Дәвам (шигырьләр циклы)
Эз
Олы юлның тузанында
Югалттым эзләремне…
Татар халык җыры
Кала эзләр, сүзләр булып кала —
Җанга, җиргә, чорга дәва булып.
Эзләр кала сынган кылыч булып,
Мәңге сыкрар канлы яра булып.
Эзләр кала җирдә дога булып.
Җиле булып иркен далаларның.
Кала эзләр чишмә суларында,
Нигез ташларында калаларның.
Ни кылсаң да, эзең кала җирдә,
Тырышсаң да яшерергә хәтта.
Эзләр кала көрәш сөлгесендә,
Яудан килгән өчпочмаклы хатта.
Эзләр кала. Олы юлда эзләр
Җуелмый ул, тузан тузынса да.
Кала эзләр бәллү бишекләрдә,
Алкаларда, көмеш муенсада.
Эзләр кала. Кешелек бит һаман
Шул бер чатка әйләнә дә кайта.
Бары да уза, туза, китә адәм —
Эзләр сөйли җирдә нәкъ шул хакта.
Эзләр кала. Шул эзләрне таптап,
Олы юлдан һаман чаба-чаба,
Үзебез дә — кемнәрнеңдер эзе —
Ашыгабыз киләчәккә таба...
Моң
Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер.
Белмәсеннәр – кайсы җирдән агыла бу кодрәтең.
Габдулла Тукай
Күзеңә нур булып иңә дә,
Җаныңны үтәли күрә ул.
Калебеңә салынган һәр төсне
Белә ул,
Күптәннән белә ул.
Ул — мирас,
Ул — сиңа әнкәңнән
Изге бер фатиха — юлыңа.
Ул — сулар һаваңа сирпелгән,
Сибелгән эчәсе суыңа.
Гавәми үксезлек, кыргый зар —
Борынгы мәңгелек сагыш ул.
Карашын күтәреп күкләргә караган
Күпләргә таныш ул, таныш ул —
Ятсыну, тарсыну
Дөньяның читлеген,
Чикләре күренмәс булса да.
Шушы моң сагалый һәрзаман,
Хәтта ки яңадан тусаң да.
Бу сагыш сөремле —
Ут булып учакта
Далада яралган, җылы ул.
Чаптарлар ялында җил булып уйнаган.
Чичәннәр, акыннар җыры ул.
Ул — көмеш чулпылар чыңында
Чыңлаган сылулар иңендә.
Ул — калкан корычтай кулларда,
Яу килгән чагында илеңә.
Кичләрен тын гына үксегән
Әрнүле, сыктаулы бәет ул.
Гасырлар буена җаннарны талкыган
Олы бер гөнаһ ул, гаеп ул.
Моң ул! Моң —
Дөньяны ятсыну,
Тарсыну тормышның чикләрен.
Чарасыз гаҗизлек — аңлаудан
Иркеңнең читлектә икәнен.
Ошбу моң, гавәми үксезлек
Кемнәрне очар кош итмәде?!
Карашын күкләргә күтәргән
Һәр олан — бу илнең чичәне.
Шушы моң тибрәлә һәрзаман,
Кагынып күңелдән күңелгә.
Күкләрдән Тәңресен барлаган
Оланнар бар әле бүген дә.
Гавәми ятимлек ачысы,
Үз газиз җиреңдә үксезлек,
Җаннарны талкыган мең сорау:
«Кем идек? Кем булдык? Без кем?..»лек —
Моң булып тибә дә йөрәктә,
Сытылып чыга да җыр булып,
Чорларны үтәли кичә ул,
Күңелдән күңелгә сыенып.
Ана бүре өне
Ул җил минем күкрәгемә
очып кереп җиткәнче
изге Ак бүре йөрәге
аша исеп үткән җил!
Ренат Харис
Минем канда ана бүре улый.
Улый айга карап, күккә карап.
Кара гына төндә,
Без белмәгән телдә,
Һәр авазын йөрәгемә кадап,
Бүре улый.
Чал карашлы күктән,
Чуерташлы җирдән
Кайтавазын көтәм мин бу өннең.
Очкын булып чәчрәп,
Яшен булып яшьнәп,
Ярыр сыман берчак кара төнне
Бүре өне.
Ап-ак сагыш булып,
Ап-ак өмет булып,
Улый, улый, улый Ак бүре.
Сискәндереп җанын, ишетәме аны
Утлап йөргән гавәм өере?
Ишетәме? Уятамы канын,
Җилдән җитез чагын,
Бия сөте тәмен,
Зәңгәр күкләр ямен
Сусыл дала исен,
Татлы хөрлек хисен
тавышы?!
Бу аһәңнең үтеп барышымы?
Бу моңнарның китеп барышы?..
Тәңре-Күктән сора,
Җиргә ятып тыңла,
Аңламасаң бүре оранын.
Сөйләдеме әбкәң?
Көйләдеме әнкәң?
Абайлыймы аны оланың?
Кан куерып ала
Бу аваздан кинәт,
Шашып кала этләр өере.
Кара гына төндә,
Без белмәгән телдә
Улый, улый, улый Ак бүре...
Сүз
Täңri täg täңrida bolmiš
Tűrk bilgä qagan by ődkä olurtim.
Sabыmыn tűkäti äšidgil...
Күлтәгиннең Кече язмасыннан.
«Сабымын түкәти әсидгил» –
Тыңлап бак,
Сүземне ишетче, әй олан!
Тәңребез бу илгә олырткан
Түрк Билге каган мин булам.
Төкәтең җыеп бер тыңлап бак,
Бар сиңа әйтәсе сүзләрем.
Сүз булып, гасырлар аркылы
Мин сине эзләдем...»
Ташъязма...
Ташларга чокылып,
Чүкелеп уелган тамгалар.
Борынгы тамгалар мәгънәсен
Кайзаман оныклар абайлар?
«Без булдык. Без монда яшәдек.
Бу җирләр безнеке...» –
Язу бар.
Киләчәк хаклыгын хаклый күк
Ташларга уелган язулар.
Түреңә чабата элгәндә,
Кулыңа сукаңны алганда,
Бабаңнар ташларга чүкегән
Хаклыгын тарихның абайла.
Ятларның тамгасын үз итеп,
Хәтерең, кадерең җуйганда,
Оланың алдына үр итеп
Башкалар кыйбласын куйганда,
Бел, татар:
Электән ташларга уелган
Даның һәм язуың бар синең.
Борынгы мирастан ваз кичсәң,
Юлыңнан язуың бар синең.
Язусыз, тамгасыз, китапсыз
Халыкның дәвамы түгел без.
Алтынчы гасырда ук, бакчы,
Ташларга уелган Сүзебез.
Яндырып, көл итеп була ул,
Кәгазьгә язылган сүзләрне.
Ут алмый, су юмый, җил җуймый
Ташларга теркәлгән эзләрне.
Затлылык эзләрен яшереп,
Затсызга калдырса илбасар,
Тарихың асылын, хаклыгың
Бу Сүзләр мең кабат исбатлар.
Төкәтең җыеп бер, тыңлап бак,
Барлап бак бабаңнар тамгасын.
Асылың
Син
Шунда табарсың.
Кала
Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә –
Барыберме сезгә? Безгә барыберме?!
Марсель Галиев
Нигез ташларында тарих үкси
Ата-баба корган калаларның...
Хәрабәгә калган кирмәннәргә
Сыенучы үксез балаларың —
Без ул, ыру!
Җылы эзләп, җанга терәү эзләп,
Таянабыз, сөяләбез ташка.
Без яшисе мәгърур ташкалалар
Күккә ашкан, ахры, күккә ашкан.
Манаралар, Ага базарлары,
Таш Пулаты, мунчалары белән,
Ымсындырып сөйләр әкият булып,
Гөрли-гөрли күккә күтәрелгән.
Менә монда мәдрәсәсе булган...
Көтепханә… Базар гөрләп торган.
Зәргәрчеләр, сунарчылар, читекчеләр…
Чуенчылар монда чуен койган...
Ефәк Юлдан кәрван килә торган,
Кояш бүгенгечә якты булган,
Монда безнең ата-баба торган!
Кашан, Бүләр, Суар, Алабуга,
Тубылгытау, Җүкәтавың, Чаллың…
Күктерәүләр кебек манаралар
Күкне җиргә терәп торган чагы.
Идел-йортның исән-имин чоры,
Ашлык белән, елкы белән тулы.
Дөнья чабатада атлаган чор,
Читек кигән чакта болгар углы.
Далалардан калаларга күчеп,
Калалардан салаларга калып,
Без барабыз, без барабыз җәяү,
Без атлыйбыз, читекләрне салып.
Без өненнән качкан киек төсле,
Карурманнан бизгән җәнлек сыман.
Калаларга ымсынабыз — үргә,
Без — нигезен җуйган юлчы һаман.
Кирмәннәрдә безнең, калаларда
Кан укмашкан кара туфрак калды.
Татар — татар булган шәһәрләрне
Хак Тәгалә
хозурына алды…
Алтын Урда
Биредә бабалар
Күн саткан, ат җиккән
Һәм көмеш ыргыткан
Барасы юлына…
Манара төбенә
Сыенып ничек тә,
Мин сүрән кояшның
Нурында җылынам.
Рүзәл Мөхәммәтша
Җирнең нәкъ уртасы — безнең ил,
Безнең ил тирәли әйләнә җир шары.
Ишелә таулары, урала юллары,
Айкала-чайкала сулары.
Җирнең нәкъ уртасы — безнең сүз.
Безнең сүз тирәли кымырҗый гайбәтләр,
Безнең сүз шундый да асылга,
Безнең сүз алтынга, әлбәттә!..
Без алтын уртада —
Без Алтын Урдада.
Без монда яшәдек, йорт кордык.
Без монда күп булдык — бер булдык,
Без монда ир булдык, ил булдык…
«Яса» бер — тәртип бер, канун бер.
Югыйсә, бар юлсыз баруың.
Урласаң — бел кулсыз калуың,
Сатылсаң — бел башсыз калуың.
Без – Олы Олысның утлары,
Без монда — зур учак, гаярь ут.
Талама, алдама, сатылма —
Хурлыкка Урдада урын юк.
Һәркемгә — бер хокук, бертигез:
Тот динең, бел денең, бел телең.
Ит сәүдә, куй үстер, ит аша.
Ясакка — һәркемнән бер телем.
(Тарихтан белешеп карасаң,
Елга – бер икмәклек, фаразан.)
Без — Алтын Урдалы, без — татар.
Без синең ызбаңны сакларбыз,
Без синнән зур кенәз ясарбыз,
Без синең илеңне якларбыз...
Урдада һәркемгә бер «Яса»,
Мәңгелек кануннар үзгәрми.
Чыңгыз да, Бату да үзгәртми,
«Яса» — ул Мәңгелек сүзләре.
Зур чирү, бер гаскәр — безнең ил,
Ут яксак, мал тапсак, яу чапсак.
Унлаган, йөзләгән, меңләгән
Укчы без, утчы без туплансак.
Җирнең нәкъ уртасы — безнең ил,
Без Алтын Урдада, уртада.
Йөздән бер, меңнән бер булсаң да,
Нәкъ синең тирәли әйләнә дөньясы,
Бутама!..
Сиңа
Чирү-чирү адәми зат,
Бу халыкмы?
Бу – халык…
Сөләйман
Уннан бер, йөздән бер, меңнән бер…
Чирүне ил итә – ир кеше.
Чирүне ил итә – бер кеше.
Меңәүләр берәүдән башлана,
Чиксезлек – берәүдән башлана.
Ыруың юнәлгән кыйбладан
Кайрылып карау юк башкага!
Син чиксәң – югала бөтенлек.
Меңәүләр чигенә, син чиксәң.
Нәселең, ыруың, өммәтең,
Илең дә тез чүгә – син чүксәң.
Тузгынып болганган замана
Нәкъ синең иңнәргә сыенсын.
Өммәтең туңмасын дисәңме –
Үзеңнең йортыңда ут булсын.
Үзеңнең ишегең нык булсын,
Үзеңнең күңелең бик булсын –
Хурлыкка, сатылу, алдауга
Үзеңнең нигезең чик куйсын.
Син – татар, үзеңчә сөйләш син,
Синеңчә сүзләшсен углың да.
Киләчәк көнең дә, телең дә,
Денең дә – бар да үз кулыңда.
Өеңдә иминлек булмаса,
Ил-йортта иминлек булмас ул.
Тирмәсен тәртиптә тотмаган,
Илен дә тәртиптә күрмәс ул.
Илсезләр ир булып яшәми,
Илне ил иткән дә – ир кеше.
Унлыклар, йөзлекләр, меңлекләр... –
Бөтенлек нигезе – бер кеше.
Телеңне, денеңне хур итеп,
Җиреңә яшертен яу килсә,
Кол булма, тез чүкмә, чигенмә,
Ил белән чигәбез – син чиксәң.
Берәүләр тез чүксә – хурлыгы
Меңнәрнең иңенә ишелә.
Меңнәрне изгәләп сыта да,
Илеңне изәргә үчегә.
Киләчәк сагаеп төбәлгән
Үзеңә – чирме бу? Ирме бу?
Йөздән бер, меңнән бер адәмнән
Тупланган чирүме? Илме бу?
Рух
Юк, су түгел! –
Сагыш Каганаты –
яр ташларын ялмап
ант йота.
Йолдыз Миңнуллина
Буыннан буынга, күңелдән күңелгә
Кагылып җай гына, сак кына,
Ул – җәйге тургай күк, һавада
Талпына, талпына, талпына...
Ул дәшә җиде юл чатына,
Ул сине туктаусыз чакыра,
Чакыра каядыр. Сусата, тилмертә,
Илертә, тилертә, хисләрең исертә.
Кан исен сизенгән бүредәй
Янында һәр инсан хис итә
Үз-үзен.
Рух ул – каныңның сүзсез бер гозере.
Тышаулы аңыңны, җаныңны чеметеп,
Сагалый сине һәр урамда.
Чалт аяз бүгенгең какшатып калка да,
Әйләнә котырган буранга.
Һәм йөрәк тибешең ешая шулвакыт,
Капшанып барасың, барасың...
Һәм үзең беләсең син шушы бураннан
Иң газиз бер әрнү табасың.
Казанның һәр йорты, урамы,
Һәр көне, һәр чаты, һәр ташы
Рух тулы. Шушы рух никләргә
Тилерткеч татлы да, бик ачы?
Шуңадыр дөньяның читеннән кайтара,
Чакырып китерә үз канын.
Казан – ул терәге татарның,
Казан – ул ядкәре ватанның...
Казан ул – каныңа, җаныңа язылган
Үлемсез бер бәет шикелле.
Кирмәннән сөрелгән улларын, кызларын
Шушы рух чакырып китерде –
Кабаттан кайтарды пулатлар янына,
Азаны аһәңен тукыды аңына.
Шушы рух, җаннарны моң булып айкый да,
Чакырып кайтара дәүләтле чагыңа.
Әй Казан ханлыгы!
Җырларың чорларга таралган мәмләкәт.
Әй Казан ханлыгы! Син – дастан,
Дастаннар азагы һәлакәт…
Әй Казан ханлыгы! Син – тарих –
Казансу ярыннан ташыган.
Син – җыру. Бу җыру һаман да
Чиксез моң булырга ашыга.
Әй Казан ханлыгы! Рух булып
Кагасың йөрәктән-йөрәккә.
Шушы рух дөм-кара төндә дә
Аңнарны йоклатмый йөдәтә.
Нургали мәчете азаны яңгырый,
Ахылдый төрбәләр кирмәндә,
Сызлана манара, авыша замана
Кемнәрнең иңенә, кемнәргә?..
Пулатлар гөрселдәп ишелә үткәндә,
Кылычлар кыбырсый кыннарда,
Иделдә илереп дулкыннар шашына
Каеклар китәсе юлларда.
Каеклар, олаулар... Олауда мәҗмүга –
Китаплар, язмалар меңләгән.
Олауга татарның меңъеллык тарихы,
Меңъеллык җырлары төялгән.
Китәләр, китәләр – бүген да кайтмаган
Кадерле мәдәни мәрҗәннәр.
Әрнүләр рух булып чорларга саркыла,
Сынган шул, тынган шул хәнҗәрләр.
Рух булып берзаман Колшәриф шигыре
Тукайны, Гаязны тудырыр.
Таланган китаплар хәтере яктысы
Йөзләгән мәдрәсә булдырыр…
Әй Казан ханлыгы! Рух булып,
Каннарда, җаннарда калгансың.
Син үксез халкыңны ярлыкап,
Һәрзаман озата баргансың.
Калаңның һәр чатын, һәр ташын
Мәңгелек сызлану ялмаган.
Бу әрнү чорларны чорларга,
Җырларны җырларга ялгаган.
Әй Казан ханлыгы!
Без – синең дәвамың,
Әрнүле рухынан яралган.
Әй Казан ханлыгы…
Мин Казанга кайтам
Дүрт капкаңның, Казан, дүртесен дә
Мин кайтышка каерып ачып тор!
Наис Гамбәр
Әнә бик борынгы
Тынлыгыннан
Күләгәләр
Күтәрелә иңрәп.
Мин – аларны,
Алар мине таный,
Һәрберсенә
Кушуч
Дога кирәк.
Луиза Янсуар
Мин Казанга таңнар белән кайтам,
Зәңгәр томан булып уралам.
Һәр урамда мин үземне табам,
Һәр урамда кабат югалам.
Мин Казанга хыял булып кайтам.
Сукбай җиле булып вокзалның,
Кабан күлнең камышларын сыйпыйм,
Илереп көтәм Казан азанын.
Мин Казанга Ефәк Юлдан кайтам,
Олау-олау һәрбер кәрванда.
Кулым сузып, дәшәм хәтер булып,
Һәр узгынчы җанга, һәр ханга.
Идел суы булып ага торам
Мин Казанга ерак чорлардан.
Мин Күлтәгин ташы булып багам
Балбалларда калган җырлардан.
Мин Казанга һәр кылычта кайтам,
Һәрбер кында кайтам үчегеп.
Һәм дөньямны монда турайтам мин,
Авыш манарадан үсенеп.
Мин Казанга каекларда кайтам,
Җиде җиле булып дөньяның.
Ул җилләрдә кылган шавы иңри,
Шартлап сына тулпар тоягы.
Мин Казанга нидер эзләп кайтам,
Чал гасырлар кичкән җыр булып.
Һәр урамда мин үземне табам,
Һәр урамда калам җуелып...
Типтәр
Үз халкыңның киләчәген,
Үткәнен, бүгенгесен;
Кайгысының, шатлыгының
Зурлыгын белер өчен,
Еракка китеп кара син,
Еракка китеп кара!
Мөдәррис Әгъләм
Карурманын җуйган киек төсле,
Каерылып карап туган җиргә,
Китеп бара. Кырын карамагыз
Иле белән кубарылган иргә.
Кырын карамагыз. Аның әле
Кырык күпер аша үтәсе бар.
Җиде ятка капка каккан чакта
Җирсүләре җанын өтәсе бар.
Аның әле, гасырларны кичеп,
Чит якларда сулар эчәсе бар.
Әле аның«типтәр» аты алып
Канлы тарихларга күчәсе бар.
Үз илендә йортсыз-җирсез булып
Йөрисе бар йөрәк үче белән.
Һәм бугазга-бугаз киләсе бар,
Җир даулыйсы беләк көче белән.
Киезката басып, тимер чүкеп,
Пычак-пәке ясап көн итәсе.
Ят якларда дөнья көтәсе бар,
Чит туфракта бакый китәсе.
Ахыр килеп, типтәр торыннары
Шул җирләрне оя итәсе —
Кай якта да бер үк карый кояш,
Бер үк туа Тәңре иртәсе.
Чандыр бер карт киез итек баса.
Көйләп кенә эшли, үз җае:
«Апрельләре, майлары ла, ди ул,
Их-ла, акча беткән айлары...»
Чандыр бер карт киез итек баса —
Минем ерак бабам, минеке!
Җирсүләрең бер синдәме генә,
Барысы да шушы илнеке.
Денен саклап, үзен, сүзен саклап,
Телен яклап качкан, күченгән.
Үҗәтләнеп читтә тамыр җәйгән,
Ким-хур булмыйм диеп кешедән.
Оныгы мин үз куллары белән
Җирсү хисен буган типтәрнең.
Минем җилкәләрдә — бабамнарны
Типтәр иткән тормыш биштәре.
Җигелергә дигән тәртәләргә
Сындырырлык итеп типкән бит.
Бер уйласаң, без илебез белән
Нигезеннән күчкән типтәр бит...
Улыма
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!
Дәрдемәнд
Ерак бабаң, юрга атын җигеп,
Бар мөлкәтен алып, чыгып киткән.
Карурманлы якка киткән бабаң,
Типтәр булып, читтә гомер иткән.
Авыл корган, буш урында кабат
Йорт-курасын, өен булдырган.
Типтәр – сүзен бирмәс, башын имәс,
Көчле булган алар, нык булган.
Типтәр дигән даны ничә гасыр
Кара тамга булып тагылган.
Авылыма кергән юл чатында
Кара баганасы кагылган...
Улым! Сиңа язам – киләчәккә.
Бу хатымны берчак укырсың.
Гамем төшенмәссең, иртәләмә,
Борының кипсен, акыл утырсын.
Чәчләреңә бераз чаллар төшеп,
Җаның тынгысызлый башласа,
Кулларыңа шушы хатымны ал,
Мин дәшермен сиңа хат аша.
Улым минем, җирдә яшәвемнең
Бар мәгънәсе сиңа тоташа.
Шушы мәгънә ерак бабаңнарны
Алып чыккан сугыш, ут аша –
Сине алып чыккан. Шушы мәгънә
Инкыйлабта исән калдырган.
Куш каендай куш йөрәкле иткән.
Урманнарда утын ярдырган.
Үзең күреп белгән бабаларың
Сабантуйда билен бирмәде.
Заманага башын имәде һәм
Манкорт-мазар булып йөрмәде.
Тирә-юньгә бер иделәр алар –
Үз чорының гаярь ирләре –
Дөнья тоткан татар ирләре.
Менә шулай, улым. Яннарына
Баргалап кайт, җаең булганда.
Дога укы. Күршеләрен барла.
Безнекеләр инде күп анда.
Татар углы татар бабаңнарның
Ташларына башың игәндә,
Каенлыкка ата-бабаң рухын
Яд кылырга кайчак килгәндә,
Син аларча уйла! Аларча дәш –
Син татарча эндәш – үзеңә!
Син татарча сөйләш алар белән,
Оят якма минем йөземә.
Синең өчен фида җаным, тәнем,
Күкрәк сөтем хәрам булмасын.
Татар булып яшә, сөйлә, җырла –
Татар булып җиргә тугансың.
Туган телдә эндәш оланыңа,
Оныгыңа, килер көнеңә.
Үзен санлаганнар санлы булыр –
Адәм кадере шунда күренә.
Заман нинди телдә болганса да,
Үз телеңнән язма, сатылма.
Ир-ат башы сатылмый ул, улым,
Чүпрәк башлар гына сатыла.
Татар углы татар булып яшә,
Ата-бабаң рухы хакына!
Җавап
Идел дигән су килер,
Аны ничек кичәрсең?
Итәгеңдә ил булыр,
Аны ничек үтәрсең?
«Идегәй» халык дастаныннан
Бабамнар юраган сорауның
Бердәнбер җавабы – мин үзем.
Бердәнбер чишелеш: үз илем,
Үз көнем, үз җирем, үз сүзем.
Үзсенмәү – үксезләр өлеше,
Үзсенмәү – телсезләр өлеше.
Бу җирдә яшәвем үзе үк –
Үз сүзем булсынга көрәшү.
Көн туса, өр-яңа орышка
Әзер бул, бул горур, бул уяу.
Бу дөнья иркен, дип сөйләүләр,
Ышанма, гап-гади күз буяу.
Иркендер. Миңа соң ник хаҗәт
Чиксез зур булуы дөньяның,
Булмаса шушында үз җирем,
Үз өем, үз малым, үз даным?!
Яшәвем – сынау ул, сорау ул.
Бердәнбер җавабы – оланым…
Ярлыкау
Мәңгелеккә кала тамыр гына.
Кадыйр Сибгатуллин
Ташулар кузгала, ургылып,
Болганып, яз белән тулганып,
Юнәлә кырларга, үзәнгә,
Тамырлар сутына юл алып.
Туган җир тамыры! –
Сеңә дә
Сизгер су саркылып туфрактан.
Тамырлар туклана моң белән,
Ул моңнар ерактан, ерактан…
Тамырлар уяна, яшәрә,
Туфракны көчлерәк кочаклый.
Тамырлар – меңьеллык,
Тамырлар мәңгелек –
Мәңгелек агышын нык саклый.
Ел саен төшә ул ташулар,
Ел саен табигать кузгала.
Өр-яңа бөреләр ачыла –
Дөньяга рәхим ит, и бала!
Кабул ит кояшның җылысын,
Кабул кыл яктысын дөньяның.
Ярлыка – елмаеп яз саен
Алдыңда баш игән җир шарын.
Ул инде бик арган кебек тә,
Ул һаман нәкъ синдәй яшь әле.
Яз саен бөредә уянып,
Яз саен яшәреп яшәде.
Елмай син дөньяга, и бала!
Ярлыка гомерләр агышын.
Дөньяда кузгалган ташулар
Ярсуын бер сиңа багышлый...
Ярсуын яз суы ел саен
Тарата тамырлар сутына.
Тузынып, узынып ташый да,
Тамырга сыенып, бер тына,
Бер тына, бер сына ярсулар,
Тугарып ташлый да дөньясын.
Вакытның, яшәүнең асылын
Язгы бер бөредә тоясың…
Сак
«Кайтыр, насыйп булса, кайтыр… Ә син
учагын карый тор, учагын… Учагында ут
сүнмәсен!»
Әмирхан Еники
Әбекәем Исмәгыйл кызы Нәсимә рухына багышлыйм
Чаганнарга баудан таган көйләп,
Син очарга мине өйрәттең.
Тын кичләрдә, ихлас иртәләрдә
Син аңлаттың дога кодрәтен.
Син сөйләгән «Мең дә бер кичә»ләр,
«Әбүгалисина» хикмәте,
Яңа сауган күбекле сөт тәме,
Кайнар ипекәең кыйммәте –
Гомер буе тел очыннан китмәс,
Күңел түрләрендә сакланыр.
Дога булып барсын бу шигырем,
Әбекәем минем, аппагым.
Авылымның гади бер карчыгы –
Гади бер ярчыгы тормышның.
Гомер узган саен, аңлый киләм:
Синнән – минем бөтен булмышым.
Минем генә микән...
Туган җирнең
Нурлы әбиләре – әнкәләр,
Инәкәйләр, әнкәй-карчыклары
Гомер бакый шулай иркәләр
Татар җанын. Бәбекәем, диеп,
Ипләп кенә алып кулына,
Кара күзле елак сабыйларга –
Чая кызларына, улына
«Сак-Сок» бәете укыр.
Таган ясап,
Күккә очынырга өйрәтер.
Чәйгә кергән күрше корткаларга
Оланнардан шигырь сөйләтер.
Ястык-мендәре күк йомшак кына,
Җылы гына аның кочагы.
Ут сүнмәгән әбкәм нигезендә –
Минем җанда яна учагы.
Кырлач көннәрендә, чыра телеп,
Ул тергезгән учак яктысы,
Бәйрәмнәрдә япкан яулыгының
Мәңге кара төшмәс ак төсе,
Яз кояшын көткән тыйнак кына
Яраннары тәрәз төбендә,
Күңелләргә сеңгән «Сак-Сок» көе
Әбкәм сүзе, әбкәм телендә –
Барысы, барысы безне кеше иткән,
Безне көчле иткән икән бит.
Синең эзең – без ул, әбекәем.
Үзең китсәң, сүзең исән бит!
Тупсалардан бисмилласыз кергән
Заманасын күңлем ятсына.
Мин һаман да синең таганыңда,
Әбекәем, күккә талпынам...
Ат
Ирләр йөрәгендә иярләнгән
Атлар ятыр… – Кая атыгыз?
Йөрәктән дә кирәклерәк чагы –
Атыгызны алып кайтыгыз!
Харрас Әюп
Яланнардан ат көтүе узды.
Ялларыннан сеңеп калды кебек
Исәр җилгә, без атлыйсы җиргә
Дога сыман – дагаланган ирек.
Тышауланган бәкәлләрдән өзелеп
Калды кебек богауланган хәтер.
Җәйләүләрдән узды ат көтүе.
Тузды тузан. Тынды тузан. Хәтәр…
Хәбәр төсле – ерак үткәннәрдән
Ташып-шашып түгелдеме җиргә,
Чаптар атлар узды гасыр ертып,
Тулпар атлар узды туган илдән.
Ирештереп моңлы оланнарга
Килеп ирешмәгән җан хәтерен,
Аргамаклар узды таң чыгыннан,
Узды аргамаклар – җәһәт, тере…
Сүтеп, сытып заман тышауларын,
Йолдыз кашка узды, Кара юрга…
Ертык әләм төсле аксыл томан
Үрсәләнеп калды сынык юлда.
Үзәннәрдән юртак атлар узды,
Тыпырчынып алды нидер җанда.
Иләсләнгән үзән үзәгендә
Тояк тавышлары яна, яна!..
Ачы ирек тәме – ат ялыннан
Умырылып калган утлы җилдә.
Сез соң күрдегезме?
Күрдегезме?!!
Аргамаклар узды туган илдән...
Аерылмаек
Кыршау булып кыса җанны чик сызыгы,
Татар иле... –
Идел –Урал арасы.
Ркаил Зәйдулла
Идел — Урал…
Карадагынай урман.
Төлке уйный торган үрләр бар.
Яхшы чаптар белән —
Ару атлар белән
Колачлыйсы килгән илләр бар.
Кара урманнарда
Кисеп алганнарым
Булса икән лә ул куш каен.
Аерылмаек, дидек. Аерылдык бугай,
Каерылдык бугай, дускаем...
Идел — Урал җире
Әкият төсле иде.
Әкияттән әйткән дала җилләре
Юксындырып кына,
Ымсындырып кына
Саташтыра икән кемнәрне?..
Курай сыза торган
Сизгер үрләреңдә
Уйный микән төлке баласы.
Идел — Урал җире,
Күзем карасы син,
Тынар-тынмас йөрәк ярасы.
Идел — Урал җире…
Юллар урау инде,
Яхшы атлар кирәк үтәргә.
Юллар югалырлык караңгы көн —
Дус-иш кирәк дөнья көтәргә…
Яугир
Бу — Ватан,
Бу — безнең туган җир,
Изге җир, ятсаң да, торсаң да,
Җаныңның яртысын ярып бир
Чәчәкләр чайкалган һәр таңга!
Гамил Афзал
«Әй яугир!
Күтәрел! Тор яуга!
Чигенер чамаң юк.
Алга тик! Алга! Алга-а-а…»
Сугышлар күп күрдек.
Бәйсезлек өчен дә,
Бәйлелек өчен дә сугыштык...
Атаны яклап та, Ватанны саклап та
Без «ура» кычкырып орыштык.
Бар да үз көчендә:
Без инде –
Мәңгелек яугирләр токымы.
Үзебез – берәүгә сатлыкҗан,
Берәүнең бәхете-котымы?..
Без Бөек Болгарның кирмәнен
Сакладык кара яу килгәндә.
Без шушы кирмәнне үзебез
Яуладык яу булып – иярдә.
Казанны саклап та орыштык,
Сугыштык Сталин өчен дә,
Порт-Артур өчен дә үлдек без –
Булса да җәһәннәм читендә.
Без Чәчән җирендә, Әфганда
Ут аттык тауларга түбәннән,
Ут булып үзебез атылдык –
Сансызлык кан белән түләнә.
Без «Бөек» сугышлар чорында
Яуларда Ватанны якладык.
Җәлилләр баш белән түләде –
Без шушы Ватанны сатмадык.
Каннарда котыра бер сусау:
Бәхеттер –
Ватаның булуы сакларлык...
Балалар ач булды, аналар кырылды,
Без алгы сафларда атладык.
Дошманның угына, утына ит булдык –
Әллә соң шушымы татарлык?
Бездәге кыюлык, бездәге батырлык
Башыңны бәреп лә ватарлык.
«Катюша» җырына җиңүне данлыйбыз –
Шушымы әллә соң татарлык?..
Югыйсә үзебез котырган Рейхстагка
Җиңүнең байрагын кададык,
Ут аткан тупларны үз тәнебез белән
Туктатып каплап та карадык,
Камалыш эчендә ачлыкка тилмереп,
Көннәрне сәгатьләп санадык,
Без көчле, без батыр милләт бит –
Ватанны сакларга ярадык.
Әсирлек хурлыгын кичердек,
Штрафбат утына түздек без,
Сыңар кул, сыңар җан кайтсак та,
Космоска баскычлар тездек без.
Үзебез яклаган, үзебез саклаган
Ирекле, сөекле Ватанда
Оныклар, Җиңүне олылап,
Ят телдә итәләр тантана...
Без яуга киткәндә, тальяннар сызлатып,
«Карурман» көенә еладык.
«Кайтулар едва ли..»,
Без татарча атлап,
Ярты Ауропаны урадык.
Сугышның бөеге-вагы юк,
Җиңүләр һәрвакыт бөек ул.
Һәйкәлгә менмәгән, әй татар солдаты –
Ахрысы, бүген дә боек ул.
Урамда тантана, «Катюша» көенә
Сызгыра-сиптерә оныклар.
Замана без сузган көйләрне, сүзләрне –
Татарның эзләрен оныта.
Юкса бит кан белән түләдек
Ватанны сатмауның хакларын.
Санлыймы, данлыймы ирекле бу Ватан
Гомерлек яугирен – татарын?!
Ашсыз да калдык без,
Башсыз да калдык без,
Әмма бу Ватанны сатмадык.
Әй татар яугире, Ватаның булсачы,
Үзеңне, Сүзеңне сакларлык!
Ватаның булсачы...
Вакыт
Ягез, бер дога…
Аяз Гыйләҗев
Бәгыремә кагып, вакыт уза,
Еллар үтә, чорлар алышына.
Күчә комнар, исә җилләр, югала эз —
Дулкын сыман сулар агышында.
Тәрәзләргә кагып таң атканда
Вакыт уза — дәрвиш җырчы гүя.
Ачыгыз, ди, булса тәрәзәгез!..
Суга һәрбер ызба ишегенә.
Тузаннарын кагып, вакыт уза
Кыштыр-кыштыр көзге сукмаклардан.
Иңнәрендә — кара шәл-яулыгы,
Үксез сагышларын кочаклаган.
Вакыт уза төссез төсләр ягып
Җете кызыл әләм-байракларга.
Зимагурның әче яшен сөртеп
Җир читендә тынчу баракларда.
Ерганаклар ярып вакыт уза,
Җирне күктән аерып акрын гына.
Туу белән үлем арасы күк –
Ерак кына үзе, якын гына.
Кан тамыры буйлап Вакыт ага,
Ярып кара – ага шигырь булып.
Кайтавазы булып җыруларның,
Тынмас оран, изге шигарь булып,
Вакыт ага… Пакьли алмадым дип,
Үрсәләнеп кала адәмнәре.
Перроннарда яулык изәп кала,
Тузан булып оча бар гамьнәре –
Кубарылып оча, киләчәкнең
Иң түренә җитәр сүзләр булып,
Каганатын саклап калганнарның
Балбал-ташындагы эзләр булып,
Сызлый-сызлый Вакыт уза тора.
Дөньяныкы дөньялыкта туза.
Исә җилләр, күчә комнар, югалабыз...
Бәгыремә кагып, вакыт уза.
Ташу
Өзелмичә, тукталмыйча, бөек Чулман кебек, Итил кебек, көн-төн җирдә тормыш ага...
Нурихан Фәттах
Дөнья яралганнан бирле сулар ага,
Дөнья яралганнан бирле җилләр исә.
Кеше туа тора, китә тора.
Су бәгырен киртләч-киртләч дулкын кисә.
Сулар ага һаман гел бер якка таба,
Һәм, мөгаен, сулар юлдаш вакыт белән.
Ярлар тулып аккан язмышларның
Кадерен дә, каберен дә вакыт белә.
Сулар ага язлар килсә таша-шаша,
Үзәннәрнең үзәгенә кадәр тулып.
Кыргый бер моң белән карап кала
Ярларында адәми зат кубарылып.
Кубарылып чорлар буе изрәп яткан
Кан кызуы, җан сызуы күңелендә.
Әзер сыман ташу булып каударланып,
Җир читенә кадәр барып түгелергә –
Ил чигенә кадәр. Дөнья шулай –
Ташулардай бер ташый да, кабат тына.
Бозда яккан учак көле каба тынга,
Бу ярсулар язлар саен кабатлана.
Безнең язмыш – язлар көтү, ташу көтү,
Безнең гомер яздан алып язга кадәр.
«Идел-суда бозлар купкан! Ташу төшкән!..»
Урамнарга сыялмыйча оча хәбәр...
Юл
Яна тамырларда алтын дастан,
Дастаннарда кавем тарихы,
Тарихларда яна Җир өмете.
Өметләрдә нәрсә? —
Барысы!
Зөлфәт
Кылыч сынган, яулар тынган, йорт суынган.
Куылган ир кара туфрак — туган җирдән,
Куылган ир колач җәер суларыннан,
Иделеннән, Нократыннан, Агыйделдән.
Баш күтәреп багыйм дисәң күкләреңә,
Күкрәгеңдә кайнар үчең барлыйм дисәң,
Карурманда үрләр, юллар табыла ул.
Иң кыйммәте – өммәт исән, өмет исән.
Чорлар буе шуыша ул, җир тырмашып,
Өмет тоеп нигезташлар җылысында –
Дошман сарайлары бастырылган
Ата-баба каберташы – елый сыман…
Кармаланып бара, бара алга,
Күчә комлар, исә җилләр – кай тарафтан?
Кайсы патша нинди акча суга анда?
Кайсы якка сулар ага, юллар ята?
Чытырдатып ябышкан да өметенә,
Гасыр арты гасыр кичеп һаман бара.
Тез астына сугып тора юлдашлары,
Чордашлары җай китереп чукып ала.
Җылы җилләр яз хәбәре китерсәләр,
Караңгыга күптән күнгән карашында
Якты бер нур балкып китә, шул мәлләрдә
Бару түгел, юрга аттай чаба сыман.
Шул чакларда бар кодрәтен җыеп кабат,
Чатыр кора, урда барлый казанына.
Гасыр арты гасыр кичеп барулары
Әйләнсә дә гомерлек юл газабына,
Карашында нур сүнмәгән. Ул сынмаган,
Кемнәр генә сындырырга тырышмады:
Астыртыны, юха елан төслеләре,
Бугазына ябышканы, кырыслары...
Инде менә кайтып җиттем – үз илем, дип,
Нигез кора, казан аса, җыру башлый.
Кирмән кормак, дивар тезмәк була янә,
Хөрлек хисе Идел-судай ташый, ташый.
Үзен саклар, сүзен саклар кирмән корыр,
Иген игәр, куй үрчетер, гөл үстерер.
Үз телендә сөйләшер дә җиһан белән,
Җырларының гүзәллеген дөнья белер…
Боҗра буйлап әйләнә ул тарих юлы.
Орыш арты тынлык туа, кылыч тына.
Күкрәк киереп иркен сулыйм диябез дә,
Ул да булмый, тынлык соңра яу котыра.
Ә күңелдә хөрлек хисе исән әле,
Кыйбла яктан җилләр буып исә әле.
Татар иле кармалана-кармалана
Гасыр арты гасырларны кичә әле.
2020 ел