Һәрбер таңның үзгә матур җыры...
Төшләремдә язам
Шигырь язам, язам төшләремдә,
Төшләремдә мин бит шагыйрә.
Таңнар ата, илһам өркеп кача,
Өркеп кача язган шигырь дә,
Ярты җаным кала шигырьдә.
Дөнья мәшәкате, фанилыкның
Вак-төяге йота вакытны.
Килгән фикер, шигъри уй-хисләрем
Кире китә, алар вакытлы,
Тотып алып булмый якутны.
Шигырь язам бары төшләремдә,
Таң атуга төшләр югала.
Төшләремдә язган матур юллар
Офыкларга таба юл ала,
Энҗе бөртегедәй уала.
Таң сузыла
Җәйге моңлы - җырлы таң сузыла,
Үз телендә кошлар җыр сыздыра.
Әллә алар җыры, әллә гомер
Ялгышлары җанны сызландыра...
...Сагышлары әрнеп уйландыра.
Һәрбер таңның үзгә матур җыры,
Кабатланмый бер дә – барсы яңа.
Һәрбер кеше язмышлары үзгә,
Йөрәге дә тик үзенчә яна:
...Һәрберсендә күпме, ничә яра?!
Язмыш- тәкъдир юлыбызны сыза,
Кеше күбрәк шул юлыннан уза.
Аллаһ биргән сайлау мөмкинлеген
Файдаланмый йөрәк тизрәк туза...
... Өй каршында кошчык җырын суза.
Җан авазым моңы
Төшләремдә күптән очканым юк,
Дөнья йөге тарта төшемдә дә.
Җылынасым килә, күккә очып,
Бураннарда йөреп өшимен дә.
Җылылыкны эзли җаным көн-төн,
Җылытырлык дәва – им-том җитми.
Җан авазым моңы кайтавазы
Үз-үземнән ары ерак китми.
Төшләремдә элек оча идем,
Канатларны җилләр сындырдымы?!
Бураннары, җиле, давыллары
Аллаһыдан миңа сынаудырмы?..
...Төшләремдә күптән очканым юк...
Заман кырыс
Заман кырыс. Иләкләре тимер,
Тимер иләк нидер гел или.
Горур җаннар заман иләгенә
Каршы тора, башын һич ими.
Заман кырыс. Акча алдан чаба,
Бәндәләре – аның артыннан.
Бар нәрсәне акча белән үлчәп
Шаша кебек кеше акылдан.
Заман кырыс. Кода-кодагыйлык
Ялагайлык, ришвәт дөньясы.
Кыргыйлыклар бәйрәм иткән илдә
Гөнаһлармы аның йоласы?
Авыз, күзне ничек йомасы?!
Мин генәме, әллә син генәме?
Мин генәме, әллә син генәме?
Кыерсыту, рәнҗеш алганнар.
Пәйгамбәрләр күрке Ибраһимны
Янган утка бәйләп салганнар.
Мин генәме, әллә без генәме?
Үз дәүләтен күптән югалткан.
Баскынчылар күпме ир-егетне
Кылыч-сөңге белән тураткан.
Мин генәме, әллә ул гынамы?
Җир байлыгын күрми төшендә.
Хәерчеләр кулын сузып тора
Байлык тулы дәүләт эчендә.
Мин генәме, әллә сез генәме?
Бу Рәсәйдә телсез калганнар.
Телен, динен саклыйм дигәннәре
Тел, дин өчен башын салганнар.
Илсез, телсез, динсез без кемнәр?!
Дөнья бәһаләре
Үзгәрде шул дөнья бәһаләре,
Бер кыйммәте юк ла шигырьнең.
Шигырь яза шагыйрь үзе өчен,
Тәкъдим итә алмый шигырен.
Үзгәрде шул дөнья бәһаләре,
Спортка күп акча бүләләр.
Негр яллый татар командасы,
Рекорд куяр өчен бөләләр.
Ә халыкка аның ни файдасы?!
Җан-күңеле бер дә килешми.
И түзем дә инде Рәсәй халкы,
Изелүгә чыдый, бирешми.
Шигырьләрем бүләк итәр идем –
Ач халыкка рухи бер азык.
Чыгарыйм дип китап, теләнимме?
Булмас микән миңа ул язык?!
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
“Кому на Руси жить хорошо “
Н.А.Некрасов
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Хаклык белән нахак көрәше.
Һәр буынга насыйп үз еллары,
Безгә язган шушы өлеше.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Кайсы милләт алды хөррият?!
Аллаһ биргән телләр киселәләр,
Җәмгыятьтә һаман шул хәят.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Әшнәчелек чәчәк атканда.
Яңа байлар барлык мал-мөлкәтне
Йозак-капкан белән япканда.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Күз буяулар, ялган иң түрдә.
Кимсетелеп, урын табалмыйча
Дөреслек тә кача гел гүргә.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Намус, иман кемнең уенда?
Иртән торсаң, тагын шул ук дөнья,
Сыкрана җан шайтан туенда.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
Кайчан рәхәт булган бу илдә?
Ничә гасыр кан-яшь агып торган,
Алга бармый шуңа әле дә.
Бу Рәсәйдә кемгә яшәү җиңел?!
***
Килдем,Аллаһ, Синең хозурыңа,
Асылыма кайттым яңадан.
Яралы кош кебек, башым иеп,
Саркып каннар ага ярадан.
Яраларны ямау өчен, Аллаһ,
Синең кодрәт, Синең көч кирәк!
Озын юллар үтеп, Сиңа килдем,
Бер Син генә миңа көч-терәк!
***
Аллаһ колы барыбыз,
Ахырзаман килеп җиткәч,
Исәп-хисап ясар өчен,
Хак Тәгалә каршысына
Берәм-берәм барабыз.
Дөнья куа
Дөнья куа, дөнья куа
Дөнья куа күп кеше.
Фани дөнья алдан чаба ,
Мәңгелектә юк эше.
Дөнья матур
Дөнья матур... ал күзлектән,
Ал күзлектән карасаң.
Каралыкны акка манып,
Караларын тарасаң.
Дөнья матур...өметләнеп,
Гел яхшыга юрасаң.
Бозландырып йөрәгеңне,
Телем-телем турасаң.
Дөнья матур...битарафлык
Күзлегеннән карасаң.
Этенә дә, бетенә дә
Ярый белеп ярасаң.
Дөнья матур...
Кеше гомере ничә чордан тора?
Кеше гомере ничә чордан тора?
Чордан чорга күпме барасы?
Һәрбер чорның елы, көне күпме,
Мизгелләрнең күпме арасы?
Мизгелләре коштай очып үтә,
Очышлары мәңгелеккә дип.
Тик берсе дә аның кабатланмый,
Очышлары чиксезлеккә бит.
Кадерләрен генә белеп булмый,
Җанга тезеп булмый мизгелне.
Үткән гомер никтер сагындыра,
Тотып калып булмый тезгенне.
Һәр мизгелнең, һәр сулышның кадрен
Аңлау бәхете килә бик соңлап.
Аңлаганда үкенеч-югалтулар
Кайтавазы яңгырый чыңлап.
Ислам дине
Кешелеккә олы бүләк – ислам дине,
Ислам дине – бөек дин ул, юктыр тиңе.
Ялгышларны кисәтә ул, өйрәтә ул,
Кушканнарын үтәүчегә җәннәткә юл.
Ислам дине – ихласлылык, ул иминлек,
Җанга-тәнгә шифа да ул һәм камиллек.
Соңга калма
Сынау арты сынау җирдә,
Җирдә кеше сынау үтә
“Мин үземчә”, – дия-дия,
Яр буена килеп җитә.
Аллаһ кушкан кануннарны
Үтәргә дә соңга кала.
Җыйган малы торып кала,
Соңгы юлга нәрсә ала?
Соңгы юлга баручының
Гамәлләре бара алдан.
Яхшысы да, яманы да,
Һәр гамәле үзе кылган.
***
“Аналарның аяк асларында
җәннәт” икәнлеген онытма!
Анаң телен, гореф- гадәтләрне
Аллаһ хакы өчен корытма!
***
Яуган карның һәр бөртеге кабатланмый
Аллаһыны танымаган канатланмый.
Өмет канаты
Күңел төшенкелегенә,
Тормышның иң төпкеленә
Төшмәс өчен сыгынамын
Аллаһыга.
Ми-акылым түнгән чакта,
Өметләрем сүнгән чакта,
Коръән алам, таянамын
Аллаһыга.
Килсә кинәт авырулар,
Башка төшсә авырлыклар,
Ярдәм көтеп сыенамын
Аллаһыга.
Тән-җаныма шифа эзләп,
Илаһи дөньяны күзләп,
Өмет-канатта очамын
Аллаһыма.
Коръән
Шагыйрьләргә үрнәк-өлге,
Шигъри телдә бирелгән.
Яңгырашы, эчтәлеге
Энҗе гөлдәй үрелгән.
Күпме гыйлем, күпме сабак!
Мөселманга дәреслек.
Хакыйкать ята ярылып,
Анда фәкать дөреслек.
***
Безнең Рәсәй хәзер нишли,
Ил-советлары таркалгач,
Бөтен дөньясы айкалгач,
Нишлиме соң? Телен тешли!
Приватизация диеп,
Прихватизация булды.
Яңа байлардан ил тулды,
Шатлыктан йөриләр биеп.
Шатлыктан йөриләр биеп,
“Безнең байлык бит бу!” – диеп,
Халык тора башын иеп.
Халык тора башын иеп,
Бәрән бүреккәен киеп,
Безгә нәрсә тия диеп?!