Логотип Казан Утлары
Бәян

Ниһаять (бәян)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Мин аның турында язарга күптәннән йөри идем инде. Менә һич җаен чыгара алмыйм. Юк кына бит, бер юньле мәгълүмат алырлык түгел. Әйбәт кеше инде индесен – Хәлим Бәдриевич Җәләлов, беләм. Ләкин әйбәт дип кенә язып булмый. Ни өчен әйбәт, кайсы яклары? Нигә соң әле син аның турында сүз кузгатырга уйладың диюләре бар. Тиктомалдан язасы килүеңә ни сәбәп, фәлән-фәсмәтән?.. Үҗәтләнеп язуым аңа кирәк тә түгелдер... Язма, дип әйтергә кыенсынадыр, ләкин күңелемдә ниндидер җен котырды, берәр юньле нәрсә, әсәр дип әйтүем, чүтеки чыгарып булмас микән. Белеп булмый бит, чишелеп бетми Хәлим Бәдриевич. Нигә шулай? Ни дип әйтергә дә белмим, язып карыйм әле. Ни дисәгез дә, мин бит әле “Биш татар” сатира жанрындагы театр төркеме белән байтак еллар концерт куеп йөргән кеше. Бик танылган артистлар иде аның составында, уйлап карагыз: Равил Шәрәфи, Рәшит Шамкай, Хәлим Җәләл, Рәшит Сабиров – барысы да, ким дигәндә, халык артистлары. Равил абый белән Рәшит Шамкайга повестьлар язган идем инде. Үзем шул әсәрләрдә – персонаж. Ә Хәлим абый Җәләлгә, Рәшит Сабирга язылмаган. Үпкәли күрмәсеннәр, дигән теләктә тотындым инде мин бу турыда сүз кузгатырга. Шушы ниятемне үтәсәм, Сабир турында да каләм тирбәтермен дип уйлап торам. Тегеләрен язуым ничек килеп чыккандыр, анысы сезнең фикердә... Әле менә Хәлименә җай таба алмыйм. Нинди генә сорау бирсәм дә, әллә нинди әйләнгеч җавап эзли, һаман ачылып бетми. Беләм, укымышлы, акыллы, зирәк, тапкыр; беләм тормышта утлар, сулар кичкән, алданган-йөдәнгән, типкәләнгән кеше. Ләкин тырыш, үҗәт, бөтенесен булдыра торган булдыклы кеше. Театрда – судагы балык кебек, әдәбиятта – урмандагы кырмыска, уе-фикере чиста; Эстрадада: берүзе – бөтенесе! Ничек язмаска шундый шәхес турында?! Һәм дә шәхесләр хакында! Мин бит аларны шактый яхшы өйрәнгән: тормышларын, иҗатларын, кешелек сыйфатларын – бергә йөрдек ич гастрольләрдә. Дустыңның ниндилеген беләсең килсә – юлга чык, диләр. Без юлдан кайтып кермәдек. Дүрт-биш ел эчендә ниләр генә күрмәдек тә, нинди генә очракларга эләкмәдек. Булды, барысы да булды – кемнең кем икәнлеге беленде. Әмма “Биш татар”ның берсе дә яман гамәл кылмады. Мин бу турыда күкрәк кагып әйтә алам. “Биш татар” халкыбызга гадел хезмәт итте, юмор-сатираның югары үрнәкләрен күрсәтте, зәвыклы тамашачы тәрбияләде.

Әйе, бу мәсьәләдәге публицистик мәкаләләрем һәрдаим матбугатта чыккалап тордылар. Ләкин әле минем хәзерге ниятем Хәлим Җәләлов турында язу. Алдан сүз куертуым, әлеге фикерләремнең чагылышы – ничек җай табарга соң Хәлим абый күңел сандыгын актарырга? Кирәк нәрсәгәдер ябышырга, тотынырга. Беләм, инде океан аша очып, Колумбиягә барып кайттылар театр белән. “Шунда самолетыгыз мәтәлеп төшсә” дигән сораулар бирәм, үзен кискен халәткә куеп. “Юк, төнлә очтык, ә яктыргач, аста гел болыт булды”, – гына диде. Инде, авырган чагында “Хәлимнең хәле бик шәптән түгел икән...” – дигән хәбәрләр дә таралган иде. Мыштым гына бүлнискә керде дә, “терелеп чыктым” дип әйтте, исе китмичә. Менә ничек язасың инде мондый кеше турында? Аптырадым, йөдәдем. Үзе минем үҗәтләнеп йөрүемне сизеп, язган китабын бүләк итте. Укып чыктым, барлык тормышын сырлап бетергән – миңа берни язасы калмаган шикелле. Тик нигәдер күңелем һаман кыбырсый. Юк, мәйтәм, публицистика гына бу, хисләр кайнамый, кичерешләр юк, кискен мизгелләр күренми – укучыга шулар кирәк. Кая мәхәббәт, кая көрәш, кая ялгышулар, кая сөенүләр?.. Җитеп бетми болар...

Үземне битәрләп ташладым. Мәйтәм, булдыралмый торган нәрсәне дә булдырырга кирәк, Хәмзин, дидем дә, беркөн, уңайсызланып кына, яңадан, Хәлим абыйга шалтыраттым. Җәйнең соңгы көннәре иде: шундый җылы, кояшлы. Шул хәтле табигатькә чыгасы килә!..

Телефонны кем алыр икән, үземе, Флүрә ханыммы?.. О-һо! Үзе!

– Нихәлләр, Хәлим Бәдриевич? Нишләп өйдә ятасыз, мондый көнне?

Җавап – элеккечә ягымлы. Тавыштан таный...

– О-о! Алмаз Наилевич! – Ул миңа әтинең исемен гел йомшак. “левич”кә басып ясап әйтә.Үземә дә шулай ошый.

– Нихәлләрегез бар?

– Картларча яшәп ятабыз . Флүрә апаң, эремчек пирогы пешергәне юк әле бу араларда. “Кибеткә чыгып кермисеңме?” – дип, сүз кузгатып тора иде әле.

Сине чакырыр идек димәкче була инде. Белә минем эремчек пирогы яратканны.

Ну теле дә инде бу Хәлим абыйның, югыйсә, ул турыда уйларына да кермәгәндер әле. Кая монда, бакча сезонында эремчек пирогы мәсьәләсен уйлап яту. Сизәм, политикасы бар бит моның әлеге сүзләрендә. Миндә дә аз түгел политика дигән нәрсә... Менә бит, политикам булмаса шалтыратыр идем мени?..

– Хәлим Бәдриевич, шундый вакытта...

– Ну-ну!.. – ди бу, нәрсәдер минем авыздан тартып чыгармакчы булып.

– Мәйтәм, әллә бакчагызга илтеп кайтыйм микән сезне дип шалтыратуым иде.

Әһә, күңел кылларын шунда чиртәбез болай булгач...

– Менә, менә, менә... Флүрә апаң бераз билләрем... дип тора бит әле, – дигән булды Хәлим абый. Күренеп торган кебек миңа, Флүрә ханым янына ук килеп җиткән инде.

– Бакчага, диме? Алмазмы ул?

Белә, югыйсә, мин икәнен. Хөрмәт итә ул мине, чын күңеленнән, эчмәгәнгә, тартмаганга гына түгел инде, гомумән. Тавышы миңа ишетелерлек итеп әйтеп куйды:

– Әйбәт тә кеше инде бу дустың Алмаз, әйеме, Хәлим! Бакчага бармыйсызмы, диме?

– Карале, Алмаз Наилевич, шәп булыр иде. Флүрә апаңның биле дә җайланып китте әле сине ишеткәч. Синең бит безнең бакчаны күргәнең юк, әйеме?

– Иске генә бернәрсә инде, кешегә күрсәтерлек тә түгел, Алмаз үзебезнеке, гаеп итмәс әле, – дигәне колакка кереп калды Флүрә ханымның. Инде җыена да башлаган ахрысы, ниндидер чиләкнең тәгәрәп киткән тавышы ишетелде:

– Алай булгач, алып барам дисең инде. Алып та кайтасыңдыр шәт?

– Әбизәтелне, Хәлим абый.

– Ай, шәп булды бу, Хәмзин. Ай шәп булды. Җыенабыз! Киләсеңме инде?

– Биш минуттан сезнең подъезд төбендә булам.

– Хуп, бик хуп! Әй, кайлардан безнең бәхеткә тугансың син, дустым. Гомергә шулай булдың! Флүрәкәй, әйдә, теге аяк астында буталып йөргән такталарны да алыйк. Абынып йөрибез, җә бил сындырырбыз. Ай, Хәмзин, вай, Хәмзин!..

Җырлый да башлады бугай:

– Кил, син, кил, син, үзең кил...

Кара син аны, минем җырны җырлый бит. Белә, телефонны колактан алмаганымны...

Әйткән вакытка мин килеп тә җиттем. Әнә болар да чыгып килә. Әй, күтәренгәннәр, әй күтәренгәннәр... Флүрә ханым биштәр аскан, ике кулында ике капчык – нәрсәдер... Кая монда бил турында уйлау? Аны күрү белән, каршысына йөгердем. Бирми әйберен.

– Үзем, үзем, – ди. – Ишшу сиңа әйбер ташытыргамы?

Хәлим абыйда – такталар. Иренмәгән, бәйләгән. Аккуратный кеше шул. Үзе сөйләнә:

– Хәерчегә яхшылык күрсәтсәң, өеңнең түренә менеп утыра, – ди. – Машинаңда боларга урын җитәрме?

– Җитәр, Хәлим Бәдриевич, Сезне бакчага йөртер өчен алдым бу зуррак машинаны.

– Менә син, маладис, дустым, бакчаңны саттың да, котылдың. Ә без, бакча дигән булып, кайгырып ятабыз. Бер уйласаң, нәрсәгә инде ул иҗат кешесенә бакча? Җәфа, билләһи. Бара алганыбыз да юк шунда. Җәй үтеп китә инде. Бармасаң чүп баса, барсаң – алып кайтырлык уңышы булмый. Шул – һавасы! дигән булып йөрибез инде.

Әйдә, дустым, кузгал, Аллага тапшырып!

Сөйли дә сөйли Хәлим абый, теленә ни килә, ләкин барысы да урынлы һәм дөрес, кирәкле.

Менә бит, менә бит, чишелә башлады абзый...

– Син, Алмазны бик сөйләштереп барма, ул руль артында, игътибарын югалтмасын! – дип әйтүне кирәк тапты артта утырган Флүрә ханым. Тавышы ягымлы, назлап кына сөйләшә. Уңган хатыныннан Хәлим абый, уңган. Ул аны гел мактый торган иде инде, гастрольләрдә йөргәндә дә.

– Минем Флүрәм дә... – дип куйгалый иде, Шәрәфи Раушаниясен мактаганда.

Кайберәүләр өйдән чыгып китү белән хатыннарын яманлый башлыйлар. Болар – юк. Шамкай да шулай. Мактый. Тик аныкын белмәссең: әллә чынлап, әллә юри. Рәшит Сабиров инде өйләнмәде – буйдак. Гомере буе авыру әнисен карады, молодец! Ихтирамыбыз шуңаргадырмы? Күбрәк, шуңадыр! Әлбәттә, иҗатына сокланырлык – татарның нәфис сүз жанрын берүзе сөерәп бара. Берүзе!

Хәер, бу турыда Хәлим абый янында кычкырып әйтеп булмый, ул да бу жанрда – мастер!

Шуны сизгән кебек, миңа карап алды. Сорый:

– Рәшит Сабир, нишләп йөри икән бу араларда, бик ишетелми дә, телевизордан да күренми?

– Күрсәтмиләр аны, күренергә тиешле чыгышларын да кисәләр.

– Бик каты сөйли шул. Җитмәсә, тавышы бик әче.

– Әчелеге, чурт с ним, дөресен сөйләвен өнәмиләр...

– Өстәгеләрне дөмбәсли.

– Әйе, яратмыйлар. Күзгә төртеп, колакка кагып, маңгайга чәпеп әйтүне кем сөйсен.

– Аның да, малай, чәчләренә көмеш кунды...

– Байтагы коелган да инде...

– Безнең арттан куа.

– Алтмыш тулгандыр бит?..

– Карале, ничә яшьтә икәнен белмибез икән шуның...

– Анысы мөһим түгел, шәп кеше ул.

Артта байтак тыныч кына барган Флүрә ханым:

– Рәшиткә 65 яшь тула...

– Менә күрдеңме, минем хатынны?..

– Минеке дә мин белмәгәннәрне белә, күрә, ишетә.

Хәлим абый минем сүзләрне җөпләгәндәй:

– Алар бит көне-төне телевизордан чыкмыйлар. Ни өчен чыкмыйлар, дим, чөнки эченә кереп карыйлар...

– Бергә уйныйлар димәкче буласың инде, артистлар белән.

– Әйе.

– Пенсиядә булгач, эшкә барасы юк, ә без синең белән, Алмаз Наилевич, гел гастрольләрдә булдык.

– Әй, матур да йөрдегез инде акчага да кытлык кичермәдек ул елларда... – дигән тавышы колагыбыз янында ук яңгырады Флүрә ханымның. Күрәсең, арттан алгарак күченгән, башы икебез арасында ук иде.

– Флүрәкәй, урыныңда гына утыр каешыңны буып, гаишникларга эләгеп, дустыбызга штраф түләргә туры килмәсен!

Әйткәннәреңне болай да ишетәбез. Әйе, ул гастрольләр, малай, заманында бик зур помыч ясады, финанс мәсәләсендә!

– Концертка халык килерме-юкмы дигән уй юк иде бит ул чагында – шыгрым тула торган иде заллар. Телеэкраннардан да төшмәдек.

– Дөресен генә әйткәндә, Алмаз дус, безнең популярлык бар иде инде. Халык, безне ярата, чыгышларыбызны карый, котырып кул чаба... Уйлыйсың... син инде гомерлек популяр театр артисты дип, юк... исемеңне беләләр, урамда да танырга мөмкиннәр беркавымга, әмма бераздан онытылабыз. Ә без, бу “Биш татар” белән, кассеталар аша көн саен өй түрендәге телевизорларында иң көтелгән, иң зур кунак шикелле боларның күңелләрен ачабыз. Себер, Мәскәү, Үзбәкстан, кая ул гына – бөтен Урта Азия, бөтен Рәсәй безнеке! Яшерен батырын түгел – “Биш татар” безгә күп тапкырлата популярлык арттырды. Шул исәптән, рәхмәт сиңа, Алмаз дус!

Ул минем кулны кысты.

Юк инде, уйламагыз, мин аларны бакчаларына алып барган өчен генә түгел бу кул кысулар. Алар бит бөтенесе шулай: Равил абый да, Рәшит Шамкай да, Рәшит Сабир да... Театрга килеп кергәч тә, кулларын җәеп: “О-о! Безнең, шеф”, – дип каршыга киләләр. Театр бинасында бит ул, зур артистлар каршында.

Флүрә ханым да, Хәлим абыйның “безнең Алмаз” дип әйткән сүзендә өстемне сыйпаштырып куйды. Машинабыз тигез юлдан йөзеп кенә бара. Шулчак күзем тирә-юньдәге таныш урыннарга төште.

– Карале, Хәлим абый, без бит бу тирәләрдә Республикабыз авылларын газлаштыру фонды җитәкчесе Җәүдәт Мидхәт улы ыруының шәҗарәсен күзаллау өчен, сез – бабалары тарафыннан агачлар утырткан булып йөрдек, фильм төшереп. Хәтерлисеңме? Сорап торам тагы? Хәтерең шәп, югыйсә теләсә нинди поэманы кичен ятлап икенче көнне сәхнәдә сөйли алмас идең.

– Әлбәттә, хәтерлим.

– Сиңа тугыз буынның кайсысы туры килде әле?

– Төптән өченчесе.

– Кем иде әле ул?

– Җәлил – 1733 нче елны туганы. Аның сценариесын шәп язган идең син. Андый мәгълүматлы, андый кызыклы күзаллауларны бик сирәк беләм мин, ләкин бу күпкә үзенчәлеклерәк килеп чыккан иде. Миңа тагын синең бер гамәлең ошады.

– Нәрсә икән?..

– Менә сөйлим. Җәүдәтнең юбилеена республиканың бик күркәм җитәкчеләре җыелган иде. Хәтта президент үзе киләчәк дигән хәбәр дә колакка чалынды. Ул да килгәч, башкалар кемнәр буласын аңладык та, күрдек тә инде. Шунда син мәҗлес башланганчы каршыларына чыгып: “Менә хәзер президент киләчәк, диделәр. Инде аны көтеп бер сәгатькә соңладык тантанабызны башларга. Ә ул үзе телефоннан әйткән, башлый торыгыз, дип.

Ярый, без башларбыз да. Мин бу бәйрәмнең сценариесын җәй буе җиренә җиткереп эшләп, сезнең кебек күркәм кешеләргә тәкъдим итмәкче булам…”

Синең әйткәнне колакларын торгызып тыңлыйлар бит. Министрлар, главалар, әле анда җиде тапкыр Ауропа чемпионы булган Хәбил Бикташев та утыра бит, депутатлар да!.. Нәрсә әйтмәкче була бу Хәмзин диләрдер иде!.. Президент юк бит, сине тыңлыйлар. Рас так әйткән “башлагыз!” – дип, башлыйбыз”, дидең. “Тик шунысын сездән үтенәм, хәзер юбилярның нәсел агачы тамырларындагы һәм кәүсәсендәге бабалары турында фильм ясадык, менә шуны күрсәтүдән мәҗлесебез дәвам итәр. Хәерчегә җир каршы, дигәндәй, нәкъ шуның уртасына җиткәч, әйтте диярсез, президент килеп керсә, сез утны кабызып, бөтенегез аягүрә басып, аның белән бил бөгә-бөгә күрешә башлаячаксыз. Һәм минем бөтен җанымны-тәнемне биреп эшләгән эшем чүпкә очачак”.

– Мин әйткәнчә булды, әйеме. Барысы да фильмга бирелеп, дөньяларын онытып карап утырганда, президент килеп кермәсенме? Берничә кунак, гадәтләрен боза алмыйча, торып басканнар иде, бүтәннәр кузгалмагач, урыннарына кабат сеңделәр. Президент мондагы халәтне аңлап, кулын “утырыгыз, утырыгыз!” дигәндәй селтәп, кырыйдарак бер урынга чумды. Ярый әле утны кабызмадылар – ул, мөхитне бозмады. Җәүдәт Мидхәтовичның йәлт итеп янына килүе – шул җиткән иде. Күзәтеп тордым, зал түрендәге бер почмактан, карый бит, президент та. Бирелеп кызыксынып. Әле кадрларда аңларлык сюжетлар байтак. Фильм ахырында юбилярның авылы турында җыр яңгыраттык. Үзем җырладым.

“Сине сагынып җырлар җырлыйм

Авылкаем, Миңгәрем.

Кочагыңда үтсә иде

Инде соңгы көннәрем...”

Карыйм Хәбилгә. Алып Батыр бит инде! Гәүдә – тау! Миңа баш бармагын күрсәтә.

– Ишеттем сиңа нәрсә әйткәнен. “Син яздыңмы бу җырны, Алмаз абый?” – ди. Үзенең күзләрендә яшь.

– Әйе, шундый хәл булды шул, Хәлим абый. Булды.

– Әфарин! Курыкмыйсың, дустым! Аеруча шуның өчен хөрмәт итәм сине!

– Үзең дә шундый, Хәлим абый!

– Син Шәкүрне әйтәсеңдер әле? Ул рольне мин сәхнәдә алты йөз дә бер мәртәбә уйнадым. Уйный-уйный үзем дә Шәкүргә әйләнеп беттем. Марсель Хәкимович бер әйтте дә инде үземә: “Шул Шәкүрне бәреп чыгарасым килә синнән”, – дип.

Шәкүрне дөрес аңларга кирәк. Шәкүр – бандит түгел. Ул бит иптәшен яклап сугышучы гына. Аннан соң, шул хәтле чиста күңелле егет. Нишләп ул бандит булырга тиеш? Хәзергеләр шундыйлар – егылганны өерелеп, үлгәнче типкәлиләр. Элек бит егылганга тимиләр иде, ярамый, правила шундый.

Ә Шәкүр мондый гына бит ул. Теге, Җәмил белән Диләфрүз өчен сугышырга маташкан эпизод:

Шәкүр (көлеп): Куркам бит, әй. Син егасың инде, син! Үтерәсең көлдереп. (Йодырыгын алга суза) Башта болай эшлик, агай-эне. Әнә теге агач төбенә бар да, килеп, борының белән шуны йодрыкка бәрел. Үзем сугар идем дә, үтерермен дип куркам. Йә, ни карап торасың, бәрел!”

Менә шушы гына бит ул Шәкүр. Ә синең башкачарак, син югары даирәләр белән сөйләшәсең һәм күндерәсең дә. Исемең дә Шәкүр генә түгел синең – Алмаз!

– Хәлим абый, мин сиңа бер хатирәне сөйлим, әллә ни шаккатма! 65 нче еллар булды микән, Красная Позиция урамындагы Университетның тулай торагына килдем. Дустым, авылдашым, Разил Вәлиевны эзләп. Ул чакта минем әле шагыйрь Зөлфәтне дә, Мөдәррис Әгъламовны да ишеткәнем юк иде. Шулар бүлмәсенә эләктем бугай. Утырам шундагы студентлар белән танышып, берзаман ишекне киң ачып, кәчтүм чабуларын җилләтеп, ялкынлы шигырь сөйләп, бүлмәгә берәү килеп керде. Хәлим Җәләлов диделәр. Кайдадыр күргән бар моны. Искә төште, театр артисты түгелме соң бу?! Әйе шул, нәкъ үзе. Шаккатып, карап каттым. Минем белән дә, чәп итеп кенә, уч төбенә сугып китте. Исәнләшүе шундый икән, өйрәнеп калдым. Теттерә генә шигырьләр тезмәсен. Сизелә, кызмача егет. Хәлим абый, булдымы шундый чаклар?

Ул каерылып артына карады да:

– Флүрә, бу өйләнгәнче, сиңа хәтле хәлләр...

– Булгалаган шул шундый вакытларың...

– Кызлар янына йөри идек инде, яшерен-батырын түгел, Зөлфәтләр янына, Мөдәррисләр шунда инде... Нәрсә, Алмаз дус, синең шундый чакларың булмадымы?

– Һәй, Хәлим Бәдриевич, син әйтәсеңме аны, минме?.. Кәнишне! Менә шул әтәчләнеп, хәмер белән шаярып йөрүләрдән ничек котылдың соң син? Якын да китермисең бит ирен кырыена. Мине мактыйсың – кайбер гамәлләремне батырлыкка тиңләп. Үзеңдә дә бар бит алар.

Ул машина кабинасы кашындагы көзгегә карап алды да, чәчен тарап куйганнан соң, ашыкмый гына сүзен башлады.

– Хатынның да, үземнең дә чәчләрне агартырлык шундый гадәтем бар иде шул.

– Ләкин әле дә чигәңдә бер бөртек ак чәчең күренми.

– Үзем дә хәйран калам мин аңа.

– Димәк, кеше үз-үзенә чәч агартырлык дошман була алмый, хатының бу рольне бик оста уйнар иде, ләкин, күрәсең, аның да катышмаганлыгы күренеп тора.

– Чыннан да Флүрәм әйбәт булып чыкты. Гөнаһы юк, бу мәсәләдә. Рәхмәт аңа!

– Ишетәсеңме, Флүрә ханым!

– Ишетәм, ишетәм.

– 84 нче елның декабрь аенда мин хәмер белән араны өздем.

– Шундый дустан аерылу, ай-яй авыр булгандыр? – дип, Хәлим Бәдриевичны жәлләгән тавыш чыгарып, әйтеп куярга уйладым.

– Дөресен әйтим, әйе, ахирәтләр идек.

– Ә нәрсә сәбәп булды дуслыкны өзәргә?

– Беләсеңме?.. Бер вакыт җиткәч Аллаһы Тәгалә адәм баласына эндәшә ул. Ә теге кисәтүләр, үгетләүләр йогынты ясамый. Менә мин үземә 15 нче декабрьдә әйттем: “Булды, бетте, план үтәлде!” – дип. Яшерен-батырын түгел, Марсель Сәлимҗанов та: “Хәлим Бәдриевич, сизелә, исе килә...” – диде. Директорга җиткермәде. Әле директорга караганда мин аннан ныграк куркам. Ләкин ул гына түгел, вакыты җитте – бетте. Бу хәлемне бөтен кеше белеп торды, көлделәр-ниттеләр дигәндәй, секрет түгел бу. Өч көн берочтан мунчага барып йөрдем, иртүк. Бөтен парын бетереп чабынып. Менә шуннан соң котылдым әлеге зәхмәттән.

– Вәт, молодец! – мин кулларымны рульдән ычкындырып, әле берсе, әле икенчесе белән, студентларча, чәпелдәтештереп алдым.

Карале, мондый вакытларын да сөйләп ычкындырды бит әле бу берочтан. Боларын ишетермен дип уйламаган идем.

– Менә шуннан соң әкият чыгара башладым. Юк, юк, үземнекен түгел, тәрҗемәләр... Вампиловның бик популяр чагы ул вакытта. Шуның дүрт пьесасына утырдым. Тәҗрибә җитми. Шулай да әзер дигәнне Фаил дуска укып карыйм. Шәфигуллинга.

“Җәләл, бу бит!..” –әйтеп бетерми зурлый мине, рухымны күтәрә.

Дүрт пьеса язып, бер елдан китап булып чыкты. Хәзер мин кызып киттем бит инде.

– Яңа шөгыл тапкансың үзеңә...

– Туфан Миңнуллинга әйтәм: “Чыгармаслар!..” – дим, шикләнеп. “Чыгармасалар, унҗиде тиенлек яза торган ручкаң гына әрәм булыр. Эшлә! Мавыкма теге ни белән!” – Менә аның ул вакытта әйткән сүзе шул булды.

Вакыйгаларга бирелеп, байтак юл үткәнбез икән инде. Флүрә ханымның:

– Карале, Хәлим, Алмазны сөйләштереп, теге күпер астына керә торган борылышны үтеп китә күрмәгез! – диюе, мине як-якка каранырга мәҗбүр итте. Юк, әле ул урынга килеп җитмәгәнбез, әмма күп тә калмаган инде. Үтеп китсәк тә эчем пошмый – абзый һаман чишелә бит...

– Юлларны шәп итеп салалар, – дип әйтеп куйды Хәлим Бәдриевич шул төшкә җиткәч. – Кара инде хәзер ничек җайлы гына борылышлы Васильевога. Боҗралар ясыйлар да, дүрт ягың – кыйбла. Шул сүзләренә ялгап, җыр сузып җибәрде:

Бергә-бергә юлга чыксаң әгәр,

Юлдаш итеп ал син җырыңны.

Юлдаш итеп ал син хыялыңны,

Хисләреңне йөрәк җылыңны.

Әйдә, дустым, иркен мәйданнарга,

Гөрләп торсын безнең шат көйләр.

Якты нурдай балкып тирә-якка,

Татар җыры яңгырый дисеннәр,

Татар җыры яңгырый дисеннәр!

Мәйтәм:

– Хәлим Бәдриевич, хәтерең яхшы икәнен белгертәсең киләдер инде. Егерме ел элек җырлаган “Бер кичтә – биш бенефис” дигән тамашаның синең өлешкә тигән җыры бит бу. Онытмагансың.

Ул елмаеп куйды.

– Ничек онытасың инде ул вакытларны. Анысы да синең уй-фикереңдә сәхнәдә чагылыш тапкан иде бит. Гаҗәеп шәп тамаша ясадык без әлеге сценарийны тормышка ашырып, Опера һәм Балет театры сәхнәсендә.

Беренче бенефис итеп, синекен үткәрәбез дип, миңа төртеп күрсәттең дә сүзеңне башладың. “Утыр тәхеткә! Тәк, башлау сүзе әйтелер, берегез район главасы булыр, берегез – колхоз рәисе, авыл үзешчәннәре чыгыш ясар, чит илдән килеп котларлар, Салават чакыртылды һәм берәр әбигә чәчәк тоттырыгыз, ул чыгып-чыгып сиңа чәчәк бирер.

– Әйе, аңа каян шул хәтле чәчәк җиткерербез? –  дип кысылдым мин. – Хәер, теге биргәнен арткы яктан кире чыгарып бирә торыгыз, ул чәчәк концерт беткәнче шулай йөрер. Карагыз аны, яфракларын коеп бетерә күрмәгез. Аны без генә түгел, башкалар да шулай эшли – дип өстәп куйдың. – Башладыкмы?

– Башладык, башладык, башладык! – диде “Биш татар”.

Син:

– Юбилярны котлау өчен беренче сүз тел белгече Рәшит Сабировка бирелә, – дидең.

– Иптәшләр! – дип башлады докладын Рәшит. – Нәрсәләр генә әйтеп бетерим икән... Мәшһүр!!!

– Бала чагы авылда үтә. Ә хәзер кайда тора?

Шәрәфидән көт инде кызыкны. Көтмәгәндә-уйламаганда:

– Ул әнә Алмаз Хәмзин янында тора. – Шул җитә калды халыкка – зал шартлады көлүдән.

Рәшит дәвам итте:

– Шулай итеп, авыр тормыш шартларына карамыйча, җиңел кәсеп үзләштереп, театр, театр дип “Биш татар” төркемендә йөри. Юморескалар сөйли, шигырьләр укый, җырлар җырлый. Менә ул нинди, популяр артистыбыз – Хәлим Җәләлов!

– Син ул вакытта җырлаган җырны онытмагансыңдыр әле?

– Истә ул, мин аны кайвакытта эчтән көйләп йөрим.

Хәлим Җәләлов булам мин,

Таныш булыгыз!

Миндәй кешеләр бик сирәк,

Сөенеп калыгыз!

Минем сөю өреп сүнмәс

Мәхәббәткә тиң

Кочагымны җәеп көтәм,

Мәңгелеккә кил!

Кил, кил, кил өзелеп көтәм,

Килмәсәң, өзлегеп бетәм,

Килмәсәң, өзлегеп бетәм.

Син, син, син бар куанычым,

Шатлыгым һәм таянычым,

Галиҗәнаб тамашачым!

Аннан соң сүз синең район башлыгы булып кыланучы Рәшит Шамкайга бирелде бугай.

– Әйе. Тотынды сөйләргә, теттерә генә, төрттерә генә син язганнарны. Әйтерсең лә чын глава! Галәмәт килештерә. Тавышын да главага көйли бит.

“Быелгысы елны районыбыз хезмәтчәннәре бөртеклеләрнең һәр геатарыннан 28 бөтен 10 нан 7 центнер ашлык суктырып алдылар. Әйе, суктырып алдык. Суктырып алмасаң алып булмый.

– “Суктырып” дигән сүзне халык дөрес аңлап утыра бит инде. Мәҗбүр итеп, яки ялганлап язып... Шулаймы?

– Шулай... Шамкай – глава дәвам итә.

“Караваннар белән дәүләт амбарларына 43 бөтен 10 нан 6 мең тонна ашлык озатып, йөкләмәләребезне 1 бөтен 10 нан 7 тапкыр арттырып капладык. Әйе, капладык, капламыйча булмый. Еллар авыр булуга карамастан терлекчелектә аерым уңышларга ирешеп аттык. Әйе, атмыйча булмады, җәмәгать. Әйтик, үрчемне узган ел белән чагыштырганда 3 бөтен 10 нан 8 процентка түбәнәйтү исәбеннән туктаттык. Әле тагын да түбәнәйтеп туктатмый булмый. Бу өлкәдәге эшебездә сәнгать эшлеклеләребезнең дә өлеше зур дип әйтер идем мин. Шуңа күрә, без үзебезнең атаклы якташыбызны 3 кә 2 ковер белән бүләклибез.

(Дәвамы бар)