, байлык билгесе! Тик лыгырдасын, хәчтерүш! Аның мәгънәсез әйтемнәренә исебез киткән, ди! Кайвакыт китә шул. Югыйсә Җәмил кебек эшкуарга ыбыр-чыбыр белән булашып вакланмыйча эредән генә алдыртып яшисе дә... Үзеңнән түбәннәргә төкереп кенә... Шәп фикерме? Шәп! Вакландыра, шайтан. Чөнки авылдаш егет белән көн дә бер казанда кайный. Дөрес, Җәмил – хуҗа, ә ул – ярдәмче генә, ләкин үзен әллә кем итеп тота! Килешми, димә, Җәмил, эткә каршы син дә өр! Урамга ку, нервыңны ашатып ятма! Һаман-һаман Телбәр Гайфигә бурыч түләргә, димәгән. Йөз гаебен тап, йөзгә ваклан, әнә, ил-көн белән идарә иткән түрәләр дә кайчакта тун якасыннан «бет эзли». Бурыч нәрсәдән гыйбарәт иде соң? Унөч яшьлек Җәмил язгы ташуда боз астына чумгач, аны Кәрим атасы Гайфи коткарды. Аларның өе якын гына иде. Абзый фуфайкасын салып атып, күлмәкчән генә елгага сикерде. Җәмилне җилкәсеннән умырып, балык кебек ярга аткач, боз аның үзен дә суктырып, төпкә сөйрәгән иде, җен куәтләре бар икән, тәки көрәшә-көрәшә Газраил тырнагыннан ычкынды ул. Үсмерне мунча ләүкәсендә пешекләгән кайнар себерке белән чаба-чаба хәлләндерсәләр, үпкәсе шешкән Гайфи абзый бик озак район хастаханәсендә чиләнде. Җәмилнекеләр аңа китергән күчтәнәч тавыкка сырхау чәнти бармагын гына тидереп:

– Хафизулла яшьти, төпчегеңнең гомере шушы тавыкка гына торамыни? – диде. 

– Тормый анысы. Безнең ише ярлыдан ни бал, ни май таммый, җәйгә мужытса сарык бәрәнләр, шуның белән бәхилләтермен. – Гаярь атасы каушады. Калын тавышы чыра кебек юкарды: – Җәйгә дим, сарык...

– Туктале, Хафизулла! Хет капкам баганасына ат бәйлә, хет чүлдән дөя сөйрәп апкайт, мин мал дип егылган кешеме, ә? Сукыр тиенең дә кирәкми миңа. Киләчәктә без малаең белән исәп-хисап ясарбыз!

– Ничек «киләчәктә»? Киләчәк томаннар артында бит, Гайфи агай-эне. Бүгенге көн бар.

– Бүгенгесенең таң аткач та капкасы ябылган, Хафизулла. Мин алдагысын фаразлыйм. Синең төпчегең Җәмил авыл ышпанасы. Кашыңны җыерма, җәме? Ышпана гына икән, бер бәла. Ерткыч ул синең. Үзеннән олырак малайларны да кыйнап имгәтә, бот буйлы күсәк. Башыңны җүләргә салма, яхшы беләсең моны, Алдар!

– Сиңа ни зыяны тигән соң? – Чыра тавыш әзрәк калынайды. – Җә, Телбәр?!

– Миңа тимәгән, ә минем Кәримгә тигән. Ничә тапкыр кыйнады баланы!

Ике атаның кушаматлар белән әйтешә-әйтешә сөйләшкәнен капка төбендәге талтирәккә ышыкланып тыңлаган Җәмилнең йодрыгы йомарланды. Беркөнне ул ике оч малайларын да җыеп, үзен атаман итеп сайлатканда, Кәрим:

– Чур, мин үземә үзем баш! – дип, аңа буйсынмады. Муеныңны өзәчәк әле синең Җәмил, караңгы тыкрыкта очра гына!

Ә Гайфиләрнең ишегалдында исә пар бөркелә, ирләр, балалардан берберсенә «күчкән» иде.

– Сезнең нәселнең буыны сыек, көчсез сез, Гайфи! Тел белән генә бәрәсез, шуңа Телбәр диләр сезне!

– Без турысын әйтәбез, хагын әйтәбез!

– Хи-хи, турысын әйткәнгә күрә авылда яратмыйлар үзегезне!

– Сез Алдарларны бик сөяләр, ди, Хафизулла!

– Алданмагыз соң! Җәле, ызбаңа кереп, тавык боты кимер. Хатын аны унбиш йомырка белән тутырды.

– Алдыйсың, сигез белән! – диде Гайфи.

– Ярар, үртәшмик, Хафизулла. Киләчәктә ил-дөнья мөнбәренә ертлачлар, комсызлар, кансызлар менеп кунаклаячак. Знамы, синең төпчегең шулар төркеменә кушыла! Аңа бүген үк орлык чәчелгән, тишелеп тә килә. Ә безнекендә андый әрсезлек чамалыдан чамалы. Артык әдәпле безнеке. Озын сүзнең кыскасы: башкисәрең зур укуларда укып, түрәләр кәнәфиенә арт санын төрткәч, Кәримне дә үз янына алсын! Вәт шуның белән миңа бурычы капланыр.

– Һи, Телбәр генә дисәң дә, әллә ниләр юрый, – диде Алдар ата, күңелле кеткелдәп.

– Прәме әүлия син.

– Әтисе, билгеле, үзе дә улым нәчәлникләр рәтендә түш киереп йөрсен дип хыяллана иде. Ичмасам монысы бака төсле хәерчелек сазлыгында чупырдамас!

– Рәхмәт яхшы сүзеңә, Гайфи яшьти.

Ирләр шап та шоп кул сугышты. Ата урамның буеннан-буена нотык укып барды:

– Карале, ышпана, ишеттеңме син безнең килешүне? Ишеттең, ышпана! Фермада тирес түгәрсең, башкасына син яраксыз дигән идем, баксаң әллә ниткән биек-биек сәндерәләргә менгезәләр үзеңне. Күрше Актай авылының  Габделхагы мактанды беркөн. Олы улым акыллы, ди, шуңа аны ак ыстиналы кримелдә эшләтәләр, ди. Вәт дан!

– Безнең Шамил абый да акыллы, ул да эшләр.

Хафиз ата имән бармагы белән үсмернең җилкәсенә кадады:

– Синнән сораганнар, әнчек! Моннан соң Гайфи оланына бәйләнәсе булма! Телбәр ташуга сикермәсә, елга төбендә балык ризыгы идең син.

Атасының уң аягы зәгыйфь, яшь вакытта үзе йөрткән машинага тапталып, сөяге дөрес ялганмаган иде: менә ул чатанлый-чатанлый Җәмилдән берничә адым алга үтте дә туктап, үзалдына елмайды:

– Авылда бөтенесе дә Гайфидән төш юраталар, аныкы гел рас. Мужытса сине дә нәчәлник итеп күргәндер. Язым-гатаем без дә байлар чутыннан саналырбыз. Ник саналмаска? Актай Габделхагы бездән дә хәерчерәк, әнә бит улы Кримелдә, ди. Җәмил җилкә чокырын ышкыды. Әтисенең бармагы кадактан да очлырак иде.

– Хи-хи, Кримелеңдә ишегалды себерә, ди, Габделхак малае, – дигәч, «кадак» тагын да катырак авырттырып кадады:

– Телеңә борыч сибәм, ышпана, күп белдеклеләнсәң!

...Һай, нишләп ул чакрымнар урап, кисәк кенә бала чагына әйләнеп кайтты соң әле? Сагынуданмы? Юк, үткәннәр сагындырмый. Чабуына тагылып, һәр тотам артыннан сөйрәләчәк бурычы хатирәләрен кузгатты. Әйе, бурыч, хәерсез бурыч! Кабинетта һава тыгызланган кебек иде. Ул тәрәзәне ачкач, борын яфрагын киңәйтеп, көчәнә-көчәнә сулыш алды. Каһәр суккыры, әз генә дулкынланса – күкрәк кыса. Югыйсә һич кенә дә хәсрәтләнәсе түгел. Телбәр Гайфигә: «Үлгәнче улыңны янымда асрармын», – дип, кем ант сулары эчкән, ди! Эчмәгән! Бәйрәмнән соң Телбәр токымы белән ара киселәчәк. Әлегә «кирәкле кишер яфрагы»на үтә дә җаваплы эш кушылды: Хафизыч юбилейга (утыз биш яшь!) әзерләнә, ә моның барлык мәшәкате-фәшәхате шушы Кәримгә йөкләнә.

– Әй син! – диде хуҗа, диварга сугып. Күрше бүлмәдәге егет өчен бу «кер» дигән сигнал иде. Кәрим белән күрешкән саен аның җанында бер сәер үртәлү кузгала: авылдашы һинд киносындагы кебек чем-кара чәчле, озын буйлы, киң җилкәле чибәр, ә Җәмилнең тугач та кендегенә шайтан баскандай гәүдәсе тәбәнәк, аркасы да чүт кенә бөкре иде. Нигә Ходай аңардан буй-сын, төс-бит кызганган икән?! Хәер, ул үзен бүтәнчә юата иде. Кәрим аның йомышчысы, аның кесәсе такыр, ә Җәмил көннән-көн байый! Ә бай никадәр генә ямьсез булса да, матур күренә, чөнки аның йөзен акча нурландыра. Әнә, Казанның гүзәлләрдән гүзәлен ике ай эчендә аңа ярәштеләр. Ә кочакта (ягъни акчасында) җылынырга хыялланган кыз-кыркын әзме? Алар исәпсез-хисапсыз! Үз-үзеннән канәгать хуҗа иңбашын гына турайткан иде, ишек ачылды.

– Шакып кер дип, күпме кисәттем, малай-шалай!

– Шакыдың ни дә шакымадың ни, барыбер керәсе, Җәмил.

– Мин синең өчен Җәмил Хафизович, яме?

– Минем дә Кәрим дигән атым бар!

– Сүз көрәштермә, вакытым тыгыз. Тыңла! – диде хуҗа боерган тавыш белән. – Туган көнгә халыкны грузин ресторанына җыям.
– Үзебезнең милли рестораныбыз да менә дигән, Җәмил. Мәсәлән...

– Синең белән кайсы яхшы, кайсы начар дип, кем киңәшкән! Грузиннар итальян кухнясы белән генә ярыша. Ну, надан да син, малай-шалай. Хуҗасы Гурам белән дуслар без, ул бәйрәм кичендә ресторан тулысы белән синең карамакта, диде. Өч залы да. Берсендә чәй, икенчесендә ял бүлмәсе, өченчесендә илле кешегә өстәлләр. Блюдоларны администратор Дорико, туташмы ул, ханыммы, чёртмы шунда, ватцапка җибәрде. Яз тәртипләп! Пхали. Поехалинең ике генә хәрефен кыскартканнар, ахры. Тәк-тәк... Төрле үлән, әстерхан чикләвеге катнашмасына гранат суы сибеп хәстәрләрбез, ди Дорико. Аны ләвәш белән ашыйлар, ди. Яз! Грузин пилмәне – хинкали. Дальше яз. Беренче блюда. Сөякле иттә кайнатылып соус белән бирелгән аш.

– Бәлки, токмачлы аш тәмлерәктер?

«Малай-шалай» һаман үзенекен кыстыра иде.

– Туйган ул камырдан! Әни көн дә токмач быкырдата иде. Янәсе, атагызның катык бутап ашаса, тамагы туя! Ә минем аңардан эчем күбенә иде. Эреткән терлек маенда суган кыздырып чыжлаткан итсез коры аш үзе. Җәйге айларда мал суймады авыл.

– Кара, кемгә бу үпкә? Кемгә? Ачлы-туклы балачагы еламсырыймы әллә? Башка ирләр кебек ни шабашкада, ни колхозда тир түкмәгән «җанбалит» ата йортка сукыр тиен кертмәде. – Әй син, малай-шалай, без баерак идек дип кәперәймә, яме! Сез – Телбәрләр исән ата белән дә фәкыйрь идегез. Тәбәнәк җил капкагызны мөгезе белән сөзеп кәҗә аудара иде.

– Хәтерең саеккан икән, авылдаш. Безнең урыс капка иде. Йә, туган көн дигән идең.

– Дорикодан счёт сора. Кая, мин төзегән исемлекне бастырдыңмы? Китер! Кунаклар исемлеге кат-кат уйланылган, алай да ул һәр фамилиягә тукталып, кабат күз йөртеп алды. Арада Хәйдәров кына шик уята иде. Эре бәрәңге! Бәлки, бу адәм белән бормалы-сырмалы сукмаклар мәңге кисешмәс тә иде, көн-төн интернетта чокынган белдекле Кәрим кытыкландырды:

– Пирамидада эшмәкәрләр җыела, катнашасыңмы? Теркәлергә заявка биримме? Һәр нәрсәдән үзенә файда эзләгән Җәмил, бишкуллап ризалашты. Бара, бара! Әгәр түгәрәк күмәчне бүләләр икән, бер кисәген ул кабар! Хәйдәров, үзе баш, үзе түш дигәндәй, икътисад, корпорация кебек терминнар белән «бизәкләп», сәхнәдән доклад укыды. Залда «байлар» әллә ни күп түгел иде. Бу иптәш йолдызлар белән уратылган ай төсле. Лидер, кыскасы. Тәнәфестә «күк бизәкләре» аның тирәсендә җемелдәште. Мактыйлар, тәбрикләп кулын кысалар. Әрсезлек – ярты бәхет, ди, Җәмил дә төркемне ерып аңа табан елышты:

– Мин – Дияров Җәмил, агач ярдырып, такта сатам, – диде ул.

– Дияров Җәмил, Дияров Җәмил. – Хәйдәров нәрсәнедер исенә төшергәндәй, аның исемен кабатлады. – Синмени инде ул, Дияров?

Аның түгәрәк йөзе калай төсле ямьшәйде. Беренче танышуның азагы бик күңелсез тәмамланды: абзый колга буен көянтә сыман бөгеп, Җәмилнең колагына пышылдады:

– Урлап кискән агач ташыйсың, диләр. Дөресме? 

Алдар кушаматын ничек акламыйсың, ди, аклады ул:

– Чеп-чи ялган! Дошман сүзенә ышанмагыз, Ислам Фәизович. Кемдер мине пычрата. Намусым чиста, бизнесымда алдашу юк. Документларда тәртип. Хәйдәров әллә кисәтте, әллә мәкальләр сиптерергә ярата иде:

– Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, – диде.

Үзенең тапкырлыгыннан канәгать калса да, Җәмилнең йөрәген кара кош чукыды. Чек-чек, чек-чек... Кайсы каһәр суккыры саткан аны, ә? Залда танышлар шактый, ә кем аларга эшнең бөтен нечкәлекләрен сөйләгән, ди! Җәмилнең юлы җир астыннан, анда дөм караңгы, һәм бу караңгыда ул гына абынмый-сөртенми. Гурамның авызы иләкме? Гурам он кебек дөньяга илиме? Аларның сере уртак, акчаны да бер көрәк белән көриләр. Телбәр малаемы? Шул үзе! Җәмил аңардан күпме генә яшерсә дә, егет чималның нинди «көч» түгеп табылганын чамалыйдыр. Документлардагы «ярык»ны Гурамныкылар исәпләп «дөресли» анысы, ләкин Кәримнең колагы локатор, маңгаендагы күзе – прожектор.

Җыенда көчкә түзеп утырган Җәмил кайтып, әз генә Кәримнең бугазына ябышмады:

– Хәйдәровка син саттыңмы, малай-шалай?!

– Нәрсә саттым?

– Атаң башы саттың! Каланча абзый мине каракка чыгара! Син аңа шыттырдыңмы? Күптәнге белешеңме Хәйдәров?

– Тынычлан, Хафизыч. Сине сатудан ни мәгънә? Җүн син. Потың өч кенә тиен. Икенчедән, Хәйдәров бик эре корпорация хуҗасы, аның сак хезмәтендәге егетләре һәркемне энә күзеннән уздыра.

– Һа, без дә аның яшендә эреләнербез, без дә акча чөеп уйнарбыз! – дип очынды Җәмил, ә Гайфи малае һаман теле белән үз кишәрлеген сукалады:

– Хәйдәров кебекләр белән ярышыр өчен сиңа яңадан туарга кирәк. Икенче җыен ярты айдан билгеләнә. Катнаш! Бәлки, ике адым кыек атласаң, бер адымың турыдан булыр. Хәер, урыс әйтмешли, «вряд ли». Бөкрене кабер генә төзәтә.

Мондый җыеннарга Җәмил ыштан туздырыр өчен генә йөрмәячәк, билгеле. Җүләрмени ул! Аңа ничек тә Хәйдәровка якынаясы иде! Бай абзыйның буасын үзенә таба ерып җибәрттерсә, акча белән чөеп кенә түгел, тибеп уйнаячак. Чираттагы очрашу әлегә шәрә тоелган өметкә күлмәк кигезде. Күптәнге танышымыни, Хәйдәров тәнәфестә җилкәдән кагып, исәнләшеп узды. Эчкә җылы керде! Әһә, аңа да «айдан» кушуч-кушуч нур сирпелде. Бу җыенда Җәмил яңалык та ишетте. Атна-ун көннән барлык тармакларда эшләгән эшкуарларны берләштергән бәйсез ассоциация оештырылачак икән. Дөнья күләмендә! Җитәкче итеп, шушы каланча Хәйдәров сайланыр, мөгаен.

– Син минем турында матур гына белешмә сырлап, фәлән электрон почтага юлла әле, – дигәч, Телбәр малае:

– Хәйдәров оешмасының адресы бит бу, – дип шаккатты.

– Сорадымыни?

– Төпченмә!

– Ә-ә, аңлашылды. Тиздән яңа ассоциация төзелә. Интернетта белдерү бар иде. Син дә шунда теркәлмәкче, ахрысы, Хафизыч. Гафу, алар хәрәмгә кул тыкканнарны җыймый, һәр кандидатны сират күпере аша үткәрә икән.
– Син язуыңны бел, малай-шалай. Калганын мин җайлармын! Кылдан да нечкә күпердән аягы кыйшаеп егылмас өчен чарасын алдан ук күрә Җәмил: Хәйдәровны туган көн мәҗлесенә чакыра. «Каланча» чакыруны кабул итсә, алар бит ике инә бер җептә, ике имән бер төптә, ягъни туганнар кебек якын дусларга әйләнәчәк. Аннары инде ассоциацияләренең түренә хуҗа сыман күкрәгеңне киереп менеп кунакла! Ул каләме белән Хәйдәровның исемен кат-кат түгәрәккә алды. «Особый» кунак! Тәк-тәк... Дәлше барлыйк...

– Бу ни бу?! – Җәмил адәм исе сизгән дию төсле үкерде.

– Кем аны исемлеккә өстәде?!

– Мин, – диде Кәрим.

– Язарга оныткансың, ахрысы. – Кем кушты, малай-шалай?!

– Мин дим бит. Бердәнбер абыеңны ничек дәшмәскә, ди. Авылда ул, ике ай элек кайтты. Без аның белән ялларда балык чиерттерәбез. Теге син боз астына чумган Пәрәвез елгасында. Ярдәмчесенең тыныч кына сөйләве Җәмилнең җен ачуын кузгатты.

– Аңгыра син, Телбәр! Шундый да затлы кунаклар янында «төрмә чыпчыгы»н чыркылдатырга тилеме әллә мин?! – Ул бөтен зәһәрен бармакларына күчереп, кат-кат абыйсының исемен сызды.

– Типографиядә чакыру кәгазьләрен бастырт. Живо!

Кәрим аның кулыннан исемлекне йолкып алды да, теш арасыннан гына:

– Кеше түгел икән син, – диде. – Ә бит авылда ул төрмә чыпчыгы син диләр, Хафизыч. Егет артыннан очырган көмеш көл савыты ишек яңагына бәрелеп яньчелде... 

(Дәвамы бар)