Логотип Казан Утлары
Публицистика

Табигатьне иркәләгән галәм

 

Июнь аенда танылган язучы һәм тәрҗемәче Гарәфи Хәсәновның (1921-1992) тууына 100 ел тулды. Гарәфи ага безнең хәтергә иң әүвәл табигатьнең гүзәллеген, дөнья яралышының камиллеген каләм белән сурәтли алган гаҗәеп нечкә күңелле әдип, үз заманының катлаулы сынаулары, караңгылыклары аша үтеп тә әнә шул күңел садәлеген саклап кала алган көчле рухлы шәхес буларак кереп калды. “Әдипләребез” (Казан, Татарстан китап нәшрияты. 2009 285-256 бб.) җыентыгында урын алган мәкаләдә бәян ителгәнчә,  Гарәфи Хәсәнов әдәбиятка бик яшьли килә. 1932 елда «Яшь ленинчы» газетасында аның «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен басылып чыга. 1934 елда унөч яшьлек Гарәфи, өметле яшь язучы буларак, Татарстан язучыларының беренче съездында катнаша, трибунага менеп, балалар әдәбияты хакында сөйли. Соңыннан аның бу чыгышына хәтта Максим Горький игътибар итә. 1938-1942 елларда аның «Яр башында болан», «Чуар таракан фаҗигасе», «Печән өсте яки зәңгәр чыпчык», «Куркак куян һәм усал селәүсән», «Тәүфикъле яшь бүреләр» исемле хикәяләре дөнья күрә. 1940 елда Казанның 13 номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, берникадәр вакыт авылда балалар укыта, аннары Казанга кайтып, заводта эшли.

1942 елның маенда, «милләтчел оешма әгъзасы» дигән нахак гаеп тагылып, 8 елга ГУЛАГ лагерьларына җибәрелә. Тоткынлык срогын Красноярский краенда үткәрә. 1948 елда яңадан сөргенгә хөкем ителә. Фәкать 1955 елда гына җәза срогы 5 елга калдырыла. Гарәфетдин Хәсәнов амнистия буенча иреккә чыга. 1990 елда тулысынча аклана. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта.

Өлкәнрәк буын укучыларыбыз Гарәфи Хәсәновның “Унике матур”, “Җирем-суым”, “Чү! Сайрар кошым оя тибә”, “Җир ул уртак йортыбыз” дигән китапларын әле дә җылы хисләр белән искә алалардыр. Ул тәрҗемә иткән “Өч дуңгыз баласы” әкиятен (С. Михалков), “Бәләкәй испаннар” дигән хикәяләр җыентыгын (Кононенко), атаклы “Чипполино маҗаралары”н (Дж. Родари) балалар һәм яшүсмерләр әле бүгенге көндә дә яратып укый. 

         Хәзер исә без укучыларыбыз игътибарына әдипнең «Ак төнбоек» дигән парчасы тәкъдим ителә. Аны Татарстаннң халык артисты Тәлгать Хаматшин укый.