Логотип Казан Утлары
Публицистика

Урта Азиядәге шәп татарыбыз (ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

* * *

Мәгариф институтын тәмамлау турында таныклыгын алганнан соң, ул Мәскәү музыка техникумына керергә ният кыла. Бу вакытта инде аның Кәттә Курган музыка мәктәбендәге укытучысы, мандолинада оста уйнаучы остазы Гыймад Тимербулатов та Мәскәүгә кайтып төпләнгән була. Латыйфны ул Мәскәүдә якын күреп кабул итә. Мәгълүм Әсәдуллаев йортындагы үз фатирына урнаштыра. Бу хәл 1927 елның җәендә була. Беренче Мәскәү музыка техникумының композиторлар әзерләү бүлегенә кабул ителеп, тулай торакка күчкәч тә, Латыйф Гыймад агаларына бик еш килеп йөри. Көз көнендә бер килүендә ул шушы йорт тирәсендә Муса Җәлил белән кабат очраша. Муса да Мәскәүгә укырга дип килгән, Әсәдуллаев йортында яшәүче элекке танышы Дәүләтшиннарга фатирга төшкән икән. Әйе, Габдулла Дәүләтшин берара Орскида милли комиссар булган, «Ирек йолдызы» газетасын нәшер иткән кеше. Аның җәмәгате исә Мирхәйдәр Фәйзинең сеңлесе иде. «Муса университет ятакханәсенә урнашкач та, бу гаиләгә еш килеп йөрде. Беренче кышта без шунда бик еш очраша идек», дип искә алган иде Латыйф ага. 

Алар шул чорда популяр булып киткән дистәләгән җырның көен һәм сүзен бергә язалар. Яшьләргә һәм укучы балаларга багышланган «Комсомол җыры», «Көз җитте», «Күңелле яшьләр», «Ленин турында җыр»ны аларның яшьтәшләре урамда да, уку йортларында да бик яратып җырлыйлар. «Кызыл очкыч җыры» марш буларак, күпләр күңеленә хуш килсә, «Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы» романсы татар көенә яңалык алып килүе белән истә кала. Латыйф ул елларда Мәскәүдә яшәүче Әхмәт Ерикәй шигырьләренә дә берничә көй иҗат итә. Аларның күбесе Муса Җәлил редакцияләгән журналларда ноталы язмада басылып та чыгачак. 

Л.Хәмиди 1931 елда техникумны тәмамлый. Әмма эшеннән һәм дусларыннан аерыласы килмичә, Мәскәүдә яшәп кала. Бу вакытта инде ул «Октябрь баласы» журналының музыка бүлеге мөдире була. (Журнал 1932 елның декабрендә ябыла.) Шул ук Әсәдуллаев йортында урнашкан татар мәктәбендә җыр дәресләре дә алып бара, милли телләрдә китаплар нәшер итүче «Центриздат» белән дә хезмәттәшлек итә. Казакъстанга эшкә билгеләнгәч кенә, аның Мәскәүдәге дуслары белән арасы бераз сүрелә төшә.

Беренче мәртәбә Казакъстанга эшкә билгеләнүенең сәбәпләрен Латыйф ага миңа болайрак аңлаткан иде. Бердән, ул элек Урта Азиядә яшәгән, андагы төрле милләт вәкилләре белән аралашкан. Шундагы халыкларның гореф-гадәтен, телләрен белә. Латыйф ага, шул сүзләрен раслагандай: 

– Казакъ дуслар хәзер дә әле: «Ташкентка барып төшү белән үк үзбәккә әвереләсең», дип шаярткалыйлар, – дип әйтеп куйган иде

Икенчедән, ул дәвердә үзәк тарафыннан казакъ мәдәниятен торгызуга зур әһәмият бирелә. Утызынчы еллар башында Казакъстанның Алма-Ата, Кызыл Урда, Семипалатинск кебек эре шәһәрләрендә бер-бер артлы берничә милли театр оештырыла. Абай исемен йөрткән Казакъ опера һәм балет театрын ачу карары исә 1933 елда чыга. Ул Латыйф Хәмидинең икенче йортына әйләнә.  

– Казакъ иле өчен мондый тизләтелгән чаралар нилектән килә? Белмисез шул сез... Мондагы утызынчы елгы ачлык афәтен дә, халык күтәрелешен дә Рәсәйдә белүчеләр юк. Бездә дә ул хакта берни дә язмыйлар. Совет хакимияте ул фаҗигале елларны искә алганны яратмады. Боларны мин сиңа сер итеп кенә әйтәм.

Әйе, нәкъ менә шушы елдагы ачлык вакыйгаларыннан соң казакъ халкының тормыш-көнкүрешенә караш төптән үзгәрә. Иксез-чиксез булып яткан казакъ илендә яңа сәнәгать корылмалары төзелеше тизләтелә. Илнең төрле тарафыннан монда тәҗрибәле белгечләр җибәрелә. Үз теләкләре белән килүчеләр янына монда «сөрген срогын» үтәргә тиешле бихисап галим, профессорларга да урын табыла. 

* * * Латыйф ага үзенең Казакъстанга эшкә чакырылуын шушы ачлык вакыйгасына һәм бер үзенчәлекле китапны нәшер итүе белән бәйләде. 1933 елда ул «Центриздат» нәшриятында бик тә үзенчәлекле бер китапны чыгаруда актив катнаша. Этнограф һәм композитор А.В.Затаевичның «Казакъстан татарларының илле җыры» җыентыгы була ул. Бу китапны Мәскәү җәмәгатьчелеге дә, казакъ зыялылары да хуплап кабул итә. (Андый мирасның барлыгын безнең галимнәр беләме икән?) Алар Л.Хәмидине Алма-Атада эшли башлаган Казакъ драма театрының музыка бүлеген җитәкләргә чакыралар. Анда ул элекке танышлары белән дә кабат очраша. Ташкентта бер чорда укыган, бергә-бергә шигырьләр, мәкаләләр язышкан Мохтар Әүэзов әлеге театрны оештыручыларның берсе икән. Аның шул театрда сәхнәләштерелгән берничә пьесасын музыкаль яктан бизәү бурычы Латыйфка йөкләнә. Шул рәвешле ул монда беренче мәртәбә Абай тормышы һәм иҗаты белән якыннан таныша. М.Әүэзовның «Кобланды батыр» дастанына нигезләнгән пьесасыннан соң ул «Абай» драмасының музыкаль бизәлешен эшли. Бер үк вакытта аңа Казакъстан ССР радиокомитеты карамагында хор коллективын оештыру бурычы да йөкләнә. Шушы ике-өч елда аның казакъ халкы моң-аһәңнәренә яраклаштырып иҗат иткән беренче казакъ җырлары да туа. Ильяс Җаңсыгуровның Кызыл Армиягә багышланган шигыре «Кызыл кыран»га (кызыл бөркет, кызыл лачын) нигезләнгән җыр бик тә уңышлы килеп чыга. Аны һәр җирдә мактыйлар, җырлыйлар. Ләкин ул бик кыска гомерле була. Шагыйрьнең тиздән кулга алынуы сәбәпле, «Кызыл кыран»ны телгә алу һәм җырлау дистә елларга кичектерелә. 

Бу елларда әле Латыйф Хәмиди Казан һәм Мәскәүдәге иҗатташлары белән бөтенләйгә аерылып өлгерми. Казакъ илендә вакытлыча гына эшләп, тәҗрибә туплармын да туган төбәгемә кайтырмын дип хыялланып яши. Мәскәүдә укыганда аралашкан Муса Җәлил, Мансур Мозаффаров һ.б. белән хәбәрләшеп тора. Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе оешкан көннәрдә аңа да ул студиягә кабул ителеп, югары музыкаль белем алу мөмкинлеге барлыгы турында хәбәр итәләр. Һәм 1936 елда ул янә Мәскәүгә килеп төшә. Монда элекке һәм яңа дуслар, иҗатташлар белән бергә күләмле музыкаль әсәрләр иҗат итү серләрен үзләштерә башлый. Бу чорда аның партадашлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһановлар була. Нәкъ шушы елларда Латыйф ага татар халкының яраткан көйләреннән «Галиябану», «Каз канаты», «Ком бураны», «Су буйлап», «Сарман», «Шомыртым» һ.б.ны хор өчен эшкәртеп, нотага сала башлый. Соңрак та ул шушы эш белән шөгыльләнүдән бизми һәм, тулы бер китаплык мая җыелгач, 1964 елда аларны Мәскәүдә бастырып та чыгара2. Студияне тәмамлаганда, диплом эше итеп, «Татар бию көйләренә сюита»ны нотага сала. Җитәкче укытучысы, профессор Г.Литинский ул симфоник сюитаны бик уңышлы әсәр дип кабул итә. Иҗатташ иптәшләреннән кемнәрдер балет, кемнәрдер опера өчен музыкалар иҗат итә. Мәсәлән, Н.Җиһанов «Качкын», М.Мозаффаров «Галиябану» операларына шул чорда тотыналар. Җырлар язып кына чикләнүчеләр дә була. 

1938 елның җәй башында студиядә укулар тәмамлана. Кемнәрдер алдан ук Казанда ачылачак опера театрына эшкә билгеләнгән була. С.Сәйдәшев элекке эшенә – Дәүләт драма театрының музыкаль бүлеген җитәкләргә дип кайтып китә. Л.Хәмидигә һәм тагын кемнәргәдер Татарстан республикасының мәдәният идарәсеннән килергә тиешле чакыру кәгазе һаман күренми. Нәкъ шул вакытта Ленинградтан кайтып килүче казакъ артистлары һәм М.Әүэзов Мәскәүгә сугылалар. Мохтар һәм әлеге таныш артистлар аны кабат Алма-Атага кайтырга димлиләр. «Бездә халык музыка уен кораллары оркестры эшли башлады, аңа дирижёр кирәк. Син ул эшкә бар яктан да килешле», – ди М.Әүэзов. 

Шулай итеп, язмыш талантлы татар композиторын тагын үз иленнән читкә алып китә. Дөрес, Алма-Атада аны бик зурлап каршылыйлар. Гаилә белән яшәргә фатир бирәләр. (Бу вакытта студияне тәмамлап, Казанга кайтканнарның күпчелеге, шул исәптән Муса Җәлил гаиләсе дә вакытлыча кунакханә бүлмәләренә урнаштырыла.) Шул көздә үк Латыйф ага әлеге оркестрның баш дирижёры һәм сәнгать җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Хәзер дә уңышлы эшләп килгән, дөнья буйлап сәяхәт кылудан туктамаган, унтугызынчы йөзнең көй чыгаручысы һәм оста кубызчы-скрипкачы Кормангазый исемен йөрткән ул Дәүләт оркестры белән якташыбыз биш ел җитәкчелек итә. Соңгы тапкыр бу оркестр Казанга 2003 елда килде. Якташыбызның берничә әсәрен дә башкарды. 

 Шул чорда Латыйф аганың «Казакъ вальсы» (1940), чак кына соңрак «Былбыл» (1945) һәм башка җырлары туа. Якташыбызның казакъ илендә иҗат иткән җырларының саны өч йөзгә якынлаша. 1960 еллар башында Казакъстанда татар әдәбияты һәм мәдәнияте көннәре һәм шундый ук чара Казанда уздырылуы уңаеннан, Латыйф ага татар шигырьләренә нигезләнеп, тагын берничә көй яза. Шулардан иң танылганы, сәхнәдән еш кабатланганы, Хәсән Туфан сүзләренә язылган «Иртәләрен, кичләрен» җырыдыр, мөгаен. 

* * *

Казакъстанда яшәгән вакытта Латыйф Хәмидинең өч опера, бер оперетта, берничә сюита һәм дистәләгән җыр иҗат иткәнлеге мәгълүм. ХIХ йөз казакъ көйчеләреннән Кормангазый, Дәүләтгәрәй, Бирҗан һ.б.ның әсәрләрен оркестрда башкару өчен эшкәртүче дә ул була. «Балалар өчен фортепьяно әсәрләре», «Балалар өчен җырлар», «Думбрада уйнау мәктәбе» һ.б. уку-өйрәнү әсбапларын да ул төзи һәм нәшер итә. 

Мохтар Әүэзов «Абай» драмасы җирлегендә тиздән опера либреттосын әзерли. Шуны чын опера рәвешенә китерүне яңарак оешкан композиторлар берлеге рәисе Әхмәт Җубанов белән опера студиясендә укып кайткан Латыйф Хәмидигә йөклиләр. Бу йөкләмә нәкъ авыр сугыш башланган көннәргә туры килә. Халык уен кораллары оркестрында да эшне дәвам итәсе, сугыш батырларына багышлап, җырлар да язасы, операга да җан өрәсе бит. 1942 елдан ул музыка училищесында, 1944 тән яңа ачылган консерваториядә дә укыта. Мактаулы доцент.

– Ул елларда көнне төнгә ялгап эшләдек. Ярты көн миндә яки Әхмәтләрдә арияләр язып утырсак, көннең икенче яртысында училищеда дәрес бирә идек. Кичләрен опера театрында да эшләр чыгып кына тора... Өйгә кайтуга ястык өстенә аварлык кына хәл кала иде. Авыр сугыш вакытында кешеләрнең күңелен күтәрүгә өмет итеп, дистәләгән җыр язганмын. Сугыш каһарманы Маншук Маметовага, Панфилов дивизиясе батырларына, партизаннарга багышланган җырларым әле хәзер дә радиотапшыруларда кулланыла...

Бик күп тырышлык куелган, байтак сынаулар үткәннән соң, ниһаять, «Абай» операсы язылып бетә. Мәскәү, Киев, Ленинградлардан эвакуацияләнгән музыка, сәхнә белгечләре ярдәмендә сәхнәләштерүгә керешәләр. 1944 елда тамашачы операны дәррәү алкышлап кабул итә. «Абай» – җирле кадрлар тарафыннан иҗат ителгән беренче милли опера. Дөрес, аңа кадәр 1934 елда ук бер тәҗрибә булып ала. Опера сәхнәсендә «Кыз җибек» (Ефәктәй кыз) дастаны нигезендә эшләнгән музыкаль әсәр уйнала. Ләкин аның музыка авторы башка милләт вәкиле – Евгений Брусиловский була.

«Абай» операсы – казакъ опера сәхнәсенең иң уңышлы әсәре. Аның әлегәчә куелмый, уйналмый калган елы юк. Мәскәүдә казакъ мәдәниятенә багышлап уздырылган чараларда да «Абай» сәхнә түрендә йөри. Ул операда баш рольләрне башкаручы Көләч Байсәетова, Роза Җаманова, Бибигөл Түләгәнова, Ирмәк Серкебаев, бертуган милләттәшләребез Ришат һәм Мөслим Абдуллиннар дөнья күләмендә танылган артистлар дәрәҗәсенә ирештеләр.

Алда әйтеп киткәнемчә, 1945 елда шушы өч композитор тарафыннан Казакъстан ССРның үз гимны иҗат ителә. Бүген дә Казакъстан халкы милләттәшебез катнашында иҗат ителгән шул гимн музыкасын ишетеп уяна һәм шуны тыңлап, йокыга китә. Бәлки, бер генә мәртәбә булса да, шул гимн музыкасын күренекле милләттәшебезгә багышланган берәр чарада безгә дә ишетергә насыйп булыр дигән бер хыял яши күңелемдә. 

рәр чарада безгә дә ишетергә насыйп булыр дигән бер хыял яши күңелемдә. «Абай» операсын тәмамлагач та, Л.Хәмиди акын Җамбулның йөз яшенә багышлап, бер актлы «Җамбул белән Айкуныс» операсын язарга керешә (1946). 1949 елда бу музыкаль әсәр тулыландырылып, «Җамбул» исеме белән кабат эшләнә һәм 1952 елда сәхнәләштерелә. Сугыш барган көннәрдә үк башланган һәм төрле сәбәпләр белән бераз тоткарланган «Теләгән Туктаров» операсы да, ниһаять, 1947 елда төгәлләнә һәм сәхнәләштерелә. Сугыш батырына багышланган бу опера да Латыйф ага белән Әхмәт Җубановның уртак җимеше була. 

– Әхмәт белән без утызынчы еллар ахырында Кормангазый исемендәге оркестрда бергә эшли башлаган идек. 1939 елда композиторлар оешмасын да бергә нигезләдек. Беренче көннән башлап, бүгенгәчә анда идарә әгъзасы булып торам. Музыка сәнгатенә багышлап, йөзләгән мәкалә, очерк язып бастырдым. Музыкантларга ярдәм итү фонды рәисе булуыма да дистә еллар инде. Төрле музыкаль чараларда жюри рәисе яки әгъзасы булып торам. Үпкәләр җаем юк. Читкә тибәрергә теләгәннәрен тоймыйм.
 

Хак әйтә Латыйф ага. Казакъ илендә аның абруе бик зур иде. 1942 елда аңа Казакъстан ССРның атказанган артисты, 1966да – халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1978 елда ул Көләч Байсәетова исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Берничә орден, медаль белән бүләкләнә. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә хезмәт итүчеләр өчен Казакъстан ССРның дәүләт бүләкләрен булдыру карары 1944 елда кабул ителә. Әдәбият өлкәсендә эшләүчеләр өчен ул хәзер – Абай, музыка, театр осталары өчен Көләч Байсәетова исемендә йөртелә. Көләч – казакъларның беренче опера җырчысы. Аңа 1936 елда ук (егерме дүрт яшендә) СССР халык артисты исеме бирелә. Хәер, казакъ опера сәнгатендә һәм музыка өлкәсендә Дәүләтнең андый иң югары исемен яшьли алучылар байтак. Роза Җаманова, Мукан Түләбаев, Ирмәк Серкебаев СССР халык артисты исеменә 1959 елда, Бибигөл Түләгәнова белән Ришат Абдуллин 1967дә лаек дип табыла. Роза белән Ирмәккә андый зур дәрәҗәле исем бирелгәндә, әле егерме дүрт яшь тә тулмаган була. Талантлы, сәләтле иҗат кешеләрен шулай иртә бәяли белүдән үрнәк алырга кирәктер, мөгаен.

Өстәп, шуны да әйтик: Көләч Байсәетова Латыйф аганың «Казакъ вальсы» белән «Былбыл» җырын иң беренче һәм үзенчәлекле моң вә күтәренке рухлы итеп башкаручыларның берсе санала.

– Арабыздан иртә китмәсә, без бергәләшеп, тагын да күбрәк иҗат иткән булыр идек әле, – дигән иде композитор. Артистка 1957 елда вафат була. Әмма аның җырлары, арияләре сиксәненче елларда да радио, телевидение репертуарында иде. 

 Латыйф Хәмиди 1948 елда Н.Баймөхәммәдов либреттосына «Балбулак» опереттасын иҗат итә. Бу әсәр аның шушы юнәлештәге соңгы хезмәте. Мирасында тагын берничә күләмле симфоник әсәре – сюиталары бар. Казакъстанда элегрәк даими рәвештә башкарылган «Татар бию көйләренә сюита»дан тыш, иҗатташлары һәм музыка сөючеләр тарафыннан югары бәяләнгән «Кобланды» һәм «Алма-Ата» сюиталарын да атап үтәргә кирәктер. 

Латыйф Габделхәй улы Хәмиди 1983 елда җитмеш җиде яшендә Алма-Атада вафат була. Ике-өч ел элгәре генә бергә гомер иткән хатыны Сания дә гүр иясе булган. Аңа чаклы әле без тагын бер мәртәбә «Алатау» кунакханәсенең иркен бүлмәсендә сөйләшеп утырган идек. 1980 елның июнь башларында, замандашы Сабит Мукановның сиксән еллык юбилеен билгеләгән көннәрдә. Латыйф ага миңа җитмеш яшенә атап чыгарылган буклетын (иҗат биографиясе язмасын) бүләк итте. Шул очрашуда Латыйф ага Әхмәт Җубанов белән икесенә багышлап, повесть иҗат ителүен, ләкин хәзергә ул әсәрнең үзендә юклыгын белдергән иде. Блокнот битенә «Повесть авторы Лия Җаһанова» дип язып куйганмын. Музыка белгечләре А.Юсфин (1964) Мәскәүдә, Б.Гизатов (1966) белән Б.Ерзакович (1978) Алма-Атада «Латыйф Хәмиди» исемле хезмәтләрен нәшер иткәннәр. «Казакъстан ССР» энциклопедиясенең 4 нче томында3 да якташыбызга багышланган мәгълүмат бар. Ә «Татар энциклопедиясе»нең 6 нчы томында 424 нче битнең беренче баганасы аның биографиясен һәм иҗатын кыскача барлауга багышланган. Латыйф агабызның күпләребез күңеленә хуш килгән кабатланмас иҗади мирасы мәңге онытылмасын, дисәк, аларны ешрак кабатларга кирәктер. Күңелләрдә сүнмәс дәрт уяткан «Татар бию көенә сюитасы»н да, яшьлек дәрте белән иҗат ителгән вальс көйләрен дә замандашларым сагынып көтәдер дип беләм...

2 Китап  исемен ачыклый алмадым. Үзе белән сөйләшкәндә язып куймаганмын. М.Нигъмәтҗанов та шундый хезмәтләргә багышлы китабында аны искә алмый шикелле.
3 Казахская ССР. Краткая энциклопедия. Т.4. Алма-Ата. 1991,  583-584 стр.