Туачак әсәрләр каһарманы
14 июль көнне күренекле дәүләт эшлеклесе, 1921 – 1924 елларда ТАССРның Халык комиссарлары Советы рәисе Кәшшаф Гыйльфан улы Мохтаровның (1895 – 1937) тууына 125 ел тулды.
Әлеге якты шәхеснең тормыш юлы, ул башкарган эшләр тарихчыларыбыз тарафыннан шактый ук җентекле итеп өйрәнелгән. Без аны иң авыр көннәрдә, Идел буенда коточкыч ачлык хакимлек иткән бер вакытта яшь Татарстан Республикасына җитәкче булып килеп, халыкны ач үлемнән коткарып калу, граҗданнар сугышы елларында тәмам бөлгенлеккә төшкән республика хуҗалыгын аякка бастыру юлында биниһая зур хезмәт куйган фидакарь зат буларак беләбез. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән Татарстан чын мөстәкыйльлек юлына баса, Татар теле турындагы закон гамәлгә куела, татар халкын мул табигатьле урыннарга күчереп утырту сәясәте җәелдерелә.
Журнал укучылар игътибарына архивчы галимәбез, тарих фәннәре кандидаты Фәнзилә Хәбибуллина белән әңгәмә тәкъдим ителә. Бу узган ел Татарстан автономияле республикасы оешуга 100 ел тулуга багышлап әзерләнгән «Өмет тулы еллар авазы» дигән тапшырудан бер фрагмент. Дөрес, биредә сүз Кәшшаф Мохтаровның үзе турында гына түгел. Язмада ТАССРның оешу көннәре бәян ителә, шул заманның атмосферасы, проблемалары, вакыйгалары күз алдына китереп бастырыла. Шулай да без Кәшшаф Мохтаровның шәхесен шушы тарихи процессларның үзәгендә күрәбез, әңгәмәдә аның башкарган эшләре, уңышлары, хата-ялгышлары, өметләре һәм фаҗигасе чагылыш таба.
Кызганыч, әле бүгенге көнгә кадәр халкыбызның үткән юлында бәрәкәтле эз калдырган шушы кешенең әдәби образы тудырылмаган. Хәзерге заман укучысы кызыксынып, ябырылып укаячак әсәр әле башланмаган хәлендә ята дигән сүз. Иманыбыз камил, Фәнзилә ханым сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң кемнеңдер каләме кәгазьгә үрелер, чөнки халкыбыз өчен, бигрәк тә аның яшьләре өчен каһарман, кумир тудырырга хыялланган язучы мондый теманы урап уза алмаячак. Кәшшаф Мохтаровның исемен мәңгеләштерүне каләм әһелләребез башлап җибәрсә, гаҗәеп файдалы бер эш булыр иде.