Хәят бакчам җете төсләр тулы...
* * *
Тел, тел дибез, милләт дибез, татар дибез…
Купшы сүздән тыйнак гамәл артык юкса.
Үткен телле, сүздә көчле без һәммәбез.
Шулай инде: арта батыр орыш юкта.
Әллә сөю, әллә язмыш: татарларда
Түрдә кунак – урыс кияү, төрек кияү…
Гадәти хәл, калыплашкан әзер аклау:
Насыйбы шул. Һич килешми кеше сөйләү.
Бәндә кылган гамәлләрне бәяләргә
Хакыбыз юк. Тик шулай да булсын уең:
Ишәйтәбез нишләп һаман башка кавем,
Кайсы милләт вәкиле соң газиз улың?!
* * *
Намусы кушканча яшәгән адәмгә
Тереклек итүе бик кыен заманда;
Куштанлык – мактаулы, туры сүз әйтүче
Әйләнгән вакытта иң соңгы яманга;
Кулыннан эш килмәс кадерле кызына
Берәүләр урлашып йорт салган чагында;
Әйтерсең, бар нәрсә, хәтта ки дөньясы
Корылган дәвердә хәйләгә, ялганга;
Әдәбең, әхлагың – искелек калдыгы
Саналып, заманга яраксыз булганда;
Башкалар күзендә син кадим мулладай
Тик читтән таягың селкетеп торганда;
Күңел бит (нишлисең?!) һаман да ышана
Яманлык тез чүгеп, яхшылык җиңүгә.
Югыйсә ничә кат теленгән йөрәгем
Төрелгән меңдә бер әрнүле ямауга.
* * *
Аккан суга сал да сагышыңны
Күңелеңә, имеш, тынгы иңсен
(Бу халәткә түзми ташар дәрья),
Яусыз бирел, язмыш кабат җиңсен.
Туктап калды гүя барлык җиһан –
Мәңгелек кыш килде дөньясына.
Саташыла, ахры, бертуктаусыз,
Телем-телем килеп йөрәк сыза.
Юк, бу нокта түгел, беләм юкса,
Яссылыклар буйлап күчеш бары.
Күшеккән җан җылы тапмас инде…
Учларымда эри апрель кары.
Күчәреннән алып, бәллүр дөньям
Тәкъдир үзе әллә атып бәрде.
…Өнме, төшме – яшь томаны аша
Рәшә генә гүя атам кабере.
* * *
Күлдәвектә янә тамчы бии,
Җил чиертә ябык тәрәзәгә...
Уйларымны җепкә тезмәк булам...
Көзләр киртә буламыни безгә?!
Тамчыларга иярә дә хисләр
Күңел болытыннан тулып тама.
Елмаялар салкын иреннәрем.
Сөюемә сине юктыр чама.
Узган тантанадан калган тынлык –
Көз хакиме кабат җиһан тота.
Эчкә сыймас шатлык били җанны.
Аһ! Быел көз мең язларны ота!
Җәйләремә алмаштырмас көзем.
Хәят бакчам җете төсләр тулы.
Бу халәтем юрыйм гомерлеккә.
Кулларыңда булсын мәңге кулым.
Кем син?!
Кем син?! Белмим! Әйтерсең лә, ак фәрештә,
Йөзәсеңдер гүя бары күк гарештә.
Бары мизгел: җанны баса иблис уйлар.
Гөнаһларын күңел, белмим, ничек юар?!
Бер үрлисең күкләргә үк янган уттай,
Бер очасың җиргә таба аткан уктай.
Дәрья шаулап, чайкалдырса корабыңны,
Җилгә каршы табасың син үз ярыңны.
Авыр уйлар кайчак каплый күңел күген,
Көч-хәл калмый, кузгатырлык тормыш йөген,
Туктаталмый әмма юлны кискән киртә –
Баеса да кояш, ата яңа иртә.
Җавап эзлим, диеп җанга тынлык иңсен,
Үз-үземнән кабат сорыйм: әйтче, кем син?!
* * *
“Ахыргача!
Ахыргача барам.
Үз язмышым үз язмышын табар”.
М.Әгъләм. Соңгы чиктә
Офыккача, офыккача барам,
Алсуланып, шәфәкъ чолгап алган.
Без генәме, галәм шау-шуыннан
Арынып бер, кинәт тынып калган?!
Гаҗиз күңел: байый инде кояш,
Сүнеп бара дәрья аръягында.
Нәүмиз соң нурлары тирбәләләр
Мәгърур диңгез салкын сулышында.
Офыккача барам, офыккача...
Колачлап бер йөзим дәрья суын,
Йә булмаса кулны канат итеп,
Очып үтим җанның каршы ярын.
Һич тыңлаусыз җитен чәчләремдәй
Сибелсеннәр күңел газаплары,
Таралсыннар авыр уйлар җилдә,
Дөрләсеннәр язык учаклары.
Пакьләнсен рух, сафлансын җан, калеб...
Ялкын теле – шәфәкъ алсуында.
Янып күмер булган йөрәгемнең
Көлен сибәм дәрья суларына.
Офыккача, офыккача барам.
Яшәлмәгән гомер әле алда.
Ярым саташулы бу төн үткән.
Якты язмыш булып таң сызыла.
* * *
Җирне тырный туарылган аргамагым.
Хөр күңелгә киртә буламыни?!
Ирек даулап, өзә тезгеннәрен.
Богау гына җанны тыямыни?!
Киң даланы иңли, башын чөеп,
Ефәк ялын иркә җилләр тарый,
Май һавасы тула үпкәләргә,
Нурлар чәчеп, язгы кояш карый.
Шат уйнаклап оча азат тулпар,
Чикләүләр юк җирдә аның өчен.
Кысаларга кире кайтыр, димә,
Бер татыса күңел ирек көчен.