Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин туган идем карда...

   Семен Петр улы Данилов (1917-1978) – Саха-Якутиянең халык шагыйре, күренекле җәмәгать эшлеклесе. Совет орденнары белән бүләкләнгән, РСФСРның М.Горький исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

         Тау олысының Бор Мытах наслегында туа. Якут дәүләт педагогия институтын һәм М.Горький исемендәге Әдәбият институты хозурындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый. Урта мәктәпләрдә, техникумнарда рус теле һәм әдәбияты укыта, Якут педагогия институтында саха әдәбияты тарихыннан белем бирә.

         1961 елдан вафатына кадәр Саха язучылар берлеге рәисе булып эшли. Бик күп җәмәгать эшләрендә башлап йөри, саха әдәбиятының тыелган классикларын халыкка кайтаруда өлеше зур. Аларның иҗатын һәм “Елдам Нүргүн Батыр” олоңхосын (саха дастаны) урыс теленә тәрҗемә итүне оештыра.

         Матбугатта исеме беренче мәртәбә 1937 елда күренә. Әсәрләрендә  халык аваз иҗатының тәэсире нык сизелә. Шул ук вакытта ул үзенә генә хас яңа юллар да эзли. Шигырьләре күп кенә телләргә тәрҗемә ителгән.

 

 

 

 

 

         Саха мәхәббәте

                            Н. Мординовка

 

Мин саха анадан туганмын,

Шуңа да мин саха булганмын.

 

Очсыз да кырыйсыз далалар

Бар җирдә,

Мин беләм,

Вәләкин

Арылах аласы күңелдә,

Бер бәйрәм – саханың җәйләве.

 

Бер татлы төш кебек бу якта

Яшәве,

Били ул җанымны,

Гөл үсә гүя туң туфракта,

Салкыны кайната канымны.

 

Урманда көртлекләр гөлдерди,

Сикерә балыгы күлләрдә.

Күңелдә шул хакта җыр йөри –

Телим мин дөньяга сөйләргә.

 

Ул җырда егетләр солтаны

Ил өчен кыладыр батырлык.

Ул җырда кызларның карашы –

Нур итеп йөрәккә салырлык.

 

Һәм йортта балалар ду килә,

Көләч, саф авазлар яңгырый.

Баласыз калган йорт – буш дөнья,

Теленнән язган бер кыңгырау.

 

Саха мин, яшәвем сахача,

Сахача уйлыйм һәм җыр көйлим.

Җәй җиткәч Ысыах бәйрәме –

Кылысах* булып, бер түгелим.

 

  • Кылысах – тамак төбе белән җырлана торган җыр.

 

Олоңхо – үзе бер океан,

Нинди тел байлыгы аңарда!

Югалтсам, җуйсам шул байлыкны,

Хыянәт итәрмен анама.

 

Күзне дә ачкысыз бураннар,

Салкыны тыныңны куыра...

Яратыр өчен бу ватанны,

Кирәктер тик саха булырга.

 

Кар

Кар ята, кая барма,
Мин
туган идем карда.
Миңа
ишелеп төште
Олы кар сөенече.

Тәүге адымым - карда,
Сак
кына басып килдем,
Ачылган
ак юлларда
Мәктәпкә
барган идем.

Кар тыштан салкын кебек,
Ә
кагылсаң - яндыра!
Өйдән
чыкканны көтеп
Тай сыман
кешнәп тора.

Кар эремәс, озак бар!
Юлларым
моңа анык, -
Адымымны
саный кар
Эземнән мине танып.

Кар җырлый! Кыш - көзгедәй.
Ак сулар
агып чыга...
Кар бөртекләре
көйли
Кунып
тимерчыбыкка.

Түгел мин кар кешесе,
Миндер
моң-зар кешесе.
Туңмыйм мин, эчтән
янам -
Мин кардан ялкынланам!

Кар ята, кая барма,
Мин
туган идем карда...

 

 

         Өксөкүләх (Кулаковский) турында баллада

 

Күрәм аны янә кышкы эңгерләрдә,

Үҗәт йөздә кайнар караш, кара мыек.

Балачактан истә калган туры сүзен

Әйтә тагын куе тавыш белән кыеп:

 

“Әкияттә генә була торган каһарманнар

Яши торган серле илне беләсеңме?

Ә чынында сукыр, чукрак халык монда,

Безнең ил ул – шыр наданлык биләмәсе.

 

Һәр күңелгә нур сирпергә кирәк ихлас,

Без җаваплы алар өчен, безнең халык!”

Пәйда була – йөрәгенә дәфтәр кыскан,

Һәм югала карлы буранга уралып.

 

Әле буран, әле салкын, әле ташкын

Юлын бүлә, ул туктамый – нурын түгә.

Юл уңае халык сүзен, тел байлыгын

Җыеп ала, төяп алып кайта өйгә.

 

Күрәм аны – йөзе нурлы, җаны җырлы,

Тар тирмәдә, нәни учак хозурында

Караңгыны каләм белән ерта-ерта

Ул мәдхия яза кардәшләр турында.

 

Һәм кузгала тагын юлга! Галәм сыман

Салкын монда, иксез-чиксез кар дөньясы.

Ул туктамый, ярты гасыр алдан бара,

Күк читендә калка сахалар кояшы.

 

Бөркет кебек тау-үзәннәр аша оча,

Көтә аны мәңгелектә төкәнмәс юл.

Кем ул? – диеп сорасагыз, һәрбер саха

Әйтеп бирер: Өксөкүләх Әләксәй ул!

 

Олоңхо тәмам булгач

 

Тынып калды арган олоңхосут,

Олоңхоны җырлап бетерде дә...

Гаип булды кинәт баһадирлар,

Шул гадәти тормыш тагын җирдә.

 

Гап-гадәти тормыш тирә-якта,

Җиңел түгел әмма биредә һич.

Олоңхода дошман – күз алдында,

Монда кайчак дус-дошманың бер иш.

 

Уклар очмый, ат кешнәми инде...

Гап-гадәти тормыш. Ләкин чында

Заман күпкә катлаулырак бүген,

Агулы сүз йөри хәзер кында.

 

Яраласа исән калулары

Күпкә кыен халык, ил каршында.

Күзгә күренмәс бер көрәш бара,

Күмеп китә безне кургашындай.

 

Котылырга мәкер җәтмәсеннән

Тырышабыз таңнан таңга хәтле.

Алышабыз нахак бәла белән,

Коткара тик ходай мәрхәмәте.

 

Шушы яуда җиңеп чыккан кеше

Алып түгелме соң исән калган?

Ә үзе бит гап-гадәти бәндә,

Күкрәген дә калкан капламаган.

 

Олоңхоны җырлап тәмамлады

Олоңхосут... Ул шул тарих бары.

Ачык тәрәзәдән ишетелде

Бүгенгенең хәтәр авазлары.

 

Ркаил Зәйдулла тәрҗемәләре