Логотип Казан Утлары
Шигърият

Синсез һава миңа агу төсле

Ай кызы

Кояш нурын үрәм толымнарга,үбәм йолдызларның керфекләрен
еллар аша (миллионлаган!). Хыял арты хыял чынга аша
әнә шулай. Белмәдеңме? Мин - ай.
Мин серләрен чишәм бу галәмнең (сиңа).
Ак җөйләрен сүтәм әкрен-әкрен сөт юлының.
Аны кушып, зәңгәр күлдә мин керәм су.
Тик син көлмә. Ни булганын сорама да!
Ай кызлары табигате шундый – бераз моңсу.
Зөһрә кызның зар яшьләре эз калдыра.
Һәм талдыра көянтәле язмыш!
Хәл сорашу, шуңа, артык булыр.
Булыр артык юатуның төче сүзе.
Галәм үзе(!) тутыралмас бу бушлыкны.
Суырып алыр сагыш тулы карасына.
Аның да бит бар теләге – дәва табу
планеталар йотылырлык ярасына.
...
Һәр җисемнең үз хыялы. Ашмый? Аша?
Бөтен өмет еллар аша янып үлгән йолдызларда.
Зәңгәр күлдә
сөтле су кергән ай кызына шул да җитә.

...
Кылычыңда ярты тамчы каным.
Ярты тамчы җаным кыл очында.
Колың – үзем. Һәрбер сүзең – хөкем. Я аклану.
Ә саклану бу уенда каралмаган.
Каралмаган битләр саны котылгысыз кими.
Каралмаган киносурәтләргә күз саласы килми.
Kill me. Парадоксаль. Синең кулдан үлем дә – котылу,
агу да – шәрабның иң татлысы.
Иң хаклысы да шул. (ләззәтлесе?)
Язмышымның бер хакиме буллу ничек сиңа?
Ишетәсеңме, карт агачтай сына, шартлап, соң өметем?..
Бер чеметем җаным һәм бер тамчы каным
кыл очында.Кылычыңда. Я, нишләрсең?..

 

Җиде ятлар без бүгеннән.

Җиде ятлар без бүгеннән. Һәм бүленгән ике өлеш.
Еллар үткәч...Берәр кайчан...Болай гына... Хәлем белеш...

Юк, кирәкмәс!..Бар да булыр элеккечә – нәкъ бүгенге.
Йөрәк кенә парә-парә ерткаланды. Һәм үленде.

Ә калганы...Гел искечә. Шигырь булып җан түгелә.
Һәм аларда шул бер юллар: "җиде ятлар без бүгеннән".

***

Әллә нигә ярсуыңа, ал суына тамырларның – 
битарафлык. Рәхәт тойгы. Һәм куркыныч.
Артык тыныч диңгезләрнең дулкыннары.
Упкыннарның биеклеге кысмый тынны.
Тынгы бирми бары кышлар. (ник җитми ул?!)
Тынды кошлар сайравыннан. Күптән!
Бер аяусыз көз сугышы
утларыннан һава күпкән.
Әрнү тулы елга булып
аккан яшьләр хәтта корып, кипкән.
Бер киткәннәр кире кайтмый, диләр.
Ә кайканнар – башка...
Ялган арты ялган чиктән ашкан!
Минме шашкан?.. Әллә үзең...
Кая кадәр җитәр, диеп, сабыр, түзем,
тәмам сынар, диеп? кайчан үзем... 
Гел сынауда. Һәм гел яуда. Юкса (хәтта!)
Кан дошманнар булган илләр
килешүләр арты килешүләр төзи.
Синең кулың маңгаема төзи корал.
Дошман, дисең, мине – иң зурысы.
Мин турысын (һәм тулысын сөю белән) сөйлим.
Көйлим җырлар, язам хатлар (һәм акылдан).
Син чакырган идең. Үзең. Тормышыңа.
Әллә шуңа хөкем карарыдай ваз кичүең.
Һәм күчүең, гел ят төсле, башка якка. 
Синең хакка агызмакчы корабларым кар суына...
Инде менә кан суына, тамырларда – битарафлык.
Хаксыз хаклык. Рәхәт тойгы. Һәм куркыныч.

***
Кинәт кенә барысы искә төшеп,
чәрдәкләнә көләчлегем йөздән,
йөзгән сулар сазга әверелә,
ярдәм итми йөздән бергә таба исәп.
Нишләп кабат төннәр мине үги итә?!
Кундырмыйча керфекләргә үз серләрен...
Кабатланган төшләр язмасында
сине тагын (ни аяныч!) мин күрмәдем.
Мин үрмәдем толымнарым шуңа, парлап,
чулпыларның ялгызларын сайлап тактым.
Суда акты синле бар уйларым
(тик туймадым әле сине уйлап!)
Уйнап кына булса да, бер ярат!..


Инде... Иңде җиргә тагын куе томан,
ә мин торам. Тагын. Шул басмада.
Ишә-ишә баулар тар тасмадан.
Ишә-ишә тау-тау бәхет ярын.
...арын, әйдә, арын барысыннан,
ярлысыннан күңелләрнең бул котылган!
Бу котырган, диеп, ата мине.
Ятла мине, яки, шигырь итеп.
(шигырьләрне күралмавың беләм)
беләм, хәтта, кирәксезлек ни икәнен
һәм илткәннең бу юлларның саташуга.
Һәм кабаттан эндәшмәвең тынны кисә.
Онытыла(м)! Һәм кабаттан барысы да искә төшә...

***
Тын беткәнче  килә йөгерәсе!
Һәм керәсе чиста суларга.
Синсез һава миңа агу төсле –
кыймый торам хәтта суларга.
Торам (синсез), адым атламыйча –
ялгышудан куркам, шашудан.
Ярсу йөрәк меңгә телгәләнә,
өзгәләнә хисләр ташудан.


Бимазалый уйлар өермәсе,
синсезлекнең буа ачысы.
Син булмасаң, миңа хәят нигә?
(яши белмәм синсез, ахрысы)
кысан миңа чиксез дәрьяларда.
Бар галәмне күңелем тарсына.
Тын беткәнче йөгерәсе килә (!),
йөгерәсе синең каршыңа...

***
Үз-үзеңне аямыйча, карамыйча артка,
як-якларга, чит ятларга кулың сузмый,
ташламый күз, йөгер! Йөгер һәм түз!
Сыдырылсын тезләр, йөзләр, куллар.
Юллар, ләкин, юллар кинәт өзелмәсен,
тезелмәсен дошман рәт-рәт, дивар булып,
булып киртә. Һәм һәр иртә кояш чыксын
тик бер яктан. Сөйлә яттан җырларыңны.
Елларыңның сәйләннәрен сапла җепкә.
Ләкин төпкә хатирәңнең китә күрмә (анда төрмә!).
Тирән кермә диңгезләргә – суы салкын.
Сүнәр ялкын, сүнәр хисләр, һәр телеме истән чыгар...
Ләкин чыдар... Күңел, йөрәк (шулай кирәк).
Кирәк терәк. Кирәк терәү. Кирәк берәү.
Көйләү, кайчак, тынычларын шул көйләрнең.
Һәм көлләрнең актыкларын түгү, ташлау.
Мәңгелеккә. Үткәннәргә ташламый күз.
Йөгер! Йөгер һәм түз!

Шушымыни яшәү?..


Шушымыни яшәү?..
Кичеп меңәр газап, тою кабат тәмен татлыларның.
Затлыларның затсызлыгын күреп,
хәятеңне ихлас сөю, абынганчы,
уянганчы нәфрәт (ихтыярсыз).
Тамак ертылганчы чыгарулар җан ачысын.
Һәркайсысын сүзнең үлчәп, яңаклаулар.
Акланулар һәм аклаулар.
Исәрләнеп, сөю катыш күралмаулар.
Үргән баулар.
Яулар ачу (үзең белән үзең).
Үз эчеңә юллар. Уйлар... Уйлар...
Ялварулар аңа бертоташтан, үтенүләр.
Үкенүләр төшкәнеңә тезләреңә.
Көзләреңә кайту. Кабат-кабат.
Бер "гафу"га ялгап икенчесен.
Калганнарын вөҗдан аша кире кагу. (алар - агу!)
"суындым"га ышандырып, һаман яну.
Һаман ягу даруларын авыртуга.
Кайгыртуга санап һәр кагуны.
Югалтуны юрап табышларга.
Уранулар... Түгел!.. Күмелүләр  сагышларга.
Тере килеш! Яшәү (имеш!) Шушы...

Сагыну

Тезәм юлга кабат-кабат 
сагынуым (шундый көчле!).
Иңнәреңә башым салсам,
бу әрнүләр бетәр төсле.

Әйтер сүзләр чиктән ашты,
сыймас булып күңелемә.
Куркам шуннан – синсезлеккә
(ышанмаслык!) Күнегелә.

Кирәкмени, синнән башка,
җан асраган бу хәятем?
Зилзиләләр нәрсә миңа,
давыл булгач үз халәтем!

Нишлим инде?.. Әйтә алмагач,
күзләреңә туры карап...
Сагынуым шундый көчле –
тезәм юлга кабат-кабат...

 

***
Нигәдер, юк тынгы күңелдә.
Нигәдер, сагышлар түгелә.
Һаман да ялтырый яшеннәр
яшергән хыяллар күгендә.

Төсләре юылган... Исләре
уелган хәтернең түренә.
Әйт, нигә, һәр яңа төн саен
(син булган!) Бер үк төш күрелә?!

Сүрелде, дигәндә, бөтенләй,
йөрәкнең кабына кайнары.
Кабаттан уралам төшемә,
өнемә кайталмыйм аннары!..

Бу салкын сугышны тәмамлыйк –
мин сиңа һич дошман түгел лә...
Түгелә сагышлар һаман да...
Һаман да юк тынгы күңелдә.

Ачык хат(лар)

7.

(Язмыйм, диеп, язам кабаттан яратмыймын, диеп ...)

 

Барган җирдән юллар өзеләме, төзеләме яңалары –

Хәерлегә! ...тик әлегә

Шигырь ягам кочак-кочак (кирәксезгә).

Шундый мәлем. "ничек хәлең?" –диясең дә,

яздырасың янә яңаларын.

(кузгалалар искеләре яраларның).

Юк аларның төзәлгәне  ахыргача.

Яргаланган куллар белән юллар ачам,

Ерам сазлар. Ә күңелгә... Назлар, назлар...

Җитми (!) Җитми язлар галәмемдә.

Каләмемдә кибә кара.

Туры кара кара күзләремә.

Синең (хәтта!) Салкын эзләреңә

Табынырга  торам әзер.

Егылырга.Менә хәзер... Менә хәзер...

...ташлап читкә Бөтен бер үземне

Багышланам кабат сиңа. Кабат сына ихтыярым,

Җыйган көчем (бераз үчем). Тагын менә...

Сабырлыгым – Сагындырдың. Хәерлегә!

 

***

Чәчләрем толымга үр әле.

Күр әле – күзләрем дымланган.

Ахрысы, адаштым. Берүзем

бу куе томаннан чыгалмам.

 

Чыдамам салкынга кышларның.

Кошларның сайравын ишетмәм.

Ялгыш та аермам карашым

син киткән шул ... (каһәр!) ишектән.

 

Тынлыктан чуала уйларым

(югыйсә, тарадым үзләрен).

Чәчләрем толымга үр әле.

Күр әле – дымланган күзләрем.

 

***
Кызылдан яшелгә – бер шигырь.
һәр шигырь – ул язмыш (син тулы).
Йөрәгең кем сүзе  рәнҗеткән?
Җаныңа кагылган кем кулы?

Бәллүрдәй чатнаган күңелдән
кан тама елларың карына.
Шул эздән ияргән сагыштан,
теләсәң, мин үзем арынам.

Кил, үзем төзәтим яраңны
(араны якынайт адымга!).
Сүз бирәм:янымда чагыңда
караңгы төндә дә абынмам.

Бер юлның без ике ягында...
Каршыңа бер адым – бир кулың!
Кызылдан яшелгә – бер шигырь.
һәр шигырь – ул язмыш(син тулы).

 

***

Аңламадың. Киттең. (Хәерлегә!)
Тик әле дә әллә нигә күңел сыза.
Гомер буе эзләп, тәмам гаҗиз!..
Тагын бераз... Булмый... Түгел риза.
Яздан кышка кире кайту мөмкин түгел.
Күңел күптән (җылың сорап) бөре төртә.
Төшләремдә сине күрми саташулар,
уяналмый тилмерүем дә һәр иртә...
Юксынудан. Юк сынудан (корыч, юкса!) бер дәвасы.
Һәм һавасы бу каланың үпкәм тишә!..
Мин сүз бирдем бүген – онытырга.
Истә дә калдырмам, дидем исә (күрешкәндә).
Аңлашмадык. Киттек. Океаннар
сай тоелыр тирәнлектә буш күңелнең.
Яраларың яран булып төзәлгәнче,
нурың булам, дигән идең бит... түгелме?