Тиккә ваем чикмәс идем...
Без ничә?
Әлмисакта милли тамга өләшкәндә,
хәйриятлы аваз иңгән: “Сез ничә?”
Язмыш юлын лаек хәлдә үтү авыр,
зурлыгыңны җан-рух аша сизмичә.
Ыру башы олуг максат куйган мәлдә
тумаларны аныклаган: “Без ничә?”
Өлешеңне дәррәү даулап алышканда,
хәттин ашма, куәтеңне белмичә.
Элгәрләрем ярсып таулар актарганда,
һәммә көндәш гаҗәпсенгән: “Сез ничә?”
Гомер итү мөмкин түгел, изге гамьнең
йөрәгеңдә утыруын сизмичә.
Каңгырашып тибәрелү горбәтендә
аһлый Казан ятимнәре: “Без ничә?”
Төрле җирдә тарау ята күпме мәрҗән,
санның көчкә әйләнгәнен белмичә.
Барлагандай борадәран варисларны,
ерак бабам дәшә төсле: “Сез ничә?”
Телең белән газиз илең китеп бара –
манкорт кына йөрер шуны сизмичә.
Дәүләт тоткан кавем рухы уяу торыр,
үз-үзенә тынгы бирмәс: “Без ничә?”
Исән-имин саклап булмый исемеңне,
тамырларның тирәнлеген белмичә.
Баштак хаким уртак малны бүлгән чакта
каһкаһәле үтен сыта: “Сез ничә?”
Гавам ничек сабыр гына дөнья куа,
хәрәмләшү галәмәтен сизмичә?!
Киләчәктә көнчел якка килештереп
әйтсәм иде: “Сез ничә дә без ничә?”
Хисап көне барсын-барсын ачып салыр,
өммәт санын сергә төрү нигә кирәк –
яши алмыйм моны төгәл белмичә!..
Ялган тәхеткә менсә...
Хәзер алдау үзен бәйсез тота,
утыргандай рәсми тәхеттә.
Бәндә шулай иман сата башлар,
җаннан тибәрелер тәүхид* тә.
Моны күреп тору бигрәк авыр –
хакыйкатькә хәрәм кушыла!
Һәркем сизә: ошбу хәтәр әмәл
шайтан фигыленә хуш килә.
Тапкырлыклар меңгә тапкырланмас,
булмастайны хаким сөйләсә.
Кыйшыкланган дөнья күзаллана
чынга сыешмаган сүз аша.
Адәм заты нишләп ихлас түгел,
аның кальбе нигә тар икән?!
Дәвамчылар дөрес гыйбрәтләнмәс
безнең ялган катыш тарихтан.
Хәзер алдау үзен бәйсез тота,
утыргандай рәсми тәхеттә...
-------------------
- Бер генә Аллага ышану мәгънәсендә /
Бәгырь түрендәге ваем
Ошбу җиргә әле елап килмәс борын
тәүге сырлар хасил булган учымда.
Бәби чакта йодрык төйнәп ятар өчен
юкса кайнап тормагандыр үчем дә.
Күпне сөйләр билге итеп кабул кылам
көтмәгәндә җыерчыклар чыгуын.
Йөземдәге кайгы-хәсрәт эзләренә
җәйге таңда бөрким менә чык суын.
Кара урман ешлыгында күккә багам,
башкаема дөнья хәтле уй тулган.
Миңа даим искәрткәндәй сызлый һаман –
барысыннан да зуррак ваем бәгыремә
чөй язуы белән мәллә уелган?!
Борынгылык исе
“Башкиры Геродотом пахнут...”
Л.Толстой
Галиҗанәп шәхес каләменнән
кайчак сәер сүз дә түгелә.
Төрки заттан бераз үзгә исләр
аңкып тору начар түгел лә.
Әүлияча уйлап әйтүләрдә
ишарәле тирән хикмәт бар, –
борынгыдан, әйе, борынгыдан
килә безнең кардәш өммәтләр.
Айдалалы тере кавемнәргә
сеңеп калган юмшан[1] исе дә.
Элгәрләрнең җирне тетрәтүе
ерак гасырларның исендә.
Чабып үткән атлар таңга чаклы
озын-озак кара төн аша.
Киләчәкле ыру тамырлары
әлмисакка барып тоташа...
Эндәшәмен “тарих атасы”на:
“Хак-дөресне сөйлә син ярып.
Буламыни мондый халыкларны
чит-ят килмешәккә чыгарып?!”
Хәтеренә алып Геродотны,
тәгъбир кылган әдип ап-ачык.
...Адымларга телим айдаланы –
борынгылык исе, ах, ачы!..
Аянычлы гаҗаипләр
Акыл таҗын саклап тотар кешем,
мәнсезлеккә сине кем әйди?
Тиккә болай ваем чикмәс идем –
гаҗаипләр бигрәк күбәйде.
Күпме ният кысыр булып чыга,
канәгатьлек бирми кылган эш.
Инде хәзер япан кырга түгел,
күккә сыймый безнең кыланыш.
Сугыш җене аңга ничек шулай
кереп оялаган борында?!
Инсаният дары иснәмичә
яши алмый хәтта бер көн дә.
Адәм затын җирдә җиде тапкыр
үтерерлек яман корал бар!..
Илләр белән, әнә, тәмләп уйный
шәрә кыяфәтле корольләр.
Бүген бәндә шәфкать итә белми,
үз өлешен күрми ят гамьдә.
Комсыз түрә өммәт малын ашый,
меңнәр ачтан үлеп ятканда.
Ашамсакның хәттин ашуына
табылмаган әле чик-чара, –
әбелхәят суын эзләгәндә
яңа чир дә уйлап чыгара.
“Тамгалы”лар, узып Аллаһыдан,
киметмәкче халык санын да.
Тәкъдирчедәй азман[2] тәкәбберләр
артып китте иман сагында.
Робот кебек фикер йөрткән мәнгә
якты көннән кара төн яхшы.
Бәгъзе көчләр алда “әти-әни”
диеп әйтүләрне тыймакчы.
Тоныклана мондый тинтәклектән
яшәү мәгънәсенең бар яме.
Кайчак куркып куям: әллә дөнья
акылыннан язып барамы?
Кешәнләргә[3] теләп кешелекне,
һәлакәткә аны кем әйди?
Тиккә болай ваем чикмәс идем –
гаҗаипләр бигрәк күбәйде.
Кичке яшен кисәтүе
Кичке күктә терек нурдай яшен эзе
шаккатыргыч җете булып чагыла.
Кемдер безгә сызып-сызып дәрес бирә –
сихрилектән дертләп куям чак кына.
Яшеренлек таләп иткән яманлыкны
күрсәтмичә тота алмый төн генә.
Яшен ымлый: кыңгыр эшне каплап торган
кара пәрдә... ак җеп белән тегелә.
Күкләр безгә сызып-сызып тәгълим кыла[4]...
Хикмәтле химая
Ала-чола нәсел агачына
карый-карый, бүген яр салдым:
“Ничек әле яңа яфрак булып
аның ботагында яралдым?”
Гаҗәпсенәм Аллаһ рәхмәтенә –
галәменә күпме кот өргән!
Газиз анам миңа насыйп җанны
тыны белән тартып китергән...
Аңа зурлап дәшәм: “Гомер бакый
фәрештәдәй яшәп кал, яме?..”
Әлмисакта безнең шәҗәрәне
шулай күргән тәкъдир каләме.
...Өерелеп килгән уйларыма
җавап эзли-эзли йөдәдем.
Могҗизалы күкләр химаясен
аклый алсам иде җирдә мин.
Еллар аша сөйләшү
Я ш ү с м е р .
Төрле шартта, мине санлап, сүзсез биргән
күрсәтмәңнән аңкып тора зур хаклык.
Алдашмыйча яшьлегемә алыштырам –
Язмыш ханым, иңсен инде зирәклек!
Я з м ы ш х а н ы м .
Тиктомалдан нигә болай кабалану,
насыйп кылса, фәйләсуфлык бер килә;
мондый нигъмәт, балакаем, авыр сынау,
көмеш чәчләр исәбенә бирелә...
А к с а к а л .
Тәкрарлыймын, Язмыш ханым: тәкъдирдәге
яшьлегемне тәмам сызып атма син.
Аннан башка күпләп хикмәт чәчә алмам –
үзем белән һәрчак бергә атласын.
Илаһи ишарәт
Йокы аша төрле хәлләр күргәч,
бу төш кенә, дибез, төш кенә.
Адәм заты шулай күккә бәйле
сернең бик тә азын төшенә.
Төнлә аңны борчып торган нәрсә
ачыклана алгы көндә үк;
кәлтә – сине чагар бәндә икән,
ташкын булып чыга күлдәвек...
Буталыша барысы, башкаеңа
үтә авыр хәсрәт төшкәндә.
Мондый чакта безнең гомер сөрү
охшап куя яман төшкә дә.
Әсәренәм: төш-өн арасында
бернинди дә чикләр юк сыман.
Таңга кадәр очып, җиргә кайткач,
кемдер сыткан үттә... юынам.
Тәгъбирнамә[5] битен актарганда
инде ничә тапкыр шик килде, –
минем җанга тоташ компьютерда
пәри кызы уйный шикелле.
Озак еллар буе кергән төшне
саный китсәң, бүген мең дә бер.
Инсаныңа иңгән ишарәткә,
Аллам, хәерлерәк мәгънә бир!
Мәңгелеккә елышу
И-и, хәзер тәртәгә тибәрлек
хисапсыз төрдәге сәбәп бар.
Колакны бөтенләй тондырып
бетерде күкеле сәгатьләр.
Иртәнчәк йокыдан уянып,
аякка янәдән бас кына, –
һичкемгә буйсынмас минутлар
чүкечтәй суга күк башыңа.
Көннәрнең ашкынып узуы
җандагы кузларны көйрәтә.
Күңелнең түрендә кыбырсып,
тиз-кызу агышлы көй ята.
Вакытның акчадай җитмәве
үзәккә үтәдер тәмамән!..
Ни өчен төшемә кергәли
бернинди сәгатьсез тәү заман?!
Әфсенгә бирелгән шикелле,
чабулап никадәр ел кичәм.
Фанилык каядыр ашыга –
Мәңгелек, мин сиңа елышам.
Маэстро
Бәгырькәең ничек бәргәләнмәс,
моңчан варис булып ярал да.
Хәтта сырхау тәнгә канат куеп,
Рөстәм Яхин уйный рояльдә.
Җилкендергеч көйнең зилзиләсе
омтылдыра уйны бик алга.
Җанны изгән ташны сөйрәт әле –
ныграк басчы, кардәш, педальгә!
Клавишалар әллә тоташканмы
гарештәге рәхмәт юлына?!
Кечтек чүкеч еш-еш суккан мәлдә
күкләр күкри – түзсен кыл гына.
Шушы рояль тартып бара кебек
изге әманәткә тиң йөкне.
Йоклап үткән вакыт тынгы бирми –
маэстро, арттыр тизлекне!
Аllegro!
Фатирыңа сыймас фаэтоның
бар галәмгә безне танытсын;
ишетелсен бугаз төенендә
чыга алмый яткан тавыш-тын.
...Ыру башы кура кисеп йөри –
якын да ул, шундый ерак та.
Сорнай, кубыз, гөслә, гармун, сазның
хушавазы кайный йөрәктә.
Ут-көч өстәп торсын теге педаль,
мәрткә киткән мәннәр уянсын.
Исрафилнең суры өрелгәнче,
Рөстәм абый, шулай уйна син!