Ниһаять (дәвамы (2))
Мин, Хәлим абыйны бүлеп, әйтеп куярга мәҗбүр булдым:
– Менә хәзер замана әниләренең кайберләре тормыш авыр дип, балаларыннан баш тарталар, имеш психологик травма кичерәләр... Ә теге вакытта, сугыш чорында, ул травмалар булмады микәнни?
– Ничек булырга мөмкин?.. Безнең әни бөртек шикелле кечкенә генә, ләкин...
Хәлим абыйның күңеле тулды ахрысы, күзендә яшь чаткылары күренде...
– Ул бит, ул бит гап-гади колхозчы, амбарда эшләде, кырда. Абыйлар үсә тордылар, ат җигеп эшли башладылар, каникулда. Анда ат җигеп йөргән кеше буш кайтмый. Мин моны хәзер яшерми әйтә алам. Арба төбендә тавыкка дигән булып кына берәр кило кайта тора. Үземнең тәҗрибәдән чыгып сөйлим. Алтынчы классны тәмамлаганда унөч яшьтә идем. Мине җәйге каникулга чыкканда бригадир Лотфулла абый көтеп тора. “Быел ат көтә башлыйсың!” – ди. Мин аны хәзер кызык итеп кенә сөйлим.
Җәй көне – 5 бригадада 20 шәр ат, барлыгы 100 ат көтешле. Ике малай вазыйфасы инде бу. Соңга таба мин бик остарып беттем, авылга кайтканда ат өстенә басып кайта башладым. Шуларны җәй буе көтәсең дә, аннары бәрәңге алу вакыты җитә, ящиклы арба белән (алар һәр бригадада икешәр иде), дастанбайны амбарга ташыйсың... Һәр көнне нәрсәдер арба төбендә өйгә кайта. Әйтәм ич, закон каты иде, әмма кешеләрдән куркылса да, һәр көнне җаен чыгара идек.
– Карале, Хәлим Бәдриевич, тормышыгыз ничаклы авыр булса да, мин болай суган түтәлендә елап утырган шикелле булмаган икән.
– Әйттем мин сиңа, алынма бу эшкә дип...
– Ныклабрак тотынсам, тәмамлыйм инде кәнишне бу йөкләмәмне. Бигрәк каты булып чыкты җире, суган әрчелеп чыга.
– Кул җитмәгәнгә шулай ул, бик килеп йөрергә туры килмәде шул.
Флүрә ханымның “Рәхмәт инде!” – дигән тавышы ишетелеп алды. Анда-монда чәчелеп үскән укроп җыямы шунда...
– Хәлим абый, сөйлә син, сөйлә. Елый-елый булса да тыңлыйм.
– Әйдә, алай булгач читкәрәк...
Без болдыр янындагы эскәмиягә барып утырдык.
– Ничек килеп эләктең син театр дөньясына? – диюем булды, ул элдереп китте.
– Менә беләсеңме, безнең мәктәп, мин горурланып әйттәм, Татарстанда билгеле белем учагы, анда безнең узешчәнлек бик көчле иде, ягъни үзешчән сәнгать. Ул абыйлар, алар бит сугыштан кайтканнар, менә шулар уйныйлар... Без инде сәхнә кырыенда терсәкләрне терәп боларны карыйбыз. Әле безне кичке спектакль-концертларга кертмиләр иде... Без көндез түгәрәк калай мич өстендә, артына качып торып, кич, тамаша башлангач төшеп утыра идек. Равил Шәрәфи белән бергә үстек без. Ике генә ел безнең ара. Буй кыска иде минем – метр ярым. Шуңа күрә әллә кайларга кереп укып йөрергә уйламадым, Авыл хуҗалыгына бардым. Ярты ел укыдым да, читтән торып укуга күчтем. Татваленка дигән бер мәхшәр җир бар иде, итек баса торган фабрика, сез аны күз алдыгызга китерә алмыйсыз, анда ул, парлы да, эссе дә, исле дә, пычрак, тынчу да. Шунда эшлим, аннан институтка йөгерәм. Шулай эшләп, укып өченче курска хәтле барып җиттем. Һәм, 61 нче елда театр училищесы ачылды. Мин әле целинада идем. Заводлардан мәҗбүри җибәрәләр иде бит ул чакларда. Срогын тутырып кайткач, Мәсгүт абый Имашев: “Әйдә, театр училищесы ачыла, синең урының шунда, – дип әйтмәсенме? Бардым. Эштән соң. Анда фәлән сәгатьтән, алтыга хәтле диелгән. Мин бишкә килгәнмен, 60 кешене карап чыкканнар иде. “Соңга калучылар юкмы?” – дип сорап торалар. Шунда биш минут соңга калган булсам – беткән идем. Комиссия каршысына килеп бастым. Сарымсаков, Шәүкәт абый, Рифкать Бикчәнтәев, Фатыйма Ильскаялар утыралар. Кыяфәт әллә ни түгел, миңа хәтле кергәннәрнең документларын җыялар, игътибарлары бик төшмәде миңа. Шулай да: “Йә, нәрсә әзерләдең?” – диделәр.
Мәйтәм:
– “Камали белән Җамали”.
– Ярар, әйдә, сөйлә алай булгач, – диләр.
Сөйли башлаган гына идем, кире урыннарына утырдылар. Мин инде кызып китеп, образга кереп, әллә ниләр кылана башлаган идем... Җамали белән Камали сугыша бит...
– Чү, чү, арткарак кит! – дип әйтергә тотындылар.
Ярар, монысын сөйләп бетердем.
– Икенчесе нәрсә? – диләр.
– Мәсәл.
– Әхмәт Ерикәйнең “Авыл тирәсендә” дигән мәсәле.
– Укыйммы? – дим.
– Булды, җитте, – диделәр. Рәхмәтен дә әйттеләр.
Рәхмәт, дигәннең мин икенче мәгънәсен аңлыйдыр идем инде. “Рәхмәт, бар кайтып кит!” – дигәнен, шулай дип әйтәләр иде безгә. Шул хәтле борчылып чыктым аннан. Чыксам, коридорда алтмышлап кеше. Анда татар группасына 180 кеше килгән, өч көн буе алтмышар кешене тикшергәннәр. Кайсы елый, кайсы көлә... Бер заман чыктылар: сигез кешене икенче турга үткәргәннәр – мин сигезенче. Әһә, мәйтәм, монда әле кыяфәткә карап тормыйлар икән. Шунда, тагын да тырышыбрак икенче турга әзерләнергә кирәк дигән уй туды.
Беләсеңме, анысына да соңга калдым. Шулай да Ширяздан абый: “Җәләлов юк мыни әле?” – дип сораган.
– Монда, монда, мин килеп җиттем, – дидем.
– Бу юлы шигырьдән башла әле, – диде ул.
Шәүкәт Галиевның “Хупҗамал” дигән шигырен сөйләп бетермәдем.
– Җитте! – диделәр.
– Җырлый беләсеңме? – дип сорадылар.
Анда пианино була торган иде. Мәсгут абыйның әйткәне хәтердә: “Менә шушы кара клавиштан башла, – дип. Мин шундый кыяфәт ясап бардым да, шул кара клавишка басып, җырлый башладым.Тегеләр:
– Пианинода да уйный беләсеңме әллә? – диләр.
Җырлыйм:
“Тау башында балкый бер кала,
Ул кала Уфа дип атала...”
Монысын да кабул иттеләр бугай. Этюд эшләтеп тормадылар, өченче турга килеп йөрмә, син кабул ителдең, диделәр. Документларны тегеннән алып монда китерүне үтенделәр. Авызымдагы ике китек тешемне куйдырырга куштылар. Беренче декабрьгә укырга килерсең, диделәр.
Кайткач, кечкенә абыйга гына әйттем училищега укырга керүемне, әнигә әйтмичә тордым.
– Абый, – мәйтәм, – анда бәйрәмнән “берәр нәрсә” калмадымы? Мин институттан киттем.
Әни ишетеп алды. Абый:
– Әни, бу институтны ташлаган бит, – дип көчәйтеп әйтте.
Абый районда эшли иде, икенче көнне аны чакыртып китерделәр. Нәрсәдер әйтте дә...
Мәйтәм:
– Сүзләрегезне әрәм итмәгез!.. Әни өметсезлек белдереп, кулын селтәде.
– Булган бу, беткән, – диде.
Аннары, рольләремне күргәч, әни тынычланды. Тынычланып кына калмады, горурланып та алган чаклары булды: “Хәлимнең әнисе дип әйтәләр!” – дип.
Укуны яратып укыдым, бик яратып. Мин инде укыган вакытта ук, Академия театрында берничә рольдә уйнадым. Әле укытучыларым һәм Ширяздан абый: “Бер аягы белән театрда инде ул”, – дип, шаяртып әйткәлиләр иде.
– Хәлим Бәдриевич, безнең язмышлар бертөслерәк булып китте бит әле. Син дә, мин дә, дигәндәй, югары уку йортыннан – Авыл хуҗалыгы институтыннан башлаганбыз икән. Механика факультетыннан.
– Мин дә... Шул, Карл Маркс урамындагы бинаның ишекләрен ачып-ябып, идәннәрен таптап йөргәнбез икән. Әле шул ук укытучылар, доцентлар укыткандыр. Начертательная геометриядән Туктамышев керә идеме?
– Әйе.
Без куллар чәпештек. “Нихәл, коллега?!” – диешкән булдык.
– Ләкин миңа, Алмаз дускай, ул институтны тәмамларга туры килмәде...
– Миңа да...
– 1961 елда Казанда театр училищесы ачылды да, минем күңелгә җен керде – шунда гына укыйсы килә бит, малай!
– Шул бер җен булмады микән инде ул, мине дә котыртты шул, шайтан. Үтереп, сәнгать каера! Мәктәпне бетергәч, Алабугадагы культпросветка керергә хыялланган идем. Әти документларнымны сельхоз институты инструкторларына биреп җибәргән. Элек шулай җыеп йөриләр иде. Хәзер, шиш керәсең, акчаң булмаса, ә безнең заманда безнең кебекләрне авылларга барып, эзләделәр.
Курс ярым укыдым... Укыйсы гына килми. Ярты ел дәресләргә дә йөрмәдем. Әти миңа кулын селтәде, ахмак, дигәндер инде. Теләсә кайда эшләп, тамак туйдырырга туры килде.
– Ә миңа “Күк капусы ачылды...” – театр училищесы!
– Их, Хәлим абый! Шунда гына китәсем калган миңа да!.. Белмәдем... Үз көчемне бәяли алмаганмын...
– Сине анда “без вопросов” алган булырлар иде!
– Шулай, дисеңме?
– Һи!.. Ничек кенә әле!..
– Бергә сәхнәләрне ду китереп, уйнап йөргән булыр идек.
– Синнән зур артист чыккан булыр иде, – дип безнең сөйләшүгә кушылды Флүрә ханым. Артистлыкка бөтен ягың килә...
– Әй, Флүрә ханым, Хәлим Бәдриевичкә җитәме соң инде!
– Соң, Хәлим абыең особый матур инде!
– Рәхмәт, хатын, зурладың...
– Ник, әллә шулай түгелме? Мин сине берәүгә дә тиңләмим матурлык буенча. Үзең ягымлы, мөләем, ихтирамлы, талантлы! Мондыйларны җир бетереп эзләсәң дә табалмассың!..
– Ә, Алмаз? – дип кыстырып куйды минем исемне Хәлим абый. Ул да хатынына шулайдыр?.. Җитмәсә, җырлый, баянда менә дигән итеп уйный, популяр – бөтен халык белә үзен.
– Анысын дөрес әйтәсең. Безнең дус, дип тә өстәсәң, барлык сүзеңә пичәт сугарга ярый. Әнә, нихәтле суганны йолкып, күч-күч ясап куйган. Эш рәтен дә белә менә дигән егет! Түлке менә бик елак булып чыкты. Бакчадагы суганны йолкытканга да елап утыра. Ярар, ярар, башка эш кушмабыз... Әйдә, тыкырыкка... матур җирләр күрсәтәм.
Хәлим Бәдриевич белән бакча аллеясы буйлап бардык та, чирәмле тыкырыкка борылдык. Юлыбызның бер ягын – таулы булса да урман баскан; ә икенче ягында – очсыз-кырыйсыз бакчалар. Идел буйлап Казаннан хәтле килә бит ул.
– Хәлим Бәдриевич, бүгенге сөйләшүләребезнең бер җирендә, кешегә ахмаклык эшләгәннән соң да акыл керә дигән идек.
– Әлбәттә, әлбәттә, тәүбә итсә, үкенә белсә, ахмаклык кылган гамәленнән оялса... Менә мин сиңа дусларым белән “егетлек” күрсәтеп йөргән чакларымны сөйлим әле. Яшь чаклар... Иң якын дустым, бергә укып, бергә фикердәшеп, чөкердәшеп дигәндәй яшәгән (училище елларын әйтәм) Наил Шәйхетдинов булды. Бер телем ипине икегә бүлеп дигәндәй... Икенчесе – Наил Әюпов...
Менә мин сиңа хәзер бөтенесен сөйлим, яме. Тик синең колак очлы, берүк яза күрмә, яме!
– Ярар, ярар, Хәлим абый, син әйткәч – закон! Телне тешлим, кулга сугам...
...Ничек язмыйсың инде? Боларның кәттә егет чаклары. Кем ялгышмаган да, кем әтәчләнмәгән. Хәлим абый үзе әйтеп тора, “ялгышмыйча йөргән кеше – чын шәхес була алмый”, – дип. Үпкәләмәстер, Хәлим Бәдриевич, языласы җөмләләрдә гөнаһ дигән нәрсәнең эзе дә, төсе дә юк. Бары тик кызыгы һәм мәгънәсе генә бар.
– ...Без Шәйхи белән бергә укыган кешеләр, дип башта ук әйткән идем сезгә. Гел чакырып йөрде ул мине авылына, ләкин кайтмаска сәбәпләр күп булды. Берзаман икебезнең дә ялыбыз бергә туры килде. “Кайтасыңмы?” – ди. Мәйтәм: “Кайтам”. Самолетка утырдым да, очтым. Ул вакытларда һәр район үзәгенә “Кукурузник”лар очып тора иде. Башта ук әйтеп куйды: “Лашман” дигән авылны беләсеңдер, бик зур авыл... Бездә кайткан-киткәннәрне белгән кеше юк”, – ди.
Капкаларын ачып кердем. Кич җиткән, ишегалдында бер кечкенә бала уйный иде. “Кайтты бит!” – диде дә, исәнләшү-нитү юк, өйләренә йөгерде. Әһә, мәйтәм, көткәннәр. Әти-әнисе белән исәнләштем. Мәйтәм, кайда ни? Сораштырам инде. Ул, диләр, утынга китте. Йә утынга, йә печәнгә алып китәләр, яңа ял эләкми, диләр. Менә ял вакытында нишләтәләр малайны? Ярар, чәй эчтек. Урамга чыксак, Шәйхи машинада, утын төягәннәр, кайтып киләләр, барган көйгә сикереп төште бу. Кычкыра бүтәннәргә: “Отпуска беткәнче чакырмагыз мине эшкә!” – дип. – “Җәләй кайткан!” Күрештек.
– Ул вакытта әле һаман мавыгасыңмы “тегенең” белән?
– Ә ул бар... Бар! Ышту син?! Менә хәзер шуны әйтәм инде. “Шәйхи, бүген клубка төшмик!”...
Августның урталарымы... тулган ай шундый матур... Өйләре авыл кырыенда, шуннан ук кыр башланып китә. Мәйтәм: “Әйдә, бераз авыз чылатыйк!”... Әй, малай, бераз җиффәргәч, Ай тагын да матураеп китте, тулган, мин сиңа әйтим, безгә карап тора – саргаеп. Шунда ук бодай кыры – диңгез инде, иген диңгезе, ул чайкалулары... Әйдә, – дим, – миндә “47” дигәне бар. “Миндә дә”, – алып куйганы ларда, икмәк эченә”, – ди Шәйхи. Бүген”, – мәйтәм, – авызны пычыратмыйк, иртәгедән башларбыз”...
Кайттык, мунча ягылган, юынып чыктык, чабынып. Икенче көнне клубта – лекция. Әдәбият турында. Шәйхи дуслары белән таныштырды. Бер почмакта безнең үзебезнең түгәрәк. Лектор 20 нче 30 нчы еллар әдәбияты турында чыгыш ясый. Әйбәт. Лектор, берзаман, халыктан сорый: “Сораулар бармы?” Мин бит инде бүген азрак кәефләнгән. Мәйтәм: “Бар! Футуристлар белән иманжинистлар арасында нинди аерма бар? Кави Нәҗмиләр белән Гадел Кутуйлар арасында?..” “Мин бу сорауга җавап бирергә хәзергә әзер түгел, икенче килгәндә җавап бирермен”, – диде.
Бөтен зал безгә карады. “Бу нинди учёныйлар болар, шайтаннар?!” – дип уйладылар күрәсең. Миңа шул гына кирәк. Хәзер мин монда герой инде!
Аннан соң гармун сорап алдык. Җырладык, биедек.
Шуннан, көн саен кунакта йөрттеләр. Клубка төшәр алдыннан чиратка куйдылар. Иртәгә китәбез дигән көнне озаталар, өчәр-дүртәр мотоцкл белән. Урман кырыенда мәҗлес җыйганнар. Мәйтәм: “Биш-алты чиләк бәрәңге алыгыз! Шәйхинең җизнәләре көлә: “Монда болай да җитәрлек ашарга”, – диләр. Нәрсә генә пешермәгәннәр... Шулай да, учак ягып, бәрәңге күмдек.
– Хәлим абый, бу өйләнмәгән чагыңмы?
– Юк әле, юк!..
Бераздан мәҗлес башланды. Бөтенесе бәрәңгегә ташланды. Менә, мәйтәм, көлгән идегез...
Шундый матур итеп озаттылар. Малай, төшәбез авылга өч матай белән, шәп бит!
– Ә кызлар кая?
– Кызлар... Кызлар бар инде... Алар хәзер әбиләр инде.
– Юкка гына йөрмәгәнсездер инде?..
– Бар ие кызлар, барые, әле ул кызны озатып килгәндә, егетләр көтеп торае.
– Ә-ә, шулай диген аны!..
– Мин сине Шәйхиләргә кәеф-сафа корырга гына кайткансың ахрысы дип уйлый башлаган идем.
– Кызлар чибәр!.. Әйтәм ич, егетләр көтеп торды, озатып килгәнне.
– Менә егет-солтаны булдың хәзер минем алда!
– Матур озаттылар, бик матур!
Шәйхигә дә эшкә чыгарга кирәк инде. Әйдә, мәйтәм, киттек. Театр көтә. Бездә торырсың пока?..
– Настоящий кеше икәнсең син, Хәлим Бәдриевич, хәзер йөрисең артык зыялы булган булып, олыгайганга микән?
– Яшьлектәге кебек җилпенеп йөрүләр килешми инде бу яшьтә. Һәр чорның – үз халәте. Шулаймы?
– Шулай.
– Бик мактап җибәрдең әле. Әюпкә кайтканны да сөйлим инде алай булгач. Настоящий егет булгансың дисең ич!
Ә миңа шул гына кирәк. Өстендәге курткасын да салып, иңенә элде. “Көн җылытып җибәрде”, – дигән була.
– Алтмыш өченче елны булдым мин алар авылында, икенче курсны бетергәч. Самолет белән Мөслимгә, аннан Дөрешкә. Ишеткәнең бардыр ул авылны. Кечкенә – 20 генә өйле иде бугай... Авыл уртасында колач җитмәслек имәннәр үсеп утыра. Әтие Галимулла абзый исән иде әле. Ул вакытта бал куялар иде бит кунак-фәлән килсә, дип. Әче бал. Һәм кисмәк белән тозлаган кыяр.
– Дару инде, дару!
– Дөрес әйтәсең, Алмаз дус, дару!
Абыйсы каршы алды – майор. Исеме – Марсель. Көтеп торганнар. Мин ул авылны – сандугач оясы, дип атадым. Анда бер Моталлап дигән берәү бар иде, язучымы шунда... Авыл урман эчендә, дип әйттем инде, урман авыл эчендә дип тә әйтергә була. Утырып чәй эчтек, балны авыз иттек. Мәйтәм, әйдә, хәзер чыгыйк урамга. Урам дигәннәре шул бер кечкенә оч инде. Теге имән дигәнемә менеп тә киттек. “Аюп, – мәйтәм, – алып кил әле теге әче балны графин белән, бау да тап. Күтәрәм мин аны монда, өстә тагын да тәмлерәк булырга тиеш ул. Алып килде, күтәрдек. Беренче көн генә әле. Ботакка утырып, әче бал белән ләззәтләнәбез. Ул бөтен тирә-якның матурлыгы, ул күкнең зәңгәрлеге, җәннәтең бер кырыйда торсын!..
– Менә монда, шундый вакытта бер җыр булырга тиеш! “Аюп, – мәйтәм, – мин “Кама буе туган як”ны җырлыйм.
Һәм җырладык та. Аюпның моңлы тавышына мин дә үземнең үзенчәлекле моңымны куштым.
Кич белән клубка төштек. Беләсеңме, егерме йортлы авылның клубы бар. Яшьләр дә шактый. Кәеф шәп. Шул вакытларда Харрас Аюпов унынчы классны бетергән булган. Еллар үткәч: “Ну, Хәлим абый, – кыланып та карадыгыз клубта. Авызыбызны ачып карап каттык”, – ди. Мәйтәм: “Нишләп янга килмәдең? Ул чагында шигырь яза идеңме?” “Әйе”, анда сезнең янга барырлык түгел иде”, – ди.
Мин җырлаганмындыр инде, уйнаганмындыр гармунда, шигырь сөйләгәнмендер. Шулай бик матур башланды кунакка кайту. Бер көн чыгабыз клубка, ике көн, өченче көн... Галимулла абзый бал аерта. Мин печәнлектә урын-җир әзерлим. Шунда килде дә бер корт, шартлатып иренгә бәрде. Минут эчендә ирен ике мәртәбә калынайды. Хәзер какой клуб монда?.. Өч-дүрт көнне мин клубсыз гына үткәрдем.
– Авыл бәләкәй генә булса да, матур кызлары булгандыр...
– Кая минем анда кызлар карау кайгысы? Иреннәр нинди иде бит!..
– Хәзер кызлар үзләре ирен кабарталар, мода! Шул вакытта клубны бер әйләнеп кайтсаң, бөтен егетләр иреннәрен бал кортына чактырган булыр иделәр.
– Көлмә, әле... Ул чагында миңа бер дә көлке түгел иде.
Менә шулай дусларда кунакта булынды... Агач башындагы халәт, ул яшьлек, аны бары тик ничек бар шул килеш кабул итәргә кирәк. Хәзерге акыл белән аңлап булмый аны.
– Әйдә, иртәгә сезнең Солтанга кайтыйк, концерт куярбыз.
– Юк, юк...
– Халык белән очрашырбыз...
– Кирәкми...
– Халкы юк ла дисеңме авылның?
– Югын да юк инде.
– Безгә шыгрым тулы зал кирәкми. Ник дәшмисең?.. Беткән синең агач башында дөньяга хозурланып утырырлык дәртле чакларың, Хәлим абый!
– Беләсеңме, Алмаз дус! Җан әрни. Авылларны бетерәләр... Милләтебезнең тамырын корыталар... Мин шуның өчен яшәдем мени? Мин шуның өчен артистлык миссиясен үтим мени?
Менә кара – кайттым мин авылга күптән түгел. Үзем сәясәттән ерак торам кебек, рольләрне дә үзем өчен генә уйныйм сыман хәзер.
– Ләкин син җәмгыятьнең кая таба барганын әле генә ачынып әйттең – авыл бетә, дип. Элегрәк миңа мәктәбегездә күпме бала калганын өзгәләнеп сөйләгәнең бар иде.
– Без укыгандагы мәктәп юк инде, клубта өч бала укыталар. Ул элек данлыклы Олы Солтан урта мәктәбе иде!
– Бу турыда уйланасыңдыр бит?..
– Ничек уйланмыйсың? Мин соңгы вакытларда гына да ике мәртәбә кайтып килдем авылга, үкереп елыйсы килә...
– Ә бернәрсә эшләп булмый... Сине бу уйлануларсыз күз алдыма китерсәм, син җансыз булып чыгасың.
– Авылда кеше юк, урамнар – буш. Шимбә, якшәмбе көннәрендә күренгәлиләр икән... Яшьләр кайткалыйлар, ди. Ә алар авылда калсын өчен – эш кирәк. Эш булмагач, яшьләр тормагач – әбиләрдән бала тумый.
– Мин синең күңелеңне, җаныңны актарам...
– Менә сугыштан соң, машиналар да аз иде, интегеп яшәдек, әмма авыл урамы бәйрәм шикелле гөрләп торды...
– Сине ни өчен бимазалыйм? Яндырам, көйдерәм... Син Мөдәрриснең шигъриятен яратасың, Зөлфәтнекен...
– Якташым Кадыйр Сибгатуллинны бик хөрмәт итәм, Рәшит Әхмәтҗановны! Кадыйр, гомумән, ачылып бетмәгән шагыйрь.
– Әйе. Беркайчан да юк-бар шигырь укымыйсың син, Хәлим Бәдриевич, пүчтәк роль дип уйнаган спектакльләрдә дә характерыңны чыгарасың... Бар ул персонажларыңда сәясәт, әхлак, үзеңнекен тыгасың! Җаның борчыганны.
– “Диләфрүз”дә мин үз сүзләремне керттем. Алар спектакльгә баттылар. Марсель Хәкимович: “Шәрәфи белән Җәләйдән башкалар үз сүзләрегезне кушмагыз – отсебятинаны!” – дия иде. Мин кайбер урыннарда: “Кул чабулар кирәкми!” – дигәннәрне өстәп куйгалыйм. Күрше авылга килгәч, бәйләнергә исәпләп йөргәндә әйтелгән җөмләләр дә бар: “Пычаклары булмасын”, – диям Исмәгыйльгә “Галиябану” спектаклендә. Шәкүр характерындагы сүз инде монысы. “Эшләмисең, сугыш чыгарырга йөрисез, җиде мәртәбә чыгардың бит инде”, – дигәч, “Алтысында бит аның үземне кыйнадылар”, – дим. Менә шундый кыстырулар. Намуслы кеше кыйналырга мөмкин, әйеме, үземне кыйнадылар, ди бит.
– Авырган вакытыңны сорыйммы? Син ул авырып китүең белән безне куркуга салдың. Берзаман ишетәбез – хастаханәдә ятуыңны. Инде байтактан икән. Шамкайга әйтәм:
– Хәлим абый янына барып, хәлен белеп кайтканың юкмы?
– Юк, – ди.
Менә сиңа мә...
– Әйдә, – мәйтәм, – киттек. Сораштырып белештек тә, күчтәнәчләр алып, яныңа бардык. Ятасың... Болай хафалы-төсләр чыкмаган йөзеңә. Елмаеп каршы алдың.
– Хәлләрең ничек, Хәлим Бәдриевич! – дибез.
– Хәзер, Аллага шөкер инде, – дидең дә, авырый башлаганыңны баштан сөйләп киттең.
... Менә шул “Тәкъдир” спектаклен чыгарганда булды бу хәл. Сәхнәдә текә тау корылган бит инде бер җирендә. Шуннан төшәргә кирәк, яшьләр төшми шикләнебрәк торалар, мин, их, егетләр, дидем дә, баскан җиремнән шуып төшеп киттем.
– Син инде авылыгыз чемпионатында суга чумып өйрәнгән кеше, егетләнеп, башлап йөрисең һәркайда.
– Төшеп, ларх итеп, утырдым.
– Режиссер Алехандро йөгереп килеп җитте. “Халим абый, Халим абый, мин сезгә аннан төшәргә кушмадым”, – ди. Үзен гаепләү сүзе булмасын дип әйтүе булгандыр инде. Шул сүзне берничә мәртәбә кабатлады. Бәлагә батырмасыннар тагы дигәндер.
Мин:
– Ничего, ничего, төкер сана! – дип китеп бардым. – Әй, берәр атнадан бетәр әле!
Икенче көнне карыйм – бөтен җир кара янган. Шул килеш әле мин берничә көн үтте. Һәм бүлнисләргә йөртә башладылар...
– Врачлар, консилиум җыеп, караганнар дип ишеттем.
–Торып булмый башлады. Ахырдан әйттеләр, умыртка дискалары кысылганын. Инде бүлнистә ятам. Анда барысы да курыктылар инде – начар авыру гына була күрмәсен дип.
– Андый сүз чыкты халыкта.
– “Еладым”, – ди артистыбыз Илдус Габдрахманов, бүлнистән чыккач. Мин “китә” икән дип уйлаган. Директорыбыз Шамилнең дә күзендә – яшь. Алар да куркыныч авыру дип йөргәннәр миндә.
Профессорлар бишәр, алтышар мәртәбә кереп карыйлар. Ятам. “Карап торып үтерәсез бит”, – дим аларга. “Безнең специальность түгел”, – диләр. “Менә берәү бар, ул карар кайткач” – дип чыгып китәләр. Кайтты теге, күрсәттеләр... Томографияне карады да: “Бу минем пациент, миңа китерегез!” – диде. Дүшәмбе көнне “Скорая помощь” машинасы белән алып киттеләр чакырылган хастаханәгә, театрыбызның баш режисеры Фәрит Бикчәнтәев озата барды. Беләсеңме, кеше ышанмас, тактада ятам... ниндидер тынычлык... мәрткә киткән кебек... Моңа хәтле гадәти караватта яткан идем... шул хәтле авыртып...
– Сине шулай тактада йөрткәч, куркытадыр да әле?
– Күтәреп бит, күтәреп. Хәзер бер көн үтә, ике көн. Камил Мөхәммәтович Зыятдинов икәнен белдем врачның. Килде, такта түшәлгән шул караватта ятам инде. Тынычлану бар... Уйлыйм, кайчан соң ул мине дәвалый башлар? “Ашыкма, Хәлим абый”, – ди. – “Тынычлан бер-ике көн”. Шуннан бер дару бирә, икене, өчне, бер заман сорый: “Авыртамы?” – ди. Аңлатып булмый: дүрт, биш, алты көн яткач, әйттем: “Син безнең туганыбыз икән”, – дип. Кода булып чыкты ул. Кода бабай шулай ук – Зыятдинов... Мотыйгулла бабай, ул, зур мулла Сәмәркандта һәм Бохарада укып кайткан, башта Уфада Галия мәдрәсәсендә укыган. Шуның бертуганы. Минем кечкенә абыйның хатынының әтисе. Менә бу аның улының малае. Алар әле әтисенең туенда минем Нәгыйм абыйга кунакка барган иделәр. Ул безнең туганлыкны белгән. Фәрит Бикчәнтәев тә әйтте аны миңа: “Хәлим абый, ул сезнең туганыгыз икән”, – диде. Шуңадырмы, игътибар шәп булды. Камил Мөхәммәтович миңа упражнениелар өйрәтте: “Бу як белән озак ятма, икенче ягыңа әйлән, биш мәртәбә болай, биш мәртәбә тегеләй; селкен, селкен”, – диде. Мин инде биш тә итәм, ун да итәм, егерме дә. Күршедә өчәр ай яткан кешеләр бар иде. “Егетләр, бу бит безгә хәтле чыгып китә”, – диләр. Һәм шунда, гөнаһ шомлыгы, ай ярым яткач, Камил Мөхәммәтович отпускага китте. Аның урынына икенче кеше килде. Макаров дигән доктор. Киткәнче Камил әфәнде: “Хәлим Бәдриевич, ул әйткәннәрне эшләмә, мин әйткәннәрне генә үтә, дарулар бирсә алып кал, әнә, чиләккә ташла. Ул сине операциягә үгетләячәк. Әгәр алай әйтсә, чыгып китәм дип әйтегез. Сиңа операция кирәк булмаячак”, – диде.
Берзаман театрдан таяклар китерделәр, таяк белән йөри башладым.
Шунда, моңа хәтле эндәшми утырган Шамкай:
– Карале, Хәлим, врачлар арасында да бар икән дуслар-дошманнар. Әйбәт кенә терелеп килә торган кешене операциягә димлиләр, ә?.. – дип әйтеп куйды.
– Андый кешеләр булмаган мөхит юктыр ул, Макаровлардайларны әйтүем, – дигән булдым мин дә. Үземнең эшләгән коллективларымны искә төшереп. Ләкин бу очрак, кеше язмышына пычак белән керү дип атала.
– Шулай көннәр үтә торды. Фәрит миңа тәрҗемә итәргә әсәр китерде, тик ятасың, дип. “Фәрит”, – мәйтәм. – мин бит Островский түгел урында ятып язарга”. Торып утыргач, әйтәм инде бу сүзләрне. Беләсезме, бер караганда, бу стимул иде... Врач торырга кушмый, әле ятарга кирәк, селкенмә-нитмә, ди. Чыгып китүе була, өстәл кырыена барып утырам, кәгазьләрне ачып салам, һәм тәрҗемәгә керешәм. Хәзер берсендә, моның югалуы булды, мин яза гына башлаган идем, әйләнеп килде дә керде. “Мин сезгә нәрсә әйттем?” – диде дә бик каты урысчалап сүгенеп, чыгып китте.
Шуннан, ярар, тәрҗемәне бетердем, һәм минем врачым Камил Мөхәммәтович кайтты. “Хәлим абый, торып кара, таякларыңны ташла, башың әйләнмиме?” – диде. Мин таякларны аңа тоттырдым да, бүлмә буйлап атладым. Ул: “Хәлим абый, это чудо, молодец!” – дип, куанычын белдерде.
Камил Мөхәммәтовичка рәхмәт инде, әйтеп бетергесез. Ә менә сез шул авырган чакта килеп, мине бик шатландырдыгыз.
– Мин әле врачларга концерт та куйдым ул чакта.
– О-о! Алмаз дус, сиңа зур рәхмәт аның өчен дә. Соңыннан, сез киткәч, сөйләп туя алмадылар, медсестралар үзеңә полный гашыйк булганнар.
– Камил Мөхәммәтович та байтак карап торды әле минем чыгышны. Чыннан да, сине терелткән өчен бездән дә зур рәхмәт аңа. Олы җанлы, зур кеше, даһи духтыр икән!
– Сезгә ул вакытта рәхмәтемне әйтеп бетерерлек түгел иде.
– Хәлим Бәдриевич, күзләреңдә күренгән шатлык тамчылары, аны миңа әйтмәсәң дә, чагылдырып җемелдәде. Мин менә шуны рәхмәтең дип кабул итәм.
– Ул турыда искә төшерүең хәзер дә күңелне җебетте. Югыйсә, минем күзләр суган әчесенә генә бирешми иде, Алмаз туган...
Хәлим абый, сөйләшеп торган җирдән кисәк торып, өйгә атлады. Нәрсәне искә төшерде икән?..
– Чардакка менеп төшим әле... – дигән була.
Шул арада Флүрә ханым килеп чыкты. Күршеләренә кереп киткән иде түгелме соң? Бакчаларында сөйләшкән тавышлары ишетелгәләде.
– Нәрсә, Алмаз җаный, Хәлим абыең ташлап китте мәллә үзеңне, ялгыз калдырып?
– Түбәгә меним әле, – ди. – Биеклекне сагынган. Яшь чагында ат өстеннән төшмәгән, агач башында бәйрәм ясап утырган, ун метрлы вышкадан суга башы белән сикергән, әле күптән түгел генә Атлантик океан өстеннән Көньяк Америкага очкан. Күңеленә кош канатлары үскән, күрәсең. Түбәгә менеп китте.
– Нәрсә бар, нәрсә юк икәнен карап төшәргә уйлагандыр.
– Флүрә ханым, театр артисты булырга теләгегез булгандыр бит? Буй зифалыгы, төс чибәрлеге, гомумән, Ходай сезгә матурлыкны, камиллекне жәлләмәгән. Ничек сезне эләктерә алган ул.
– Миңа, Алмаз җаный, менә шундый Хәлим кебек артистның хәләл җефете булу да зур дәрәҗә! Менә кара: кем әле үзенең хатынын күкләргә чөеп мактый ала? Гел түгел, бик сирәк булса да, ишеткәлим, дуслары аша мине ничек сөйләвен. Фәнзаман Батталны бик хөрмәт итә иде ул. Зур язучы. Әлбәттә. Менә шул язып калдырган бер истәлегендә, Хәлим белән сөйләшүен. Менә болай:
“Фәнзаман дус, син минем җефетемне – Флүрәне күргән кеше бит инде, әйеме? Әйт, чибәрме минем хатын?” – дип сораган ирем.
“Флүрәнең йөзе, килеш-килбәте генә түгел, ул пешергән өчпочмакларның, кыстыбыйларның гаҗәп тәмле булуларын да искә төште шулчак. Ирләр сүзенә катышмыйча, тавышсыз-тынсыз гына кухня белән зал арасында табын баетып йөрүе дә күз алдына килеп басты. Шуннан соң ихлас күңелдән:
– Гаҗәп чибәр дә, бик уңган да синең җефетең! – дигән.
– Менә шул-шул! – дип очынган Хәлим. – Хәзер әйт: гүзәл кызлар ямьсез кешегә кияүгә чыгамы? Ту ты, брат! Әле ул теге чакта... син белмәгән чакта... кашыкка салып йотарлык иде. Нинди генә егетләр бөтерелеп карамады янында! Мине сайлады! Менә шул зат гомерем буе күземә карап тора, сөенә-сөенә миңа хезмәт итә, миңа сәламәтлек һәм уңышлар теләп, намаз укый. Димәк, чибәр кеше мин!”