Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәгънәсе ни яшәвеңнең?..

“Бик күп еллар элек (ярты гасыр чамасы) минем туган авылыма, Чистай районындагы Татар Ялтанына Кояш апа Тимбикова (әниемнең сеңлесе) газета-журналларга язылу кампаниясе башлану уңаеннан, бер төркем язучылар, шагыйрьләр, артистлар белән кайтты. Алар арасында шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов та бар иде.

     Минем ул вакытта 8-9 сыйныфта укыган вакытларым. Ни өчендер, кап-карадан киенеп йөри идем. Эчке халәт шундыйрак булган, күрәсең. Мөдәррис Әгъләмов миңа  карап -карап  алгалады, дәшмичә генә йөренде дә, бераздан бер кәгазь бите сузды. Анда түбәндәге шигырь юллары язылган иде:

“Акка кара, зәңгәр күккә кара,

Караларга җирдә карама.

Кая гына барма, ниләр кылма,

Кеше язмышы бар арада.

Кеше язмышы ул олы, сеңелем,

Ул күңелеңдә синең, җаныңда.

Акка кара! Бөтен каралыклар

Ап-ак фонда яхшы чагыла.” – дип яза Рушания Закирова.

      Ул үзе Чистай шәһәре мәктәпләрендә гомере буе укытучы булып эшли, хәзер лаеклы ялда, әмма җанында туган телгә, поэзиябезгә мәхәббәт саклый. Үзе дә шигырьләр яза. Бүген укучыларыбызга аның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Фирүзә Җамалетдинова

Мәгънә табам

 

Мәгьнә табам һәрнәрсәдә:

Кышта, язда,җәйдә, көздә,

Җырда-моңда, ашта-эштә –

Кыскасы, бар яшәештә.

 

“Нигә бусы болай булган?”

“Нигә бер дә вакыт җитми?”

“Кайбер якын кешеләрне

Күңел нигә якын итми?”

 

“Мәгьнәсе ни яшәвеңнең?”

“Өзгәләнәсең ни өчен?”

“Боҗрадагы тиен кебек

Бөтереләсең кем өчен?”

 

Тик бер нәрсә генә ачык,

Мәгьнә бар шул сүзләремдә:

“Иң зур мәгьнә тормышымда

Әниемнең күзләрендә!”

 

Тыныч кына елмаюмы

Дөньяның ак-карасына?

Сагыш катыш көрсенүме

Әниемнең карашында?

 

Тыныч картлык кичерәме?

Ут һәм сулар эчендәме?

Тормышыңны җайга салып,

Яна синең өчен дәме?

 

Исәнлеге аның ничек?

Ялгызлыктан интегәме?

Күз яшьләре белән  уза

Аның һәрбер киче дәме?

 

Шул сорауларга җавап бир,

Алар бик күп, булыр меңләп,

Янында бул әниеңнең!

Йөрмә башка мәгънә эзләп.

 

Ә бу мәгънә шундый гади,

Бу мәгънә ул шундый тирән.

Гади, тирән мәгънә белән

Дөньяңны корырга өйрән.

 

Бетергеч һәм каләм

Бетергеч һәм каләм... язам, сызам,

Онытмаска куям искәртеп.

Укучылар килгәнче, дип, иртән

Дәрес тәртипләрен  үзгәртеп.

 

Бетергеч һәм каләм... җиңел генә

Шулар белән була кисәтеп..

Булмый ләкин шул кораллар белән

Тормыш хаталарын төзәтеп.

 

Өмет

Өмет яшәтә кешене,

Өметсез шайтан, диләр.

Бары өмет алга дәшә,

Барысын да өмет көйләр.

 

Сабыр канатларын җәеп,

Шул өмет саклый безне.

Шул өмет җанга көч бирә,

Яктырта йөзебезне.

 

Соңгы ноктаны куйганчы,

Өмет куйдыра өтер.

Күп нокталар да куйдыра...

Элгереп кенә бетер.

 

Өметләр өзелмәсен дә,

Өметләр киселмәсен,

Өметсезлек чараларын

Бер кеше дә белмәсен.

 

Елларым – гомернең агышы,

Ялкынлы үткәнем тавышы,

Йөзләрнең кояштай балкышы,

Ургылган хисләрем алкышы.

 

Гомернең көзләргә авышы,

Чак кына моңнары, сагышы...

Булгандыр югалту-табышы...

Азмы соң хатасы, ялгышы?

 

Туктамый вакытның барышы,

Мәңгелек –  ак-кара тартышы...

Тын гына елларым узышы:

Язлары, җәйләре, көз, кышы.

 

Туктама, гомерем сулышы!

Дәртлән син, йөрәгем кагышы!

Тибрәл син, хисләрем аккошы!

Кагылма, язмышлар каргышы!

Яфрак коела

 

Иңнәремә сары яфрак коела,

Бар җиһанны баскан сары төс!

Алтын-сары гәрәбәдәй тоела

Сулышка сарылган алтын көз.

 

Сарыларга суккан көз сулышын,

Алтыннарга манган карашын.

Алтын-сары төсләр кочагында

Чыгалмаслык булып адаштым.

 

Борыннарга тулды көзнең исе,

Йөрәкләргә – көзнең назлавы,

Күңелләргә тулды көзге сихәт,

Колакларга – көзнең шаулавы.

 

Бар җиһанда тоташ көзге ләззәт!

Иксез-чиксез көзге бер рәхәт!

Һәр нәрсәдә булсын зур бәрәкәт!

Раббыбызга яусын мең рәхмәт!

 

Тырмалап яшимен

Тырмалап  яшимен тормышны:

Җыям да туздырам, чистартам.

Эресен ваткалыйм, төрткәлим,

Тарткалап өям йә таратам.

 

Тырманың өстенә басмаска

Дөньялар өйрәтте  бик күптән...

Эрене ватканда, төрткәндә

Уйланып яшәргә бик төптән...

 

...Ә бүген  тырмалар өстенә

Китереп баскалый  балалар.

Эрене ватканда, төрткәндә

Карап та тормыйча, басалар!

 

Тормыш ул  уйлауны ярата,

Кисәтә дә кебек: ”Шаярма!”

Эрене ватканда, төрткәндә.

Ә тырма һаман да шул тырма!