Логотип Казан Утлары
Публицистика

Керәшен татарларының мөселманлыкка кайту хәрәкәте

Татар халкы тарихында җанисәп вакытларында калкып чыга һәм җавап табылып бетмәгән күп сораулар тудыра торган күренешләр бар. Шуларның берсе итеп, аерым төркемнәрне татарлардан бүлеп чыгару омтылышын күрсәтергә мөмкин. Бу язмабыз шушы мәсьәләгә тарихи караш булыр. Шунысын да әйтергә кирәк: файдаланылган саннар барысы да чиркәү статистикасыннан, губерна статистика комитеты һәм 1897 елгы Бөтенроссия җанисәп мәгълүматларыннан алынды.

Петр I (1682–1725) Россиядә җәмгыятьне үстерүнең көнбатыш моделенә йөз белән борылгач, илдә мөселманнарга карата сабырлык күрсәтү сәясәте юкка чыга (Каппелер П.Чуваши. Народ в тени истории: монография /пер. с нем. Е.В. Толстовой; науч. ред. Л.А. Таймасов. Чебоксары, 2019. С. 70). Патша беренче эш итеп, дворян статусын раслау өчен кешенең христиан булуы шартын куя. Кара халыкта, ясаклы кешеләрдә дин алыштыруга омтылыш тудыру өчен, дәүләт тә льгота системасын булдыра: алар үзләре теләп чукынган очракта, 1720 елдан салым түләүдән 3 елга, 1722 елдан рекрут хезмәтеннән, 1724 елдан кабаладан һәм үлем җәзасыннан азат ителә башлый. 1748 елны Петр I нең тәхет варислары бу өстенлекләргә кораблар төзү өчен урман кисү йөкләмәсеннән азат итүне өстәп куя (Ногманов А.Ю. Самодержавие и татары. Очерки истории законодательной политики второй половины XVI – XVIII веков. Казань, 2005. С. 83, 143).

1721 елны Синод оешу һәм Рус православие чиркәвенең дәүләт оешмасына әверелүе, мөселманнарны чукындыру сәясәтен үзәкләштерелгән самодержавие-чиркәү сәясәте рәвешендә тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Бу вакытка Рус чиркәве һәм җирле хакимият кайгырту-күзәтүендә XVI гасырның икенче яртысыннан башлап оешкан һәм «новокрещён», татарчалаштырып әйткәндә «керәшен» дип атап йөртелгән төркем тупланган була. Нинди социаль төркемгә керүләренә карап, аларны рәсми кәгазьләрдә «ясаклы новокрещён» яки «йомышлы новокрещён» дип атап йөрткәннәр.

Дәүләтнең XVIII гасырда дини сәясәтне максатчан тормышка ашыруы чукынганнарның яңа төркемен барлыкка китерә. Аларны бутамас өчен, дини хакимият I ревизиядән (1722 ел) соң чукындырылган неофитларны «новокрещённар», ә элеккеләрен «старокрещённар» дип аера башлый.

Урта Идел буенда яшәгән мәҗүсиләр һәм мөселманнарны чукындыру эшен җәелдерү өчен махсус оешма кирәклеге ачыклангач, тәхеттә Анна Иоанновна (1730-1740) утырган заманда, 1734 елда Зөя шәһәрендә христиан динен тарату максатын куйган «Яңа чукындырылганнар комиссиясе» төзелә. Ул 1740 елны «Яңа чукындырылганнар эшләре конторасы» («Контора новокрещенских дел») дип үзгәртелә һәм штаты арттырыла. «Контора» составында дингә өндәүче миссионерлар, православие руханилары, чиновниклар һәм солдатлар отряды була. Миссионерлар авылларга йөрү һәм моңарчы монастырьлардагы чукындыру үзәкләрен төбәкләргә күчерү белән шөгыльләнәләр.

1840 елдан башлап, «Контора» православие диненә чукындыру өчен дәүләттән ел саен 10 мең сум ала башлый. Чукынучының яшенә, сословиесенә, җенесенә карап, акчалата һәм кием-салым белән түләү кертелә. Матди кызыксындыру чаралары нәтиҗә бирә башлый. Әйтик, 1739 һәм 1740 елларда 206 һәм 308 кеше чукындырылса, акчалата түләү кертелгәч, 1741 һәм 1742 елларда бу саннар 40-45 тапкыр арта (Ислаев Г.Ф. Ислам и православие в Поволжье XVIII столетия: от конфронтации к терпимости. Казань, 2001. С.85, 174-175).

Хөкүмәт, зур чыгымнарга барырга теләмичә, тагын да яхшырак чара уйлап таба. 1743 ел 28 сентябрь указы мәҗүсиләргә һәм мөселманнарга, ягъни чукынырга теләмәүчеләргә, яңа чукынганнарның 3 елга азат ителгән салымнарын түләүне һәм аларның дәүләт йөкләмәләрен үтәү бурычын куя, ә чукынган өчен акчалата түләү ике тапкыр кими. Үз диннәрендә калучыларның салымнары берничә тапкырга артуы һәм новокрещённар өчен рекрут йөкләмәсен үтәү аларның хуҗалыкларын бөлгенлеккә төшерә. Фәкать Батырша җитәкчелегендәге 1755 елгы баш күтәрү тәэсирендә бу указ юкка чыгарыла һәм үз диннәренә тугры калган игенчеләрнең җыелып килгән бурычлары (ул вакыт өчен бик зур сумма) юкка чыгарыла.

Көчләп чукындыру һәм фискал басым чаралары системасын куллану хакимияткә 1743–1747 елларда уртача ел саен 43 меңнән артык кешене, ә 1748–1760 елларда  16 шар мең кешене чукындырырга мөмкинлек бирә. Чукындыру Казан, Рязань, Түбән Новгород, Тамбов, Әстерхан һәм Тубыл җирләрендә алып барыла. Шул рәвешле, 1743–1760 елларда Урта Идел буенда һәм Көнбатыш Себердәге җирле халыклар арасыннан 400 меңнән артык кеше, шул исәптән 12 меңнән артык татар православие динен кабул итә (Ислаев Г.Ф. Ислам и православие в Поволжье XVIII столетия: от конфронтации к терпимости. Казань, 2001. С.177).

«Яңа чукындырылганнар эшләре конторасы» 1764 елда императрица Екатерина II тарафыннан ябыла һәм Урта Идел буенда чукындыру сәясәте нык йомшый. Ләкин «яңа чукынганнарга» мөселманнар белән аралашу тыела.

Кыска гына вакыт эчендә шулкадәр күп халыкны чукындырганнан соң, империя хакимияте алдына неофитларга православие дине нигезләрен аңлату эшен җайга салу: чиркәүләр төзү, җирле халык телләрен белүче руханилар хәзерләү, яңа уку йортлары ачу мәсьәләсе килеп баса. Яңа чукынганнар өчен арзан бәягә төшә торган агач чиркәүләрне күпләп төзүгә хөкүмәт акча кызганмый. Әмма 1773–1775 елларда Е.Пугачёв җитәкчелегендә крестьяннар сугышы вакытында Урта Идел төбәгендәге чувашлар һәм марилар үз авылларында хөкүмәт акчасына төзелгән дистәләгән агач чиркәү биналарын яндырып, приходларга билгеләнгән православие руханиларын барысын да диярлек кыйнап, күбесен үтереп (132 кеше) яңа дини идеология таратучылардан үч алганнар (Можаровский А. Изложение хода миссионерского дела по просвещению казанских инородцев, с 1552 по 1867 год. М., 1880. С.98). Андый авылларда хакимияткә чиркәү төзү һәм приходлар оештыруны яңадан башларга туры килә.

Татарлар арасында чукынучылар мәҗүсиләр кебек авыллап-авыллап булмыйча, нигездә, кайбер мөселман торак пунктларында яшәгән берничә кешедән артмаган. Андыйларның яңа туган балалары мәҗбүри рәвештә христиан дип яздырылган, саннары ишәйгән.

Россия дәүләтендә (1905 елга кадәр) православие диненнән башка дингә күчү тыелган һәм бу гамәл җинаятькә тиңләнгән. Шуңа карамастан, халык тәхеткә утырган һәр яңа патшадан үзенә рәхим-шәфкать, тормышына җиңеллек көткән. 1801 елны Александр I император булгач та, халык арасында таралган төрле сүзләр арасыннан, новокрещённар үзләре ишетергә теләгән «хәбәрне» аралап алалар: имеш, яңа падишаһ дин иреге биргән икән. Шушы хәбәр белән рухланып, 1802-1803 елларда Түбән Новгород губернасының Васильск өязендә 30 лап татар авылында яшәгән керәшеннәр мөселманлыкка кайта. Ләкин хакимият аларны куркытып, кабат Чиркәүгә бәйләп куя.

Мөселманлыкка кайту хәрәкәте 1827 елда Николай I тәхеткә утыргач, оешканрак, киңрәк һәм күләмлерәк булып җәелә. Казан губернасының Зөя, Чуел, Тәтеш өязләрендә, Сембер губернасының Сембер, Буа, Ставрополь өязләрендә, Оренбург губернасының Бозаулык өязендә 138 авылда яшәгән өч меңнән артык керәшен татары берләшеп, исламга кайтырга телибез дип, патша исеменә дистәдән артык күмәк гариза юллый (Исхаков Р.Р. Миссионерство и мусульмане Волго-Камья (последняя треть XVIII – начало XX в. Казань, 2011. С.43). Гаризаларында бабаларының мөселман булулары, үзләренең Чиркәү кәгазьләрендә христиан дип язылсалар да, чынлыкта шәригать кушканча яшәүләрен ассызыклыйлар. Гариза биргәч, чиркәү руханиларын йортларына кертмичә, иконаларны чыгарып атып, муеннарындагы тәреләрен ташлап, яңа туган балаларын чукындырырга чиркәүгә алып бармыйча, ачыктан-ачык мөселманча яши башлыйлар (Можаровский А. Изложение хода миссионерского дела по просвещению казанских инородцев с 1552 по 1867 года. М., 1880. С.116-117.), ләкин полиция басымына һәм куркытуына чыдый алмыйча, кире чигенәләр.

Чара күрү өчен 1830 елны Казан епархиясендә миссионер штатлары булдырыла, вазифаларга билгеләнгән руханиларның татарча белмәүләре христианча вәгазьләүне җайга салырга мөмкинлек бирмәсә дә, керәшен татарларының чиркәүгә, мәчеткә йөрүләре ныклы күзәтүгә алына.

Мөселманлыкка кайткан керәшеннәрнең рухи ныклыгы туган авылларындагы мөселман мохитенә бәйле икәнен яхшы белгән хакимият 1832-1836 елларда Казан, Сембер, Оренбург губерналарында яңадан башланган мөселманлыкка кайту хәрәкәтен туктату өчен өч дистәдән артык авылдан аларның гаиләләрен рус авылларына күчерә (Исхаков Р.Р. Миссионерство и мусульмане Волго-Камья (последняя треть XVIII – начало XX в. Казань, 2011. С.50-51). Казан губернасы халык тыгыз урнашкан төбәкләр исемлегенә керә, ә ул елларда дәүләт крестьяннарына җан башыннан җир кишәрлеге 8 дисәтинәдән ким булмаска тиеш дигән канун көчендә була. Артык җир биләмәләре булган рус крестьян җәмгыятьләре күп булмау сәбәпле, бу план өлешчә генә тормышка ашырыла. Рус авылларына күчерелгән гаиләләр, яңа нигездәге йортларын ташлап, чит төбәкләргә китәләр яки җирле руханилар һәм рус крестьяннары дини йогынты ясауда катнашмаудан файдаланып, элеккечә ислам дине йолаларын үтәп, йомылып яшиләр.

Себер губернасының Куйсуы, Пашат, Семоцки, Уразовка, Яндовишча, Кызыл Яр, Шубиле, Карга, Анды һәм Суыксу авылы керәшен татарлары 1860 елны рус авылларына күченүдән баш тарталар (Материалы по истории Татарии второй половины ХIХ в. М.; Л., 1936. С.262).

Җыеп әйткәндә, XIX гасырның беренче яртысында мөселманлыкка кайткан керәшеннәр күп очракта приход руханиларына бүләкләр биреп, билгеләнү өчен формаль рәвештә чиркәүгә йөреп, мөселманча дини тормыш алып бару иреген «сатып алып» көн күргәннәр. Бер үк вакытта полиция һәм руханилар кулга-кул тотышып, мөселманнар белән аралаштырмау максатында аларга кышкы сезонда чит төбәкләргә кием тегәргә китү өчен паспорт бирмәү, мөселманча күмелгән мәетләрне казып алып, христиан зиратында җирләү, мәҗбүри чиркәүгә алып бару һ.б. эшләр белән шөгыльләнгәннәр.

Миссионерлар һәм Чиркәү руханилары епархия җитәкчелегенә керәшеннәр өстеннән шикаятьләрне, гадәттә, ике арада конфликт килеп чыкса яки алар кушкан үтәлмәсә язганнар. Гаепләнүчеләр суд җаваплылыгына тартылган. Ләкин мәхкәмә тикшерүләре ул заманда күп еллар дәвам иткән, бу исә мөселманлыкка кайтканнарга элеккечә яшәргә мөмкинлек биргән, хакимиятнең тырышлыгы еш кына тиешле нәтиҗәгә китермәгән.

Полиция һәм мәхкәмә басымы, тәхеткә Александр II утыргач, бераз йомшара. Илдә башланган либерал реформалардан иң күп файданы мөселманлыкка кайткан гаиләләр күрә. Николай I нең 1849 ел 20 ноябрь һәм 1855 ел 4 июль указлары белән мөселманлыкка кайткан гаиләләрне аеру, балаларын тартып алып чукындыру һәм христиан гаиләләренә бирү туктатыла. 1867 елны соңгы өч дистә елда дини кануннарны бозган өчен ачылган мәхкәмә эшләре барысы да ябыла. 1864 елга кадәр мөселманлыкка кайткан, ягъни чиркәүгә йөрмәгән, балаларын чукындырмаган гаиләләр метрикә, Чиркәү кәгазьләреннән сызып ташлана һәм аларны эзәрлекләү туктатыла. Шулай итеп, Казан губернасының 71 авылында яшәгән (3517 кеше, күпчелеге Чистай һәм Спасс өязләреннән), шулай ук Самара губернасында 17 авылда (485 кеше) һәм Сембер губернасында 64 «яңа мөселман»ның дин иреге өчен күп еллык көрәше җиңү белән тәмамлана (Исхаков Р.Р. Миссионерство и мусульмане Волго-Камья (последняя треть XVIII – начало XX в. Казань, 2011. С.58-62). Бу хәбәр киң таралып, күрше өязләрдә яшәгән новокрещённарда киләчәккә өмет кабыза.

Әйтергә кирәк, Себергә сөрелүдән курыкмыйча, ачыктан-ачык мөселманча яши башлау зур шәхси батырлык таләп иткән. Бу адымны берәүләр башкаларга кушылыпияреп, икенчеләр үзләре башлап ясаганнар. Кайберәүләр үзләренә яки гаиләләренә килгән төрле борчу, бәла-казаларны ике төрле дини тормыш алып барудан килеп чыккан дип фаразлаганнар. Әйтик, 1869 елны Ядегәр волостенда яшәүче П.Васильев Чүриле авылы руханиена үзенең мөселманлыкка кайтуын яшереп, мөселманча яшәп, хакимият каршында үзен христиан дип күрсәтеп, Аллаһы Тәгаләне алдаганы өчен еш авыруы һәм матди тормышының елдан-ел начараюы белән аңлата (ТР ДА, 4 фонд,  101 тасв., 11 эш, битләре номерланмаган).

Крепостное право юкка чыгарылу һәм ил тормышында күпсанлы яңалыклар 1865 елны халык арасында тагын император дин тоту иреге турында указга кул куйган икән дигән сүзләр таралуга сәбәп була. Җәй айларыннан башлап, мөселманлыкка кайткан гаиләләрнең  вәкилләре Казанга барып, Тубылчы авылы кешесе Галим Сәмигуллиннан тиешле гариза яздырталар. Г.Сәмигуллин 1856 елны Кама аръягы керәшеннәре исеменнән үзе язган гаризаларны башкалага илтеп тапшырып танылган шәхес була. Ул бу юлы да шул текстларыннан файдалана. Н.И.Ильминский, шундый бер гариза тексты белән танышкач, моны мөселман голәмәсе төзегән дигән фикер әйтә.

Һәр хәрәкәтнең әйдәманнары, идеологлары була. Ачыктан-ачык гариза биреп, мөселманча яши башлаганчы, алар хакимияткә бик күренмиләр, ләкин авылларда рухи ныклык биреп, үрнәк күрсәтеп яшиләр. 1865–1866 еллардагы мөселманлыкка кайту хәрәкәте башлангач, бу шәхесләрнең исемнәре полиция рапортларында чагылыш таба. Әйтик, Чуел өязендә элек керәшеннәрне ислам диненә кайтырга өндәүдә гаепләнеп хөкем ителгән Ташкичү авылы кешесе Василий Григорьев, гариза яздырту һәм аны патшага җиткерү өчен дип, тирә-як авыллардан һәр ир-аттан 20 тиен көмеш акча җыя, халыкны христиан рухание белән аралашуны туктатырга, балаларын чукындырмаска, мәетләрне мөселманча күмәргә, никахлашырга чиркәүгә бармаска өнди. Аның үгетләве тәэсирендә Чуел өязе керәшеннәре мөселманча яши башлый.

Төрле авылларда яшәгән 3-8 гаилә гаризаны күрше авыллардагы «яңа мөселманнар» белән берләшеп бирүне уңай күрә. Шулай күмәкләп тырышканда, гариза бирү өчен кирәкле чыгымнар да җан башыннан санаганда кимрәк чыга, җиңеп чыгарга ышанычны арттыра. Вәкил булып йөрү мөселманлыкка кайтуны пропагандалауга тиң булганга һәм мондый иҗтимагый эшчәнлек өчен Россия кануннарында Себергә сөрү каралганлыктан, вәкилләр вазифасын, нигездә, «яңа мөселманнар» үзләре башкарган. Гадәттә, вәкил тирә-яктагы берничә авыл кешеләре арасыннан сайлана. Алар, үз чиратында, үзара тагын бер вәкил сайлап, башкалага барып, күмәк гариза бирү эшен шуңа тапшыра торган булган. Кайберәүләр исә кушылганны үзләре мөстәкыйль рәвештә башкарып чыккан (Казанская центральная крещёно-татарская школа. Материалы для истории христианского просвещения крещёных татар/ сост. Ильминский. Казань, 1887. С.307).

Гомумән, вәкилләр сайлау, базар булган авылларда җыелышлар уздыру, «кем күпме бирә» дигән кагыйдә буенча чыгымнарга дип, акча җыю, ачыктан-ачык мөселманча яшәүне оештыру хакында киңәш-табыш итү мөселманлыкка кайту хәрәкәтен активлаштыруда, анда катнашучыларны туплауда һәм берләштерүдә мөһим роль уйный. 

(Дәвамы бар)