Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көн күрү – яшәүме бу җирдә?!

Тамырсыз калмасын...

Урманда ямь-яшел шәлъяулык

Бөркәнгән агачлар төркеме.

Меңъяшәр имәннең тамырын

Кистеләр дошманнар беркөнне.

 

Ябалдаш яфрагын коймаган,

Җил уйный, ботагын аралап.

Күз яше шикелле чык тама

Туфракка, җаннарны яралап.

 

...Авыллар өстенә яу килде,

Кубарып алдылар тамырын.

Кем күрде ул чакта беркөнне

Милләтнең телсез дә калырын.

 

Алдан ук уйланган максатын

Тормышка ашыра Газазил.

Телен дә, динен дә җуйганда

Тереме, үлеме газиз ил?!

 

Имәнне егарга теләсәң –

Балта чап тармаклы тамырга!

Тамырсыз калгачтын тымызык

Җил җитә шапылдап аварга.

 

Тамырсыз калма син, татарым!

Телеңне кистермә дошманга!

Ышанма татлы сүз катучы

Ялагай, ялганчы, куштанга!

 

Дүңгәләк хәленә калуны

Язмасын тәкъдире һичкемгә.

Тәгәрәп йөрерсең чүл буйлап –

Җил хуҗа булса хөр иркеңә.

 

Ирексез, богаулы кол булып

Көн күрү – яшәүме бу җирдә?!

...Җаныңны бирсәң дә, и халкым,

Телеңне беркемгә син бирмә!

 

Ышаныч

Милләт язмышы сынала.

Сират күпере – алда.

Кемнәр баш җуеп егылыр,

Кем агып китәр салда?!

 

Бүген кирәк көл астыннан

Күтәрелү гөл булып.

Керсен ачык йөрәкләргә

Ирек җиле, ургылып.

 

Байрак итеп, йөрәкләрне

Күтәрик баш очына –

Маяк булсын, юл билгесе

Кыю ирек кошына.

 

Дәүләтле дә булганбыз бит,

Яңартыйк милләт антын.

Сират кичәрлек гайрәтне

Табарсың, беләм, халкым!

 

 

КОМ ТАВЫШЫ

(сонет)

1

Комлык – гамьсез тынлык. Ком тавышын тыңлыйм.

Сеңгән аңа узган заман сагышлары.

Саклап дәвер моңын гасыр кичкән халкым,

Чүлдә йөрткән кайчак әче язмышлары.

 

Диңгезләргә төшкән, эчкән тозлы суын,

Тоз утырган шулчак аның тамагына.

Дәүләтсез дә калган, югалткан үз юлын,

Әрсез ятлар чатта суккан яңагына.

 

«Ул катлаулы чорлар инде артта калган,

Халкым исән әле, яшәр әле!» – димә,

Ул сүз инде, бәлки булыр алдау, ялган.

Татар халкы бүген – океандагы көймә,

Ятлар телен кисеп аккан суга салган,

Тик шулай да, халкым, башың аска имә!

 

2

Безгә әле комга баш тыгарга иртә,

Без бит түгел тәвә, кеше булып яшик.

Язмышыңа ясин чыгартма, куй киртә,

«Уян, татар!» – диеп, бар дөньяга дәшик.

 

Соң булачак сөрсеп мүкләнгәндә йөрәк,

Дошман богау салыр һәм агулар аңны.

Уянырга кирәк, уятырга кирәк,

Каршыларга кирәк өмет белән таңны.

 

Ком барханы тынмый күчеп йөри чүлдә,

Ком шыгырдый аста аяк баскан саен.

Телгә һөҗүм бара бүген бөтен илдә.

Ялгыш бер сүз әйтсәң, дошман таба җаен,

Атар өчен угын төбәп туган телгә.

Сатлыкҗаннар баскан, чат һәм тыкрык саен.

 

3

Кыйбла җуймаганнар укый дога, аять,

Башкалары җыя акча, дөнья малын.

Дошман тоткан гөрзи, башка суга таяк,

Кемгә тансык синең җиһан кадәр кайгың?

 

Белми тыгыласын бугазына комның,

Сулыш алмас беркөн, буылгачтын тыны.

Ил турында уйлар уе да юк аның,

Ул бүгенге көндә – акча, тәхет колы.

 

Ком тузаны белән каплангандыр күзе,

Дәрәҗә-дан эзли читләр арасында.

Нотык тоткан чакта, балга мана сүзне.

 

Бирә алмый, әмма газиз баласына,

Бабалардан мирас – АНА телен, сүзен.

Киләчәк тоз сибәр учлап ярасына.

 

4

Алданмаса халык балдай татлы телгә,

Бармак яныйлар, күр, куркытырга теләп.

Җан табанга төшә, бичаралар шөлли,

Шартламасын диеп, күпне күргән йөрәк.

 

Юаналар әле, җай бар, кирәккәндә

Ирек кошын тотып кулга алыр өчен.

Йоклаганда күрә, төштә көрәшкәндә

Җен-пәрине җиңгән йөрәктәге көчен.

 

Күз йомылса, башның киселәсен беркем

Китерми дә бугай хәтта ялгыш уйга.

Тере мәет булып йөри җуеп иркен.

 

Хәл җыямы әллә инде соңгы туйга?

Урамнарда этләр йөри төркем-төркем,

Өрми рәхмәт әйтеп, байлар салган сыйга.

5

Гореф-гадәтләрнең тамырын кисә ертлач,

Җавап көтә алда, белми әле шуны.

Котып салкынында җаны боздай туңгач,

Кирәк булачагын тузган иске туны.

 

Бер төкергән коеның суын алмак булып,

Чиләк эзләр көне алда әле аның.

Хәзер генә алтын, дан турында уйлап,

Дошман вәсвәсәсе томалаган аңын.

 

Тишек чиләк белән су алуы кыен,

Тамчы суга сусар, чиләк булыр буп-буш.

Кое да жәлләр аннан сафлык тулы сыен.

 

 – Караңгылык басты, кем бар анда, ут куш!

Күзгә төртсәгез дә күрмим, утсыз кыен!

Дөнья әйтер сүзен: «Тәмугка юл, йә, хуш!»

 

Өмет – исән!

Гомерем буе җылы җитми туңдым,

Кар-боз булды яткан урыным.

Кара төннең йөзен ертып шулчак,

Өмет кабат төртте борынын.

Ялгызлыкның салкын кочагыннан

Тартып алды өмет куллары.

Йолдыз булып күкне балкытты да

Һәм яктыртты барыр юлларны.

Өмет үлә, диләр, иң соңыннан...

Яши бит ул йөрәк түрендә

Димәк исән, ышаныч та тере,

Әйдәп тора гомер үренә.

 

Әле алда яшәләсе гомер...

БИРЕШМӘ, ГАЗИЗ ХАЛКЫМ!

Сап-салкын көз, йөрәгем түз,

Шартлама, берүк чыда!

Тозак корган дошманнарның

Ашмасын уе чынга.

 

«...Әлбәттә без чигенәбез...»

Гаепле тотып үзен,

Чигенгәннәр оялмыйча

Халыкка әйтә сүзен.

 

Бирешмә, халкым, бирешмә,

Үләт, ваба чиренә.

Телне өзгән җаныңа да

Чирканмыйча үрелә.

 

Телне бирсәк, шушылар ук

Җаныбызны алачак.

Җансыз милләт, балаларга

Бездән соң ни калачак?!

 

...Кайнар кояш астында да

Каның туңып өшерлек –

Караңгылык баскан җиһан,

Төсен җуйган кешелек.

 

Шуның өчен көрәштеме

Гасыр буе милләтем?

Дәшми калма һәм чигенмә,

Җуйма яшәү кыйммәтен.

 

*  *  *

Еллар үткән саен сагындырып,

Искә төшә садә балачагым.

Кар астында күптән күмелеп калган

Биек таудан чана шуган чагым.

 

Әй, ул таулар... Шундый текә, биек,

Җилләре дә шук һәм чая иде.

Җилне узып, коштай аска очкач,

Ничәмә кат түбәм күккә тиде.

 

Җилдәй җитез чаналарым җилт-җилт

Кереп китте буран эчләренә.

...Киез ката эчләренә тулган

Карны кагам бары төшләремдә.

 

Яулап ал

Аңламыйсың хисләремне димә,

Йөрәгемә боз да катмаган.

Каты кабык белән нечкә җанны

Төреп куйдым, шуңа шатланам.

 

Өркәклегем – алданудан курку,

Газапларым татлы булса да.

Җилләр ялгыш ишек каккан чакта,

Тетрәп куя хәтта тупса да.

 

Кайчагында сине җилгә тиңлим,

Кайвакытта тыныч дулкынга.

Карашларың белән дәшмә мине,

Сөю дигән серле упкынга.

 

Яратырга курка торган чагым,

Югалтудан, җаннар кавышкач.

Кырау ала бакча гөлкәйләрен,

Җәйге көннәр көзгә авышкач.

 

Көзге хисләр ышанычлы диеп

Кабатлыйсың инде ничә кат!

Көчең җитсә, яулап ал син мине,

Йөрәгемә куйган бикне ват!

 

*  *  *

Кемдер килә, кемдер китә.

Тормыш шундый икән ул.

Берәү кала оя корып,

Гомер тавы – кыя ул.

 

Кемдер югала, әйтерсең

Чума төпсез чоңгылга.

Күңел – төпсез диңгез дию

Ышанымын, чындыр ла.

 

Кереп кенә чыккан да бар

Бер күз салып дөньяңа.

... Битарафлар читләп үтә,

Шуңа күңел куана.

 

 

ӘЧЕ ӘРЕМ

Минем йөрәк яргаланып,

Теткәләнеп беткән инде.

Сине көтеп яшәгәндә

Күңелдәге гөлләр шиңде.

 

Көткән чакта килмәдең лә,

Белмәдең җан әрнүләрен.

Җан түрендә тамыр җәеп,

Тамырланды әче әрем.

 

Әрем суы ай-яй ачы,

Әчеттерде яраларны.

Еллар юып алды инде

Күзләремнең караларын.

 

Чәчләремә ак бәс сипте

Кырыс кышның салкын кулы.

Чияләнеп төенләнде

Синсез үткән гомер юлы.

 

Төеннәрне чишәр диеп

Сине көтәм әле һаман.

Теткәләнгән йөрәгемдә

Әче әрем чәчәк аткан.

 

 

Сөя белү – талант

Ярату ул – җанны бүлеп бирү,

Хисләреңне якын кешегә.

Яратылмый яшәгәннәр һәрчак

Ялгызлыкта туңып күшегә.

 

Яратканнар күзен ачу белән

Сөйгән ярын искә төшерә.

Табынына тәмле сыйлар тезә,

Бисмиллалап ашын пешерә.

 

Тик ярата белгән кеше генә

Ут-су кичә сөю хакына.

Хыянәтсез гомер юлын үтә,

Тугры калып йөрәк антына.

 

Ә мәхәббәт көтә белә микән?!

Көтә назны, җылы карашны.

Бәхет мизгелләре тоташтыра

Йөрәк белән йөрәк арасын.

 

Ихлас сөйгән кеше генә парын

Саклый һәрчак җилдән, яңгырдан.

Тиң ярының бар тормышын ямьләп,

Тик ул үзгәртә(а)ла тамырдан.

 

Гел сөешү – яратышу түгел,

Сөю асылы – ихлас хөрмәттә.

Бер-береңә терәк була алу

Дәрт һәм дәрман өсти йөрәккә.

 

Мәхәббәткә тугры калган яклый

Сөйгән ярын заман җиленнән.

Беркайчан да авыр сүзләр таммый

Сөйгәннәрнең татлы теленнән.

 

Сөйгән кеше хаталардан саклый,

Ялгышларың булса, кичерә.

Әҗәл чире тигән чагында да,

Шифа итеп сөю эчерә.

 

Мең мәртәбә күккә кадәр чөя,

Түбәнсетми хәтта ялгыш та.

Икең бергә булган чакта гына

Татлы була икән сагыш та.

 

Сөя белү – талант билгесе ул,

Иң зур бәхет шаулы дөньяда.

Сөеп яшәгәннәр рәхмәт әйтә,

Язмышына әнә шуңа да.

 

(Хисләр сүнә диеп әйткәннәрнең

Сүзләрендә юк ул дөреслек.

Мавыгулар гына вакытлыча,

Чын мәхәббәт бар һәм мәңгелек.)

 

Хисләр сүнә диеп әйтүчеләр

Ялгышалар, ялган сүзләре.

Мавыгулар гына вакытлыча

Чын мәхәббәт мәңге үзгәрми.

 

Шакыма

Нужно уметь закрывать скучную книгу, уходить с плохого кино и расставаться с людьми, которые не дорожат тобой.

 

Оноре де Бальзак

Шакыдың йөрәкне, шакыдың...

Ишеттем ялгызлык тавышын.

Шашыныр чикләргә җиткерде

Тәкъдирдән язылган сагышым.

 

Ишсезлек диңгезе упкындай

Гел тартты, һай, тартты үзенә.

Көзләргә кергәндә куркыта

Күз салу парлылык йөзенә.

 

Беркем дә яңадан табалмый,

Тормышта югалткан бәхетен.

Патша да меналмый кабаттан,

Җуйса тик бер тапкыр тәхетен.

 

Бер агып киткән су дулкыны

Кабаттан тибрәтми беркемне.

Гомерлек яр итеп язмыштан

Тарлыкка бәйләсә иркеңне.

 

Парлашып тибә(а)лмый йөрәкләр,

Яралар гел тоташ кан гына.

Тиң ярын сагынып күкрәктә

Сыкрана талчыккан җан гына.

 

Көзләрдә бөрегә күмелми,

Алмасын бер койгач алмагач.

Тиз генә тонмый ул елга да,

Ургылып ташудан болгангач.

 

Тын гына аккан бер елгадай

Тынлыкка көйләнгән дөньяма

Кагылма, берүкләр кагылма...

Моң тулы сагышка буяма.

 

Рәнҗемә, берүкләр каргама,

Юксынма, мин сиңа тиң түгел.

Беркемгә берекмәс хыялый,

Ирексез ирекле уй, күңел.

 

Мин көткән хис түгел синдә дә,

Яңадан язылмый язмышлар.

Минем дә, синең дә йөрәктә

Югалту яздырган сагыш бар.

 

Буйсынмас җан миндә, шакыма,

Шакыма йөрәгем ишеген.

Сөюең түгел лә, бары тик

Ялгызлык тавышын ишеттем.