Логотип Казан Утлары
Повесть

Йә, кем кызганыч? (дәвамы (5))

(Башыннан укыгыз)

7

Мәчеттә картлар белән өйлә намазын укыгач, Мингани җирле үзидарәгә турылады. Авыл йөрәге шунда: ул типсә дә, типмәсә дә, халык аһ-зары белән шул ишеккә орына. Менә Мингани дә эче кытыкланып (бер йомышсыз!), «кәнсәләр»гә бара. Артсыз урындыгында бөкрәеп, кәгазьләр актарган рәис торып, аягүрә сәламләде:

– Уз, Дәрвиш бабай, уз! Азанны бигрәк матур кычкырасың, маладис!

– Ни бары белән, олан. Сиңа да мәчет әһеле булырга вакыт. Намаз гөнаһтан саклый.

Марс кәгазьләрен өстәл читенә шудырды:

– Гөнаһларны шулай гына иттереп, кырыйга эткәләсәң иде, иеме, Дәрвиш бабай.

– Гөнаһлар ике намаз, ике җомга арасында гафу ителер, – ди. – Аллаһ ризалыгына өметләнеп, намаз укылса, агачтагы саргайган яфраклар коелган төсле гөнаһларың да коелыр, ди китап, олан. «Кешегә акыл сатуы ансат, үзең соң, үзең, сөттән ак, судан пакьме? Сиңамы соң бу хакта сүз куертырга, Мингани?!»

– Картаям, алмаш турында кайгыртырга иде.

– Һи, син картаясыңмы? Тагын егермеләп ел мулла вазифасын башкарасың әле, Дәрвиш бабай.

– Анда безнең кирәгебез калырмы икән? Минут саен заманалар үзгәрә. Туасы гасырда дин әһелләрен роботлар алмаштырыр, Иншаллаһ. Алар мәкам белән дога укыганда, бәндәнең күзе яшьләнер. Шул тиклем гүзәл булыр тавышлары.

– Ну синдә фантазия, Дәрвиш бабай, – диде рәис. – Уйдырмаларыңа сабыйларны ышандырсаң гына. Безнең әтине туганының кызы Казанга апкитте. Өч көнгә, кунакка. Супермаркет күрсәткәннәр моңа. Анда ишекләр автоматка көйләнгән. Кайткач, алты яшьлек оныгын шаккатырды:

– Әкияттәге төсле сим-сим дисәң, ишекләр үзеннән-үзе ачыла, – ди.

– Минеке чын, олан.

– Чын икән, чын, Дәрвиш бабай. Ул роботларны айга очырсыннар. Төп мәсьәләгә күчик әле. Син Шамил проблемасы беләнме? Аңлаттымы егет? – Мингани җеп очын каянрак тартыйм икән дип икеләнгәндә, Алланың рәхмәте, авыл хуҗасы үзе сүз башлады. – Хафизулланың төрмәдә утырган олы малае турында әйтәм, Дәрвиш бабай.

– Ишетәм, олан, ишетәм. Вәләкин миңа йомыш-фәлән белән килүче юк.

Рәис картның кулына тукынды:

– Әллә нәрсә, чыраең агарды, Дәрвиш бабай. Төрмә дигәч, шикләндең, ахры. Алдар Хафизулла абзый, Ходай кичерсен, яманласам, адәм актыгы иде. Кече малае да – атасы сыңары. Ну монысы – Шамиле бөтенләй икенче сорт: төпле, акыллы. Түлке бәк горур, ак күмәч кенә ашап үскән, диярсең. Һе, тәки сиңа эндәшмәгән икән. Җир, ди, егет, чәчәм, ди.

– Җир бит инде синдә, олан. Минем ни катышым? Карт үзалдына буылды. Ни дип эндәшсеннәр аңа? Йә, ни дип? «Миңа барысы да мәгълүм», – дисә, җавабың әзерме соң, Мингани?

– Җир миндә, кәнишне. Тик аны кемгәдер бирдертер өчен гомум җыелыш карары таләп итәләр. – Рәис теше сызлагандай, яңагын уды. – Аның шунысы үтерә. Чакыр гына халыкны, ләң-ләң миңа каршы өрәчәкләр. Шуңа күрә син, Дәрвиш бабай, йорт саен кереп, исемлектәге кешеләрдән култамгасы салдыртсаң, чиксездән чиксез рәхмәтләр яудырыр идем.

Карт сулышка иркенәйде.

– Чәчәм, димени, олан? Нияте изге икән, – диде ул, бу хәбәргә ихлас сөенеп. – Мондый эшкә аяк жәлләмибез, авылны өч кат та урарбыз, иншаллаһ! Күңел кинәнгәндә, күк-җирләрдән нур чәчелеп, дөнья матурая иде. Ничек кинәнмисең, ди! Димәк, шундый зур планнар коргач, егет авылда төпләнә. Моңарчы аның белән аралашыр өчен нинди генә сәбәпләр эзләмәде Мингани, ләкин аларның һәркайсы шик уятты. Менә, Аллаһы Тәгалә кодрәте белән исемлек кулда, хәзер очып-очып, култамгасы җый да аннары җайлап-ипләп кенә, сер сандыгының капкачын ач! Вәләкин... таяк ике башлы: ул йә кичерер, йә «куркак» дип, битеңә төкерер. Соңгысы хакыйкатькә якынрак, ул чакта Мингани арыслан кебек дошманына ташланмады. Хәзер генә акыл: «Ник җебедең син, ник Алдар Хафизулла белән пәрмә-пәр сугышмадың?» – дип табалый. Үткәндәге ялгышларыңа төзәтмә кертү җиңел шул, ә син вакытында хаталанма. Вакытында! ...Авыл гөж килде: «Хафизулла өйләнгән! Кемгә? Зәйтүнәгә! Булмас, булмас! Зәйтүнә Минганинең яраткан кызы лабаса! Булдырган шул Алдар: көпә-көндез Зәйтүнәне колхоз машинасына утыртып алып кайткан». Аларның юллары бергә: кибет һәм райпо склады иде, инде өйгә дә уртак сукмак түшәделәр. Ут үрләп, күкрәген өткән егет беркөнне кибеткә сугылды. Зәйтүнә аңа елмайды, әмма бу елмаю ясалма иде. Җилбәзәк күбәләкнең канатлары шиңгән...

– Нәрсә үлчим? – диде яшь хатын.

– Вөҗданыңны үлчә! – Мингани кулын кесәсенә тыкты. Аңа әйбер кирәк түгел иде. Зәйтүнәнең пыскыр-пыскымас елмаюы «сүнде», ул еламсырап:

– Мин чарасыз идем, – диде. – Хафизулла тауарымны яшергән. Урманга. Өстеңнән чыкса – сиңа төрмә дип куркытты.

Егет ярсыды:

– Нишләп миңа әйтмәдең?! Мин якламас идеммени сине, йә?

– Әгәр Минганигә белгертсәң, тауарны икәү чокырга бушатып күмгәнсез дип, органнарга җиткерәм, диде. Син ул вакытта тракторың белән урман янәшәсендәге аланнан печән ташый идең, җаным!

– Нинди «җаным» мин хәзер сиңа?! Суырдың син җанымны, их, күбәләк!

– Мин инде кеше хатыны, Мингани. Зинһарлап сорыйм, бүтән кибеткә кермә, ватма тормышымны. Хафизулла синнән үлепләр көнләшә.

– Бигрәк тиз Алдар җырын җырлыйсың. Көең генә бозык. Хуш, мәңгегә хуш, күбәләк! – дип, Мингани симез генә нокта төрткән иде, ике-өч атнадан ул аннан да юанрак өтергә әйләнде. Моннан соң егеткә Өчнаратта яшәү газап иде. Тузган йорт-җирен рәтләүнең дә кызыгы бетте, чөнки ызба хуҗабикәсез картаячак. Себер урманнары катлы-катлы, шунда адашсаң, кирегә юл сапланмый, диләр. Тәвәккәлләде егет. Аның китүе турында «озын колаклар» Зәйтүнәгә ирештергән бугай, алар очраклы гына фермада очрашты. Очраклы гынамы? Ай-һай, яшь хатын атап, аның янына килмәдеме икән? Үзе куркак куян баласы кебек як-ягына карана. Шөкер, Мингани ялгызы гына тирес түгә иде.
– Хафизулла күрше авылдагы туганнарында кунакта, – диде Зәйтүнә. Янәсе, тотылмабыз. – Син китәсеңмени, Мингани? Дөрес хәбәрме бу?

– Ирең коштабак-коштабак ит ашата, ахры, тазаргансың. Егет эчендәге утны бастырыр өчен шаярткан кыланды.

– Дөрес икән, – Зәйтүнә күзгә күренеп моңсуланды. – Җәйге айларда кемдә ит, ди. Коры аш инде һәр йортта. Тазаргансың дип... Көмәнле мин. Китсәң – белеп кит: бала синнән...

Сәнәген җирнең җиде катламына кадәр батырды Мингани, батырды да башы түнеп, сабына таянды. Һушын җыйганда, еракта Зәйтүнәнең күлмәк итәге генә җилферди иде. «Бала синнән...» Минеке икән, ул миңа тиеш тә. Димәк, Себер урманнарында икәүләшеп адашачаклар. Алдар аларны авылда тыныч яшәтмәс.

Кичкырын егет көндәшенең җил капкасыннан бер генә сикерде. Яшь бикәч кәҗә сава, ә Хафизулла баскычта тәмәке көйрәтә иде, хуҗалар көтелмәгән кунакка аптырамады. Ни гаҗәп, юктан да кешегә бәйләнгән дуамал Алдар бүген күргәзмәгә куярлык сабырлык үрнәге иде.

– Көткән идек сине, – диде хуҗа. – Зәйтүнә шырсый, сөенче алдымы? Һы, ишкән икән ишәк чумарын. Закун буенча катын минекеме? Минеке. Ызначит, аның корсагындагы баласы да – минеке!

Ә тыныч холыклы Мингани, киресенчә, сабырлыгын җуйган иде, ул Хафизулланы изүеннән эләктереп, уңга-сулга чайкалдырды:

– Тот капчыгыңны! Анасы да, баласы да минеке!

Ишегалдында мәхшәр купты: кәҗә тибеп, сөт савытын аударды, Зәйтүнә:

– Никләр генә әйттем икән, Ходай гынам, – дип елады. – Әни болай да чирле, ишетсә, егыла да үлә. Җәһәннәмгә олак, Мингани!

Хафизулла да батырайды, чайкалган уңайга кулдан ычкынып сөзәргә җыенган үгез төсле башын болгый-болгый аны капкага табан кысрыклады. Хәлиткеч минутлар иде. Әйе, Минганигә көндәше белән пәрмә-пәр сугышырга һәм һичшиксез җиңәргә иде дә... Ә ул, җебегән, артка чигенде.

«Үгез» мышный-мышный җиңелгән дошманын тыкрык буйлап озатканда:

– Кыз туамы, малай туамы, какмам-сукмам, үземнеке иттереп үстерермен. Ант мәгәр! Өчебездән гайре моны беркем дә белмәс, – диде. – Безнең семьяга тыкшын гына, бугазыңны чәйним! ...Себер урманнары алай ук катлы-катлы «киенмәгән» икән. Егетнең ни үзе, ни сагыш-юксынулары наратлар арасында адашмады. Чапай мыеклы бригадир Миша дәдәй аңа дегеткә буялган комбинезон бирде.

– Черки дегет исен яратмый. Ату тешләп каныңны эчә, мөртәтләр. Ат та ат, Мингани дә ат иде. Ат җир сөрсә, ул урман «сөрде». Эшкә батыр егетне бригадир еш кына башкалардан аерып, ашханәдә сыйлый, аның мөнәсәбәте дә аталарча иде.

– Нигә син боек, сынок? – диде ул берсендә.

– Туганнан бирле шундый мин, – дип елмайды Мингани.

Күрәсең, тәҗрибәле дәдәй күңел дәфтәрен сүзсез генә «укый» иде, моңарчы алар өстәленә ризык ташыган калын марҗаны мөдирдән нечкәбилле кыз белән алыштыртты. Вәт хәйләкәр!

– Таныш, сынок, – диде «яучы». – Зоя аның исеме. Зоечка, син егетебезгә дуңгыз ите ашатма, татарлар аны хәрәм, ди. Син аңа тавык яки сыер ите пешер.
Сары чәчнең бит очлары кызарып, күлмәге төсенә манчылды. Ояла! Миша дәдәй Минганине парлы итмәкче иде бугай. Янәсе, «Зоя йөрәгеңне җилкендермәсә дә, боек күңелеңне юатыр. Күз сал әле шуңа, күз сал!» Анысы мәхәббәтсез дә кавышалар. Дөньяда үзе парлы, үзе зарлы кешеләр әзмени! Ләкин Мингани бер тапкыр яңаклаган язмышка икенче тапкыр да яңагын куярга теләмәде. Сары чәчле, почык борынлы Зоя аның күбәләгеннән йөз кәррә кайтышрак, кызның яраттыра торган сөйкемле сөяге, мөгаен, туганда ук «сынган» иде.

Кислородка бай урман һавасы да чирләтә икән, Мингани эссе мунча ләүкәсендә себерке белән чабынгандай тирләп-пешеп ятканда, тычкан тавышы чыгарып, вагон ишегенең тупсасы чиелдады. Чиик-чиик... Зоя! Менә кыз исәнләште дә:

– Мүк җиләге, эрбет чикләвеге төнәтмәсе, – дия-дия, зур гына чүпрәк сумкасыннан өстәлгә шешәләр тезде. – Авырганда, шифасы тия бу суларның.

– Мин сырхауламадым, ял минем, – диде Мингани.

Кыз чыпчык баласы кебек фыр-фыр итте. Аның көлүе дә мәзәк иде.

– Ой, алдашма! Дядя Миша хасталанды, ди, сине. Син дә безнеңчә Мишамы?

Егет исемен иҗекләргә бүлә-бүлә:

– Юк, безнеңчә дә, сезнеңчә дә мин – Мин-га-ни, – диде.

Зоя чәй чүбеннән каралган кырлы стаканны тастымал белән сөртеп, озын муенлы шешәдән шифалы төнәтмәсен агызды:

– Мә, җылы килеш эч, Га-ни.

Кара син, тәки исеменең койрыгын гына калдырды! Икенче көнне термоста тавык шулпасы килде. Сары чәч уңган иде, идәннәр себерелде, тынчу вагон җилләтелде һәм егетнең хәле бермәбер җиңеләйде. Әмма кыз никадәр генә тәрбияләсә дә, май кебек җанга ягылмады.

– Зоечка сиңа гашыйк, сынок. Ник аңа каты син? Йомшар! – дип шелтәләде бригадир.

– Тәртипле, азып-тузып йөрми. «Мин – татар, ә ул чеп-чи марҗа», – дисәң, дәдәй аңламас. Алар өчен үз эремәсендә милләтләрне эретеп юкка чыгару – табигый күренеш.

Зоя исә егет миңа битараф, димәде, аның өс-башын юды, ашарына китерде. Ни-нәрсә телен кытыклады икән, гаҗәп хәл, Мингани сары чәчкә:

– Сиңа татарчалап Зәйтүнә дисәм, ризамы? Хәтереңдә сакларсыңмы бу исемне? – диде.

– Ой, риза, риза! – Зоя кулын чәбәкләде.-– Саклыйм, конечно. Синекен онытмыйм же. Гани мани дигәч, шундук искә төшә. Мингани ачуланды:

– Бирермен мин сиңа «гани-мани!» Исемемне тутырып әйт, Мингани мин, Мингани! 

(Дәвамы бар)