Кайту (повесть)
1
Бүген Тәнзилә үзенә охшамаган иде. Күзләрендә очкын уйный, баскан урынында талпынып-талпынып куя, күңеле нәрсәдер көтә, каядыр ашкына... Әнисе, утыз биш яшьләр тирәсендәге ябык гәүдәле хатын, кулын аның иңенә салып, багана башындагы радио тәлинкәсенә төбәлгән. Кызын тыярга теләгәндәй, әледән-әле аның иңеннән кысып-кысып ала. Кайчагында Тәнзиләгә шелтәле караш та ташлап куя. Кыз гына бик илтифат итми, ул үз дөньясында – ашкынулы, дәртле, ярсу.
Күрер күзгә Тәнзиләгә унөч яшь бирерлек тә түгел. Кечкенә буйлы, ябык кыз. Төсе уңа башлаган косынкасы астыннан икегә аерып тараган чем-кара чәчләре күренеп тора. Чәчләре әтисенеке кебек аның, әнисенекенә тартса, салам төсендә булыр иде. Гадәттә, ул бөтерчек сыман һич урынында тора белми. Шул тынгысызлыгы аркасында әнисеннән дә эләгештерә. Үзе шук булса да, гадәттә, аның күзләре уйчан, сагышлы, дөньяның ачысын-төчесен
күргән олы хатыннарныкына тартым.
Кәнсәләр янындагы багана төбенә радио тыңларга җыелган кешеләрнең барысы да җитди. Кемдер кара көйгән, кемдер нәфрәтен тышка чыгармаска тырышып иреннәрен кыскан, кемдер кашларын җыерып йодрыгын йомарлаган, кемдер дөньядан ваз кичкән кыяфәт белән тирә-ягын күзәтә, кемнәрнеңдер йөзендә астыртын тантана чалымнары уйный. Бер авыл кешеләре булсалар да, радиодан ишетелгән хәбәрне төрлесе төрлечә кабул
итә.
Смоленск өлкәсенең Белоруссия чигеннән ерак түгел урнашкан Качкы авылына бу хәбәр нинди җилләр белән килеп җиткәндер, әмма кешеләр иртә таңнан ук үзара пышылдаша башлаган иде инде:
– Сугыш чыккан икән бит. Нимесләр басып кергән, ди.
– И Ходаем, ниләр генә булып бетәр инде тагын...
– Безнекеләр себереп чыгарачак аларны!
– Бәлки, яхшыга юраргадыр, ә... Совет властеның да рәхәт күрсәткәне юк бит...
– Юктыр ла, гайбәт кенәдер. Германия белән безнекеләр килешү төзегән ди бит. Тату яшәргә дип.
Яңа хәбәр телдән-телгә күчеп йөрсә дә, аның хаклыгына күпләр ышанып җитмәде. Чик буйларындагы кораллы бәрелешләр турында сөйләгәннәре бар иде. Аларның берсе дә дөрес булып чыкмады, һәрхәлдә, рәсми мәгълүматлар моны кире какты. Тик бу юлы сугыш чыгу турындагы хәбәр хак иде. Төш җитүгә үк: «Радиодан сугыш турында сөйләячәкләр икән», – дигән сүзләр таралды. Ашыгыч эше булмаганнар алдан ук радио тәлинкәсе
урнашкан багана төбенә барып, җайлы урын алып куйды. Эше булганнар артык еракка китмәскә тырышып, радиога колак сала-сала хәрәкәт итте.
Бераздан чит ил эшләре буенча халык комиссары Молотовның тавышы ишетелде. Аның «Граждане и гражданки Советского Союза!» – дигән сүзе бөтен авыл халкын мизгел эчендә шушы багана төбенә җыйды. Күпләр эшләп йөргән җирләреннән, сәнәк-тырмаларын да куярга онытып, килеп басты. Качкы борынгы татар авылы булса да, революциядән соң кемнәрне Себергә сөреп, кемнәрне атып үтереп, халыкны сирәкләделәр дә, төрле
җирләрдән төрле милләт вәкилләре күченеп килде. Кешеләр элекке шикелле үк аралашмаса да, ачыктан-ачык дошманлашучылар да юк, үзара сыешып яшиләр. Хәзер ул татарныкы булудан туктап, совет халкы көн итә торган
гадәти авыл иде.
Әнисе белән Тәнзилә дә авыл читендәге аланда печән кабартып йөри иде. Тавыш ишетелү белән, алар да башкалар кебек үк йөгерә-йөгерә багана төбенә килделәр. Молотовның беренче сүзе үк кызык тоелды. «Гражданки» димәде ул, ничектер сәер итеп «граждынки» дип әйтте. Бу Тәнзиләгә генә сәер тоелмаган икән. Багана төбенә җитүгә, аны ахирәте Наташа куып җитте:
– Эй граждынкы, куда торопишься? – дип көлде ул, Тәнзиләнең
терсәгеннән алып.
Икесе дә челтерәтеп көлеп җибәрделәр. Ләкин Тәнзиләнең әнисе шундук шелтәләргә ашыкты:
– Җыегыз авызыгызны! – диде ул, кызын Наташадан читкәрәк алып китеп. – Уен түгел бу. Сугыш чыккан!
Тәнзилә бүтән көлмәскә, эчендә кайнаган шатлык хисләрен күрсәтмәскә тырышты. Тик барыбер талпынып-талпынып куйды, радиодан ишетелгән сүзләрнең җитдилеген аңлаган саен иңнәренә канат үскәндәй тоелды.
– Эта война навязана нам не германским народом, не германскими рабочими, крестьянами и интеллигенцией, страдания которых мы хорошо понимаем, а кликой кровожадных фашистских правителей Германии, поработивших французов, чехов, поляков, сербов, Норвегию, Бельгию, Данию, Голландию, Грецию и другие народы, – дип дәвам итте Молотов.
«Кровожадный...» – дип, иреннәрен кыйшайтты Тәнзилә моны ишеткәч. Әби-бабаларын кулаклыкта гаепләп, Себергә сөргән, әтисен «халык дошманы» дип алып киткән, әнисен әледән-әле кәнсәләргә чакыртып сорау алган Совет власте. Менә кайда ул «кровожадные правители»! Ничә еллар буена үз халкын мәсхәрәләп, төрмәгә ябып, атып үтереп яшәгән хакимият! Үз гражданнарының каны, күз яше, җан әрнүләре белән тукланучы гарип җәмгыять. Менә кайда ул – иң зур канечкеч!
Кешеләр күзләрен тәлинкәгә төбәп, тын да алмыйча тыңлыйлар иде. Ә Молотов сөйли:
– Правительство Советского Союза выражает твёрдую уверенность в том, что всё население нашей страны, все рабочие, крестьяне, интеллигенция, мужчины и женщины отнесутся с должным сознанием к своим обязанностям, к своему труду. Весь наш народ теперь должен быть сплочён и един, как никогда. Каждый из нас должен требовать от себя и от других дисциплины, организованности, самоотверженности, достойной настоящего советского патриота, чтобы обеспечить все нужды Красной
Армии, флота и авиации, чтобы обеспечить победу над врагом.
Тәнзиләнең колагы үзенең җанына тигән сүзләрне генә эләктерә иде бугай. «...требовать от себя и от других дисциплины, организованности, самоотверженности...» Димәк, кешеләрнең иреген чикләүче чылбырлар тагы да ныграк кыскарачакмы? Сугышны сәбәп итеп, изүне көчәйтәчәкләрме? Мөмкин булганны да, мөмкин булмаганны да эшләргә мәҗбүр итәчәкләрме?
Менә нәрсә турында сөйли иде чит ил эшләре буенча халык комиссары.
– Правительство призывает вас, граждане и гражданки Советского Союза, ещё теснее сплотить свои ряды вокруг нашей славной большевистской партии, вокруг нашего Советского правительства, вокруг нашего великого вождя товарища Сталина.
Бу сүзләрдән соң халык арасында чыш-пыш китте:
– Ә иптәш Сталин үзе кайда икән?
– Ник үзе чыгыш ясамый икән?
Кемдер мондый сорауларга чик куйды:
– Сугыш чыккан бит, эше күптер.
Ул арада Молотовның тавышы бераз калтыраныбрак китте, аннан дәртлерәк, ышанычлырак булып яңгырады:
– Наше дело правое. Враг будет разбит. Победа будет за нами!
Бу сүзләр сүз генә түгел, хәтта хыял яки максат та түгел, ә чынбарлык, инде ирешелгән уңыш булып ишетелде. Безнең юлыбыз хак. Дошманны эһ тә итми себереп түгәбез. Җиңү безнең кулда! Ничә дистә еллар буена үз дәүләтенең зурлыгына, көченә инанып яшәгән кешеләргә шушы җитә калды. Алар инде Берлинны яулаган батырлар шикелле кул чабарга тотындылар. Тәнзилә дә кул чапты.
Молотов чыгышыннан соң, колхоз рәисе сүз алды. Тәнзилә аны тыңлап тормады, Наташа янына китте. Сугыш чыгу шатлыгын кем беләндер уртаклашасы килә иде. Наташаның да куанычы эченә сыймый бугай, ул Тәнзиләне җитәкләп алды да:
– Әйдә, Катя янына, – дип, ары атлады. Аннан өчәүләшеп, Ольганы эзләп киттеләр.
Шул рәвешле, ахирәтләр җыелышып, елга буена төштеләр. Авыл
уртасыннан аккан сай гына елганың исеме булмаса да, ярында таллар үсә, яшь-җилкенчәккә җыелышырга ямьле дә, җайлы да урын иде. Елга буйлап барып, кәнсәләр буендагы кешеләрдән ераклашкач, дүртесе бер булып кычкырып җибәрде:
– Ур-ра! Ур-ра! Ур-ра!
Бераздан алар бер-берсенең кулыннан алып сикерешә-сикерешә
кычкырырга тотындылар:
– Ур-ра!
Шулай сикерешеп, беренче парны чыгаргач, үләнгә ятып, хәлләре
беткәнче көлгәч, бермәлгә тынып калдылар. Бераздан тынлыкны Наташа бозды:
– Мин сугышка китәм! – диде ул кире каккысыз тәвәккәллек белән. – Ахирәтләр, кем минем белән бара?
– Бераз көтәргә кирәк, – диде Ольга. – Кайда сугышулары да билгесез бит әле.
– Юк, көтмибез! – Наташа катгый иде. – Югыйсә соңга калабыз.
Немецларны куып чыгаргач, анда бардың ни дә бармадың ни.
– Кайчан китәргә җыенасың соң? – дип елмайды Ольга. – Хет бер-ике көн әзерләнергә кирәк бит.
– Нәрсәсен әзерләнәсең? – Наташа яткан җиреннән сикереп торды. – Юллык ашарга алабыз да вәссәлам. Анда баргач, солдат киеме дә, мылтык та бирәләр. Бездән бары тик батырлык кына сорала. Ризасызмы? Иртәгәгә?
– Риза! – Катя торып утырды.
– Иртәгә түгел, берсекөнгә, – диде Ольга.
– Ярый, – дип килеште Наташа. – Ә син, Тәнзилә?
Тәнзилә иңнәрен генә сикертеп куйды:
– Мин бармыйм. Үзегез генә җиңеп кайтыгыз.
– Ник? – Наташаның күзләре маңгаена менде. – Ник бармыйсың?
– Мин бит кечкенә. – Тәнзиләнең күзләрендә очкыннар уйнаклап алды.
– Барыбер файдам тимәячәк.
– Танкист булырсың, – диде Наташа, шуны гына көтеп торгандай. – Яки разведчик.
– Разведчик! Разведчик! – Катя хәтта кулларын чәбәкләп алды. – Кечкенә булгач, сине беркем дә күрмәячәк.
– Атсалар да, тидерә алмаячаклар, – дип өстәде Ольга. – Сиңа тидерү өчен, ашыкмыйча, озак итеп төзәргә кирәк.
– Барыбер бармыйм, – диде Тәнзилә. – Сугышасым килми минем.
– Барырга кирәк, – дип кистерде Наташа. – Батырлык эшләргә мондый мөмкинлек бүтән әллә була, әллә юк. Булганын кулдан ычкындырырга ярамый. Иртәгәгә кадәр уйла әле син, Тәнзилә.
Сугыш турындагы сүз шуның белән тәмамланды да, басудагы эшләр турында сөйләшүгә күчтеләр. Ул арада кәнсәләр алдындагы халык таралыша башлады.
– Халык тарала, – диде Катя. – Безгә дә барырга вакыт. Юкса кирәкне бирәчәкләр.
– Киттек! – Ольга йөгерергә тотынды. – Әйдә, кем беренче?
– Мин! – Наташа кинәт кенә тизлекне арттырды да Ольганы узып китте. Кызлар шулай узыша-узыша кәнсәләргә йөгерделәр. Бу аларның үзара шаярышуы гына түгел иде. Эшкә бер минут та соңларга ярамый. Бригадир яки рәис сизеп калса, «труддин»нән колак кактым дигән сүз. Азга гына соңарсаң да көн озыны бушка эшләячәксең. Хәтта алар үзләре күрмәсә дә, әләкләүчелер табылып тора. Аннан кәнсәләргә чакыртып, сорау алалар:
«Кайда йөрдең? Нишләп эш урынында түгел идең?» Мондый сорауларга бик исе китми торган усал хатыннар да бар. Наташаның әнисе, әнә, чәчрәп чыгып талаша, барыбер үзенекен итә. Район үзәгендә якын туганы зур урында утыра, диләр. Шуңа сүзе үтә. Ә Тәнзиләнең әнисе алай итә алмый, үзе дә юаш, ире дә «тегендә» җибәрелгән. Тәнзилә үзе дә, аның ахирәтләре дә олылар белән талашып, үз дигәненә ирешә алырлык кешеләр түгел.
Шуңа йөгерергә, бер минут та соңламаска туры килә.
– Кайда йөрисең инде, тагын бушка эшлисең киләмени? – дип каршылады аны әнисе. – Әйдә тизрәк, безнекеләр әнә эшкә дә тотынган инде.
Тәнзилә дәшми-тынмый гына әнисенә иярде. Аның эшлисе түгел, ә
ашыйсы килә иде. Тик нишлисең, кичкә кадәр түзәргә кирәк. Үч иткәндәй, көне дә озын әле аның...