Логотип Казан Утлары
Повесть

Йә, кем кызганыч? (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

17

Кунаклар талгын гына агылган музыка көенә басып залда йөренде. Динара чәчәкләргә күмелсә, Җәмилнең түш кесәсе бүлтәеп, костюмын кабартты. Элек кенә ул туган көннәргә җыен юк-бар бүләк иткәннәр. Әтисе кемнеңдер туена гәзиткә төреп, иске оекбаш салдым дип мактанган иде. Ә бүген акча заманы! Хәер, конверты гына калын, эчендәгесе бик юка аның. Бу кунаклардан әллә ни өметләнми дә юбиляр. Болар сай суда йөзгән вак балык, кая боларны акула Хәйдәров белән чагыштырасың, ди. Киләсе бәйрәмнәрдә моның ише «вак балыклар»га җим сибеп вакланмас Җәмил.

Иртәдән бирле Кәрим аяк астында чуалып интектерде. «Җитди сүз» имеш! Менә тагын туган көн ямен җибәреп, Җәмилгә табан турылады. Азынды Телбәр малае, азынды.

– Нишләп син залда, ә?! Сиңа капка төбе сакларга кушылды, – дип, хуҗа аны пырылдатып кумакчы иде, егет:

– Ярты гына минут тыңла, – диде. – Иртәгә мин бөтенләйгә авылга күченәм. Без Шамил абый белән күмәк колхоз сымаграк хуҗалык оештырабыз. Хәтерләсәң, ул – агроном, мин – мал табибы. Көнче кара мәче тырнагын батыра-батыра, Җәмилнең эчен тырнаса да (күр син, итәк астыннан гына ут үрләтәләр!), ул мыскыллап көлде:

– Ха-ха! Ике хәерчене бергә кушсаң, сасысы икеләтә артачак инде. Бизнеска акча кирәк, акча, малай-шалай! Ә сезнең кесә тишек! Бетегезне сатарсызмы икән? Адәм хуры, берегез дипломсыз агроном, абый җитешмәде документ алырга, икенчегез... – Җәмил егетнең битеннән чәбәкләде. – ...Әттә-тә! Һөнәр яңарта, имеш! Синең хайваннар белән эшләрлек тәҗрибәң бармы соң?

– Бар, билгеле. Син хайван белән ничә ел эшләдем бит, Хафизыч.

– Авызыңны яп, малай-шалай! Син әле миндә хезмәттә. Марш, капка төбенә! Әгәр постыңны ташласаң, сейфтагы хезмәт кенәгәңне ертам!

– Ихтыярың, Хафизыч. Ә менә монысы шәхсән сиңа гына кагыла. Хәйдәров мәсьәләсендә...

– Пшал, вон! – диде, каны кайнаган Җәмил. – Постыңа бас! Синең бурыч: «Хәйдәров килде!» – дип, сигнал бирү! Киребеткән телбәр малае тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, янган-пешкән Дорико пәйда булды:

– Җәмил Хафизович, мәхшәр, анда хатыннарыгыз сугыша. Әйдәгез тизрәк! Ресторан хуҗасының кабинеты икенче катта иде, Җәмил залдагы кунакларга ясалма елмаюын өләшә-өләшә Дорико артыннан менде. Бүлмәдә, чынлап та, мәхшәр, Василиса белән Динара бер-берсенең чәчен йолкый иде. Баскычтан менгән худка ир аларны аерып, икесен ике якка селтәде:

– А-ну-ка, пумала башлар, тынычланыгыз! Бүген минем бәйрәм.

– Ювелир кибетендә мин сайлап калдырган кулонны салсын, себеркең! – дип чәрелдәде Гурам бичәсе. Өченче сөяркәсе шул, тавышы көчле. Сугышырга да оста: менә ул ажгырып килеп, кулындагы чәчне Динараның битенә сылады.

– Сал, себерке!
Күрәләтә хатын кыйнаталармыни, Җәмил Василисаны этеп җибәрде. Катырак эткән, ахрысы, җәнҗал капчыгы диван култыксасына бәрелеп, борынын канатты.

Нәкъ шул минутта ишектә батоно Гурамның симез йөзе күренде. Мондагы хәлләрнең асылына төшенмәгән «Сталин якташы» тәүлек буе тамакка киселгән ач кеше төсле акырды:

– Кайчан ашыйбыз? Кайчан?

Дорико тотлыга-тотлыга мондагы сугышның сәбәбен аңлаткач, Гурам авызыннан сасы тәмәке исе аңкытып шаркылдады:

– Ха-ха, ха-ха! Кулон бүләләр, дисеңме? Ну, симез түшкә Василиса, синең башың белән муеның тоташкан, юк синдә аккош муены! Юк икән, кая тагасың затлы чылбыр, ну? «Кибетчеләр сине таныган, ә яныңдагы хатын кем иде?» – дип, допрос алган идең, вот ул, кулон хуҗасы – чибәр Динарочка! Ире хәерче хатыннарга бай сөяркәләре бүләк ясый, ха-ха!

Нәрсә лыгырдый бу Гурам? Җәмилнең хатынын дүртенче сөяркәсе итмәкчеме әллә? «Алыштырам», – дисә дә, әлегә Динара иренең милке, иренеке! Аңа беркемнең дә кул сузарга хакы юк! Хәтта капкорсак батононың да! Нишләп ул аның мыскыллауларына түзә әле? Бүген-иртәгә Хәйдәров төркеменә кушыла бит ул, димәк, үзен «мин энә» дип күперенгән, аны исә тегәрҗепкә тиңләгән Гурам белән шартлатып, арасын өзә!

Җәмил рингтагы зәһәр боксчы, диярсең, йодрыгын ташка «әйләндереп», көндәшенең (әйе, көндәш! Динарага ымсына, азгын!) юан корсагын тәпәләргә кереште. Мондый һөҗүмне көтмәгән, көтсә дә, акылына сыйдырмаган батоно авыртудан урталай сыгылган иде, җитез йодрык пеләшнең баш чүмечен дә «кашыды». Кибән кебек зур гәүдәле Василиса ирен яклап, аркасына асылынмаса, Җәмил җеннәр ярдәме белән Гурамны камыр итеп әвәли иде.

Өске каттагы акырыш-бакырыш астагыларга ишетелмәсен өчен Дорико музыканы көчәйтте.

– Котырган эт! – диде эчен уган «Сталин якташы». – Симердеңме? Хуҗаңны тешлисеңме? Бүген минем ресторанда актык бәйрәмең, эт! Кунаклар хакына артыңа типмим. Иртәгәдән безнең биләмәдә эзеңне суыткан бул! Дорико, сиңа приказ: моңа бөтен ишекләр дә ябык! Бизнесыңа, эт! Василиса, давай, ычкыныйк моннан!

Җәмил бармакларын язгалады. Яшьтән бала-чага тукмап ныгыса да, кулның көче кимегән, алай да, капкорсакны бәреп ыргытты тагы.

Кичә генә бер табактан ашаган дус-әшнә, ә бүген кан дошманы Гурамның артыннан ярсый-ярсый кычкырды ул:

– Япкан ишекләреңне тиз ачтырырбыз. Кем белән туганлашканымны белгәч сычкаклыйсың әле син! Ил чигенә кадәр кудыртам мин сине, тукмак борын!

«Сугыш батыры» сәгатенә карады. Бәс, нишләп Телбәр малае зур кунак турында хәбәр итми? Капка төбендә аягүрә йоклыймы әллә, хөрәсән? Җәмил телефон төймәсенә басты.

– Кәрим, Хәйдәров күренәме?

– Тукта, Хафизыч, монда хуҗаң Гурам буран дулата. Аны ишегалдыннан озатыйм да...
– Озатма! Ул минем хуҗам түгел! Синнән сорыйлар, тавык мие эчкән нәрсә, Хәйдәров кайда? Бермәл егетнең телефоны җавапсыз торды:

– Хафизыч, халыкны көттермә, мәҗлесеңне башла. Җитди сүзем бар дидем, тыңламадың. Килми Хәйдәров абзый, бу минутларда ул яңа төзелгән ассоциациянең беренче утырышын уздыра. Ник мине чакырмадылар, димә. Алар һәр эшмәкәрне тикшерә. Син үтмәдең сират күпереннән, чөнки син хәрәм белән хәләлне аермыйсың. Кызганыч, авылдаш.

«Ишекләр ябучы» Дорико кырыс кына:

– Кунакларыгыз көтә, сез әзерме, юкмы? – дигәч, Динара кечерәйгән-бөрешкән ирне култыклады:

– Кем белән талашасың инде телефоннан. Әйдә, залга төшик. Никләр генә Гурам белән бозылыштың икән, затсыз?! Хәзер ул миңа кулонны кире кайтар диячәк, точно!

Җәмил гүя хәрабә астында сытылган, гәүдәсен кымшатырлык та хәле юк иде. Кем мактады, кем котлады – томанлы гына хәтерләде. Уалды, уалды хыялы, мең кисәккә уалды! Кунаклар тиз таралышты, Дориконың кызлары дөбер-шатыр өстәл җыештырды. Ә менә граниттан коелган һәйкәл сыман алдында калыккан Кәримне ул ап-ачык тоемлады:

– Җә, нәрсә болганасың? Ник авылыңа таймыйсың, җә?

– Гурам дустың пневматик пистолеттан атып, машинаңның тәгәрмәчен тиште. Өеңә илтермен, дим. Сиңа соңгы киңәшем: Хәйдәровлар артыннан кума, алар ата малын ишәйтә. Ә Хафизулла абзыйдан сиңа ни калды? Алдар кушаматы гына калды.

– Ха! Синең атаң алтын тавы өеп калдырдымы? Кесәңдә сукыр тиен чылтырамый. Имеш, хуҗалык оештыра ике хәерче кисәге.

– Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, диләр. Синең туган көнеңә чакыру китергәндә, Хәйдәров абзый белән таныштым. Төпченде-сорашты хәлләремне, сүз арты сүз китте дә... Кыскасы, ул Шамил абыйның остазы икән. «Үзем булышам, егетләр», – диде. Менә шул, авылдаш.

...Ул аһылдап, диванга ауды. Ятим иде Җәмил, шыр ятим. Аны беркем дә жәлләми, ә ирнең кемгәдер сыенып үксисе килә иде. Күз әчеште: эчтә бер малай елый... Кызгандырып. Абыйсы сукты... Атасына әләкләр... Олы Алдарның кулы каты, абыйсының измәсен изәр...

Әби-карчык йокламаган, аларны көткән икән. Менә кортка аның алдына тезләнде дә:

– Базардан и эзләдем сарык йоны, и эзләдем. Язгысы кирәк ие, язгысы йомшак. Тәпиләр җылыда, баш салкында булсын, дияр иде безнең мәрхүм әнкәй. Җебен нәзек кенә эрләп, туган көнеңә бәйләгән ием, кияү балакаем, – дип сөйләнә-сөйләнә Җәмилнең аягына ап-ак оекбашлар кигезде.
(Тәмам)