Тамчыда чагылган олуглык
Күренекле шагыйрь Зиннур Мансуровның «Өзгәләнгән күңел иҗтиһаты» исемле мәкаләсе («Казан утлары», 2021, №1) соңгы вакытта зур канәгатьлек белән укыган язмаларның берсе булды. Ул олуг әдип Айдар Хәлим иҗатына багышланган. Әлбәттә,
мондый бәяләмәдә гаять зур эшчәнлекнең бөтен якларын да колачлау мөмкин түгел. Белүебезчә, Айдар Хәлим – шагыйрь, прозаик, публицист, драматург, киносценарист, әдәби тәнкыйтьче һәм милли хәрәкәт әйдәманы да...
Әйтергә кирәк, Зиннур Мансуров каләмдәшенең тезмә иҗатына игътибар юнәлтеп, дөрес эшләгән. Ничек кенә бәяләсәң дә, Айдар Хәлим үзенең табигате белән «эчке янулы» шагыйрь булып кала. Чык тамчысында тулаем кояш чагылган кебек, шигырь һәм поэмаларында да аның кемлеге ап-ачык күренә. Мәкалә авторы «Шушы кырлар, шушы тугайларда...» дип исемләнгән китапка таянып фикер йөртә. Башта ул ошбу саллы җыентыкка тел-өслүб призмасы аша карый, әлеге яссылыкта башкалардан аерылып торган байтак кына үзенчәлекләрне ачыклый. Фәһемле затлар чын татар шагыйре дәрәҗәсенә күтәрелү өчен татар телендә язуның гына җитмәвен яхшы белә. Шуңа да шәрехләү барышында Айдар Хәлимнең милли шигырьләре дикъкать үзәгенә алына.
Табигый ки, Зиннур Мансуров шагыйрьнең иҗат портретын тасвирлау белән генә чикләнми, аның рухи сурәтен дә гәүдәләндерүгә ирешә. Иң әһәмиятлесе, алар мәкаләдә үзара аерылгысыз бергәлектә чагылдырыла. Шулай итеп, безнең күз алдында үзенчәлекле симбиоз барлыкка килә. Бакчы, төрле-төрле әсәрләренә карап, авторның холык-фигылен дә аныкларга мөмкин икән! Әйе, Айдар Хәлимнең бунтарьлыгы, ярсулыгы һәм тәвәккәллеге аның язганнарыннан чыгып раслана. Шәхеснең үзенә генә хас сыйфатларны билгеләгәндә, күренекле галимнәр, әдипләрнең дә фикерләре урынлы файдаланыла.
Кыскасы, Зиннур Мансуров әлеге мәкаләсендә үзенең әдәбият белгече сәләтенә дә ия булуын тагын бер мәртәбә күрсәтә алган. Шушы уңайдан фикердәшемә: «Афәрин, Зиннур энекәш!» – дип, ихлас рәвештә аның кулын кысасы килә.
Фәрит ГАБДЕРӘХИМ,
шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Уфа шәһәре.